Архивы йорт - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда 3800 сумга йорт саталар
Казанда тимер-бетон боҗрасыннан ясалган мини-йорт сата башлаганнар. Бу хактагы хәбәр түләүсез белдерүләр сайтында пәйда булган.

Игъланга ышансаң, йортның биеклеге – 89 сантиметр, ә эчендәге киңлеге – 200см. Эчендә йокы урыны бар, ә өстә зур булмаган тәрәзә урнашкан. Мондый торак мәйданының бәясе – 3 800 сум. Сатучы белдергәнчә, йөзек формасында ясалган әлеге йорт ГОСТ нигезендә әзерләнгән һәм хәтта сыйфат паспорты да бар.

“Ипотека да кирәк түгел һәм артыгын да түләмәссез. Алып кит һәм яшә”, – диелә игълан текстында.

Фото: Шәһри Казан

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Казанда 3800 сумга йорт саталар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаева ни өчен яңа йорт сайлыйлар? [видео]
// Татар Тудей // Татар Бүген //

30 июль көнне Ләйсән Гимаева белән Булат Бәйрәмов энекәшләренә яңа йорт карарга баралар.

“Ошап китсә, үзебезгә дә алырбыз”, ди Ләйсән Гимаева.

Йортларны карар өчен Казанны чыгып, Комлы Кавал ягына юнәләләр. Алар карый торган барлык яңа йортлар да шунда урнашкан. Ләйсән Гимаева ике зур бер катлы йортларны күрсәтеп узды. Монда Гречесткий стильда ясалган, бассейн белән йортлар да бар!

Видео Ләйсән Гимаева инстаграмыннан

Запись Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаева ни өчен яңа йорт сайлыйлар? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Йорт яки фатирның “нигез” санын дөрес сайлагыз
Мистиклар, нумерология белгечләре, кешенең тормышы турыдан-туры өе белән фатирының номерына бәйле, дип саный. Фатирның “нигез” санын белер өчен, мондагы саннарны бергә кушарга кирәк. Мәсәлән, сез 26 йортның 1нче корпусында, 234нче фатирда яшисез, ди. Шуларны аерым-аерым кушып чыгабыз: 2+6+1+2+3+4=18. Әмма сан гади булырга тиеш. Шуңа тагын кушабыз: 1+8=9. Ә хәзер аның сезнең язмышка ничек тәэсир иткәнен карарга гына кирәк.

Бер. Әгәр сезнең эш башкаларны кайгыртуга корылган я булмаса дәрәҗәле урын алып торасыз икән, сезгә бу сан астындагы өйдә яшәргә кирәк. Әмма ялгызлыктан куркучыларга мондый санны сайламау яхшырак.

Ике. Биредә һәр бәхәс тыныч юл белән хәл ителә. Галим, ярышчы, экстрасенслар үзләрен бигрәк тә яхшы хис итәр. Ә менә артык хисчән кешегә монда яшәмәү яхшырак.

Өч. Бу сан астында яшәү һәркем өчен дә әйбәт. Бу йортта рухый һәм сексуаль энергия артып кына торачак. Шулай да акча туздырырга яратучылар биредә яшәсә, тиеннәрен саклап тоту авырга туры киләчәк.

Дүрт. Төрле авыр хәлләрне җайларга, тотрыклылык урнаштырырга теләсәгез, шул сан астындагы өйне сайлагыз. Җир эшләре яратучылар монда яшәгәндә уңышлары мул булыр,үзләренә дәрт өстәлеп кенә торыр. Чөнки дүрт көч тә- Ут, Һава, Су һәм Җир бергә кушылган. Дөрес, биредә хезмәт яратучыларга тагын да тырышыбрак эшләргә туры киләчәк.

Биш. Бу йорт журналистлар һәм галимнәр өчен әйбәт. Чөнки ул сан активлыкны стимуллаштыра. Ә тормыш ыгы-зыгысыннан качарга теләүчеләр аңа якын да килмәсен.

Алты. Күп балалы гаиләләр, сабыйлар яратучылар һәм артистлык сәләтен үстерергә теләүчеләр өчен яхшы сан. Дуслык һәм ярату хисен көчәйтә торган сан ул. Күптән бергә яшәгән парлар да бу йортка күченгәч, хисләренең яңадан кабынып китүен сизәр.

Җиде. Ялгызың калып уйланыр, фикер туплар өчен яхшы урын. Медитация белән мавыгучылар үзен яхшы хис итәр. Ә менә ялгызлыктан качарга теләгән, эш урынында зур дәрәҗәгә омтылган кешеләргә монда яшәү кирәкмәс.

Сигез. Тормышның төрле тармакларына уңай тәэсир итүче, күп дуслар булдыручы, гаиләгә иминлек бирүче яхшы сан. Ул эшендә танылган, дәрәҗәле кешеләргә туры килә. Әмма гаилә бюджетын санап кына тору авыр икән, бурычка батуыгыз бар.

Тугыз. Бу сан астында һәрвакыт мәхәббәт һәм кешеләргә карата миһербанлылык, кайгыртучанлык хөкем сөрә. Бу сан олыгайган көндә бигрәк тә яхшы. Әмма альтруистларга анда ошамас.

Чыганак һәм фото: Өмет

Запись Йорт яки фатирның “нигез” санын дөрес сайлагыз впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Берьялгызы кечкенә оныкларын үстерүче Альвера Фәләхова: “Кызым йортсыз калдырды…”
Казанда яшәүче Альвера Фәлә­хова берьялгызы өч бала үсте­рә. Шушы көннәрдә 55 яшен тутырган бу ханым үз балаларын аякка бастырган инде. Хәзер ул 35 яшьлек кызының сабыйларын тәрбияли.

Начар булсын дип үстермәдем

Альвера апаның ире үлгәнгә дә 26 ел икән инде. Тормыш иптәше вафат булганда, аның кулында ике яшь бала кала. “Балаларым кеше булсын дип тырыштым. Аларның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын өчен, кайда гына эшләмәдем. Бер көн ял да күр­мәдем”, – дип сөй­ли ул. Ул елларны аңа урам себе­рергә туры килә. Эшләгәне өчен башта бер бүлмә, аннан икенчесен ала. Шул арада балалары да буй җитә. Улы әни­сенә борчулар китерми. Ә менә кызы күрсәтмәгәнне калдырмый. Урам себереп алган бүлмәләрен сатып, алар йорт тө­зиләр. Тик, бәхетсезлеккә, Альвера апаның кызы әнисен йортсыз калдыра. Аларны “кара” риэлторлар алдалый. Сату-алу ки­лешүе төзе­сәләр дә, йорт өчен тиешле акча түләнми. Алар йорт бәясенә ике-өч сутый җир алалар.

“Ул чакта кызым тәртипсез тормыш алып бара иде инде. Акчам җитми бит, түлим мин аны, дип әллә ничә кредит та алдырды. Мин ышандым. Алып бир­гәләдем. Хәзер өстемдә әле дә бетмәгән 90 мең сум бурыч бар. Кызым аркасында өч сутыйлы бер җиремнән колак кактым. Ул аны кредит алганда милеге итеп күрсәткән. Үз балам бит, мин аңа ышандым. Мондый хәлләргә төшәрбез дип кем уйлаган?” – ди бичара ана.

Башта олы кызы качты

“Авыр хәлләргә юлыккач, тормыш итү җиңел булыр дип, бер­гә яши башладык. Әмма кызымның минем белән торасы килмәде. Әле анда дүрт онык та бар иде бит. Үз тормышымны кора алмыйм дигәч, мин башка фатирга күчендем. Болар бер ир белән яши башлады. Кызымның аралашуы кимеде. Мин кунакка киләм дигәч тә, йә өй җыешты­рылмаган, йә мин өйдә түгел, дип төрле сәбәпләр таба иде. Баксаң, алар ире белән эчеп ятканнар. Бу җәйне кызым өч ай эчкән. Фатирына кемне генә җыймаган­нар. Шул вакытта олы онык, өйлә­рен­нән качып, миңа килде. Күп тә үтмәде, кызым миңа тагын ике баласын китереп ташлады. Өченче булып туган кызын улыма илткән. Аны хәзер алар үстерә. Миңа китер­гәндә икенче кызының авызы ертылган иде. Сабыйны табибларга алып барып күрсәттем. Әнисе ник бер тапкыр хәлен сорасын. Дүртен­че бала миңа килгәндә әле күкрәк сабые иде. Аны ниш­ләтергә дә белмәдем. Пенсиягә чыкмаган, бала тотып утырып булмый. Эшләргә, башка балаларны аякка бастырасы бар. Кеше фатирында гына яшим бит әле. Мин ПДН чакырттым. Алар исә опека бүлегенә җибәрделәр. Алар, кызымны аналык хокукыннан мәхрүм итеп, мине опекун ясап куйды. Кечкенә сабыйны ике яклы килешү төзеп, балалар йортына тапшырдым. Бер елдан соң аны барып алдым. Улыма хәзер – 2 яшь тә 8 ай. Бакчага йөртәм. Зур кызым Настяга – 14 яшь. Матур итеп бии. Иптәш­лә­реннән аерып калдырасым килми инде. Кешегә бурычка кереп булса да, бию ярышларына җибәрәм. Әле менә укытучысы 14 мең сум әҗәткә акча биреп торды. Аны кайтара алмыйм. Озакламый тагын ярышка барасы бар. Анысына 16 мең сум кирәк, – ди Альвера апа. – Элегрәк әни­ләре балаларга бераз булыша иде. Ана хокукыннан мәхрүм ителсә дә, мин аларны очрашудан тыя алмыйм. Әмма быел җәй буена килмәде дә, хәлне дә белмәде. Олы кызымны мәктәпкә әзерләр өчен, бер ай ялымда бер генә көн дә буш утырмадым. Башка эшкә чыктым. Улым гаиләсе бик булыша. Киленемә мең рәхмәт! Кайчак мин балаларны мәктәптән, бакчадан алырга соңга калсам, ул алып кайта. Мин кайтканчы көтеп утыра. Кызыма бер ышаныч калмады. Абыем үлгәч, балаларны карап тор, дип киткән идем, миңа килеп тә эчеп яткан”.

Алга таба нишләрмен?

Альвера апа шушы көннәрдә пенсиягә чыгу мәшәкате белән йөри. 17 мең сум хезмәт хакы ала икән. Аның яртысын кызының кредитлары өчен тотып баралар. Фатир хуҗасына да бурычы җыелган. “Кызым хәзер бер ир белән яши. Эчәренә акча сорап шалтыратырга да оялмый. Икенче елга икенче оныгым Сафия укырга бара. Ул Диана киленем белән улымда яши. Малаебыз­ның исеме – Клим. Урыска кияүгә чыккач, бер татар исеме дә куймады шул. Бу балалар белән алга таба ниш­ләрмен? Аларны бик яратам. Төн­нәрен аз йоклыйм, юам, үтүклим, пешерәм. Сафия оныгым әнисен­дә чакта ач торган. Суыткычны карап кына тора хәзер. Әзрәк бушаса, “Без ачка үлмибезме?” – дип сорый. Бала­каемның йөрәгенә үткән икән. Казанда пропискасыз да калган идем бит мин. Әле ярый ясатып булды. Хәзер менә балага бирелә торган җир кишәрлеге артыннан йөрим. Яхшы күңелле кеше­ләр белән таныштым. Әгәр җирне рәсмиләштереп булса, ничек тә сабыйларыма йорт салырга иде”, – ди ул.

Миңа хәзер рәхмәт әйтәләр

Әнисе эчәргә яраткач, бу сабыйлар берсе дә рәхәт күрмәгән. Хәтта үсешләренә зыян килгән була. Әмма Альвера апа тырыша, сабыйларга тәрбия бирә. Балаларга матур булсын дип, үзе яшәгән фатирда ремонт ясый. Обойларын алыштырып чыга. Олы оныгы Настяның дус кызларының әни­ләре килеп рәхмәт әйтә. “Һәрвакыт чиста-пөхтә йөртәсез. Акыллы булып үсә. Без кызларыбызга аның белән дус булырга кушабыз”, – диләр икән. Балалар бакчасындагы тәрбияче­ләр дә әбиләренең хезмәтен күрә. Оныкларын гел мактап торалар.

“Президентка да хат язармын дип торам. Балалар артыннан йөри торгач, кич була. Һич кенә дә вакыт таба алмыйм. Тыңлар иде ул мине. Аңлар иде. Аның кеше хәленә керә торган икәнен беләм”, – ди ул. Альвера апа яхшы күңелле кешеләргә дә рәхмәтле. Әле менә бер кеше Сафиягә букча китергән, кемдер киемнәр биргән. Кеше почмагында гомер итүче олы йөрәкле бу ханым үзенә сәламәтлек тели. “Аяк-кулларым йөреп торса, мин аларны ташламам. Ничек тә аякка бастырырмын”, – ди.

Әлеге гаиләгә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен Альвера апаның телефон номеры: 89061153819.

Автор: Гөлгенә Шиһапова

Язма һәм фото “Ватаным Татарстан” газетасы сайтыннан алынды

Запись Берьялгызы кечкенә оныкларын үстерүче Альвера Фәләхова: “Кызым йортсыз калдырды…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ипотека түләмәгән өчен, фатирны алалар, ире чыгып китә
Уфада яшәүче хатын-кызның, ипотека түләмәгән өчен, фатирын кире алганнар. Әлеге хатын-кыз Уфаның Совет районында кредитка торак сатып алган һәм бары тик баштагы ярты елда гына акчаны вакытында түләп барган. Бурычның күләме бик нык арткач, банк фатирны саткан һәм аннан хатын-кызны чыгару өчен судка мөрәҗәгать иткән. Әмма ул билгеләнгән вакытта фатирдан күченеп китмәгән.

Суд приставлары карарны үтәргә килгәч, аларны әлеге хатынның ире каршы алган. Ул, әйберләрне җыеп, фатирдан чыгып киткән. Шаһитлар каршында йозакны алыштырып, ачкычны фатирның яңа хуҗасына тапшырганнар.

«Ипотекага торак сатып алганчы, иң элек үзеңнең финанс мөмкинлекләреңне карарга кирәк. Керемнәр бетеп киткән очракта, банк белән килешү кирәк. Күп кенә кредит оешмаларында бу очракта төрле программалар каралган», – дип киңәш итте Федераль суд приставлары хезмәте Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең Уфа шәһәре Совет районы бүлеге башлыгы урынбасары Альберт Хәлилов.

«Татар-информ»

Фото: pixabay.com

Запись Ипотека түләмәгән өчен, фатирны алалар, ире чыгып китә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бәхет оясы салган идек, ә хәзер ялгызлыкта кызым белән оныгым тилмерә”
Кызыма быел 40 яшь тулды. Ун яшьлек малае бар. Ире белән озак яшәмәделәр алар, әллә 2-3 ай гына шунда, тиз арада аерылышып та куйдылар. Кияү эшкә дип читкә чыгып китте дә, шуннан соң кайтмады да. Яратышып өйләнгәннәр иде кебек, ләкин яши алмадылар. Шуннан соң кызыбыз бүтән кеше белән кавышмады инде, баласын үзе генә үстерде. //Безнең авыл гыйбрәте//

Кызымның үзенең өе бар, улы белән бездән аерым яшиләр. Ул йортны ирем белән икәү салып бирдек, зур акчаларбыз шунда тотылды. Барысы да кызыбыз өчен, аның тыныч, имин тормышы өчен эшләгән идек. Ире белән шул йортта яши башлаганнар иде дә. Бик уңайлы, тормыш өчен менә дигән йорт гаиләләрен саклап кала алмады шул. Ире алимент та түләми хәзер. Килеп тә йөрми, бөтенләй чит шәһәрдә урнашты. Баланы үзенең янына бер-ике тапкыр алып киткәне бар.

Баласы белән булса да элемтәне югалтасы килмәгәч, гел беткән кеше түгел инде димәк.

Ләкин минем йөрәк әрни – шул зур өйдә кызым ялгызы гына гомер кичерә. Аның бәхет оясы булсын дип салган идек бит, ялгызлык оясына әверелде кебек. Өстәге кайбер бүлмәләре эшләнеп тә бетмәгән әле аның, мунчаларын да рәткә китереп бетерәсе бар. Тормышы җитеш инде, тик янында бер иптәше генә юк. Мин аны таныштырып та карар идем, ләкин ул үзе ризалашмый шул.

Ана кеше буларак, мин бик борчылам, кызыма ярдәм итәсем килә. Ләкин үзе теләмәмгәч, мәҗбүр итеп янына ир кертеп булмый бит инде. Йорты яхшы, аннан китәсе дә килми, ничек шундый яхшы йортны ташлап китәсең? Йортка чит ир кертергә ашкынып та тормый, хатын-кызга йортка кергән ир альфонс була бит ул ди. Авылга кайтырга риза түгел ул. Нишләргә дә белгән юк хәзер.

Өй салып бирүен бирдек тә, тик анда балабыз ялгыз яшәгәч, ул йортның ник кирәге булды соң? Йортсыз-җирсез булса, хатын-кыз өчен хәерлерәк кебек килеп чыга түгелме соң? Үзебез үлгәнче, кызыбызны җүнле кешегә тапшырып калдырасы килә дә, тик моңа шушы зур йорт киртә булып торган кебек хәзер.

Миңниса.

Запись “Бәхет оясы салган идек, ә хәзер ялгызлыкта кызым белән оныгым тилмерә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

1 июльдән “коммуналка” бәяләре тагын артачакмы?
1 июльдән татарстанлылар яңа тарифлар буенча исәпләнгән счет-фактуралар ала башлаячак. Бу үзгәрешләр ОДН, ягъни гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләргә кагыла. //Интертат.ру//

Быелның 1 гыйнварыннан Россия гомумйорт ихтыяҗлары өчен чыгымнарны каплау өчен түләүләрне яңа тәртип буенча исәпләүгә күчә. Татарстанлыларга яңа тарифлар белән исәпләнгән түләү кәгазьләре 2017 елның 1 июленнән соң киләчәк, ә моңа кадәр Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы яңа тарифларны раслаячак.

Хөкүмәт карары белән йортның гомуми ихтыяҗы дигәндә, бөтен кеше дә файдалана торган урыннардагы коммуналь түләүләр күз уңында тотыла – подъездларны яктырту, җылыту системасын юдырту, җәйге чорда газоннарны сугару, подъезларны җыештыру өчен су файдалану һ.б.

Министрлыкта аңлатуларынча, хәзер гомуми ихтыяҗлар коммуналь хезмәтләр исемлегеннән алынып, торак хезмәтләргә кертелде. Мондый күчеш өчен ярты ел вакыт бирелә: муниципаль берәмлекләр гомуми ихтыяҗлар өчен түләүләрне расларга тиеш. Элек ул коммуналь хезмәт буларак счет-фактураның өске өлешендә урын алса, хәзер аның икенче бүлегенә – торак хезмәтләр өлешенә күчереләчәк.

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сүзләренчә, моңарчы ОДН өчен түләүләр норматив буенча исәпләнеп, әлеге норматив күрсәткечләр белән фатирлардагы счетчикларның күрсәткечләре арасындагы аерма һаман да шәхси приборлар куелмаган фатирларга бүленә иде. Шул рәвешле, халыкны фатирларына тиз арада шәхси исәпләү җиһазлары урнаштырырга күндерделәр. Моннан соң норматив күрсәткечләр генә бөтен фатирлар арасында бүленәчәк.

Әгәр йортта гомуми исәпләү җиһазлары куелган икән, аның күрсәткечләре нормативлардан азрак та булырга мөмкин, һәм, әлбәттә, әлеге очракта гомумйорт ихтыяҗы өчен түләүләр норматив буенча түгел, ә шул счетчик күрсәткеченә карап исәпләнергә тиеш.

Алексей ФРОЛОВ,

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары:

– Фатирларына шәхси исәпләү җиһазлары куймаган хуҗаларга килгәндә, алар норматив суммадан 1,5 тапкырга күбрәк түләргә мәҗбүр ителәчәк. Бу – милекчеләрне счетчиклар урнаштыруга этәрүнең бер чарасы. Чөнки счетчигы булмаса, гадәттә, ул арендага бирелгән, беркем теркәлмәсә дә, чынлыкта бик күп кеше яшәп ята торган фатир булып чыга.

Идарәче компанияләргә таләп катгыйлана

Россия Дәүләт Думасы Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитетының рәисе беренче урынбасары Александр Сидякин искәрткәнчә, Татарстанда йортның гомуми ихтыяҗлары өчен түләүләрнең күләме – илдә иң түбәне. Зур суммалар идарәче компанияләрнең дөрес исәпләмәвеннән килеп чыга.

Мәсәлән, торак йортта гомуми исәпләү җиһазы булса, аның күрсәткече белән фатирлардан алынган күрсәткечләр арасындагы аерма гомумйорт ихтыяҗы чыгымнары булып тора. “Әгәр счет-фактурада ОДН өчен шуннан да күбрәк сумма өстәлә икән – бу инде гомуми йорт ихтыяҗы түгел, ул – идарәче компания бөтен кешегә бүлә торган “баланстан арткан чыгым”. Ләкин идарәче компания проблемаларын фатир хуҗалары хәл итәргә тиеш түгел бит, кешеләр шуңа да үз фатирларына, йортка шәхси счетчиклар куйдыра. Әгәр счетчиклар булып та, гомумйорт ихтыяҗы өчен түләүләр нормативтан югарырак икән, кешеләр барыбер билгеләнгән норматив буенча гына түләргә тиеш”, – ди Татарстаннан сайланган депутат.

Александр Сидякин сүзләренчә, әлеге “баланстан арткан чыгымны” еш кына идарә компанияләре законсыз рәвештә фатирлар арасында бүлә иде, чөнки нормативтан арткан чыгымнарны каплау аларга файдага түгел. “Бу – идарәче компанияләре ягыннан гадәти алдау. Әйтик, шул чыгымнарны каплау өчен алар беркайчан да яктыртылмаган мәйданчыклар өчен акча саный башлый, чөнки нормативлар мәйдан күләменә карап билгеләнә. Мәсәлән, синең подвал, балкон, чорма яктыртылмаса да, идарә компаниясе алар өчен дә акча түләттерергә тырыша”, – дип канәгатьсезлеген белдерә депутат.

Шулай итеп, яңа тәртипләр идарәче компанияләрен коммуналь челтәрләрнең төзеклеген кайгыртып торырга, фатирларга шәхси счетчиклар куйдыртырга, су һәм электр энергиясен урлау кебек күренешләргә каршы көрәшергә мәҗбүр итәчәк.

Александр СИДЯКИН,

РФ Дәүләт Думасы депутаты:

– Идарә компанияләре беркетмәләрне ялганлап тутырган өчен җавапка тартылырга, хәтта аларга карата җинаять эше ачылырга мөмкин. Әгәр йортның гомуми ихтыяҗлары өчен түләүләрне ялган формула белән санасалар, без аларны лицензияләреннән колак кактыру буенча чаралар күрергә ниятлибез. Бер мәртәбә закон бозса – кисәтү алачак, ә икенче тапкыр кабатласа, идарә компаниясе карамагындагы бөтен йортларга лицензияләрен алдыртачакбыз.

Депутат якын киләчәктә Татарстанда коммуналь ресурсларны исәпләүнең автоматлаштырылган системасы кулланышка кертеләчәген хәбәр итте. Йортның гомуми ихтыяҗына кагылышлы чираттагы закон проектында “коммуналь ресурсларны исәпләүнең автоматлаштырылган системасы” кебек төшенчә кертелә. Андый система коммуналь ресурслар белән тәэмин итүче оешмадан башлап, әлеге ресурслардан куланучыга кадәр бөтен чыгымнарны исәпләп барачак.

Лилия ГАДЕЛШИНА, Айгөл МОТЫЙГУЛЛИНА. Солтан ИСХАКОВ фотолары

Запись 1 июльдән “коммуналка” бәяләре тагын артачакмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда лифт өзелеп төшкән
Казанның Чистай урамындагы 70 нче йортта яшәүчеләрдән коткаручыларга подъезддагы лифтның өзелеп төшүе турында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Йортка лифтерларны ияртеп, 2 нче коткару отряды хезмәткәрләре килеп җиткән. Лифт бишенче һәм алтынчы катлар эләгеп калган. Лифт кабинасын сигезенче катка күтәреп, лифтерлар ишекне ачкан һәм аның эчендәге 17 яшьлек кызны азат иткән, ул зыян күрмәгән.

Запись Казанда лифт өзелеп төшкән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Урман кызы” Гөлназ Сибгатуллина, сагыз сатып, йорт җиткезә
Балтач районы Борбаш авылында яшәүче Гөлназ Сибагатуллина тормышын урманнан башка күз алдына да китерми. Үзе дә көлеп: “Тәпи киткәннән бирле урманда инде мин”,  дияргә ярата.

Ярату бер хәл, урманга барып, матурлыкка гына сокланып йөри торганнардан түгел ул. Табигать хәзинәсен җыеп сатып, өстәмә керем алуны да максат итеп куйган.

Гөлназ ханым өчен “урак өсте” каен җиләге өлгергән чордан башлана. Быел да ул 3 литрлы банкасын 1200–1500 сумнан сатып, 25 меңләп акча эшләгән. Каен җиләге кибәргә өлгерми, кура җиләге пешә. Быел анысы да котырып уңган. Тырыш ханым бер кило җиләкне 150 сумнан саткан.

– Кызым белән урманга баргач, аю очрады быел, – ди Гөлназ ханым. – Котларыбыз очты. Бәхетебезгә, тимәде үзе. Игътибарын артык җәлеп итмичә генә тизрәк качу ягын карадык.

– Моннан соң урманга бармагансыздыр инде?, дим.

– Икенче көнне үк чыгып киттек. Бер урманга ияләшкән кеше аннан башка яши алмый инде ул… Гөмбә җыю да – яраткан шөгылем. Безнең якларда ак гөмбә, гөреҗдә (грузди), рыжикны очратырга була. Аны өч литрлы банкага тозлап, 1000 сумнан сатам…

Боларын Гөлназ ханым өстәмә эшкә генә саный. Төп шөгыле исә – урман сагызы җыю. Хәтта шул акчага йорт җиткергән, дип тә сөйлиләр аның турында.

– Монысы инде балачак шөгыле. Шуңа күрә күңелгә аеруча да якын. Балачакта урманга абыйлар белән йөреп, сагыз җыя идек. Шул кәсеп каныма сеңеп калды, дип көлә Гөлназ ханым.

Урман сагызын кара чыршыдан алалар. Әзер продукция булганчы шактый күп юл үтә икән әле ул.

– Сагызны “отвертка” белән борып алабыз. Аннан соң аны кайнатырга кирәк. Кайнаганда яныннан бер секундка да китеп булмый. Уттан иртәрәк алсаң, сыек була. Озаграк тотсаң, катып китә. Аны суга тамызып, чәйнәп карарга кирәк. Сагыз бик тиз яна, ут-күз чыгу ихтималы да бар, Алла сакласын!

Әзер сагыз биш сумлык акча зурлыгында, әмма аннан калынрак була. Сатудагы бәясе өч сум. Тамчыдан күл җыела, дигәндәй, сагыз саткан акча Сибагатуллиннарның барлык чыгымнарын капларга җитә икән.

– Мамадыш, Арча, Кукмара якларына чыкканда өчәр мең алам. Кибетләргә 500 данә биреп калдырам. Бик тиз бетә. Тагын илтәм,  ди “урман кызы”.

Урман сагызының файдасы гаять зур. Аны ашказаны авыртучылар да рәхәтләнеп чәйни ала. Казналарны да ныгыта, ангинадан да булыша. Кукмара якларында балавыз һәм туңмай белән кушып, ярылган урыннарга сөртү өчен махсус май ясыйлар.

– Безнең балалар кибет сагызын чәйнәп үсмәделәр. Урман сагызы экологик яктан чиста. Ялгыш йотылса да, ашказаны үзе эшкәртә. Үзебез дә шуны чәйнибез. Бу безнең яшәү рәвеше инде. Туктый алмыйбыз. Кышын чаңгы белән дә барып җыеп кайтабыз,  ди уңган ханым.

Табигать байлыкларыннан гына түгел, кош-корт үстереп сатып та акча эшли белә тиктормас ханым. Җәй башында алган 150 бройлер чебешен инде сатып бетергән. Хәзер икенче партияне үстереп яткан мәле. 150 баш үрдәк тә эшкәртелеп, үз хуҗаларын табып бетерә язган. Гөлназ ханым бер үрдәкне эч-башы белән 1000 сумга сата. Шуның өстенә, Сибагатуллиннар ихатасында 200 каз өлгереп килә. Хуҗабикә казның түшкәсен – 1500, эч-башын 300 сумнан сатарга уйлап тора.

Чулпан ШАКИРОВА, Интертат

Запись “Урман кызы” Гөлназ Сибгатуллина, сагыз сатып, йорт җиткезә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тырмашып алган өлеш [булган хәл]
Шактый еллар элек туганыбыз бик авыр хәлдә калган иде. Байтак еллар этле-мәчеле яшәгәннән соң, ире өйдән чыгып китте аның. Хатыннарны бик яратучан иде шул, хуҗалыкчан була белмәде. Кайткач, шуңа күрә тавыш чыккалады инде үзләрендә. Мәктәп яшендәге ике малай да үсеп килә бит. Кешенеке, әнә, аталары кулы астына кереп балта-пычкы тотарга өйрәнсә, болар гел әнкәләре янында булдылар.

Иреннән булмагач, туганыбыз балтасын да, пычкысын да тотты инде, анысы. Малайлар гел ярдәмләшеп йөрделәр. Әмма хатын-кыз ничек кенә эшләсә дә, барыбер рәтен-чиратын белеп бетерми бит. Болар көне буе мунча ягарга утын әзерләп йөрсеннәр, ә ир дигәнең ул вакытта икешәр хатында кунак булып кичкырын гына кайтып ятсын әле, гарьлегеңнән үләрсең! Туганыбыз анда да түзмәде түгел инде, түзде. Баштарак бер йөрер дә, туктар, дип яшәде. Аннары балалар хакына дип, кырын эшләренә күз йомды. Ләкин бөтенләй дәшмичә генә дә яшәп булмый бит инде. Йортта гел эшләргә кирәк бит. Түбәне дә алыштырасы, җир дә казыйсы, бәрәңгеләрне базга урнаштырасы…

Әй, беткәнме инде ул хуҗалыктагы эш! Иргә сүз әйтү ярамады инде. Гел тавыш чыгарып, ишекне шапылдатып чыгып китәргә генә торды. Йортта кадак та какмады, дөресен генә әйткәндә. Авылда ялгыз, тол хатыннар ишегалды да аларныкын төкереп бирерлек иде. Инде ярый, аерылышып туктадылар. Шулай яшәүдән, яшәмәүләре хәерлерәк тә иде аларның. Туганыбыз малайларны үзе генә үстереп, укытып тәмам кеше иткәнче тырышты. Без дә, бүтән туганнар да ярдәмләшеп яшәдек инде. Ире китү белән, өмә ясап йорт-җирен төзәттек, күптәннән алыштарасы коймаларны яңарттык ул чагында.

Берничә елдан, ул вакытта малайлар шактый мөстәкыйль иде инде, туганыбызны күрше районнан бер ир белән таныштырдылар. Болар бер чама кешеләр, моның хатыны үлеп киткән, 3 баласы да әтиләреннән аерым яши иде. Бу ир турында белешкәләп, сораштырып карадык. Алай тискәре яктан искә алучы булмагач, туганыбыз кияүгә чыгарга ризалыгын бирде. Сөйләшер сүзләре дә туры килә кебек үзләренең, яшь тә бара бит инде. Берәүнең дә ялгызы гына каласы килми. Ир алдан ук: “Йортка кермим”, дип кисәтеп куйды. “Йортка кергәнче утка кер дигәннәр, үзең килсәң генә инде!”  диде. Шулай итеп, туганыбызны ир ягына озаттык.

Инде Аллага шөкер, бик әйбәт, аңлашып яшәделәр алар. Артыгын кумадылар, үзләренчә генә, балаларын каршы алып, озатып тордылар. Малайлары да шушында кайтты. Ике яктан балаларны да бергәләшеп кияүгә бирделәр, өйләндерделәр. Яшьлектә дә ир хөрмәтен күрмәгән туганыбызга бәхет әнә шулай, бераз соңарып кына елмайды. Кызганычка каршы, картлыкның озын кичләрен бергәләп кенә уздырырга язмады шул үзләренә. 19 елдан соң ир үлеп китте. Менә шунда чын мәхшәр башланды да инде!

Алар язылышмыйча гына яшәгәннәр иде бит. Закон ягыннан караганда, туганыбыз ир йортында беркем түгел, чит кеше. Яшьләр бик ушлы бит ул. Әтиләреннән соң күпме генә вакыт узгандыр, туганыбызга әнә шуны әйтеп искәртеп куйдылар. Тагын күпмедер вакыттан соң: “Йортны сатабыз!” диделәр. Ул вакытта туганыбыз бик авыр хәлдә калды инде. Бөтен көч шушы йортка киткән иде бит аларның. Кирәк-ярак алганда, осталарны ашатканда, иренең туганнарын үзенеке итеп каршы алып, күчтәнәчләр төяп озатканда бер дә “мин аның законлы хатыны түгел лә!” димәде. Балаларын да үзенекеннән болайрак күргәндер әле, бер дә сүзгә килгәннәре булмады. Шушы еллар эчендә үзенең йортына елга бер, җирләр ачылгач кына кайткалап йөрделәр бит алар. Бер як бакчасыннан без, икенчесеннән күршеләр файдаланап тордык. Җирне буш калдырып, алабута үстереп ятып булмый бит. Болай да иске генә йорт, 19 ел буена тагын да таушалган иде инде. Кеше яшәмәгәч, ихата тизрәк тә бетә бит әле ул.

Иренең балаларына безнең туганыбыз “сатмагыз” дип тә әйтә алмады инде. Чөнки закон аның яклы түгел. Хәзер авыллардагы йортларны да алучы бар икән. Суы кермәгән, олы юлдан ерак дип тормадылар, читтән кайтып урнашырга теләгән бер гаилә сатып та алды. Балалары читенсенмәде дә хәтта. “Бусы синең өлеш, апа”,  дип, 180 мең сум биреп саубуллаштылар. Без бераз тавышланып йөрмәсәк, туганыбызга анысын да бирмәсләр иде әле. Тәки кәкре каенга терәтеп калдырасылары иде! Болай да әллә ни булмады инде. Ул акча белән нишлисең? Яңаны сатып алып булмый, искене ремонтлый башласаң, җитми. “Әле ярый үз ихатамны сатып җибәрмәгәнмен. Картлык көнемдә бөтенләй урамда каласы идем бит”, дип, үзенчә юана инде хәзер туганыбыз. Урамда калдырмас идек, билгеле. Берәребезгә сыяр иде әле. Әмма кемнең кеше өстендә яшисе килсен? Шуңа күрә кабаттан өмә ясап, йортка икенче сулыш өрдек. Бу юлы без инде карт, кулда утлар уйнатыр чамабыз юк. Әмма барыбызның да балалары үсеп җиткән бит. Алар нык булышты. Туганыбызның да ике малае зур өлеш кертте. Анысы шулай тиеш тә инде. Үз әниләре, үз нигезләре бит.

Тормыш итәм дип яшәгәндә, тырышасың инде ул. Кешегә дә ышанасың, балаларга өметләнәсең. Әмма чынбарлык бик еш кына без дигәнчә генә булмый. Кешегә ышанырга ярамый. Картлыкта да үзеңә генә таянырга кирәк икән, ләбаса. Ул йортны сатып күпме акча кергәндер инде балаларга? Үзләре дә 3 баш бит. Артык баеп китә алмаганнардыр дип уйлыйм. Шул рәвешле генә калдырсалар йөзләре пакь булыр иде, ичмасам. Туган йорт дип, кайтып-китеп йөрерлек бер нигезләре булыр иде. Юк шул, хәзер бөтенесенең күзе акча белән томаланган. Күңел, намус турында, кешене үпкәләтермен, хәтерен калдырырмын дип уйлап та карамыйлар.

Фәһимә апа сөйләгәннәрне Алсу Сабирова язып алды. Безнең авыл.

Запись Тырмашып алган өлеш [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..