«Ирем көнләп мине үтүк, пистолет, пычак, хәтта без белән үтерә язды…» [гыйбрәтле тормыш]

Гомер буе ашыгып-чабып, яшәү өчен җан тырмашып йөргәннән соң, хәл алу, үткәннәргә нәтиҗә ясау өчен уңайлы бер вакыт җитә – картлык. «Өлкәнәйгәч, төннәр бер төсле була икән. Күзеңне йомгач, бәхетле чаклар гына түгел, үкенечләр дә искә төшә башлый. Таңга кадәр уйланып яткан чаклар бар», – дип сүз башлады Казанда яшәүче 80 яшьлек Роза апа Кәримова да. Аның язмышы турында тетрәнми генә тыңлау мөмкин түгел иде… //Безнең гәҗит//

«МИНЕ КӨЧЛӘГӘН ИРГӘ КИЯҮГӘ ЧЫКТЫМ»

Сугыштан соңгы еллар… Роза апаның әтисе Лаеш районындагы бер авылда колхоз рәисе булып эшли.

– Хатын-кызларны бик ярата иде, телгә оста булды, сөйләшергә дә ярата иде – әле берсенә кереп чәй эчә, әле икенчесенә булышырга бара. Ул елларда хатыннарны үзегез аңлыйсыздыр… Кыскасы, әти бик каты йөргәч, әни өч баласын алып, аерылып китте. Әни бик горур кеше иде, шуңа болай кеше көлдереп яшисе килмәде аның, – ди Роза апа.

Әнә шулай Әлки районына күченеп китә алар. Үз көннәрен үзләре күреп яши башлыйлар. Әниләре югалып калмый – аның үзен дә колхозга рәис итеп билгелиләр, күченеп кайтучыларны авыл халкы да хөрмәт итеп яши. Роза апа унынчы классны бетергәч, трахома дигән күз авыруы йоктырып, ярты ел Казандагы больницада дәвалана. Инде кабат авылга кайтасы килмичә, йон эшкәртү фабрикасына эшкә урнаша.

– Анда эшләгәндә шәһәр читендә берәүләрдә фатирда бүлмә яллап тордым. Бу кешеләрнең минем яшьләрдәге кызлары бар иде. Алар янына егетләре килеп йөри, мин дә яшь кыз, кияүгә чыкмаган. Берсе милиционер егет белән очраша иде. Ул егет читтән генә мине күзәткән. Искиткеч гади авыл кызымын, йөргән кызы булгач, миңа начарлык эшләр дигән ниндидер гоманлы уйлар башымда да юк бит инде: минем хәлләрне сораша да бу, бөтенесен сөйләп бирәм: «Эшкә йөрергә ерак, шәһәр уртасыннанрак фатир табасы иде», – дим. Бервакыт эштән кайтсам, бу егет минем бүлмәдә утыра. «Әйдә, сиңа фатир таптым, күрсәтергә алып барам», – ди. Ышандым, артыннан ияреп чыгып киттем. Барабыз-барабыз, кич булды – ул вакытта транспорт юк бит инде… Шунда күңелемә ник бер шик керсен!

Ә төптән уйлаганда, шикләнерлек урын булган бит. Фатирга барып кергәч, сәер хәлләр башланган. Башта, юк сәбәпне бар итеп, хуҗабикә чыгып киткән. Ул озак кына керми торгач: «Кайда югалды икән инде», – дип, ире дә артыннан юнәлгән. Әнә шулай милиционер егет белән икәүдән-икәү генә калган Роза апа. Фатир хуҗалары кайтыр дип, көтсә дә, юкка булган. Инде кара төн җиткән – ишектә һичкем күренмәгән.

– Бу миңа корылган тозак булган. Нәрсә булганын үзең аңлыйсыңдыр, мин надан яшь кыз, аны-моны уйламыйм, ә бу бәйләнә башлады да, көчләде мине. Йөргән кызы булса да, мине ошатып йөргән икән, ә минем аңа бернинди дә хисем юк иде. Ул заманнарда чиста килеш кияүгә чыкмау бик хурлыклы әйбер бит инде, мин нишләргә белми елый башладым. Юаткан була: «Мин сине ташламыйм, курыкма, бергә яшәрбез», – ди. Инде мин хәзер кемгә кирәк дип уйлап, торып калдым инде шул милиционер белән. Яратып булган эш түгел иде, яратмадым мин аны. Тик чыгып китәргә дә хурландым. Шул фатирда берничә ай яшәдек, өйләнештек, ташламады, анысы. Тик әнигә икебез бергә төшкән фотоны хат белән салып, «кияүгә чыктым», дигән хәбәр биргәч: «Кызымның күзе бигрәк моңсу, болар арасында нәрсәдер әйбәт түгел», – дип сөйләгән әни. Сизгәндер инде. Яратмаган кешең белән кавышкач, күзеңнән бәхет атылып тормас. Үзем дә риза булып яши башлавыма соңыннан үкенеп туялмадым, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

«КАБЕРЕҢДӘ ГӨЛЛӘР ҮСӘР, ДИДЕ»

Яши-яши, милиционер егетнең бик көнче булуы беленә. Очрашып йөреп кавышкан кешесе булмагач, Роза апа бу турыда кайдан белсен инде: ир булган кешедән сер яшерүне кирәк дип тапмыйча, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә сөйләп барган. Яллап торган фатирларының хуҗасы үзенә күз атып йөрүләрен, шоколадлар бүләк итүен… шушыларны ишетүгә яңа җирдән фатир табып, Роза апаны алып чыгып китә ир. Бераздан уллары туа. Ул заманнарда, хәзерге кебек, еллар буе ял итмәгәннәр бит инде – өч айдан соң кабат йон эшкәртү фабрикасына эшкә чыккан әңгәмәдәшем. Сменасы төнгә туры килгән чаклар да булган. Анда кечкенә балаң бармы, авырыйсыңмы – анысы беркемне кызыксындырмаган. Ә менә ир кеше Роза апаның төнлә дә эшләвенә ышанмаган. «Яшь балалы кешене төнге сменага куймыйлар», – дип, һәр көн саен тукып килгән.

– «Гүләйт итәсең», – дип, бер гаепсезгә кыйный башлады. Сәбәбен дә таба, аптырап тормый. Мин Заһид Хәбибуллин музыкаларын үлеп яратам. Радиодан скрипкада шуның җырларын уйный башласалар, тын да алмыйча тыңлап, елый идем. Күңелемә үтеп керерлек көй булганга ул! Ә ирем шушыны күрә икән. «Син бу җырны тыңлаганда элеккеге егетләреңне исеңә төшерәсең, шуңа күрә елыйсың. Син миннән болай гына котыла алмыйсың, бар, өстеңә матур күлмәкләреңне ки, караватка сузылып ят!» – ди. Имеш, мин яткач, мине үтүк белән сугып үтерә – матур килеш үлүемне тели, янәсе – күлмәкләрне шуңа кигерә. «Кабереңдә гөлләр үсәр», – дия иде миңа. Гел әнә шундый кирәкмәгән сүз белән бәйләнде инде. Көн саен шул хәл. Эштән китәсем генә калган шул чакта! Тора-бара: «Чит ирләр белән йөрисең син, үтерәм», – дигән сүзләр ишетә башладым. Бервакыт кайтып керүгә, чигәмә пистолет терәде: «Атып үтерәм хәзер!» – ди. Андагы куркуларым! Монысына түзә алмадым, эшенә барып әйттем: «Пистолетын алыгыз, мине үтерү белән яный», – дидем. Аннан соң аны милициядән чыгардылар. Ул аяк киемнәре эшли торган фабрикага эшкә урнашты, – дип аңлата Роза апа.

Роза апаның яшь вакыты

Роза апаның яшь вакыты

Эш урынын алыштырса да, кара сакалың үзең белән – салкын коралларны кулыннан төшерми ир. Пистолетны үтүк, пычак, хәтта… без алыштырган. Соңгысы белән бәйле вакыйга – әңгәмәдәшемнең сабырлыгына чик куйган да инде. Җәйге матур көн була ул. Бу вакытта икенче улын да алып кайткан була Роза апа. Тик иренең көн саен кыйнауларына түзә алмый башлагач, ике баланы алып, качып кына әнисе янына кайтып китәргә уйлап йөри башлый. Иренең эшкә киткәнен генә көтеп тора да, башта барып автобуска билет ала, аннан соң юл уңаеннан базарга кереп, әнисенә күчтәнәчкә дип, өстәлгә куярга әйберләр карап йөри башлый. Гөнаһ шомлыгына каршы, шушы ук вакытта ире дә эшкә бармыйча, ни өчендер базарга килгән була. Роза апаның киштәләрдән кәнфит сайлап йөргәнен күреп алган бер танышы иргә җиткерә: «Нишләп хатының базарның бер башында йөри, син икенче башында?» Өйгә кайтып кергәч, озак та үтми, әңгәмәдәшемнең күзе шар була – өйгә котырынган ир дә кайтып керә. Шунда ук йөгереп килеп, аркасына нәрсә беләндер кадый да башлый ул аның.

Бу вакытта балаларны юлга чыгар алдыннан ашатып утыра идем, сөрлегә-сөрлегә икенче бүлмәгә таба киттем, ул һаман кадый. Борылып карасам – кулында без. Безе кәкрәйде дә, аны атып бәрде, башыма сәгать белән алып бирде. Ярылды баш – кан китте. Без беренче катта яши идек, мин тәрәзәне ваттым да, шул вакытта бер ир үтеп бара иде, минем канга баткан булуымны күргәч, ул сөйрәп чыгарды һәм тиз генә больницага алып китте. Табиблар керде. Башымнан кан аккач, башны карыйлар. «Арканы карагыз, күкрәгем кыса бит», – дим. Унбер мәртәбә кадаган булган. Ул бит спирт белән ышкып кадамаган аны – без пычрак булган, шуңа күрә бөтен аркам кабарып чыккан иде, ятып та тора алмадым фәлән көн утырып кына тордым. Кем хәбәр иткәндер, бу хәлне ишетеп, больницага әни килде. «Тормышыңның шушылай булып бетәсен белгән идем инде, балаларыңны авылга алып китәм, терелгәч, үзең дә кайтырсың», – диде. Иремне күралмас булдым, бер гаепсезгә шулай кыланды бит. Ирең була торып чит кеше белән йөрисеңмени инде! Терелгәч, өйгә дә кайтып тормадым, урыс әйтмешли, «чем богат, тому рад» – өстемдәге киемнәрем белән генә кайтып киттем авылга…

Ярты ел әнисендә яши Роза апа. Тик фабрикадан шалтыратып, кабат эшкә чакыралар аны. Әнисе балаларны үзе янында калдырырга куша. Әнә шулай итеп, кабаттан Казанга юл ала әңгәмәдәшем.

ЯЛГЫЗ КАЛГАН

Хатынына без белән кадаганнан соң, ирне закон алдында җавап тоттыру өчен, эзли башлыйлар, тик нәтиҗәсез – каядыр эзсез качып югала ул. Тик язмыш очраштыра әле аны Роза апа белән. Фатирларында ялгызы гына яшәргә куркып, ике кызны үзенә кертә ул. Шулар белән фабрикадан кайтып барган чагында, каршысына плащ кигән кеше килеп баса. «Әйдә бергә торыйк», – беренче сүзе шул була аның.

– Мин сиңа хәзер ышанмыйм. Сине милиция эзли, алар җибәрсә – торырбыз, юк икән – юк, – дидем. Икәүләшеп милициягә киттек. 8 елга утыртып куйдылар. Аның кадәр бирерләр димәгән идем, тик мине нахакка рәнҗеткәч, кызганыч та булмады. Төрмәдәге тормышы начар булган: хәлен белергә бер туганы да килмәгән. Бергә утырган кешеләре миңа хат язып салды: «Хәлләре начар – бәдрәфтән төпчекләр җыеп тарта, тәмәке алырга да акчасы юк», – дигәннәр. Ике баланы ялгызым үстерәм – алар авылда яшәсә дә, акча белән тәэмин итүче үзем идем бит. Төрмәгә посылка салырлык мөмкинлегем юк иде, шуңа хәлен белергә бармадым. Гомер шулай үтте, төрмәдән чыккач, бервакыт тагын килгән яныма. «Мин өйдә юк чакта балаларың янына килсәң кил, тик минем күземә күренмә!» – дидем. Шуннан соң бүтән килмәде. Берничә елдан соң, Әлмәттә эшләп яшәп ятуын, тик сәер үлем белән үлүен ишеттерделәр. Икенче катта яшәгән булган, шуннан егылып үлгән, диделәр. Икенче каттан егылып кеше үләмени… Үтереп ташлаганнардыр дип уйлыйм.

Үзе дә рәхәт күрмәде мәрхүм, кайда җирләнгәнен дә белмим, каберенә барганым булмады…

Артыннан йөрүчеләр күп булса да, кабат кияүгә чыкмый Роза апа. Дөрес, очраша ул. Балалары – авылда, ул Казанда. Ирекле тормыш…

– Әни шундый ирек бирмәсә, яхшырак булган булыр иде дим хәзер. Балаларың булса, өеңә чабасың, ә мин балалар өйдә булмагач, эштән соң йә кинога, йә спектакльгә йөрдем. Шулай гомер иттем. Бик матур идем. Сөяркәләрем дә бар иде, мин аны яшермим – булды. Үзем яратмаган кеше белән йөрмәдем, үземә ошаганы белән генә йөрдем. Матур яшәдем. Тик менә хәзер балаларны үзем үстерә алмаганга эчем поша. Хәзерге көндә икесенең берсе дә юк – үлделәр.

Роза апа улларының бик яшьли дөньядан китүләре турында тыныч кына сөйли алмады. Кечесе моннан 18 ел элек үк вафат булган.

– Бер танышы сыра ташый иде. Кыш көне, «туңа, бозга әйләнә», дип, бер мичкә салкын сыра китереп биргән улыма. «Салкын бит бу, эчмә!» – дип, күпмеләр әйттем югыйсә. Юк, әрәм була бит! Шуны эчеп, эчәгеләренә салкын тиде. Озак яшәмәде ул. Ә икенчесенең үлгәненә 3 ел гына әле. Шактый озак еллар Казанда автобус йөртүче булып эшли иде, инсульт алып китте анысын. Менә шулай картлык көнемдә балаларымны үзем үстерә алмау үкенече белән ялгыз калдым. Киленнәремә мин кирәкмим инде, алар белән аралашмыйбыз да. Ярый, оныкларым килгәләп китә. Татар акылы төштән соң диләр бит. Элек кичләрен тынычлап йоклый идем, ә хәзер артыма әйләнеп караган саен, күңелне бер уй кимерә: берәр эш табылмый калмас иде әле, авылга әни янына кайтасым калган, балаларымны күреп калган булыр идем ичмасам, дим…

Роза апа, башыннан кичкәннәрне сөйләде дә, җиңел сулап куйды. Гүя аның инде күптәннән кемгәдер ачыласы килгәндер кебек тоелды. «Матур яшәдем, зарланмыйм. Бик матур үтте тормышым», – дип йомгаклады ул сүзен. Тик ахырдан өстәп куйды: «Шулай да, балаларымны күреп туймадым»…

Бәйле