Архивы гөмбә - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ал гөмбә дип, агулыны җыйма [гөмбә яратучыларга киңәшләр]
Кәҗә гөмбәсе, ал, агулы гөмбәләр – нәкъ менә алар халык өчен куркыныч тудыра да инде. Таный белмәсәң, гөмбә җыюга алынма, дип кисәтә белгечләр. Бу төр азыкны файдалы дип уйлаучылар бик нык ялгыша икән ләбаса… //Интертат//

– 2016 ел башыннан Татарстанда гөмбә белән агулануның 10 очрагы теркәлде. Зыян күргән 11 кеше арасында, ике сабый да бар. 2015 ел белән чагыштырганда, агуланучыларның саны 6га кимеде. 2015 елның беренче яртыеллыгында 17 кеше гөмбә белән агуланган. Алар арасында хәтта имчәк балалар да булган, – дип ассызыклый Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе документлар белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Миләүшә Җамалиева.

Ал гөмбә дип, агулыны җыялар…

Белгечләр әйтүенчә, гөмбә белән агулану кеше сәламәтлеге өчен шактый куркыныч тудыра. Шуңа да гөмбә белән агуланып мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсен хастаханәгә салалар.

– Безнең географик полосада бер генә төрле агулы гөмбә бар. Ул да булса – агулы гөмбә (бледная поганка). Ләкин иң куркынычы шул: бу төр гөмбәне  еш кына ал гөмбә (сыроежка) белән бутыйлар. Кешеләр ал гөмбә җыябыз дип уйлап чынлыкта агулы гөмбә җыя. Ә поганканы ашаучылар арасындагы 90 процент очракта бу үлемгә китерергә мөмкин, – дип сөйләде Татарстанның баш токсикология табибы Рөстәм Гашыйгуллин.

Казан шәһәре 7 хастаханәсе каты агуланулар бүлегенә инде май аенда ук кәҗә гөмбәсе (сморок, строчок) белән агуланып мөрәҗәгать иткәннәр. Гомумән алганда, Казан шәһәре буенча биш-алты кеше бу проблема белән дәвалау учреждениесенә китерелгән.

Ничек агуланмаска?

1. Әгәр гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, иң яхшысы – бу эшкә тотынмаска. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, черекләрен алып атып эшкәртергә кирәк.

2. Аз-азлап кына ашарга.

3. Кулдан сатып алмаска, чөнки кешеләрнең гөмбәне кайдан җыйганын белеп булмый.

Ни өчендер гөмбәнең сәламәтлеккә файдалы булуы турында миф йөри, янәсе анда аксымнар бар. “Чынлыкта, гөмбә ул хитин һәм целлюлозадан тора. Әгәр целлюлоза ул кәгазь булса, хитин – ул таш шикелле калын матдә, гөмбәнең калганы – су.  Аны эшкәртер өчен организм аш кайнату согын (пищеварительный сок) бүлеп чыгара, бу эчәкләрне ялкынсындыруга китерә. Шуңа да гөмбәнең файдалы микроэлементларын организм үзенә сеңдерә алмый”, – дип аңлата баш табиб.

Хәер, гөмбә белән агулану гөмбә төреннән генә түгел, бу ризыкны күпме ашавыңа да, кешенең яшенә, аның сәламәтлегенә дә бәйле. Агулануны балалар һәм өлкән яшьтәгеләр аеруча авыр кичерә. Бала организмы гөмбәне, гомумән алганда, эшкәртә алмый. Шуңа да Роспотребнадзор хезмәткәрләре 14 яшькә кадәрге балага бу төр ризыкны ашау киңәш ителмәвен ассызыклый. Бавыр, бөер авырулары булган кешегә дә артык күп ашаудан тыелырга кирәк. Белгечләр гөмбәнең деликатес булуын ассызыклый. Хәтта сау-сәламәт кешегә дә көненә 100-150 граммнан да күбрәк ашау киңәш ителми. Ә башка ризыкларны гөмбә белән алыштырырга ярамый.

Гөмбәнең җир астындагы җепселләре була. Ул әйләнә-тирәдән минераль матдәләрне үзенә суыра. Әгәр бу җир зарарлы матдәләр белән тулган икән, гөмбә составында да агулы матдәләр бар дигән сүз. Ә гөмбәдәге авыр металларның тозы бавыр, бөерләрнең зарарлануына китерә.

Без атап үткән кәҗә, ал гөмбәләр белән агуланудан кала, халык шәһәр парк-скверлары, ишегаллары, автомобиль юлларында җыелган гөмбә ашап та агуланырга мөмкин. Киптерелгән, тозланган, маринадланган һәм консервланган гөмбәләрне чит кешеләрдән сатып алу бер дә киңәш ителми. Чөнки бер агулы гөмбә бөтен банканы пычратырга мөмкин.

Агулансаң, нәрсә эшләргә?

1. Активлашкан күмер кабырга;

2.  Ашказанын юдыртырга;

3. Эчәкләрне чистартырга (клизма ясарга);

4. Күбрәк сыеклык эчәргә.

5. Кичекмәстән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә!

Шунысы да бар: гөмбә белән агуланган вакытта “ялган тынычлык” (мнимое благополучие) периоды да булырга мөмкин. Ягъни бу вакытта кеше үз хәлен җиңеләйде, дип саный. Ләкин бу уйдырма гына. Чөнки агулы гөмбә (бледная поганка) белән агуланганнан соң, хәлсезлектән кала, башка бернинди билге дә булмаган симптомсыз период 48 сәгать дәвам итәргә мөмкин. Аннан соң кеше гөмбә ашаганын онытып җибәрә, агулануны башка әйбергә сылтый…

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Запись Ал гөмбә дип, агулыны җыйма [гөмбә яратучыларга киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда гигант гөмбәләр үсә башлаган [фото]
Фәния апа белән Зиннур абый Гыймадетдиновларның гөмбәчеләр икәнлеген, аларның сезонга йөзәрләгән банка гөмбә әзерләүләре хакында ишеткәнебез булды, хәер, быел да 10 төрдән артык гөмбәне эшкәртеп, кышка әзерләгәннәре дә 100 банкадан артып киткән.

Бу юлысы исә сүз аларның үзгә табышлары турында. Алар соңгы тапкыр гөмбә җыярга баруларында кочака сыярлык гөмбәгә юлыкканнар. Кайткач үлчәп карасалар, куык гөмбәнең авырлыгы 2,5 килограмм булган. Ничә ел гөмбәгә йөреп мондый табышка юлыккан юк иде әле, ди Фәния апа.

Абзар- кураларыннан узышлый гына Фәния апа тагын бер кызык токымлы чебиләрен күрсәтеп алды. Матур шпоралы чебиләр кечкенә терлек өе буйлар йөгереп йөриләр. Янәшәләрендә күкегә охшаганнары чыркылдаша. “Боларын, хикмәт, үз тавыгыбыз басып чыгарды”, ди хуҗабикә.

Бер-ике адым атлагач, Зиннур абый мактанып алды: күз салып ал әле, янәсе. Ни күрәм, бәйдә башкорт токымлы үгез мөгери. Шаккатмалы авырлыктагы мондый малкайга да беренче юлыгулары икән Гыймадетдиновларның. Менә шундый кызык-мәзәк хәлләргә юлыгынды бу йортта, диелә район газетасында.

Татар-информ

Запись Татарстанда гигант гөмбәләр үсә башлаган [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гөмбәле алан” салаты
Кирәк блучак: 1 банка гөмбәләр,  яшел суган, укроп, пешкән ит, 200 г корейча әзерләнгән кишер, 200 г сыр, 3 пешкән бәрәңге, 3 тозлы кыяр, майонез.

Әзерләү тәртибе:

Кечкенә тирән кәстрүлгә яисә савытка башларын аска каратып гөмбәләрне тезәбез.

Фото: Вконтакте

2 кат – туралган яшел суган белән укроп.

3 кат – вак итеп туралган бәрәңге.

4 кат – майонез.

5 кат – тозлы кыяр, майонез.

6 кат вак итеп туралган ит, майонез.

7 кат – кишер, майонез, сыр.

Ахырдан кәстрүлне әйләндереп капларга һәм әкрен генә күтәрергә. Безнең салат әзер!

Запись “Гөмбәле алан” салаты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гөмбә” печеньесы
Кирәк булачак: 460 г он, 200 г май, 150 г шикәр пудрасы, 1 бал кашыгы ванилин (вильный сахар), 2 йомырка, 40 г крахмал, 10 г разрыхлитель, 1 аш кашыгы какао.

Пешерү тәртибе:

Майны изәбез һәм ванилин белән шикәр пудрасы салып яхшылап болгатабыз. Барлыкка килгән массага берәмләп йомырка салабыз.

Йомыркалы массаны тагын бер кат яхшылап болгаткач, разрыхлитель, он һәм крахмал өстибез.

Камырны каплап, 30 минут суыткычта тотабыз.

Камырны 45-50 шарчыкларга бүләбез. Шарчыкларны майланган табага төзәбез һәм уртасына трубочка ярдәмендә басып чыгып, гөмбәләрнең аякларын ясыйбыз. Аларны какакога манып алсагыз да ярый.

Печенье 180 градус кызулыкта 15 минут пешә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Запись “Гөмбә” печеньесы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөмбәчене урманда аю ботарлап үтергән
Магадан өлкәсендә полиция хезмәткәрләре аю һөҗүме нәтиҗәсендә гөмбәче ир-атның үлем фактын тикшерә, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, фаҗига якшәмбе Ольск шәһәр округында урманда булган.

“Русия Эчке эшләр министрлыгының Магадан өлкәсе буенча идарәнең кизү бүлегендә торак пунктларның берсеннән ерак түгел урман массивында аю 47 яшьлек гөмбәче ир-атка һөҗүм итүе турында хәбәр ителгән. Нәтиҗәдә ир-ат үлгән”, дип сөйләгәннәр полициядә.

Полиция хезмәткәрләре фаҗиганың ничек булуын ачыклый.

Татар-информ

Запись Гөмбәчене урманда аю ботарлап үтергән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тутырылган бәрәңге рецепты
Кирәк булачак: 12 бәрәңгегә — 2 стакан яңа җыелган ак гөмбә, ак ипинең чиреге, ярты стакан үсемлек мае, 1 стакан шулпа, тоз, сыр, укроп-петрушка.

Пешерү тәртибе: Башта эчлек әзерлибез. Моның өчен гөмбәне пешерәбез һәм ваклап турыйбыз да ак ипи йомшагы белән кушабыз. Май, тоз өстәп, яхшылап болгатабыз. Эчлек әзер.

Бәрәңгене яхшылап юып, кабыгын әрчибез дә салкын суга салып алабыз. Өстен кисеп, эченнән яртысын чокып чыгарабыз. Барлыкка килгән куышка әзер эчлекне тутырабыз, кисеп алган түбә белән каплыйбыз да тирән эчле табага тутырабыз.

Бәрәңге өстенә үсемлек мае, шулпа салып, 30 минут чамасы пешереп алабыз. Бәрәңгене духовкада да пешерергә мөмкин. Аннан тәлинкәгә куеп, өстенә табадагы шулпаны сибеп, укроп,петрушка да өстәп табынга бирәбез.

Бәрәңгене итле эчлек белән дә пешереп була, шулай ук өстенә сыр да уарга мөмкин.

Запись Тутырылган бәрәңге рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..