Архивы гыйбрэт - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Хатын аерган абыйны куып чыгарып булмый бит, үз йортына кайтты…» [тормыш хәле]
Хатын-кызлар белән безнең якта проблемалырак. Хәйран, байтак егетләр өйләнмичә дә йөри. Ныклы эш тә юк, булган киленнәр мәктәпкә, тегендә-монда барып эшләштергәләп йөриләр инде. Эш юк дип, халык кул кушырып утырмый, җайлый, тегеләй итә, болай итә. Йә мал асрый, йә бәрәңге үстерә – ачтан үлми инде кеше. //Безнең авыл гыйбрәте//

Мин өйләнгән идем анысы. Хатын почта таратып йөрде, әйбәт кенә яшәгән идек шикелле. Ничек аерылалар микән дип, кешегә аптырый идем әле мин. Ул вакытта абый да исән иде, бервакыт ул Чаллыдан кайтып төште. Андагы тормышы җимерелеп, төп йортка, безнең өскә яшәгә кайтып утырды ул. Өйдә ул да тавыш чыгарып ятты, хатынга бу хәлләр ошамады, билгеле. Бер көтү олы кеше бергә-бергә яши алмый инде. Абыйны куып та чыгарып булмый иде, үзе туып-үскән йортка кайтты бит ул. Безгә хатын белән үзебезгә нидер уйларга кирәк иде шул. Хатын баштук, яши башлаганда ук миңа: “Казанга китик, Казанда яшик!” – дип, колак итемне ашап торган иде. Ә мин элек-электән шәһәрне яратмадым, белмим дә мин аны, беләсем дә килми. Шәһәрдә яши дә алмыйм. Әй-й, хатын шулай кирле-морлырак йөрде дә инде, әле аерылышмыйча да чыгып китә башлады. Кукмара районыннан иде ул, бер бәләкәй генә авылдан. (“Язмыш кочагы” газетасы ) Гел үзенә кайтып киткәли башлады. Мин аның янына барып, кире алып кайта идем. Аннары ул кире кайтмады инде, шунда бер егеткә кияүгә чыкты. Бер балалары да туды бугай хәзер. Минем шуннан соң анда барганым да, күрешкәнем дә юк.

Шуннан соң бүтән өйләнеп тә караганым юк. Газетага үзем турында язасым да килми, хәзер минем турында язсак, хатыннар миңа шундук ташланачак диме инде? Булмый ул алай. Минемчә, киресенчә, ирләр хатыннарны үзләре эзләргә тиештер. Мужик кешеләр, үзе турында яза-яза, хатын-кыз эзләми инде. Андый ирләр бик сирәктер ул. “Язмыш кочагы” газетасын безнең күршебез алдыра, миңа да укырга бирә шуны. Мин аңа башкасын бирәм, шулай алмашып укыйбыз. Әле монда хатын-кызлар язганы буенча шалтыратып та, очына чыгып булмый. Аларга да ышаныч бетә башлады, әйтәм бит. Берсе белән аралашкан идек, мине тәмам ышандырып бетерде. Мин гел өйләнергә әзерләнеп беткән идем. Бер-ике иптәш егеткә дә әйттем, әзерләнеп торыгыз, кыз алмакка барабыз тиздән дидем. Ә хәзер шул хатын-кыз телефонын алмый гына бит! Ә үзе күпме кызгандырды, элеккеге ирем башымны бетерә, яшәргә ирек бирми, теләсә кая чыгып китәргә ризамын дигән иде. Ире әфганчы булган, күптән аерылышканнар, югыйсә. Ләкин барыбер араларында нидер бар ахрысы, һаман тынгылыкта калдырмыйлар бер-берсен. Өч бүлмәле фатирда кызы да, элеккеге ире дә – барысы бергә торалар икән. Шул хатын мине тәмам ышандырды, үзе дә мине ошаткан иде, син минем кеше икәнсең диде. Мин аны барып алырга дип сүз бирдем. Ошамаса, карарсың дидем. Гел җүләр булмаган кешегә ошамаслык нәрсәләр юк бездә дидем. Гел килешеп беткән идек, хәзер гел алмый трубкасын.

Мисбах, Саба районы

Запись «Хатын аерган абыйны куып чыгарып булмый бит, үз йортына кайтты…» [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Йортны үзенә яздыртты, ә хәзер каберенә дә барып караганы юк»
– Туган тиешле апабыз картлыгында ялгыз калды. Гомер яшәгән ире иртәрәк үлеп китте, балалары булмады. Хәленә кереп, апага барыбыз да кайтып булышып йөрдек. Без генә түгел, туганыбызны безнең балалар да үз итеп йөрделәр. Авыл җирендә яшәгәч, эше чыгып кына тора бит аның: бакча дисә – бакча эшенә, йорт тирәсе дисә – шунда эшләргә кайттык.  //Безнең авыл гыйбрәте//

Апабызның үләгәненә дүрт ел инде хәзер. Яшәгән йортын, бакчасы, сарайлары белән күршесендә генә яшәүче бер хатынның гаиләсенә язып калдырды ул. Ул күрше безгә бөтенләй чит кеше, чыбык очы да туганнар түгел. Ник аңа яздырып калдырасы иткәндер апабыз, үзебез дә аптырыйбыз. Шулай эшләгәнен үзе исән чагында ук белсәк тә, беребез дә аны-моны әйтмәдек анысы. Барыбызның да мең төрле соравы эчебездә йөрде. Күрше хатыны апа үлгәч сарыкларына кадәр кереп алып чыгып киткән, анысын соңрак белдек. Инде апаның үлгәненә дә шактый бит инде, ә чардуганы һаман юк. Күрше хатыны эшләтергә тиеш бит инде аны. Йортны үзенә ничек кирәк, шулай яздыртты, ә хәзер каберенә дә барып караганы юк. Оятсыз ул! Бүтән сүз юк аңа. Мәрхүм ападан, туганнарыннан, авылдашлардан да оялмый. Аны бар да күреп яши бит, бар да шулай дип уйлый.

Рушания Х., Башкортостан, Миякәй районы

Запись «Йортны үзенә яздыртты, ә хәзер каберенә дә барып караганы юк» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Муен тиресе эреп, башым – җил­кәгә, ә иягем күкрәгемә ябышып калган иде”
Газета укучыларыбыз, бәлки, хәтерли булыр: үткән ел без Балтач районының Шода авылында яшәүче, яшен сугып та, могҗиза белән исән калган Нурҗиһан апа Гыйбадуллина турында язган идек.1959 елның июнендә булган бу хәлдән соң 60 елга якын вакыт үтсә дә, тән яралары да, җан яралары да төзәлеп бетмәгән героебыз кичергән хәлләр беркемне дә битараф калдыра торган түгел иде. //Ватаным Татарстан//

“Мин исән, күммәгез!”

Укымый калучылар, онытучылар өчен әлеге язмабызны кыс­кача гына искә төшереп китик.

– Авылга ул көнне фотограф килде. Әни белән карточкага төшеп кайттык. Озак та үтмәде, бик нык күкрәп-яшенләп, яңгыр ява башлады. Әби аңа кадәр үк кемнәргәдер кереп киткән, өйдә әни белән икәү генә. Ул кече якта кер элеп йөри, мин мич буенда утырып тора идем. Бераздан әни: “Кызым, әйдә, бигрәк каты яшенли, күршеләргә керик әле”, – дип чыкса, мин инде идәндә янып ята торган булганмын. Әни, куркудан, өстемә кер юган суны сип­кән. Өйгә шар төсле яшен кергән булган, әле ул әни артыннан да йөргән. Каушаудан, әни ишекне ачып аткан – түшәмнән кергән яшен шул ишектән чыгып кит­кән…  Мин үземне күмә башлаганнарын гына хәтерлим. Зиратта күмәләр дип уйлап: “Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!” – дип кычкырмакчы булам, сүзләрем чыкмаган, авыздан ап-ак күбек кенә килгән… Мине зиратка түгел, бакчага алып чыгып, җиргә күмгәннәр икән. Аннан Чепья больницасына илткәннәр. Озын толымнарым белән уң колагым шул чакта мендәргә ябышып, өзелеп кала. Бөтен тән тиресе, ите эреп, үлекләп акты ул чакта. Чепьяда мин тоташ бер ел яттым. Бәхетемә, анда олы яшьтәге бик оста һәм бик яхшы Николай Константинович  Родовский дигән хирург бар иде. Мине аякка бас­тыру өчен бик нык тырышты ул. Пешү генә түгел бит әле, муен тиресе эреп, башым – уң як җил­кәгә, ә иягем күкрәгемә ябышып калган иде. Ул башны муеннан кубарырга да тырышып карады, бераз өлешен кисеп, әнидән тире алып, ябыштырды да… Тик дәвам итәргә курыкты, минем генә көчем җитми, диде. Мин әле шул килеш унынчы класска ка­дәр укыдым. Авылда да, мәктәптә дә мине бер генә кеше дә кимсетмәде, кыерсытмады…

“Тиремне дә алыгыз…”

– Унынчыны тәмамлаган елны Чепьяда Николай Константинович очрап: “Казанда синең кебекләрне терелтә торган больница бар, менә адресы”, – дип, бер кәгазь бирде. Бүгенгедәй хә­терлим: улица М.Горького, дом 3 диелгән иде анда, – дип дәвам итә Нурҗиһан апа. – Укытучым Илдар абый Фазлыев 1970 елда мине Казанга алып барды, операцияләр ясатты. Туганым түгеллеген, укытучым гына икә­нен белеп, аңа бөтен кеше шаккатты инде. Ул чакта Казанда боль­ницада  берсендә ике ай, берсендә өч ай яттым. Башымны муеннан, иякне күкрәктән аердылар. “Ямар” өчен тирене бөтен гәүдәмнән җыйдылар дисәм дә була.

Шул чакта ук группа тиеш булса да, кызга аны әйтүче табылмый (аны бик соңлап кына ала), ә ул үзе булган кадәресен дә могҗизага тиңләп, тормышка чы­тырдап ябыша. Күп авырлык, югалтулар күргән әнисенә чын терәккә әйләнә. Башта колхозда төрле эшкә йөри, аннан фермада терлекчеләргә ашарга пешерә башлый.

“Аллаһы Тәгалә зурлады”

– Кайда эшләсәм дә, беркем белән сүзгә килмәдем, тырышып эшләдем, шуңадыр инде барысы да бик хөрмәт итте үземне, – ди ул. – Пенсиягә чыкканда, ферма кызлары шулкадәр зурлап, бик матур кичәләр ясап озатты. Менә бу келәмне да алар бүләк итте… Туганнарым белән дә бик дус яшәдек. Нәнә 1976 елда вафат булды, шуннан бирле ялгызым яшәсәм дә, авылдашлар да бик мәрхәмәтле, ярдәмчел булды. Социаль хезмәткәр Раушания Гарифуллинадан да бик уңдым, үзе эшчән, үзе ипле. Җитәкчеләр дә, авылыбыз эшмәкәрләре дә: “Нин­ди ярдәм кирәк, әйт”, – диләр. Моңа кадәр бер кешедән дә ярдәм сораганым булмады, әлегә ничек тә үзем тырышам. Менә күптән түгел генә 21 меңгә капка-коймалар эшләттем, өй­нең идәннәрен җылыттым, аңарчы түбәләрне алыштырып, мунча салдырган идем. Өйгә батареялар керттермәгән идем, башта сизелмәде, хәзер олыгая башлагач, җылы кирәк, ничек тә тырышып, бу якка батарея керт­терергә исәп…

Изге эшкә теләктәшләр табыла

Бу язма газетабызда басылып чыккач, укучыларыбыз арасында Нурҗиһан апаның сабырлыгына, тырышлыгына сокланучылар аз булмады. Кемнәрдер бигрәк күпне күргән дип кызгангандыр да. Арада тулышкан хис­ләрдән арынып, чын-чыннан изге га­мәлгә ниятләүчеләр дә табыла.

– Язма чыгып, күп тә үтмәде, өемә район электр челтәре оешмасы җитәкчесе Әнвәр Бахтиозин белән “Водстрой” ширкәте җитәк­чесе Рифат Закиров килеп керде­ләр. “Апа, безнең Казандагы оешма җитәкчесе Илшат Шәех улы Фәр­диев сезгә газ, җылылык кертүдә ярдәм оештырырга кушты”, – диде Әнвәр исемлесе. Сөе­не­чемнең иге-чиге булмады. Шул арада килеп үлчәүләр алдылар, нәрсәләр эшләргә икәнен планлаштырдылар… Әле бераздан тагын ике ир-ат “Ватаным Та­тарстан”да чыккан сезнең язманы тотып килделәр. “Монда языл­ганнар дөресме?” – дип сорадылар. “Дөрес, бөтенесе дә дө­рес”, – дидем.

Кызганычка, инде подрядчы оешма белән кирәкле документлар хәзерләнеп беткәч кенә, “Сетевая компания”дә бу эшкә җаваплы итеп беркетелгән урынбасар белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты, автор буларак минем белән элемтәгә чыккан ул иптәш сөйләгәннәрдән вәгъдә ителгән ярдәм булмаячагы аң­лашылды. Дөресен әйтим, өмет­ләнгән Нурҗиһан апаны жәл­ләүдән нишләргә дә белмәдем. Район электр челтәре җитәкчесе Әнвәр Рәүпович: “Илшат Шәехо­вич вәгъдә иткәч, эшләнә инде ул, борчылмагыз”, – дисә дә, шактый вакыт уңай җавап булмагач, үзебезнеке­ләр­гә мөрәҗәгать иттем. Нурҗиһан апа кайчандыр эшләгән “Якты юл” хуҗалыгы рәисе Раиф Хә­­кимов та, шушы авылдан таныш эшмәкәрләр дә бергәләп ярдәм итәргә ышандырды.

Бу юлы инде җирле үзидарә җитәкчесеннән берләштерү җи­теп бетмәде. Әмма Раиф әфән­де үзенең вәгъдәсен онытмаган булып чыкты. Уттай эш өстендә, кешеләр биреп, бөте­несен оештырды ул. Бер карасаң, кечкенә генә йорт кебек, әмма аны газ белән җылытуга күчерү өчен шактый үзгәрешләр кертергә, проект-смета документлары ясатырга, рөхсәт язулары артыннан йөрергә, җылылык системасы үткәрергә, мичне сүтеп чыгарырга, газ казаны сатып алырга… Кыскасы, шактый зур сумма кирәк була. Әмма башлаган эшне ярты юлда калдырмый рәис.

– Төзелеш буенча авылыбыз­ның бригадиры Ринат Гыйла­җетдинов бөтенесен оештырды. Кирәкле бөтен  төзелеш материалын китертте, газ миченә кадәр алып кайтты. Әле мичкә түләргә ул чакта колхоз кассасында акча булмаган, Ринат үзе түләп торган, – дип сөйли Нурҗиһан апа. – Ленар Хамматов мич чыгарды, Расил Галимов аңа матур итеп плиткалар ябыштырды, стеналарымны тигезләде, буяды, Альфред Дәүләтгәрәев батареялар кертте, мичләрне урнаштырды, барысы да шулкадәр тырышып, әйбәт итеп эшләделәр. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр кебек…

Әмма язмабызны бу урында тәмамлап булмый әле, укучым. Тормыш мәшәкатьләре шулка­дәр күп, ыгы-зыгы белән һәр кө­небез кайнап торса да, шулар арасында кеше хәсрәтенә битараф кала белмәгәннәр дә табылып тора шул. Ихлас күңелдән, чын-чыннан яхшылык эшләргә теләгән кеше беркайчан да ния­теннән ваз кичми, аны онытмый, ничек тә тормышка ашыра икән. Казанда яшәүче Илшат Шәех улы да Балтач районының иң чигендә урнашкан Шода дигән авылда яшәүче Нурҗиһан апаны, ника­дәр вакыт үткәннән соң, кабат искә төшерә! Үзе кушканнарның үтәлеше белән кызыксына һәм… элек планлаштырылганча, подрядчы оешма “Водстрой” шир­кәте аша “Якты юл” хуҗалыгының шушы максатка түккән барлык чыгымнарын кире кайтара.

Яхшылык яхшылыкны тудыра, диләр бит. Ә без, үз чиратыбызда, тагын бер кешегә бик тә кирәкле, саллы ярдәмнең сәбәп­чесе була алуыбызга сөенеп, бар әле ул мәрхәмәтле кешеләр, бар, дибез. Шәһәрдә дә, авылда да…

Гөлсинә Хәбибуллина

Запись “Муен тиресе эреп, башым – җил­кәгә, ә иягем күкрәгемә ябышып калган иде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Оныта алмаган ул хатынын, юксынган… Үзенә үлем теләп, аны көтеп йөргән»
Ул мотоциклының тизлеген арттырганнан-арттыра барды. Кинәт аның күз аллары караңгыланып китте һәм шул караңгылык эченнән суырылып яктылык пәйда булды. Бераздан ул әкренләп кеше сынына әверелде – ниндидер җансыз таш сынга. Аннары гәүдә селкенеп, ап-ак бармаклы нечкә кулларын алга таба сузды. Ир аңлап алды: чакыра бит ул аны, үз янына дәшә. Бәй, бу аның сөеклесе, ләбаса! //Акчарлак//

Ап-ак күлмәктән, озын чәчләре иңнәренә таралып төшкән, олы зәңгәр күзләре аңа төбәлгәннәр. Тик алар, нишләптер, зур булып ачылып катып калганнар, күз төпләре кара көеп тора. Ир тизлекне арттырды. Тик сөеклесе якынаймады, дулкын өстеннән йөзеп барган аккоштай, ераклашканнан-ераклашты.

– Хатирә-ә-ә-м! Тукта, көт мине!

Аның йөрәк түреннән бәреп чыккан сыктау авазын мотоциклның яман үкергән тавышы күмеп китте…

Шул секундта мотоцикл коточкыч улау тавышлары чыгарып, юл читендә яткан олы ташка барып менде дә әйләнеп китеп җиргә капланды. Тәгәрмәчләр генә туктый алмыйча зырылдап әйләнделәр дә әйләнделәр. Ирнең гәүдәсе, очып китеп, күп еллар элек яңгыр сулары агар өчен юл аркылы салып калдырылган тимер торбаның чыгып торган башына барып бәрелде.

Якын-тирәдәге өйләрдән кешеләр йөгерешеп чыкты. Берничә кеше, саклык белән генә күтәреп, җансыз гәүдәне юл кырыена, чирәмгә сузып салдылар. Аның чалбар кесәсеннән, тырпаеп, шешә муены күренеп тора иде. Бер абзый шешәне тартып чыгарды. Адәм ышанмаслык хәл: аракы шешәсенә берни булмаган, пыяласы да чатнамаган иде. Абзый, ачу белән, шешәне тыкрык башындагы ихатасыз йортның таш нигезенә бәрде. Шешә челпәрәмә килде.

Җыелган халык, бу хәлләргә исе китеп, аптырап басып тора иде. Шулчак кемдер:

– Хатирәсе янына китте, – дип куйды.

Халык айнып киткәндәй булды. Тиз генә, каршы чыгып, юлдан килгән йөк машинасын туктаттылар. Күмәкләшеп җансыз гәүдәне кузовка күтәреп салдылар. Кемдер, йөгерә-атлый, өеннән мәетне капларга одеял алып чыгып бирде. Берничә кеше машина башына үрмәләде. Машина тузан туздырып күздән югалды.

Тетрәнгән халык төркеме, тарала алмый, хәтсез вакыт юл читендә басып торды. Беркемнең дә сөйләшәсе килми иде.

Бу фаҗиганың шаһиты булганнар арасында яшь кенә кыз бала – мин дә бар идем.

Үскәчрәк белдем. Яшь кәләшен мәңгелеккә югалткан бу ир үзенең аңа булган мәхәббәтеннән арына алмаган. Ата-анасының киңәше белән хатынының сеңлесенә дә өйләнеп караган. Апасына бик тә охшаган бу кыз төс-кыяфәте белән аның хис-тойгыларын гел яңартып кына торгандыр, күрәсең. Оныта алмаган ул яраткан хатынын. Яшәү ямен югалткан. Гел аны юксынган, сагынган. Соңрак яшел елан белән дуслашып киткән. Үзенә үлем теләп, аны көтеп йөргән.

Инде күп еллар узса да бу хәлләр бүгенгедәй әле дә күз алдымда торалар.

Мәхәббәт һәм үлем янәшә йөри, диләр бит.

Мәхәббәт үлемсез һәм үлем мәңгелек шул.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА

Запись «Оныта алмаган ул хатынын, юксынган… Үзенә үлем теләп, аны көтеп йөргән» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Машина җиргә сеңгән, әтинең, абыстайның карар җире калмаган, «фарш» булганнар»
10нчы октябрь көнне Зәй районында коточкыч һәлакәт булды. 11нче модельле «Лада» автомобиле ике йөк машинасы арасына кысылып, бер йөк машинасының арбасына төягән тимер торбалары астында калды. Фаҗига кичке якта, сәгать бишенче яртылар тирәсендә булган. Социаль челтәрләрдә бу авариянең видеоязмасы да пәйда булды. Аннан күренгәнчә, ВАЗ-2111не, юл бирмәве аркасында, башта чөгендер төягән «КамАЗ» бәрдерә. Аннары йөк машинасы җиңел машинаны этеп барып, каршы як полосага чыга, ә ул яктан «МАЗ» йөк машинасы килгән була. ВАЗ-2111 тагын бер бәрелеш ала. Шулвакыт җиңел машина өстенә зур тимер торбалар коела… //Безнең гәҗит//

Бу куркыныч һәлакәт аркасында, «11»ле машинасының йөртүчесе – 80 яшьлек ир һәм аның пассажиры – 65 яшьлек ханым вафат була. «МАЗ»ның 21 яшьлек шоферы, «КамАЗ»ның 38 яшьлек йөртүчеләре исә реанимациягә эләгә.

«ӘТИ – БИК ХӨРМӘТЛЕ КЕШЕ ИДЕ…»

Мөхәмәдиевлар гаиләсе әле дә булган хәлләргә ышанып бетә алмый. Югыйсә, июль аенда гына Альберт абыйның 80 яшьлек юбилеен уздырганнар, ул үзенең өч улына, өч килене һәм алты оныгына кадерле кеше булып, тагын озак еллар яшәр кебек тоелган. Туган көнендә дә якыннары аңа нәкъ шундый теләкләрен теләгән. Ә өч айдан соң, сау-сәламәт ир-атның кара җир куенына кереп ятасын уйлаучы булмагандыр.

80 яшендә дә сау-сәламәт булган, дип, кабатлап әйтәм. Мәрхүмнең килене Лилия ханым Мөхәмәдиева: «Әтинең әле 32 теше дә исән иде», – дип сөйли.

Июль аенда гына мәрхүмнең 80 яшьлек юбилеен уздырган булганнар

– Әти үзенең сәламәтлеген һәрвакыт сакларга тырышты. Ул 3 яшендә полиомиелит (инфекцияле вирус авыруы, кече яшьтәге балаларга йога һәм нерв системасын какшата, бала параличланырга да мөмкин – А. З.) белән чирләгән булган, шунлыктан аның ике аягы да зәгыйфьләнеп калган. Әтинең беренче төркем инвалидлыгы бар иде. Таяк белән йөрде. Шуңа күрә ул эчү-тарту белән мавыкмады, бик чиста булды, һәр көнне иртән үк торып кырыныр, хушбуйларын сөртер, чиста күлмәкләрен алып кияр иде. 80 яшендә дә егетләр кебек иде, аңа ул яшьне бирерлек тә түгел. Үзен саклагангамы, «бу җирем авырта», «теге җирем кадый», дип зарланганы булмады…

Лилия ханым кайнатасының авылдагы бик хөрмәтле кеше булуы турында сөйли. Олысы да, кечесе дә аннан киңәш сорарга килгән, аның бик зур ярдәме белән Зәйдә мәчет салынган, үзе дә мәчеткә йөргән.

– Әтине бик ярата иде халык. Аны яратмаслык та түгел. Бу гаиләгә килен булып төшүемә егерме ел булды, бер мәртәбә дә «килен» дигән сүз ишетмәдем. «Кызым», – дип кенә йөртте ул мине. Ачык йөзле, шаян иде. Әнигә дә аның белән гомер итүе бик җиңел булгандыр, дип уйлыйм. Аларның яшь аермалары 15 ел. Ике чакрым ераклыктагы авылларда яшәгәннәр, әтигә 35 яшь тулгач, ул 20 яшьлек әнине урлап алып кайткан. Бик матур яшәделәр. Өч малай тәрбияләп, аларны кеше иткәннәр. Беркайчан да ызгышканнарын күргән-ишеткән булмады, бер-берсенә «сандугачым», дип кенә эндәшәләр иде…

Лилия ханым әйтүенчә, беренче төркем инвалидлыгы булуга да карамастан, Альберт абый машина йөртергә бик яраткан. Физик кимчелекләрен исәпкә алып көйләнгән машинасында әллә кайлардан исән-имин урап кайткан булган, югыйсә…

– Бөтен Русияне айкап чыккан иде. Самара шәһәрендә апасы яши, әле бер ай да юк, шунда барып кайтканнар иде. Минем улым армиядә хезмәт итеп кайтты. Аның янына да Саратовка барды. Әтинең юлда йөрергә яратканын белеп, уллары гел машинасының төзеклеген тикшереп кенә тордылар. Ә үзе ул бик сак һәм яхшы йөртә иде. Ләкин менә 10нчы октябрьдә нәрсә булгандыр – беребез дә аңламый. Ни өчен әти йөк машинасына юл бирмәгән, әллә аны күрми калганмы? Әллә соң кинәт кенә йөрәге чәнчеп куйганмы икән? Алай дисәң, әйтәм бит, аның беркайчан да «авырта» дип зарланганы булмады.

Һәлакәт урыныннан фото: җиңел машина авыр тимер торбалар астында калган

«ТОРБА АРАСЫННАН МАШИНАНЫҢ НОМЕРЫ ГЫНА КҮРЕНГӘН»

Лилия ханым әйтүенчә, алар гаиләсе өчен октябрь – югалтулар ае. Бу айда бик күп туганнары вафат булган аларның. Шуларның рухына дога кылыр, мәрхүмнәрне искә алып узар өчен 10нчы октябрь көнне Зәйдә Коръән ашы үткәрергә ниятләгәннәр.

Бик күп туганнары, әбиләр җыелган. Аш тәмамлангач, Альберт абый Иске Зәйдә яшәүче абыстайны – 65 яшьлек ханымны һәм Тынычлык бистәсендә яшәүче тагын бер апаны машинасында өйләренә илтеп кайтырга ниятләгән.

– Әни аңа шулкадәр әйтте: «Барып йөрмә, әйдә таксига акча гына бирәм, өйдә бул», – диде. «Юк, үзем илтәм, савап булыр!» – дип, әти барыбер чыгып китте. Тынычлык бистәсендә яшәүче апаны өендә калдырганнар да, Иске Зәйгә юл тотканнар. Ул апа сөйли хәзер: «Шундый күңелле итеп сөйләшеп барган идек, көлешә-көлешә кайттык юл буе», – ди. Тик аны калдырып бераз баргач та, һәлакәт булган. Әти белән бергә абыстай да үлде, ноябрь аенда зурлап 65 яшен үткәрергә тиеш иде. Әтинең машинасы төпчек улы исеменә рәсмиләштерелгән. Ул үзе Чаллыда яши. Авария булгач та, ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаның дәүләт номеры аша төпчек малайга шалтыратканнар. Төпченеп аңлатып тормаганнар, машинагыз бәрелешкән генә дигәннәр. Аннан соң энебез безгә шалтыратты. Тотындык әтигә шалтыратырга. Телефонын алмый гына бит! Иремә әйтәм: «Бар әле карап кайт һәлакәт урынын, әти ник хәбәргә чыкмый икән?» – дим. Без бит аны җиңелчә генә бәрелешкәндер, дип уйлаган идек. Ирем фаҗига урынына баргач, ике йөк машинасын гына күргән, торбалар астында калган булгач, әтинең автомобилен табалмаган. ЮХИДИ хезмәткәрләреннән: «Кайда соң безнең машина?» – дип барып сораган да әле. Аны якынрак алып килеп күрсәткәннәр. Торбалар астыннан автомобильнең дәүләт номеры гына күренеп торган, карарлык әйбер бөтенләй калмаган, машина изелеп җиргә сеңгән, әтинең дә, абыстайның да карар җире калмаган иде, «фарш» булганнар, – дип сөйли Лилия Мөхәмәдиева.

Һәлакәт булганнан соң, мәрхүмнәрнең гәүдәләрен торбалар астыннан кичке тугызларда гына, ягъни дүрт сәгать вакыт узгач кына чыгара алганнар.

– Алдан сизенү дә, әти үләр, дигән куркыныч уй да булмады. Ул гел шулай яшәр, безнең белән булыр, елмаеп каршы алыр, әни белән көлешеп чәй эчәрләр, төсле иде. Аны күмәргә бик күп кеше җыелды, барыбыз да шок хәлендә. Аеруча әни. Ул әле дә булган хәлләргә ышанмый. Авыр вакытында әнигә терәк булырга тырышабыз, без аның янында, – ди мәрхүмнең килене. – Хәзер әтине төштә генә күрергә кала. Узган атнада гына Коръән ашын уздырган идек, менә бу атнада әтинең җидесен үткәрәчәкбез. Октябрь ае быел да безгә зур югалтуы белән килде…

Айгөл ЗАКИРОВА

Запись «Машина җиргә сеңгән, әтинең, абыстайның карар җире калмаган, «фарш» булганнар» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Балага туганчы ук күз ти­дер­дек бу­гай, ин­тек­сәм дә, бу рә­хәт ин­те­гү иде» [гыйбрәт өчен]
Ба­ла­ның нин­ди зур бә­хет икә­нен ба­ла та­бу­дан мәх­рүм кал­ган ха­тын­нар гы­на аң­лый ала­дыр. Бе­рен­че ба­ла­ма авыр­га уз­гач, бик ку­ан­ган идем. Ирем дә, әни­ем, ка­е­на­нам да ул ба­ла­ны шун­дый ярат­тык. Ту­ган­чы ук ар­тык яра­тып, күз ти­ер­дек бу­гай шул. Ток­си­коз­дан бик ин­тек­сәм дә, бу бик рә­хәт ин­те­гү иде. //Сираҗи сүзе//

Егер­мен­че ат­на­да йө­рү кы­ен­лаш­ты. Күб­рәк ятып кы­на то­ра идем. Укыйм, хы­ял­ла­нам, йок­лыйм… Көн­нә­рем шу­лай уза баш­ла­ды. Бу әки­ят­кә уты­зын­чы ат­на­да нок­та ку­ел­ды. Кө­не бу­е ба­ла­ның сел­ке­нү­ен сиз­мә­гән­нән соң, төн­лә кан кит­те. Ки­зү то­ру­чы­ның нәкъ ми­не кү­зә­тү­че та­биб бу­лып чы­гу­ы уңыш иде. Шун­да ук УЗИ ясат­ты­лар һәм ба­ла­ның ин­де бер­ни­чә сә­гать элек үк үл­гә­нен хә­бәр ит­те­ләр. Бик тиз ара­да опе­ра­ци­я ясар­га дип ча­бы­ша баш­ла­ды­лар. Хи­рург­ның: «Без ба­ры тик сез­не бул­са да сак­лап ка­лыр­га ти­еш», – ди­гә­нен ге­нә хә­тер­лим.

Уя­нып кит­кәч ул: «Без сез­нең ана­лык­ны алыр­га ти­еш идек, лә­кин мин, үзем­не кур­кы­ныч ас­ты­на ку­еп бул­са да, ана­лы­гы­гыз­ны кал­дыр­дым… Сез ки­лә­чәк­тә ба­ла­лы бу­лыр­га те­ли­сез бит әле… Сез бик күп кан югалт­ты­гыз…» – ди­де. Ул ма­лай иде. Аңа Ай­дар дип исем ку­шар­га те­ли идек. «Ай­да­рым», дип кор­сак­ны сый­па­ган­да да ул кар­шы кил­ми иде. Ти­бе­неп ке­нә ку­я. Әй­тер­сең, ул без­не ише­тә, аң­лый, үз исе­ме бе­лән ча­кыр­ган­на­рын аң­лап җа­вап би­рә. Ул ба­ла сел­кен­гән­дә нин­ди рә­хәт бит… Мо­ны ба­ры тик ана бу­лып ка­ра­ган ке­ше­ләр ге­нә аң­лый­дыр.

Па­ла­та­да без 4 ха­тын идек. Мин­нән баш­ка­лар ба­ры­сы да  «ке­са­ре­во» ясат­кан. Мин уян­ган ир­тә­ләр­нең бер­сен­дә алар­га ба­ла­ла­рын аша­тыр­га алып кил­де­ләр. Мин ба­шым­ны мен­дәр ас­ты­на ты­гып, акы­рып ела­дым. Уры­ным­нан шу­ып тө­шә ала баш­ла­гач, алар­ны күр­мәс өчен, ко­ри­дор­га чы­гам да, ди­вар­га то­ты­нып поч­мак­ка­рак үр­мә­лим. Җит­мә­сә, без­нең па­ла­та бе­лән янә­шә­дә ге­нә ба­ла­лар бү­ле­ге иде. Алар­ның ела­вын ишет­кәч, мин дә ку­шы­лып елый баш­лыйм. Үзем­не ях­шы­рак хис итә баш­ла­гач, өе­мә кай­та­ру­ла­рын со­рап, та­биб­ка кер­дем, югый­сә, акыл­дан язам, ди­дем. Ул ми­ңа бер­ни дәш­ми ка­рап тор­ды да, чы­га­рып җи­бәр­де.

Өй­дә мәх­шәр баш­лан­ды. Мен­дәр­гә кап­ла­нып елау­ла­рым­нан ирем дә, әни­ем дә туй­ды. Баш очын­нан баш­лап аяк очы­на ка­дәр бар җи­рем авырт­ты.  Урам­га чык­сам, аз гы­на ис­кән җил дә бө­тен ти­рем­не сал­дыр­ган ке­бек авырт­ты­ра иде. Шул авыр­ту бе­лән кү­ңел авыр­ту­ы ку­шы­ла да, мин урам ур­та­сын­да кыч­кы­рып елар­га то­ты­нам. Ә бер­көн­не ку­лы­ма эләк­кән га­зе­та­дан бер мань­як ха­кын­да мә­ка­лә укы­дым. Ул кеч­ке­нә ба­ла­лар­ны көч­ләп, үте­реп, кү­мә тор­ган бул­ган икән. Суд­та шул ба­ла­лар­ның әти-әни­лә­ре дә кат­наш­кан. Ниш­ләп­тер, ми­ңа шул ата-ана­лар кар­шын­да оят бул­ды. Мин бит әле алар ки­чер­гән­нән күп­кә аз­рак ки­чер­дем, дип уй­ла­дым да, үзем­не ты­я баш­ла­дым. Яңа­дан яшәр­гә өй­рән­дем.

Өч ел ба­ла­га узар­га яра­мый ди­сә­ләр дә, мин ин­де бер ел­дан ук ка­бат ба­ла­га уз­дым. Әл­бәт­тә, үзем те­лә­дем. Бу юлы бик сак­лан­дым. Авыр­лы икә­нем­не бе­лү бе­лән эш­тән кит­тем, ана­лиз­лар­ны гел тап­шы­рып тор­дым, ях­шы әй­бер­ләр ту­рын­да гы­на уй­ла­дым. 12нче ат­на­ны кан кит­те! Озак кы­на хас­та­ха­нә­дә ят­тым. Шу­шы ва­кый­га бу­лып 10 көн уз­гач, ка­бат кан кит­те һәм мин ба­ла­ны югалт­тым.

Ор­га­низ­мым ти­мер тү­гел дип, ба­ла­лар йор­тын­нан бер са­бый алып кай­тыр­га те­лә­гән идем дә, ирем кар­шы чык­ты. «Үзе­без­не­кен та­ба­чак­быз», – ди­де ул. Без бө­тен төр­ле дә­ва­ла­ну уз­дык. Ләм бе­лән дә­ва­лан­дык, тоз­лы күл­ләр­дә, ши­фа­ха­нә­ләр­дә йөр­дек. Әти-әни­ләр без­нең өчен гел до­га­да бул­ды. Өч ел уз­гач кы­на ба­ла та­бар­га әзер бу­лып, тә­вә­кәл­лә­дек һәм… Ал­ла­һы­быз без­нең ял­ва­ру­лар­ны ише­теп­ме, мин ка­бат авыр­га уз­дым. Бу хак­та бер­кем­гә дә әйт­мә­дек. Мин ин­де ял­гыш су­лар­га да кур­ка идем. 12нче ат­на­дан соң ка­бат сак­ла­ну­га ят­кыр­ды­лар. Өе­мә ат­на ярым­га гы­на кай­та идем дә, ка­бат шун­да ки­тәм. Баш­та ях­шы бул­са да, ан­на­ры ба­ры­сы да ис­ке­чә баш­лан­ды. Әле ана­лиз­лар на­чар, әле то­нус, әле су­ык ти­я…

Мин һәр­ва­кыт ба­лам­ны тың­лап кы­на ятам: сел­ке­нә­ме, юк­мы?! 20нче ат­на­да ба­ла ту­ар­га те­ләк бел­дер­де. Ми­ңа арт ягым­ны өс­кә кү­тә­реп, тер­сәк­лә­ре­мә та­я­нып кы­на ятар­га ку­шыл­ды. Ыша­на­сыз­мы, мин әнә шул ки­леш 10 ат­на ят­тым! Аяк­ла­рым шеш­те. Уты­ра да, ята да ал­мый идем ин­де. Җит­мә­сә, ни­чә ай юын­ган юк. Ба­ла­га 7 ай бул­гач, аның үп­кә­лә­ре ачыл­га­нын кө­тә баш­ла­дык…

Ба­лам­ны опе­ра­ци­я бе­лән ал­ды­лар. 2,5 ки­ло­лы гы­на иде. Аны яны­ма ки­те­реп сал­гач, мин аны бе­рен­че тап­кыр имез­гәч, ку­а­ныч­тан ни­чек ела­ган­ны бел­сә­гез… Ике ат­на­дан өй­гә кайт­тык. Хас­та­ха­нә­дән чык­кач та ба­лам­ны күк­рә­ге­мә кы­сып ела­дым. Ал­ла­га шө­кер, бу юлы шат­лык­тан ела­дым.

Мин бу юлы хас­та­ха­нә­дә бер яп-яшь ке­нә ха­тын бе­лән ят­тым. Ул ике тап­кыр ана­лык­тан тыш ба­ла­га уз­ган, тру­ба­ла­ры юк, ике тап­кыр ЭКО яса­тып, ала­ры төш­кән. Ал­тын­чы аен­да өчен­че ЭКО­дан бул­ган ике иге­зәк ба­ла­сын югалт­кан. Ул ка­бат ба­ла та­бып ка­рар­га те­ли! Хөр­мәт­ле ана­лар, ба­ла­гыз­ны ачу­лан­ган ми­нут­лар­да ба­ла та­бу­дан мәх­рүм ха­тын­нар­ны ис­кә тө­ше­ре­гез. Без бит җир­дә­ге иң бә­хет­ле ха­тын­нар!

Гө­ли­я Х. Ка­зан шә­һә­ре.

Запись «Балага туганчы ук күз ти­дер­дек бу­гай, ин­тек­сәм дә, бу рә­хәт ин­те­гү иде» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Сөюдән янган йөрәктә күптән инде башка берәү. Аңла, якын дустым, кичер, оныт!..»
Гомәр белән бер класста укыдык, бер елда, хәтта бер көндә туганбыз. Әтиләр дә сугышка бергә киткәннәр, тик аныкы кире кайтмады. Ул бездән ерак яшәми, күрше диярлек. Сабый чакта “үскәч Кларага өйләнәм” дип тә йөргән әле ул. //Татарстан яшьләре//

Бу классташым – уеннарда мине яклаучы, кирәк чакта ярдәмче дә, мәктәпкә дә көн саен диярлек бергә бара идек, кайтканда да – бергә. Кайвакыт безгә якын дустым Гөлҗиһан гына кушыла. Кыскасы, аерылгысыз якын дуслар идек. Өчебез дә бик яхшы укыдык, җәмәгать эшләрендә актив булдык. Гомәр әтисеннән калган кыңгыраулы гармунда уйнады, Гөлҗиһан белән без җырладык. Дустымның әтисе Сәхап абый Мәскәүдән патефон алып кайтты. Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова пластинкаларыннан җырлар өйрәнеп, соңрак авылдашларга концертлар да куя башладык. Яңа җырлардан мин “Умырзая”ны яратып башкара идем.

Гомәр – чибәр, җор телле, тапкыр сүзле егет, Хуҗа Насретдин мәзәкләрен сөйләп көлдереп, эчне катырып бетерә иде. Өйдә әнисенең төп таянычы. Хуҗалык эшләрен кырып-себереп алып баручы классташыбыз ничек вакыт җиткергәндер – сабакташлар арасында иң күп әдәби китап укучы да ул иде. Барыбыз да мәктәпне тәмамлагач, укуны дәвам итү турында хыялландык, Гомәрнең баянда уйнарга өйрәнәсе, авылдашыбыз Фәйзулла Туишев кебек гармунчы буласы килде.

Чыгарылыш кичәсе, аерылышу, саубуллашулар… Кичәдән Гомәр белән икәү генә кайттык. Күл буенда йөрдек, мәктәп елларының кызыклы мизгелләрен искә төшердек. Күл өстенә иелгән тал яфраклары, суга төшкән ай нурлары, тирә-юньнең матурлыгы күңелләрне әсир итеп, шактый гына сүзсез торгач, Гомәр кыяр-кыймас кына сүз башлады: “Үссен әле дип әйтмичә йөргән идем, син миңа күптән ошыйсың, гел синең турында гына уйлыйм”, – диде һәм туктап калды. Аннан: “Ничек аңлатыйм икән, кыскасы, тамактан чумар үтми”, – димәсенме?! Мин, һәрвакыттагыча, кычкырып көлеп җибәрдем. Тагын шаярта! Егетләр кызларга мәхәббәтне шулай аңлата микәнни?! Яшьлек җүләрлеге димә инде, шунда Гомәргә: “Егетем бар”, – дип әйтеп ташладым (нинди эчкерсез күңел түреннән чыккан сүзләр икәнен тора-тора гына аңлыйсың икән). Чынлыкта, армиядән бер авылдаш хат яза иде. Авыр солдат тормышында азрак юаныч булсын дип, сирәк кенә мин дә җавап язгалыйм, яшьтәш кызлардан да калышасы килми, алар да шундый хатлар ала иде бит. Шул көннән Гомәр белән тормыш юлларыбыз аерылды. Язмыш җилләре мине авылымнан гомерлеккә алып китте. Хыялым – әтием кебек укытучы булу иде. Казан педагогия институтына укырга кердем. Дусларым гына хыялларын тормышка ашыра алмадылар (ул чакта колхозчыларның паспорт алуга хокукы юк иде). Гөлҗиһан сыер савучы булып эшли башлады, Гомәр, курслар тәмамлап, тракторга утырды.

Мине исә шау-шулы студент тормышы бөтереп алды: төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре, өстәмә белем курслары, спектакльләргә, киноларга йөрү, яңа җырлар өйрәнү… Үзем дә актив – студент советы, факультет профсоюзы комитеты әгъзасы идем. Шул көннәрдә гашыйк булганымны сизми дә калдым. Үзем кебек авылдан килгән курсташыма. Ул да бик актив, укуда да беренче, матурлыкны да Ходай аңа мулдан биргән иде.

Нинди генә чая, кыю кыз булсам да, бу егеткә яратуымны аңлатырга тәвәккәллегем җитмәде. Аны күргәндә, аның белән сөйләшкәндә туган ләззәтле мизгелләр яшәргә көч тә, дәрт тә өстәде. Аның белән генә бәхетле булырмын сыман. Казан урамнарында кулга-кул тотынышып йөрербез, туйганчы серләшербез әле дип хыялландым. Әмма шундый хыял дәрьясында йөзүче мин генә түгел идем. Күпләрнең татлы йокыларын качырды шул бу егет. Җитмәсә, авылда кызы бар икән дигән хәбәр дә йөрде…

Җәйләрен төрле районнарда студентлар отрядлары составында эшләдек. Авылга кагылып чыгарга да бераз вакыт кала иде. Шулай бер кайтуда, айлы матур кичтә өй турыбыздан берәү “Умырзая” көен өздереп уйнап үтте. Гомәр! Баян алган, уйнарга да өйрәнгән! Онытмаган. Әй, классташ, үткәннәр хатирәсе өермәсен күтәреп, тагын нигә дип йокыларымны качырдың? Сөю утында янган йөрәктә күптән инде башка берәү. Аңла, якын дустым, кичер, оныт инде, оныт!..

Озакламый студент тормышы белән дә хушлаштык. Минем белән бер курста укыган теге егет эшкә кайткан районга мин дә юллама алдым. Икебез дә бер системада эшли башладык. Ул өйләнде. Чыннан да, аны кызы көткән икән. Тирән белемле, булдыклы егетне бик тиз күреп алдылар. Тиз күтәрелде, югары постларда да үзен күрсәтте, зур оешманың мактаулы җитәкчесе булып китте. Үзем дә лаеклы ялга чыкканчы урта буын җитәкчесе булып эшләдем. Курсташ буларак, үзе, гаиләсе белән дә аралашып яшәдек. Аның тормыш иптәше дә уңган-булган хатын, балаларга яхшы ана, сер сыярлык дус та булды. Эш буенча сессия-конференцияләрдә очраша, төрле бәйрәмнәрне бергә үткәрә идек. Олы җыелышларда президиумда ул утырганда аңа гына карап торам, кайвакыт, аның да күңелемә рәхәтлек биргән карашын тоеп, сискәнеп китәм. Бәйрәмнәрдә вальс биергә чакыра, саклык белән генә назлап, җылы кочагына кыса. Ул да миңа битараф булмагандыр дип уйлап куям. Газета, журналларда чыккан фотоларын, аның турында язмаларны җыям. Юксынганда шуларны карап, укып, юанам. Шулай бәхетле гаилә янында гомер әкрен генә үтеп бара. Ялгызлыкта…

Классташым Гомәр бер күрешкәндә: “Сине алыштыра алмаса да, якын дустыңа өйләндем”, – дигән иде. Ул минем ахирәтем Гөлҗиһанны сайлады. Аны бәхетле итте, алар өчен сөендем генә, хәтта яратып кына көнләшә дә идем. Дус-тату гаиләләрендә үзләре кебек тырыш, эшчән ике ул, бер кыз үсте. Туганнарының, авылдашларының кадер-хөрмәтен тоеп, бик матур яшәделәр. Аралашып тордык. Оныкларына куанып, шулай тигезлектә яшисе иде дә бит, юк шул, аяусыз әҗәл Гомәрне арабыздан иртәрәк алып китте. Гөлҗиһанның авыр кайгысын уртаклашырга кайттым. Ирен яратып, аңлап яшәде ул. Әле кайчан гына өчәү йөргән күл буйларына төштек, тугайларда йөрдек, үткәннәрне сагынып искә төшереп, озак кына сөйләшеп утырдык. Шунда Гөлҗиһан магнитофон кабызды. “Умырзая”! Йомшак, моңлы тавыш белән баянга кушылып Гомәр җырлый. Иңнәрне-иңгә куеп, Гөлҗиһан белән тыңлап утырабыз, икебезнең дә уенда – ул. Шунда дустым: “Оныта алмады ул сине!”– дип куйды. Шулай булды микәнни? Очрашканда, чыннан да, аның зәңгәр күзләрендәге моң дәрьясына кереп югалгандай була идем. Минем дә истә ул.

Тормыш юлларында балачак, яшьлек еллары мәхәббәтен бераз оныттырырдай кешеләр очраса да, гел истә икән шул ул беренче мәхәббәт. Теге чакта көе белән мине әсир иткән бу җырның тирән мәгънәле сүзләре зәңгәр томаннар артында калган яшьлегемнең матур мизгелләрен яңартты. Рәхмәт аңа! Әйе, сөя белеп тә, бергә була алмаганнар, шул туган як тугайларындагы умырзаялар кебек моңаялардыр. Гомер уза, гүя ул – аккан су. Яшьлектәге мәхәббәт уты сүнми дә, сүрелми дә, аннан көч ала-ала гомер юлларыннан шулай үтәсең дә, үтәсең икән…

Клара САБИРОВА. Сарман.

Запись «Сөюдән янган йөрәктә күптән инде башка берәү. Аңла, якын дустым, кичер, оныт!..» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Җәзасын алсын. Ярый аның өч баласы бар. Ә безнеке — бердәнбер иде»
— Кызың сәламәт! — дигәч, ул иркен сулап, тынычланып калды. Үзен палатага кертеп салгач та, башы мендәргә тиюгә, татлы йокы кочагына чумды.//Сөембикә//

— Әй, әнием, әнием, — диде аңа төшендә нәни улы — Мараты. — Булдырдың да соң, ә! Сеңелкәш өчен рәхмәт сиңа! Сакла, зинһар, бәләкәчне. Әтине дә саклый күр, әни! Бик яхшы бит ул безнең.

Лира йөрәгенең күкрәген ертып чыгарлык дәрәҗәдә тибешүеннән уянып китте. Маратының янә юкка чыгуыннан куркып, күзләрен чытырдатып йомган килеш, кулларын сузып, як-ягында капшанды. Тик улы юк иде.

— Улым, улым, тагын бер генә күрсәт инде йөзеңне, бигрәк сагындым ләбаса? — дип инәнеп пышылдады Лира, — саклармын, бәгърем, сеңлеңне, әтиеңне дә! Сине генә саклап кала алмадым шул, улым…

Бигрәкләр дә фаҗигале үлемгә дучар булды шул аның балакае. Улының үле гәүдәсен күргәч, үзен-үзе белешмичә кычкырып җибәрде. Аннан, аны салкын гүргә салырга ирек бирми интектерде. “И, мескен, җүләрләнде, ахры бу”, — диделәр яшь ананы жәлләп тирә-күршеләр. Ә машинасы белән Маратны бәрдертеп киткән ирнең хатыны бары бер нәрсәне генә тукыды:

— Өч балабыз бар. Иремне хөкем итмәгез. Ансыз ничек тәрбиялим мин аларны?! Зинһар?…

Кайгыдан ярты үлеккә әйләнгән Лираның аны ишетер дә, аңлар да хәле юк иде. Ул инде күңеленнән, балалар хакына дип, җинаятьчене кичерергә дә булган иде. Тик ире каршы торды. “Җәзасын алсын. Ярый аның өч баласы бар. Ә безнеке — бердәнбер иде”.

…Кызы туганын белсә, күккә сикерер иде Фәнис, дип уйлап куйды Лира һәм иреннәренә елмаю кунды. “Ике генә көнгә китәм. Мин кайтканчы бәби таба күрмә тагын, аккош!” — дип, командировкага киткән иде ире, нәкъ шулай булды да куйды!

Палатадагы алты хатын арасыннан бер Лира гына кыз бала тапкан иде.

— Бәхетле дә инде син, — диештеләр әниләр.

— Гомерле генә булсын, Ходаем.

Рөхсәт ителмәсә дә, Лира сабыен чишендереп тикшереп, карап чыкты.

— Бик матур икәнсең бит, кызым. Күзләрең әтиеңнекенә охшаган икән. — Күкнең икенче катында тирбәлгән Лира әнисенең күкрәк төймәсенә әле нәни борынын, әле иренен тидереп алган кызын сөйде. — Менә тиздән әтиең дә килеп җитәр. И, шатланыр да соң сине күргәч.

— Хәйретдинова кайсыгыз? — дип сорады палатага килеп кергән бер рус карчыгы.

— Мин, — дип, ничек сикереп торганын да сизмәде Лира үзенә пакет тоттырганда һәм тәрәзә янына атылды. Тик хәл белергә килүчеләр арасында ирен дә, танышларын да күрмәде. Капта печенье, бер зур алма, әфлисун, сөт бар иде. Кем булыр бу? Ә, менә хаты да бар икән. Ап-ак кәгазь битендә зур хәрефләр белән “Котлыйм!” дип бер сүз генә язылган. Төсле фотосурәтне күрүгә, агарынып китте Лира. Кулын пешердемени, нишләгәнен дә андамый, сурәтне идәнгә бәрде. Бу хәлне күзәтеп торган янәшә койкада ятучы Фәһимә зифа буйлы, яшь, гаҗәеп чибәр кыз белән бер ир кешенең су буенда кочаклашып торган фотосын алып Лира янына килеп басты. “Ни булды, Лира? — диде ул. — Бу кеше иреңме? Һай, бу ирләрне?” Хатын Лираны көчләп диярлек караватына таба тартты. Әмма күз яшенә тыгылган Лира берни дә сизмәде диярлек. Шактый вакыт узгач кына Фәһимәнең кулыннан фотоны алып, кире конвертка салды. “Килсә, нинди йөз белән каршылармын? Ничек итеп эндәшермен?” — дип өзгәләнде. Шул халәтендә Лира кичне җиткерде. Ире күренмәде. Кайтмаган, димәк. Менә сиңа командировка! Менә сиңа игътибарлы ир! Нинди гөнаһлары булды икән Ходай каршында? Нигә шундый бәхетле минутларын кара кайгыга әйләндерделәр аның? Кем җибәргән бу фотоны? Дусмы, дошманмы? Дошман икән, нигә “котлыйм”, дигән. Нәрсә белән котлый ул? Кызы туу беләнме, әллә иренең хыянәте беләнме? Нинди йөрәк белән мондый рәсемне бала тудыру йортына җибәрергә кирәк?

— Үзең кем эше дип уйлыйсың? — диде Фәһимә.

— Тәмсезләнешкән кешем дә юк кебек. Улым үлгәннән соң хәсрәтемнән җүнләп кеше белән аралашканым да булмады.

Шул вакыт тышкы яктан: “Лира! — дип кычкырган шат ир тавышы яңгырады. — Лира!”

— Күземә дә күренмәсен. Кирәкми! Сөйләшмим, сөйләшә алмыйм!

— Лира! — Ир һаман хатынын чакырды.

— Эндәш. Бер көн берни дә хәл итми. Сиздермә ул-буны.

Фәһимә Лираны тәрәзә янына алып китте. Урамда басып торучылар арасыннан фотодагы ирне тиз танып алды ул.

— Лира! Лира! Исәнме, аккош? Хәлегез ничек? Мин кайтканны көтмәгәнсең дә. Рәхмәт сиңа, акыллым, кызыбыз өчен! — Авызы колагына җиткән ир сөенеченнән бер урында басып та тора алмый иде.

Хатын бар ихтыяр көчен җыеп, иренең кояшта янган чибәр йөзенә сынап карап торды. Иренен кемедер булуына, алдашып йөрүенә барыбер ышанасы килми иде аның. Ярату да, хөрмәт тә бар кебек ич ике арада. Кайда, кайчан күздән ычкындырды соң ул аны? Соңарып кайта башлавы моннан ярты еллар элек кенә башланды анысы. Хак. Эштә тоткарландым, диюенә ышанды. Бервакытта да буш кул белән кайтмады, һаман Лираның күңелен күрә иде. Кем икән соң ул кыз? Яшьтер, унҗиде-унсигез яшьләр тирәсе генә күренә.

— Лира, аккош, агарынып киткәнсең. Хәлең начармы әллә?

— Хәлем бетеп тора, гафу ит яме? Иртәгә сөйләшербез.

— Ярар, Лира, ярар. Иртән үк килеп җитәрмен. Балага карават та кирәк бит әле.

— Рәхмәт. Хуш.

— Булдырдың! Сиздермә, түз! Начар кешегә охшамаган ирең. Яшьләр азгын хәзер, кызлар азгын.

Әнә, минем дә, — дип, үзенекен сөйли башлады Фәһимә.

Лира эндәшми генә үз уйларына чумды. Бу кызны каядыр күргән иде түгелме соң? Ул кабат фотога текәлде. Икәүләшеп Фәниснең туган көнен бәйрәм итеп кайтканнардыр, мөгаен. Кара, култык астына кереп үк беткән. Моннан өч кенә көн элек Лира иркәләнеп яткан кочак… Их, юләр, иремнең туган көненә бәби алып кайттым, дип куанып яткан буласың, дип битәрләде ул үзен. Шулчак бала тапкан көнне үк төшенә кергән улының сүзләре исенә килеп төште. “Әтине сакла, югалтма”, — диде әнисен искәртергә җыенган сыман. Бик ярата иде шул сабый әтисен. Вак-төяк үпкәләшүләрне санамаганда, гаиләләрендә тавыш-гауга бөтенләй чит нәрсә иде. Димәк, Маратның җаны бүген дә алар белән яши, күрә, күзәтә, борчыла.

— һай, бу тормыш, — дип өзгәләнде Лира. — Бигрәк тә четерекле нәрсә лә син… Аңлашылмый, бер фото күреп кенә, икең ике якка йөгерергәме хәзер? Фәнис кебек яхшы күңелле ирләр җирдә аунап ятмый. Әнә, дус кызларын гына күр, ирләренең итәкләренә ябышып яталар.

Кайсы хәерсезе генә йөрәгенә энә чәнчергә ниятләде икән? Кичерсә дә, гомере буена җитәрлек рәнҗеш китерүеңне аңлыйсыңмы соң син, Фәнис? Мараты хакына кичерер дә, бәлки, гаиләне саклыйм дисә…

Әйе, фотодагы ир аның Фәнисе иде. Моннан ярты ел элек, кул күтәреп юлда торган кызны машинасына утыртып театрга илткән иде. Сөйләшеп киттеләр. “Бәлки әле очрашырбыз”, — дип кинаяләп кыз ирнең эш телефонын нәни учына сырлап куйган иде. Иртән, эшкә килеп утыруга, трубкада кызның ягымлы тавышы яңгырады. Бу шылтыратуларның ахыры мавыгу белән тәмамланды. Әле мин яшь кызларны да кызыктыра алам икән, дигән мактану хисе өскә калкып чыкты. Очрашуларны үзе көтеп ала башлады. Ләкин хатынын бервакытта да онытмады Фәнис. Бусы — мавыгу гына, ә хатынын чынлап ярата. Ниһаять, бу очрашуларга нокта куярга ниятләде ул. Йөрәгендә гөнаһ йөртү авыр иде аңа.

Ходайның хикмәте, ирне күрше дача йортында әлеге кыз белән берничә тапкыр күрде Хәдичә. Юк, бу йөзне мәңге онытасы юк, ирен төрмәгә шул тыкты ич. Һәм менә җае да чыкты. Үч алу көне җитте. Хәдичә гашыйкларны сурәткә алды, аны сырхауханәгә илтеп тә бирде.

Ачуның күзе сукыр, диләр. Хәер, Хәдичәнең җаны да сукырайган иде.

Резеда НИЗАМИЕВА.

Запись «Җәзасын алсын. Ярый аның өч баласы бар. Ә безнеке — бердәнбер иде» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Коткарыгыз, Зирекле авылында ир-атлар «фанфуриклар» эчеп үлә»
Укучыбыздан: «Зинһар, ярдәм итегез, Яңа Чишмә районының Зирекле авылында ир-атлар «фанфуриклар» эчеп үлә» дигән хәбәр килеп ирешү белән, без юлга кузгалдык. Дөрес, мондый җитди мәсьәләне тикшерергә дип районга чыкканчы, башта хәбәр итүчедән бераз мәгълүмат та алдык. //Шәһри Казан//

– Үлүчеләр булмады түгел, булды инде. Мин үзем Казанда яшим, авылдагы энем әнә шулай эчеп йөри. Кунакка кайткач, ялгыз аналар бу проблеманы күз яшьләре аша сөйләде. Зиреклегә барып тикшерсәгез, бәлки, бу агуны сатучылар бераз курка калырлар иде, – диде исем-фамилиясен газетада күрсәтмәүне үтенгән укучыбыз.

Аңлатып китик: дәвалану яки косметик максатларда файдаланыла торган 100 граммлы пластик шешәләрдәге составында спирт булган сыекча халык теленә әнә шулай «фанфурик» буларак кереп калган. Аның бәясе, кибетләрдә сатыла торган аракы белән чагыштырганда, шактый арзанрак.

Редакциягә мөрәҗәгать иткән укучыбызның: «Авылга баргач, иң элек Разия апаны эзләп табыгыз сез. Аның улы Наил бик эчә», – дигән сүзенә ияреп, Зиреклегә килеп җиткәч, өлкән яшьтәге апаны күреп сөйләшергә булдык. Нинди эш белән йөрүебезне бераз аңлаткач, ул шундук:

– Ю-юк, сеңлем, ике-өч ай эчми инде улым, эшләп йөри әнә. Сәламәтлеге дә начар, акчасы да юк бит аның! Каян килеп көн дә эчеп йөрсен, – дип кырт кисте.

Кыскасы, аннан да, урамда очраган тагын берничә кеше белән аралашып та, бернинди дә мәгълүмат ала алмадык. Шулай да бер апа:

– Моннан ике-өч ел элек «Батыр» кибетендә саттылар ул «фанфурик»ны. Тик шуннан соң авыл ветераннары, хәзрәт, авыл советы – барысы да берләшеп, тиз арада әлеге кеше белән сөйләшеп, бу кырын эш туктатылды. Алай үлем-китем турында да бер дә ишеткәнем юк шул, – диде.

Җил исми яфрак селкенми, әлеге сүзләр дә юктан гына чыкмагандыр бит инде, дип, без җирле үзидарә башлыгы Җәлил Гайфетдиновны күреп сөйләшергә уйладык. Сөйләшә торгач, мәсьәләнең бераз очына да чыга башладык шикелле.

– Бу сүзләрнең каян килеп чыкканын чамалыйм мин, – диде ул. – Бар инде, сатучылар юк түгел анысы. Тик «фанфурик» түгел, ялган аракы, ягъни спиртка су кушып та, самогон да саталар. Бу хакта без үзебез дә районга мәгълүмат биреп торабыз, ләкин аларны кулдан тоту кирәк бит. Ә тота алмыйлар. Сатучылар бик оста эшли. Даими сатмасалар да, ара-тирә саткалап алалар. Тикшерүчеләр белән бергә, берничә тапкыр үзем дә кереп карадым. Берсе тотылды да инде, 7000 штраф та түләде. Барыбер кырын эшен ташламый.

– Аракы эчеп үлүчеләр дә бар, диләр бит, – дим.

– Берничә исерек үлде. Ләкин суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре, үлем сәбәбе нәкъ менә «фанфурик» булуын расламады. Берсенең, мәсәлән, йөрәге авырта иде. Эчәргә дә ярамый иде. Дөрес, 15 ел элек ялган аракы эчеп үлүче булды. Сала торган кеше сала инде ул. Нәрсә эчкәнен карап тормый. Аракысын да, «фанфуригын» да, сырасын да эчә. Бервакыт организмы чыдамыйча «китеп бара». Яшерен-батырын түгел, андый сатучылар һәр авылда бар инде ул, тик тоттырмыйлар гына, – диде Җәлил әфәнде.

Аңлашылганча, авылда ялган аракы сату белән ике гаилә шөгыльләнә. Шуларның берсе – ирле-хатынлы, үзләре дә салгаларга ярата икән. Без килгән көнне дә, исерекләр, диделәр. Керергә теләгән идек тә, капкалары эчке яктан бикләнгән иде.

– Бер тычкак сыер бөтен көтүне пычрата шул. Аңа карап, бөтен кеше аракы эчми бит инде бездә. Хәзрәтебез бик яхшы. Ул агарту эшләрен яхшы алып бара. Шактый ир-ат, эчүләрен ташлап, дин юлына басты, – дип тә өстәде Җәлил әфәнде.

Без үзебез дә, 14 ел төрмәдә утырып кайткан бер ирдән кала, урамда башка исерекне очратмадык. Ялган аракы сатучылардан ачыктан-ачык зарланган башка кешене дә очратмадык.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Бу мәсьәлә буенча районда участок полициясе хезмәткәре Рамил Таһировка да чыктык. «Безгә менә шундый мөрәҗәгать белән шалтыраттылар», – дигәч, ул иң элек: «Ю-юк, сез нәрсә, бездә андый проблема юк. Мин берни дә белмим», – дип инкарь да итмәкче иде. Тик аннан соң барысын да тәфсилләп сөйләгәч:

– Бар инде алар, әмма контрольдә тотабыз. Эш ачар өчен, «контроль сатып алу»ны башкарырга кирәк шул. Ә алар чит кешегә сатмыйлар. Кулга эләккән очракта, законсыз рәвештә аракы сатучы кешегә штраф каралган, әгәр инде экспертиза нәтиҗәләре буенча, аның сыйфаты кеше гомере өчен куркыныч тудырган очракта, җинаять җаваплылыгына тартыла, – диде ул.

Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, мондый очракта зыян күрүче кеше яки авыл халкы, берләшеп, 02, 112 телефоннары буенча шалтыратырга тиеш. Моннан кала, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең 8(843)278-92-79 «кайнар элемтә» телефоны буенча да хәбәр итәргә мөмкин.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Зөһрә Садыйкова, Яңа Чишмә, Зирекле

Запись «Коткарыгыз, Зирекле авылында ир-атлар «фанфуриклар» эчеп үлә» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Тилмереп көткән бәхетне гаиләбезгә син бүләк иткән гөл алып килде» [гыйбрәт өчен]
Банкта чират торам. Янәшәмдә ике ханым сөйләшеп утыра. Берсе, көмәне шактый ук түгәрәкләнеп килгән утыз биш яшьләр тирәсендәгесе, затлы тунын ычкындырып җибәргән, киңәеп киткән гәүдәсе тар пластик урындыкка сыймаганга күрә, җайсызрак итеп, яны белән утырган. Йөзенә авырлы хатыннарга хас көрәнсу таплар төшсә дә, булачак ана бик сөйкемле күренде. Башкалар сүзен тыңлап утыру әдәпсезлек икәнен белсәм дә, бу вакытта ничарадан бичара дигәндәй, бичәнең көр тавышы колагыма кереп, кызыксыну уятты. //Татарстан яшьләре//

– Игелегеңне мәңге онытачагым юк, Альбина! Никахыбызны саклап калырга син генә ярдәм иттең! – диде ул күн пәлтәле көяз ханымга.

– Мин?! Юк сүз сөйләп, башымны катырма инде!

– Ничек кенә ярдәм иттең әле! Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, күптән тилмереп көткән бәхетне гаиләбезгә син бүләк иткән серле гөл алып килде. Юкка гына аны “хатын-кыз бәхете” дип йөртмиләр икән. Тылсымлы гөл ул! Йокы бүлмәбезгә шул чибәркәйне кертеп куйгач, тиктомалдан күңелем күтәрелде. Сихерләнгән кеше кебек, гел шуның тирәсендә бөтерелдем. Аның белән сөйләштем, эре яфракларын, ап-ак чәчәк таҗларын сыйпадым. Өстенә җылы су бөркедем, ашладым, туфрагын алыштырдым. Шуның белән әвәрә килгәндә, җаныма тынычлык иңүен тойдым. Озак та үтмәде, ирем белән арабызның җылына төшүен, мөнәсәбәтләребезнең җайлана башлавын сизеп алдым. Соңгы вакытта сөмсере коелып, авызын турсайтып, гел канәгатьсез йөргән, миңа битараф була башлаган иремә, әйтерсең, тылсымчының сихәтле таягы кагылып китте – ул, бергә яши башлаган елларыбыздагы кебек, кайгыртучан, дәртле, назлы иргә әверелде. Бүләкләр, чәчәкләр биреп сөендерде. Үзем дә аңа карата йомшара төштем. Юкса, киләчәккә өметем өзелгәнгә күрә, аннан аерылып китәргә уйлап йөри башлаган идем.

– Ярар ла инде, Альбертың эчми-тартмый, мал таба. Андый ирдән китәләр димени?

– Җитди сәбәбе бар иде, җиде ел балабыз булмады бит, Альбина. Җиде ел! Моның нинди четерекле хәл икәнен үз башына төшмәгән кеше генә белми. Кимсенеп, күпме яшь түктем. Тикшерендек, дәваландык, шифаханәләрдән кайтып кермәдек – файдасы тимәде. Бармаган күрәзәче, күренмәгән табиб калмаган иде. Хәсрәтләндем. Төшенкелеккә бирелдем. Җанымны шом басты. Әйтерсең, икебез дә җансыз, соры шәүләләргә, бөтен нәрсәгә битараф тере мәетләргә әверелдек… Арага салкынлык иңде, бер-беребезгә карата суындык. Уртак түшәк җылытмый башлагач, аннан китәргә карар кылдым. Аңа бу хакта белдерергә уңайлы форсат көттем… Ә аннан соң могҗизалы гөлеңне күтәреп, туган көнемә син килдең! Шуннан соң барысы да үзгәрде!

Хәзер менә, Ходайга шөкер, карынымдагы балама җиденче ай. Кадерле әтиебезгә 23 февральгә зу-у-ур бүләк ясарбыз дип торабыз, шулаймы, улым?

Шулчак түзмәдем, көмәнен сыйпап утырган бәхетле ханымга сүз каттым:

– Сеңлем, гафу итә күрегез, ирексездән кызыклы әңгәмәгезнең шаһиты булдым. Сер булмаса, әйтегез әле, сүз нинди тылсымлы гөл турында бара?

– Хатын-кызга бәхет китерүче спатифиллум ул, – дигән җавап ишеттем.

Инде минем күңелгә корт керде. Холкым шундый: берәр кызыклы яңалык ишетсәм, асылына төшенергә тырышам (журналист һөнәренә бәйле “чирем” инде ул минем). “Хатын-кыз бәхетен” үз күзләрем белән күрәсем килгәнгә, юл уңаеннан чәчәк кибетенә сугылдым. Чыннан да, матур гөл икән шул: йөрәксыман яфраклары каракучкыл яшел төстә, ап-ак чәчәкләре уртасыннан үсеп чыгып, югарыга омтылган нәни “ук”лары өлгереп килүче кукуруз чәкәнен хәтерләтә, бераз бизәкле шәмгә дә тартым. Үзеннән сизелер-сизелмәс хуш ис килә.

Өйгә кайтып керүгә, бу гөл хакында күбрәк белергә теләп, махсус әдәбият укырга, белешмәлекләр актарырга, кызыксынып, мәгълүмат тупларга керештем. Интернетта казына торгач, бик борынгы бер риваятькә тап булдым.

“Спатифиллум чәчәк аткан чакта, үзен тәрбияләп үстергән хатын-кызга башкалар тарафыннан яратылу бәхетен ирештерә. Кемгә бүләк итсәң, шуның теләге кабул була. Ялгызы – парын таба, гаиләлесе – ире һәм балалары белән аңлашып яши башлый, баласызы – ана булу бәхетенә ирешә” , – дигән юлларны укыгач, шаккаттым. Табигатькә нинди генә могҗизалы серләр яшеренмәгән! Галиҗәнап тормыш чыганагының җитмеш җиде йозаклы ишекләренә ачкыч ярата беләбезме соң? Мин-минлекле Адәм баласы, үзен дөнья кендеге дип санап, ничаклы гына масаймасын, Табигать-Ана каршында ул барыбер көчсез. Тормышның тирән мәгънәсенә төшенеп, табигать белән тулы гармониядә яшәргә әзер булмаганга күрә, башыбыз чирдән арынмый, җанга тынычлык иңми, үзебез китереп чыгарган бәла казалардан җәфа чигәбез түгелме соң?

Сүз уңаеннан. Үзегезгә спатифиллум гөле бүләк итсәләр, аны ничек тәрбияләргә дип баш ватмагыз. Эшегезне җиңеләйтү өчен, берничә киңәш бирәм. Бу гөлгә бүлмә температурасының 25 градустан артмавы, 15-18 градустан ким булмавы зарур. Үтәли җилне яратмый, төбен һәм яфракларын даими дымландыруга, яктылыкка мохтаҗ. Кышын өстәмә яктыртырга туры килә. Көннәр кызу торганда, көнгә берничә мәртәбә яфракларына җылы су бөркибез, турыдан-туры төшүче кояш нурларыннан саклыйбыз. Өч көн саен су сибәбез. Гөл чүлмәге аслыгына су, мүк, губка салсак, тамырлары дымны үзләре суырачак. Кибеттән алынган яки бүләк ителгән спатифиллумны язын күчереп утыртканда, бик үк тирән булмаган, элеккесеннән ике-өч сантиметрга киңрәк чүлмәк сайлау отышлы. Гөлне универсаль яки “Ароидлы үсемлекләр өчен” дигән махсус туфрак катнашмасында үстерү хәерле.

Бәйрәм җитсә, дус-ишләргә, туган-тумачага нәрсә бүләк итәргә дип баш ватабыз. Шау чәчәккә күмелгән гөл, теләсә-кайсы хатын-кызга, аеруча йорт җанлы уңган хуҗабикәләргә бик шәп бүләк. Бүлмә гөлләренең уңай энергетика таратуы бәхәссез. Кем булса да авырса, үлсә, алар да моңсулана, чәчәкләрен коя, хәтта корулары да ихтимал. Гөлләрнең торышы гаиләдәге мохитне көзгедәгедәй ачык чагылдыра, ди биологлар. Гөлләр үстереп, шуларны бер-беребезгә бүләк итешеп, нәфис гөлләр кебек, дөньяны ямьләндереп яшик, дуслар!

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Запись «Тилмереп көткән бәхетне гаиләбезгә син бүләк иткән гөл алып килде» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..