Архивы ир - Tatar Today - татар яңалыклары.

Матбугат: Мәскәүдә хатын-кыз ирен почта аша агулый
Мәскәүдә 42 яшьлек ир билгесез сыеклык белән агуланган хат алганнан соң хастəханə ятагына эләккән. Гадәттән тыш хәл почта бинасында ук булган.

Ир почтага элек аерылышкан хатыны адвокатыннан хат алу өчен килгән, аның белән ул 12 ел элек мөнəсəбəтлəрен өзгән. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, ул үзен кулга конвертта булган биш кәгазь битен алганнан соң ук начар хис итə башлаган.

Ир-аттан тыш, агуланган хаттан тагын ике почта хезмәткәре зыян күргән. Ирне ингаляцион агулану белән хастаханәгә салганнар.

Зыян күрүче аерылышкан хатыны аны үтерүгə ике тапкыр заказ биргән, дип сөйли.

Агу факты буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.

Чыганак: НТР-24

Запись Матбугат: Мәскәүдә хатын-кыз ирен почта аша агулый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкортстанда ир сөяркәсенә бер генә суга: хатын…
Илеш районында 43 яшьлек ир йөрәгенә бер сугу белән сөяркәсен үтергән.

Бу хәл 6 август кичендә булган. Әлеге кеше билгесез сәбәпләр аркасында хатынга ташланган. Ярсыган ир сөяркәсенә пычак белән бер генә суккан һәм калдырып чыгып киткән. Бәхетсезлеккә каршы, пычак хатынның йөрәгенә генә барып кергән.

Тиздән полиция хезмәткәрләре ирне тоткарлый. Хәзер ул сак астында. Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең бөтен хәл-шартларын ачыклый.

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Башкортстанда ир сөяркәсенә бер генә суга: хатын… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Өендә генә хатын-кызга әйләнергә булган
Татарстанда яшәүче ир үзенең җенесен үзгәртергә теләгән. Моның өчен табибларга мөрәҗәгать итмәгән, ә үзе өендә скальпель ярдәмендә генә башкарырга булган.

Ирнең теләге тиз генә тормышка ашмый. Аңа, кан агуын туктата алмаганлыктан, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртырга туры килгән. Шулай да ир дәваханәгә барудан баш тарткан.

Икенче көнне ир янә бу эшне кабатлаган. Бу юлы да аңа күп кан югалтырга туры килгән. Бу юлы табиблар аны мәҗбүриләп дәваханәгә алып киткән һәм хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләре ирнең фатирын тикшергәндә бик күп хирургия инструментлары да тапкан…

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись Өендә генә хатын-кызга әйләнергә булган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Әниләрнең йөрәге сизгер була икән. Соңлап булса да, мин шуны аңладым” [тормыш хәле]
Булачак иремне минем әни бер күрүдә ошатмады. “Тормыш алып бара торган кеше түгел бу, кызым. Бәйләнмә син моның белән”, – диде. Әмма мин ул вакытта әни сүзен тыңларлык идемме соң? Егетемны нык яраттым, күзенә генә карап тордым. Ул да мине яратты. Кулында гына күтәреп йөртте дисәм дә була.

Әти-әниләре белән дә берничә атна узуга ук таныштырды, калган туганнары белән дә тиз тотты. Бик ачыклар булдылар бар да. Әни белән дә әйбәт сөйләштеләр, ике якның танышуы да матур гына узды. Миңа бар да ошады инде. Әмма ничек кенә булмасын, әни риза түгел иде аларга. “Хәзер генә очып йөрисең. Берсе дә ышанычылы түгел боларның, кызым”, – диде әни кунакларны озаткач. Анда сөйләштек тә, талаштык та инде. Әмма мин үз сүземнән кире кайтмадым. Кияүгә чыгам, әйбәт яшәячәкбез, дидем. Төртеп күрсәтерлек сәбәпләре булмаса да, әни булачак кода-кодагыйларын күңеле белән ошатмады. “Әллә нинди генә”, – диде. Шулай да, ул мине бөтен йолаларын үтәп, кияүгә бирде. Бирнәгә дип хәтта кечкенә генә сандык та заказга биреп ясатты.Никахтан соң мин ирем янына күченеп киттем. Алар районга якын зур гына бер авылда яшиләр. Без кайнаналарым белән бергә яшибез. Безнең өйләнешкәнгә ел да юк әле. Мин бала көтәм. Ирем алдан бик очынып йөрде минем, анализлар тапшырырга да гел бергә йөрдек, ул көтеп торды. Ә хәзер әлләни булды шунда – ул мине күрми дә. Мин аларга күченеп килгәч, эшкә урнашмадым. Башта эш булмады. Аннары балага уздым. Авырлы килеш берәү дә алырга теләми бит, шулай калдым.

Анысы әле ярар, әмма мин хәзер кунакта яшәгән сыман. Мин бит бу өйгә авырлы көе килмәдем – ник ирем шулай нык үзгәрде, шуны аңламыйм. Иртән эшкә китә ул. Кичен кайтыр дип көтеп торасың, ул шалтырата да, мин соңрак кайтам, ди. Йә егетләр белән утырып алабыз, йә эштә калырга кирәк, йә тагын берәр нәрсә. Аннан соң гына кайта да, ята. Өйдәгеләр яткан булгач, мин дә артык сөйләштермим. Кайнатам белән сөйләшмибез дә диярлек. Кайнанам да иремә аны-моны дәшми. Миңа да берни әйтми. Минем борчылганны күрә бит инде ул, көне буе үземнең генә утырганны да күрә, шулай да берни әйтми. Миңа да әйтми, малаена да әйтми.

Әнигә шушы хәлләрне сөйләгән идем, бик ачуы килде. “Балага узуга ук башландымы проблемаларың? Чыгасың юк иде! Әйтеп тордым бит!” – дип акырды да, телефонын өзеп куйды. Ул чакырса, мин кайткан да булыр идем. Ә болай ни дип кайтып керим инде мин әни янына? Кичә әйтә: карасыннар, ашатсыннар, син бит аларның баласын күтәреп йөрисең, ди. Башыма төшкәч, әнинең никадәр хаклы булганын аңлыйм хәзер. Мине карасыннар, мине ашатсыннар өчен дип кияүгә чыкмадым бит инде мин.

Яки көннәр буе, аннары кичләр буе иремне көтеп утырыр өчен дә кияүгә чыкмадым. Эшләмәгәч, үземнең акча да юк бит минем. Нәрсә алып кайталар, шуны ашыйм. Әни нинди ит кисәге алып калдыра, шуннан аш куям яки турап берәр төрле второй пешерәм. Әниләрнең йөрәге сизгер була икән. Соңлап булса да, мин шуны аңладым. Әни әйткән иде бит, әллә ниндиләр генә, дигән иде. Чыннан да, шулай булып чыкты: әллә ниндиләр генә.

Язмыш кочагы
Исемемне күрсәтмәгез, Кукмара

Запись “Әниләрнең йөрәге сизгер була икән. Соңлап булса да, мин шуны аңладым” [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Килгәннән бирле яратмадың инде кызымны…” [булган хәл]
Мин хатынны бер кызы белән алдым. Үземнең аңа кадәр өйләнгәнем юк иде. Хатын беренче иренә яшьли кияүгә чыккан булган. Нигәдер яшәп бетә алмаганнар да, аерылышканнар. Сәбәпләре булгандыр инде, мин төгәл белмим.

Безнең холыклар туры килә болай. Талашкалап та алабыз инде, төрле чак була. Әмма җыеп караганда, тормышыбыз әйбәт безнең. Уртак улыбыз да бар. Без авылда яшибез. Әни дә бездән ерак түгел генә тора. Кайсы көнне ул үзе, кайсы көнне без кереп чыгабыз аңа. Беркөнне хатын белән минем бераз ачуланышыбрак торган чак иде. Әни керүгә үк сизеп алды, нәрсә тырт-пырт кына сөйләшәсең ди. Икегез дә бертигез сез, чиләгенә күрә син – капкач, капкачына күрә ул чиләк, ди.

Холыкларыбызны шулай тигезләштерә әни. Хатынның кызы җилбәзәк булып чыкты.

Минем янга күченеп килгәндә унбиш яшь иде аңа. Тугыздан соң техникумга китте, шуннан кибеткә керде. Мин сүктем инде, басып сатып торырлык булгач, техникумда укып та йөрисең юк иде аны, дидем. Шулай дип әйткәнемне ошатмады, кешенең бер дипломы булырга тиеш инде, ди. Кыскасы, ул чакта кул селтәдем, ничек тели, шулай яшәсен дидем дә, бүтән кысылмадым. Анасы белән шалтыратышкалап торалар болай. Фатирга түләп тора ул, үзенеке юк, каян алсын саткан акчасына. Үзенеке шулай үзенә җитеп барса да, бик рәхмәт.

Ну анасы бирәдер аңа акча, мин шулайрак дип сизәм. Анысы да ярар дим инде, бирсен, баласы бит. Әмма мин күреп торам бит инде, күзе уйнаклап кына тора аның, янында җүнле-җүнсез егетләр дә күп. Бер янына килгәндә, әйтеп тә киткән идем шулай, чамалап йөр син монда, кызый, дигән идем.

Яшьләр өйрәткәнне яратамени ул сиңа. Ә хәзер хатын әйтә: кыз бала көтә икән, сезнең янга кайтып торам, ди. Ачу чыккан чак иде: кем белән яткан, шуның янына кайтып торсын, дидем. Шулай дигәнне хатын яратмады, билгеле. Елый башлады. “Килгәннән бирле яратмадың инде кызымны, үзеңнеке булмагач, кагасың. Үзеңнеке булса, бүгеннән үк алып кайтып утыртыр идең әле”, – ди. Нишләп алай булсын ди инде, үз итмәгәннән түгел бит ул. Шулай җилбәзәкләнеп йөрүе ошамый миңа аның. Сүз дә әйтергә ярамады үзенә, ә хәзер килеп терәлгәч, сезнең янга кайтып торам дип әйтә икән. Кайтыр инде, тагын кая барсын. Әйдә, авыл гайбәтчеләренә сүз булыр.

Язмыш кочагы

Запись “Килгәннән бирле яратмадың инде кызымны…” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ачуланып, үпкәләп калмагыз, яши алмыйбыз”, – дип анысын балаларына үзем илтеп тапшырдым [булган хәл]
– Шулай килеп чыкты инде: мин өч хатын белән яшәп аерылдым. Беренче хатыннан балалар бар, алар зурлар инде, һәрберсе үз гаиләсе белән яши. Ул хатын белән балалар үсеп беткәч аерылыштык. Без гомер буе шәһәрдә яшәдек, мин заводта эшләдем, зарарлык буенча пенсиягә иртәрәк чыктым.

Шәһәрдә яшәсәм дә, гомер буе авылны сагындым. Әмма кайтып яшәп булмады, чөнки авылда эш юк иде. Ә шәһәрдә без һәрвакыт эшле булдык, фатир бирделәр. Мин шофер да идем әле, шабашларым да булгалый иде. Ә пенсиягә чыккач, минем үзем өчен яшисе килде. Калган гомеремне интегеп таш стена арасында түгел, үз ихатамда яшим дип хыялладым.

Үзебез үскән йорт тора, анда беребез дә калып урнашмады. Без кайтсак, бертуганнарым каршы түгел иде. Әмма гомер иткән хатынның авылга кайтасы килми булып чыкты. Балалар да шәһәрдә калырга үгетләделәр: безгә авылга кайтып йөрү читен, диделәр. Мин пенсиягә чыккач, шәһәрдә тагын ике ел интегеп яшәдем. Ике ел буе хатынны кайтырга кыстадым. Әмма ул уйламады да.

Аны да аңлап була инде: суы агып торган фатирдан авылга кайтасы килмәгәндер. Әмма суны кертеп була бит аны. Бойлер куйгач, кайнар суы да була. Хәзер безнең авылда бөтен кешедә дә шулай.

Әмма хатын барыбер ризалашмады. Шуның аркасында без тавышланышып, аерылышуга ук барып җиттек. Мин кайтып киттем, ул калды. Гомер яшәгән хатынга шулай нокта куелды. Мин үкенмим дә, сагынмыйм да. алай талашып яшәп булмый ул. Мин шәһәрдә калсам да, талашырга барыбер сәбәп чыгар иде, ул кайтса да, сәбәбе булыр иде. Кайткач, башка районнан бер хатын белән таныштым. Сөйләшеп тордык, аннан күрештек.

Бер-беребезне ошаткач, бергә яшәргә булдык. Мине аның балалары да яратты, әни үзе генә яшәгәнгә нык борчыла идек, диделәр. Шулай итеп икенче хатын алып, яшәп киттек. Мин хатын йортына барып тора торганнардан түгел. Йортка кергәнче утка кер диләр. Хатынга барып яшәдеңме – юк инде ул, булмый. Башта хатын бик теләп миңа күченде. Мин аңа барып тормаячагымны алдан ук әйткән идем.

Әмма тора-бара ул мине әкрен генә үзенә кыстый башлады. “Өемне сагынам”, “Әйдә, кайтып килик”, – әле ди. Кайткач, китәсе килми үзенең. Мин анда яши алмыйм бит инде. Ярты ел да булмады, икенче хатын үзенә кайтып китте, мин тагын ялгыз калдым. Киткәндә, мин сине барыбер минем янга күчәрсең дип ышанган идем ди. Күчмим дигәч, күчмим инде. Ник уйлап утырырга аны, юк өметләр белән үзен дә, мине дә ник алдарга кирәк булган? Ул хатын киемнәрен җыйды да, тиз арада кайтып та китте. Кайткач, шактый гына вакыт шалтыратып та ятты әле, килмисеңме соң, ди.

Мине үзе артыннан чабар дип уйлаган булган, күрәсең, ияләште дигәндер. Юк! Үземнең йорттан беркая да китмим мин. Аннан соң тагын бер хатын алып кайттым. Өченчесен. Аның белән дә холыклар туры килә сыман иде. Мин чисталык яратам, өстәл тирәсендә тәртип булсын.Үзем дә өйнең эчен гел тәртипләп кенә торам. Гөлләремә кадәр бар. Килеп кергән кеше хәзер дә әйтә миңа: ялгыз ир яши дип уйламассың да монда, диләр.

Әмма бу өченче хатын белән дә барып чыкмады. Алдакчырак, шома хатын иде, берничә тапкыр ялганында тоттым. Ул исерек ир белән атлаган саен алдап яшәп ияләшкән. Ә мин бит эчмим, аек акыл белән яшим. Кыскасы, ул да кайтып китте. Әмма холкы бик әйбәт иде аның, шул исерек ир белән интегеп яшәү генә бетергәндер инде аны. Анысын балаларына үзем илтеп тапшырдым. “Ачуланып, үпкәләп калмагыз, яши алмыйбыз”, – дип аңлаттым.

Малайлары әйбәт, зур кешеләр аның. Минем хәлгә керделәр, куллар биреп хушлаштык.

Нишләтәсең инде, язмыштыр. Хәзер өйгә хатын алып кайтырга шикләнәм. Авылда: “Өч хатын аерган ир бит инде ул”, – диләр. Шундый җүнсез даным чыкты. Үзем дә бик каты уңайсызланам. Мине авылда болай хәрмәт итәләр үзе, әмма катлы-катлы хатын алыштырган кешегә барыбер шикләнеп карыйлар. Телгә бер кергәч, авыр. Өченче хатынның киткәнен белгән күршеләр дә кырын гына карый башладылар сыман.

Бәлки үземә генә шулай тоеладыр, кем белгән инде аны. Әмма бөтен кешегә дә хатын аерганның сәбәбен сөйләп йөреп булмый бит. Беренче хатын белән ярар инде, гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр. Әмма икенче һәм өченче хатыннар белән аерылганга минем гаеп юк бит. Олыгайган көндә бер гаепсезгә кеше теленә кереп, кыек карашлар тоеп яшим хәзер.

Исемемне, авылымны күрсәтмәгез
Язмыш кочагы
Фото: Thesun

Запись “Ачуланып, үпкәләп калмагыз, яши алмыйбыз”, – дип анысын балаларына үзем илтеп тапшырдым [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“И-и, тормыш дигәнең! Бетерсеннәр генә иде инде шул аракыны…” [гыйбрәт өчен]
Шушы көннәрдә генә безнең урамда яшәүче бер ир үлеп китте. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң булды хәлләр. Бераз салгаларга ярата торган ир иде инде ул, мәрхүм. Әмма алай әшәкеләнеп йөрми иде кебек. Тыныч исерек иде. Хатыны аннан да дуамалрак түгел микән әле. Ире бераз гына салып кайттымы, гел уклау таягы белән куып, өенә кертмәде шуны. Без хатыннар белән нык гаепли идек инде аны. Ирләребез беребезнеке дә алтын түгел, кайчак эчеп тә кайталар инде, нишләтәсең. Алай дип кертмәскә дигән сүз түгел бит инде.

Ирнең ничек итеп килеп керүеннән үк мин үземнекен таныйм: аек кайтканмы, эштән соң бераз утырып алганнармы. Ачу килә инде, әлбәттә. Мин исерекләрне яклап та әйтүем түгел. Әмма салып кайткан икән инде, алар белән сугышып ятудан ни мәгънә соң? Мин, киресенчә, иремне тизрәк алып кереп ашатып яткыру ягында торам. Берүк ялгышып кызып китмәсен генә дип торам. Яткан җирендә йоклап кына китсен иде дә, иртәнгәчә уянмасын иде дип, аяк очында гына йөрим. Ул шулай кайтса, кичтән телевизорны да кабызмыйм хәтта. Бәлки, уянмас та иде инде, әмма шикләндерә бит. Ирең эчеп кайтса, гадәттә, шулай кеше-кара күрмәсен, дибез.

Безнең урамда бөтен хатыннар да шулай. Бер шушы хатын гына бөтен керен урамга чыгып селки торганнардан. Ул ир, мескен, хатыны кугач, кайда гына төн уздырмый иде инде. Шулай бик күп еллар йөргәнен беләм. Кайчак эшкә барганда, иртән каршыга очрый да, бер-ике сүз сөйләшеп алабыз. “Иртә таңнан каян кайтып килешең?” – дим. “Баҗайларда идем кичә, гаражын карыйсы бар иде, утырылды”, – дигән булыр иде. Кая баҗай, кая гараж булсын инде?

Кичә тагын хатыны кертмәгәндер дә, бу кая туры килсә, шунда төн уздырып кайткандыр инде, бахыр. Әмма хатынына бер дә начар сүз дәшми иде, ул фәлән, ул төгән, мине кертми дип әйтмәде. Бу юлы да шулай булган аларның. Яңа ел бәйрәмнәрендә кайсыбызныкы шыр аек булды соң? Алай дип беребез дә ирләребезне ишегалдына кумадык бит. Ә бу куган. Мин әйтмим, ничә еллар яшәп гарыклар булып беткәндер ул хатын. Әмма шулай да. Урамда җәй түгел бит, Яңа ел салкынары, кыш. Ирне бу шулай кичтән өйгә кертмәгән, теге чыгып киткән.

Ияләшенгән гадәт бит инде. Кайтмагына кем игътибар бирсен? Ичмасам, печәнлеккә булса да менеп кенә ятса да, туңмаган булыр иде шулкадәр. Бу кайларда йөргәндер. Икенче көнне генә табып алганнар, хатыны үзе хастаханәгә илткән. Әмма иргә бик каты салкын тигән булган. Берничә көн дигәндә китеп тә барды менә. Бер дигән, үз аякларында йөреп торган ир иде әле. Хатыны бу атнада туганнарын җыеп ашын уздырды. Башларына яулык бәйләгән, күзләрен кызартып елап йөргән була. Безнең урам хатыннары беребез дә ышанмый инде ул күз яшьләренә. Шушы салкында кертмә дә, аннан ела, имеш. Әле дә ир күпме еллар түзеп яшәде шуны. Ә быел урамда озаграк утыргандыр йә. Кемгә барып керсен, кайда да кунаклар кайткан чор бит, исерек булса да, уңайсызлангандыр дип уйлыйм мин аны. И-и, тормыш дигәнең! Бетерсеннәр генә иде инде шул аракыны да, юк бит.

Безнеке дә, әнә, ун көн рәттән эчте дә, унберенчегә иртән торып эшенә китте. Нишләтәсең инде, тормыш шулай бара. Ачу килсә дә, тавышланмаска тырышасың инде, ир бит, алар бит бала сыман. Кай арада юкка да чыгулары бар. Яулык бәйләп елап йөрерсең аннары, ә кешеләр сине гаепләр.

Язмыш кочагы
Исемемне күрсәтмичә генә языгыз, Аксубайдан

Запись “И-и, тормыш дигәнең! Бетерсеннәр генә иде инде шул аракыны…” [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Улымның үз атасын күрәсе дә килми…” [гыйбрәт өчен]
Гыйбрәт өчен үземнең беренче ирне сөйлим мин сезгә. Исемен генә сорамагыз, яме? Аның әтисе дә гомер буе эчкән, иремнең анасы гомер буе интегеп яшәгән. Исерек атасыннан төкереп киткән кеше ул үзе ирем. Шулай булса да, минем белән яшәгәндә бугазын киереп: “Минем әти әнигә беркайчан да баш имәде, мин дә сиңа баш имим!” – дип акыра иде. Әтисе шундый үрнәк күрсәткән малаена. Нәтиҗәдә, мин аннан аерылып киттем, икенчегә чыктым, ә ул ялгыз яши.

Беренче ирнең туганнары белән минем аралар яхшы, гел аралашып яшибез. Мин түзеп, ирем белән яшәгән булсам, балам ни күреп үсәр иде инде? Малайга кибеттән аракы, тәмәке ташытыр иде, шул гына. Мин аннары бик яхшы кешегә кияүгә чыктым. Улымны мәчеткә алып бара башлады, догага бастырды.

Улым кечкенәдән мәчеткә йөреп, дога укып үсте. Үги атасына “әти” диде. Мин алар өчен сөенеп торам. Улым үсеп, безнең канат астыннан чыгып китсә дә, аларның аралары бик җылы, минем дә күңелем шатлана алар өчен. Уртак балабыз тугач та, ирем гел: “Менә абыеңнан үрнәк ал!” – дип үстерде анысын. Улыма үз әтисе бер тиен белән дә булышмады. Булышса була иде бит инде, ә минем сорап алганым булмады.

Бик тәртипле, сабыр бала булып үсте. Хәзер студент инде, бик нык актив. Төрле җирләрдә, төрле чараларда катнашырга гына тора. Икенче ирем бик әйбәт булды. Эчмәде, әшәкеләнмәде, балаларны какмады. Гаиләдә күп нәрсә атадан тора, шуннан карап үсәләр бит. Дини булсагыз, беркайчан да югалмассыз, дин беркайчан да начарга өндәми дип үстердек. Шул колакларына керде. Намазларын калдырмыйлар, уразаларын тоталар. Исерек ата күреп үссә, балам нинди юлларда йөрер иде икән дип эчем жу итеп куя кайчак. Хәзерге шикелле булмас иде инде, әлбәттә.

Кайлардан батырлыклар җыеп, акылым җитеп, исерек ирдән китә алганмын? Шуңа бүген да шатланып туя алмыйм. Төрле яклап уйлыйсың да, хатын-кыз барыбер язмышын үзе хәл итәргә тиеш дим мин. Фатир дип, балалар дип, гаиләне сакларга тырышып интегәсе түгел. Балалар ни күреп үсәләр? Күп хатыннар баш иеп, янәсе сабыр итеп яшиләр. Түзим дип әйтәләр, таш булып төшеп яшәргә кирәк дип сеңдерелгән аларга. Ләкин кем өчен түзәргә соң? Кемгә кирәк ул сабырлык? Аннары кем рәхмәт әйтәчәк бу сабырлык өчен? Гомер бара, еллар уза, балалар үсә, аларны киендереп-ашатасы гына түгел бит, яхшы тәрбия бирәсе, олы тормышка әзерлисе бар.

Ир белән хатын кулга-кул тотышып, бер фикердә булып, бер максатка бармасалар, балалар таркау булып үсә. Ирнең айнуын көтеп утырсаң, гомер уза да китә ул! Балаларыңның үскәнен сизми дә калачаксың. Аннары шул ук балаларың сине гаепләп тә куячаклар, ник вакытында аерылып китмәдең дип сүгәчәкләр.

Минем улым күп еллардан соң үзенең исерек атасын күреп, чирканып кына куйды. Әни, ярый әле аннан аерылып киткәнсең дип әйтте. Бу сүзләр минем өчен зур бәяләмә булды. Үз атасын күрәсе дә килми. Янына бармый да. Араларында бернинди якынлык юк. Аерылган булса да, ул аңа үскәндә ярдәм иткән булса, бәлки бераз башкачарак булыр иде. Әйтик, кайбер аталар улларына машина яки фатир алып бирәләр. Андый нәрсә булмады бит. Мәктәптә укыганда да, институтта да бер тиен белән булышмады!

Һаман эчеп ята. Әз генә эшли дә, өенә кайтып эчеп ята. Хатыннар үзләрен хөрмәт итеп яшәсеннәр иде, исерек белән гомерегезне яндырмагыз. Өйне дә, малны да кабат җыеп була. Үткән тормышыңны гына кайтарып ала алмыйсың. Артыңа әйләнеп карап, “их” дип әйтерлек булмасын.

Гөлсирин
Язмыш кочагы

Запись “Улымның үз атасын күрәсе дә килми…” [гыйбрәт өчен]  впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бәреп кенә үтергән булсам, әллә кайчан утырып чыккан булыр идем инде” [гыйбрәт өчен]
Кызымның тормышы бик тынгысыз. Өйләнешеп күпме генә тынышып яшәделәр микән, кияү эчә башлады. Гел эчә кияү, гел салып йөри. Атна башында бер-ике көн аек булса булыр, калганнарында тоташ эчә. Иртәнгә юынып-кырынып эшкә чыгып китә тагын үзе. Эшеннән калганы юк, зарланмыйлар да. Тик гаиләсендә тынычлык юк бит. Ни минем кызга тынгылык юк, ни балаларга рәтле тормыш юк.

Мин кайчакларда аларга барып яшим хәзер. Өйне бикләп китәм дә, берничә көн кызымда торып кайтам. Туганнар арасында сораучылар да бар инде, ничек киявең янында атналар буе яшәп ята аласың син, дип аптырыйлар. Яшисең инде, башыңа төшкәч! Бар да мине кунак булып йөри дип кенә уйлый ул. Дөреслекне минем беркемгә дә сөйләгәнем юк. Кияүнең эчкәнен бер генә туганым да белми. Алар яшәгән районда безнең туганнар булмагач, кызымның тормышын берәү дә белми. Мин дә сөйләмим.

Ни дип сөйлим? Кызымның тормышы уңмады әле, ире туктаусыз эчә дип елап утырыйммы? Кайсысы чын күңелдән борчылыр ул туганнарның? Кеше әшәке, зарлансаң, шатланачаклар гына. Шуңа дип зарланмыйм. Кызым да зарланмый. Туганнар белән очрашканда елмаеп-көлешеп сөйләшәбез дә, хушлашабыз. Чын тормышны мин беләм дә, кодагый белә – бетте.

Шушы эссе җәйге көндә бөтен бакчамны калдырып, тагын ике атна булып кайттым кызымда. Чөнки тегенең эчүенә чама юк. Кызыма эшләргә дә кирәк, икенче баласы кечерәк, ярдәмләшмичә булмый. Күңелендә булдымы, кияү үзенекен итмичә туктамый. Эштән кайтып ашап-эчә дә, инде кич җитеп йокларга гына ятарга йөрибез, бу чыгып таю ягын карый башлый. “Кая киенәсең тагын?” – дим аптырап. Төн җитә бит инде, йокы вакыты керде. “Магнитта” скидкалар башланды анда. Теш пасталары, щеткалар очсызрак. Кибет ябылганчы, чыгып керим әле”, – дип ялганлый.

Нинди паста, нинди щетка инде аңа?! Ничек чыгып шылырга белмәгәннән шулай дип ялганлый ул. “Берни дә кирәкми”, – дигәнгә дә карамый. Талаша-талаша барыбер чыгып сыза. Аннан төне буе үз ишләре белән берәр гаражда эчеп утыралар. Ул өйдә булмагач, мин дә йоклый алмыйм, кызым нервыланып чыга. Нервысы тыныч булмагач, юктан да кызып китеп, балаларына да акырып сала.

Хәзер ничә ел интегә бит инде ул шушы ире белән. Бәреп кенә үтергән булсам, әллә кайчан утырып чыккан булыр идем инде, дим кайчак ачудан. Белмим инде, үзгәрә торган кеше булмастыр кияү. Аның белән яхшыга өметләнергә дә юктыр. Мин менә бер нәрсәне һич аңлый алмыйм: чиста, җылы өйдән чыгып китеп, пычрак гаражда кәкрәеп-бөкрәеп, сасы ирләр белән ничек таңга кадәр утырасы килә кешенең, ә? Яныңда курчак сыман хатының, аякларыңны рәхәтләнеп сузып ятарлык чиста караватың булганда, утсыз сасы гаражга төнгә каршы чыгып китәргә никадәр акылсыз булырга кирәк?

"Язмыш кочагы" газетасы

Запись “Бәреп кенә үтергән булсам, әллә кайчан утырып чыккан булыр идем инде” [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“И, әни, син нишләп шундый кешегә кияүгә бардың соң? Нәрсә карадың?” [гыйбрәт өчен]
Минем беренче ирем бик каты эчте, мин аннан ике яшьлек бер бала белән аерылып киттем. Ике ел ялгызым гына тордым, аннары мине иптәш кызым икенче ирем белән таныштырды. Танышканчы ук сорадым: эчәме, юкмы дидем. Бик тәртипле кеше диделәр. Чыннан да, эчми-тартмый торган, намаз укый торган кеше булып чыкты. Аның белән егерме ел яшибез инде хәзер. Ике малай, ике кыз үстердек. Алар хәзер студентлар. Олы малай хәзер чит илдә, Мисырда укый. Балаларыбызның барысы да студентлар.

Фатир дип, бала дип, исерек ирне түзеп яшәү дөрес түгелдер дип уйлыйм мин. Исерек ата белән ул балалар нәрсә күреп үсәләр соң? Теләгәндә, фатирын да, акчасын да, мөлкәтен дә кабаттан табарга, җыярга була. Исерек ирдән китәргә кирәк! Минем киңәшем шул. Иптәшем олы улымны какмады, киресенчә, бар җанын биреп тәрбияләде, бергә намаз укыдылар. Чын егет итеп үстерде. Улым да үги атасын бик хөрмәтләп тора.

Үз әтисен дә авылга кайтып күрде. Беренче иремнең энекәше авылга кунакка чакырган иде улымны, шунда кайтырга булды. Ул вакытта улым унынчы класста укый иде. Кайтып күреп килгәнән соң миңа болай диде: “И, әни, син нишләп шундый кешегә кияүгә барган идең соң? Нәрсә карадың?” – диде. Бу сорауны ул мине ачуланып түгел, ә кызганып, аңлап, хәлемә кереп бирде. Күңелем нечкәреп китеп, әйбәтләп аңлаттым инде. Моңарчы да гел әйтеп, сөйләп килә идем аңарга, берни дә яшермәдем. Ә улым аны үз күзләре белән күреп килгәч, мине тагын да яхшырак аңлады. Өйләнешкәндә үзенең чын йөзен күрсәтмәгән иде бит ул дип аңлаттым.

Эчкән кеше сәбәп таба ул, берара аның белән аерым да яшәп карадык, кайнана белән дә яшәп карадык. Булмый ул! Исерек барыбер аракысын да, сәбәбен дә таба! Анасы да соңрак миңа әйтте: “Эчүен ташламас микән дип кенә өйләндергән идек без аны”, – диде. Аннары шул ук кайнана мине гаепләде дә, син юаш, син аны эчүеннән ташлата алмыйсың диде. Нишләтәсең инде ул исерекне? Бернишләтә алмыйсың син аны. Исенә төшеп китеп, кайтып керә торган кешегә әйттең ни, әйтмәдең ни. Ул беренче ирем аннары анасы белән, өйләнмәгән бер абыйсы белән яшәде. Анасы да үлеп киткән дип ишеттем, өйләнмәгән абыйсы да, эчә торгач, илле яшен чак тутырып үлеп киткән. Шулай итеп, минем элеккеге ирем хәзер берүзе яшәп ята диделәр.

Бүтән өйләнмәгән дә ул. Мин аны теге чакта алиментка да бирмәдем. Киләчәктә: “Мин сине карадым, әйдә, әзер син мине кара”, – дип, малайның теңкәсенә тияр дип курыктым. Өйләнсен иде, мин аңа начарлык теләмәдем. Бәлки усалрак хатын эләгеп, эчүен ташлатыр дип уйлаган идем. Алай булмады. Мин аңарга бәхет кенә теләдем. Безне эзләп кызыксынып та йөрмәде, аны күрмәскә дип, мин ерак киттем. Без аңа кирәк түгел иде инде ул.

Авыр вакытлар булды, булмады түгел, тормыш бит инде бу. Аллага шөкер, аерылып киткәнемә беркайчан да үкенгәнем булмады. Башкаларга да киңәшем шул. Фатир да кызганыч, балалар да әтисез кала дип, аерылырга көч таба алмыйча яшәүче хатыннар сүземне тыңласыннар иде. Үзенең атасы белән яши дигән булып, эчкече белән яшәүдән балага бернинди файда да юк!

Гөлсирин
"Безнен авыл гыйбрәте" газетасы

Запись “И, әни, син нишләп шундый кешегә кияүгә бардың соң? Нәрсә карадың?” [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..