«Килен, уртак түшәгегезне суытмаска тырыш…»

-- Alina

Кичә кич улы Булат сәер генә итеп:

-Әни, иртәгә кайтырга иде. Берәр тәмле әйбер пешереп куймассыңмы икән, — дигән иде.

Шул сүзне ишеткәч, Сания бөтен осталыгын жигеп, бәлеш пешерергә булды. Бәлеше пешеп чыгуга, Булат кайтып керде.

  • Әни, бер генә минутка эшләреңне куеп тор әле, — дип әнисен кочаклап алды ул.- Ә хәзер күзеңне йом да, мин әйтмичә ачма.

Сания ни булганын аңламаса да, улын тыңлады, күзен йомды.

  • Әәә-нии, күзеңне ач!

Сания әкрен генә күзен ачты да сүзсез калды. Аның алдында уртача буйлы, кара чәчле, искитәрлек чибәр бер кыз басып тора иде. Хатынны   бигрәк тә аның күзләре әсир итте. Бу күзләрдә ниндидер моң да, сагыш та, шул ук вакытта өмет, ышаныч чагыла иде.

  • Әни, кайчаннан бирле өйлән дә өйлән, яшең үтеп бара, дип башны катыра идең. Менә шул хатаны төзәтергә булдым. Таныш бул — минем кәләшем Галия.

-Бигрәкләр дә мактап йөрисез икән. Рәхим итегез! Бәлешем дә бүген нык уңды. Сез парлап кайтырга булган икән. Хәзер чәем кайнап чыга, Кыз алып кайтачагыңны нигә кичә әйтмәдең соң? Әзерләнебрәк торыр идем , — дип өтәләнде каушап калган Сания.

Чәй эчкәндә Сания балаларының киләчәккә планнарын сорады. Кызның кайсы яктан, кем кызы булуы белән кызыксынды.

Галиягә 12 яшь тулганда әти-әнисе, туганы аварияда һәлак булган, шуннан кыз балалар йортында тәрбияләнгән. Шуңа күрә, туй ясап тормыйча, ЗАГСка барып язылышырга гына сөйләшкәннәр.

Санияга кыз бик ошады. Ягымлы, тыйнак, сүзен олыларча, уйлап сөйли. Укып беткән, улы белән бергә эшләп йөриләр.

-Иң якын туганнарны гына чакырып булса да, никах укытып алмый булмас инде, — диде Сания. — Килен белән таныштырырга кирәк бит.

-Без риза,- диделәр балалар. — Ә хәзер без йөреп кайтыйк әле. Галияне авыл белән таныштырыйм.

Балалар чыгып киткәч, Сания уйга чумды. Менә бит шатлык! Аның улы да өйләнергә булган! Кызы нинди чибәр, акыллы күренә бит әле. Озак куанычка булсын инде, ходаем. Хәзер аңа бианай гына түгел, әни дә булырга кирәк булачак бит. Галия болай да күп кайгылар күргән кыз. Әти-әнисен, туганын югалткан. Балалар йортындагы тормыш та бик жиңелдән булмагандыр. Аңа таяныч, киңәшче була алырмы ул?

Сания үзенең бианасын искә төшерде. Усал кебек күренә иде ул яшь киленгә. Хәзер генә аңлый, акыллы усал булган икән бит. Күп нәрсәләргә өйрәтте ул киленен, аның яхшы киңәшләре авыр вакытларда гаиләне саклап калгандыр да, бәлки.

Бүгенгедәй хәтерендә, кызларына 3-4 ай гына чагында тормыш иптәше Самат клубка чыгарга теләде. Сания арыган булгандырмы, баланы калдырып китәргә кыенсынгандырмы, каршы килде. Шуннан Самат берүзе кинога чыгарга жыена башлады. Шулвакыт биеме Санияне чакырып алды да:

-Килен, картайганчы тигез, бәхетле яшисең килә икән, иреңне бервакытта да берүзен клубка да, кунакка да жибәрмә. Аздырырга торучылар дөнья тулы. Бар киен, бергә барып кайтыгыз. Мин бала карап тора алмыйммени, — диеп, икесен бергә чыгарып жибәрде. Сания биеменә мең рәхмәтле шул киңәше өчен.

Яшь чакта Сания да бигрәк иркә, үзсүзле иде шул. Тормыш иптәше белән ачуланышсалар, тизрәк үзенә аерым урын жәя башлый иде. Берничә тапкыр шулай кабатланганнан соң, биеме әйтеп куйды.

-Килен, уртак түшәгегезне суытмаска тырыш. Бер суынса, яңадан жылытуы кыен була ул.

Менә шулай, әрләмәде, нәсихәт укымады, кыска, аңлаешлы итеп әйтте дә куйды. Озын сүздән кыскасы яхшы, дигәннәре шул буладыр инде.

Яшь килеш кияүгә чыккан Сания күп эшнең рәтен дә белми иде, жайлап кына биеме бар һөнәргә дә өйрәтте. Балалар йортында үскән Галиягә дә киңәшләр кирәк булыр инде ул, дип уйлап куйды булачак бианай.

Искә төшерә башласаң, юкка ачуланышулар да, үпкәләшүләр дә яшь чакта булгандыр инде ул. Үз сүзеңне сүз итәсе килә, тик син генә дөрессеңдер кебек була бит кайчакта. Хәзер, олыгайгач кына, шуларны ныграк аңлыйсың. Өлкәннәр барыбер акыллырак, аларда тормыш тәжрибәсе бай шул. Вакытында ишетергә генә теләмибез.

Гомергә исендә калган бер вакыйга булган иде. Саниянең аны мәңге онытасы юк.

Шулай бервакыт ул эштән иртәрәк кайтты. Башка көннәрне килененең эштән кайтуын бианасы чәен кайнатып, тәрәзәдән күз алмыйча көтеп тора иде. Бу көнне тәрәзәдә биеме күренмәде. Сания әкрен генә ишекне ачып өйгә керде. Шунда аның колагына ниндидер сөйләшкән тавыш ишетелде. Хатын жай гына басып, килеп тыңлый башлады. Баксаң, өйдә биеме берүзе, диванга утырып алган да, Санияне әрләп утыра. «Бигрәк акча тота белми, ир бай дигәч тә, аңа да күктән яумый бит. Шул акчасы өчен генә яшидер дә инде ул. Эштән дә кайбердә соңлап кайта, иптәшләре белән гүләйть итеп йөридер әле. Балаларын мин ашатам, мин карыйм. Пенсиямә дә хужа булып алдылар…» Сания ни эшләргә дә белми аптырап калды. Менә сиңа әйбәт бианай! Кереп әрләшергә дә жыенган иде дә, нәрсәдер туктатып калды. Тавышсыз гына тышка чыкты да, әзрәк тынычланып, кире керде. Бу юлысы ишекне каты итеп япты, бөтен өйгә ишетелерлек итеп.

Ишек тавышына бианасы бүлмәсеннән йөгереп чыкты:

-Бәәй, килен, кайтып та життеңмени. Бүген иртәләгәнсең, чәйне дә куймаганмын бит әле. Хәзер син өсләреңне алмаштырганчы кайный ул. Коймак та пешергән идем, тәмле итеп чәй эчәрбез, — дип, кухняда бөтерелә башлады.

Сания ни әйтергә дә белмәде. Монда әрләшә дә алмыйсың. Каршыңда синең өчен өтәләнеп йөргән кешегә ничек начар сүз әйтәсең инде?! Аптырагач, ничек 5 минут эчендә кеше шулкадәр үзгәрә ала икән, дип көлеп жибәрде. Берсенә дә ишеткәннәре турында дәшмәде. Икенче көнне эштә шул турыда гына уйлап йөрде. Ничек, кайсылай итеп бианасына каты итеп әйтәсен кат-кат уйлап, күз алдына китерде. Кайтканда апасына кереп, ишеткәннәрен сөйләп бирде, ачулана-ачулана, кызып-кызып сөйләде. Шуннан ничектер тынычланып калды.

-Сания, синең биемеңнән начар сүз ишеткәнең бармы?

-Юк, апа.

-Аның синең турыда урам тутырып сөйләп йөрегәне бармы?

-Бер дә ишеткәнем юк. Урамда да йөрми ул.

  • Синең биемең бик нечкә психолог икән бит. Миңа бер психологның лекциясен тыңларга туры килгән иде. «Әгәр синең берәр кешегә бик нык ачуың килсә, каршыңа урындык куй да, урындыкта шул кеше утыра дип күз алдына китереп, бөтен ачуың белән әрлә. Шуннан тынычланып калырсың, ачуың да бетәр. Ул кеше белән арагыз да бозылмас» дигән иде ул. Ә монда башлангыч класс белеме дә булмаган кешенең акыллылыгына хәйран калырлык! Синең биемең дә жыелып килгән ачуларын кеше күрмәгәндә үз-үзенә сөйли дә, тынычлана. Ә сезнең алда ай да кояш. Ачу килгән чаклар һәркемдә дә була инде ул. Кешегә ай белән кояш та ярамый диләр түгелме соң. Мин дә бием белән яшим бит. Төрле чаклар була. Кайбердә берәр эшкә тотынсам, бианаем килеп ярдәм итә башлый. Эй, ачу килә инде, тагын кысыла, дип. Ә кайбердә эшкә тотынасың, ашыгасың, ә ул ярдәм итми чыгып китә. Ярдәм дә итми ичмасам, дип, тагын ачу килә. Менә шулай ул тормыш, туганым. Берничек тә кешегә ярый алмыйсың. Кешене ничек бар, шулай кабул итә белергә, түзәргә кирәк.

Сания апасыннан тынычланып кайтып китте, ә биеме өйдә чәен куеп көтеп тора иде.

Шулар исенә төшкәч, Сания юксынып китте шул бәхетле елларын. Өй тулы кеше иде: түр башында бианасы, биатасы утыра, янында балалары йөгереп йөри, тормыш иптәше һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Шушы бәхетле тормышта бианасының да өлеше булган бит. Сания үзе дә балаларның тормышына кысылмый гына дөрес юнәлеш бирә алырмы икән? Һичшиксез тырышачак ул яхшы бием булырга. Килен — кайна туфрагыннын, диләр бит.

Әкълимә Әхмәтова

 

Мәгълүмат Өмет газетасы

 

 

Бәйле