Унтугыз яшемдә Равил исемле егеткә кияүгә чыктым. Ирем Казанныкы иде, мин үзем Питрәч районыннан. Ирем Казанга алып килде, кайнана белән яши башладык. Заводка эшкә кердем. Агач өйдә яшәдек. Эштән кайтам да, буялмаган идәннәрне кат-кат юам, йөгерә-йөгерә ашарга пешерәм. Иремә яхшы хатын, кайнанама яхшы килен булыйм дип тырыштым.

Ләкин тормыш без уйлаганча гына түгел шул. Иремнең аяклары йөрми башлады. Ул вакытта улыбыз Ленар туган иде. Авыру ирем белән кечкенә баламны карыйм, өйдә никадәр эш. Тормышы да бит ачлы-туклы дигәндәй. Ирем дә эшләми. Ул вакытта миңа егерме бер тулган гына иде. Минем дә иркәләнәсем, матур тормышта яшисем килгәндер. Өч ел яшәгәч ирем үлеп китте. Аяклары тишелеп, чери башлаган иде.

Кайнанам янында яшәргә калдым. Әти-әни янына кайтсам да, анда мине көтеп тормаганнарын белдем. Миннән соң ике энекәш бар. Авылдагы өй дә кечкенә. Кайнанам белән унбиш ел яшәдек. Төрле чак булды. Әйберләремне җыеп чыгып китимме әллә дип уйлаган вакытларым да булды. Тик улым хакына дип түздем: ни дисәң дә, кайнанам Ленарны яратты. Мин көннәр буе эштә булганда улымны мәктәбенә алып барды, ашарына әзерләде. Кызу канлы булса да, начар кеше түгел иде ул. Урыны җәннәттә булсын.

Ленар урта мәктәпне тәмамлаган елны кайнанам үлде. Йөрәге чирле иде. Улым техникумга укырга керде. Әбисе белән үскәнгәме, тыныч, тыйнак бала булды. Өч ел әйбәт кенә укыды. Вертолет заводына эшкә урнашты. Шул елны безгә фатир бирделәр. (Үзебезнең йортларны сүттеләр). “Өйләнсәң, аерым торырсың. Үзем дә гомерем буе кайнана белән яшәдем”, – дип, төрле йортлардан берәр бүлмәле фатир алдык. Улым өйләнгәч, берәр яхшы кешесе очраса, бәлки кияүгә дә чыгармын дип өметләндем. Мин дә бит кайчан булса да ир рәхәте күрергә тиештер?! Ләкин кем әйтмешли, бер бәхетең булмаса, юк икән инде.

Егерме ике яшендә Ленарны кыйнадылар. Эштән кайтканда урамда сагалап торганнар. Яңа районга күчкәч, мондагы бандит малайлар белән аралашмаган өчен. Улым башы авыртып өч ай сырхауханәдә ятып чыкты. Тик баш авыртуы бетмәде. Вакыт-вакыт бөтенләй сәерләнә иде, сүзен оныта, фикерен бутый. Озын буйлы, чибәр Ленарыбыз шулай авыруга сабышты да куйды. Алланың рәхмәте киң икән, улыма кәләш таптык. Люция исемле кыз белән таныштырдылар. Озакламый өйләнештеләр дә. Ун ел яшиләр инде. Балалары юк, табиблар табарга кушмый. Бала авыру булып туарга мөмкин диләр.

Үзем турында языйм. Малай белән килен аерым яши. Ленар өйләнсә, бәлки кияүгә чыгармын дигән теләгем тормышка ашты. Кырыктан узган бер ир белән таныштым. Тик аның белән бер елга якын гына яшәдек, бер-беребезгә яраклаша алмадык. Һаман акыл өйрәтеп, хатын-кыз эшенә кысылып йөрде. Әйтерсең, мин гомер итмәгән. Ияләшә алмадым мин аңа. Тәненә кадәр яратмадым.

Ике ел элек бер үзбәкне фатирыма керттем. Җиләк-җимеш белән сату итә. Ислам динендә булгач, карап торырга сөйкемле генә, аз булса да акчасын да бирер дип уйладым. Аның белән дә барып чыкмады. Алар шундый халык икән, берсе килсә, арттан иярләре белән икенчеләре дә килә. Эштән кайтам, диванда әле берсе йоклап ята, әле икенчесе. “Бу сезгә кунакханә түгел”, – дип күпме сүгеп карадым, файдасыз. Бер сүз әйтеп булмый: “Сез, татар хатыннары, бозык. Ирләр белән идарә итәргә өйрәнеп беткәнсез”, – дип мыскыллыйлар.

Шулай итеп, ялгызым яшәп ятам. Быел пенсиягә чыктым, эшсез бик кыен икән. Көн саен улым янына барам. Килен эштән кайтканчы ашарга пешерәм, фатирларын җыештырам. Ә ир бәхете күрергә язмаган, күрәсең…

Исемемне күрсәтмәгез. Бушану өчен генә яздым.

 

Татарстан яшьләре

Бәйле