Архивы хатынкыз - Tatar Today - татар яңалыклары.

Хатын-кыз күңелен аңлар өчен… Илмира Нәгыймовадан өр яңа җыр [видео]
Илмира Нәгыймова тиздән безне үзең өр яңа җыры белән шатландырачак! Хатын-кыз күңелен аңлар өчен нишләргә кирәк икән?

Хатын-кыз куңелен аңлар өчен…

Кирәк аның җанын тыңларга

Бары сузләреннән генә аны

Хич тә мөмкин тугел аңларга…

“Җибәр” ди ул,тыпырчынган була…

Узе көтә “кал”дип әйткәнне.

“Кагылма” ди,узе көтә шулчак

Кайнар кочып шашып упкәнне…

Ләйсән Гайнетдинова сузләре

Видео Илмира Нәгыймова инстаграмыннан

Запись Хатын-кыз күңелен аңлар өчен… Илмира Нәгыймовадан өр яңа җыр [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Тора-бара аның ни өчен авыл егетләренә «сер» бирмәгәнлеге ачыкланды» [тормыш]
Фидан белән Гөлсинә Муратовна тарихын белгән санаулы кешеләр арасында Рәйдәнең тормыш иптәше Зөфәр дә бар иде. “Зөфәр белән киңәш итим әле, ул ни әйтер икән” – дип уйлап кайтты Рәйдә. //Язмыш.ру//

— Йөрәгем тартмый, Зөфәр. Син ничек уйлыйсың?

— Мин адвокат түгел бит-, дип көлемсерәп җавап бирде ул,- үзең хәл ит.

— Ә шулай да.

— Субъектив караш арткы планда булырга тиеш дип уйлыйм мин.

— Зөфәр, ә менә мин Гөлсинә Муратовнаның әтисенең күзләрендәге сагышны әле дә оныта алмыйм.

— Онытылырлык түгел шул… кызы да үсеп беткәндер инде Гөлсинә Муратовнаның. Ире өйләнмәде микән?

— Ишетәсем дә килми анысы турында, — диде Рәйдә тавышын күтәребрәк.

— Ярый, ярый, кызма. Аңа да җиңел түгелдер.

Менә шундый инде аның Зөфәре. Кеше турында бер начар уйлый белмәс. Көпә-көндез талап китсәләр дә, димәк, аларга да акча кирәк булгандыр, дип әйтәчәк. Шимбә көн иртән иртүк, балаларын укырга озаткач, икәү авылны урап килергә булдылар.  Рәйдә юл буена, уйламаган җирдән искә килеп төшкән вакыйгалар белән кайнады. Гөлсинә Муратовнаны ул иң беренче тапкыр әбиләрендә күрде. Укулар башланырга әле атна-ун көнләп вакыт бар иде. Әбиләренең капка төбендә ап-ак “Жигули” машинасын күргәч, Рәйдә, суга барган җиреннән, кире борылып, чиләк-көянтәләрен капка артына кертеп куйды да, әбиләренә чапты. Әбиләре белән бер урамда, дүрт йорт аша гына торалар алар. Шуңа күрә ике минут та үтмәде, Рәйдә әбисенең күтәрмәсеннән менеп килә иде инде. “Кемнәр килгән икән ул әбигә?”– дип уйлый-уйлый ишекне ачты. Әбисенең түрендә чәйләп утырган чит кешеләрне күргәч, оялып, кире чыгып йөгерде. Тик шулай да ул әбисе янында утырган бик чибәр кызны һәм “солидный” абзыйны шәйләп өлгерде. Җәйге ялыннан соң эшкә чыккан әнисе төшке ашка кайткач, ул мәктәпкә институт бетереп берничә яш укытучы эшкә җибәрелгәнен, шуларның берсе аның әнисендә, ягни Рәйдәнең әбисендә яшәячәген ишетте.

— Ә мин күрдем аны, вот чибәр, әни!

— Алай булгач, авыл егетләренең йөрәгенә ут сала икән!

Әнисе: “Кызым, ул югары классларда тарих дәресләре алып барачак, сезнең класс җитәкчегез итеп билгеләнде” — дип тә әйткәч, Рәйдә шатлыгыннан кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды. Хокук бүлегенә укырга керергә әзерләнгән Рәйдәгә, тарих фәнен “алтылыга” үзләштерергә менә кем ярдәм итәчәк!

Гөлсинә Муратовна бер ел эчендә Рәйдәләр классын ул “кеше” ясады да куйды. Үзе белгәнне аларга бирергә тырышты. Ә талантны ходай аңардан жәлләмәгән иде. Педагоглык сәләтенә кушып, аңа моңлы тавыш, өздереп бию, шахмат уйнау, рәсем ясау һәм тагын башка осталыклар биргән иде. Ә чибәрлек нәрсә! Артистларың бер якта торсын!

Тора-бара Гөлсинә Муратовнаның ни өчен авыл егетләренә “сер” бирмәгәнлеге ачыкланды. Төзелеш институтын бетереп, башкалада эшли торган егете бар икән. Гөлсинә Муратовнаның ике атнага бер башкалага кайтып йөрүенең дә сәбәбе дә шул, имеш.  Югыйсә, Рәйдәнең дә аны җиңгисе итәсе бик килә. Өйләнмәгән менә дигән абыйсы Радик бар. Институт бетергәч, юллама буенча күрше өлкәгә эшкә иткән абыйсына әллә ничә тапкыр хат язды Гөлсинә Муратовна хакында. Ичмасам, күңел өчен дә: “Ярый, бер ялга кайтырмын”,- дип язмый. Әнә, тракторда эшләүче — абыйсының классташы Фидан, егете бар дип тормый, дегет кебек сыланырга тора аларның Гөлсинә Муратовналарына. Бик исе китер инде аңа укытучы апаларының.

(дәвамы бар)

Люция АБЛЕЕВА

Запись «Тора-бара аның ни өчен авыл егетләренә «сер» бирмәгәнлеге ачыкланды» [тормыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Синдәй юләр бер генә! Үзеңне ташлап киткән ир турында кайгырмасаң…»
Ирем миннән 26 ел бергә яшәгәннән соң китте. Икенче хатыны үзеннән 17 яшь кечерәк аның. Без аның белән утлар-сулар кичеп, зур йорт салып, ике бала үстереп, әллә ничә тапкыр кредитлар алып түләп яшәгән, шуның белән аякка баскан кешеләр идек. //Безнең авыл гыйбрәте//

Ир-атны тынычлыкта калдырырга ярамыйдыр аны. Ә безнең бит ул вакытта ничектер бер рәхәткә чыгып яши башлаган мәл иде. Ике бала да урнашкан, аерым яшиләр,үзебезнең эшләр дә җай гына бара, артык борчылып яшәр чак түгел иде. Ир шул рәхәтлеккә чыдый алмыйча китте. Яңа хатыны белән алар да Биектауда яшиләр, кайчак күрешәбез. Әмма күзгә-күз очрашкан юк, машинасы белән узып киткән чагы булса гына. Иремнең ашказаны авырту минем. Мин аны гомер буе саклап яшәдем. Аңа ярамый дип, камыр ризыгын бик сирәк пешердем, артык майла ашаудан саклап килдем, кибеттән беркайчан да ярымфабрикат алмадым. Минем шулай аны саклап яшәгәннәремне сызып атканына ачуым килә. Алар кибеткә минем танышыма йөриләр. Йорты шул тирәдә генә. Кибеттә саткан танышым гел сөйләп тора миңа: тегеләр бүген ике пакет пилмән алып чыгып киттеләр, котлет алдылар дип җиткереп тора. Минем шуңа да үзәкләрем өзелеп тора инде. Ташласа да, бүтән хатын белән яшәсә дә, иремнең сәламәтлеге өчен һаман кайгырып торам. Аның ишене аңа бер дә ашарга ярамый бит. Ике тапкыр гына операция кичерде, ашказанының ярты өлеше юк. Нинди кибет кәтлите дә, нинди кибет пилмәне инде аңа! Беркөнне хатынының машинага утырып китеп барганын күрдем. Кулында майонез, кетчуп иде, тагын башка нәрсәләр бар иде. Соң, алгач, ир дә ашый бит инде аны! Минем тагын йөрәк кысылып калды аның артыннан. Кайттым да, үз-үземә урын таба алмагач, сеңлемә шалтыратып сөйләдем. Аның исе китми инде, ул ир белән яшәгән кеше түгел бит ул. “Әй, апа, синдәй юләр бер генә! Үзеңне ташлап киткән ир турында кайгырмасаң, бүтән эшең юкмы синең? Килеп терәлгәнче ашасын шунда!” – дип сүгеп тә алды. Чыннан да, юләрдер инде мин. Сеңлем белән сөйләшеп алгач, үземне үзем дә сүгеп алдым. Әмма сүксәм дә, үземне үзгәртә алмыйм бит инде мин хәзер. Гомер буена диярлек ир кайгыртып яшәгәч, канга сеңгәндер, күрәсең. Үзгәрер өчен тагын шушы кадәрле гомерне ялгызыма гына яшәргә кирәк булыр.

Альмира Х., Биектау

Запись «Синдәй юләр бер генә! Үзеңне ташлап киткән ир турында кайгырмасаң…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Менә син ялгыз башың. Ә үзең миннән күпкә бәхетлерәк…»
Озаграк күрешми торган ике ахирәт очрашса, исәнлек-саулык сорашкач, сүз гадәттә ирләргә барып төртелә бит инде. Бу юлы да шулай. //Марат Кәбиров сайты//

— И, бер юне дә булмады инде бу ир дигән нәрсәнең, — озак еллар буе гаиләле булып яшәгән ханым шулайрак дип башлый да, ашыкмыйча гына тәмләп кенә хурлагач, беркадәр күңеле булып ахирәтенә төбәлә.

— Менә син ялгыз башың. Ә үзең миннән күпкә бәхетлерәк. Колагыңда алтын алка, өстеңдә затлы тун. Машинаң бар, фатирыңа ремонт ясаткансың… Озак еллар буе ялгыз яшәгән ахирәте аны чын күңелдән кызганып тыңлап тора. Ара-тирә гаҗәпләнүен белдереп, тел шартлатып ала. Шулай да үзенең шатлыгы белән бүлешми түзә алмый.

— Ни бит, мин дә ул кадәр ялгыз түгел бит хәзер… — ахирәтенең гаҗәпләнүен күреп бераз тынып тора да дәвам итә, — Берничә ел инде… Бер кешем бар бит… Нигә әйтмәдең дип… Үзең соң?!. Законлы ирең белән дә бер тапкыр очраштырганың юк бит.

— Соң, аның кешегә күрсәтер җире бар мени?! — дип кул селти тегесе.

— Минекенең бар. Тик четереклерәк нәрсә… Кычкырып йөри торган нәрсә түгел бит, малай, ни бит… Хатыны бар аның, кыскасы. Болай хурлавын хурламый, аерылырга да җыенмый бугай. Миңа ансы бик мөһим дә түгел, иң мөһиме ул мине дә ярата. Минем өчен дә өзелеп тора.

Шуннан бу бик ашыкмыйча гына, тәмләп кенә үзенең сөяркәсен мактый башлый. Бу тиклем мактагач, ахирәтенең дә кызыксынуы арта һәм ул танышу теләге белдерә:

— Һич югы синекенә карап сокланыйм әле бер, таныштыр әле.

— Яхшы, — ди ахирәте, — Ул тиздән шушы тирәдән узып китәргә тиеш.

Көтәләр. Ир боларны искә алмыйча узып китә. Аны күрү белән гомер буе гаилә тормышында яшәгән ханым кычкырып җибәрә:

— Шушымы сөяркәң?! Кит аннан! Бу бит минем ир… Ике ахирәт шул арада көндәшкә әверелә. Ләкин әле көнләшүдән бигрәк, гаҗәпләнү өстенлек итә.

— Ахмак бит ул. Үзе саран, үзе ике йөзле. Белмим, нәрсәсенә исең киткәндер инде, — ди хатыны.

— Юк, син ялгышасың, дип каршы төшә сөяркәсе, — Шундый кыю, зирәк кеше. Саран да түгел ул. Менә алтын алкаларым, йөзегем, туным, машинам.

— Кит инде, юкны сөйләмә. Бәйрәмдә чәчәк тә күтәреп кайта белми бит ул, бичара. Хәтта хезмәт хакының да яртысын гына бирә.

— Юк ла инде, — ди сөяркәсе, — Акыл иясе ул. Аралашу, сөйләшү рәхәт аның белән. Барсын аңлап тора, бөтен эч серләреңне чишәргә була. Аны тыңласаң, яңа дөньялар ачкан кебек буласың.

— Сөйләп торган буласың тагын… — дип мәсхәрәле елмая хатын, — Сүз рәте белә мени ул?!. Һәрвакыт ниндидер эчпошыргыч нәрсә турында мыгырдый. Тыңларлык та түгел. Ә үзе шундый булдыксыз. Беркайчан мине яклашу турында уйламас. Хәтта ярты төнгә калсаң да килеп каршы алмас. Хулиганнар өзгәләп китсә дә аңа барыбер. Ә өйдәге эш турында әйтмим дә инде мин. Чүкеч тотмаганына гына да биш былтыр.

— Алай түгел бит, — дип елмая сөяркә, — Миңа килсә, ул бер генә дә тик тора белми. Кайда нәрсәне төзәтәсе бар, шундук эшләп куя. белмәгән эше юк үзенең. Нәрсәгә тотынса, шул көлеп тора. Бигрәк уңган ир инде! Хатыны бераз гаҗәпләнеп карап тора да башын чайкап куя:

— Карале, син мине үртәр өчен юри шулай сөйләнәсең бугай ул.

— Әле өч көн элек кенә миңа бәйләнеп маташкан егетнең арт сабагын укытты. Көчкә качып котылды теге бахыр. Әйтеп торам бит, ул шундый кыю йөрәкле, юмарт күңелле, акыллы һәм кешелекле.

— Җанымны үртәп торма әле, — дип кул селти хатыны, — Инде ун елдан артык бергә яшим бит, аны миннән дә әйбәтрәк белгән кеше юк. Беткәнбаш инде шунда. Исәпкә бар, санга юк. Нәрсәсенә исең китәдер. Ир кеше буларак та әлләни гайрәте юк бит, ходаем. Атнага бер исенә төшсә ярый инде.

— О, бик хаталанасың, — сөяркәнең тавышында татлы газап чалымнары яңгырап китә, — Бик ялгышасың син…

Шул рәвешле, ике хатын ике төрле сөйли, ике хатын ике ирне күрә. Ә ир – берәү генә. Могҗизалар күп инде бу дөньяда…

Марат Кәбиров

Запись «Менә син ялгыз башың. Ә үзең миннән күпкә бәхетлерәк…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Акчасы гына булсын, хатын-кыз әллә нинди ирләргә дә түзә»
Газетаның соңгы санында “Тиңме, түгелме?” дигән хат басылып чыккан иде. Бик бай яшәгән гаиләләрдә дә аерылышалар дип яза автор. Берни эшләмичә көннәр буе ирен эштән көтеп яткан хатыннарга бик күңелсез икән. Укыдым да, чынлап та шулай була ала микәнни соң ул, дип куйдым. Юктыр, ышанмыйм! Өстең бөтен, тамак тукта ничек инде “күңелсез” дип зарланырга була? Башка сыя торган әйбер түгел бу минем өчен. //Безнең авыл гыйбрәте//

Иртән торып эшкә чыгып чабасы булмагач, рәхәт бит инде. Бигрәк тә шәһәр җирлегендә яшәгән кешегә. Хисләнеп китеп, үземне шушы хатын урынына куеп карадым әле. И-и, мин булсаммы? Белер идем мин көнемне ничек уздырырга кирәген! Акчам булса, көн дә бассейнга йөзәргә йөрер идем. Анда барып кире әйләнеп кайтканчы гына да ярты көн вакыт узадыр ул. Гаилә булгач, кибетләргә барырга кирәк. Ашарга көн саен алырга кирәк бит. Теләгән нәрсәне алып кайтып, көн дә тәмләп ашарга пешерер идем. Итен дә, жәлләп кенә түгел, ә тутырып салыр идем. Ул җиләк-җимеш, килосы меңәр сумлык чикләвекләр турында әйтмим дә! Акчасы булган кешегә боларның берсе дә проблема түгел бит инде. Көннең калган вакытын да менә дигән итеп үткәреп була инде: кино карап, телләр өйрәнеп, рәсем ясап була. Минем, мәсәлән, бәләкәй чактан чынга ашмый калган хыяллар бик күп. Чөнки әниләрнең мине кая да булса йөртергә артык акчалары юк иде. Мәктәп кирәк-яраклары, тормыш өчен иң кирәкле дигән әйберләр генә алына иде. Әле шулай да бик таман гына яшәдек, артык бер тиен дә булмады. Рәсемгә дә шуңа күрә йөреп булмады. Зур үссәм дә, матур итеп рәсем ясаучыларга хәзер дә бик сокланам мин. Берничә генә төстән дә әллә нинди рәсемнәр ясаучылар бар бит. Акчасы булган кешегә ничә яшьтә дә соң түгел анысы. Түлә генә – өеңә килеп теләсә нинди дәресләр биреп китәләр. Ә абыйның баянга йөрисе килде. Әмма әлеге дә баягы акча юклык аны да чабуыннан тартты. Армиядән кайтып эшкә урнашкан абый беренче хезмәт хакына гади генә гармун алып җибәрде җибәрүен. Үзлегеннән бераз гына уйнарга да өйрәнде. Хәзер дә күңел өчен кайчак тартып утыра шуны, әмма барыбер үзе теләгәнчә түгел инде ул аның.

Кесәңдә акчаң кыштырдап торса, ябык ишекләр ачыла, яшәве рәхәтрәк тә, күңеллерәк тә инде ул, ничек күңелсез булсын ди. Акчаң була торып күңелсез яшәргә бик каты тырышырга кирәктер. Ирем миңа шундый иркен тормыш бирә алса, мин аңа теләсә нинди ахмаклыкларын да гафу итәр идем. Бу язмада язганнар, имеш, ирнең сөяркәсе булган икән дә, хатын шуңа түзмичә киткән икән. Сөяркә байларда гына түгел, безнең ише уртакул хәерчеләрендә дә бар ла ул! Сөяркәләрнең бөтенесе дә машина яисә фатир, тун ише кыйммәтле бүләкләргә өмет итми бит ул. Күпләре бер-ике капчык бәрәңгегә, симертергә алынган үгезен ел дәвамында тотарлык азык кайтарып аудара торган иргә дә риза. Араларында төрлесе бар инде. Кемдер “бергә-бергә җылы машинада эшкә йөрергә уңайлы” булганга сөяркә булып яши, икенче берәү бакчасын сукалатырга тракторы булган иргә риза. Мин боларны каяндыр уйлап чыгарып та сөйләмим сезгә, барысы да авылдашлар алар минем. Бар да күз алдында, белеп торабыз, әмма күрмәмешкә салышабыз. Болар янына килгәләп йөргән ирләр шуннан артыгын бирә дә алмыйлар инде аларга. Кайсынадыр салам-печәне бушка килә, бу шуннан файдаланып читләр янына йөри. Икенчесенең үзенең тракторы бар, сезонында ул шуның белән акча эшли. Сөяркәләрнең берсе дә шуннан артыгына өметләнә алмый инде. Кая ди ул машиналар яки туннар анда! Аллам үзе сакласын инде, минекенең сулга йөргәнен сизгәнем юк. Әмма шулай булса да, йөз процент кем ышанган ди аларга? Әмма, әйтәм бит, мине эшләтмичә, балаларыбызны үзе тапкан белән генә үстереп булырдай тормышта яшәтә икән, мин иремә бөтен булган сөяркәләрен дә гафу итәр идем. Чөнки сөяркәләрне байлар гына түгел аны, безнең авыл ирләре дә тота. Үзем сөйлим, үземнең исемә күптән түгел генә булган бер вакыйга килеп төште. Шунысы белән дә уртаклашыйм әле. Минем бертуган апам бар. Гаиләсе белән күрше авылда гына яшиләр. Шул шалтырата беркөнне. “Күршебез Сания апа хастаханәгә кереп ятты. Улы Рамил икенче көнне үк ниндидер бер хатын алып алып кайтты моның”, – ди. Рамил кайчандыр бер өйләнеп караган булган. Әмма яшәп бетә алмыйча, туган йортына кире әйләнеп кайткан да, хәзер әнисе белән яшиләр иде. Ә менә хәзер әнисенең өйдә түгеллегеннән файдаланып, хатын алып кайткан бу. Ә теге үзе генә түгел, өч баласын да иярткән. Авыл кешеләре, бигрәк тә күрше-күлән, карап кына тора бит инде ул. Апа да күреп калып, бу хатынның кемлеген, кайсы авылдан икәнлеген көнендә үк белешкән дә. Ирсез генә яшәүче ялгыз хатын ди бу. Тормышы авыррак, ихатасында мунчасы да юк ди. Кем дәшә, шуларга йөри икән бу. Бу юлы менә Рамил дәшкән килеп чыга инде. Апа әйтә, өч көн рәттән мунча якты Рамил, ди. Хатын-кыз, мескен, ничек тә тормыш тартырга тырыша инде. Бер дә үзе генә килмәгән бит, берсеннән-берсе кечкенә өч баласын ияртеп килгән. Кемдер, менә, мунча хакына булса да иргә риза. Аллам үзе сакласын инде шушы көнгә төшәргә, Ходаем. Тормышның бөтен ачысы-төчесе күз алдымда булганга күрә, “акчасы булса да, миңа мондый ир кирәкми”, дип язылган сүзләргә бик ышанып бетмим мин. Чөнки тормыш миңа гел киресен күрсәтә: акчасы гына булсын, хатын-кыз әллә нинди ирләргә дә түзә ул. Калганы – кино гына аның.

Миләүшә Х., Мамадыш районы.

Запись «Акчасы гына булсын, хатын-кыз әллә нинди ирләргә дә түзә» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Яңа әти белән уртак тел тапмадым, наз җитмәде, егетемнән авырга калдым»
Хәзер мин тормышның кадерен беләм. Ялгызым гына бала үстерүемә дә үкенмим хәтта. Бала чагымда күреп өлгергән кайгы-хәсрәт мине әнә шуңа өйрәтте. 16-17 яшемдә кылган гамәлләремнән сабак алырга кирәклеген аңладым. Бу хатны да башкалар ялгышмасын, кеше хатасыннан сабак алырга өйрәнсен дип язам.  //Ватаным Татарстан//

Мин Татарстанның бер районында туып үстем. Балачагым рәхәт  узмады.  Алты яшемдә әтием белән әнием аерылышты. Бик авыр булды ул чаклар. Әниебез сер бирмәде, безне кеше итәргә тырышты, кеше арасында ким-хур итмәс өчен барысын да эшләде. Кызганыч, мин боларны хәзер генә аңлый башладым. Ә ул вакытта… Әллә балалык, әллә әтисезлек аркасында кылган гамәлләрем өчен әле дә үкенәм. 13 яшемдә әбиләрем яшәгән авылга кунакка кайттым. Кич клубка чыктык – заманасы шундый иде. Шунда мине бер егет озата кайтты. Әй, ошаттым да инде үзен. Чып-чынлап гашыйк булдым! Бу хәлне әни дә сизде, әбиләр дә яратып бетермәде. Ниткән гыйшык ди ул бала-чагага?! Төрлечә үгетләп карадылар. Ә мин аларны ише­тергә теләмим. Кайчак әни кышкы аяк киемемне яшереп куя, мин исә, тиле, резин итек киеп чыгып китәм.

Эшләр зурга китте. Болай йөрү­нең азагы хәерле бетмәде. 15 яшьтә алдандым. Дөресрәге, йөргән егетем, бергә булыйк, диде. Мин ризалаштым. Егетем ул-бу булса, ташламаска сүз бирде. Ул чакта әнием башка иргә кияүгә чыккан иде. Яңа әти белән уртак тел табып булмады. Әнә шул билгесезлек, наз җит­мәү йөрткән мине, күрәсең. Август аенда мин авырга калганымны белдем. Үзем ябык, эчем дә тиз генә үсмәде. Бу хакта хәтта мәктәптә дә белмәделәр. Гыйнвар аенда гына сизелә башлады. Әнием мине шундук табиблар янына алып китте. Ә анда баргач, балага җан кергәнен әйттеләр. Озак та тормады, егетем мине өйләренә алып кайтты. Корсак белән килеп кергәнемне кае­ната-каенанам буласы кешеләр ошатып бетермәде.

Минем өчен авыр көннәр башланды. Ирем армиягә бармас өчен психоневрология диспансерында дәваланып кайтты. Башта эчми-тартмаса да, тора-бара холкы үз­гәрде. Өйләндем дип тормады, кич клубка чыга башлады. Бу хакта каенанама әйтсәм, дәшмә, ул әле йөреп туймаган, дип авызымны кап­лый иде. Ошамаса, чыгып кит, дип кенә кычкырды. Чираттагы гау­га әнә шулай тәмамланды да. Балабыз туган иде инде.

Әнинең туганнарына барып егылдым. Анда яши башладык. Ә бер көнне мине районга чакыртып алдылар. Янәсе, мин баламны карамыйм, шуның аркасында ул авыруга сабышкан икән. Нәрсә буласын яшереп тормадылар. “Башта кы­зың белән хастаханәдә дәвалан, аннан соң икегезне дә балалар йортына җибәрербез”, – диде табиб­лар. Мин риза булмадым.

Мондый “кайгырту”ның бер туганымның эше дип уйладым. Сыенырга яңа урын табарга кирәк иде. Әбиемә күчендек. Ул өйдә әби, аның 40 яшьләр тирәсендәге улы, кызым белән мин бергә яшәдек. Анда да тынычлап яшәргә язмаган икән. Абыем тиешле кешенең миңа башка мөнәсәбәт күрсәтәсе килде. Ул мине сеңлесе түгел, ә хатын-кыз  итеп күргән икән. 15 яшендә бала тапкан кыз барысына да риза дип уйлаган, күрәсең. Көчкә качып котылдым.

Бу хәлне әнигә сөйләгәч, ул мине үзенә алып китте. Тормыш яхшыра башлаган кебек булды. Әни­дән генә ярдәм көтеп ятмыйм дип, иремне алиментка бирдем. Үзем һаман яхшылыкка өметләнәм. “Үзем дә әтисез үстем, баланы бәхетсез итмик. Әйдә, авылдагы иске булса да берәр йортны алып, гаилә булып яшик”, – дидем. Тың­лады. Җиңел яшәмәдек. Кышын суык, көне буе мичкә ягасы. Су да кермәгән. Әкренләп баланы бакчага урнаштырдым, колхозга эшкә чыктым. Бездә бәрәңгене чәчәләр дә  ат белән тигезләп йөриләр. Мин атка тагасы тырманы  үзем  өсте­рим. Ничек тә яшәргә тырыштым.

Ир дигәнем генә тормыштан ямь таба белмәде. Ике сүзнең берсендә үз-үзенә кул салу белән куркытты. Әллә нишләде ул. Аракыны күп эчте. Башы да бутала башлады. Бу хакта әнисенә дә әйтеп карадым. Әмма әллә ни игътибар итмәделәр. Гаепләргә мин бар идем. Әйбәт хатын булырга, гаи­ләне саклап калырга, сабыр итәргә тырыштым. Тик 16 яшьлек баланың сабырлыгы белән генә гаилә тартып барырлык булсын икән лә ул! Ирем салып кайтса, мин һәрчак киенгән, бала да әзер тора иде. Кул күтәрә башласа, күрше­ләргә керәбез. Әле ярый алар хәлне аңлый торган кеше булып чыкты. Әллә ниләр күрдем, тик башка барыр җирем булмагач, дәшмәдем.

Кызыма өч яшь тулгач, ирем бөтенләй өйгә кайтмый башлады. Анысына да ияләштем. Миңа күрше хатыны килеп керде. “Төш күрдем, янәсе,  Илсур асылынган”, – ди. “Өч көн кайтмады инде, кайдалыгын белмим”, – дим. Эзләргә булдык. Аны элмәккә менгән килеш эзләп таптык. Үз-үзенә кул салганына байтак вакыт узган булган инде.

Бу хәсрәт мине бөтенләй бетерде. Бер айда 20 килога ябыктым. Илсурның ашларын уздырдым. Авылдашларым мине аңлады. Беркайчан начар сүз әйтмәделәр. Өйгә сәдака ташыдылар. Әнә шулар белән, күршедә ризык әзерләп, аш уздырдым. Ә аннары бу куркыныч йорттан киттем. Анда яшәрлек көч калмаган иде.

Районга барып урнаштык. Ерак туганыбызның тулай торакта бер бүлмәсе булган икән. Шунда яши башладык. Училищега укырга кердем, эшкә урнаштым. Яңа танышларым бу хәлләр турында берни белми. Башкалар бу яшьтә тормышка аяк кына баса әле. Мин дә шулай эшләргә булдым. Минеке кебек үткәннәр белән яшәргә ярамый. Бу вакытка күреп өлгергәннәрне онытасым килә. Тик килеп кенә чыкмый: кулымда кечкенә кызчыгым бар.

Рәйхана Мәрданова.

Казан

Запись «Яңа әти белән уртак тел тапмадым, наз җитмәде, егетемнән авырга калдым» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Миңа хәзер син кирәк түгел, гаиләбезне саклыйсым килми»
Аерылышып йөрибез. Ләкин паспортларга пичәт сугуны киләсе елга калдырырга булдык, чөнки ипотека кредитыбыз бар, аерылышканда аның мәшәкате күп икән. Шуңа күрә ипотеканы каплап бетерербез дип өметләнәбез, шуннан соң тулысынча аерылып, пичәтләрен куербыз дип торабыз. Шулай сүз куештык.  //Безнең авыл гыйбрәте//

Күбрәк эшләп, алдан да түләргә тырыштык, тизрәк үзебезнең торагыбыз булсын дидек. Ләкин барыбер тормыш барып чыкмады инде, аерылабыз. Бер генә сәбәп тә түгелдер инде, төрлесе булгандыр. Без аның белән утырып сөйләштек, аңлаштык, бер-беребездәге үзара ошамый торган сыйфатларны белдек. Кимчелекләремне миңа йөземә бәреп әйтте. “Әйдә, яңадан башлап карыйк, үзгәреп карыйм”, – дидем, ләкин аңа кирәк түгел инде. “Миңа хәзер син кирәк түгел инде, гаиләбезне саклыйсым килми”, – дип әйтә. Бала тапкач, симердем дә инде, анысы да бар. Ирем башка хатыннар белән йөрде дисәң, анысын сизмәдем. Аракы да эчеп йөрмәде, чөнки аракы эчкәч, ипотека түләп булмый. Ә без ипотеканы артыгы белән түләп бардык әле. Ун ел түлисене менә хәзер биш ел дигәндә түләп бетерергә җыенабыз. Характерлар туры килмәде дисәң, моңарчы әйбәт кенә яшәдек, балабыз туды. Аерылышуыбызның сәбәпләрендә казынып карагач, шундый нәтиҗәгә килдем һәм таныйм моны – бәлки, үзем иремә артык каныкканмындыр. Хатын-кыз буларак, үземә карата күбрәк игътибар таләп иткәнмендер дип уйлыйм. Кич белән ул эштән кайткач, минем сөйләшәсе килә бит инде. Ә аның ял итәсе килгәндер. Көне буе бала белән утырып, болай да арып бетәм, ә ул кайткач минем белән рәхәтләнеп сөйләшми дә. Ул сөйләшмәгәч, минем ачуым чыга, шуннан тузынырга тотынам. Ул ишекне шап итеп ябып, йокларга кереп ята. Мондый тормыштан ул да туйды, мин дә. Ләкин килешеп китә алмадык инде.

Адилә, Казан шәһәре.

Запись «Миңа хәзер син кирәк түгел, гаиләбезне саклыйсым килми» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Мин аңа вакытлыча җылы ояда яшәтеп тору өчен генә кирәк булганмын»
Без гаиләдә ике кыз үстек. Кечкенә чагыбызда әтиебез фаҗигале төстә үлеп китте һәм безне үстерү әнинең үзенә генә калды. Рәхмәт аңа: кешедән ким-хур итмәде, барлык көчен куеп, икебезне дә укытты, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итте. Кызганыч, әниебез дә мәрхүмә инде, урыны оҗмахта булсын! //Татарстан яшьләре//

Мин кияүгә чыгып парлы тормышта озак яши алмадым, ирем дә, әтием кебек, бик яшьли гүр иясе булды. Язмыштыр инде, көтмәгәндә-уйламаганда дигәндәй, безгә эшкә килгән чит ил кешесе белән таныштым. Берничә ай очрашып йөргәннән соң, никах укытып бергә яшик дип, ул миңа тәкъдим ясады. Кызым кияүдә, аерым яши иде инде, ялгыз яшәүләре авыр дип, ризалаштым. Матур гына яшәп киттек. Шуннан аның очрашып йөргәндә әйтмәгән серләре дә ачыла башлады – ул үзенең инде өйләнеп аерылганын, баласы барлыгын әйтте. Эшләгән акчасын тулысы белән диярлек баласына җибәреп торды. Көн итәргә үз акчам җиткәч, мин бу хәлгә тавыш чыгарып тормадым, баласы бит, булышсын дидем. Ике ел яшәгәч, ирем ял алып туган ягына кайтып китте. Берничә айдан кире килде. Аннан тагын кайтты, тагын килде, шулай килә-китә йөри торгач, җиде ел вакыт сизелми дә үтеп китте. Кечкенәдән әтисез, яшьли ирсез калгач, ир хакын хаклап, аны кадерләп яшәргә тырыштым. Янымда, җылы өемдә икейөзле, астыртын ирне тәрбияләвемне белмәгәнмен шул. Беркатлылыгым, кешегә артык ышануым йөрәгемә гомерлек яра салды да инде. Җиде ел ышанып, иңгә-иң куеп яшәгән кешем көннәрдән бер көнне мин эштә чакта өйдәге барлык яхшы әйберләрне җыйган да, өстәлдә: “Мин киттем, синең янга бүтән килмим, үз илемдә хатыным, балаларым бар, миңа алар кадерле”, – дигән язу калдырып киткән. Бу хәлгә бик озак ышана алмый йөрдем: җаның-тәнең белән ышанып, бергәләп дөнья көткән кешең ничек шулай хисләреңне таптап, талап чыгып китә ала? Ир кеше эшеме бу? Мондый оятсызлык, нахаллык мине аяктан екты, бер атна урыннан да тора алмый яттым. Беркөнне интернетка бергә төшкән фотоларны куйдым, күрсеннәр, белсеннәр әле эшкә килгән җирендә өйләнеп яшәп ятканын дип уйладым. Күргәннәр. Хатыны да, балалары да. Баксаң, ирнең үз ягында хатыны, биш баласы булган икән. Шуннан ул миңа интернеттан пычрак сүзләр яза башлады. Үзе генә түгел әле, туганнары да мине бозыклыкта гаепләп яздылар. Югыйсә, никах белән яшәдем, теләсә-кем белән йөрмәдем. Мин аңа бездә эшләгән чагында вакытлыча җылы ояда яшәтеп тору өчен генә кирәк булганмын. Үзе үк шулай дип язды. Үзеңне кадер-хөрмәттә яшәткән хатын-кызны ничек шул дәрәҗәдә мыскыллап, түбәнсетеп була? Битенә төкерәсем килә кабәхәтнең. Ходай аның үз “яхшылыкларын” үзенә күрсәтсен, бөтен йөрәгем белән рәнҗим.

Зәйнәп.

Запись «Мин аңа вакытлыча җылы ояда яшәтеп тору өчен генә кирәк булганмын» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Минем Илдарым, газиз баламның әтисе, ялгызымны калдырып, ялгызы китеп бара!.. »
Мин дә Адәм баласы. Атабыз Адәм вә Анабыз Хауваның бер кыйпылчыгы. Башка кешеләрнең хисләрен, җан халәтен күпмедер аңлыйм икән, мин аны үземнең күңел тойгыларым аша аңлыйм. Хисләрнең тәңгәл килеп кисешкән турылары була. Адәм баласы дигәндә, үзем кичергәннәр турында язуым да бүгенге хатын-кызның уй-тойгыларын тирәнрәк, ихласрак ачарга омтылуымнан. //Сөембикә//

Үзем турындагы бу язма — минем турыда гына түгел. Мондый кичерешләр башкаларның да күңелендә бар. Алар минем хисләр белән ни дәрәҗәдә туры килә, анысы билгесез. Бу дөньяда һәр кеше үзенчә уйлый, үзенчә хисләнә, үзенчә яши. Шулай да хисләр бер үк: Ярату, Сагыну, Нәфрәт…

Хисләр төсләр сыман. Җиде төстәге буяуларны төрле микъдарда бер-берсенә кушып, бик күптөрле төсләр ясап була. Хисләр дә шулай. Хисләр коесыннан алып, бер-берсе белән кушылган тойгылар кемнең күңелендә нинди хис-төс тудыра – аны күреп бетереп булмый. Ул төсләр-хисләр вакыт-вакыт үзгәреп тә тора бит. Әйтик, Ярату да җанда мең төсмергә кереп төрләнә. Беренче тойгы – ак кар, зәңгәр хыял, алсу офык. Акыллы ярату – сабыр җәй. Сагышлы ярату – әбиләр чуагы. Нәфрәтле ярату – яңгыр-карлы, аклы-каралы көзләр соңы…

Сагышның да, шатлыкның да шулай ук мең төсмере бар. Якты сагыш, әрнүле сагыш, шатлыклы сагыш, ачы сагыш… Әйе, төрләнә хисләр. Ләкин минем җанда инде мәңге дә үзгәрмәс бер хис бар. Ул — Ялгызлык.

Бу халәткә төрле кеше төрлечә килеп җитәдер. Кайберәүләр, ихтимал, килеп тә җитмиләрдер. Хисләр рәтендәге иң тәүге кое булса да, күпләр аңа иң соңыннан әйләнеп кайта бугай. Дөрес, гомернең төрле чорында ул кое янына тукталгалыйбыз, ләкин төбенә карамый гына, сулы өстен генә чайпалдырып алабыз. Башка коелардан чумырып алган тойгыларга кушар өчен генә. Ярату хисебезгә (ул җавапсыз булса), сагышыбызга, сирәк, бик сирәк шатлыкларыбызга да. Төбенә төшкәнчегә кадәр үк мин дә ул кое тирәсен ураштыргаладым. Бервакыт, хәтта шактый тирәнгә үк карадым. Ләкин коеның төпкелен мин Таулы Алтай хастаханәсенең реанимация бүлмәсендә, бу дөньядан күчеп баручы, җаннарымнан артык сөйгән ирем — Илдарым янында бер чарасыз басып торганда күрдем… Һәм аңладым.

Минем Илдарым, бәгырем, бердәнберем, газиз баламның әтисе, Ялгызымны калдырып, Ялгызы китеп бара!.. Йа Ходам! Ансыз яшәү, ансыз тормыш, ансыз гомер миңа нәрсәгә?! Ничекләр үз гомеремне, һич югы, гомеремнең бер өлешен аңа бирергә соң? Җанымда һәм аңымда берөзлексез бәргәләнгән шушы сорауга моннан бер ел элек кенә үзем Илдарыма тукып торган: “Кеше гомерен кеше яшәми”, — дигән сүзләрем кушыла. Кеше гомерен кеше яшәми, яшәми, яшәми…

Кунакханәнең котсыз бүлмәсендә төш белән өн арасында бәргәләнәм. Үзем йоклый алмыйм. Үзем йоклыйм төсле. Йоклыйм бугай, авыр төш күрәм бугай мин. Юк, төш кенә түгел, саташу бу, саташу. Уянырга, уянырга, уянырга!

Бу хәлләр өн була алмый! Мин ниндидер чит шәһәр кунакханәсендә ятам. Илдарым яшәү белән үлем арасында бәргәләнә… Уянырга! Мин, үз-үземне бу авыр саташудан кот-карырга, уятырга теләп, үземне бар хәлемә кысып кочаклап, беләкләремне чеметәм…

Таң сызылганда кап-кара янган беләкләргә күзем төшә дә, үткән төннең дә, сызылып килүче таңның да төш түгеллеге аңга җитеп, җан сулкылдый. Тәрәзәдән очып кергән ак күбәләк кунар урын тапмый бөтерелә. Юкка кермәгән бит ул монда!

— Улым, балам, җаным, синме бу? Зинһар өчен җибәр әтиеңне! — Мин күбәләккә ялварам. — Ул безгә бик кирәк. Айсылу апаңа кирәк. Аңа бит әле биш кенә яшь. Мин бит аңа, әтиеңне алып кайтам, дип киттем. Мин аның өметен алдый алмыйм бит…  Улым, әйт әтиеңә, кайт җиргә, диген. Сине анда көтәләр, яраталар, синсез анда яши алмыйлар, диген. Балам! Син бит сабыем, урының оҗмахтадыр. Гомер — мизгел. Озакламый килербез яныңа.

Тик хәзергә кире кайтар әтиеңне…

Балам!

Мин Күбәләккә ялварам. Ә хәтер төпкелемдә… Февраль ахыры. Кояшның, язга карап, елмая башлаган көннәре. Кешеләр дә озак, салкын кыштан соң ачылып, яктырып, сөенеп йөриләр. Әле ярты сәгать элек кенә мин дә, ниндидер язгы бер өмет белән яктырып, дөньяның матурлыгын беренче кат күргәндәй сокланып, шушы юлдан ДРКБга атлый идем. Инде күз яшьләремә буылып, кире кайтып барам. Йөрәгем өзелә-өзелә… Яз. Якты. Тамчылар тама. Кешеләр көлешә. Ә минем җанымда — тәмуг. Ник көләсез сез, кешеләр?! Анда бит минем балам үлә! Ә мине аның янына да кертмәделәр. Җаным кычкыра: “Кешеләр! Ярдәм итегез! Коткарыгыз!..” Үзем сүзсез генә, яшьләремә чыланып барам да барам… Дөньяның миндә гаме юк. Дөнья язга ашыга. Кешеләр, машиналар, вакытлар агышына каршы Ялгызым барам. Яшәү дигән дөнья агышына каршы, җанына Үлем дигән кара кайгыны салып атлаучы бу Ананы — үземне хәзер дә күргәндәй булам мин. Ул вакытта җанның әрнүен үзенә алырга теләп, күкрәгенә кыскан кочак бар иде шул әле. Мин шул кочакка кайтып сыенмакчы гына Ялгыз идем.

Юк, алай түгел. Ул Ялгызлык җаннан китмәде. Бары шундый ук икенче бер Олы Ялгызлык белән бер кочак булып берләште алар ул чакта.

Инде ул да Ялгызы үлем белән көрәшә…

Иртән хастаханәгә килүемә, табиблар миңа күтәрелеп карамаска тырышып кына кичәге сүзләрне кабатлыйлар: “Өмет юк!” Юк! Алар белми! Минем Илдарым бит ул. Ул үлә алмый. Алар бит минем Илдарымның кем икәнен, нинди икәнен белмиләр әле. Минем аны коткарачагымны аңламыйлар. Минем яратуымның аны терелтәчәгенә ышанмыйлар. Табиблар “юк”, дигән саен, мин үҗәтләнәм. Сораша, белешә торгач, таулар арасында ялгызы гына яшәп ятучы медитатор барлыгын белдем. (Инде бу тирәдәге күрә-зәче-багучыларны йөреп чыккан идек.)

Бардым мин аның янына. Ике перевал аша, мең газап белән бардым.

Алтай тауларының илаһи һәм кыргый серлелегенә бер сокланып, бер нәфрәтләнеп карап йөрдем. Бу карт таулар: “Кил, рәхәтләнеп йөр, миндә бернинди куркыныч юк”, — дип, йомшак дәшеп, алдыйлар төсле тоелды миңа. Ерактан ук “Кем — кемне?” дип, көч сынашырга чакырып торган кырыс, ачык яшь Тянь-Шань тауларыннан үзгә болар, үзгә. Без аңлап җитә алмас сер туплаган бу таулар белән күңелемнән бәхәсләшеп, аларны гаепләп һәм аклап бардым. Илдарымны алдап ашкындырган Ак Тау (Белуха) кайсы икән дип, аны күрергә өметләнеп, ялварыр гозерем, әйтер сүзләремне күңелемнән кабатлап бардым.

— И Ак Тау! Сине бит “Изге Тау”, диләр. Әйт, син изгеләрнең җанын үзеңә җыясыңмы? Нигә, нигә минем Илдарымның җанын күкләргә ашырмак булдың? Ул бит монда — җирдә безгә кирәк әле. Әллә кеше аңы барып җитә алмас Бөек Сер бармы монда? Безнең төрки кавемнең туган җирләре диләр бит бу Алтай тауларын. Без шушыннан дөньяга таралганбыз. Илдарымның нәкъ менә бирегә килеп, һәлакәткә юлыгуында берәр мәгънә бармы? Әллә син аны үзең чакырып алдыңмы, Ак Тау?..

Ике ел элек Тянь-Шань тауларында Илдар белән булган сәер хәл искә төште.

Мин Наил белән авырлы идем. Илдар тауларга китте. Шунда ул связкадан ычкынган һәм Ходайның рәхмәте белән генә ледоруб белән кечкенә генә ташка эләгеп кала алган. Иптәшләре коткарганчы шулай асылынып торган. Бу хакта ул миңа Наил үлгәннән соң гына сөйләде. Ачынып сөйләде.

— Шунда эленеп торганда исеп үткән җил колагыма: “Сиңа әле иртәрәк…” — дип пышылдап китте, — диде.

Шуннан ниндидер бик сәер нәтиҗә ясады: әгәр мин шунда үлсәм, Наил исән калыр иде.

Мин аңа гел: “Кеше гомерен кеше яшәми, һәркемнең гомере үзенә генә бирелә”, — дип әйтә тордым.

Инде шушы сүзләремә каршы килеп, үз гомеремне Илдарыма бирер ысул эзлим. Эзлим. Чөнки мин могҗизага ышанам. Минем моңа ышаныр сәбәпләрем бар.

Илдарым кабат тауларга җыенганын белгәч, мин гомеремдә беренче кат аңа каршы килдем: “Барма, куркам мин”, — дидем. Барысы да күңелемә шом салып, уң иңемә килеп кунган гаҗәеп зур кара күбәләктән башланды. Табигатьтә андый күбәләкне башка беркайчан да очратканым булмады. Мин шул көннән бер сәбәпсез эчемнән туңып-калтырап авырып яттым. Температурам 37,2 дән төшмәде. Аннан соң, төшемә кереп, котымны алган кара мәче өнемдә каршыма сикереп чыкты. Илдарым тауларга китәсе көнне өйдә бөтен сәгатьләр туктап калды (Һәм ул сәгатьләр күпме генә рәтләсәм дә, яңадан йөреп китә алмады)…

Очлы түбәле түгәрәк йортны күргәч, күңелгә җылы кереп китте. Менә килеп чыгар бер карт дип көтеп торганда, каршымда миннән дә яшьрәк ир-ат пәйда булды. Хәлне аңлатып бирдем. Ул бик җентекләп сорашты. “Комадан чыгара алам, ләкин аның файдасы булмаячак”, — диде.

Әйләнеп кайтканда мине Барнаулдан махсус килгән табиблар көтеп торалар иде. Алар миңа таулар арасында калган медитаторның сүзләрен кабатладылар, тик комадан чыгару турында гына бер сүз дә әйтмәделәр.

Шау-шулы тормыштан аерылып, таулар арасында яшәп яткан ул егетнең Ялгызлыгында да ниндидер кодрәт бар төсле тоелды миңа.

Ул кодрәт — Аныкы. Инде миңа үз кодрәтемә генә өметләнергә калды. Мин, мин генә коткарырга тиеш Илдарымны! Бер генә минутка булса да күзләрен ачтыра алдым бит. Инәлеп, өзелеп, җан авазым белән: “Илдарым, бәгырем, уян! Мин сине бик яратам! Син безгә бик кирәк. Кызың көтә, әниең көтә, туганнарың көтә, дусларың көтә… Калдырма безне, уян…” — диюемә, күзен ачып карады бит.

Тик… Бу караш бәхилләшү булган икән.

Ялгызлыгым белән Ялгызымны калдырып китте Илдарым. Үзе дөньяга философларча карап яшәгәнгәме, мине дә шундый фәлсәфи уйларга төреп, китеп барды.

Бөек Ялгызлык. Ялгыз киләбез, ялгыз китәбез бу дөньядан. Ходай безне — Адәм балаларын (табигатьтәге һәр тереклекне) үзенә тиң итеп — Ялгыз итеп яраткан икән. Аплаһ бер! Ул да Ялгыз. Шул ук вакытта Ул безнең Ялгызлыгыбыз янәшәсендә — безнең җанда. Адәм баласы Ялгыз. Тик япа-ялгыз түгел!

Казан.

Запись «Минем Илдарым, газиз баламның әтисе, ялгызымны калдырып, ялгызы китеп бара!.. » впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Мин гомерем буе парлыларга кызыгып яшәдем. Парлап машинада, урамда йөрүчеләргә…» [гыйбрәт өчен]
Мин гомерем буе парлыларга кызыгып яшәдем. Парлап машинада, парлап урамда йөрүчеләргә, ашмәҗлестә утыручыларга, иңне-иңгә куеп эшләүчеләргә – гомумән парлыларга. Нәрсә генә эшләсәң дә пар кирәк, яр кирәк. Авыл җирендә парлап көтү көтәсең, чират җиткәч, парлап бәрәңге аласың, парлап печән өясең: берең бирә, берең ала. Эшләве җиңел дә, рәхәт тә. Ә мин бу эшләрне гел берүзем эшләдем. //Татарстан яшьләре//

Авыздагы канлы төкрекне дә

Күрсәтмәдем якын күршемә.

Күмерләргә әйләнсә дә йөрәк,

Сөйләп булмый барын кешегә,

– дип язган шагыйрь.

Әйе, сөйләп ни мәгънә? Кем кемне кызгана, кем кемгә кирәк? Яши-яши кеше парын да югалта, менә шул чакта ялгызларның хәлен аңлый.– дип язган шагыйрь.

Ире кинәт үлеп киткән бер ханым югалтуны бик авыр кичерде, ялгыз яшәүнең ачысын бик тиз татыды. “Йорт түбәсен кар басты, күрше ирен чакырдым, ә үзем хатыны ни әйтер дип ярты нервымны бетердем”, – диде ул. Шулай шул, авылда ир-ат кулы гел кирәк: мал суярга да, бакча сукаларга, каралты-кура төзәтергә дә… Андый чакта ничарадан бичара булып, күрше ирен чакырасың, ул эшләгәндә хатыны биш-алты тапкыр кереп чыга. Шул чакта гарьлегеңнән үләр дәрәҗәгә җитәсең…

Пенсионер ире үлеп киткәч бер ханым акча җитми, түләүләр бигрәк күп килә дип зарланды. Ә без, ялгызлар, гомер буе бер хезмәт хакына яшәдек, юрганга карап аякны суздык.

Төрле сәбәп белән ялгыз калучылар бар. Бер хатын болай дигән иде: “Ирсез, баласыз хатынны бер дә санламыйлар, әнә, 86 яшькә җиткән Сәлимә апа кебекләрнең ярларын каһәр төшкән сугыш урлады. Сәлимә апа гомере буе ялгызлыкның ачы хәсрәтен татыды, ат кебек җигелеп эшләде, рәхәт күрмәде”.

Ялгызлар турында гайбәт тә күп була, андыйларның нәсел-нәсәбенә кадәр тикшерәләр. Нәселем бик әйбәт, анысына сөенеп бетә алмыйм. Әтием Шәрип белән әнием Сара үрнәк гаилә булып, 61 ел парлап гомер иттеләр һәм фани дөньядан бер-бер артлы китеп бардылар. Әнием әтиемне бик хөрмәтләп яшәде. Әти эшкә ат белән йөри (урман каравылчысы булып эшләде), әни аны капканы ачып озатып кала, шулай ук капка ачып каршы ала иде. Бергә утырып ашадылар, без, балаларының җыелышларына да һәрвакыт бергә йөрделәр. Әнием тәмле теле белән әтигә гомере буе “әтисе” дип дәште. Әти каты эшләде, тиз кызучан иде. Әнием аны гел “Шәрипкәем” дип тынычландыра иде.

“Гомерем буе көттем бу сөюне”, – дип җырлый Хәния Фәрхи. Ярый ла сөю килсә. Ә көтеп-көтеп тә сөю күрмәгәннәр күпме? Халыкта “унга бар, уңганчы бар” дигән әйтем яши. Хаклык бар ул сүзләрдә. Кайбер кешеләр бик кыю булалар һәм тиң ярларын эзләп табып, бәхеткә ирешәләр.

Профком рәисе буларак, миңа күп сорауларны чишәргә туры килде: тормыш, гаилә, бәхетле парлар… Аларны туган көннәре белән тәбрикләү, бүләкләү. Мин гомерем буе чәчәк үстердем, аларны бүләк итәргә яраттым. “Дөньяны аңлаганда ул бик матур, үзеңнең якты дөньяга килгәнеңә сөенеп, яшәргә дә яшәргә кирәк, шул чакта кеше сине мескен димәс, мескен булырга язмасын”, – дия иде мәрхүмә әнием. Кеше йә яшьлегендә рәхәт күрә, яки картлыгында. Шуның өчен өмет белән яшәргә кирәк. Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Ә бәхет ачкычы күбесенчә үз кулыбызда. Яши белеп яшәргә, авырлыкны көлеп үткәреп җибәрергә кирәк. “Бернигә дә карамыйча, гомер йомгагын сүтәм, мин үзем чиксез бәхетле, бәхетлеме син, иркәм?” – дип җырлый Әлфинә Әзһәмова. Барыгызга да бәхет телим, парлыларга да, ялгызларга да.

Фаягөл ӘХМӘТШИНА.

Әгерҗе районы, Кадыбаш авылы.

Запись «Мин гомерем буе парлыларга кызыгып яшәдем. Парлап машинада, урамда йөрүчеләргә…» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..