Архивы Фирдүс Тямаев - Tatar Today - татар яңалыклары.

Фирдүс Тямаевта рак тапканнар
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзендә онкологик яман шеш – рак табылу турында хәбәр итте. Бу хакта “Челны-Эфир” телеканалы яза.

— Мин барлык анализларны тапшырдым. Бергә булганда, барысын да җиңәрбез. Мин хәзер тикшеренү узам.  Санкт-Петербургта операция ясату кирәклеген дә әйттеләр. Әлегә тикшеренәм, туктап торырга кирәк диделәр, — дигән сүзләрен китерә канал сайты.

“Миллиард.татар” язуынча, онкология калкансыман бизенең ике ягында да.

2021, 2023 елларда артистның аягына ике тапкыр операция ясадылар.

Җырчыга тизрәк савыгуын телибез.

ЧЫГАНАК: https://vk.com/wall-29988700_238606?ysclid=mamk6xgun6331332884

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Фирдүс Тямаевта рак тапканнар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фирдүс Тямаев концертта ничә трусик алмаша, музыкантларына ничә сум түли һәм нигә Олесяны “бәдрәфтә…” теләгән?
Блогер Олеся Лесная Фирдүс Тямаев концертыннан репортаж тәкъдим итә. Монда бар да бар – музыкантларның хезмәт хакы да, трусиклары да, “бензин” эзләп йөргән тамашачылар да. “Елның иң мощный концерты! Монда халык елый да, җырлый да, бии дә, сикерә дә!” – дип мактый Олеся.

“Яратмыйм шушы кызны, бөтенләй күралмыйм, – дип каршы ала Олесяны Тямаев. – Ничек әле кыска итәген кимәгән! Туалетка алып кереп эшерә идем!”

Фирдүс белән очрашуга ук, “башка татар җырчыларыннан алган интервьюлары өчен” Олесядан үч алырга вәгъдә бирә, аннары җырчы кыска итәкләрдән йөрергә яраткан Олесяны шелтәли башлый:

– Кыска итәктән генә йөрмә! Сиңа кирәкми. Син бит татар кызы, матур итеп йөр. Тишегеңне күрсәтеп йөрмә!

– Ник? Яшь вакытта йөрергә кирәк! – дип дәгъва белдерә Олеся.

– Кирәкми! Алайса трусигыңны да сал да йөр, пөчтиеңне күрсәтеп! Синең фигураң матур, энергетикаң бар. Кыска итәктән йөрмә, кирәк түгел. Бик матур, сексапильный. Киресенчә, болай син мине дәртләндерәсең.

Алай дигәч, Олеся шаркылдап көлә.

–  Менә кайбер артистлар оешмаларга билет тарата. Сезнең андый эш белән шөгыльләнгән бармы?

–  Алай шөгыльләнгән юк. Ул күп артистларның бүген зур проблемасы. Һәрберсенең шушы залда концерт куясы килә. Әгәр артист җыя алмый икән, аннан көләргә кирәкми. Моның өчен шатланырга кирәкми. Бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк.

Тямаевның хатыны ни өчен сәхнәгә чыгудан туктаган?

–  Хатыныгыз Резеда Әхмәтгалиева бер дә җырламый. Аның вакыты җитмиме, сез рөхсәт бирмисезме?

–  Юк, юк, рөхсәт итмәү дигән әйбер юк. Мин хатынымны шуның кадәр нык хөрмәт итәм, яратам. Әгәр дә миннән «татар хатыны нинди булырга тиеш» дип сорасалар, шикләнмичә әйтәм – минем Резедам кебек,. Чөнки ул мөлаем, уңган, чибәр. Ул беркайчан гайбәт сөйләми. Туганнар арасында да, артистлар арасында да беркайчан да гайбәт сөйләми. Безнең кызыбыз – Нурлы Мәрьямебез тугач, кызыбыз, дөресен генә әйткәндә елый инде…

– Һаман да елыймыни?

– Һаман да елый, бүген дә мәчеткә алып барып кайттык. Аз гына тынгысыз. Хатын бала белән шөгыльләнә, үзе дә стресста бераз, йокы туймау, нервы белән. Бала тынычлангач, ул сәхнәгә чыгачак. Резеданың кәефе юк. Гастроль тормышы җиңел түгел бит ул. Менә син хатын-кыз башың белән 1 айга чыгып кит әле. Гел аппарат ташы, кием үтүклә – ул бит инде авыр. Бөтен кеше түзә алмый аңа. Элек кызу идем, хәзер икәү йөрим Альбина белән.

Тямаев музыкантларына ничә сум хезмәт хакы түли?

– Соңга калсалар, нинди җәза бирәсең?

– Бирмим мин җәза. Сүгәм дә.

– Бәлки штраф!

– Беркайчан да биргән юк. Беркайчан бер музыкантка, үзем белән эшләгән кешегә штраф биргән юк. Мин андый җәза бирергә яратмыйм, чөнки бөтенесе эшләргә килгән. Кеше бит инде ялгышмыйча тормый, соңга да кала. Сүгәм – тиз кызам да, тиз сүнәм. Ә болай – мин быел зарплатаны тагын да арттырдым.

– Якынча зарплата күпме?

– Якынчамы? Мәсәлән, Казан концертыннан гына ут куючы 130 мең сум ала.

– 130 мең? Күз алдына китәрәсезме? – ди Олеся.

– Аллаһ Тәгалә акчаны бирә. Яңа биючеләргә дә әйбәт хезмәт хакы түләдем. Көне 5,6,7, 10 мең.

– Саран түгел икән Фирдүс Тямаев.

– Юк, саран түгел. Минем турында беркем дә саран дип әйтми.

Тямаевның балалары ни өчен татарча сөйләшми?

– Балаларыгыз татарча сөйләшми. Нишләп аларны татарчага өйрәтмисез?

– Әгәр дә синең балаң булып, балаң урысча сөйләшсә, нәрсә эшлисең?

– Өйрәтәм.

– Ничек? Менә! – дип Тямаев Олесяга кукиш күрсәтә.

– Өйрәтеп булмыймыни.

– Берничек тә булмый.

– Сез сторисларда сөйләшкәндә дә алар белән русча сөйләшәсез. Һичьюгы алар белән өйдә татарча сөйләшсәгез, минемчә, өйрәтеп була.

– Мин моңа бер генә җавап табам. Шәһәр, район телне алып кала алмый. Без, әлбәттә, өйдә татарча сөйләшәбез. Беребез дә урысча сөйләшмибез. Мин аларны давить итмим.

Олеся тамашачылар белән дә сөйләшкән.

Бер хатын Уфадан килүе турында сөйли. “5 сәгать аэропортта көтеп тордым. Без Тямайның концертын бер елны да калдырмыйбыз”, – ди ул.

Шактый кызмача бер агайдан Олеся: “Бензин бармы?” – дип сорый.

– Бензинга менә барып килдек, бөтен Бауманны әйләнеп табып булды бензинны да.

– Нәрсә таптың?

– Үзебезнеке. Чишмә суы кебек тәмле!

– Син инде “готовый” бит!

– Юк әле! Мин кырдан кайттым гына чәчүдән.

Ике олы яшьтәге ханымнан Олеся: “Кайда соң сезнең кияүләр?” – дип сорый.

– Алар юк, өйдә. Яратабыз Тямайны.

– Урманга утын төяп йөрмиләр, әйеме?

– Әйе, бик дөрес!

“Мишәрләр, держим, ура!” – дип кычкыра ул арада бер агай.

“Бу сине чамаларга җыена”, – дип әйтә сәхнә алдында Фирдүс кемгәдер Олеся турында.

Тямаев ничә трусик алыша?

Олеся сәхнә артына кереп тә карый. Тямаев аңа киемнәрен күрсәтә. “Мин сиңа үземнең хезмәтемне күрсәтәм, күпме костюмнар тектергәнне”.

–  Менә бер концертта ничә трусик алышына! – дип күрсәтә Фирдүс өсте-өстенә куелган трусикларны.

– Күрсәтегез. Әйдәгез, трусикларны барлап чыгыйк, – дип ябыша аларга Олеся.

– Кирәкми! – дип кулына ябыша Фирдүс. – Трусикланып утырма!

– Юк, ничәү анда, саныйм!

– До хрена!

Олеся барыбер саный.

– Җиде трусик алышына бер концертта! Ул тирли мәллә? Нәрсәгә алыштырасыз аны?

– Ну, суга батам бит мин. Ник, син тирләмисең мәллә?

Тямаевның коврикларына кадәр “Безнең Тямай” дип язылганын күрсәтә Олеся. “Менә бу минем костюмнарым, юри генә күтәреп кара әле”, – дип блогерның кулына тоттыра җырчы.

– О-о… Моның авырлыгы! Ничә килограмм бу? Унбиш-егерме?

– Әйе, – ди Тямаеев. – Таштан бит!

Олеся “Луи Виттонга охшаш…” дип, костюмның билгеле брендка охшаш булуын әйтә. Тямаевка бу ошамый, ул чын икәнен исбатларга теләп: “”Охшаш түгел, чын, син нәрсә, акылдан яздың мәллә, анаңның б…е!” дип кычкыра.

– Луи Виттон ничә сум тора?

– Әйтмим! – ди Тямаев.

– Ярты миллион бар инде, – дип фаразлый Олеся.

Тямаев костюмнарын күрсәтүен дәвам итә, блогер анда билгеле брендлар икәнен күреп, шакката. Тямаев “матур көмешләрем бар” дип элә-тага торган бизәнү әйберләрен дә күрсәтә.

– Син сорока икән! – ди Олеся.

– Сорока нәрсә соң ул?

– Саескан! Ташый инде шулай, – Олеся карый башлагач кына, Тямаев, “бар, чык-чык!” дип аны гардеробыннан куып чыгара.

Тямаев Олесяны төрле бүлмәләргә чакыра: “Тизрәк, тизрәк, мин сезгә маңка малай мәллә!” – дип ачулана.

Тямаев төркеме

“Казанда бүген 50 кеше эшли. Ашарга пешерүчеләр бар. Пешереп китерүчеләр. Сакчылар, биючеләр. 4 сәгать 10 минут концерт бара. Булса-булсын, булмаса – юк!” – ди Тямаев.

Олеся Тямаев төркеменнән Инсаф белән дә сөйләшкән:

– Тямаев белән авырмы эшләргә?

– Юк, киресенчә, көч җыеп, энергия җыеп кайтып китәбез. Күп кеше “усал” ди, усал түгел. Шулай дип әйтергә кушты миңа… – дип, сатып та җибәрә.

Тямаев нигә Олесяны кочаклаган?

Тямаев бер концертында сәхнәдән чыгып китеп барган бер кешегә: “Кая бара!” дип кычкырган иде. Олеся бу хакта да сорау бирә:

– Сәхнәдә “Кая бара!” дип акыру нормальмы, “стремномы”?

– Тямаев өчен нормально! – ди җырчы.

– Егерме отжимание ясый аласыңмы?

– Юк.

– Слабо!

– Минем белән көрәшә аласыңмы?

– Алам!

Тямаев Олесяны кочаклап күтәреп әйләндерә:

– Булырмын мин сиңа слабо!

Тямаев концерты алдыннан музыкантлары белән ничек сөйләшкәнен, сәхнә артыннан ничек чыкканын да күрсәткән.

ЧЫГАНАК: https://vk.com/leesnaya

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Фирдүс Тямаев концертта ничә трусик алмаша, музыкантларына ничә сум түли һәм нигә Олесяны “бәдрәфтә…” теләгән? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фирдүс Тямаевның апасы Лилия энесенең балачактагы куркыныч шуклыгы турында сөйләгән
Фирдүс Тямаевның Нурлатта яшәүче бертуган апасы – 4 яшькә олырак Лилия “Ирек мәйданы” газетасына энесенең балачагы турында сөйләгән.

Фирдүс әтисе белән:

“Әти белән әни безгә кечкенәдән таләпчән булды. Су коенырга да туйганчы йөри алмадык, көнебез эштә үтте. Чөнки гомер-гомергә абзар тутырып мал-туар асрадык, кош-корт тоттык. Фирдүскә урамдагы бөтен эш йөкләнде. Миңа җәй саен 100 бройлер эләгә иде.

Фирдүснең шуклыклары әле дә хәтердә. Берсендә абзар артындагы печәнлеккә чыгып, уйнап кына аңа ут төрткән. Янгын сүндерүчеләр килде, әтидән дә эләкте. Әмма икенче көнне базга төшкән дә анда да кәгазь яккан. Шулай тәгәрәшеп үскән вакытта, 2001 елның 8 октябрендә әтиебез кинәт йөрәк белән үлеп китте. Әни белән өч бертуган ятим калдык. Әни безне кеше арасында ким булмасыннар дип нык тырышты. Пешекче, сыер савучы булып та, хәтта ягулык салу станциясендә дә эшләде. Без иске машинага утырып, күрше-тирә авылларга концерт белән йөри идек. Әни манты, пәрәмәчләр пешерә, мин кассада шуларны сатам, Фирдүс җырлый. Башта — 10-15, соңрак 50-60 кеше җыела башлады. Ул шулай әкрен-әкрен генә танылды”, – дип сөйләгән ул.

Фирдүс Тямаев үзе балачагы турында “Ватаным Татарстан”га болай сөйләгән иде: “Без бик шук идек. Бригадир Наил абыйдан качып, борчак басулар, әти-әнидән качып, су коенулар, күрше авылга барулар, үсә төшкәч, әтинең «матае»нда җилдерүләр… Ни  генә кыланмадык инде. 10 яшьләр булгандыр, күрше малае белән, мунча артына качып, тәмәке тартып карадык. Тегенең әтисе күрде бит моны, күршегә шунда ук чыбыркы эләкте. Өйгә кереп, нидер эшләп йөргән арада, күрше абый кереп, теге чыбыркыны әтигә тоттырды да, миңа да өлеш чыкты. Дустым Илфат белән «сәпид»тә күрше авылга су коенырга барган көн дә истә. Кайткан чакта яңгырга эләктек. Юлдан түгел, басудан кайта идек җитмәсә. Капка төбенә җиткәндә иртәнге өчләр булгандыр. Ул арада әниләр бөтен авылны аякка бастырган икән. Әтинең, чүмеч белән су сибә-сибә, «Су коенасың килдеме?» дигәннәре әле дә истә. Дуслык урамга урам каршы сугышканда, бер-беребезне яклаганда сыналгандыр ул. Балачак дусларым белән бүген дә аралашам, бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Сыналган, әмма сынмаган дуслык бит ул!”

Фирдүс Тямаев 1983 елның 3 февралендә туган. Аның Фирзәр исемле энесе бар. Сәхнәгә 5 яшендә чыга.  12 яшендә бәйрәмнәрдә алып баручы булып эшли.

Фирдүснең әнисе Галия ханым исән-сау, ул әле дә терлек асрап Нурлат районында яши.

ЧЫГАНАК: https://im-tatar.ru/2022/04/1313/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Фирдүс Тямаевның апасы Лилия энесенең балачактагы куркыныч шуклыгы турында сөйләгән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фирдүс Тямаев: “Мин аның өчен оялмыйм, хурланмыйм”
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Чаллының 54 нче гимназиясендә булып кайтты. Ул биредә дә үзенең милли җанлылыгы белән укучыларда һәм гимназия хезмәткәрләрендә соклану хисе уятты.

“Мин татар мәктәбендә укыдым, бүгенге көндә дә урысча сөйләшә белмим, бу – минем проблема, бер яктан. Ә икенчедән, мин бәхетле. Нинди генә шәһәргә барсам да, рәхәтләнеп урамда татарча сөйләшеп йөрим. Мин аның өчен оялмыйм, хурланмыйм. Минем үз телем өчен беркайчан да битем кызармый. Кеше, нинди генә миләттән булмасын, һәрберсе үзенең ана телендә сөйләшә белергә тиеш. Үз телендә сөйләшмәгән кеше – бәхетсез кеше”, ди Фирдүс Тямаев үзенең гимназия укучылары алдындагы чыгышында.

Татарча матур очрашу популяр артист белән укучыларның фотога (селфи) төшүләре белән тәмамлана. Чаллының әлеге гимназиясе Фирдүснең милли җанлы булуына сокланып, татар телен үстерүдә, милли тәрбия бирүдә керткән өлеше өчен, саф татарча “Рәхмәт хаты” тапшыра. Малайлар-кызлар җырчы белән татарча аралашып, бергә популяр җырларын җырлап, милләтнең нинди милли җанлы танылган иҗади шәхесләре барлыгына инанып кайталар.

сайт архивыннан 2020 ел

Запись Фирдүс Тямаев: “Мин аның өчен оялмыйм, хурланмыйм” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Җәзасыз калырга тиеш түгел”: Фирдүс Тямаев Элвин Грейны судка биргән
Фирдүс Тямаев Элвинга Грейны “яла ягу” маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итә.

Ике арадагы киеренке вәзгыять агымдагы елның март аенда башланды. Билгеле булганча, 22 март көнне Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы Кыргыз-Миякә авылында билгеләнгән концерты өзелә. Сәбәбен мәдәният йортында ут булмау белән аңлаталар. Тик моңа да карамастан, Фирдүс җыелган халык алдында аппаратурасыз гына берничә җыр башкарып китә.

Әлеге хәлне Фирдүс социаль челтәрдә сөйләде һәм өзелгән концерт аркасында судка мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Элвин Грей күрше республиканы яклап, инстаграмда Фирдүскә каршы чыга. Ул Тямаевка “баш миен эшләтергә” киңәш итә, Татарстан белән Башкортстан халыкларын маңгайга-маңгай бәрештерүдә гаепли. Алай гына түгел, Элвин Грей Фирдүснең концертны килешүсез генә оештыру өчен район мәдәният йорты җитәкчесенә акча төртүен әйтә. Бу гаепләү Тямаевны җинаять эшен кузгатырга мәҗбүр итә дә инде.

Башта Фирдүс Тямаев полициягә гариза яза. Әмма анда эшне алга таба җибәрүдән баш тарталар. Шуннан соң җырчының адвокаты Рөстәм Гобәйдуллин судка шикаять белдерә. Аның фикеренчә, Башкортстан киңәшчесенең бу гамәле җәзасыз калырга тиеш түгел. Прокуратура исә полициянең җинаять эшен кузгатудан баш тартуын законсыз дип таба һәм әлеге эшне янә тикшерүгә юллый.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись “Җәзасыз калырга тиеш түгел”: Фирдүс Тямаев Элвин Грейны судка биргән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан Кремле Фирдүс Тямаев белән бәйле хәлгә фикерен белдерде
Башкортстанда Фирдүс Тямаевның концерты өзелүе сәбәпле Казан Кремле үз фикерен җиткерде. Хөкүмәт йортындагы брифингта әлеге хәлне сәясиләштермәскә кирәк, диделәр.

— Без артист эшенә кысылмыйбыз. Бу — артистлар эше. Алар нинди документлар белән эшлидер, белмибез. Монда иң мөһиме вазгыятьне сәясиләштермәү. Башкортстаннан да безгә якын кардәш җир юк, — диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Запись Казан Кремле Фирдүс Тямаев белән бәйле хәлгә фикерен белдерде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкортстан Мәдәният министрлыгы Фирдүс Тямаев концертына бәйле рәвештә аңлатма бирде
Башкортстанның Миякә районы Кыргыз- Миякә җирлегендә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның концерты булмый калган. Бу җирлектә җырчы ике көн чыгыш ясарга тиеш була. Әмма җирле хакимият төрле сәбәпләр табып, Фирдүснең концертын булдырмый кала.

Әлеге вакыйга уңаеннан Фирдүс Тямаев социаль челтәрдә видео урнаштырды. Аны Башкорстан тамашачысы дәррәү күтәреп алып, флешмоб оештырды. Күпчелек Башкортстан хакимиятенең бу адымын хупламады. “Мин Башкортстанда туганыма беренче тапкыр оялам”, дип язучылар да булды хәтта.

Бүген Фирдүс Тямаев Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфиковага мөрәҗәгать белән чыкты. Чөнки Фирдүснең 2 апрельдә Стәрлетамакта булачак гастрольләре дә өзелергә мөмкин икән.

Кичәге хәлләрне исәпкә алып, мин дә Башкортстан Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иттем.

“Муниципалитетларда концертлар оештыру җирле хакимият вәкаләтләренә керә. Миякә районы хакимияте мәгълүматлары буенча, 22 мартта Кыргыз-Миякәнең Үзәк мәдәният сарае подвалында, торба тишелү сәбәпле, электр челтәрендә кыска ялганыш барлыкка китергән.

Бәхетсезлек очрагы килеп чыкмасын өчен Мәдәният сараенда электр уты бөтенләй сүндерелгән. Нәтиҗәдә, Фирдүс Тямаевның концерты булмый калган. Тулырак мәгълүматны сез Миякә районы хакимиятеннән белешә аласыз.

“Маршрут” кәгазьләренә килгәндә, Башкортстанда Мәдәни программалар һәм гастрольләр эшчәнлеге дирекциясе эшли. Теге яисә бу артистның гастроль эшчәнлеге законлымы дигән сорау туган очракта, концерт уза торган муниципаль берәмлек Дирекциягә мөрәҗәгать итеп, эксперт бәяләмәсе алырга хокуклы.

Бу бәяләмә мәҗбүри түгел һәм муниципалитет яисә артистларның үзләре теләге белән генә үткәрелә”, диелә Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән “Шәһри Казан”га килгән хатта.

Лилия ЛОКМАНОВА

Чыганак: "Шәһри Казан" сайты

Запись Башкортстан Мәдәният министрлыгы Фирдүс Тямаев концертына бәйле рәвештә аңлатма бирде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айдар Галимов Фирдүс Тямаевтан гафу үтенде: «Шундый хәл булыр дип кем уйлаган»
Айдар Галимов  үз районында килеп чыккан хәлдән соң бик уңайсыз хәлдә калуын әйтте һәм Фирдүс Тямаевтан гафу үтенде.

– Бу – беркем өчен дә матур күренеш түгел. Моннан беркем дә отмый, барысы да отылалар гына. Минем өчен бигрәк тә күңелсез хәл, Миякә туган районым. Шундый хәл булыр дип кем уйлаган… Кыргыз-Миякә гомер-гомергә талантларга бай, толерант, киң күңелле, күпмилләтле район ул. Мин  монда район хакимиятен дә гаепли алмыйм. Нишләсеннәр инде алар, өстән әйтелгән сүз бит, ә аларга үтәргә һәм бөтен тукмакларны үз өсләренә алырга туры килә. Шушы акылсыз эшне эшләргә кушкан чиновник әйтте дә, читкә качты инде, без аның исемен дә белә алмабыз… Ә бит бу очракта иң начары –җырчыны яратып, акчасын түләгән тамашачы уңайсыз, аңлаешсыз хәлдә калган. Инде килеп туган хәлне маршрут кәгазе юк дигән сылтау белән капларга тырышу – бик иске ысул, уткән гасырдагы инструмент. Советлар заманында бар иде ул, хәзер аны яңадан кайтарырга тырышу бик кызык хәл. Без бит инде бөтенләй икенче заманда яшибез, таш гасыр түгел, мондый алымнар мәгълүмат заманында эшләми. Бөтен халык шул ук мизгелдә барын да белә, үз фикерен шунда ук белдерә. Кертмибез, тыябыз, ябабыз, сүндерәбез дигән ысул инде кирегә генә эшли бу заманда?!

Маршрут кәгазе кирәк булгач, нишләп билетларны сатканнар соң? Күпме кеше эшләгән, бер ай алдан реклама бирелгән, коллектив күпме юл үтеп килгән. Аны алдан әйтеп булмадымы икән? Концерт алдыннан һичьюгы консультация үткәрергә, аңлашырга кирәк иде. Нәрсәдер бәлки әйтергә, җырларга ярамыйдыр, ә нәрсәнедер киресенчә, әйтергә, менә бу нормаль мөнәсәбәт булыр иде… Әлбәттә концертлар куелган булса, минемчә, барысы өчен дә уңай булган булыр иде. Мәдәният булеге дә, сарае да, җырчы да, тамашачы да отар иде. Фирдүс ике көн концерт куйганнан гына нәрсәдер начар якка үзгәрмәс иде. Мин коллегам алдында, Фирдүс алдында гафу үтенәм. Үз районымда шундый хәл килеп чыкканы өчен миңа бик уңайсыз. Мин аны аңлыйм, үзаллы эшләү бик җиңел түгел, коллективны тотарга, хезмәт хакы, салымнар түләргә кирәк. Мондый аяк чалу ул финанс ягыннан да, мораль яктан да бик авыр. Бирешмәскә, провокацияләргә бирелмәскә инде. Ә мондый фәрманны бирүчеләр, акылсыз ысулны кулланучылар республика җитәкчесен дә уңайсыз хәлдә калдыра. Ике республика җитәкчесе арасында эшлекле мөнәсәбәтләр барлыкка килде, бу хәл әлеге мөнәсәбәтләргә күләгә төшермәс дип ышанасы гына кала.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Запись Айдар Галимов Фирдүс Тямаевтан гафу үтенде: «Шундый хәл булыр дип кем уйлаган» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фирдүс Тямаев: “Куштауны яклаган өчен мине “заказать” итәләр”
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкорстанның Кыргыз Миякә җирлегендә 22, 23 мартта концерт куярга тиеш була.

Артистлар алдагы көнне Кама Тамагында чыгыш ясый һәм 700 чакрым юл узып, күрше республикадагы тамашачысы янына бара. Әмма күршедәге хакимият кенә Фирдүсне колач җәеп каршы алмый: концерт бөтенләй өзелә, халык тамашасыз кала.

Бу хәлне җырчы видеога төшереп, бүген социаль челтәргә урнаштырды. Шул уңайдан Фирдүс Тямаевның үзенә шалтыраттым.

– Фирдүс, хәерле кичләр! Башкортстанда концертларыгыз белән күңелсез хәл килеп чыккан икән. Алар үзләре моны нәрсә дип аңлатты?

– Февральдә Башкортстанның җитәкчесе Радий әфәнде (Радий Хәбиров—авт) коронавирус булганга, чит региондагы артистларга әлегә керергә ярамый (Башкортстанга—авт) диде. Димәк, руслар, удмуртлар, татарлар — берсе дә ярамый. Бары Башкортстаннар гына ярый. Башкортстанлыларга үзләренә залны 30 процент тутырып куярга ярады. Ярамый — ярамый инде. Ә Уфа белән Стәрлетамакка ярый, чөнки аларның биналары шәхси кулда, Мәскәүгә карый. Монысы бер.

Аннан коронавирус бетте, боларда концертларга юл ачылды. Хәзер без киләбез, безгә “маршрутный лист” бирмиләр. Аларда шундый әйбер бар. Янәсе, без нинди җырлар җырлыйбыз, нәрсәләр җырлыйбыз, шуңа кул куйдырырга тиеш. Анысын мин шулай ук аңлап бетермим, чөнки без “шәхси” артистлар. Ә Иркәгә “по блату” биргәннәр. Чишмәдә дә куйган, чөнки “маршрутный лист”ы булган. Тик аны күрсәтмиләр, чөнки ул юк. Әгәр дә анарда ул булса, икенче сорау: ник безгә бирмиләр?

Хәзер аларда заллар 100 процент ачылды, ләкин безгә юл юк. Монда әйтелде: районнар, шәһәрләр үзләре хәл итсен. Телиләр икән алалар, теләмиләр икән юк. Кайбер районнар килеште. Моның бернинди законы юк, бу законда каралмаган. Ягъни тотылсалар, штраф дигән әйбер юк.

– Җырчыны концерт куйдырыргамы-юкмы, җирле хакимият үзе хәл итә булып чыга инде?

– Әйе. Без берничә районны алып карадык. Бүген бардык Кыргыз Миякәгә. Аншлаг. Халык 200-300 әр чакрым ераклыктан килгән. Без килдек. Мин соңрак килдем. Төркем килеп, аппаратураны урнаштырган. Концертка ике сәгать кала мин килеп тә кердем, ут юк. Әлегә электрны сүндерделәр ди. Аннан администратор әйтә, нәрсәдер “не то” монда, ди.

Халык җыела башлады. Эшнең нәрсәдә икәнен аңладык инде. Подвалның ишеге ачык, ә электр щиты торган бүлмә ишеге ябылган. Болай гына калдырсак, без гаепле булып калабыз. Миңа көтеп торырга, подвалга төшеп, видеоларга төшерергә туры килде. Шул.

Анда Сирин дигән методистлары бар. Ул ниндидер район башлыгы урынбасарына шалтыратты. Урынбасар өстән шундый сценарий ясарга кушылды, диде.

Мин башта моны җанисәп белән бәйле дип уйлый идем. Юк бугай. Шундый мәгълүмат ишеттем: Куштауны яклаган өчен мине “заказать” итәләр.

– Сез Башкортстанда беренче генә чыгыш ясарга бармыйсыз. Алдан андый әйберләр юк идеме?

Алдан андый әйберләр юк иде. Берничә район “кара яна” иде, кертми иде. Яфалап бетерәләр иде.

– Башкортстанның Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә уйламыйсызмы?

Мин бу видеоны куйдым. Монда юләрләр юк инде. Барысы да аңларга тиеш. Без барыбыз да Россия гражданнары. Ник без анда кермәскә тиеш? Ник без алардан “маршртутный лист” алырга тиеш? Иң мөһиме, Башкортстанда туып, Татарстанда гомер буе яшәгән артистлар анда да ярый, монда да ярый. Хәзер миңа нәрсә, Башкортстанда туарга кирәкме, әллә үземне башкорт дип яздырыргамы? Әллә анда “пропискага” керергә кирәкме? Без бит аңламыйбыз сәбәбен. Болай да бездә 95 процент артистлар Башкортстаннан. Алар анда да куя, монда да. Әле бер ун артист керә алмыйбыз.

– Ул исемлектә кемнәр бар?

Илсөя керә алмый, Рифат керә алмый, Данир керә алмый, мин керә алмыйм.

– Аларның Куштауга кагылышлары да юк бугай…

Бар, Илсөя чыгарды бит. Рифат та чыгарды. Аларны кертсәләр, мин дә сорыйм: нигә аларны керттегез, мин юк дип. Монда бер “козарь” бар. Иркәне керттеләр, без юк. Җавап бирсеннәр. “Маршрут листы” бар икән, нигә безгә маршрут юк? Закон барысына да бер түгелме? Әллә монда берсенә акча түләргә кирәкме? Мин андый кеше түгел.

– Чыгымнарыгыз да зурдыр?

Бүген барып кайтырга 50 мең акча китте.

– Билетлар мәсьәләсе ничек?

Билетларны белмим, халык нәрсә эшләр башым миңгерәгән. Халык белән бергә еладык, җырладык та, кайтып киттем.

Чыганак: "Шәһри Казан" сайты

Запись Фирдүс Тямаев: “Куштауны яклаган өчен мине “заказать” итәләр” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанның “МИР” кинотеатрында “ӘПИПӘ” комедиясе күрсәтелә башлады [фото-видео]
Көтмәгәндә коллективта яңа баянчы барлыкка килә һәм костюмнар буенча җаваплы туташка гашыйк була.

⁣⁣⠀ Фильмның кульминациясендә “Әпипә” кызлары “шайтан күчәре”ндә әйләнгәндә, тегесе ватылып кала.  Шунда аларның чын йөзе ачыла: сәхнәдәге артистлар гап-гади хатын-кыз икәнлекләрен һәм аларның да башкаларныкы кебек үк проблемалары булганлыгын аңлыйсың.

⁣⁣ “Әпипә” фильмы – тулысынча прокат киносы. Без баштан ук прокатта кызыклы булган фильм булдыруны күздә тоттык. Бу картинаның форматы, жанры аудиторияне көтүгә туры килә, хәзер комедияләр, бигрәк тә музыкаль комедияләр бик аз”,- ди фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова.⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Фильмны Илшат Рәхимбай  төшергән. Сценарий авторы: Марат Кәбиров.

Бик күп танылган йөзләргә һәм матур җырларга бай “Әпипә” музыкаль комедиясе шул ук исемдәге хатын-кызлар ансамбле тормышын яктырта. Фильмда катнашкан җырчылар исә үзләрен уйный, ягъни гастроль тормышын күрсәтә.

⁣⠀ ⁣⁣⠀ Рольләрдә: Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Зөлфия Вәлиева, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина, Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов һәм Рөстәм Гайзуллин

Билет алу өчен ссылка

Запись Казанның “МИР” кинотеатрында “ӘПИПӘ” комедиясе күрсәтелә башлады [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..