Казанда 3800 сумга йорт саталар

Казанда тимер-бетон боҗрасыннан ясалган мини-йорт сата башлаганнар. Бу хактагы хәбәр түләүсез белдерүләр сайтында пәйда булган.

Игъланга ышансаң, йортның биеклеге — 89 сантиметр, ә эчендәге киңлеге — 200см. Эчендә йокы урыны бар, ә өстә зур булмаган тәрәзә урнашкан. Мондый торак мәйданының бәясе — 3 800 сум. Сатучы белдергәнчә, йөзек формасында ясалган әлеге йорт ГОСТ нигезендә әзерләнгән һәм хәтта сыйфат паспорты да бар.

«Ипотека да кирәк түгел һәм артыгын да түләмәссез. Алып кит һәм яшә», — диелә игълан текстында.

Фото: Шәһри Казан

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле