Архивы Хәйдәр Бигичев - Tatar Today - татар яңалыклары.

Филүс Каһировка рәнҗегән Зөһрә Сәхәбиевага Рәшит Сабиров җавап әйтә
Күптән түгел Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваның интервьюсы чыкты. Зөһрә ханым әлеге интервьюда Филүс Каһировның Хәйдәр Бигичев җырларын рөхсәтсез башкарганына рәнҗүен белдерде. “Хәйдәрнең әзер репертуарын алып җырлаганда, аның исемен әйтмәүләренә рәнҗим. Гомумән, Хәйдәр җырларын яздырып, дисклар чыгаручыларга мин каршы! Аның җырларын кабатларга кирәкми, Хәйдәр Бигичевнең үзен тыңласыннар”, – диде ул. Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров бу сүзләргә үз фикерен җиткерә.

Зөһрә Сәхәбиеваның: “Филүс Каһировка рәнҗим, рөхсәтсез Хәйдәр Бигичевнең җырларын кулланып аудио диск чыгарган”, – дигән интервьюсын укыгач, кулыма каләм алдым.

Шушы интервью чыгар алдыннан гына Филүс Каһировның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булган концертын карап, җырчының уңышларына, яңалыкка омтылуына шатланып кайткан идем. Яңа җырлар бик күп яңгырады. Мәшһүр композитор Рөстәм Яхинның Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язган “Китмә, китмә сандугач” җырын Филүс микрофонсыз, баян белән җырлагач, бар халык аягурә басып көчле алкышлар белән Каһировка рәхмәтен белдерде. Минем янда утырган берәү: “Бүген бу җырны Филүс кебек беркем дә җырлый алмый, барысының да борынына чиртте Филүс, афәрин”, – диде.

Бу җырны Рөстәм Яхин махсус Илһам Шакиров өчен язган иде. Хәтта җыр язылып бетәр алдыннан Илһам абыйны чакыртып, киңәшләшеп бергә язганнар. Рөстәм абый кулын куеп аны Илһам абыйга тапшырган. Илһам Шакиров бу җырны озак еллар җырлады, халык та аны бик яратып тыңлады. Шуннан аны Хәйдәр Бигичев үз репертуарына алып җырлый башлады. Атаклы опера җырчысы Хәйдәр Илһам Шакиров репертуарыннан күп кенә җырларны алып концертларында башкарды. Концертларда Хәйдәр “Бу җыр Илһам Шакировныкы” дип, халыкка отчет биреп тормый иде. Шакировтан рөхсәт тә сорап җырламады. Шулай итеп Хәйдәрнең И.Шакиров репертуарындагы җырлар белән гади халыкка якынаерга теләве булгандыр инде.

Зөһрә ханым, ә бит И.Шакиров “Хәйдәр нишләп минем җырларны җырлый?” – дип, сезнең кебек тавыш күтәреп, дәгъва белдереп йөрмәде. Җырласын, татарда җыр бик күп, һәркемгә җитәрлек. “Концертларында, аудио альбомында җырларны Хәйдәр Бигичев репертуарыннан дип әйтми, миннән Хәйдәр башкарган җырларны башкарырга рөхсәт сорамый”, – дип, Зөһрә ханым дәгъва белдерә. Шул ук “Китмә, китмә сандугач” җыры – Р.Яхин белән Илһам абый бергә язган җыр, ул Илһам Шакиров җыры. Аны бик матур итеп Георгий Ибушев та, Рөстәм Маликов та җырлыйлар. Зөһрә ханым нишләп аларга дәгъва белдерми?

Имеш, Филүс Каһиров Хәйдәр җырын рөхсәтсез җырлый. Хәйдәр җыры? Кайдан килеп Хәйдәр җыры булсын алар! Хәйдәр композитор түгел бит ул, аның үз гомерендә бер җыр язганы юк. Хәйдәр Бигичев башкарган татар халык көйләрен, композиторларыбызның әсәрләрен башкарырга беркемнән дә рөхсәт сорыйсы юк. Алар ноталары, шигырьләре белән “Җырлыйк әле” китабына тупланган. Теләге булган кеше алсын да җырласын. Әгәр инде Хәйдәр берәр җырны композитордан махсус үзе өчен яздырып, махсус акча түләп сатып алган булса, бүтән җырчының аны җырларга хакы юк. Ә безнең совет чорында җырны сатып бирү, яки сатып алу дигән нәрсә юк иде.

“Рәнҗим”, – дигән сүз бик зур сүз ул. Бу сүз белән үзеңә зур җаваплылык аласың. Юлдан язган, әнисен кыйнаган улына гына анасы рәнҗи ала. Чөнки ул аны табып, күкрәк сөтен имезеп үстергән.

Зөһрә ханым, Филүс синең улыңмы әллә, рәнҗергә? Нинди сүзләр белән рәнҗисез соң: “Башың бетсен”, – дисеңме, яки “Бугазыңа яман шеш чыксын”, – дипме? Ничек? Тар күңелле булырга кирәкми, Зөһрә ханым, киресенчә, “Филүс энем , Хәйдәр абыең җырлаган җырларны җырлап йөр, Хәйдәр рухын сәхнәдә яшәт әле”, – дияргә кирәк.

Мин аңлыйм сине, Зөһрә ханым, монда Филүс аудио диск чыгарган. Ә бит син, Хәйдәр дискын чыгарам, Хәйдәргә багышлап китап чыгарам, дип, район хакимият башлыкларыннан, оешма җитәкчеләреннән, бизнес белән шөгыльләнүчеләрдән акча җыясың. Яшь җырчы комачаулый булса кирәк сиңа акча җыярга.

Хәйдәр Бигичев күренекле опера җырчысы. Ул СССР вакытында 15 союздаш республика арасында “Отелло”ны җырлый алган 4 җырчының берсе. Илһам Шакиров татарның җаны, моң патшасы, феномен – гасырга бер туа торган сирәк күренеш. Филүс Каһиров бүген шушы күренекле җырчыларның матур традицияләрен дәвам итүче талантлы, профессиональ җырчы. Филүсне теләсә кайсы илгә җибәреп, “Татарның җырчысы менә шушы инде”, – дип горурланып әйтергә була.

Элек, Зөһрә ханым, син Зөхрә Сәхәбиева булып кына йөргән идең. Хәзер Зөхрә Сәхәбиева-Бигичева дип әйттерәсең. Бигичев фамилиясе белән йөрү файдалы шул. Син Хәйдәр исән чагында хатыны буларак аңа тиешле хөрмәт, тәрбия, игътибар күрсәтә алдыңмы соң? Ни өчен Хәйдәр туганнары сиңа озак еллар буе рәнҗиләр? Ни өчен сине Хәйдәрнең сеңлесе авылларына кертми, район үзәге Уразовкадан гына борып, Казанга кире куып кайтарып җибәрде? “Син Хәйдәр авылына бармыйсың”, – диде?

Берәребез үскәнгә эчебез яна, әй поша… Ә бит хәзерге яшь җырчылар арасында “Җидегән чишмә” (С.Садыйкова, Г.Бәширов) җырын тигез тавыш белән чиста итеп башкаручылар бар. Кәҗә кебек мекертәп, өзек тавыш белән җырлау модада түгел хәзер. “Җидегән чишмә”не җырларга теләүчеләргә дә синнән рөхсәт сораргадыр, бәлки.

Филүс Каһировка сүзем шул: горур бул. Иҗади кешеләрдән көнләшү бар инде ул. Ә синең затлы, зыялы үз тамашачың, үз тыңлаучың бар. Чөнки син җырчы. Илһам абыең исән-сау гына була күрсен, аның өчен борчылабыз. Илһам Шакиров та, Хәйдәр Бигичев та бүгенге яшьләргә уку дәреслеге кебек үрнәк. Аларның җырлау алымын, мастерлыгын үзләштерсеннәр иде. Ә Филүс остазларыннан үрнәк ала.

Зөһрә ханым, Хәйдәр Бигичев рухын пычратып, интервьюларда яшь җырчыларга бәйләнеп, җырчыларны бер-берсенә каршы куймагыз. Хәйдәр Бигичевка каберендә булса да тыныч ятарга комачаулама, пожалуйста! Хәйдәр рухына дога кыл, корбан чалдыр. Башыңа очлы бүрегеңне киеп, кеше арасында “Иншаллаһ”, дип кабатлап йөр. Бу Зөһрә изге икән, дисеннәр…

intertat.tatar

Запись Филүс Каһировка рәнҗегән Зөһрә Сәхәбиевага Рәшит Сабиров җавап әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зөһрә Сәхәбиева Филүс Каһировка рәнҗүен белдерә
“Хәйдәр белән беркемне дә чагыштырып булмый. Ул киңкырлы җыр һәм опера сәнгатендә иң югары планка. Хәйдәрнең әзер репертуарын алып җырлаганда, аның исемен әйтмәүләренә рәнҗим. Гомумән, Хәйдәр җырларын яздырып, дисклар чыгаручыларга мин каршы! Аның җырларын кабатларга кирәкми, Хәйдәр Бигичевнең үзен тыңласыннар. Һәр җырчының үз репертуары булсын!” – дип сөйләде Зөһрә Сәхәбиева “Интертат”ка.

– Зөһрә ханым, бездә яхшы тавышлы җырчыларны Хәйдәр Бигичев белән чагыштырып карау бар, бу хакта ни уйлыйсыз?

– Чагыштырулар була инде ул. Чагыштыручының уе, фикере, аңлау дәрәҗәсе нинди була бит әле. Мин халыкның үзе тарафыннан: “Нигә бу җырчылар Хәйдәр Бигичевның җырларын алып җырлыйлар икән, булдыра алмагач? Җырны бозалар, үзләрен төшерәләр. Хәйдәр Бигичевның җырларын бары тик үзеннән генә тыңлыйсыбыз килә”, – дип еш ишетәм.

– Татар эстрадасында Хәйдәр абый белән янәшә куярлык җырчылар бармы?

– Ул башкарган әсәрләрне, җырларны берәү дә Хәйдәрнең үзе кебек башкара алмый. Хәйдәр ул киңкырлы җырчы һәм опера сәнгатендә иң югары планка. Шушы югарылыкка омтылган яшь талантлар килеп чыкса, мин чын йөрәгем белән сөенәм. Чөнки татар җыр сәнгате артка тәгәрәргә тиеш түгел. Ләкин бүгенге көндә бу югарылыкка җиткән бер җырчыны да күрмим. Дөрес, вокал, югары культура, милли моң белән җырлаучы һәм опера юнәлешендә уңышлы эшләүче Илһам Вәлиевны гына атый алам. Романс жанрына килсәк, бик нечкә хис белән оста башкаручы Руслан Сәйфетдинов бар.

– Хәйдәр Бигичевның җырлары һаман популяр. Кайберләрен үзгәртеп башкаручылар күп. Хәйдәр абыйның репертуарыннан җыр алучылар башта сездән рөхсәт сорыйлармы?

– Кызганычка каршы, күбесе рөхсәт сорамый. Күрәсең, андый культурага ия түгелләр. Сез генә түгел, халык та миннән нәкъ шушыны сорый. “Зөһрә ханым, нигә сез Хәйдәр Бигичев җырларын башка җырчыларга җырларга рөхсәт итәсез соң?” – дип киная белдерәләр. Хәйдәрнең әзер җырларын алып файдаланганда исемен дә әйтмәүләре өчен рәнҗим. Аның җырларын сәхнәдән башкарганда вакытта “Хәйдәр Бигичев репертуарыннан” дигән сүзләре дә юк. Гомумән, Хәйдәр җырларын яздырып, дисклар чыгаручыларга мин каршы. Аның җырларын кабатларга кирәкми, киләсе буынга тарихи дөреслек калырга тиеш. Хәйдәр Бигичевнең үзен тыңласыннар. Һәр җырчының үз репертуары булсын! Әгәр бик ошаткан җырларын җырлыйсылары килсә, сәхнәләрдә башкаруларына сүзем юк. Әмма Хәйдәр Бигичев репертуарыннан дип әйтергә тиешләр, моның белән алар үзләрен генә үстерәчәкләр.

– Филүс Каһиров җырлый башлагач, “йөз елга бер генә туа торган талант” Хәйдәр Бигичевка алмашка килгән җырчы, диделәр. Сез аны ничек кабул иттегез? Хәйдәр Бигичев белән Филүс Каһировның җырлаулары чыннан да охшашканмы соң?

– Тавышлы бер җырчы килеп чыккач, шатландым. Филүс Каһиров консерваториягә укырга кергәч, аңа ярдәм итү йөзенән “Хәйдәр абыеңны тыңла, аның башкару осталыга игътибар ит, яхшы вокал белән яхшы җырлаучыны тыңлау файда бирә”, – дип җырларын бирдем, ләкин мин аңа бу җырларга хуҗа бул, аларны яздыр, дип әйтмәдем. Дөрес, җырлавына каршы килмәдем. Ә ул бу җырларның кайберләрен яздырган, аудио дисклар да чыгарган, өстәвенә Хәйдәр Бигичев репертуарыннан дип тә куймаган, бу да минем күнелемне бик рәнҗетте. Филүс сәхнәгә Хәйдәр репертуары белән чыкты.

Чагыштыруга килгәндә, Хәйдәр белән Филүсне мин бөтенләй чагыштыра алмыйм. Алар икесе ике төрле. Хәйдәрдә культура бүтән. Хәйдәр гомере буе җыр сәнгатенең бөтен өлкәләрен колачлап эшләде: опера сәнгатенең иң югары ноктасына менде, татар халык жырларын тумыштан канында булган, йөрәгеннән чыккан татар моңы белән башкарды. Хәйдәрнең уникальлеге дә шунда – ул опера һәм татар халык җырчысы иде. Үзе тудырган җырларга килсәк, алар бихисап күп. Аларны Хәйдәр иҗади яктан якын килеп, кат-кат эшкәртеп, җитмәгән җирен җиткереп, җырларны шедеврга әйләндерә иде. Аңа бик күп композиторлар һәм шагыйрьләр рәхмәтле. Минемчә, нәкъ менә шушы йөрәк көчен биреп, җан җылысын өреп Хәйдәр камиллеккә җиткергән әсәрләрне җиңел генә җырлап йөрүчеләр түбән дәрәҗәдә башкарып сәнгатьнең үсешенә зыян китерә. Безнең илдә башкаручы хокукы дигән закон юк. Алга киткән илләрдә ул бар. Бездә дә ул тиздән ныгыр, Иншаллаһ. Ә бу дөньяда зур мирас калдырып киткән шәхесләрнең рухи мирасына хокук тота алган кешеләр – фәкать аның гаиләсе һәм балалары гына була ала…

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА

Фото: Рамил Гали, Салават Камалетдинов

intertat.tatar

Запись Зөһрә Сәхәбиева Филүс Каһировка рәнҗүен белдерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Атик Али: “Хәйдәр Бигичевка һәйкәл куелган көнне дә күрдем” [видеохәбәр]
Финляндия татар җәмгыяте рәисе Атик Али Татар тудей хәбәрчесенә мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачылуга сөенүен белдерде. Ул бу чарага махсус кайта, Түбән Новгород өлкәсе Уразавылда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивален дә тамаша кыла.

Узган атна азагында Түбән Новгород өлкәсе Уразавылда үткән Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивалендә без җирле халык, танылган җырчылар арасында Финляндия татар җәмгыяте рәисе Атик Алины да  очраттык. Ул бу чарага махсус килүен, бөек җырчыларны шушылай зурлауларын берничә ел көтүен әйтте.

“Хәйдәр абый минем якын дустым иде. Без 1985 еллардан башлап, аның соңгы көннәренә кадәр элемтәдә тордык. Рәшит абыйның әтисе һәм минем әбиемнең әбисе алар бертуганнар. Ул минем бабай белән икетуган (двоюродный). Һәм аларны шулай фестивальләр белән искә алу, һәйкәлләр кую, туган якларын бизәү йөрәккә май булыр ятты. Мин бу проект турында өч ел элек ишеткән идем һәм әлеге һәйкәлләр булачагына иманым камил иде. Аллага шөкер, мәшһүр татар җырчыларына да һәйкәл куелган көнне күрдем”, диде ул Татар тудей хәбәрчесенә шатлыгы белән уртаклашып.

Халык арасына килеп керүгә, җирле халыкның да якташларына багышланган җыр бәйрәмен көтеп алуларын тойдык. Уразавылда Ваһапов фестивале тамашачылары бер тавыштан, мондый чараларның татар халкы өчен бик кирәк булуын җиткерде. Ваһапов белән Бигичевка һәм оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр.

“Мондый бөек җырчылар 50 яки 100 елга бер генә туалардыр. Мин инде Хәйдәр абый үлгәннән бирле аның тормышын һәм иҗатын күзәтеп киләм.”, диде Хафиз Әләүтдинов.

Ул  әлеге чарага буш кул белән килмәгән, үзе белән Хәйдәр Бигичев турында җыйган мәгълүматларын да алган, алар белән безне дә таныштырды. Хафиз әфәнде әлеге материалны киләчәктә китап итеп бастырырга ниятли.

Бәйрәмгә Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевнең җырларын тыңлап үскән урта һәм өлкән буын, балаларыбыз да татар җырларында тәрбияләнсеннәр иде, дип яңа буынны да алып килгәннәр.

“Рәшит Ваһапов , Хәйдәр Бигичев кебек шәхесләр безнең һәрбер төбәктә диярлек бар. Алар турында кайгырту, исемнәрен мәңгеләштерү Татарстанның максаты һәм бурычы”, диде безгә әлеге бәйрәмнең төп оештыручысы, Рәшит Ваһапов вакыфы рәисе Рифат Фәттахов.

Татар җыр сәнгате йолдызлары туган ягында сәхнә тотучы җырчылар арасында күпчелекне Ваһапов фестивале лауретлары тәшкил итте.

“Рәшит Ваһапов репертуарыннан “Рамай” җырын башкардым һәм җыр аша халыкка гореф-гадәтләребезне күрсәтәсем, Ваһаповның моңын җиткерәсем килде. Андый җырлар безнең өчен кирәк. Рәшит абый да Хәйдәр абый да минем өчен үрнәк, иҗат итәргә этәргеч бирүчеләр”, диде җырчы Рәнис Габбазов.

Яшь җырчылардан тыш, Хәйдәр Бигичевның сеңлесе Халидә Бигичева, тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева, Ринат Вәлиев, Рамил Курамшин, Илһам Вәлиев кебек билгеле җырчы, баянчылар да чыгыш ясады. Тамашачылар башкарылган милли, моңлы җырларны көчле алкышларга күмде.

“Бу вакыйга бик куандыра, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә. Әлбәттә, оештыру ягыннан кечкенә генә җитешсезлекләр, эшләнәсе эшләр бар, алар һәрбер чарада була. Тик мондый җыеннар кабатлана барса, ешрак оештырылып килсә, тагын да камилләшәчәк”, дип белдерде Уразавылда яшәүче Рифат әфәнде.

Запись Атик Али: “Хәйдәр Бигичевка һәйкәл куелган көнне дә күрдем” [видеохәбәр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре ачылды [видео]
16 июльдә Түбән Новгород өлкәсе Краснооктябрьский районы Уразавыл (Уразовка) авылында мәшһүр татар җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачылды. Тантанага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. //Азатлык радиосы//

Уразавыл халкы, милли мохит тудыручы шушындый чараларга сусаган икән. Һәйкәл ачу тантанасына килгән татарстаннарны каршы алганда сөенеч-шатлыклары йөзләренә чыккан иде. Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевне мәңгеләштерү тантанасындагы йөзләп кеше, шул исәптән Мәскәүдән кайткан Рушания Габдрахимова да бу вакыйганы күптән көткән.

“Без Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевнең җырында, аларның мәдәниятендә үстек. Әлеге вакыйга мине яшьлегемә алып кайтты”, диде ул.

Чараның төп авторы, Рәшит Ваһапов вакыфы башлыгы Рифат Фәттахов, Уразавылда атаклы якташларга багышланган тулы бер тарихи-мемориал комплекс булдыру нияте бар дип белдереп, проектның дәвамлы булачагына ишарәләде.

“Башта Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевкә багышланган зур гына һәйкәл куярга иде исәп, аннары киңәшә торгач, аерым бюстлар куеп, территорияне тарихи-мемориаль комплекс итү отышлы дип килешенде.

Милләтне саклау һәм үстерү коры сүз белән генә хәл ителми, ул эшләрдән тора. Шушы бөек шәхесләр мисалында яшьләрне тәрбияләү, аларның күнелендә горурлык уяту – ул инде милләтне үстерү юлында конкрет эш”, диде Фәттахов.

Кызыл Октябрь районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Максуд Яруллин сүзләренчә, алга таба яшьләрнең язылышуы да шушы урында үтәчәк. Әлеге аллея мәдәни чараларның үзәге булыр дип көтелә.

Тантананың иң башында да, барышында Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев җырлары яңгырап торды, тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева да монда иде. Әлеге шәхесләр белән якташларының горурлануы сизелде. Һәйкәл ачу бәйрәмендәге халыкны татарлык, туганлык хисе берләштерде. Бигрәк тә бу Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен алкышлауда күренде. Түбән Новгород татарлары аңа дәррәү кул чапты. Төбәк губернаторы Валерий Шанцев та, “Исәнмесез, кадерле дуслар!” дип сүзен татарча исәнләшүдән башлады.

“Түбән Новгород җирлегендә туган талантлы шәхесләр бик күп. Тик алар сафында Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев аерым урын алып тора. Татар мәдәнияте Новгород өлкәсен генә түгел, ә бөтен Идел буе төбәген баетты”, диде губернатор.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, әлеге бөек җырчыларның татар халкының рухи мирасына гына түгел, Русия мәдәниятенә дә зур өлеш кертүен әйтте. Һәйкәл куюга, татар гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә өлеш керткәне өчен Валерий Шанцевка рәхмәтләрен җиткерде.

Ваһапов белән Бигичека бюстларны күренекле татар сынчысы Мәхмүт Гасыймов ясаган иде. Казанда әлеге авторның Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче һәм Державин һәйкәлләрен күрергә була. Проектның архитекторы – Герман Бакулин.

Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевкә бюстлар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Новгород губернаторы Валерий Шанцев, өлкә татар конгрессы, Кызыл Октябрь районы хакимияте, Ваһапов вакыфы ярдәмендә булдырылган.

Запись Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре ачылды [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..