Архивы гыйбрәтлехәл - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Татар авылында булырга тиешле күренешме бу: 90 яшьлек әби самогон сата!»
Мин татар авылында яшим. Авылыбыз артык зур түгел, бар да бер-беребезне белеп торабыз. Арада 90 белән барган бер әби бар безнең. Менә шул шактый вакытлар самогон ясап сата. Мин шуңа бик әрним. //Безнең авыл гыйбрәте//

Татар авылында булырга тиешле күренешме инде бу? Бу яшьтә шулай эшләп яшиләр мени инде? Үләселәрен, шушы гамәлләре өчен ничек итеп Аллаһы Тагәләнең каршына басасын уйламый микәнни? Ул апаның ире кайчандыр, бик күп еллар элек, аракы эчеп үлеп киткән кеше инде. Шактый еллар шушы ук исерек ир кулыннан кыйналып яшәде. Аннан соңрак малае шулай булды. Бер авызына хуҗа булмыйча, исерек көе асылынып үлде. Күпме нужа чигеп яшәде ул хатын алар белән, күпме күз яшьләре түкте, бала кайгысы кичерде. Нинди генә булса да, ана өчен бала – йөрәк парәсе бит инде ул. Шулайлар итеп яшәгәнен онытты микәнни? Оятсызлыкның ахыр чиге бит бу! Төнлә белән ул саткан самогонны эчеп, күпме гаиләдә тавыш чыга, ләбаса. Сәламәтлеккә зыян килгәнен әле әйтмим дә. Анысы эчкән кешенең үзендә. Шушы көндә акчага мохтаҗмы инде ул? Алай булса да аклап була торган эш түгел бит. Мин туры сүзле кеше. Эчемдә җыеп йөри алмыйм. Ул апага да әйткәнем бар, берәрсе килеп бәреп үтерүдән дә курыкмыйсыңмы, дим. Төнлә кем йөргәнен кем белсен, әллә нинди кешеләр бар бит. Элеккерәк заманда ирләр генә эчә иде. Хәзер җыйнаулашып эчәләр. Гаиләләре белән. Күршемдә генә килен-кайнана, киленнең ире эчеп яши. Шуларга карап үзәкләрем өзелә минем. Социаль яклау оешмасыннан килеп аларның 3 баласын да алып киттеләр. Башта приютка урнаштырдылар шушы нарасыйларны, аннары боларны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итеп, балалар йортына ук җибәрделәр. Кайда алар хәзер, нинди язмыш белән яшиләр, кем белсен. Кызыксынучы да юк. Кызыксынсак та әйтмиләрдер инде аны безгә, ярамыйдыр. Авыл халкының шуларны уйлап үзәге өзелгәндә, бу хатын аптырап тормады, тагын бер бала алып кайтты. Күрешкәндә, гел әйтәм инде мин аңа, иркәм, сиңа бит әле 45 кенә яшь, иң матур чагың, кулга ал үзеңне, дим. Чын күңелемнән шулай булуын телим мин аңа. Акылга килсен иде инде. Авылыбызның депутаты итеп япь-яшь кенә малайны сайлап куйдылар. “Иркәм! Ник шушы бәп-бәләкәй генә авылда тәртип урнаштырмыйсыз?” – дип әйтәм. Ә ул миңа: “Апа! Кеше кертеп караган бар бит безнең аңа, сатмый ул, кулыннан тотканыбыз юк”, – ди теге самогон сатып ятучы әби турында. Әй, Аллам! Ничек сатмасын инде, ә? Бөтен авыл белә сатканын, күрше-тирә авыллардан хәтле белеп киләләр. Ә ул сатмый, имеш! “Тәртип урнаштырырга теләгегез юк сезнең!” – дим мин ул депутатка. Конкрет миңа ул әбинең бер зыяны да тими. Мин яки минем якыннарымның аның капкасын гомер шакыйсыбыз юк. Әмма башка кешеләр бар бит, алар арасында, күреп торасыз, төрлесе бар.

Н, Лениногорск районы.

Запись «Татар авылында булырга тиешле күренешме бу: 90 яшьлек әби самогон сата!» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Картаймыш көнемдә суд юлларында йөриселәрем төшләремә дә кермәде…”
Безнең тормышны иксез-чиксез дәрьяга тиңлиләр. Ә кеше дигәнең дәрьядагы тамчы сыман: айкала-чайкала, бата-калка йөзә… Әнүзә апаны күрмәгәнгә дә инде… – Биш былтыр! – диде ул, кочагын киң җәеп. Хәл-әхвәл сораша башлауга күзеннән энҗедәй күз яше тәгәрәвен күреп, сискәнеп киттем. Әллә авырый инде? //Сөембикә//

– Исәнлектән зарланмас идем әле, бер көйгә йөреп торган көн, – ул авыр сулап куйды. – Тик менә… Хак бәлаләрдән, нахагыннан үзең саклый күр, дип, Ходайга иртә-кич ялварырга онытканмын. Шуңа җәза дисәң дә…

– Ул үкси үк башлады.  – Картаймыш көнемдә суд юлларында йөриселәрем төшләремә дә кермәде! – Әнүзә апа күз яше аша елмаерга тырыша иде.

Беләм, аның тормыш арбасы бер дә җиңелдән тәгәрәмәде. Яшь кенә көе ире үлеп китте. Улы, җиткән егет булгач, юл һәлакәтендә һәлак булды. Шулай булса да, бирешергә исәбе юк кебек иде әле. Кайнанасы белән тату гомер кичерде. Әмма соңгы елларда кайнанасы да урын өстенә калганын ишеткән идем. Әллә…

– Юк, әнкәйдә түгел хикмәт… Анысына күнектем инде. Читен булса да, Ходай гомерен бирсен дип телим әле дә, иптәш бит ул миңа. Үз  анам  кебек. Ә монысын… Сүз итеп сөйләргә оят. Хәер, сөйләсәң, адәм ышанмас. Бер калай кисәге өчен суд юлларында йөргән көнем бит! – дип, янә үкси башлады ул.

Мин, әлбәттә, әлегә берни дә аңламадым. Кыскасы, бәла көтмәгәндә алар капкасын кага. Соңгы елларда табигатьнең дә никтер көе китеп тора. Кайсы елны ишелеп яңгыр коя, икенче елны җир ярылырлык корылык килә. Котны алып җил-давыл котыра. Ә ул көнне агач башларын иеп-сындырып давыл якынлашканын Әнүзә апа сизми дә калган.

– Һава торышы үзгәргәнгәме, әнкәй нык бимазаланды. Хәер, йокысы болай да юк инде аның. Ни буласын сөяк-санаклары алдан сизә, күрәсең, аяк-кулы сызлый. Аркасына массаж  ясаган идем, бераз тынычланды. Арыл­ганмы, шул арада үзем дә оеп  киткәнмен. Каты итеп капка дөбердәт­кәнгә сискәнеп уянып китсәм, күрше Вазыйх кычкыра икән. Чыксам, кулына саллы гына калай кисәге тоткан да: «Бу сезнекеме?» – ди миңа. Кашы-күзе җимерелгән.

Күргән нәрсәм дә түгел сыман, күргәнем бар да кебек.

«Сезнең капка төбендә ята иде. Сезнеке, димәк!» – ди бу, җавап та көтмичә.

«Шуннан?» – дим инде, аптыраганнан, ни әйтергә белмәгәннән.

«Шуннан шул, калаегыз безнең якка очып килгән дә күз карасыдай карап кына торган импортный машинаны эштән чыгарган. Ремонт хакын түләми булмас!» – ди миңа. Башта шаярта дип торам, чынлап сөйли икән. «Илле мең!» – ди, күз дә йоммый. «Эшне зурга җибәрмичә хәзер бирәсезме, әллә судка гариза илтимме?» – ди бит, әкәмәт. «Икегез дә пенсия аласыз, акчагыз барын беләм, яхшы чакта биреп котыл!» – дип куркытмакчы әле. Бер белмәгән чит-ят түгел, аркага-арка терәлеп утырган күрше әйтә бит моны! Күрәсең булса, күркә талап үтерер, диюләре хак дими, ни диим. Капка  төбендә кемдер ташлап калдырган иясез калай кисәге шундый бәлагә сәбәпче булсын әле. Безнең капка төбенә давыл очыртып китергән моны дисәң дә, аптыраш. Хәтәр кылана ич быел җиле дә. Шул калай кисәген очыртып йөртер дә күрше машинасына зыян салыр дип кем уйлаган аны? Хәер, аларның «күз карасыдай карап торган» нәрсәләре кайчан, кайда тырналганын кем белә?! Югыйсә ике кызы алмаш-тилмәш әтиләре машинасында чаба… Судтан кайтып килешем әле менә. Тагын ниләр күрәсе бардыр?

Дөрес, әлегә суд андый-мондый карар чыгармаган. Буявы тырналган кәттә машинаның моңарчы юл һәла­кәтенә очраганы яки хәрәкәт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланганы булганмы-юкмы, шул хакта белешмә китерергә кушканнар. Суд утырышын әлегә кичектереп торганнар.

Адвокат яллаган Әнүзә апа, мондый чакта чыгымнарсыз булмый торгандыр.

«Иртән торгач та уң як күршеңә сәлам бир, иминлек телә. Ул да күршесенә хәерхаһлы булуын белдерсен. Шул чакта хикмәтле түгәрәк – иминлек утравы хасил була», – дигән риваятькә гомер буе ышанып яшәгән Әнүзә апа бит бу. Ә ул: «Ничек  яшәргә инде моннан соң?» – дип өзгәләнә. Әрнүле җан авазы әле булса колагымда яңгырап тора.

Запись “Картаймыш көнемдә суд юлларында йөриселәрем төшләремә дә кермәде…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Иремнең икенче хатыны миңа көндәш түгел… Без – “баҗайлар” [булган хәл]
«Болай балалар да шат, үзебез дә тыныч. Туганнарыбыз да күбәйде. Инде бергәләп оныклар үстерәбез».

//Сөембикә//

Алар белән мин бер мәҗлестә таныштым. Янәшәмдәге ике мөлаем гына ханым мәҗлес буе гел бер-берсен: «Аны кабып кара әле, моны кабып кара әле», – дип сыйлаштылар, бертуктаусыз гәпләштеләр. Әңгәмәләренә махсус колак салмасам да, янәшәдә утыргач кайбер сүзләре барыбер дә ишетелми калмады. Ниндидер Фәритне искә алып, салгаларга яратуы өчен «пешереп» алдылар, балалар, оныклар хакында сөйләштеләр. Берсе каратут йөзле, икенчесе сары чәчле булса да, мин башта аларны апалы-сеңеллеләр, аннары туганнан туган кыз кардәшләр дип уйладым. Алар киткәндә дә, килгәндәге кебек, бергә кузгалдылар. Нигәдер күңелемә кереп калган шушы ханымнар хакында саубуллашканда хуҗа хатыннан сорыйсы иттем. «Юк, туганнар түгел алар, көндәшләр, – диде хуҗабикә. – Ирләре уртак. Кара чәчлесе белән аерылышкач, ир сары чәчлесенә өйләнгән, инде кызлары үсеп килә. Ә болар шулкадәр дус, шаярып, бер-берсен «баҗайлар» дип йөртәләр».

Икенче елны шул ук йортта Коръән уку мәҗлесендә тагын бергә туры килдек. Бу юлы инде иске танышлардай аралашып ук киттек. Мине, әлбәттә, аларның, көндәшләр булсалар да, ничек шулай дус яшәүләре һәм нигә үзләрен «баҗайлар» дип йөрүләре кызыксындырды. Белүебезчә, гадәттә, апалы-сеңелле кыз туганнарның ирләре бер-берсен шулай атый бит. «Бер сере дә юк, – дип көлештеләр алар. – Бу кушаматны безнең тарихны белүче татарчасы чамалырак бер танышыбыз кушты».

…Рәфидә ире Фәрит белән тугыз ел гомер итә. Кайнана-кайнатасы белән дә ярыйсы гына матур яшиләр, шәһәр хуҗалары үз өйләрен сүтәргә карар иткәч, фатирны да бергәләп алалар. Тик менә ир генә аракы белән дуслашканнан-дуслаша бара, хатынына, балаларына игътибары кимегәннән-кими. Аның эчүеннән тәмам гарык булгач, хатын аерылышырга карар кыла: улы белән кызын алып, тулай торакка күченә. Озакламый эшләгән җиреннән фатир да биргәч, тәмам тынычланып яши башлый. Тик беркөнне…

Иренең өйләнгәнлеге хакындагы хәбәрне аңа, базарда очрашкач, элеккеге күршеләре Әнисә апа җиткерә. Элегрәк тә ни өчендер Рәфидәне өнәп бетермәгән күрше апасы тәмләп-тәмләп сөйли бу хакта.

– Ишеттеңме әле, Фәритең өйләнде бит, – дип башлый ул сүзен. – Хатыны Алсинә шулкадәр чибәр, яшь. Моңарчы бер мәртәбә дә кияүдә булмаган икән. Казан кызы, үз фатиры бар, ирең хәзер шунда яши. Бибиәсмаларга кунакка гына киләләр. Фәритне танымассың да, хатыны аны шулкадәр карый, чиста-пөхтә йөртә, шаккатарлык. Эчми дә икән хәзер.

Авызында кара кан булса да, кеше алдында төкерергә өйрәнмәгән Рәфидә елмайган, мин Фәрит өчен дә, кайнанам-кайнатам өчен дә бик шат, дигән була һәм Әнисә апаның үз хәлләрен сораштырырга тотына. Сәламәтлеге белән кызыксына, аның төрмәдәге малае, йөремсәк ки­ле­не турында сораштыра. Әче телле күрше апасы, сүз үзе теләмәгән якка күчкәч, тиз генә саубуллашу ягын карый.

Юл буе үрсәләнеп кайта Рәфидә. Алай икән, өйләнгән икән, дип уйлый. Мин сине генә яратам, синнән башка беркем дә кирәкми, дигән булды бит әле. Яратса, аңа алмашны болай тиз тапмаган булыр иде. Хатыны бер мәртәбә дә кияүдә булмаган, яшь диме? Унсигездә үк түгелдер бит? Халык, Иделгә таянма, иргә ышанма, дип юкка әйтмәгән шул. Әнә Фәрите дә, балаларым бар, аларны үстерешергә кирәк, дип уйлап тормаган, өйлән­гән. Хәер, ирләргә бала ни дә, хатын ни?

Рәфидә, коймак туглап йөргән җиреннән кинәт бөгелеп төшә дә үксеп-үксеп еларга керешә. Әтиләре яшьли үлгәнлектән, авылда авыр эштә үткән яшьлеген дә, кысан өйдә кайнана-кайната белән, исерек ир көйләп яшәгән елларын да искә төшереп озак елый ул. Әле өй җыештырмакчы булып тузан суыргычка барып тотына, әле шкафтагы көндәлек тотылмый торган савыт-сабаларны алып, аларны юарга керешә.

Ул арада май кояшыдай елмаеп балалары кайтып керә. Улының кулында зур пакет, кызы дәү аю баласы күтәргән. Әниләренең шешенеп беткән йөзен, елаудан кызарган күзләрен күргәч, улы сумкасын күтәреп тиз генә кухняга юнәлә. Кечкенә кызы исә яңа уенчыгы белән мактана башлый:

– Әнием, матурмы? Миңа аны Алсинә апа алып бирде. Исеме «Топтыгин» булыр диде.

– Кем алып бирде? Нинди Алсинә ул? – ди Рәфидә.

– Юк, юк, Алсинә апа түгел, әти алып бирде, – дип, сеңлесенең алдына килеп баса улы. – Әни, ачуланма яме, без бүген әбиләргә бардык. Анда әти дә бар иде…

– Кая бардыгыз? Кем кушты сезгә анда барырга? – Рәфидәнең болай да ярсу күңеле тагын да ярсыбрак китә. – Нәрсә, әтиегезне сагындыгызмы? Ул әйбәт-рәкмени? Шулайдыр шул, ерактагы кояш якты була

бит ул.

– Әни, ярар инде, үзең әйттең бит, әтиегездән читләшмәгез, дип. Син дә әби белән телефоннан сөйләшкәнсең ич, ул шундый сөенгән. Менә, сиңа күчтәнәч тә җибәрде.

Улы сумкасыннан чәй токмачлы пакет тартып чыгара.

– Әби, әниең бик ярата аларны, аңа бир, диде. Йә инде, әни, елама. Ярар, син ачулансаң, башка бармабыз алайса.

Рәфидә бер чәй токмачын алып каба, икенчесен. Нинди тәмлеләр! Кош телен аның кайнанасы кебек тәмле, тел очында ук эреп бетәрлек итеп пешерә белүче Казанда тагын берәр кеше бармы икән? Хәер, бөтен камыр ашларына да оста ул. Унбиш яшендә авылдан чыгып китеп, Казанда училищега укырга кергән, егермесе тулыр-тулмас кияүгә чыккан Рәфидәне дә аш-суга ул өйрәтте. Сабыр, акыллы хатын. Рәфидә аның киңәшләрен, бергә яшәгән чакларын әле дә сагына. Әгәр Фәрите баш ташлап эчә башламаган булса, һаман да мәш килеп бергә яшәрләр иде кана да. Әй, Фәрит, Фәрит…

Хатын тәмам тынычланып аш бүләргә тотына, балаларын ашарга чакыра.

– Әбиегез ни хәлдә анда, бабагыз? – дип сорый улыннан, алар кулларын юып өстәл янына килеп утыргач. – Чирләмиләрме?

– Юк. Әби сиңа сәлам әйтергә кушты. Бабакай да, әти дә.

– Алсинә апа да, – дип тәтелди кызы.

– Нәрсә дисең? Нинди Алсинә? Баядан бирле шул исемне кабатлыйсың, кем соң ул Алсинә? Ә-ә-ә, Алси-нә! – Кинәт кылт итеп исенә төшә: Әнисә апа Фәритнең яңа хатынының исемен Алсинә диде бит.

– Нәрсә, әтиегез яшь әни алып кайтканмы? Миннән матурракмы, чибәрме? – Рәфидә кычкырырга кереш­кәнен сизми дә кала.

– Әни! Тукта, тынычлан! Син әтине үзең ташладың бит. Үзең аердың безне аннан. – Улының куырылып килүен, кызының күзләрен зур ачып катып калуын күргән ана секунд эчендә үзен кулга алып өлгерә дә балаларының икесен дә ашыгып кочагына кыса.

– Йә, ярар, әтиегезнең өйләнүен мин ишеткән идем инде… Тик моннан соң анда минем рөхсәттән башка барып йөрмәгез, комачауларсыз.

…Авыр, ай авыр була Рәфидәгә. Фатир алып, аны җиһазлавы да, ике баланы берүзе генә үстерүе дә, ялгызлыгы да. Инде менә иренең хыянәте… Әйе, дөрес, ул аны үзе ташлап чыгып китә, ләкин аның өйләнгәнен белү бу кадәр үк читен булыр дип уйламаган була ул. Юкка гына өлкәннәр «ир бирмәк – җан бирмәк», дип әйтмиләр шул.

Дөресен әйтергә кирәк, ире эчәргә яраткач, аңа кияүгә чыгучы табылыр дип һич кенә дә уйламый хатын. Янәсе, исерек белән кем яшәсен? Бар икән шул, андыйларны яратучылар да бар икән. Хәер, Фәрит хәзер эчми, диделәр бит. Димәк, элекке ире, чынлап та, акылына килгән. Бәлки, яратуы шулай үзгәрткәндер аны. Димәк, ул Рәфидәне яратмаган булган?

Шундый авыр уйлар белән озак яши ул. Сирәк кенә шылтыраткалап кайнанасының хәлләрен белешкәләп торса да, икесе дә Фәрит хакында да, аның яңа хатыны хакында да ләм-мим сүз кузгатмыйлар. Шулай көз, кыш, яз үтә, җәй җитә. Матур көннәрнең берсендә, кайна-насының кунакка чакыруын истә тотып, кызын ияртеп аларның Тирән күлдәге бакчаларына юл тота Рәфидә. Килсә…

Фәрит белән кайнатасы мунча өйалдын рәтлиләр, ниндидер ят хатын җиләк җыеп йөри. Рәфидә аны күргәч, барган җиреннән туктап кала. Резедәсе әтисе кочагына атыла. Ә аңа соң нишлисе? Борылып китәсеме, кереп исәнләшәсеме? Ул арада кайнатасының: «Әсма, Әсма дим, чык әле, кунак бар», – дигәне ишетелә, ә җиләк җыеп йөргән хатын, ашыгып, Рәфидәгә таба атлый:

– Исәнмесез, сез Рәфидә бит, мин сезне туй фотоларыгызда күргән идем. Ә мин… мин — Алсинә, таныш булыйк.

Артык чибәр түгел икән яшь хатын. Хәер, яшь тә түгел бугай. Сөйкемле үзе. Ягымлы да. Әнисә апа дөрес әйткән. Әнә бит Резедәне ничек үз итеп кочып алды, әйтерсең лә, көндәшенең баласы түгел, үз кызы. Өстәл янында да үзен иркен тота. Гүя кунакка иренең элекке хатыны түгел, сеңлесе килгән. Фәрит кенә бертуктаусыз бармаклары белән кызының чәчен тарый, уңайсызлана бугай. Кайнанасы да ниндидер киеренке халәттә.

Ә кайнатасы белән яшь килен үзара чөкердәшәләр генә. «Туктале, мин нишләп болай утырам соң әле, килешмәгәнне, – ди үз-үзенә Рәфидә. – Табыннарына кара таракан булып төшкәнмен икән, кешене уңайсыз хәлдә калдырырга ярамый бит. Елмаерга, сөйләшергә кирәк».

– Марат нигә килмәде?

Рәфидә хушына килеп авызын ачканчы кызы әбисенә җавап биреп тә өлгерә:

– Абыем лагерьда. Биш көннән кайта да аннары без ерак әбиемнәргә авылга китәбез. Әтием, син безнең янга килерсеңме? Алсинә апа белән.

Кинәт Рәфидәгә эсселе-суыклы булып китә. Балалары әтиләре һәм аның хатыны белән аралашып яшәгәннәр түгелме соң? Аралашмасалар, болай ук якын итеп елмаймас иде кызы Алсинә апасына…

– Рәфидә, син… Сез чәчәкләр яратасызмы? Әйдәгез, мин Сезгә бик матур чәчәкләр күрсәтәм. Иптәш хатыным Кырымнан алып кайткан иде, климатка карап тормыйлар, бездә дә үсәләр икән.

– Бар, Рәфидә, бар, искиткеч матур алар, оҗмах чәчәкләре дип белерсең. – Кайнанасы кинәт җанланып китә. – Табынны үзем җыярмын, барыгыз, балалар, аңлашыгыз.

«Аңлашыгыз, дип, нәрсәсен аңлашасың инде аның. Фәрит өйләнгән, ул биредә чит кеше хәзер. Әнә иренә дә, бакчага да яшь хатын хуҗа».

Аны уйларыннан Алсинә аера:

– Рәфидә, ачуланма миңа, – дип сүз башлый хатын, өстәл яныннан читкәрәк киткәч. – Ярыймы мин син дип дәшәм? Мин бит сезнең арага кермәдем. Фәрит белән танышкач та бергә яшәп карарга озак риза булмадым әле. Аннары ничектер ияләштем. Әйбәт кеше бит ул, риясыз, намуслы. Тик менә характеры гына йомшаграк. Салгаларга ярата, нишләтәсең. Хәер, хәзер кайсы ир эчми инде? Беләсеңме, ул һаман сине ярата. Төшләрендә еш кына сиңа дәшә. Мин баштарак көнләшә идем, аннан тынычландым шикелле. Тик менә бүген генә…

Хатын кинәт туктап калып, әкрен генә эчен сыйпап куя. Бәй, ул авырлы түгелме соң?

– Беренче балам, шуңадырмы авыр күтәрәм. Егерме яшемдә бик авыр операция кичергәч, миңа табиблар, беркайчан да бала таба алмыйсың, дигәннәр иде. Шуннан куркып, кияүгә дә чыкмадым. Ходайга мең шөкер, менә уздым бит. Шуның өчен дә рәхмәтлемен Фәриткә.

– Ничә ай инде?

– Дүрт… Беләсеңме, баламны югалтудан шулкадәр куркам. Шуның өчен дә ялварам сиңа, зинһар, рәнҗемә миңа.

– Юк-юк, син ни сөйлисең, яшәгез генә. – Кинәт Рәфидәгә бик җиңел булып китә. Әйтерсең лә, бар борчуларын алып ташлыйлар. Алсинә үз сеңлеседәй якын булып тоела. Аны кочаклап аласы, юатасы килә.

Табын янына килгәндә аларның йөзендәге киеренкелек таралган була, икесе дә елмая. Моны күреп башкалар да җанланып китә.

Шуннан бирле алар гел бергә: кайгылары да, шатлыклары да һәрчак уртак икән. Бала тугач, аны бергәләп бакканнар, Маратның да, Резедәнең дә туйларын бергәләп үткәргәннәр, инде аларның балаларын үстерешәләр. Фәрит ике йортта да бар ирләр эшен башкара, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәләр икән. Рәфидә бер ир-ат белән танышып, очрашып йөри башлагач, Фәрит бераз көнчелек күрсәтеп алган алуын, тик Алсинә аны тиз «сүндергән».

– Ничек шулай яшәп була? – дип сорадым мин «баҗайлардан» икенче бер юлы очрашкач.

Аерым-аерым булса да, алар икесе дә бер төрлерәк җавап бирделәр:

– Ни өчен әле өч көнлек бу дөньяда дошманлашып яшәргә, ди? Ә болай балалар да шат, үзебез дә тыныч, кайнана белән кайната да хәер-фатыйхада киттеләр. Туганнарыбыз да күбәйде. Инде бергәләп оныклар үстерәбез, шөкер, дүртәү алар безнең.

Запись “Иремнең икенче хатыны миңа көндәш түгел… Без – “баҗайлар” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Нинди бала?! Минем аны күрәсем дә килми… Алып китегез…” [гыйбрәтле хәл]
“Баланы табу түгел, багу читенрәк”, – диләр. Чыннан да, төп эш сәгатьләр буе тулгак газабыннан интегеп, берни белән дә сагыштырып булмаслык авыртулар аша үтеп баланы тапканнан соң гына башлана икән. Яшь әни нарасыйны багарга рухи һәм физик яктан әзер булса, бу эш бик җиңел, майланган кебек бара. Ә менә хатын-кыз әни булырга әзерләнеп җитмәгәндә, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, бала тапканчы да рухи бәргәләнүләрдән интеккән булса, эшләр шактый хөрти. Бала тапканнан соң булырга мөмкин депрессия сезне “кочак җәеп” каршы алачак һәм бик озак кочагыннан чыгармаячак. //Сөембикә//

Бала тапканнан соңгы депрессия гаҗәеп серле күренеш. Аны акушер-гинекологлар кире кагалар, ә шул ук вакытта психологлар һәм психиатрлар бик теләп дәвалыйлар. Бала тапканчы хатын-кыз аның булуына ышанмый, әмма бәбиләгәч һәр икенчесе үзен депрессия аша үттем дип саный.

Үзе әлеге афәт белән очрашкан Гүзәл (исеме үзгәртелде) кызына бер яшь тулганчыга кадәр булган халәтен бүген куркыныч төш кебек искә ала. Гүзәлнең бала табуы бик авыр була: ике тәүлек диярлек тулгактан интегә, әмма сабый дөньяга килергә ашыкмый. Табиблар башта үзең табасың дип ышандыралар, ахырга кадәр сузалар. Соңыннан хәлсезләнгән, яртылаш кына аңда булган Гүзәлне операциягә алып китәләр. “Операциядән соң реанимациядә аңыма килгәннән соң әкренләп наркоздан айный башладым. Тулгактан та кыенрак авыртулар башланды. Үземне трактор астында калган кебек хис иттем. Шушы караватта ятасым һәм үләсем килде. “Балаң исән-сау, сәламәт, фәлән кило, фәлән сантиметр”, – дип сөйли башлаган педиатрны тыңламадым да. Нинди бала?! Минем аны күрәсем дә килми иде. Палатага чыгардылар, баланы алып килделәр. “Ашат, сөтең төшәр”, – диләр. Мин ашатырга талпынып та карамадым. Баланы күргәч, бәлки, халәтем үзгәрер, дип өметләнгән идем. Юк! Дүрт көн буе баланы алып килделәр, алып киттеләр. Минем күңелдә бер генә кыл да селкенмәде. Әллә калдырып кына чыгаргамы дип уйлаган идем башта. Аннан иремнән, туганнардан, дуслардан оят булды”.

Гүзәлнең мондый халәте бала табу йортыннан чыкканнан соң да дәвам итә. Өстәвенә, ире аны мондый килеш кабул итә алмый – бала турында сүз чыгуга өйдә буран куба. Гүзәлне тормыш иптәше начар ана булуда гаепли, хатын үз чиратында истерика куптара, елый. Аңа кушылып кызы елый, көндез дә, төнлә дә начар йоклый, аны тынычландыру өчен күтәреп йөрергә, гел тирбәтергә кирәк була. Өйгә килеп йөри торган педиатр бала начар ашый, авырлык җыймый, дип бәйләнә. Нәтиҗәдә, кызына бер ай тулганда кеше рәтеннән чыккан Гүзәл бала белән әнисе янына кайтып егыла. Ярый әнисе кире какмый: пенсиядә  булса да эшләп йөргән Галимә апа (исеме үзгәртелде) эшеннән китә һәм оныгын багарга керешә. Гүзәл исә үзен тагын да кирәксезрәк, көчсезрәк итеп тоя башлый. Яшь әнинең сәламәтлеге какшый, әле салкын тиеп, әле кан басымы уйнап интегә. Берничә айдан ул урын өстеннән дә тормас хәлгә җитә. Гүзәлне башта табибларга, аннан им-томчы әбиләргә йөртә башлыйлар. Һәр күренгән табиб — берәр чир, ә һәр өшкерүче әби сихер таба.

Гүзәл үзе бу вакытны ниндидер төш кебек кенә хәтерлим, ди. Бәби күрергә килгән бер танышлары аның мондый хәлгә төшүен депрессия белән бәйләп карарга киңәш итә. Танылган психотерапевтның номерын бирә. Башта әле Гүзәлне аңа күрсәтергә теләмиләр. Оят бит, акылдан язган дип хастаханәгә салып куйсалар?! Шулай да күпмедер вакыттан соң психиатрга язылалар, барып күренәләр. Гүзәлгә озакка сузылган депрессия дигән диагноз куела. Башта дарулар белән дәвалыйлар. Аннан консультацияләр ярдәмендә. Тәмам дәваланып, кеше рәтенә кергәнче Гүзәлнең кызына бер яшь тулырга өлгерә! Сабыйның туган көнендә ире белән дуслашалар һәм кабаттан бергә яшәп карарга булалар.

“Мин томанда кебек идем. Үз-үземне контрольдә тоту, аек бәя бирү юк. Дарулар курсыннан соң ничектер җиңел булып китте. Кызымны күрә башладым. Аңа кадәр хәтта аның елаганына да игътибар итми идем. Аннан аны яратканымны аңладым! Психолог белән эшләү бик файдалы булды. Беренче сеансларда сөйли һәм бертуктаусыз елый идем. Аннан җиңел булып китте. Психолог киңәше белән мәчеткә бардым. Намаз аша күңелгә тынычлык иңде. Анда бик яхшы мөслимәләр белән таныштым. Алар белән аралашу да файдалы булды”, – ди Гүзәл.

Бу тарихны мин авызымны ачып тыңладым. Бала тапканнан соң чыннан да беренче вакытта күңел савытлары гел мөлдерәмә тулы була: елыйсы килә, сүз күтәрә алмый башлыйсың. Үзең дә кечкенә балага әверелеп каласың. Дөньяңның бер чите кителгән кебек була. Әмма мондый халәт Гүзәлнеке белән чагыштырганда чүп кенә икән!

Психолог Гөлнара Ибраһимова белән бала тапканнан соңгы депрессия турында сөйләшәбез. Аңа үз практикасында депрессиядәге яшь әниләр белән еш очрашырга туры килә икән. “Бу тема турында сөйләшкәндә иң элек бер нәрсәне искәртергә кирәк. Яңа гына әни булу бәхетен татыган хатыннарның беренче мәлдә эмоциональ фоны бик тотрыксыз була. Уйланмыйча әйтелгән һәр сүз аларны чыгырдан чыгара. Сәбәпле дә, сәбәпсез дә еларга гына торалар. Бала тапканнан соң организм әле тернәкләнмәгән, төнлә йокы туймый, өйдәге эшләргә өлгереп булмый – болар барысы да яшь әниләрнең күңел халәтенә йогынты ясый. Мондый күренеш куркыныч түгел, ул үтә – шуны онытмагыз. Бу гадәти арыганлык кына. Аны фәндә baby blues дип атыйлар. Ул гадәттә 1-1,5 айга кадәр дәвам итә. Шуңа күрә бала табу йортыннан чыккач ешрак ял итәргә, тәмле һәм төрле итеп ашарга, бала йоклаганда йокларга тырышыгыз. Моның өчен ирегезгә ял алырга яки берәр туганыгыздан ярдәм сорарга туры киләчәк. Беренче айда, ә иң яхшысы 40 көнгә кадәр (юкка гына диндә 40 көнгә кадәр ана да, бала да ике дөнья арасында була, диелмәгән инде!) күп вакытын бәби белән үткәргән, көч туплаган әнигә алга таба бик җиңел булачак. Шулай ук мондый атмосфера сабыйга да уңай йогынты ясамый калмый. Ул тынычрак була, әйбәт ашый, күп йоклый. Ә менә беренче көннәрдәге эмоциональ фон һаман саен киеренке була барса, хатын-кыз ял итмәсә, үзенә карата кайгырту һәм ярдәм тоймаса, аның рухи халәте түбән тәгәри. Бераздан яшь әни үзен кирәксез, берни булдыра алмый торган итеп тоя башлый. Ул үзен начар әни дип уйлый, тышкы кыяфәте белән канәгатьсезлек башлана, бернинди шөгыльдән дә ямь таба алмый, тормыш мәгънәсе югала. Еш кына мондый киеренкелек суицид турындагы уйларга китерә. Менә монысы инде депрессиягә килеп җитүне аңлата”, – ди психолог. Еш кына депрессиядәге хатын-кыз вакыйгаларны адекват бәяли алмый башлый. Биредә инде иренә, якыннарына вакытында чарасын күрергә, тиешле белгечне табып, тизрәк проблеманы хәл итәргә кирәк.

Депрессия, гадәттә, ике төрле була икән: психиатрик һәм невротик. Психиатрик депрессия моңа кадәр рухи авырулар белән очрашкан яки нәселендә шундый авырулар булган хатын-кызларга яный. Ул бик сирәк очрый, ди белгечләр. Ә невротик депрессия вакытында исә организмда нейроннар һәм гормоннар белән бәйле процесслар бозылган була. Аны дәвалау тиз һәм җиңел. Заманча медицина невротик депрессияне кире кабатланмаслык итеп җиңәргә ярдәм итә.

Ә яңа гына бала тапкан хатын-кызга беренче мәлдә бераз тайм аут алып торырга киңәш итә психологлар. Сабый туганның икенче көнендә үк эшкә алыну, “үзем, үзем” дип якыннарның ярдәменнән баш тарту, барысына да җитешәм дип, көне буе ашарга пешереп, җыештырып, юып, үтүкләп хәлдән таю, баланы өйгә чыгуга ук “бишектән үстерә”, яңа методикалар белән тәрбияли башлау сезне бик тиз кеше рәтеннән чыгарачак. Иң яхшысы – беренче көннәрдән үк сабый белән бергә йоклап, аны теләгән вакытында ашатып, үзең теләгән вакытта ашап, тиешенчә эчеп, тыныч һәм ашыкмыйча тернәкләнү. 1-1,5 ай шундый режимда яшәсәгез, бала тәрбияләргә дә, ирне кайгыртырга да, өйне тәртиптә тотарга да, хәтта ниндидер шөгыль белән мавыгырга да хәлегез булыр.

Запись “Нинди бала?! Минем аны күрәсем дә килми… Алып китегез…” [гыйбрәтле хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ризыкның итлесе, кремның яхшысы, салатның төрлесе – ир тоту кыйбатка төшә миңа”
Кем ничектер, әмма мин акчаны тартып-сузып көчкә җиткереп барам. Әле эшләмичә түшәмгә төкереп ятсаң бер хәл иде, көне-төне эшереләм бит. Өстәвенә, авылда яшәүче әни дә, туганнарым да агызып ук тормаса да, тамызмыйча калмыйлар. //Безнең авыл гыйбрәте//

Үзебез үстергән бәрәңге, кишер, суганын ашыйбыз дигәндәй. Итне тә моңарчы сатып алганыбыз юк. Әни белән бергә үстерәбез дә, суйгач, бергәләшеп бүлешәбез. Тик әни олыгайды шул инде. “Кирәкми. Эше күп”, – ди. Кайнаналарымның мөмкинлекләре була торып та, асрамыйлар терлекне. Иркен урында яшиләр, малны көтүгә дә чыгарасы түгел, югыйсә. Минем туганнар, әнә, булдыра алганча ярдәм итәргә генә торалар, ә ир ягыннан беркайчан да файда булганы юк.

Нинди бай туганнары була торып та, берсе-бер булышмый. Кешедән теләнергә язмасын инде, анысы. Әмма бик авыр вакытта тормышны ничек тә яхшы якка үзгәртергә кыл да селкетмәгән иргә карап, ничек ачу чыкмасын инде?! Ике балабыз үсеп килә. Аларга күпме киткәнен үзем генә беләм бит. Кызыбыз югары сыйныфта укый. Башкалардан калышасы килми, билгеле. Сумканың да матуры, аяк киеменең дә кыйммәтлесе кирәк. Әле ярый икебез бер чама үлчәм киябез. Аннан калганны үзем киеп бетерәм. Улыбыз да мәктәптә. Аңа чалбар, күлмәк җиткереп булмый. Икенче аяк киеме дә тиз ашалып бетә. Алып кына өлкер! Кешедән калышмасын, кимсенеп үсмәсеннәр ди-ди, бөтен эшкә алынам.

Акча керсен, тормышыбыз яхшырсын дип тырышам инде. Кичләрен телемне асырдай булып, көчкә өйгә кайтып керәм. Шул чагында бик канәгать кыяфәт белән телевизор пульты тотып утырган иргә карап, и-и кайныйм да соң! Ничек шуның кадәр тыныч булып була икән ул, ә? Ул да эштән кайткан дип атала инде. 17 мең сумнан да артыграк акча алганы юк. Аның каравы, ай саен 20 мең сум кредит түләп барасы бар.

Иске машинабызны сатып, авылга кайтып-китеп йөрергә дип, яңаны алган булган идек. Иремнең эшләмичә торганы юк анысы. Әмма типсә тимер өзәрдәй, багана кадәр ир өчен ул акча – юк акча бит инде ул. Бер эшенә береккән, бүтәнен эзләми дә. Инде ярар, китмәсен дә ди, икенче, өченче эшкә урнашып була бит. Әнә, минем җизни кайда гына эшләми! Көндез берсеннән кайта да, төнгә каравылга китә. Төне буе йокламый ул анда. Иртәнгә кадәр итекләргә олтан салып чыга. Кулы оста булгач, кешеләр дә күп килә, заказлары күп. Апа әйтә: “Мин аны күрмим дә”, – ди. Ә минем ир кайта да утыра, кайта да утыра. Озын-озын ике көн ял вакытында да беркая китеп эшләми хет.

Ул өйдә булгач, әллә никадәр пешерергә-төшерергә кирәк бит. Ярый ла җиңелчә ризык белән генә чикләнсә, дәшмәс тә идең. Аңа итле булсын, тәмле булсын, төрле булсын бит. Бушка узган ул көннәр өчен бик эчем поша инде. Башка ирләр булса, сөйләшеп, бура бурау, түбә ябу эшенә алына. Бераз булса да файдам булыр ди. Ә минекеннән берни юк. Әле алай гына да түгел, яллар җиттеме, авылга, әниләре янына ашкына башлый. Әйтерсең, анда безгә төяп җибәрәләр. Мин кайнаналарыма кайтырга да каршы түгел анысы. Әмма кайкач-кайткач, буш кул белән дә килеп кереп булмый бит. Бер кат кибеткә туктап, яхшы чәй, йомшак конфет, җиләк-җимеш аласың. Өстәвенә, кайтып кире килер өчен машинага бензин да салырга кирәк. Ирнең хезмәт хакы алган кредит кадәр дә түгел бит, бар да миннән генә чыга!

Бөтенләй бөлгенлеккә төшкән көннәрдә күршедә генә яшәүче Рәзинә дустыма кереп, бурычка сорап торам. Ул беркайчан кире борып чыгармый, үз вакытың белән бирерсең, ашыкма, дип тә өсти әле, рәхмәт төшкере. Рәзинә бик иртәли кияүгә чыкты. Әмма ире бигрәкләр дә эчте аның. Бергә, ялгышмасам, 8 генә ел торып калдылар. Ике балалары булды. Бик каты кыйный ук башлагач, түзмәде Рәзинә, аерылды. Бу фатирда ирнең өлеше юк иде, ул авылына кайтып китте. Рәзинә балалары белән монда калды. Исерек ир белән тормышның бәрәкәтен күрмәгән Рәзинәм, аерылгач, рәхәтлеккә кинәнде дә соң инде!

Авылда үскән тырыш кыз, оста куллы, эшендә дә мактаулы. Моңарчы юньсез иргә киткән акчалар хәзер Рәзинә кулында гына. Ул кадәр мактасам да, бөтенләй үк балда-майда йөзми инде йөзүен. Әмма эшләгән акчасы читкә акмый бит. Үзендә генә кала, балаларына тота. Шуңа да запас белән яши ала. Авыр чакларда менә шул Рәзинәм коткара инде мине. Янымда ялкау, селкенергә куркып яшәгән ир булмаса, минем тормыш та Рәзинәнеке кебек булыр иде бит, уйлап карасаң!

Ир көйләүгә бөтен эшләгән акчам китә бит минем! Күптән түгел шушы уйдан башыма авыр таяк белән биргән кебек булды, валлаһи! Ярты төн уртасы дип тормадым, иргә киткән чыгымны торып утырып, яза-яза санадым. Аңа һәрвакыт биткә сөртә торган кремның кыйбатлысы кирәк. Чөнки кырынганнан соң очсызлысы тән тиресен кызарта. Ризыкның итлесе, салатның төрлесе булсын. Өстәвенә, киемнең дә матуры, сезонына туры китереп кенә алынганы кирәк. Бензинны әйткән дә юк. Шунда ук үземә, балаларга киткән чыгымны саныйм. Өчебезнекен бергә кушсаң да, ирнеке кебек булмый икән бит! Ир тоту бик кыйбатка төшә икән бит миңа. Өстәвенә, күпме нервы бетә, җитмәүчелек аркасында балалар каршында сүзгә киләбез. Шулай булгач, ирнең миңа кирәге нидә?

Запись “Ризыкның итлесе, кремның яхшысы, салатның төрлесе – ир тоту кыйбатка төшә миңа” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ирем үлгәнгә бер ел да үтми, улым: «Әни, гафу ит, мин әти янына», дип язып калдыра …” [гыйбрәтле хәл]
Бер көнне ишектә кыңгырау шылтырады. Кызым килергә тиеш иде. Сорап тормадым, бардым да ачтым. Күрәм: анда таныш түгел урта яшьләрдәге бер хатын басып тора. «Минзифа апа, кертәсеңме?» – диде ул, күптәнге танышым кебек. Мин бераз аптырабрак калдым, чөнки кем белә бит бу тормышта кемнең кем икәнен.

//Безнең гәҗит//

Минем уйларымны ул да сизде бугай. «Минзифа апа, минем исемем Галия. Сез мине белмисез, ә мин сезне күптәннән беләм» – диде ул, бик ышанычлы итеп. Шул мизгелдән соң кинәт минем дә күңелемдәге икеләнүләрем юкка чыкты һәм «Әйдә керегез», – дип, мин аңа юл бирдем. Өйгә керү белән, ул бик җитди эш башларга җыенган кеше кебек: «Минзифа апа, мин синең янга бик зур үтенеч белән килдем, ләкин башта утырып дога кылыйк әле», – диде. Ә мин бу сүзгә бик юмарт. Шулай ук: «Бөтенләй динсез кеше дә түгел бугай», – дип уйлап алдым.

Утыргач, ул бераз каушабрак: «Минзифа апа, мин синең эшеңне калдырам инде, син мине гафу ит, ләкин сөйләми дә булдыра алмыйм, чөнки ул минем күптәнге хыялым. Тик мин сүзләремне кыскарак сөйләргә тырышырмын», – дип, яшьле күзләре белән миңа карап, кулларымны кысты. «Беләсеңме, Минзифа апа, тормышымның иң авыр көннәрендә миңа сезнең «Кайда ялгыштык?» дигән язмагызны укырга туры килде. Ул күптән, 1990нчы елның 6нчы февралендә «Ватаным Татарстан» газетасында басылып чыккан булган. Мин аны кат-кат укыдым һәм, Минзифа апа минем йөрәгемне әрнетеп йөргән бөтен сорауларыма да дөрес җавап язган, дип кабул иттем. Анда язган барлык сүзләр дә минем исемдә, ләкин мин кыскача гына сөйләргә тырышырмын.

Сез анда болай язган идегез: «Без балаларны беренче урынга куябыз. Алар безнең тормышыбызның яме. Тормышыбыз ничек кенә авыр булмасын, без аларга авырлык китермәскә, тәмлерәк ашатырга, матур итеп киендерергә тырышабыз» . Халык мәкале, ни чәчсәң, шуны урырсың, ди. Ләкин, кызганычка, без алардан нинди генә җаваплар алмыйбыз. Чөнки без аларның тышкы дөньяларын бизәү белән канәгатьләнеп, эчке дөньяларын матур сыйфатлар белән бизәүне онытып җибәрәбез. Бу безнең иң беренче зур хатабыз. Икенчесе – ана кеше йомшак бәгырьле. Шуның өчен дә бала күбрәк анага сыена. Баланың гаебен күреп, әтисе ачуланса да, ана йөрәге түзми: «Каныктың инде шуңа», – дип куя. Бу инде безнең икенче хатабыз. Чөнки бу сүзләр бала күңелендә әтисенә карата үч-нәфрәт булып урнаша. Шуның өчен әни кешегә андый вакытта сабыррак булырга кирәк.

Тормыш булгач, төрле чак була. Беркемнең дә тормышы гел көзгедәй ялтырап тормый. Ләкин бала алдында бер-береңне хурлау, пычрак сүзләр әйтү бик зур хата. Бала андый сүзләргә күнегеп үссә, андый сүзләр аңа инде гади булып санала: ул аларны кемгә әйтсә дә, тартынып тормый. Мин үзем тыныч тормышта үскән баланың гына күңеле тыныч буладыр дип уйлыйм». Аннан, күз яшьләрен тыярга тырышып, бер мизгел генә туктап торды. «Беләсеңме, Минзифа апа, мин бит яшьлек белән шушы язганнарның бөтенесенә дә капма-каршы эшләгәнмен. Шуның өчен эчтән үз-үземне ашап, үкенеп гомерем үтә. Минем хаталарны башкалар кабатламасын иде дип, халкыма җиткерәсем килә», – диде дә, сораулы күзләре белән миңа карады. Мин аңа: «Ярый, сөйләп кара, тыңлап карыйк», – дидем. Ә ул: «Ниятемне кире какмавыгыз өчен дә сезгә бик зур рәхмәт», – диде дә, күзләрен еракка төбәп, үткәннәрне исенә төшереп, сөйләп китте.

«Без иптәшем Вәли белән ике ел йөреп өйләнештек. Моңа һәр ике яктан әти-әниләр бик шатландылар. Ике елдан соң, бик көттереп кенә улыбыз туды. Аңа Гали исеме куштык. Ул чакта бездән дә бәхетле кеше булмагандыр. Ирем Вәли эчми-тартмый, үзе шундый эшчән, сабыр холыклы, ул көннәрдә безгә карап күпләр шатланды, көнләшүчеләр дә аз булмады.

Бала безнең тормышта беренче урынга күчте. Ни сораса шуны алып бирдек, матур киендерергә, тәмле ашатырга тырыштык. Киләчәккә хыяллар белән рухланып яшәдек. Шатлыклы көннәр тиз үтә. Балабызның 5 яшькә җиткәнен дә сизми калдык. Әмма бәхет белән бәхетсезлекнең янәшә йөрүе хак икән.

Балабызга 5 яшь тулгач, мин айдан артык больницада ятып чыктым. Бу вакытта бала бакчага йөрде, күбрәк әби-бабаларында яшәде. Больницадан мине «башка балагыз булмый», дип чыгардылар. Бу безнең өчен бик зур фаҗига булды. Димәк, балабызның бер туганы да булмаячак.

Мин юкта балабыз бик нык үзгәргән, мине юксынып, көйсезләнеп елаган, аны жәлләп, бар да иркәләгән, көйләгән. Мин кайту белән: «Әти мине ачуланды, башыма сукты», – дип, әләкләп тә өлгерде. Балага сугу үзеңә сугудан да авыр бит ул. Бу сүз шундук минем йөрәккә кадалды һәм үз гомеремә җитте.

Ул көнне, Вәли эштән кайткач, без өчәү бик озаклап сөйләшеп утырдык. Сүз арасында ирем: «Малай үзен яхшы тотты», – дип, мак­тап куйды. Галинең зарлануы турында аңа әйттем. Вәли Галидән: «Ник алдыйсың?» – дип сорады. «Мин сине ачуландым гына» – диде. Күңелемнән мин ышанмадым, чөнки ничә ел торып, балага түгел, миңа да кул күтәргәне булмады. Галигә карап: «Улым, алай алдарга ярамый, әтиеңнән гафу үтен» – дидем. Ул гафу үтенмәде, бүлмәсенә кереп, туйганчы елады. Ә мин ни дияргә дә белмәдем, бала да жәл, иремә дә ышанасы килде.

Бәлки, онытылган да булыр иде, ләкин йөрәктәге беренче яраны тирәнәйтеп, бу хәлләр вакыт-вакыт кабатланып торды. Бала аркасында икебезнең арабыз салкыная барды.

Бала укырга кергәч, тормышыбыз тагын да авырайды. Гали укырга яратмады. Нинди генә сәбәпләр тапмадык, ничек кенә үгетләмәдек, ниләр белән генә кызыктырмадык, тик файдасы тимәде.

Мондый чакларда, артык үзәгемә үткәч, үземнең дә суккалаган чакларым булды. Әтисе ачулангач та гел аны жәлләдем, араларына кердем. Өй эшләрен гел икәү карадык. «Әтиең белән эшлә» – дисәм. «Кирәкми, ул минем башыма суга» – ди иде. Вәлигә: «Эшем күп, баланың дәресен караш, башына сугып миңгерәүләттең дә, хәзер миңа калды», – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Вәли урыныннан сикереп торды да, минем каршыма килеп, әрнүле караш ташлап, димәк, син дә бу сүзләргә ышангансың икән, дип, ярсып, өйдән чыгып китте. Әйткән сүз кире кайтмый шул.

Шулай бик авырлыклар белән улыбыз җиденче класска җитте. Беркөнне Галидән әтисенә көндәлеген күрсәтергә куштым. «Ул укытучыда калды» – диде. Безне мәктәпкә чакырмасалар, бу хәл дә бәлки шулай шома гына үткән булыр иде. Мәктәпкә әтисе барды. Билгеле инде, мактарга чакырмаганнар. Укытучы Галидән бик зарланган, көндәлеге аңарда булуы турында да Гали алдаган.

Өйдә тавыш чыкты, бу юлы икебез дә Галине ачуландык. Миннән дә бигрәк әтисе тиргәде. Ул аңа мине алдавы турында да, укыту­чыларны алдавы турында да әйтте. Шулчак Гали әтисен кочаклап: «Мине гафу ит», – дип, ярсып-ярсып елады.

Вәли кинәт айнып киткәндәй булды, сәгатенә карап, ашыга-ашыга, төнге сменага чыгып китте. Ә мин бушанганчы еладым да еладым. Әмма күпме генә еласам да бушана алмадым, йөрәк ныграк әрнеде. Чөнки улымның әтисен кочаклап: «Мин башка әнине алдамам», – дигән сүзләре йөрәгемә ук булып кадалган иде шул. Ул минутларның авырлыгын гомерем буена оныта алмадым. Бала мине алдаган, ә мин олы булып аңламаганмын. Төн буе күзгә йокы кермәде. Гали дә йокламады, ләкин күпме генә әрнесәң дә үткәннәрне кире кайтарып булмый шул.

Иртәнге сәгать өчләрдә тәнем кинәт эсселе-суыклы булып китте. Күңелемне курку басты. Иртәнге биштә кыңгырау тавышы ишетелде. Шул вакыт күңелемдә әллә нинди шомлы уйлар туды. Ишекне ачсам, Вәлинең бергә эшләгән иптәше басып тора. «Безнең эштә авария булды, куркыныч түгел, Вәли әлегә больницада калды, мине сезне алып килергә җибәрде», – диде. Больницага киттек, ләкин соң иде инде. Ул көннәрнең авырлыгын язып бетерерлек кенә түгел. Ба­ры үз башына төшкән кеше генә аңлый.

Әтисе үлгәч, Гали үзгәрде. Алыштырып куйдылармыни. Юньләп ашамады, иптәшләре янына чыкмады. Өйдә дә сөйләшмәде, боекты, ябыкты, күп вакыт йокыдан торганда күзләре кызарып беткән була иде. Шундый сүзчән малай үз эченә бикләнде дә куйды. Әллә әтисен сагынды, әллә үкенде, еш кына төнлә төшендә әтисен күреп, саташып уяна торган булды.

Вәлигә бер ел дигәндә, улым Гали өстәлдә соңгы язуын калдырган: «Әни, мине гафу ит, мин әти янына киттем», – дигән. Бу хәлләрне, кичерешләрне кәгазьгә язып кына аңлату мөмкин түгел.

Яшьлек белән шундый хаталарны башкалар кабатламасын дигән фикердә калам»

Запись Ирем үлгәнгә бер ел да үтми, улым: «Әни, гафу ит, мин әти янына», дип язып калдыра …” [гыйбрәтле хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гөлнурда яман шеш табалар, анысыннан да авыррагы – 24 ел бергә яшәгән ире гаиләсен калдырып китә…” [гыйбрәтле тормыш]
Аның гомере гел көтүдән генә тора кебек. Бәхет көтеп… Балаларның исән-имин үсеп башлы-күзле булуын көтеп узган бит иң матур еллары. Читтә адашып йөргән газиз ярын – ирен көтеп унҗиде ел үтеп киткән. Ниһаять, ул кайткан. Уе-хыялы, гүяки, тыны белән тартып кайтаргандай кайтарган ул аны… //Сөембикә//

Балтачка журнал укучылар белән очрашуга баргач, күптәнге танышыбыз Кадрия ханым: «Элемтә бүле­гендә озак еллар бергә эшләгән дустым-хезмәттәшем Гөлнур белән таныштырасым килә үзегезне. Шигырьләр яза ул. Елый-елый тыңлыйбыз. «Сөем­бикә»­гә үзе тәкъдим итәргә ояла. Укып, бәя бирерсез, бәлки», – дигән иде. Ә янәшәсендәге ханым исә шунда ук каршы төште: «Юк ла, Кадрия, сез яратып тыңлаганга да рәхмәт. «Сөембикә» кадәр «Сөембикә»дә чыгарырлык түгелдер шул алар», – дип, оялып, читкәрәк китеп басты. Тыйнаклыгы күңелгә хуш килдеме, журналга хәерхаһлы Кадрия ханымның үтенеченә колак салмаска яхшысынмаумы, җай табып, күзләре моңлы ул ханымга үзем барып сүз куштым. «Үзем өчен генә язган шигырьләр», – диюе белән килешми мөмкин түгел. Алай да хатын-кыз җанындагы моң-хәсрәт – йөрәк сагышы, җан авазы күңелне кузгатты. Аннан ишеткән гыйбрәтле хикәятне укучыларга да иреш­терәсем килде.

Юл башы

…Мәхәббәт каян башлана? Серле күз карашыннан, гап-гади берәр сүздәнме? Ялгыш кына кулларның кулга тиеп китүеннәнме? Әллә беренче үбешүдәнме?!

Гөлнур авыл мәктәбен тәмамлауга район үзәгенә – элемтә бүлегенә эшкә урнаша. Мондый бәхет кемгә тәтегән әле! Эшкә йөрү үзе бер рәхәт: күпме хат, газета-журналлар уза аның җитез куллары аша. Ника­дәр мәгълүмат! Унсигез яшьлек авыл кызына Балтач сер, тылсым тулы гаҗәеп дөнья булып тоелса, гаҗәп­ме?! Почта бүлекләренә тәгаенләнгән хатларны, газета-журналларны аерып-төреп җибәрүдән бушаган арада «Азат хатын», «Казан утлары»н күздән кичерергә өлгерә. Мавыгып роман-хикәяләр, шигырьләр укырга ярата кыз. Яшьлек бит ул – һәммәсенә өлгерәсе, вакыйга­ларның үзәгендә кайныйсы килә.

Ялга авылга – өйләренә кайтса… Телевизорлары ватылган, күрсәтми икән. Мастер-төзәтүче килгән, дигән хәбәр ишетеп, әниләре останы эзләп китә. «Чакыручы күп икән, шулай да вакыт табарга тырышырмын, диде. Бик ипле, сүз тыңлаучан егеткә охшаган. Кунып калыр, бәлки. Урын иркен, сыярбыз». Үтенечен аяк астына салмаган останы бер күрүдә яратып, сөенеп кайтып керә әниләре. Таба ашы пешә, кунак көткәндәй дүрт күз белән останы көтәләр.

Һәм ул килә. Мактарлык та, ул буй-сын дисеңме, елмаюы, сөйләшүеме, шул мизгелдә үз булып күңелгә керә торган! Аклы-каралы телевизорны сүтеп ташлый, вак-вак шөрепләрне ничек җыеп бетерер дип кайгырасы юк, булдырыр бу. Озак кайнаша егет, әмма остадан эш курка диюләре хак ич. Хикмәт, гөрләп эшли «тиле вәзир»ләре. Ә табын артында сүз ара сүз чыгып, останың да «теле ачыла»: егерме биш яшен тутырса да, әле һаман буйдак – өйләнмәгән егет икән. Үзе көлә: «Кыз күзләргә дә вакыт юк хәтта, эш тә эш, мин – эшне, эш мине ярата», – ди.

Иртәгесен таңнан алар юлга бергә кузгала. Автобуска кадәр өч чакрым араны җәяүләп узасы бар. Ул чакта сөйләшкән сүзләрнең һәммәсе истә дә калмаган. Хәер, кыз әллә ни сөйләшми дә, серле әкият тыңлагандай, әсәрләнеп, юлдашын гына тыңлый. «Очрашырбыз әле, соңгы күрешү булмас», – шул сүзе хәтергә нык уелып калган. Очрашалар, әлбәттә. Журналлар сорап та, концертка, бию кичәсенә чакырып та керә егет. Күп тә үтми, мәхәббәт аңлатып, кызга тәкъдим ясый ул.

Бәла

«Матур яшәдек. Бер-бер артлы улларыбыз туды. Өчәү!» – ди дә бер мизгелгә йөзен балкыткан сөенече сагыш белән алышына. Күзләренә янә моң тула.

Яшьлекнең чәчәк-чуклы, уен-көлкеле, бәхетле мизгелләре ник шулай тиз уза торгандыр? «Тормыш мәшәкатьләре дигән таш кыяга бәрелеп мәхәббәт көймәсе челпәрәмә килде». Бер алардан гына калмаган, күпләргә таныш хакыйкать бу. Ыгы-зыгылы, борчу-мәшәкатьле көндәлек тормыш берәүне дә читләп үтми шул. Бала чүпрәкләре, әле берсенең, әле икенчесенең авырып китүе, елаш-көйсезләнүләр, йокысыз төннәр… Ир-атның төрлесе бар: берәү тормыш арбасына җигелеп авыр йөкне сыкранмый тартуны вазыйфа санаса, кемдер гаиләне авыр йөк итеп кабул итә. Гомер кыска, без җирдә кунак кына, уйнап-көлеп яшәп калырга кирәк, дип исәпли Гөлнурның Илсуры да.

Йорт тоту мәшәкатьләре хатын җилкәсендә: күлмәк, чалбар үтүкләнгән, өй чиста, идән, кер юылган, ашарга пешкән булсын. Ир төнге уникедә кайтса да, эш күплекне сылтау итеп хәтта кайтмый калса да, хатын ризасызлык галәмәтен чыраена чыгармасын. Гел елмаеп, көлеп кенә торсын. Тырыша Гөлнур. Әмма…

«Бәла ишек какса, капкаңны киереп ач», дигән борынгылар. Көтмәгәндә мәкерле авыру, яман шеш бөтереп ала да урынга сала Гөлнурны. Монысы – баласы, мичтә әле анасы, диюләре хактыр, ахры. Балалар бәхетеннәндер, чирне башлангыч чорында, нык таралып, организмны тәмам агулап өлгергәнче искәреп ала табиблар. Шөкер, операция нәкъ вакытында ясалды, дип, иркен суларга өлгерми, яңа бәла баш калкыта. Егерме дүрт ел бер түбә астында яшәп, хәл кадәренчә дөнья көткән ире Илсур, үсеп кенә килә торган өч улын – гаиләсен ташлап, өйдән чыгып китә. Хыянәт ачысы күзен томалыймы, монысына берничек тә ышана алмый йөди ул. Кайтыр, ди, көтә… Атна уза, ай, ир юк та юк. Бер яшь кенә чуаш хатыны белән чуалуын җиткерәләр җиткерүен. Ышанмый. Ышанасы килми. Гөлнур үзе кырыкны узып бара, ә ир иллегә якынлашып килә ич инде. Мөмкинмени мондый хәл? Зиһене чуалгандыр, айныр, дип, дус-иш тә юатырга тырышкан була. Янәсе, мал да ашаган җиренә кайта, кайтмый хәле юк. Югыйсә элегрәк тә эш белән киткән җирен­нән ике-өч көнгә кичегеп кайткалаганы бар иде Илсур­ның. Гадәтен белсә дә, азгынлыкка юрамый иде моны Гөлнур. Күндәм, сүз тыңлаучан, кече күңелле ич ул! Кеше үтенечен аяк астына сала белмәүдән генәдер. Әүвәлге танышкан кич, авылларына телевизор төзә­тергә соң гына килгәне истә әле. Әгәр шул чакта: «Кай­тасым бар! Булмый!» – дип кырт кискән булса… Юллары беркайчан кисешмәс иде. Ә болай… Кулы эш белә, кеше хәленә керүчән дип юанасы гына. Карусыз адәмгә эш өючесе табылып тора бит аның. Хәер, эшли дә, акча да таба – ир кеше шундый булырга тиеш тә.

Йорттан хәтта киемнәрен дә алмый чыгып китсен дә кайтмасын, имеш. Кайтыр! Тик өметне өзмәскә, усалланмаска гына! Явызланып әллә ниләр кылып буладыр. Аралар бөтенләй өзелсенме?! Юк! Ә болай… өмет бар әле. Өмет яшәтә кешене. Дөнья көтү дигәннәр аны. Гыйшык-мыйшык уйнау, шаяру гына түгел ич.

Гаилә – балалар үсә, эшең алга китә, көч-куәт җыя торган изге җир бит ул.

Гөлнур кеше арасына чыгып бик күренеп йөрмәскә тырыша. Сер бирәсе, зарланасы килмәве дә хак.

Хәл сорашкан кыланып, берәү жәлләгән булыр, берәве балта тоттырыр, берсе пычак, диләрме… Төзәтә алмаслык ялгышлар сабыр итә белмәүдән килә дип ышана ул. Әмма «Кайтыр!» дигән ышаныч та гел җылытып тора алмый. Ул өйдә югында, эштә чакта, дус-ишләре кергәләп, «Илсур сораган иде», диеп, кием-салымын да ташып бетерде бугай инде. Ә беркөнне эшеннән сорап иртәрәк киткән иде Гөлнур. Ишек төбендә саллы гына яшькелт биштәр ята. Күңеле сизгән, Илсур – өйдә. Кайткан бит, кайткан! Балаларны да кисәтеп куярга онытмаска кирәк, үпкә-сапка күрсәтеп, турсаеп йөри күрмәсеннәр. Эзгә төшәр, җайланыр тормышлары. Адәм баласы хатадан хали була димени! Дүрт аяклы ат та абына. Бик авыр булса да, бу сынауны да үтәргә язгандыр шул аларга.

Әмма ялгышкан, кайтуы түгел, араларны тәмам өзеп, бөтенләйгә китеп баруы икән Илсурның.

Шул чактагы халәте искә төшсә, әллә гарьләнүдән, әллә көчсезлектән әле дә күзенә яшь тула Гөлнурның. «Синнән башка яшәү юк безгә! Китмә!» – дип ялынып-ялварулары… Түбәнсенү дип тә уйламады, ир чыгып китә башлагач, җибәрмәскә теләп аякларын кочып елады. Үзе генә түгел бит ул, балалар бар. Ә аларга әти кирәк! Әти сүзе, җан җылысы тансык малайларга. Кеше арасына керә, үсеп кенә килә торган чаклары ич. Әтиләре ташлап чыгып киткәнгә хурлана, иптәшләрен­нән ояла торган вакытлары. Ә иң авыры… берничек тә акча җиткереп, кием төткәзеп булмый. Өчәү бит алар! Бүген-иртәгә ир-егет буласы өч үсмер. Үсә торган, умырып ашый торган чаклары. Укытасы да бар. Почтада эшләгән Гөлнурның хезмәт хакы тартсаң-сузсаң да әллә нигә җитми шул, җитми. Алимент дип соранып йөрисе килми, ә әти кеше үзе белеп бирми.

Шашар дәрәҗәгә җиткән хатынының өстеннән атлап: «Виноват ли я, виноват ли я, виноват ли я, что люблю…» дип җырлап, бии-бии чыгып китүен онытырга иде дә бит…

Аңлашырга теләп, улларын ияртеп, әллә ничә кат эзләп тә барды. «Кайтыр!» дигән ышаныч әкренләп кимесә дә, ялварулар комга сеңгән су кебек эзсез югалса да, өмет сүнмәгән иде әле. «Әти, кайт!» – дип килгән улына күсәк – тимер лом күтәрде ир: «Йөрмә! Юллар өзелгән, күпер сүтек». Әле кайчан гына балалар дип үлеп торган кайгыртучан ата, җен алыштыргандай, ничек шулай үзгәрә ала икән?!

Көнкүреш комбинатыннан китеп, яңа ачылган банкка хуҗалык бүлеге мөдире булып урнашкан чагы иде Илсурның. Кулында машина, шәхси шофер, акча, мәхәббәт… Уңышлардан баш әйләнү шулдыр. Ачның хәлен тук белми. Казанда укучы улы акчага тилмергәч, көне буе банк ишек төбендә әтисенең эшкә килүен көтеп торды. Кыш, өс-башы юка. Туңып бетте. Әтисе яшь хатынын битеннән үбеп, машинадан төште. Өтек кыяфәтле малайга күз дә салмый, вәкарь белән банк ишегенә үрелде. «Әти, сине көтә идем…» Тыңлап та бетермичә, борын төбендә шартлатып япты ишекне. Хәер, ыргытты бер җөмлә: «Юк миндә акча…» Бәлки, булмавы хактыр да. Өч баладан каерып алган ирне кулда тоту җаен беләдер юха хатыннар. Үзеннән битәр сәмәнен каерып алу ягын кайгыртырга көйләнгән әрсез мутбикә икәне маңгаена язылган ич. Хәер, озакламый әтиләре ул хатыннан киткән, тагын да явызрагына барып капкан бугай… Шундый хәбәр килеп иреште.

Запись “Гөлнурда яман шеш табалар, анысыннан да авыррагы – 24 ел бергә яшәгән ире гаиләсен калдырып китә…” [гыйбрәтле тормыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кызны ирексезләп чишендерәләр, эшлисе кабахәтлекләрен эшләгәч, егет әле пычак чыгара…” [булган хәл]
Бөтен тирә-якны тетрәндергән җан өшеткеч вакыйга да кайчан да бер онытылыр. Тик менә бу хәлләрнең корбаны булган 14 яшьлек кыз бала өчен генә ул гомерлек фаҗига булып калыр. //Сөембикә//

Узган елның кара көзендә аларның кызлары, дәү әнисенә киткән җиреннән, юкка чыга. Башта баланы телефоннан эзлиләр. Әтисе­нең шалтыратмаган танышы калмый. Инде нишләр­гә? Төн уртасы җитеп килә, ә бала юк та юк. Кая булыр, кемгә керер? Бер дә алай итми торган иде үзе. Гел әйтеп йөри торган, тыңлаучан бала. Мондый яңгырлы, шыксыз төндә кайда, нишләп йөрер икән ул?

Их-х, белсәләр икән шул чагында кызларының кайдалыгын? Хәер, беләләр соңыннан. Тик эш инде узган була. Күптән узган була. Авылдашлары соңыннан: «Ниндидер машинадан төртеп төшереп калдырдылар», – дип сөйли. Йөзе-чырае китеп, тәмам бетеренеп кайтып кергән баланы кочып алган әнисе бер генә сорау бирә: «Син исәнме?» Бала аны ярты сүзеннән аңлый: «Юк, – ди ул, – мин исән түгел, мине үтерделәр…» Ана шунда гына ни булганын, гаиләгә гомерлек ачы хәсрәт, олы кайгы килүен аңлап ала.

– Кырык көн, кырык төн еладык, – ди ул каһәрле төндә булган вакыйгаларны күңеленнән тергезә башлап. – Сораштыра башлыйбыз, үксеп елый башлый, туктата алмыйбыз. Мондый хәлнең инде беренче генә булмавын ишеткәч, дөньядан китәселәр килде. Ничек сизмәдек, ничек белмәдек, дип әле хәзер дә үземне битәрләүдән туктамыйм.

– Ничек сизмәдең соң? – дим, соравын кабатлап.

Ул югалып-каушап китә. Күрәсең, аңа инде моның ише сорауларны күп биргәннәр.

– Судта да шулай диделәр, – ди ул, үзен гаепле тоюын яшермичә. – Әмма мин, чыннан да, берни сизмәдем. Ул вакытында кайта, гел миңа булыша, әле пәрәмәч пешерә, әле өй җыештыра. Кәефе дә начар күренми. Күрсәтмәде бит бер дә, йөзенә дә чыгармады. Шуңа башыма да китереп карамадым. Соңгысында, озак кайтмый торгач кына, дөнья куптарып эзли башлагач кына ачылды чынбарлык.

Кыз – укуда. «Аның өйдә булмавы хәерлерәк тә әле, – ди әнисе көрсенеп. – Суд белән дә тилмертеп бетерделәр баланы. Чакыралар да, шул пычракны кат-кат чыгарып селкергә, сөйләргә мәҗбүр итәләр. Узган сөйләгәннәрдән бер сүзне төшереп калдырса, яңадан сөйләтәләр. Аннары: «Ятлап килгән ич бу, һаман бер сүзне кабатлый», – дип теңкәгә тияләр.

– Бөтен бәхетсезлекнең башы – шул егеттә, – ди ханым, җөмләне урта бер җирдән башлап. – Кызымның бер әйткәне дә бар: «Ар­тым­нан йөри, яратам, дип әйтә…» Шул чагында кисәттем дә әле: «Иртә сиңа егетләр белән йөрергә, җилкәңә кулын да салдырма, ярамый», – дидем. Ул шундук минем белән ризалашты. Кая инде, 14 яшьтә… бала гына ич әле. Кызыбыз гел яныбызда булды, сорамыйча әллә кая чыгып-китеп йөрмәде. Ул – безнең күз алдында. Әнә… йә күршеләрнең капка төбендә, эскәмиядә кызлар белән көлешә-көлешә сөйләшеп утыра, йә әниләргә кич утырырга бара. Теле­фон, ул-бу була калса, кесәсендә… Әйтәм ич, тикшереп торыгыз дигән булалар, аннан гына тормый икән ул. Күрәчәгең булмасын…

Ә кызның күрәчәген үзенә дә әле 16 яшь кенә тулган егет кисәге инде күптән хәл итеп куйган була. Судта алты очрак – алты эпизод карала. «Әтиеңне үтерәбез, өегезне яндырабыз», – дип, кызны әледән-әле, мәктәптән кайткандамы, урам буйлап баргандамы, машинага өстерәп кертәләр дә, каядыр алып китәләр. Беренчесендә егет үзе генә була. Соңгысында аңа ике дусты да килеп кушыла.

2015 елның октябрь урталары… Кызның мәктәптән кайтканын сагалап тора да, күрше авылга гына барып кайтабыз дип, егет аны машинага төртеп кертә. Барып җиткәч, танышларына алып керә, арттан аның ике дусты иярә. Өйгә кергәч тә кызга чишенергә боера. «Мин сезне әтигә әйтәм», – ди бала, соңгы өметенә ябышкандай елый башлап. Кызны ирексезләп чишендерәләр, эшлисе кабахәтлекләрен эшләгәч, егет әйтә: «Әйдә, үтерәбез, әтигә әйтәм ди бит», – ди. Каяндыр пычак тартып чыгара. Шул чагында арадан берсе туктатып калмаса, ул имансыз көчләү генә түгел, ә бәлки кеше үтерүгә дә барып җитәр иде. Куркыныч яшьләр үсә. Кайчак шул хакта уйлана башлыйсың да, ис-акыл китә. Бер караганда, 16 яшь – бала дисәң, бала түгел, олы кеше дисәң, олы кеше түгел, шундый вакыт… юләр чак. Психологлар әйтүенчә, мондый чорда балага гел күз-колак булырга, ата-ана аннан кул сузымында торырга тиеш! Чөнки үсеш-күчеш чоры балага бик авырдан бирелә. Аның киләчәге – кайсы юлга борылыш ясавы хәл ителә торган чор. Кызганыч, бу хакта күпләр оныта. Нәтиҗәдә, менә шундый хәлләр.

Бәлкем, район җирлекләрендәге балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары кеше арасында күбрәк йөрерләр, балалар белән аралашырлар.

– Чишендергәч, тәрәзәдән ташланмакчы булган, тотып калганнар, – дип сөйли күз яшьләренә буылабуыла әни кеше. – Күпме стресс, кичереш бер балага.  Ә суд һаман дәвам итә.

Шулай… Бер генә түгел, берничә мәртәбә кабатланган бу вәхшилекне оныту җиңел булмас аңа. Кыз баланың әле башланып кына килгән тормышы алга таба ничек булыр, язмышы ничек язылыр? Күп нәрсә хәзер әти-әнидән, якын туганнарыннан, әлеге дә баягы авылдашларыннан да тора. Мөселман гаиләләрендә гомер-гомергә кыз баланы: «Намусыңны сакла!» – дип үстерәләр. Әгәр дә Чечня, Дагстан якларында шушындый хәл килеп чыкса, кызны яклауга бөтен дөнья, бөтен туган-тумача күтәрелер иде. Бер генә мисал: мөселман егетенең яраткан кызына радио аша җыр тапшыруын тыңлаганнан соң, кызның әтисе кызын үтерүе турында ишеткәч, хәйраннар калган идем. Ни өчен үтерә? Радиодан кызның исемен дөньяга хәбәр итеп, аның намусына тап төшергәннәр. Бусы, әлбәттә, кыргыйлык. Әмма сүз кыз баланың намусы хакында бара. Һәркайсыбыз тирәнтен уйланырга, мондый тетрәндергеч хәлләргә битараф калмаска, бернәрсә булмаган кыяфәт чыгарып йөрмәскә тиеш, дип әйтүем.

Запись “Кызны ирексезләп чишендерәләр, эшлисе кабахәтлекләрен эшләгәч, егет әле пычак чыгара…”  [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Энемә хохол хатыны бозым куйды: 50 яше булмаса да, 90 яшьлек картка охшаган…” [булган хәл]
Авылыбызда күптән инде бер хохол хатыны яши. Хәзер бара торган сугыштан качып килгән кеше түгел ул, аңынчы ук күптән килеп төпләнгән иде. Әллә ничә ирдән калган хатын инде ул, тормышы барып чыкмый никтер. Чаллыга да китеп торып карады, аннан да кире кайтты. Хәзер менә безнең энекәшкә ябышты. //Безнең авыл гыйбрәте//

Бик тәртипле, эчми, тартмый торган энекәшебез инде бозылып бетеп бара. Шушы хатынга ияләшкәннән соң башланды бу хәлләр. Әле иллесен дә тутырмаган энекешәбезнең чыраена карарлык түгел инде хәзер, туксан яшьлек картка әйләнеп бара. Болай да тормышында бер бәхет күрмәгән энекәшнең башына җиткәнче дип, шушы хохол хатыннан берәр ничек котылу җаен табарга иде.

Энекәшнең беренче хатыны башка иргә ияреп, чит якларга чыгып китте, ә бу авылда аптырашта утырып калган иде. Инде монысы белән бәйләнешеп, бөтенләй бетергә дә мөмкин. Энекәшнең күзен ачтырасым килә. Былтырларын бер әби янына алып барып кайткан идем, шуннан соң әйбәт кенә йөрде дә, тик теге хохол хатыны барыбер үзенең янына чакыртып алып, нидер эчертеп, тагын үзенә бәйләп куя. Күрмәгәнне күрсәтте инде ул хатын безгә.

Яратмый да ул энекәшне, сава гына. Чөнки энекәш акчаны әйбәт ала, эшкә нык. Ә бу хатын беркая да эшләми. Энем аның бөтен бакчасын, ихатасын эшләп бетерде. Инде сәламәтлеге дә таушалып бара, бозым аркасында аурасы да бозыла, тик шушы хатынның сүзеннән чыга алмый, шушы хатынның кызын район үзәгендәге үзенең фатирына пропискага да керткән хәтта. Телефоннан шалтыратсам да алмый. Энекәш миннән качып йөри хәзер гел.

Бозымы җибәрми, чөнки өстәп-өстәп тора ул аңа. Гел бетереп, башына җитеп ташламакчы була инде ул аны. Хәзер бозымны атлаган саен беләр-белмәс кешеләр ясый. Ә кайтаручысы бит аз. Кеше бит гөнаһтан курыкмый хәзер. Ничек тә үзенчә эшләргә, үзенеке итәргә тырыша. Мине бу хәл бик борчый, йөрәгем болай да бетте, нервы таушалды, юк-бар кино да карый алмыйм хәзер.

Чөнки ул энекәшем бик кадерле миңа. Әниебез яшьли үлгәч, әтиебез ташлап киткәч, мин аны үзем үстердем, үзем укыттым. Үземнең балам шикелле ул миңа. Шуңа күрә аның шундый ачы язмышы минем йөрәгемә бик авыр.

Запись “Энемә хохол хатыны бозым куйды: 50 яше булмаса да, 90 яшьлек картка охшаган…” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем көнләп мине үтүк, пистолет, пычак, хәтта без белән үтерә язды…” [гыйбрәтле тормыш]
Гомер буе ашыгып-чабып, яшәү өчен җан тырмашып йөргәннән соң, хәл алу, үткәннәргә нәтиҗә ясау өчен уңайлы бер вакыт җитә – картлык. «Өлкәнәйгәч, төннәр бер төсле була икән. Күзеңне йомгач, бәхетле чаклар гына түгел, үкенечләр дә искә төшә башлый. Таңга кадәр уйланып яткан чаклар бар», – дип сүз башлады Казанда яшәүче 80 яшьлек Роза апа Кәримова да. Аның язмышы турында тетрәнми генә тыңлау мөмкин түгел иде… //Безнең гәҗит//

«МИНЕ КӨЧЛӘГӘН ИРГӘ КИЯҮГӘ ЧЫКТЫМ»

Сугыштан соңгы еллар… Роза апаның әтисе Лаеш районындагы бер авылда колхоз рәисе булып эшли.

– Хатын-кызларны бик ярата иде, телгә оста булды, сөйләшергә дә ярата иде – әле берсенә кереп чәй эчә, әле икенчесенә булышырга бара. Ул елларда хатыннарны үзегез аңлыйсыздыр… Кыскасы, әти бик каты йөргәч, әни өч баласын алып, аерылып китте. Әни бик горур кеше иде, шуңа болай кеше көлдереп яшисе килмәде аның, – ди Роза апа.

Әнә шулай Әлки районына күченеп китә алар. Үз көннәрен үзләре күреп яши башлыйлар. Әниләре югалып калмый – аның үзен дә колхозга рәис итеп билгелиләр, күченеп кайтучыларны авыл халкы да хөрмәт итеп яши. Роза апа унынчы классны бетергәч, трахома дигән күз авыруы йоктырып, ярты ел Казандагы больницада дәвалана. Инде кабат авылга кайтасы килмичә, йон эшкәртү фабрикасына эшкә урнаша.

– Анда эшләгәндә шәһәр читендә берәүләрдә фатирда бүлмә яллап тордым. Бу кешеләрнең минем яшьләрдәге кызлары бар иде. Алар янына егетләре килеп йөри, мин дә яшь кыз, кияүгә чыкмаган. Берсе милиционер егет белән очраша иде. Ул егет читтән генә мине күзәткән. Искиткеч гади авыл кызымын, йөргән кызы булгач, миңа начарлык эшләр дигән ниндидер гоманлы уйлар башымда да юк бит инде: минем хәлләрне сораша да бу, бөтенесен сөйләп бирәм: «Эшкә йөрергә ерак, шәһәр уртасыннанрак фатир табасы иде», – дим. Бервакыт эштән кайтсам, бу егет минем бүлмәдә утыра. «Әйдә, сиңа фатир таптым, күрсәтергә алып барам», – ди. Ышандым, артыннан ияреп чыгып киттем. Барабыз-барабыз, кич булды – ул вакытта транспорт юк бит инде… Шунда күңелемә ник бер шик керсен!

Ә төптән уйлаганда, шикләнерлек урын булган бит. Фатирга барып кергәч, сәер хәлләр башланган. Башта, юк сәбәпне бар итеп, хуҗабикә чыгып киткән. Ул озак кына керми торгач: «Кайда югалды икән инде», – дип, ире дә артыннан юнәлгән. Әнә шулай милиционер егет белән икәүдән-икәү генә калган Роза апа. Фатир хуҗалары кайтыр дип, көтсә дә, юкка булган. Инде кара төн җиткән – ишектә һичкем күренмәгән.

– Бу миңа корылган тозак булган. Нәрсә булганын үзең аңлыйсыңдыр, мин надан яшь кыз, аны-моны уйламыйм, ә бу бәйләнә башлады да, көчләде мине. Йөргән кызы булса да, мине ошатып йөргән икән, ә минем аңа бернинди дә хисем юк иде. Ул заманнарда чиста килеш кияүгә чыкмау бик хурлыклы әйбер бит инде, мин нишләргә белми елый башладым. Юаткан була: «Мин сине ташламыйм, курыкма, бергә яшәрбез», – ди. Инде мин хәзер кемгә кирәк дип уйлап, торып калдым инде шул милиционер белән. Яратып булган эш түгел иде, яратмадым мин аны. Тик чыгып китәргә дә хурландым. Шул фатирда берничә ай яшәдек, өйләнештек, ташламады, анысы. Тик әнигә икебез бергә төшкән фотоны хат белән салып, «кияүгә чыктым», дигән хәбәр биргәч: «Кызымның күзе бигрәк моңсу, болар арасында нәрсәдер әйбәт түгел», – дип сөйләгән әни. Сизгәндер инде. Яратмаган кешең белән кавышкач, күзеңнән бәхет атылып тормас. Үзем дә риза булып яши башлавыма соңыннан үкенеп туялмадым, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

«КАБЕРЕҢДӘ ГӨЛЛӘР ҮСӘР, ДИДЕ»

Яши-яши, милиционер егетнең бик көнче булуы беленә. Очрашып йөреп кавышкан кешесе булмагач, Роза апа бу турыда кайдан белсен инде: ир булган кешедән сер яшерүне кирәк дип тапмыйча, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә сөйләп барган. Яллап торган фатирларының хуҗасы үзенә күз атып йөрүләрен, шоколадлар бүләк итүен… шушыларны ишетүгә яңа җирдән фатир табып, Роза апаны алып чыгып китә ир. Бераздан уллары туа. Ул заманнарда, хәзерге кебек, еллар буе ял итмәгәннәр бит инде – өч айдан соң кабат йон эшкәртү фабрикасына эшкә чыккан әңгәмәдәшем. Сменасы төнгә туры килгән чаклар да булган. Анда кечкенә балаң бармы, авырыйсыңмы – анысы беркемне кызыксындырмаган. Ә менә ир кеше Роза апаның төнлә дә эшләвенә ышанмаган. «Яшь балалы кешене төнге сменага куймыйлар», – дип, һәр көн саен тукып килгән.

– «Гүләйт итәсең», – дип, бер гаепсезгә кыйный башлады. Сәбәбен дә таба, аптырап тормый. Мин Заһид Хәбибуллин музыкаларын үлеп яратам. Радиодан скрипкада шуның җырларын уйный башласалар, тын да алмыйча тыңлап, елый идем. Күңелемә үтеп керерлек көй булганга ул! Ә ирем шушыны күрә икән. «Син бу җырны тыңлаганда элеккеге егетләреңне исеңә төшерәсең, шуңа күрә елыйсың. Син миннән болай гына котыла алмыйсың, бар, өстеңә матур күлмәкләреңне ки, караватка сузылып ят!» – ди. Имеш, мин яткач, мине үтүк белән сугып үтерә – матур килеш үлүемне тели, янәсе – күлмәкләрне шуңа кигерә. «Кабереңдә гөлләр үсәр», – дия иде миңа. Гел әнә шундый кирәкмәгән сүз белән бәйләнде инде. Көн саен шул хәл. Эштән китәсем генә калган шул чакта! Тора-бара: «Чит ирләр белән йөрисең син, үтерәм», – дигән сүзләр ишетә башладым. Бервакыт кайтып керүгә, чигәмә пистолет терәде: «Атып үтерәм хәзер!» – ди. Андагы куркуларым! Монысына түзә алмадым, эшенә барып әйттем: «Пистолетын алыгыз, мине үтерү белән яный», – дидем. Аннан соң аны милициядән чыгардылар. Ул аяк киемнәре эшли торган фабрикага эшкә урнашты, – дип аңлата Роза апа.

Роза апаның яшь вакыты

Эш урынын алыштырса да, кара сакалың үзең белән – салкын коралларны кулыннан төшерми ир. Пистолетны үтүк, пычак, хәтта… без алыштырган. Соңгысы белән бәйле вакыйга – әңгәмәдәшемнең сабырлыгына чик куйган да инде. Җәйге матур көн була ул. Бу вакытта икенче улын да алып кайткан була Роза апа. Тик иренең көн саен кыйнауларына түзә алмый башлагач, ике баланы алып, качып кына әнисе янына кайтып китәргә уйлап йөри башлый. Иренең эшкә киткәнен генә көтеп тора да, башта барып автобуска билет ала, аннан соң юл уңаеннан базарга кереп, әнисенә күчтәнәчкә дип, өстәлгә куярга әйберләр карап йөри башлый. Гөнаһ шомлыгына каршы, шушы ук вакытта ире дә эшкә бармыйча, ни өчендер базарга килгән була. Роза апаның киштәләрдән кәнфит сайлап йөргәнен күреп алган бер танышы иргә җиткерә: «Нишләп хатының базарның бер башында йөри, син икенче башында?» Өйгә кайтып кергәч, озак та үтми, әңгәмәдәшемнең күзе шар була – өйгә котырынган ир дә кайтып керә. Шунда ук йөгереп килеп, аркасына нәрсә беләндер кадый да башлый ул аның.

Бу вакытта балаларны юлга чыгар алдыннан ашатып утыра идем, сөрлегә-сөрлегә икенче бүлмәгә таба киттем, ул һаман кадый. Борылып карасам – кулында без. Безе кәкрәйде дә, аны атып бәрде, башыма сәгать белән алып бирде. Ярылды баш – кан китте. Без беренче катта яши идек, мин тәрәзәне ваттым да, шул вакытта бер ир үтеп бара иде, минем канга баткан булуымны күргәч, ул сөйрәп чыгарды һәм тиз генә больницага алып китте. Табиблар керде. Башымнан кан аккач, башны карыйлар. «Арканы карагыз, күкрәгем кыса бит», – дим. Унбер мәртәбә кадаган булган. Ул бит спирт белән ышкып кадамаган аны – без пычрак булган, шуңа күрә бөтен аркам кабарып чыккан иде, ятып та тора алмадым фәлән көн утырып кына тордым. Кем хәбәр иткәндер, бу хәлне ишетеп, больницага әни килде. «Тормышыңның шушылай булып бетәсен белгән идем инде, балаларыңны авылга алып китәм, терелгәч, үзең дә кайтырсың», – диде. Иремне күралмас булдым, бер гаепсезгә шулай кыланды бит. Ирең була торып чит кеше белән йөрисеңмени инде! Терелгәч, өйгә дә кайтып тормадым, урыс әйтмешли, «чем богат, тому рад» – өстемдәге киемнәрем белән генә кайтып киттем авылга…

Ярты ел әнисендә яши Роза апа. Тик фабрикадан шалтыратып, кабат эшкә чакыралар аны. Әнисе балаларны үзе янында калдырырга куша. Әнә шулай итеп, кабаттан Казанга юл ала әңгәмәдәшем.

ЯЛГЫЗ КАЛГАН

Хатынына без белән кадаганнан соң, ирне закон алдында җавап тоттыру өчен, эзли башлыйлар, тик нәтиҗәсез – каядыр эзсез качып югала ул. Тик язмыш очраштыра әле аны Роза апа белән. Фатирларында ялгызы гына яшәргә куркып, ике кызны үзенә кертә ул. Шулар белән фабрикадан кайтып барган чагында, каршысына плащ кигән кеше килеп баса. «Әйдә бергә торыйк», – беренче сүзе шул була аның.

– Мин сиңа хәзер ышанмыйм. Сине милиция эзли, алар җибәрсә – торырбыз, юк икән – юк, – дидем. Икәүләшеп милициягә киттек. 8 елга утыртып куйдылар. Аның кадәр бирерләр димәгән идем, тик мине нахакка рәнҗеткәч, кызганыч та булмады. Төрмәдәге тормышы начар булган: хәлен белергә бер туганы да килмәгән. Бергә утырган кешеләре миңа хат язып салды: «Хәлләре начар – бәдрәфтән төпчекләр җыеп тарта, тәмәке алырга да акчасы юк», – дигәннәр. Ике баланы ялгызым үстерәм – алар авылда яшәсә дә, акча белән тәэмин итүче үзем идем бит. Төрмәгә посылка салырлык мөмкинлегем юк иде, шуңа хәлен белергә бармадым. Гомер шулай үтте, төрмәдән чыккач, бервакыт тагын килгән яныма. «Мин өйдә юк чакта балаларың янына килсәң кил, тик минем күземә күренмә!» – дидем. Шуннан соң бүтән килмәде. Берничә елдан соң, Әлмәттә эшләп яшәп ятуын, тик сәер үлем белән үлүен ишеттерделәр. Икенче катта яшәгән булган, шуннан егылып үлгән, диделәр. Икенче каттан егылып кеше үләмени… Үтереп ташлаганнардыр дип уйлыйм.

Үзе дә рәхәт күрмәде мәрхүм, кайда җирләнгәнен дә белмим, каберенә барганым булмады…

Артыннан йөрүчеләр күп булса да, кабат кияүгә чыкмый Роза апа. Дөрес, очраша ул. Балалары – авылда, ул Казанда. Ирекле тормыш…

– Әни шундый ирек бирмәсә, яхшырак булган булыр иде дим хәзер. Балаларың булса, өеңә чабасың, ә мин балалар өйдә булмагач, эштән соң йә кинога, йә спектакльгә йөрдем. Шулай гомер иттем. Бик матур идем. Сөяркәләрем дә бар иде, мин аны яшермим – булды. Үзем яратмаган кеше белән йөрмәдем, үземә ошаганы белән генә йөрдем. Матур яшәдем. Тик менә хәзер балаларны үзем үстерә алмаганга эчем поша. Хәзерге көндә икесенең берсе дә юк – үлделәр.

Роза апа улларының бик яшьли дөньядан китүләре турында тыныч кына сөйли алмады. Кечесе моннан 18 ел элек үк вафат булган.

– Бер танышы сыра ташый иде. Кыш көне, «туңа, бозга әйләнә», дип, бер мичкә салкын сыра китереп биргән улыма. «Салкын бит бу, эчмә!» – дип, күпмеләр әйттем югыйсә. Юк, әрәм була бит! Шуны эчеп, эчәгеләренә салкын тиде. Озак яшәмәде ул. Ә икенчесенең үлгәненә 3 ел гына әле. Шактый озак еллар Казанда автобус йөртүче булып эшли иде, инсульт алып китте анысын. Менә шулай картлык көнемдә балаларымны үзем үстерә алмау үкенече белән ялгыз калдым. Киленнәремә мин кирәкмим инде, алар белән аралашмыйбыз да. Ярый, оныкларым килгәләп китә. Татар акылы төштән соң диләр бит. Элек кичләрен тынычлап йоклый идем, ә хәзер артыма әйләнеп караган саен, күңелне бер уй кимерә: берәр эш табылмый калмас иде әле, авылга әни янына кайтасым калган, балаларымны күреп калган булыр идем ичмасам, дим…

Роза апа, башыннан кичкәннәрне сөйләде дә, җиңел сулап куйды. Гүя аның инде күптәннән кемгәдер ачыласы килгәндер кебек тоелды. «Матур яшәдем, зарланмыйм. Бик матур үтте тормышым», – дип йомгаклады ул сүзен. Тик ахырдан өстәп куйды: «Шулай да, балаларымны күреп туймадым»…

Запись “Ирем көнләп мине үтүк, пистолет, пычак, хәтта без белән үтерә язды…”  [гыйбрәтле тормыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..