Архивы кайнана - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Өйдә кайнана хуҗа иде. Нәрсә эшләсәң дә кайнанадан рөхсәт сорарга кирәк”
Беренче мәхәббәтемне мин университетта очраттым. Икебез дә законнар өйрәнәбез. Ул миннән бер курска алдарак укый иде. Бер күрүдә гашыйк итте дә куйды үзенә. Кайсы яклардан икәнен дә, кем булуын да сораганым да, үзенең сөйләгәне дә булмады. Үз-үзен тотышы, сөйләшүе килешле булгач, төшеп калганнардан түгелдер әле дип кенә уйладым. Бер ел очрашкач кына чит бер шәһәрдән килгән бай кешенең улы икәнен белдем. Байлыгына карап чат ябышкан дип уйларга ашыкмагыз. Мин үзем дә бик җитеш, күренекле гаиләдән. Әти-әниемнең гел матур сыйфатларын гына күреп, аларга охшарга тырышып үстем. Байлыкка да артык исем китмәде, чөнки теләгән әйберемнең барысы да булды.

Әмир белән биш ел йөргәннән соң өйләнештек. Матур итеп зурлап туй ясадылар. Әмирне чын ярату белән яраттым. Аннан башка тормыш юк сыман тоела иде. Бераз вакыт узгач аның әти-әнисе дә Казанга безнең янга күчеп кайттылар. Шулай итеп, кайнана, кайната белән бергә яши башладык. Байлыкларының чикчамасы юк. Тик бөтен нәрсә исәптә. Тегендә утырма, монда барма. Нәрсә эшләсәң дә кайнанадан рөхсәт сорарга кирәк. Ашарга пешерә башласам йә күп саласың, йә әз пешергәнсең дип гаеп табарга гына тора. Җае чыккан саен кемнәргә, нинди затлы кешеләргә килен булып төшкәнемне искәртеп тора. Кайнананың законы буенча ир төнлә ничәдә эштән кайтса да, аны ишектән каршылап, ашатып, юындырып яткырмыйча мин аяк өстендә йөрергә тиеш идем. Мине өлкәннәр талашырга, бәхәсләшергә өйрәтеп үстермәделәр. Ярар инде, аныңча булсын дип, барысын да эшләргә тырыштым.

Яши-яши иремнең дә кем икәнен аңлый башладым. Мин үземне бу гаиләдә ят кеше итеп тоя идем. Әмир дә әнисенең сүзеннән чыкмады. Ирнең акчасын да күргән юк, тора-бара миңа кул да күтәрә башлады. “Чын татар ире шулай булырга тиеш инде ул. Хатын-кызны урынына утыртып тормасаң, шаша ул”, – дип, кайнана улына көч бирә торды. Биш ел егет белән кыз булып йөргәндә мин аның кем икәнен бөтенләй белмәгәнменме, әллә күзем томаланган булды микән?!

Бер елдан артык шулай газапланып яшәдем. Әти-әнигә әйтәсем килмәде. Бәлкем, авырга узсам бөтенесе дә яхшы якка үзгәрер әле дип өметләнеп, үз-үземне юата килдем. Вакыт уза, ә бәби юк. Ир дигән кеше үз-үзен тотышы, ямьсез гамәлләре белән күземә шайтан булып күренә башлады. Яңадан белдем: үзенә сөяркә тапкан булган икән. Әти белән әни минем хәлемне белергә килгән вакытта Әмир бер кыз белән өйгә кайтып керде. “Бергә эшлибез”, – дип таныштырды да, берни булмагандай, теге оятсызы да өстен салып, өстәл янына килеп утырды. Минекеләр бер-берсенә карашып сүзсез генә аңлашып утырдылар да, киемнәремне җыеп, мине алып кайтып киттеләр. Яңадан байлык бүлеп, судлашып йөрмәдем. Котылганым хәерлерәк булыр дип уйладым. Тора-бара тормышым җайланыр әле дип гел өметләнеп яшәдем. Әллә кайгырып, әллә инде теге байлар нервыларымны бетергәннәр – каты авырып сырхаунәгә эләктем. Табиблар: “Сиңа бала табарга кирәк, алайса операциядән соң булмаска мөмкин”, – дип утка салдылар. Бераз дәваланганнан соң эшкә чыктым. Син көткән чагында бәхет дигәнең киләмени әле ул. Нишләргә дә белгән юк. Колак төбендә врачларның сүзләре яңгырап тора. Вакыт дигәнең уза. Матур, сәламәт балалар алып кайтырлык ышанычлы ирне кайдан табарга? Шул сорау белән йокларга ятам, шул уй белән уянам.

Беркөнне мәктәп елларында бергә дус булып йөргән сабакташым чылтыратты. Минем ялгыз икәнемне белгәч, кинога чакырды. Шул көннән соң мин аның белән очраша башладым. Тормышымда ниләр булганын барысын да түкми-чәчми сөйләп биргәч, бераз сүзсез торды да: “Язылышмыйча гына бергә яши башласак ничек булыр икән?” – дип минем ризалыгымны сорады. Хатын-кызларны җәлеп итәрлек яклары күп булса да, мин аңа гашыйк булмадым. Беренче иремнән соң минем күңелемдә бушлык иде. Шулай да тагын бер кат бәхетемне сынап карарга булдым.

Ярты ел бергә яшәгәч, мин авырга уздым. Миңа шул гына кирәк тә иде инде. Арслан белән бүтән яшисем килмәде. Үзе дә сүз әйтмәде. Дусларча гына аерылыштык. Шуннан бирле аны күргәнем дә, аралашканым да булмады. Мин аннан тупырдап торган малай таптым. Бөтен куанычым улым булды. Сабыем бераз үсә төшкәч, операция ясаттым. Бөтен тормышымны улым Тимерҗанга багышладым. Бик акыллы, сөйкемле бала булып үсте ул. Чираттагы ялымда гел аның белән ял итәргә чит илгә бара идем. Инде ялгыз яшәвемә риза булган идем. Эшем дәрәҗәле, хезмәт хакым әйбәт, үземә фатир, машина алдым. Янымда балам бар. Тагын нәрсә кирәк инде миңа дип, гел үз-үземне тынычландырып яшәдем. Яңадан кияүгә чыгу турында уйлаганым да булмады, чөнки табиблар операциядән соң миңа бүтән бала таба алмыйсың дигән иделәр.

Тормыш дигәнең син уйлаганча гына бармый икән ул. Беркөнне йомышы төшеп, университетта бергә укып йөргән танышым минем эшемә килеп керде. Сүз ара сүз чыгып, тормышыбыз хакында да сөйләшеп алдык. Аннан соң бер хәбәре дә булмады. Бер елдан кабат очраштык һәм ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бөтен яктан килгән ир-егет булса да, муенына асылынып ризалыгымны бирмәдем. “Син бик яхшы кеше, минем улыма әйбәт әти дә булырсың. Безгә җил-яңгыр тидермичә дә яшәтерсең, ләкин мин бит башка бала алып кайта алмыйм. Тора-бара син дә үз сабыең булуын теләрсең. Юк, мин сине бәхетсез итә алмыйм”, – дип җавап бирәсемне ул, бәлкем, көтмәгән дә булгандыр. Сүзсез калып бераз боегып басып торды да: “Әйдә, алайса дуслар булып кына очрашып йөрик”, – диде. Ләкин бу дуслыгыбыз тора-бара чын мәхәббәткә әйләнер дип кем уйлаган? Мин аннан авырга уздым. Бу сөенечтән икебез дә нишләргә дә белмәдек. Тиздән ЗАГСта язылышып та кайттык. Уртак куанычыбыз булып улыбыз туды. Олы улыбыз Тимерҗан да энесе туганга бик шатланды. Шул көннән башлап минем катлаулы тормышым йөз процентка үзгәрде. Гомәрем белән генә яши башлагач хатын-кыз бәхетен тойдым. Аның көчле иңсәләренә сыенып яшәве ни тора! Көн саен күземне ачу белән миңа шундый бәхет биргәне өчен Ходай Тәгаләгә мең рәхмәтләремне укыйм. Хәзер минем иртәгә буласы көнем өчен күңелем тыныч. Балалар белән минем язмыш ышанычлы кулларда. Бу мәхәббәт дигәнең әллә нинди көчләргә ия икән. Югыйсә табиблар миңа күптәннән хөкем чыгарган иделәр инде. Без хәзер өченче балабызны көтәбез. Өметләре югалган хатын-кызларга үземнеке кебек бәхет телим.

Татарстан яшьләре

Запись “Өйдә кайнана хуҗа иде. Нәрсә эшләсәң дә кайнанадан рөхсәт сорарга кирәк” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Килен, уртак түшәгегезне суытмаска тырыш…”
Кичә кич улы Булат сәер генә итеп:

-Әни, иртәгә кайтырга иде. Берәр тәмле әйбер пешереп куймассыңмы икән, – дигән иде.

Шул сүзне ишеткәч, Сания бөтен осталыгын жигеп, бәлеш пешерергә булды. Бәлеше пешеп чыгуга, Булат кайтып керде.

Әни, бер генә минутка эшләреңне куеп тор әле, – дип әнисен кочаклап алды ул.- Ә хәзер күзеңне йом да, мин әйтмичә ачма.

Сания ни булганын аңламаса да, улын тыңлады, күзен йомды.

Әәә-нии, күзеңне ач!

Сания әкрен генә күзен ачты да сүзсез калды. Аның алдында уртача буйлы, кара чәчле, искитәрлек чибәр бер кыз басып тора иде. Хатынны   бигрәк тә аның күзләре әсир итте. Бу күзләрдә ниндидер моң да, сагыш та, шул ук вакытта өмет, ышаныч чагыла иде.

Әни, кайчаннан бирле өйлән дә өйлән, яшең үтеп бара, дип башны катыра идең. Менә шул хатаны төзәтергә булдым. Таныш бул – минем кәләшем Галия.

-Бигрәкләр дә мактап йөрисез икән. Рәхим итегез! Бәлешем дә бүген нык уңды. Сез парлап кайтырга булган икән. Хәзер чәем кайнап чыга, Кыз алып кайтачагыңны нигә кичә әйтмәдең соң? Әзерләнебрәк торыр идем , – дип өтәләнде каушап калган Сания.

Чәй эчкәндә Сания балаларының киләчәккә планнарын сорады. Кызның кайсы яктан, кем кызы булуы белән кызыксынды.

Галиягә 12 яшь тулганда әти-әнисе, туганы аварияда һәлак булган, шуннан кыз балалар йортында тәрбияләнгән. Шуңа күрә, туй ясап тормыйча, ЗАГСка барып язылышырга гына сөйләшкәннәр.

Санияга кыз бик ошады. Ягымлы, тыйнак, сүзен олыларча, уйлап сөйли. Укып беткән, улы белән бергә эшләп йөриләр.

-Иң якын туганнарны гына чакырып булса да, никах укытып алмый булмас инде, – диде Сания. – Килен белән таныштырырга кирәк бит.

-Без риза,- диделәр балалар. – Ә хәзер без йөреп кайтыйк әле. Галияне авыл белән таныштырыйм.

Балалар чыгып киткәч, Сания уйга чумды. Менә бит шатлык! Аның улы да өйләнергә булган! Кызы нинди чибәр, акыллы күренә бит әле. Озак куанычка булсын инде, ходаем. Хәзер аңа бианай гына түгел, әни дә булырга кирәк булачак бит. Галия болай да күп кайгылар күргән кыз. Әти-әнисен, туганын югалткан. Балалар йортындагы тормыш та бик жиңелдән булмагандыр. Аңа таяныч, киңәшче була алырмы ул?

Сания үзенең бианасын искә төшерде. Усал кебек күренә иде ул яшь киленгә. Хәзер генә аңлый, акыллы усал булган икән бит. Күп нәрсәләргә өйрәтте ул киленен, аның яхшы киңәшләре авыр вакытларда гаиләне саклап калгандыр да, бәлки.

Бүгенгедәй хәтерендә, кызларына 3-4 ай гына чагында тормыш иптәше Самат клубка чыгарга теләде. Сания арыган булгандырмы, баланы калдырып китәргә кыенсынгандырмы, каршы килде. Шуннан Самат берүзе кинога чыгарга жыена башлады. Шулвакыт биеме Санияне чакырып алды да:

-Килен, картайганчы тигез, бәхетле яшисең килә икән, иреңне бервакытта да берүзен клубка да, кунакка да жибәрмә. Аздырырга торучылар дөнья тулы. Бар киен, бергә барып кайтыгыз. Мин бала карап тора алмыйммени, – диеп, икесен бергә чыгарып жибәрде. Сания биеменә мең рәхмәтле шул киңәше өчен.

Яшь чакта Сания да бигрәк иркә, үзсүзле иде шул. Тормыш иптәше белән ачуланышсалар, тизрәк үзенә аерым урын жәя башлый иде. Берничә тапкыр шулай кабатланганнан соң, биеме әйтеп куйды.

-Килен, уртак түшәгегезне суытмаска тырыш. Бер суынса, яңадан жылытуы кыен була ул.

Менә шулай, әрләмәде, нәсихәт укымады, кыска, аңлаешлы итеп әйтте дә куйды. Озын сүздән кыскасы яхшы, дигәннәре шул буладыр инде.

Яшь килеш кияүгә чыккан Сания күп эшнең рәтен дә белми иде, жайлап кына биеме бар һөнәргә дә өйрәтте. Балалар йортында үскән Галиягә дә киңәшләр кирәк булыр инде ул, дип уйлап куйды булачак бианай.

Искә төшерә башласаң, юкка ачуланышулар да, үпкәләшүләр дә яшь чакта булгандыр инде ул. Үз сүзеңне сүз итәсе килә, тик син генә дөрессеңдер кебек була бит кайчакта. Хәзер, олыгайгач кына, шуларны ныграк аңлыйсың. Өлкәннәр барыбер акыллырак, аларда тормыш тәжрибәсе бай шул. Вакытында ишетергә генә теләмибез.

Гомергә исендә калган бер вакыйга булган иде. Саниянең аны мәңге онытасы юк.

Шулай бервакыт ул эштән иртәрәк кайтты. Башка көннәрне килененең эштән кайтуын бианасы чәен кайнатып, тәрәзәдән күз алмыйча көтеп тора иде. Бу көнне тәрәзәдә биеме күренмәде. Сания әкрен генә ишекне ачып өйгә керде. Шунда аның колагына ниндидер сөйләшкән тавыш ишетелде. Хатын жай гына басып, килеп тыңлый башлады. Баксаң, өйдә биеме берүзе, диванга утырып алган да, Санияне әрләп утыра. «Бигрәк акча тота белми, ир бай дигәч тә, аңа да күктән яумый бит. Шул акчасы өчен генә яшидер дә инде ул. Эштән дә кайбердә соңлап кайта, иптәшләре белән гүләйть итеп йөридер әле. Балаларын мин ашатам, мин карыйм. Пенсиямә дә хужа булып алдылар…» Сания ни эшләргә дә белми аптырап калды. Менә сиңа әйбәт бианай! Кереп әрләшергә дә жыенган иде дә, нәрсәдер туктатып калды. Тавышсыз гына тышка чыкты да, әзрәк тынычланып, кире керде. Бу юлысы ишекне каты итеп япты, бөтен өйгә ишетелерлек итеп.

Ишек тавышына бианасы бүлмәсеннән йөгереп чыкты:

-Бәәй, килен, кайтып та життеңмени. Бүген иртәләгәнсең, чәйне дә куймаганмын бит әле. Хәзер син өсләреңне алмаштырганчы кайный ул. Коймак та пешергән идем, тәмле итеп чәй эчәрбез, – дип, кухняда бөтерелә башлады.

Сания ни әйтергә дә белмәде. Монда әрләшә дә алмыйсың. Каршыңда синең өчен өтәләнеп йөргән кешегә ничек начар сүз әйтәсең инде?! Аптырагач, ничек 5 минут эчендә кеше шулкадәр үзгәрә ала икән, дип көлеп жибәрде. Берсенә дә ишеткәннәре турында дәшмәде. Икенче көнне эштә шул турыда гына уйлап йөрде. Ничек, кайсылай итеп бианасына каты итеп әйтәсен кат-кат уйлап, күз алдына китерде. Кайтканда апасына кереп, ишеткәннәрен сөйләп бирде, ачулана-ачулана, кызып-кызып сөйләде. Шуннан ничектер тынычланып калды.

-Сания, синең биемеңнән начар сүз ишеткәнең бармы?

-Юк, апа.

-Аның синең турыда урам тутырып сөйләп йөрегәне бармы?

-Бер дә ишеткәнем юк. Урамда да йөрми ул.

Синең биемең бик нечкә психолог икән бит. Миңа бер психологның лекциясен тыңларга туры килгән иде. «Әгәр синең берәр кешегә бик нык ачуың килсә, каршыңа урындык куй да, урындыкта шул кеше утыра дип күз алдына китереп, бөтен ачуың белән әрлә. Шуннан тынычланып калырсың, ачуың да бетәр. Ул кеше белән арагыз да бозылмас» дигән иде ул. Ә монда башлангыч класс белеме дә булмаган кешенең акыллылыгына хәйран калырлык! Синең биемең дә жыелып килгән ачуларын кеше күрмәгәндә үз-үзенә сөйли дә, тынычлана. Ә сезнең алда ай да кояш. Ачу килгән чаклар һәркемдә дә була инде ул. Кешегә ай белән кояш та ярамый диләр түгелме соң. Мин дә бием белән яшим бит. Төрле чаклар була. Кайбердә берәр эшкә тотынсам, бианаем килеп ярдәм итә башлый. Эй, ачу килә инде, тагын кысыла, дип. Ә кайбердә эшкә тотынасың, ашыгасың, ә ул ярдәм итми чыгып китә. Ярдәм дә итми ичмасам, дип, тагын ачу килә. Менә шулай ул тормыш, туганым. Берничек тә кешегә ярый алмыйсың. Кешене ничек бар, шулай кабул итә белергә, түзәргә кирәк.

Сания апасыннан тынычланып кайтып китте, ә биеме өйдә чәен куеп көтеп тора иде.

Шулар исенә төшкәч, Сания юксынып китте шул бәхетле елларын. Өй тулы кеше иде: түр башында бианасы, биатасы утыра, янында балалары йөгереп йөри, тормыш иптәше һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Шушы бәхетле тормышта бианасының да өлеше булган бит. Сания үзе дә балаларның тормышына кысылмый гына дөрес юнәлеш бирә алырмы икән? Һичшиксез тырышачак ул яхшы бием булырга. Килен — кайна туфрагыннын, диләр бит.

Әкълимә Әхмәтова

Мәгълүмат Өмет газетасы

Запись “Килен, уртак түшәгегезне суытмаска тырыш…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Әнкәй, ничек хәлләрең?” – дип сорыйсы килә…
Соңгы арада кайнанам төшемә кергәне юк. Аның белән бит хәзер төштә генә очрашабыз. Бу якты дөньядан киткәненә дә быел тугыз ел була…

Гомере кыска булды газиз кайнанамның. 70 яше дә тулмаган иде. И, яшәтәсе килә иде дә бит, тәкъдирне без язмыйбыз… Һәр кешенең Җирдәге ризыгы санап куелган…

Ниһаять, кайнанам төшемә керде. Имеш, урамда басып торабыз. Ихатага кереп булмый, кар баскан. Урам капкасы да ачылмый… Карыйм, өйдә ут янып калган икән. Өй ишеге дә ачык, лабаса. “Әнкәй, без китәргә чыктык бит, кире кермим, бар инде зинһар, утны сүндереп, ишекне бикләп чык”, – димен. Кайнанам бер сүз дә дәшми кереп китте. Урамдагы тәрәзәдән карап торам, кайнанам бәләкәй якка керде дә, өстәлдән күчтәнәчләр алып безгә төйни башлады. Мин түзмәдем, өйгә кердем. Кайнанам башына минем яулыкны бәйләгән, үзе шундый моңсу, боек, башын аска игән. “Әйдә, әнкәй, безнең белән”, – димен. “Бездә торырсың, кыен була башласа, Алсуларга керерсең”. (Алсу- олы килендәш, зур улының хатыны). “Нәрсә генә эшләп торам инде сездә?” – ди кайнанам. “Сөйләшеп утырырбыз, сине туйганчы күрә дә алганыбыз юк. Ашык-пошык кайтабыз да китәбез, Яңа елны да бергә каршыларбыз, без кайтуга тәмле коймакларыңны пешерерсең, мин көн дә эштән соң кайтам”, – димен. Кайнанам шатланып китте, йөзе балкып китте, ярар, алайса, әйдәгез, дип ризалашты…

Уянгач, төшем тәэсирендә тора алмый, кайнанамның әйткән һәр сүзен, йөз чалымнарын искә төшереп  яттым.

Кайнанамның язмышы җиңел булмаган. Унике кыз арасында үскән бердәнбер малайга кияүгә чыга ул. Кайнатабыз белән өч малай тәрбияләп үстерәләр. Гомерләре буе колхозда хезмәт итә, кул белән сыерлар сава.

Олыгайгач төнлә торып кулларын уып утыра иде. Салкын су белән флягалар юуу үзенекен иткән күрәсең… Кайната белән ял көннәрендә безнең авылга кайтуны бәйрәм кебек көтеп торалар иде. Икесе дә бик ихлас, гади кешеләр булдылар. Тормыш авыр булуга бер дә зарланмый, һәрвакыт булганына шөкер итеп яши белделәр. Аларның йортында һәрвакыт кунаклар була иде. Кайнанабыз кунакларны хөрмәтләп каршы ала белде, безне дә шуңа өйрәтте.

Кайнанам үләргә ярты ел калгач (без аның үләсен һич кенә дә алдан сизмәдек) мәчеткә йөри башладым. Дәресләрдә укытучыны тыңлап утыру йөрәгемә, күңелемә, кальбемә шулкадәр хозурлык, тынычлык бирә иде. Кайнанам үлгәннән соң шулкадәр зур кайгыны күтәрергә минем мәчеткә йөрүем генә коткарды…

Кайнананы югалту барыбыз өчен дә чын дәрәҗәсендә зур югалту булды. Иртән эшкә баргач кул үзеннән-үзе телефонга сузыла, “Әнкәй, ничек хәлләрең?” – дип сорыйсы килә…

Иремнең туган йортын ташламыйбыз, без әле дә кайтып йөрибез. Тик безне бикле капка, бикле ишекләр каршы ала. Һәр почмак кайнана белән кайнатаны хәтерләтә. Баскычка барып життем дигәндә генә, кырмыскалар оясын күреп, туктап калдым. Әнә бит ничек мәш киләләр! Өебез ныграк, зуррак булсын диптер инде, тырышып эшлиләр. Кайчандыр безнең йорт та шушы кырмыска оясын хәтерләтә иде бит. Без йөргән ишегалдында шушы бөҗәкләрдән башка җан иясе булмас дип, ул вакытта күз алдына да килмәде шул…

Буш йортның тәрәзәләре: “Нигә туган оягызны ташлап чыгып киттегез?” – дип, шелтә белән карыйлар сыман тоела. Язмыш юллары алып чыгып китте шул безне. Бүген дөнья мәшәкатьләре аркасында туганнар белән аралашырга да вакыт табып булмый.

Бер каннан, бер жаннан булган туганнар, бер-берегездән ераклашмагыз, бердәм булып яшәгез! Туган йортка сукмак өзелмәсен, анда кырмыскалар гына хуҗа булып калмасын иде…

Әсәдуллина Эльвира

Мәгълүмат Өмет газетасы

Запись “Әнкәй, ничек хәлләрең?” – дип сорыйсы килә… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Иремне чүпкә мин чыгармадым, кайнана үзе чыгарды” [тормыш хәле]
Икенче баламны тапкач, билем нык какшады. Вакыты-вакыты белән нык тотып ала: ни иелеп булмый, ни берни эшләп булмый. Быел Казанга барып тикшертеп тә кайткан идем инде. Андый-мондый зарарлы әйбер күрмәделәр. Анысына бик сөендем инде. Операция кирәк дип әйтүләреннән бик курыккан идем. Ә болай берәр атна чамасы авыртуны баса торган укол алдым да, бетеп киткән сыман иде.

Әмма авыл җирендә эшләмичә генә торып булмый бит. Бакчаны карыйсы, утырткан әйберләрне үстерергә кирәк. Әле аннан соң да хатын-кызга күпме эш кала. Көз көне бәрәңге алган чорда тагын шул бил тотып алды. Авыр әйбер күтәрергә ярамаганын да беләм. Әмма нишлисең, уенчык чиләк белән йөреп булмый бит инде. Зур су чиләген дә күтәрәсең, көрәк тә тотасың. Кайчак капчыкларны да тартырга туры килә. Эш кызган чакта яңгырга китмәсен, яшелчәләр юешләнмәсен дип, тиз-тиз эшләп бетерәсе дә килә бит әле ул.

Мин дә, онытылып китеп, катырак эшләп җибәрдем. Чиләк күтәрү түгел, иелеп бәрәңге дә ала алмый башладым. Әле ярый туган-тумача бар. Тиз генә өмә ясап, алынасын алып бетереп, бушатасын бушатып, казыйсын казып, эшне бетереп киттеләр. Бил бер “ычкындымы” – тиз генә рәткә килми ул. Уколлар да тиз генә булышмый.

Әле ярый ирем әйбәт минем, күз тимәсен. Андый көнәрдә булышырга гына тора ул миңа. Шулай берсендә ирем аякларымны юып торган чагында ишектән кайнанам килеп керде. Мин диванда туры гына итеп утырып торам, аякларым тазда, ирем иелеп шуларны юып тора. Кайнанам шушы күренешне күреп, телсез калды. Билем авырткан чак булмаса, ир гомердә дә аякларымны юып утырмый инде минем. Әйбәт дигәч тә… Кинода гына бит ул әллә ниләр күрсәтәләр. Ә авылда кайсы ир тик томалдан хатынының аягын тазда юып утырсын?

Кайнанам да бил авыртканнан гына шулай булганын белә. Әмма шушы хәлдән соң мине бөтенләй сөймәскә әйләнде. Кешеләргә дә, үзләренең туганнарына да әллә ниләр сөйләп йөри. “Ирен юкка чыгарып бетерә инде”, “Эшләмәс өчен шулай кылана”, “Малайга гына салынып яши” ди икән. Миңа да телен тешләп яшәми инде. “Дүрт бала да таптым, колхоз басуыннан кайтып кермәдек, утынны да чыгып ярдым – билнең кай турда икәнен дә белмим”, – ди. Минем бил авыртканга ышанмый, янәсе. Малаеның минем аякны юып утырганын күреп, чистый зур кайгыга батты кайнанам.

Каян гына килеп кергәндер? Бер биш кенә минут соңлап керсә дә, күрми калыр иде. Ә хәзер бөтен авыл сөйли: аягын да иреннән юдырта бит ул, диләр. Аны бит аңлаган кеше аңлый, аңламаганы – юк. Мин үзем өчен түгел, ирем өчен борчылам. Ирләр бер-берсен төрттерә бит ул, кызык итеп көлүчеләре дә бардыр. Әле беркөнне кайнана тагын әйтеп тора: иреңне чүпкә чыгардың чистый, ди. Чүпкә мин чыгармадым инде аны, кайнана үзе чыгарды. Аягымны юганны мин түгел бит, ул чыгып сөйләгән. Дәшмәсә, берәү дә белмәс иде.

Язмыш кочагы
Фото: Счастливые родители

Запись “Иремне чүпкә мин чыгармадым, кайнана үзе чыгарды” [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Башта гына кайнаналар усал иделәр. Хәзер кайнана килен ролендә, ә киленнәр – кайнана”
Улым киленне күрше авылдан гына алды. Зур юлдан барсаң, биш чакрым була, басу юлы буйлап кына турыдан чыксаң, ике чакрым тирәсе генә ара. Күп булса, өч булыр, якын инде. Барам дигән кешегә машина көтеп тә торасы юк – чыгасы да китәсе генә. Без барыбыз да бергә яшибез. Улым башка бер авылга йөреп эшли, киленгә үзебездә эш булды. Өй зур, бу улымнан соң өйләндерәсе балабыз юк, апасы кияүдә, алар районда яшиләр. Шуңа да улым хатыны белән монда калдылар.

Шәһәргә чыгып китеп тә, кемне көтеп торалар? Эше булса, ярты акчасы юлга чыгып бетә бит анда, әле яшәргә дә кирәк. Кредит алсалар, аны гомергә түләргә. Менә минем кыз белән кияү йорт салганда кредит алганнар иде, ун еллап түлиләрдер инде, әле һаман ябып бетерә алганнары юк. Йортны да да гел төзәткәләп кенә торырга кирәк. Сала башлаганнан бирле салалар инде, болай гына итеп әйткәндә. Әле ярый шунда яшиләр тагын. Ай буе кредиттан кредитка гына яшиләр инде. Оныклар авырып-мазар китсәләр, кызым өйдә ятмый, миңа кайтаралар. Чөнки кредит түлисе бар.

Ни дип авыз ачсак та, кредитка килеп төртеләләр. Кунакка-фәлән, туйга-мазар барасылары булса да, кредитны сөйләшмичә калмыйлар. Чөнки кешегә буш кул бармыйсың бит, күпме салсак, кредитка җитәрлек булыр микән, дип уйлашалар алар. Шуңа да, әзер өй була торып, улымның да шул кабалага эләгүен теләмәдем. Йорт зур безнең, бүлмәләр аерым-аерым. Мин киленемә юк-барга бәйләнмим. Хәзер элеккеге заман түгел бит. Башта гына ул кайнаналар усал иделәр. Ә хәзер кайнана үзе килен ролендә ул. Ә киленнәр – кайнана сыман. Әйбәт кенә яшәсеннәр дип торабыз инде, кая ди ул алар арасына кереп өйрәтү.

Минем килен эштән кайта да, шактый вакыт бүлмәсендә ятып тора. Кулыннан телефоны төшми инде, минем шуңа эчем поша. Эштән кайтуга диванына ята да, сәгать буе шундагы уеннарны уйнап ята. Ни кызыгы бардыр инде шуларның. Аннан соң гына торып йөри башлый. Әнисе белән дә әйбәт алар, кодагый өйдәге бөтен хәлләрне минуты белән белеп тора. Югыйсә, безнең белән яшәгәч, киленгә бераз гына телен дә тешләп торырга кирәк тә соң.

Кайчак килен белән минем фикерләр дә бик үк туры килеп бетми, кайчак улым белән дә үпкәләшеп алалар. Артык зурга җибәрмәсәк тә, берәр хәл булса, кодагый икенче көнне үк килеп җитә. Турыга бәреп нидер сорамый, хәлләрегезне белеп китим әле, әйбәт кенә ятасызмы, дип сораштыра. Юк-бар үпкәләшүләрне минем аңа сөйләп тә торасы килми инде.

Кара-каршы утырып чәйләр эчәбез дә, сөйләшеп утырабыз да, ул китеп бара, мин озатып калам. Әмма шулай тикшереп йөрүе миңа ошап бетми шул. Ераграк яшәгән булсалар, ике арада шулай еш йөрелмәс иде ул, якын бит, якын. Кызы бер генә зарланып шалтырата, кодагый җыена да башлый. Килен болай артык зарланмый да ул аңа, минем ишетеп тә торганым бар. Әнисе хәлләрен сорый да, кызының кәефсезрәк чагы туры килсә, ә-әй, дип кенә көрсенеп куя. Кодагыйга шул җитә дә. Кызын монда рәнҗетеп яшиләр дип борчыладырмы инде.

Турыга бәреп сорамагач, мин дә артыгын куертмыйм. Йөгерә-йөгерә өстәл хәзерлим дә, күбрәк итеп сыйларга тырышам, күчтәнәчләр биреп җибәрәм. Бигрәк хәзерче яшиләр икән, авызларыннан өзәләр икән дип китмәсен дим. Бер тирәдә яшәгәч, сүзгә китеп тавышланып яшисе дә килми бит әле ул.

Язмыш кочагы
Фото: Чужая свадьба

Запись “Башта гына кайнаналар усал иделәр. Хәзер кайнана килен ролендә, ә киленнәр – кайнана” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Сез, татар хатыннары, бозык. Ирләр белән идарә итәргә өйрәнеп беткәнсез”, – дип мыскыллыйлар
Унтугыз яшемдә Равил исемле егеткә кияүгә чыктым. Ирем Казанныкы иде, мин үзем Питрәч районыннан. Ирем Казанга алып килде, кайнана белән яши башладык. Заводка эшкә кердем. Агач өйдә яшәдек. Эштән кайтам да, буялмаган идәннәрне кат-кат юам, йөгерә-йөгерә ашарга пешерәм. Иремә яхшы хатын, кайнанама яхшы килен булыйм дип тырыштым.

Ләкин тормыш без уйлаганча гына түгел шул. Иремнең аяклары йөрми башлады. Ул вакытта улыбыз Ленар туган иде. Авыру ирем белән кечкенә баламны карыйм, өйдә никадәр эш. Тормышы да бит ачлы-туклы дигәндәй. Ирем дә эшләми. Ул вакытта миңа егерме бер тулган гына иде. Минем дә иркәләнәсем, матур тормышта яшисем килгәндер. Өч ел яшәгәч ирем үлеп китте. Аяклары тишелеп, чери башлаган иде.

Кайнанам янында яшәргә калдым. Әти-әни янына кайтсам да, анда мине көтеп тормаганнарын белдем. Миннән соң ике энекәш бар. Авылдагы өй дә кечкенә. Кайнанам белән унбиш ел яшәдек. Төрле чак булды. Әйберләремне җыеп чыгып китимме әллә дип уйлаган вакытларым да булды. Тик улым хакына дип түздем: ни дисәң дә, кайнанам Ленарны яратты. Мин көннәр буе эштә булганда улымны мәктәбенә алып барды, ашарына әзерләде. Кызу канлы булса да, начар кеше түгел иде ул. Урыны җәннәттә булсын.

Ленар урта мәктәпне тәмамлаган елны кайнанам үлде. Йөрәге чирле иде. Улым техникумга укырга керде. Әбисе белән үскәнгәме, тыныч, тыйнак бала булды. Өч ел әйбәт кенә укыды. Вертолет заводына эшкә урнашты. Шул елны безгә фатир бирделәр. (Үзебезнең йортларны сүттеләр). “Өйләнсәң, аерым торырсың. Үзем дә гомерем буе кайнана белән яшәдем”, – дип, төрле йортлардан берәр бүлмәле фатир алдык. Улым өйләнгәч, берәр яхшы кешесе очраса, бәлки кияүгә дә чыгармын дип өметләндем. Мин дә бит кайчан булса да ир рәхәте күрергә тиештер?! Ләкин кем әйтмешли, бер бәхетең булмаса, юк икән инде.

Егерме ике яшендә Ленарны кыйнадылар. Эштән кайтканда урамда сагалап торганнар. Яңа районга күчкәч, мондагы бандит малайлар белән аралашмаган өчен. Улым башы авыртып өч ай сырхауханәдә ятып чыкты. Тик баш авыртуы бетмәде. Вакыт-вакыт бөтенләй сәерләнә иде, сүзен оныта, фикерен бутый. Озын буйлы, чибәр Ленарыбыз шулай авыруга сабышты да куйды. Алланың рәхмәте киң икән, улыма кәләш таптык. Люция исемле кыз белән таныштырдылар. Озакламый өйләнештеләр дә. Ун ел яшиләр инде. Балалары юк, табиблар табарга кушмый. Бала авыру булып туарга мөмкин диләр.

Үзем турында языйм. Малай белән килен аерым яши. Ленар өйләнсә, бәлки кияүгә чыгармын дигән теләгем тормышка ашты. Кырыктан узган бер ир белән таныштым. Тик аның белән бер елга якын гына яшәдек, бер-беребезгә яраклаша алмадык. Һаман акыл өйрәтеп, хатын-кыз эшенә кысылып йөрде. Әйтерсең, мин гомер итмәгән. Ияләшә алмадым мин аңа. Тәненә кадәр яратмадым.

Ике ел элек бер үзбәкне фатирыма керттем. Җиләк-җимеш белән сату итә. Ислам динендә булгач, карап торырга сөйкемле генә, аз булса да акчасын да бирер дип уйладым. Аның белән дә барып чыкмады. Алар шундый халык икән, берсе килсә, арттан иярләре белән икенчеләре дә килә. Эштән кайтам, диванда әле берсе йоклап ята, әле икенчесе. “Бу сезгә кунакханә түгел”, – дип күпме сүгеп карадым, файдасыз. Бер сүз әйтеп булмый: “Сез, татар хатыннары, бозык. Ирләр белән идарә итәргә өйрәнеп беткәнсез”, – дип мыскыллыйлар.

Шулай итеп, ялгызым яшәп ятам. Быел пенсиягә чыктым, эшсез бик кыен икән. Көн саен улым янына барам. Килен эштән кайтканчы ашарга пешерәм, фатирларын җыештырам. Ә ир бәхете күрергә язмаган, күрәсең…

Исемемне күрсәтмәгез. Бушану өчен генә яздым.

Татарстан яшьләре

Запись “Сез, татар хатыннары, бозык. Ирләр белән идарә итәргә өйрәнеп беткәнсез”, – дип мыскыллыйлар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Туйдым мин бу тормыштан, алар баламны да яратмаячаклар…”
Чын күңелдән гашыйк кешенең җаны сафлана, һәркемгә яхшылык кына эшлисе килеп тора, дип уйлыйм мин. Үзеңә яр таба алу, мәхәббәт утында яну зур бәхет. Ләкин мәхәббәт һәрвакытта да кавышу белән тәмамланмый шул. Элек кайбер әти-әниләр, буй җиткән балаларының сүзләренә колак салмыйча, аларны үз күңелләренә хуш килгән кеше белән кавыштырып куйганнар. Әбием миңа шундый мәхәббәт тарихын сөйләгән иде.

…Сания белән Камил мәктәптә бер класста укыйлар. Үсеп, буй җиткәч, дуслыклары мәхәббәткә әверелә. Мәктәпне тәмамлап, икесе дә авылда калалар, колхозда эшли башлыйлар. Сания – авылдагы иң чибәр кыз, Камил оста гармунчы, авыл халкы бу парны сокланып күзәтә, кавышырлар дип көтә. Яшьләр, чыннан да, һәр кичке уеннан соң Санияләр капка төбендә хыяллана- хыяллана киләчәккә планнар коралар. Ләкин… Беркөнне Санияләр өенә күрше авылдан әти-әнисе белән бер егет килеп керә. Кыз сорарга! Сания ризалык бирмәсә дә, әтисе Габдулла абзый аны күрше авыл егете Марска бирергә ризалаша. Кызы елый-елый күпме генә ялварса да, әтисе сүзеннән кайтмый. Шуннан соң Сания янына килгән Камилне өйгә дә кертмиләр, кызларын аның янына чыгармыйлар – ни өчендер өнәмиләр алар үз авылларында үскән егетне.

Шулай итеп, Сания күрше авылга килен булып төшә. Элекке татар кызларына хас күндәмлегенә, сабырлыгына күрә, язмышымдыр дип, тормышы белән килешә. Беренче көннәрдән үк үзенең пөхтәлеге, чисталыгы, уңганлыгы белән күрше-тирәне, авыл халкын шаккатыра. Колхозда сыер да сава, чөгендер басуында да эшли. Ихатадагы тавык чүпләп бетермәслек эш тә аның җилкәсенә төшә. Шулай бөтен дөньяны җигелеп тартса да, усал каенанасы белән каенатасы аны һәрвакыт битәрләп, явыз телләре белән “чагып” кына торалар, бер эшеннән дә канәгать калмыйлар. Җитмәсә, улларын да хатынына каршы котырталар. Бу басымга тиз бирешкән ир яшь хатынына кул күтәрүгә үк барып җитә.

Шулай изелеп яшәгән көннәрнең берсендә Сания авырга узганын белә. Ләкин бу яңалык өйдәгеләрне сөендерми. Сания йөкле килеш эшләп йөрсә дә, акчасын күрми, чөнки бу йортта тәртип шундый – акчаны каенанага алып кайтып бирәсе. Улы, килене сораса да, каенана, юкка туздырасыз дип, аларга акча бирми. Акча гынамы, беркөнне килененең бакчадан яшел суган кыягын өзеп капканын күреп тә бик нык ачулана… Мондый кимсетүләргә түзә алмыйча Сания әти-әнисе йортына кайтып китә. Ләкин, төшкән җиреңдә таш бул дип, әтисе аны шул көнне үк яңадан ире йортына илтеп куя.

Бала табар вакыты җиткәч, Сания иптәш хатынына: “Туйдым мин бу тормыштан, мине кыерсыткан кебек, алар баламны да яратмаячаклар”, – дип үкси-үкси елый.

Ә беркөнне авылда: “Сания үлгән…” – дигән коточкыч хәбәр тарала. Авыл халкы шау итә: “Нишләп үлгән? Бәбәйләгәндәме? Ә бала?..” Яшь хатын, өйдәгеләрнең кыерсытуына түзә алмыйча, кислота эчә… Йөкле Санияне авылына алып кайтып җирлиләр. Аның яшьлек мәхәббәте Камилнең җирне тырмый-тырмый елавын күреп, вакытында кавыша алмаган бу парны кызганып, авылдашлары да яшь түгә.

Әлеге куркыныч мәхәббәт кыйссасын шаккатып, нәфрәтләнеп тыңладым мин: нинди кыргыйлык, рәхимсезлек, хокуксызлык, наданлык, тар күңеллелек… Хәзер дә усал каенаналар, усал ирләр бардыр, әмма мондый ук хәлне күз алдына да китереп булмый.

Татарстан яшьләре
Ләйлә СӘЛӘХОВА
Фото: Еvrikak

Запись “Туйдым мин бу тормыштан, алар баламны да яратмаячаклар…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Килен – оныклар белән, мин ялгызым… Чит-ят кешеләр кебек яшибез” [булган хәл]
Минем янга бер бәхетсез ялгыз ана кергәләп йөри. Моннан берничә ел элек улы асылынып үлгән. Ана улының үлемендә киленен гаепли. Килен үзен артык һавалы тотты, малайдан күпне таләп итте, ә үзе малай исән чакта беркайда да эшләмәде ди. Мин аның улын бөтенләй белмим, без бу ханым белән соңрак таныштык.

Киленен дә үзе күрсәткәч кенә таный башладым. Кибеттә йөргәндә очраклы гына кара-каршы килдек, ул безгә сәлам дә бирмичә, йөзен чытып үтеп китте. “Үземнең киленем начар, кызымның кайнанасы начар” дигән гыйбарә бар бит әле. Бу хатын миңа шушы хәлләр турында яз әле дип күптән тинтерәтә инде. Мин андый гаугалы темаларга язмыйм, үзең берәр газетага язып җибәр, аннан берәр журналист килер дә, башта син сөйләгәнне язып чыгарлар, аннары киленең сөйләгәнне дидем. “Алай яздырырга оныклар кызганыч бит, аларның ни гаебе бар? Ә син исемнәрне күрсәтмичә генә язарсың”, – дип, тәки үгетләде мине. Мин, үз чиратымда, объектив булырга тырышып, ханым сөйләгәннәрне бәян итәргә булдым. Менә ниләр сөйләде ул миңа.

– Малайга өйләнү турында сүз кузгаткач, әле тагын 4-5 ел егет булып йөрим, хәзер ашыгып тормыш кормыйлар дип җаваплаган иде. Йөргән кызы бар-барын, төскә-биткә дә ярыйсы, тик чыгышы бер дә күңелгә ошардай түгел. Әти-әниләре салгаларга ярата торган, эш артыннан эш алыштыручы, ялкау гаилә. Булачак киленнең бер тапкыр туган көненә чакырылгач, барган, танышкан идек. Инде малай тиз арада өйләнү зарурлыгын аңлаткач (килен буласыбыз авырга узган), ризалаштык.

Зурлап туйлар ясап өйләндердек. Тиз арада онык туды. Сабыйның гаебе юк, бик яраттык үзен. Килен дә кушканны эшләп, ару гына йөри. Тагын бер ел дигәндә икенче оныгыбыз да туды. Инде киленебез хәзер тавышны бөердән алып сөйләшә. Малай эштә, килен көннәр буе кайдадыр югалып йөри, балаларны без карыйбыз. Малайга бик белгертмибез, тик ул инде үзе дә парны ялгыш сайлаганын аңлады.

Матур киенергә, тәмле ашарга, биләмгә йөрергә яратты килен. “Әллә эшкә керәсеңме?” – диюгә: “Мин иргә тормыш сөйрәү өчен чыкмадым, андый тормыш минем үз өемдә дә бар иде”, – дип җавап бирде. Балалар укырга кергәч, ул бөтенләй бәйдән ычкынды. “Акчалары бар бит, алып бирсеннәр безгә аерым фатир”, – дип, малайның колак итен кимерә башлады, соңга таба инде турыдан-туры безгә ябырылды. Барыбыз бергә өч бүлмәле поселок фатирында яши идек. Киңәштек, уйлаштык та, ике бүлмәле фатир алып бирдек.

“Олы йортка ни кирәк – кече йортка шул кирәк” дигән мәкаль тик торганда тудырылмагандыр: йорт җиһазларын, савыт-сабасын фатир котлап бүләк иттек. Һаман “акча-акча” дип җелегенә төшкәч, малай тагын бер эшкә керде, каравылчы булып. Ә анысына барып йөрергә машина да кирәк. Сәламәтлек тә бетеп бара, кирәк җиргә малай алып барыр әле дип, ирем машинаны малай исеменә күчертте. Гаражның запас ачкычын да мин үз кулларым белән аларга тапшырып кайттым. Ләкин яшәүләре көннән-көн начарлана барды. Күрше-тирә, таныш-белешләр, юк-юкта очрап, яшәешләрен сөйләп китәләр. Килен инде кайбер көннәрне өйгә кунарга да кайтмый башлаган. Малай көн-төн эштә, без хәл белергә дип барган чакта килен безне фатирга да кертми башлады.

Менә шулай тынгысызланып яшәп ятканда беркөнне телефон чылтырады, бер ят хатын “улыгыз асылынып үлгән” дигән хәбәр салды. Аяк астында җир убылгандай булды. Бөтен булган акчаларны җыйнап, киттек малай фатирына. Күмү, ашларын уздырулар куркыныч төш булып йөргән мәлдә, ирем урын өстенә егылды. Килен үзе дә килми, оныкларны да җибәрми. Озакламый ирем дә бакыйлыкка күчте. Килен – оныклар белән, мин ялгызым яшибез бер поселокта чит-ят кешеләр кебек.

Урамда очраклы гына оныгымның зурысын очраткан идем. Сумкадагы булган акчаларымны бирдем. “Нишләп килмисез дә, чылтыратмыйсыз да?” – диюемә: “Әни рөхсәт итми, әле сөйләшеп торганны берәрсе җиткерсә, миңа да көн булмаячак”, – дип, тизрәк китү ягын карады. Гараж йозагын да алыштырган, баз тулы кайнатмалар, салатлар иде. Хәтта минем килен булып төшкән сандык, машина, эш кораллары, капчыгы белән шикәр комы, он, ярма ише әйберләргә дә юл ябылды. Милициягә бар дип киңәш бирүчеләр бар, әлеге дә баягы, оныклар дип түзеп яшим. Бер тамакка күпме генә кирәк соң инде: әзерлисе дә, ашыйсы да килми.

Килен бер эшмәкәрнең кибетенә сатучы булып урнашкан булган. Эшмәкәр белән шухыр-мухырлары барып ишетелеп, тегесенең хатыны кибеткә килеп, бик каты тавышланышканнар. Эш чәч йолкуга кадәр барып җиткән. Шулай итеп, эшеннән дә очырганнар. Бу язманы укыр да тәүбәгә килер димим анысы, ләкин әти-әнисе, аруырак туганнан-туганы, күрше-күләне укып күрсәтер, киләчәктә гыйбрәт булыр дип уйлыйм. Бу кадәр миһербансызлыкның бер очы чыгарга тиештер бит инде! Менә үзенең дә уллары үсә, таяк та ике башлы бит.

Татарстан яшьләре
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА.
Сарман районы, Җәлил поселогы.

Запись “Килен – оныклар белән, мин ялгызым… Чит-ят кешеләр кебек яшибез” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кайнанамны әниемнән тары бөртеге кадәр генә азрак яратам” [тормыш]
Горурланып, үзалдыма елмаеп «минем ирем, ирем минем», дип кабатлап йөрим. Ул бит инде кичен минем янда калачак, әнисенә кайтып китмәячәк…

Кызлар кафега җыена. Эш сәгате тәмамлангач, без шулай бергәләп йә кибеткә барабыз, йә берәр җиргә кереп, серләшеп утырабыз, театр, дискотекалардан калмый-быз… Бүген дә, өйрәнелгән гадәт буенча, «Кайсы кафега барабыз?» – дип сорадым да, балалар кебек, куанычтан, кулларымны чәбәкләп алдым. Шул вакыт бармагымдагы алтын балдакка күзем төште. Минем бит ирем бар, ул эштән соң өйгә кайтачак, көтәчәк. Рәхәт тә, шул ук вакытта ямансу да булып китте… Кызлар – кафега, мин өйгә юнәлдем.

Никахыма инде биш ел үтсә дә, әнә шул көн һаман истә. Шул көннән башлап яңача уйларга, башкача яшәргә өйрәнергә туры килде.

Кемгәдер җиңел биреләдер тормышындагы бу яңалык, мин исә аны авыр кабул иттем. Эштән соң туп-туры өйгә кайту, көн саен ашарга пешерү… үзенә күрә бер кечкенә стресс булды кебек. Кызлар да, үч иткәндәй, көн саен каядыр бардылар, икенче көнне килеп көлешә-көлешә булган вакыйгаларны сөйләштеләр. Ул вакытта үлчәүнең бер ягында – дуслар, бер кайгысыз ялгызак чагым, икенче ягында Ул һәм уртак гаилә тормышы булды. Ни өчендер бик озак көрәште алар. Үлчәүнең әле бер ягы, әле икенче ягы өскә калыкты…

Миңа калса, гаилә корган яшь парларның һәрберсендә дә буладыр моңа охшаш хәл. Юкка гына психологлар гаиләнең беренче сигез ае кризис чоры булып тора дип санамый. Яңача яшәү рәвеше, тормыш иптәшеңнең тәүлек буе янәшәдә булуы, аның холкында, үз-үзен тотышында моңарчы таныш булмаган яклар ачылуы, һәм, ниһаять, икең һәрвакыт бертөрле генә түгел, ә бәлки төрлечә уйлаганны аңлауны күпләр күтәрә алмый. Әле шуның өстенә, гаилә дигән кечкенә дәүләтне төзеп ятканда, акыллы киңәшләре белән тынгысыз ата-аналар, туганнар килеп кушыла. Кыскасы, йә яшәп китәсең, йә иске тормышыңа кире әйләнеп кайтасың. Ә бит яңа туганнарны, яңа әти-әнине дә үзеңнекен яраткан кебек яратырга кирәк.

Институтлар тәмамламаса да, тормыштан зур белем алган әнием: «Кызым, син кайнанаңны миннән тары бөртеге кадәр генә азрак яратырга тиешсең», – дип үстерде. Әллә кат-кат биргән шушы киңәш колакка кереп калган, әллә кайнанам артык яхшы күңелле кеше булып чыкты – беренче көннән үк яраттым, хөрмәт иттем мин аны. Әнидән тәмле телемне жәлләмәвемә иң куанган кеше ирем булды. Әллә шуның өчен үземне тагын да ныграк ярата башлады инде?! Яши-яши шуны аңладым: иреңне үзеңә бәйләп куясың, авызыңа каратып торасың килә икән, аның әнисе белән якын дус бул. Шулай да яңа яши башлаганда ике яктан да әти-әниләрнең сезнең тормышка кысылмавы бик мөһим.

Үз әнием булачак иремне беренче тапкыр таныштырырга алып кайтуга ук яратты. «Кызым, яхшылыгы күзенә, йөзенә чыккан, гаиләнең тыныч булуы, нигездә, хатын-кыздан тора. Бәхетеңне ычкындырма», – диде. Гаилә булгач, табак-савыт шалтырамый тормый, әлбәттә. Андый чакларда әниемә шылтыратып (дус кызларыңа иреңне хурламассың бит инде!) бераз зарлана башласам, ул тизрәк киявен якларга керешә. Бу аның акыллы әби булуын раслыйдыр инде. Кайнанам да шулай. Иремә үпкәләгәнне ялгыш кына сизсә дә, берни белгертми, төпченми, сорашмый, көннәр үткәч, шылтыратып, улын гына шелтәләп ала. Ике якны да тигез күреп яшибез, шөкер. Шул вакытта гына гаиләнең нигезе ныклы була.

Үзебезнең ничек яшәвебездән һәм башкаларның тормышын күзәтү тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алам: гаилә өчен тагын бер зур сынау – финанс мәсьәләсе. Ул проблема, мөгаен, гаиләне гомер буе эзәрлеклидер. Артык байлык та мөнәсәбәтләрне бозарга мөмкин, җитмәүчелек тә. Яратышып озак кына бергә яшәгәннәр дә акчасызлык аркасында тавыш чыгып аерылыша йә уҗымга йөри башлый. Без башта ук гаиләбезнең үз казнасы булырга тиеш дигән нәтиҗә ясадык. Һәм ике як әти-әниләрдән бер дә акча алмадык. Хәтта туйны да үзебез җыйган акчага уздырдык. Шуңа да икеңнең берсе бераз аякка басмыйча торып, гаилә корырга ашыгырга кирәк түгелдер.

Акча белән башкаларга бәйле булмаганда гына үзеңне ирекле итеп тоясың. Ләкин гаилә казнасы бер булсын! Бер-береңә баш бирмичә, икеңә ике янчык булса, бу инде, минемчә, дөрес түгел. Акчаның кем кулында булырга тиешлеген, гадәттә, туй вакытында ук читләтеп аңлаталар: бүләк-конвертны ир-ат кулына тапшыралар. Бездә дә шулай булды. Ирем бар акчаны җыеп санагач: «Чулпан, фатир аласы бар, әйдә банкка салыйк», – диде. Бу акчаларны ничек туздырырга дип үземчә мин дә план корып куйган булсам да, аның белән берсүзсез ризалаштым. «Ир сүзе бер була», – дип үстерде әнием. Ирем, җаваплылыкны аңлап, дилбегәне үз кулына алды. Ә мин оттырмадым һәм үкенмим дә. Бар акча аның кулында булса да, ул минем белән һәрвакыт киңәшләшә.

Бергә яши башлагач, иң беренче зур тавыш яз көне, бакча эшләре башлангач чыкты. Мин, беркатлылыгым белән, гадәттәгечә, апалар бакчасына барырга, аларга ярдәм итәргә кирәк, дип уйлап йөрим. Бу теләгемне иремә дә җиткердем. Ул: «Безнең әниләрнең дә бакчасы бар, аларга ярдәм итәргә кирәк. Апаларның үз балалары бар бит», – диде. Мин исә һаман үземнекен тәкрарладым. «Син әниләрне санга сукмаска җыенасыңмы әллә?» – диде ул аптырап.

– Башта апаларга булышабыз, аннан барырбыз, – дидем мин үзсүзләнеп.

Ул да, билгеле, үз сүзеннән кайтмады. Әйткәләштек-әйткәләштек тә, үпкәләштек. Мин, юату эзләп, әниемә шылтыраттым.

– Кияү дөрес әйтә. Син хәзер алар кешесе. Апаңнар икенче урынга күчәргә тиеш, – дип аңлатты ул.

Әнием белән сөйләшкәч, хаксызлыгымны аңлап, горур башым түбән иеп, гафу үтендем. Ә ул мине үбеп алды! Шуның белән безнең гаилә тирәсендә бөтерелгән өермә тынды. Ялгышканыңны аңлап гафу үтенү дә «шартлау»ны булдырмый кала ала. Әйе, безнең бер-беребездән шулай гафу үтенү гадәте бар. Кайсыбыз хаксыз була, үзен хаксызга саный – шул гафу үтенә. Барысы да элеккеге эзгә төшсен өчен нибары ике сүз җитә: гафу ит… Ләкин аны да явызларча кулланырга ярамый.

Шулай бер-беребезне иркәләп, кадерләп яшәп ятканда кечкенә сабыебыз туды. Ул нарасый дөньябызны тагын да ямьләндерде. Шул ук вакытта башка гаиләләрдә дә бик еш очрый торган кризис безне дә читләтеп үтмәде. Баланы авырлык белән тапкангамы, әллә гормоннар уйнавы идеме, миндә бала тапканнан соң була торган депрессия башланды. Көн-төн елыйм, баладан һәм әниемнән башка беркемне күрәсем килми, иремне яныма да җибәрмим. Бөтен назым – балага гына…

Ярты елга сузылды ул халәт. Хәзер, еллар үткәч, искә төшереп уйлап куям: шул вакытта ирем сабыр булмаса, билләһи газыйм, ишек ябып чыгып китәр иде. Ә ул түзде, гел мине кайгыртты. «Тиздән үтәр», дип мине дә, үзен дә тынычландырды, күрәсең. Андый депрессияләр күп хатын-кызларда була икән, гомумән, бала тугач, гаиләләрдә аңлашылмаучанлыклар еш килеп чыга. Моңа кадәр үзенә генә булган назны, игътибарны бала белән бүлешәчәген ир кеше аңлый, әмма кабул итеп бетерми. Хатын исә бала белән ир арасында өзгәләнә. «Сабырлыкның төбе – сары алтын» икәнен нәкъ шушы вакытларда искә төшерергә кирәк тә инде. Бу чорда бигрәк тә ир-атка сабыр булу зарур. Гаилә тормышында сабырлык, гомумән, иң кирәкле сыйфаттыр. Хатының артыннан чит ирләр карап калса да, иреңә эшеннән таныш түгел хатын-кыз шылтыратса да, шул минутта теш кысып түзәргә кирәк. Әйтү – җиңел, әйтми калу бик авыр! Бераздан, суынгач, әкренләп кенә кызыксынсаң, тавыш-гауганы читләтеп узып та була бит.

Гаиләнең тагын бер дошманы – көнләшү. Күпләрнең тормышын җәһәннәмгә әйләндерә ул. Баганадан да көнләгән кеше белән яшәү, ай-һай, авырдыр, мөгаен. Мина тулы кырдан барган кебек хис итәсеңдер үзеңне. Бер ялгыш караш һәм шартлау… Тагын Аллага шөкер дим инде – бездә ул проблема юк. Бер-беребезне көнләмибез. Ирләре көнләшкәнен сөйләгән ханымнарны ишетеп, минем дә иркәмне көнләштереп карыйсым килгәне булды. Юк, провокациягә бирелмәде. Ул бары тыныч кына: «Бу дөньяда синең өчен иң яхшы ир-ат ул – мин!» – диде. Һәм шуның белән барысына нокта куйды. Ә бу, чынлап та, шулай!

Бу язманы укыган өлкәннәр: «Биш ел ир белән яшәү – яшәү түгел әле ул, киңәш бирергә башың яшь, менә син утыз, кырык ел… яшәп кара», – диярләр. Килешәм, ләкин шушы биш елда шуны аңладым: гаилә учагын тергезү һәм сүндермичә яшәү зур тырышлык, сабырлык, аксакал картлар акылын сорый. Мин, хәтта, ул талант дип әйтер идем. Гаиләнең һәр икең һәм балаларың өчен никадәр кыйммәтле булуын белеп гомер сукмагыннан атлаганнар гына алтын туйларына кадәр сөеп-сөелеп яшидер. Тиккә генә әйтмәгәннәр бит: беренче ир – Алладан…

Сөембикә
Фото: АиФ

Запись “Кайнанамны әниемнән тары бөртеге кадәр генә азрак яратам” [тормыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Каенанам иремне “хатын-кызны чәченнән сөйрәп йөриләр” дип котыртты” [булган хәл]
Фатирда торганда ук булачак каенанам булачак ирем артыннан каймаклар биреп җибәрә иде. Кияүгә чыккач, миңа кеп-кечкенә өйдә өч каенана – каенананың кияүгә чыкмаган, бер күзе бераз зәгыйфь сеңлесе һәм әнисе белән яшәргә туры килде. Әби – бик ачык, дини карчык булды.

Эштән кайтып керүгә аяк киемнәребезне елгага алып барып юып кайта иде. Ирем белән башка чыгарга өй дә белешеп куйган идек. Янәсе, бәрәңге алып бетерәбез дә күченәбез. Әмма әнинең бердәнбер улын үз яныннан җибәрәсе килмәде.

Баштарак бик матур яшәдек. Кайтуыбызга ашарга пешкән, мичкә ягылган. Ә миңа савыт-саба, кер, атнага берничә тапкыр идән юуу гына кала, кичкә җиңелчә – ботка йә бәрәңге кебек әйбер пешерү эләгә иде.  Ун яшеннән әнисез калган кыз әниле булды!

Каенанага “әни” дип дәшүләре нинди зур бәхет иде! Ирем хезмәт хакын миңа биргәч, бер кулда булса әйбәтрәк дип, үземнекен дә әнигә бирдердем. Ләкин тора-бара мин “карак”ка, “хәерче”гә, “себерке”гә әйләндем, бөтен әйберләремне Казанга апаларыма – “хәерчеләргә ташыдым”. Ирем дә салгалап йөри башлады.  Әле мин килен булып төшкәнче үк каенанамның үз әнисе, сеңлесе чыдый алмыйча бер әбидә торгалаганнар.  Ничек кенә тырышсам да, яхшы була, уртак тел таба алмадым.

Мактасам, “әйе, мин шундый, ә сез…” дип тезеп китә, кыскасы, алдыннан килсәң – сөзә, артыннан килсәң – тибә иде. Туганнарым минем турында “аны нигә яратмыйсың?” дип сорагач, “чит кан” дип кенә әйткән.  Бер тынычлык булмады. Артымнан җинаятьчене күзәткән кебек күзәтте әни.

Бервакыт капка төбендәге колонкага суга чыктым. Күрше апа Германиядә хезмәт итүче улыннан хат килүе турында сөйли, ә әни атылып чыгып: “Сиңа да килен килер әле, мин дә аны котыртырмын”,  дип ут чәчә. Эштән кайтканны тәрәзәдән күзәтеп тора, әгәр берәр апа белән янәшә атласам, бетте инде. Ишектән керүгә зәһәрен чәчәргә тотына. Шунлыктан, күбрәк ирем белән кайта идем. Тормышым тәмугка әйләнде. Иремне “хатын-кызны чәченнән сөйрәп йөриләр аны” дип котыртты. Иптәшемнең кулы уйный башлады. Барысын ташлап, кызымны алып, кеше аяк басмаган җирләргә качасы килгән вакытларым күп булды. Тик кызым әтисен бик яратты, әтисе дә аның өчен үлеп торды. Кызым “мине әти тапкан” дия иде. Ә мин – “Дөбъяз тәресе”! Әниләр бу сүзне гел әйтәләр иде, каян алганнардыр? Дөбъязда әлегә кадәр булганым да, ул авылны күргәнем дә юк. Кызымны, соңрак улымны да миңа каршы котыртты.

Баштарак каенананың нахак сүзләреннән йөрәгем авыртып елый идем. Кияүгә чыгып ике ел үткәч, кесәмдә дүрт төрле йөрәк даруы йөрттем, 38 килога калдым. Каенана “безгә килгәч симердең” дип, теңкәгә тия иде. Кан басымым уйнады, өйдә “чирләшкә” дип котырттылар. Бер кешегә дә эч серемне сөйли алмадым, авылда мине бик бәхетле кешегә саныйлар иде. Казандагы апамның кызы миңа ун көн массаж ясады. Мәктәп баласы булса да, табиблар дәвалый алмаган авыруны дәвалады. Иванов, Бутейко системалары, Луиза Хей китабы белән таныштырды. Мин аның киңәшләрен тотып дөрес яшәргә, үземне берәү дә тия алмый торган ныклы, зур бер шар эчендә хис итәргә өйрәндем.

Каенананың нахак сүзләренә дә игътибар итми башладым. Ачу чыккан, йә курыккан кешенең баш түбәсендәге энергия каналы ачыла һәм ул энергия бирүчегә әйләнә икән. Ә мин аны бирми идем инде, шуңа күрә “дәшми дә бит, ичмасам” дип ачулары килә, баштарак каенана ишекне шап итеп ябып чыгып китә, башлар зырылдап әйләнә иде. Кардан яланаяк йөрергә өйрәндем. Кыш көне мунчадан соң бозлы су белән коендым. Иң мөһиме: уйларымны үзгәрттем. Нигә мин кемнеңдер кимчелеге өчен үземне бетерергә тиеш? Әни дә мине тынычлыкта калдыра, сеңлесенә ябыша иде.

Каенанамның яхшы якларын күрергә дә тырыштым. Ә алар искитәрлек күп! Балаларымны мин эштә вакытта карады, кайтуга өй җылы, ашарга әзер! Камыр ризыгына бик оста. Атна саен нәрсә булса да пешерә иде. Кул эшен дә булдырды. Кызымны да бу эшкә сабырлык белән өйрәтте. Барысы өчен дә мин аңа рәхмәтлемен. Язганнарым аның рухына гайбәт булып түгел, дога булып барып ирешсен!  Каенанам авырлыкларны күп күргән. Әтиләре сугышта һәлак булган, әниләренә дүрт кыз калганнар. Әни – иң олысы. Гаилә тормышы да бәхет алып килмәгән, ул тугыз айлык бала белән тол калган. Өстәвенә, туганнары да кияүгә чыкмаган булган. Аңа хәтле бер улы тугыз айлык вакытта авырып үлгән. Фермада эшләгән, алдынгы сыер савучы булган. Болар җиңел эш түгел.  Бердәнбер баласын киленгә бирү дә авыр булгандыр, көнчелек үзенекен иткәндер.  17 ел бергә яшәгәннән соң ирем 45 яшен дә тутырмыйча дөнья куйды. Аңа да мин “гаепле” булдым. Табибларга сәламәтләндермәскә кушканмын икән! Миңа 5 сыйныфта укучы улымны һәм 10 сыйныфта укучы кызымны калдырып, кияүгә китәргә куштылар.

“Үзебез карап үстерәбез, кызны фермага сыер саварга кертәбез”, диделәр.  Хөкүмәт укытучыларга салып биргән өйдән кысрыкларга тырыштылар. Төрле бозымнар ясадылар. Әзерләп куйган үләннәр арасыннан энәләр чыкты… Каенанам күрше апаларын җыеп, яше дә тулмаган кызымны киендереп-чишендереп төрле уеннар уйный, ә мин төннәр буе күзсенгән баланы асып йөреп, керфек тә какмыйм. Икенче көнне эштә, йокыга китүдән куркып, аягүрә басып журналга яза идем.

Еллар үтте. Каенанам минем кулга калды. Олы яшьтә сабыйлар акылы керә башлый икән. Әнисен сагына, “өйгә кайтам” дип чыгып китү ягын карый. Үгетләп тә алып калып булмый. Аның белән элекке өйләренә бара, аны тәрәзәдән карата идем. Кайтышлый берәр әбигә кереп сөйләштереп утыртам, чәйләр эчертәм. Аны карау өчен эштән киттем. Каенанага татарча тапшырулар карата, газета, әкиятләр укый идем. Үләренә берничә көн калгач, нык авырайды. Яныннан китеп булмады. Ясап куйган чәемне дә эчә алмый идем. Каенанам “синең бүген ашаганың да юк бит” дип әйтеп куймасынмы! “Рәхмәт, әле ярый, син булдың, балаларыңның игелеген күр”,  диде. Каенанадан ашаганнан соң укыла торган дога өйрәнеп калдым. Картайгач, бик матур итеп, кычкырып укый иде. Аны яраткан ризыклары белән сыйлау нинди зур бәхет иде.

Тәнзилә Мансурова. Арча, Яңа Кырлай.  Акчарлак газетасы

Запись “Каенанам иремне “хатын-кызны чәченнән сөйрәп йөриләр” дип котыртты”  [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..