Архивы Халыкара мөселман киносы фестивале - Tatar Today - татар яңалыклары.

Мөселман киносы фестивале ачылышында режиссер Илдар Ягъфәровны җырчы Аида Гарифуллинаның әнисе белән ялгыш өйләндереп куялар
5 август кичендә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә XII Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачылу тантанасы үтте. Оештыручылар кинофорумга 50 илдән 703 иҗади эш җибәрелүе белән горурланса, татар милли зыялылары татар киносының һаман да юклыгына зарланды.

Дүшәмбе фестивальнең тантаналы ачылышы алдыннан “Пирамида” күңел ачу комплексы каршын халык сырып алган иде. Барысы да кино йолдызларын көтә. Тамашачыларның күбесе – өлкәннәр, фестиваль ачылышында алар да яшьләрне кабатлагандай, телефон, фотокамераларын алып “йолдыз”ларны төшерергә дип әзерләнеп торды. Башта мөселман киемнәреннән кызлар дефиле оештырды, халык бу кызлар тизрәк узып китсен иде, “йолдыз”ларны эләктерә алмаячакбыз дип борчылды. Тик кунакларны каршы алу ашык-пошык булды.

Казан кинофестиваленә килгән мәртәбәле кунакларны “Пирамида” каршында кызыл келәм җәеп каршы алдылар. Аларны бина артыннан борылып килгән ак минивэннар ташып торды. Әүвәл елларда лимузиннарны эшкә җигәләр иде, быел “эконом” вариант сайланган. Икътисади кризис монда да чагыла.

Татар артистларын алып килгәндә, гомумән, урамнан ниндидер очраклы автобус тотканнар диярсең. Кадерле татар артислары лимузиннарда килергә хокуклы булса да, алар “Обзорная экскурсия” дип язылган кечкенә автобустан килеп төште. Кунакларны җырчы Алсу Әбелханова белән театр артисты Борис Львович каршы алып торды. Берсе татарча комментар биреп торса, икенчесе урыс теле өчен җаваплы. Алар сценарий нигезендә генә эшләде дигән хис калды. Келәмнән кем барганын белмәде дә, күрмәде дә. Шуңа да казуслы хәлләр күп булды. Мәсәлән, танылган татар режиссеры, Татарстанның кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров тантанага җырчы Аида Гарифуллинаның әнисен ияртеп килгән иде, әмма алып баручылар аны Илдар әфәнденең хатыны дип таныштырды.

Казанда кичә – дүшәмбе көнне коеп яңгыр яуды, әмма алып баручыларның моңа исе китмәде. Алар сценарийдан күзләрен алмыйча: “Кадерле кунакларны көтәбез, әмма моның бернинди дә куркынычы юк. Карагыз, нинди кояшлы аяз көн!” дип берничә тапкыр кабатлады.

Һава торышы начар булуга карамастан, тамашачылар барыбер җыелган иде. Тик дөньяга, Русиягә танылган йолдызлар булмагач, күңелләре кырылганнары да бар булды. Дөрес, элекке елларда кызыл келәмнән Кэтрин Денев, Эдриан Броуди, Вениамин Смехов, Мария Порошина һәм башкалардан автографлар алып, алар белән фотога төшеп була иде. Әмма казаннар – ачык күңелле тамашачы, алар барысына да шат. Людмила Хитяева, Юрий Назаров, җырчы Ренат Ибраһимов, Камал театры артистлары Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдин, Әзһәр Шакировны алкышларга күмеп сәламләде.

“Пирамида” эчендә оркестр төрле көйләр уйнап тантана ачылышына килүчеләрнең күңелен ачты. Ара-тирә татар әсәрләре дә ишетелде. Тамашачыларга күз салганда, тантанага килүчеләргә бернинди дә дресс код таләбе куелмаган. Кыска иттереп әйткәндә, чуарлык. Араларында спорт киеме, джинс чалбар, спорт башмакларыннан килүчеләрне дә, ачык арка яки изүе ачык кичке озын күлмәк, биек үкчәләрдән фырт иткән хатын-кызларны да, ак яулыклардан фәрәштәдәй йөрүче татар әбиләрен дә, кәләпүш-чапан киюче ирләрне дә очратып була иде.

Мөселман киносы фестивале йолдызлары яңгыр астында кызыл келәмнән үтте

Тамаша Алинә Шәрипҗанованың татарча дини җыры һәм бию композициясе белән башланып китте. Рәсмиләрдән быел Татарстан премьер-министры Илдар Халиков бар иде. Шуны да искәртеп узарга кирәк: соңгы елларда зур түрәләрне фестивальнең ачылышына чакыртып китерү авыр иде кебек. Бу аның оештыручылары, гамәлгә куючылар арасында гаугага бәйле дип аңларга кирәк. Һәрхәлдә иң зур кунак Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова була торган иде. Татарстан президенты түгел, хәтта Казан башлыгы Илсур Метшинның да ачылыш тантанасына килеп китәргә кирәк дигән уй башына кереп чыкмый. Гәрчә, бу зур фестиваль ул идарә иткән Казан каласында уза. Шулай да быел дәрәҗә бераз күтәрелгән булып чыкты. Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков чыгышын татарча башлап, аннары урысчага күчеп Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сәлам хатын ирештерде. Премьер-министр чараның милли рухта үтүенә өметләнәм диде.

Алып баручылар – Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин белән Товстоногов исемендәге зур драма театры артисты Полина Толстун татарча, урысча, инглизчә сөйләде. Тамашачыларның күңелен Казан бию ансамбле артистлары күчмә халыклар, уклар атучы кызларның сугышчан рухтагы биюләре белән күңелен ачты. Бу тантанага миллилек төсмерен бирде. Кичәдә татар киносы үсеше тарихына аз булса да игътибар бирелде. Сәхнәдәге экранда күрсәтелгән кыска гына видеода ТАССРда 1924 елда чыккан “Булат-батыр” киносы төшерелүе, кинохроника студиясе барлыкка килүе искә алынды һәм татар киносының яңа заман тарихы 2000 еллардан соң башланып китүе хакында бәян ителде.

Мөфти федераль түрәләрне шелтәләде

Фестивальне ачу турында игълан итү быел Русия мөфтияләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең вазифасында калды. Бу – соңгы вакытта Равил хәзрәтнең халык алдына беренче чыгуы. Узган елны да Равил Гайнетдин күренмәде, сәламләү сүзен аның урынбасары Рушан Аббясов җиткерде. Моңа кадәр Казанда узган татар имамнары җыенында да, Болгар ислам академиясенә нигез ташын салу тантанасында да Равил хәзрәт катнашмады. Авырый иде, ул катлаулы операцияләр кичерде.

Мөфти чыгышын татарча сәлам биреп башлады да, фестивальнең тарихын искә алып, Татарстанның элекке һәм хәзерге президентларына рәхмәтләрен белдереп, бу бәйгенең төп шигаре һаман да актуальлеген югалтмавы турында урысча озаклап тәмләп сөйләде. Биредә дә сәясәтсез булмады. Равил Гайнетдин борчылып: “Русиягә каныгалар, татулыкны бозарга телиләр” дигән сүзләрен “Яшәсен бөек Русия!” дип тәмамлады.

Сүз уңаеннан, мөфти федераль үзәк түрәләре ягына таш та атып алды. Ул Русия мәдәният министры Сергей Мединский һәм федераль телеканаллар толерантлык рухында эшләп килүче фестивальгә, анда җыелган режиссерлар һәм күрсәтелгән киноларга тиешле игътибар бирми дип шелтәләп алды.

“Казан шәп, ә чәкчәк тәмле!”

Фестиваленең ачылу тантанасында “совет киносының легенда”сы актриса Людмила Хитяева Казан тамашачыларын сәхнәдән сәламләгәндә кайчандыр Татарстанның башкаласына килеп, сыйланып китүе һәм шул сәбәпле бу фестивальгә дә бик теләп килүе хакында әйтте. Кем генә сәхнәгә чыкмасын, Казанны шулкадәр яраттык, татар ризыклары шундый тәмле, тел йотарлык дип сөйләде. Күрәсең, чыннан да, сый-хөрмәт аяктан егарлык шәп булган.

Мәскәү йолдызлары Казанга бик теләп киләбез дип Татарстанга реверанслар ясап, нәселләреннән татар кешесен эзләп табулары турында сәхнәдән бик тәмләп сөйләргә ярата. Әмма никадәр матур һәм кызыклы сөйләмәсеннәр, алар бушка йөрми. Оештыручылар Мәскәү артистларын китертү-илтү, Казанда яшәүләре, гонорарларын түләү өчен Татарстан ширкәтләре башлыклары акчаларын үз кесәләреннән чыгарып ярдәм күрсәткәннәре турында белдергән иде. Аерым кем ничә сумга төшкәнен генә сер итеп саклыйлар. Әмма кунакларны кабул итү бюджеты якынча 1 млн сум тәшкил итә.

Фестивальнең хөкемдарлары рәисе, атаклы режиссер Александр Прошкин иҗади тетрәнүләр көтәм диде. Ул: “Фестивальнең әһәмияте шунда: телевизорлардан барган пропагандадан арыну, мөселман илләрендәге чын кешеләрнең тормышы белән танышу” дип белдерде.

Ачылу тантанасыннан соң татар зыялыларында: “Татар киносы кайда?” дигән сораулар туды. Ренат Таҗетдин Азатлыкка: “Казанда дистәдән артык еллар дәвамында мәртәбәле фестиваль уза, әмма үз кинобыз юк. Бу – бик гаҗәеп хәл”, дип белдерде. Язучы Рабит Батулла кино төшерергә тырышучылар бар, әмма Татарстанда заманча җиһазланган киностудия төзү кирәк дип әйтте. Кино белгече Сергей Лаврентьев Азатлыкка Татарстанда, Денис Осокиннан башка, киноиндустриядә эшләрлек сценарийчы үсеп чыкмады дип белдерде.

Моңа кадәр Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова да Азатлык соравына җавап биреп, “Татарстанда дөньяга чыгарлык фильм әле төшерелмәде”, дигән иде. Аның сүзләренчә, эш акчада гына түгел, ә югары сәнгать әсәре тудырырлык иҗат төркеме булмауда да.

Запись Мөселман киносы фестивале ачылышында режиссер Илдар Ягъфәровны җырчы Аида Гарифуллинаның әнисе белән ялгыш өйләндереп куялар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале башланды [видео]
5 сентябрь Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале башлана. Татарстан нәфис фильмнар арасында фестивальдә бәйгегә чыга алмады. Кино белгечләре  кино төшерү өлкәсендә Татарстан җитешсезлекләрен барлады. //Азатлык радиосы//

5 сентябрь Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале башлана. Оештыручылар Иран режиссерының “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” дигән фильмы әлеге чарага символик старт бирде, дип белдерә. Фильмны төшерү өчен 10 ел вакыт киткән һәм Казан фестивалендә катнашкан барлык фильмнар арасында да иң кыйммәткә – 50 млн долларга төшкән әсәр, дип тә белдерелә. Әсәр 2015 елда Америка кино сәнгате академиясенең “Оскар” бүләгенә “Чит телдә эшләнгән иң яхшы фильм” номинациясендә тәкъдим ителә.

Иран режиссеры төшергән фильм урынына Татарстан әлеге халыкара бәйгенең ачылышына үз киносын тәкъдим итә алыр идеме? Быелгы фестивальдә бәйгегә чыгачак нәфис фильмнар исемлегендә Татарстаннан бер әсәр дә юк. Гарәп Әмирлекләре, Кыргызстан, Казакъстан, Малайзия, Романия, Болгарстан һәм башка илләр белән беррәттән Татарстан нигә үз нәфис фильмын тәкъдим итә алмый? Гомумән, Татарстан дөньяга чыгарырлык кино төшерә аламы?

Азатлык әлеге сорауны Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәриповага фестиваль алдыннан юллады. Ул: “Татарстанда дөньяга чыгарлык фильм төшерелмәде әле”, дип белдерелде. Шәрипова сүзләренчә, эш акчада гына түгел, югары сәнгать әсәре тудырырлык иҗат төркеме дә кирәк.

“Киң күләмле прокатка чыгарырлык кино төшерәбез дигән тәкъдимнәр дә булмады. Эш акчада гына түгел, чөнки урынлы тәкъдим булганда гына, акча тотып була. Бик күп төрле кинолар төшерелә, ләкин һәрбер фильм искиткеч әсәр була алмый. Бердәм төркем, яхшы сценарий һәм әйбәт режиссер булган очракта гына, дәүләт әлеге фильмны төшерүгә акча бүлеп бирә”, ди Шәрипова.

Аның сүзләренчә, Татарстан тарихында беренче тапкыр Алексей Барыкин төшергән “Беренче карлыгач” (“Первая ласточка”) һәм “Гаилә мәшәкатьләре” (“Семейные хлопаты”) фильмнарын коммерцияле кинотеатрлар прокатка алган. “Әлбәттә, бу безне куандыра, димәк, көндәшлек өлкәсендә эшлибез һәм адым саен үсәбез, алга барабыз”, ди Шәрипова.

Ул һәр ел саен яшь белгечләрне кино сәнгатен өйрәнү өчен Мәскәү, Петербурга укырга җибәрүләрен дә әйтә. Югары дәрәҗәдәге режиссерлар үсеп чыгып, алар бөтен дөньяга танылырлык кино төшерерләр дип өметләнүләрен дә белдерә.

Салават Юзеев

2014 елда Казан мөселман киносы бәйгесендә Салават Юзеев Татарстан даны өчен көрәшкән иде. Аның “Корбан-роман” кинофильмында уйнаган Даниил Шиһапов (Петербурда Лев Эренбургның Кечкенә Драма театрында уйный, Казанда туган) “Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы” дип табылды.

Режиссер, драматург Салават Юзеев Татарстан кино сәнгатенә соң тотынды, шуңа дөньяга чыга алмый дигән фикер белдерә.

“Татарстан киносы, татар киносы соң башланган, шуңа бу хакта сөйләшергә иртәрәк. Татар киносының дөньякүләм дәрәҗәгә чыга алмау сәбәпләре күп. Шуларның берсе – театрларга күп көч салу. Без Русия дәрәҗәсендә фильмнар тудыра алабыз. Безгә Русия фильмнарына йөз тотарга кирәк”, диде Юзеев.

Рәмис Нәҗмиев (алда)

Режиссер Рәмис Нәҗмиев: “Татарстан киносында әдәбият, гореф-гадәтләр юк. Милли күзаллау һәм аның нигезе юк, шуңа әлегә киносы да юк”, ди.

Яшь режиссер, видеограф Илшат Рәхимбай Татарстанның дөньяга чыгарырлык фильмы булмауга күп сәбәпләрне саный. Иң беренче итеп ул бу өлкәнең билгеле бер системга салынмавын атый.

Илшат Рәхимбай

“Систем юк. Кино төшерегә өйрәтүчеләр мәктәбе дә, аны халыкка, тамашачыга дөрес җиткерүчеләр дә юк. Совет заманыннан “заказга төшерү” дигән төшенчә калган, Татарстанда да мондый хәл белән очрашырга туры килә, бездә акча бары тик заказ нигезендә төшерелгән фильмнарга гына бирелергә мөмкин. Ә чын-чынлап тамашачы өчен матур фильм төшерәм дип алынган рәссамның уе беркемне дә борчымый. Бу – икенче зур сәбәп. Алар икәү кушылып тагын да зуррак проблем тудыра.

Русия киносын яратмыйм, дигән уй белән пычранып, Татарстанда яхшы фильм туа алмый дип уйлаучылар күп. Шуңа күрә аңа халык игътибарын юнәлтү дә җиңел түгел. Моны акча бирүчеләр дә (инвесторлар) киноның акча эшли алмавын аңлый.

Яшь режиссерның кино төшерүенә ничектер өстән, ышанмау хисе белән карыйлар”, ди Рәхимбай.

Татарстаннан бәйгедә катнашкан нәфис фильмнар

2005 ел. Илдар Ягъфәровның “Күктау” нәфис фильмы “Алтын минбәр”дә (“Алтын минбәр” – фестивальнең әвәлге исеме) катнашып “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңде. Баш рольне уйнаган Фәрит Бикчәнтәев бүләк алды.

2008 ел. Нурания Җамалиеваның “Өч аяклы ат” дип аталган нәфис фильмы бәйгедә катнашса да, бүләк ала алмады. Татарстаннан тагын бер документаль әсәр катнашты – фәйләсүф, илаһиятче, публицист Муса Бигиев турында “Һәм ай ярылды” дип аталган фильм.

2009 ел. “Бөркетләр” фильмы “Иң яхшы ир-ат роле” өчен бүләккә лаек булды. Мактаулы исемне Камал театры артистлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфи алды.

2010 ел. Режиссер Юрий Фетинг төшергән “Бибинур” фильмы фестивальнең баш бүләген отты. Моннан тыш, Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова “Иң яхшы хатын-кыз роле”ндә җиңеп чыкты.

2014 ел. Илдар Юзиевның яшь татар язучысы Илдар Әбүзәров әсәре буенча төшергән “Корбан-роман. Корбан белән бәйле тарих” фильмы тирәсендә күтәрелгән гауга белән истә калды. Фильм берьюлы ике приз алды: Даниил Шигапов “Иң яхшы ир-ат роле” өчен бүләкләнсә, фильм авторларына Казан шәһәре башлыгының махсус бүләге тапшырылды.

Махсус бүләкләр алган әсәрләр

2011 елда Илдар Ягъфәровның “Югалту” картинасын “Милли гореф-гадәтләрне һәм татар телен саклап калуга керткән өлеше өчен” дигән махсус бүләк белән билгеләп уздылар.

2013 елда Мәскәү режиссеры Максим Швачконың “Уен ахыры” дип аталган фильмы Татарстан президентының махсус бүләгенә лаек булды. Картина татар авылында төшерелгән, анда татарча репликалар яңгырый. Фильмның икенче режиссеры һәм сценарий авторы – татар драматургы Илгиз Зәйниев.

2013 елда Россотрудничествоның махсус бүләген “Чиппендейл” фильмы өчен Мәскәүдә яшәүче татар кызы Камилә Сафина алды. Кыска метрлы бу картина татар телендә булмаса да, режиссер төрле күренешләр аркылы анда татар авылы мохитен тудырган, фильмда “Күбәләгем” җыры да яңгырый.

2014 елгы фестивальдә Ильдар Матуровның “Туфан Туфан инде” дип аталган документаль эшен җюри махсус искә алып узды.

2015 елда Салават Юзиевның “Ишекне шапылдатым яптым да киттем” дигән фильмы кыска метрлы нәфис фильмнар арасында иң яхшысы дип табылды, ә баш рольне уйнаган Ильдус Габдрахманов иң яхшы ир-ат роле өчен призга лаек булды. Иң яхшы тулы метрлы документаль фильм номинациясендә исә татарлар турындагы фильм җиңеп чыкты. “Кичерелмәгәннәр сугышы” дип аталган фильмны Мәскәү режиссеры Денис Красильников төшергән. Казан мэрының махсус призын ул елны Степан Беловның “Ярату билгесе астында. Композитор София Гөбәйдуллина Казанда” дип аталган картинасына бирделәр.

2015 елда ТЮРКСОЙ да үзенең бүләген булдырган иде. Бүләк “Рудольф Нуриев. Рудик” фильмы өчен Фәрит Дәүләтшинга бирелде. “Татар әдәбиятын экранлаштыруга керткән өлеше өчен” махсус приз “Ак чәчәкләр” режиссеры Ренат Әюповка тапшырылды.

Милләттәшләр һәм башка илләрдән режиссерлар дини һәм милли тамырларны эзләүгә багышланган документаль ленталар белән әлеге фестивальдә актив катнаша. Мисал өчен, 2012 елда Беларус татарлары турында Сергей Лукьянчиков төшергән “Беларус күгендә азан яңгырый” дип аталган фильм Русия Мөфтиләр шурасының махсус бүләгенә лаек булды. 2013 елда Һельсинки татарларыннан Рамил Беляевның “Мәчеткә илткән юл” дигән документаль фильмы бәйгедән тыш күрсәтелде.

2014 елда Германиядән килгән татар фильмы игътибарга лаек булды. Нәсүр Юрушбаевның “Әтиемнең тавышы” дип исемләнгән фильмда Германиядә әсирлектә булган Ибраһим Хәлимов тавышының күп еллардан соң Татарстанга, аның 90 яшендә булган кызына килеп ирешүе тасвирлана.

2015 ел фестивале бәйгесендә янә ике тулы канлы татар телендә һәм татарлар язмышы турында фильмнар керде. Нәсүр Юрушбаевның “Ике тоткын: Җәвит һәм Вальтер” (Германия) һәм Рамил Беляевның “Изге мирас” (Финляндия) фильмнары күрсәтелде. Кызганычка каршы, бу эшләр призларга лаек булмады.

Төп фото: addnt.ru

Запись Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале башланды [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..