Архивы Исламия Мәхмүтова - Tatar Today - татар яңалыклары.

2019 елда бакыйлыкка күчкән татар һәм башкортның күренекле шәхесләрен искә алу [видео]
2019 елда татар һәм башкортның күп кенә күренекле шәхесләре бакыйлыкка күчте. Ел тәмамланып килгәндә Азатлык әлеге югалтуларны тагын бер кат искә ала.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись 2019 елда бакыйлыкка күчкән татар һәм башкортның күренекле шәхесләрен искә алу [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Тыныч йоклагыз” – Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озату [видео]
4 декабрьдә Казанның Тинчурин театрында, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Тинчурин театрының атаклы актрисасы Исламия Мәхмүтова белән хушлаштылар. Зал тутырып килгән халык алдында Исламия Мәхмүтованың хезмәттәшләре, республика җитәкчелеге аның белән бәйле якты истәлекләре белән уртаклашты. Бер сәгатьтән артык барган хушлашудан соң мәрхүмә Самосырово зиратында, шулай ук атаклы артист булган тормыш иптәше Хәлил Мәхмүтов янында җирләнде.

Запись “Тыныч йоклагыз” – Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озату [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Исламия Мәхмүтова турында театр әһелләре: “Акыл белән түгел, йөрәк белән уйный иде”
3 декабрьдә Казанда РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова каты авырудан соң 76 яшендә вафат булды. Аның вафаты Татар театры дөньясы өчен зур югалту буларак бәяләнә. Азатлык Исламия Мәхмүтова белән бергә эшләгән, аны якыннан белгән кешеләрдән мәшһүр актриса турында хатирәләрен сорашты.

Резидә Сәләхова

Резидә Сәләхова, Тинчурин театры артисты: “Исламия апа авырый иде, әмма халыкка чыгармадылар аны. Авырганын белсәк тә, үлеме хакында ишетү бик авыр. Бер театрда хезмәт иттек бит, аның кебек талантлы шәхесләрне югалту аяныч. Аңа Ходай тарафыннан бирелгән таланты турында аерым сөйләп торасы да юк, ул тамашачының күңелен күптән яулаган артист. Аның исемен атау гына җитә иде. Мин һәрвакыт аңа хатын-кыз буларак сокландым. Театрдан ерак яшәмәде ул, күршедә генә, тиз генә кереп чыкканда болай да ярый дип уйларга мөмкин кеше, ә Исламия апа урамга чыга икән, ыспай һәм зәвыклы киенгән була. Матур итеп яулыгын япкан була, күзләренә килешле итеп сөрмә тарткан булыр иде, затлы күлмәктән булыр иде. Гастрольләргә чыгып китәбез икән, уңайлы кием кияргә тырышабыз, әмма Исламия апа андый чакта матур зәвыклы киенгән була иде. Ул бервакытта да үзенең артист булуын онытмады. Зәп-зәңгәр күзле, нурлы йөзле хатын-кыз булып истә калачак.

Мәрхүмәне тагын аерып торган сыйфат – гадел булу. Ул бервакытта да кешегә, җитәкчелеккә ярыйм дип караны ак димәде. Театрда төрлесе булды бит, шунда да Исламия апа үз сүзен, фикерен туры итеп әйтә иде. Гаделлек яклы иде ул, үзен дә, башкаларны да яклый белә иде. Театрына тугры, мөкиббән кеше булды. Чын профессионал. Аның белән төрле спектакльләрдә уйнарга туры килде. Төрле хәлләр була, текстлар да онытылып китә, әмма Исламия апа бервакытта да югалып калмады, үзеннән сөйләп, авторның текстыннан да яхшырак итеп рольне ерып чыга ала иде. Без аларга карап һөнәребезне чарлыйбыз”.

Зөлфия Вәлиева

Зөлфия Вәлиева, Тинчурин театры артисты: “Исламия апа төрле хәлләр кичергән кеше булды, әмма бервакытта да сыгылып төшмәде. Киресенчә, театрга килеп керүе була — бинаны нурга күмә иде. Кешеләрне дәртләндерә иде. Ул ниндидер искиткеч энергетикага ия ханым булды. Көчле шәхес ул, үз артыннан ияртүче, кешеләргә таяныч булырдай ханым иде. Ул чире белән дә нык көрәште, нык рухлы кеше булганга күрә, без ничектер ул терелер, аякка басар дип ышандык. Әмма чир көчлерәк булып чыкты. 1 декабрьдә туган көне булды, ике көннән соң китеп тә барды.

Мәрхүм Хәлил абый Мәхмүтов белән матур пар булып яшәделәр, ике баласы да алар кебек иҗат белән яшәүче кешеләр. Аларга да юл күрсәтүче кеше ул.

Театрда эшләвенә килгәндә, ул акыл белән түгел, ә йөрәк белән уйный иде. Ниндидер бер эчке тоемлавы бар иде аның, шуңа да бик табигый, җанлы итеп уйнады. Соңгы елларда ул драматург та, режиссер булып та сәхнә әсәрләрен тудырды. Профессионаллар аны кабул итмәгәндер, бераз көлемсерәп тә караганнардыр, чөнки махсус укымаган да, алымнарны да белми. Режиссер буларак, артистларга да, ут куючыларга да: “Миңа зур хис, зур мәхәббәт кирәк сәхнәдә” дип аңлата иде. Әмма ни хикмәт, аның спектакльләрендә һәрвакыт зал шыгрым тулы булды. Ул тамашачыны да белә, сизә иде.

Исламия апаның китүе безнең театрның гына түгел, бөтен татар дөньясының зур югалтуы. Ул буын безнең барыбыз өчен дә бер маяк. Аларның бер-бер артлы китүе белән безнең сәнгать тә ятимләнеп кала төсле”.

Рәшит Заһидуллин

Рәшит Заһидуллин, Тинчурин театрының элекке баш режиссеры: “Минем өчен Исламия апа зур хәреф белән языла торган актриса иде. Кеше буларак та бик әйбәт кеше, акыллы, белемле, үз фикере булган кеше иде. Минем белән бергә эшләгәндә ул гел зур рольләрне башкарды. Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур”да ана ролен куйды. Исламия Мәхмүтова безнең театрда булмаган булса, мин Бертольт Брехтның “Кураж ана” спектаклен сәхнәләштерүгә гомумән алынмаган да булыр идем. Аның белән эшләве шул кадәр җиңел иде. Ул мин сәхнәләштергән әсәрләрдә бар нәрсәне аңлап, ни генә кушсам да җиренә җиткереп эшли иде. Исламия апа татар театрының тарихын формалаштырган кешеләрнең берсе. Театрда гына түгел, ул һәр яктан сәләтле иде, шул исәптән чын ана буларак та, Хәлил абыйның хатыны буларак та”.

Әзһәр Шакиров

Әзһәр Шакиров, Камал театры артисты: “Ул Жуковский урамында мин яшәгән йортның күрше керешендә яши иде. Бер атна элек кенә аның янына кердем, сөйләшеп утырдык. Озак кына авырып ятса да, шулай тиз вафат булыр дип бер дә уйламадым. Хатын кызлар арасында аның кебек күпьяклы талантка ия кешене күргәнем булмады. Гадәттә йә артист, йә җырчы була. Ә ул үзе яза, үзе уйный. Аллаһ Тәгалә аңа бар яктан да сәләтне биргән иде. Ул шундый мөлаем иде, сәхнәгә чыгуга тамашачыны үзенә карата, җәлеп итә. Тамашачылар бүтән кешегә дә карый, әмма бөтен игътибарын Исламия Мәхмүтовага бирәләр иде. Ул күчмә театрда да, Тинчурин театрында да төп рольләрне уйнады. Алыштыргысыз кеше булмый диләр, әмма Исламия кебек күптөрле сәләтле, һәрберсендә үзенең кем икәнен күрсәтә алучы артист ул бик сирәк була. Ире Хәлил Мәхмүтов белән гомер буе бергә тордылар. Хәлил дә театрда иң сәләтле артистларның берсе иде. Бәлки шулай бергә эшләгәнгәме, алар театрның сәхнәсен тоттылар. Аның иң уңышлы спектакле — “Әни килде”. Бертольт Брехтның “Кураж ана” спектаклендә ана ролен уйнады. Ул шушы ике роле белән генә дә театр сәхнәсендә үз урынын исбатлап калдырган актер. Аның вафаты татар халкы, театр өчен бик зур югалту.

Шәхси тормышта да ул шундый ачык, кунакчыл кеше иде. Аларның өеннән кеше өзелмәде. Ничек шулай булганнардыр. Кайчан керсәң дә, сине һәрвакыт зурлыйлар, хөрмәтлиләр, чын күңелдән хәсрәтеңне, шатлыгыңны бүлешә торган кешеләр иде. Ул яктан да татар кешесенә үрнәк. Без бер-беребезне шулай зурларга, хөрмәт итәргә тиеш”.

Мәгълүмат һәм фотолар чит ил агентлыгыннан

Запись Исламия Мәхмүтова турында театр әһелләре: “Акыл белән түгел, йөрәк белән уйный иде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова вафат
Мәрхүмә белән хушлашу 2019 елның 4 декабрендә, 10:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була.

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова 76 яшендә вафат булды. Бу хакта Тинчурин театры хәбәр итә.

Мәрхүмә белән хушлашу 2019елның 4 декабрендә, 10:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була.

Чыганак: Татар-Информ

Запись Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова вафат впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ни өчен Исламия Мәхмүтова яшьләрнең театрда елавын тели? [видео]
Казанның Тинчурин театрында 26 ноябрь сезонның беренче премьерасы – Аяз Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасы тәкъдим ителде. Спектальне язучының 2018 елда булачак юбилее алдыннан куярга карар кылганнар. Әсәрне сәхнәгә Рәшит Заһидуллин куйды.

Вакыйгалар күл буенда урнашкан картлар йортында бара. Монда яшәүчеләрнең кайсы гаиләләрен сугыш вактында югалткан, кайсы балалары йортында “артык кашыкка” әйләнгән. Яшь актриса Лилия Камалиева әйтүенчә, спектакль кешегә иң кирәкле темаларга кагыла. Ул, әлбәттә, мәхәббәт һәм әти-әнигә карата мөнәсәбәт.

Чыннан да, спектакль бик күп проблемаларны колачлый. Гаиләнең, балаларның хәзерге буын өчен кыйммәте бармы? Ата-ананы картлар йортына тапшыру гадәти хәлгә әйләнә түгелме? Гомумән, яшьләрдә олылырга карата хөрмәт хисе калдымы? Спектакль барышында тамашачы шушы сорауларга җавап табарга тырыша.

Күтәрелгән проблемалардын тыш премьера тагын бер ягы белән кызыклы, чөнки бер сәхнәдә берьюлы ике дебют. Ирекле мөнәсәбәтләр теләүче, икейөзле Рәсим ролендәге Айдар Фәтхрахманов һәм аның булачак хатынын уйнаучы Лилия Камалиева Тинчурин театры сәхнәсендә беренче тапкыр. Гаилә төзү, балалар тәрбияләү темасы нәкъ менә аларның мөнәсәбәтләре аша чагыла.

Төп рольдә Исламия Мәхмүтова үзе. “Халыкчан, тамашачыга аңлашыла торган матур әсәр. 34 ел элек язылса да, анда бүгенге көн сурәтләнә: авыллар бетә, мәктәптә укырга балалар калмый. Мәгънәле спектакль”-, дип бәяли мелодраманы Исламия апа.

Балалары исән була торып та, картлар йортында яшәүче Рәшидә әби ролен башкара артистка. Үзе әйтүенчә, бу роль аңа җиңел бирелмәгән. “Хәзер бит инде яшь тә бара, өстәвенә Аяз абыйның теле дә икенчерәк, ул фәлсәфи итеп яза”, — ди халык артисткасы. Аның балалары өчен җанын да кызганмаган, әмма алар тарафыннан ташлап кителгән ана образы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.

Исламия апа спектакльне яшьләргә күрсәтергә кирәк дип саный. “Елап утырсыннар, спектакльдән ата-ананы шундый хәлгә калдырырырга ярамый дигән уй белән китсеннәр иде”-,дип тели ул.

[Tatar today, Раилә Вәлиуллина, Рамил Вәлиев видеосы]

Запись Ни өчен Исламия Мәхмүтова яшьләрнең театрда елавын тели? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..