Архивы Коръән - Tatar Today - татар яңалыклары.

Коръән китабы һәркемнең кесә телефонында була ала
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты яңа мобиль кушымта эшләп чыгарып, iOS җайланмаларыннан файдаланучылар өчен Коръәннең электрон версиясен “кертте”. Махсус мобиль кушымта теләгән һәркемгә үз кесә телефонына Коръән китабын күчереп куярга мөмкинлек бирә.

Коръәннең «Казан басма»сы мобиль кушымтасын App Store аша iOSта эшли торган мобиль җайланмаларга урнаштырырга мөмкин. Аны iPhone, iPad һәм iPod touch өчен шушы сылтама буенча урнаштырырга була: https://itunes.apple.com/ru/app/%D0%BA%D1%83%D1%80%D1%8A%D0%B0%D0%BD/id1448097524?mt=8

Киләчәктә Коръәннең “Казан басмасы”н Google play платформасы өчен дә эшләп чыгару ниятләнә.

«Казан басмасы» – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе. Татарларда Коръән бастыру традицияләрен торгызу өстендә дә мөфтият актив эшчәнлек алып бара. Көнчыгышта болай дип әйтәләр: “Коръән Хиҗазда иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган һәм Казанда басылган”. Борынгы гыйбарә бүгенге көндә янәдән үз актуальлеген кайтара бара.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

Запись Коръән китабы һәркемнең кесә телефонында була ала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Хатын-кызга бизнес түгел, матурлык кирәк” [дин вә йола]
Ислам дине буенча, ир-атка гаиләсен тәэмин итү бурычы куелган. Кайбер муллалар, хатын-кыз, гаилә тынычлыгы өчен, берничек тә иреннән күбрәк акча эшли алмый дип саный. Хатын-кызларга бизнес төзергә ярыймы икән соң? Акча мәсьәләсенә килеп терәлгәч, ир белән мөнәсәбәтләр үзгәрерме? Мөслимәләрнең бу һәм башка сорауларына “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның очрашуында мөслимәләр, әдәп саклап, шыпырт кына утырды. Сорау бирүчеләр булмады. Әмма хәзрәт, мөслимәләрдән нинди сораулар буласын белеп булса кирәк, сорауларны да үзе бирде.

1. Ир-ат хатынына бизнес ача. Ир белән хатын шул бизнес өчен талашалар. Ни өчен?

Хатын-кыз, бизнес белән шөгыльләнә башлаганнан соң икенче көнгә үк “Менә, мин бизнес-вумен. Мин хәзер синнән күбрәк акча эшләячәкмен”, дип, ир-атка әйтергә тиеш түгел. Гаиләдә кем өстенлек итә, кем итми – барысының да үз кагыйдәләре, үз таләпләре бар. “Семья” сүзенең бер тәрҗемәсе булып “Совет” дигән сүз тора. Шуңа күрә мин үзем дә гаиләмдә гел киңәшләшергә тырышам. Шундый очракта канәгатьсезлек тә, ризасызлыкны белдерә торган карашлар да була, шуңа күрә сөйләшергә кирәк.

Икенче яктан карасаң, гаилә – ул калкан. Сез гаилә икән, димәк, сез бер калкан артында. Кемнеңдер калканы кайчакта бүтәнрәк булырга мөмкин: мәсәлән, стразалар белән бизәлгән. Кемнеңдер калканы, мәсәлән, начаррак: гади, металлдан ясалган. Әмма калкан нинди генә булса да, ул берәү. Бөтен гаиләгә берәү. Һәм без барыбыз да шуның артында барлык кайгы-хәсрәтләрдән, бәлалардән, бәхетсезлекләрдән сакланабыз. Түземлек кирәк дибез, Аллаһы Тәгалә безне гел сынаячак. Бизнеста да, башка өлкәдә дә – сынаячак. Төрле сораулар белән килеп мөрәҗәгать итүче парлар дә күп. Кайчакта ир үзе генә килә, кайчакта хатын үзе генә. Мәсәлән, яшь гаилә, бергә 5-6 ел тирәсе гомер итә. Балалары әлегә юк. Ир-ат уйлый һәм хатын эшсез утырмасын әле дип, аңа кечкенә генә бизнес төзи. Хатын бик түземле, акыллы булып чыга һәм нәтиҗәдә иреннән күбрәк акча эшли башлый. Ул иренә “Мин менә күпме акча эшлим, син миннән әзрәк аласың”дип әйткәли. Ир-атның “Хатын әзме-күпме булса да эшләсен әле” дип, үзе үк төзеп, ачып җибәргән бизнесы хатынга шулкадәр акча китерә башлый. Һәм менә шушы моментта, шушындый очракларда талаш һәм ара бозылу башлана да инде. Гади тел белән әйткәндә, ир көнләшә башлый. “Нишләп син бизнеска күбрәк игътибар бирәсең?”, “Нишләп миннән күбрәк акча эшлисең?” кебек сораулар белән бирелә башлый.

2.   Хатын ир-атка аҗдаһа тота. Ир – герой, батыр. Талашмас өчен, бизнес икенче планда тора.

Хатын белән ир – алар шундый кешеләр. Ир герой булырга, батыр булырга тиеш! Ир кеше аҗдаһаны җиңәргә тиеш. Аңарчы хатын, ире герой була алсын өчен, ул аҗдаһаны тотарга, аны бәйләргә, ир-атның кулына кылыч тоттырырга һәм ир-атның кулын аҗдаһа башы янына китерергә тиеш. Ир-ат аҗдаһаны җиңә һәм герой була. Мин, яшьләр белән сөйләшкәндә, Аллаһ сезгә тормыш тәҗрибәсе бирсен диям. Хатынга хатын-кызлар зирәклеге, хатын-кызлар сабырлыгы бирсен дим, ә иргә ир-атлар сабырлыгы, ир-атлар зирәклеге бирсен дим. Болар – төрле әйберләр. Һәм күп очракта, ниндидер дөнья мәшәкатьләре белән мавыгып, без иң мөһим әйбер турында онытабыз. Ә бит нәрсә генә дисәң дә, иң мөһиме – ул безнең гаилә. Гаилә беренче урында. Беренче урында – гаилә! Калганнары соңыннан. Бездән ахырдан барысы турында да сораячаклар. Бар эшебез өчен дә җавап бирәсе булачак. Бу дөньяда да, теге дөньяда да барлык кылган гамәлләребез өчен дә җавап бирәчәкбез. Безне иң яраткан әйберебез белән барыннан да авыррак итеп сынаячаклар. Иң зур сынау шунда булачак. Барыннан да ныграк хатыныгызны яратасыз икән, хатыныгыз белән сыналачаксыз; барыннан да ныграк балаларыгызны яратасыз икән, балаларыгыз белән сыналачаксыз. Ә инде барыннан да ныграк дөнья мәшәкатьләрен яратасыз икән, сезне шуның белән сынаячаклар.

Нәрсә генә эшләсәң дә, эшең җаныңа ятышлы булырга тиеш. Бу очракта барыгыз да минем белән килешәсездер дип уйлыйм. Әгәр дә сез эшегезне күңелегезне биреп башкарасыз икән, сезгә ул барыбер әйләнеп кайтачак. Эш сайлаганда иң мөһим критерий – яраганлык. Бу эш белән шөгыльләнергә ярыймы? Соңыннан (теге дөньяда) бу эш өчен җаваплылыкка тартмаслармы? Әгәр дә эш Коръән постулатларына да каршы килми икән, аның белән шөгыльләнергә ярый. Әгәр дә эш намаз укуны, ураза тотуны тыймый икән, ярый. Ә инде җинаятьчене яклау, вак хәрефләр белән язылган договорлар белән эш итү ислам буенча дөрес булмас. Ислам – иң соңгы һәм бик сыгылмалы дин. Безнең дин шулкадәр җиренә җиткереп эшләнгән, чәйнәлгән. Һәм тиздән без бабаларыбызның 1100 ел элек ислам кабул итүләрен бәйрәм итәчәкбез. Ягъни бу җирләрдә инде 1100 елдан артык ислам. Һәм без нинди генә вакытта яшәсәк тә, ислам бар сорауларның да чишелешен таба иде. Шуңа күрә нинди генә хәлләргә эләксәгез дә, ислам сезнең барлык сорауларыгызга да җавап табачак. Аллаһы Тәгалә безне йөрәк белән тоя торган итеп ясаган. Әгәр дә җаныгыз нидер сизә икән, берәр имамга шалтыратыгыз да, киңәшләшегез.

3.   Ир-ат хатынсыз берни дә эшли алмый. Хатын-кыз хокуклы.

Ир-ат хатынга бизнес ачып биргән очракны алсак та, беренче ниятләр яхшы иде. Әмма бу очракта киңәш сорарга кеше булмаганлыктан, рухи остаз булмаганлыктан бу вәзгыять яшь ирне ачуландырды. Шуңа күрә нинди генә хәл булмасын, киңәшләшергә кирәк, сорашырга кирәк. Мәсәлән, мин берсендә үземә каләм сайлаган идем. Шундый матур каләм, затлы, шакылдатырга да була. Әмма барыбер нишләптер шикләндем. Шуннан хатыннан киңәш сорарга булдым. Хатыныма “Кара әле, ике фотография җибәрдем”, дип яздым. “Теге матур арысланлы каләм имам өстәленә килешмәс, ярамас”, – диде хатыным. Һәм шуның белән шул. Шуңа күрә гел киңәшләшегез. Без йөрәгебез белән бәйле. Безнең барлык сорауларга да җаваплар бар. Әмма менә нәрсәне истә тотырга кирәк: безнең әле бурычларыбыз да бар.

Элек-электән сөйләп киләләр, имеш хатын-кызларның хокуклары юк, имеш ирләр хатыннарының хокукларын чиклиләр, “монда барма, тегеләй эшләмә”, диләр, хәтта имеш хатын-кыз туганнары белән дә күрешә алмый! Алай түгел бит инде. Уйлап карасаң, хатын-кызларның, ир-атларга караганда, хокуклары күбрәк. Минем хатыным миңа дүрт бала бүләк итте. Һәм, Аллага шөкер, бер тапкыр да “Булды, мин балаларны бүтән имезмим. Бар, сөт анасы алып кайт”, дип әйтмәде. Ул аның бурычы түгел. Әмма аңа карамастан ул балаларны ашатты, киендерде, алар артыннан җыештырды. Һәм ул әле дә шушы эшләрне дә, башкасын да җиренә җиткереп башкара. Болар барысы да – хатын-кыз күрсәткән хезмәт. Хатын-кыз асылда “Булды, җитте, мин моны бүтән эшләмим”, дип әйтә ала, ул алай дияргә хокуклы.

4.   Начар сүз әйтүче мөлаем ирләр – зур проблема.

Хәзерге заманада, кызганыч, әти-әниләр кыз балаларын батыр итеп, ә малай балаларын, киресенчә, мөлаем итеп тәрбияли. Монда аерылышу аспектын да карарга кирәк. Яңа туган парларның күбесе бер ел тормыш иткәннән соң аерылыша. Араларында мөселман парлар да җитәрлек. Бер карасаң, мөселманнар сабыррак булырга тиеш, алар үз телләрен, нәрсәләр әйтүләрен контрольдә тотырга тиеш. Хатын-кызлар үз малайларын чын ир-ат итеп тәрбияләргә тиеш. Ул малайлар телләрен контрольдә тота белә торган, сүзләрен үлчәп әйтә торган ир-атлар булып үсәргә тиеш. Алар соңыннан хатыннарына теләсә нәрсә әйтмәсен өчен, әти-әни кеше дөрес тәрбия бирергә тиеш. Бу – зур проблема.

Миңа бик күп хатын-кыз зарлана, алар котылгысызлыктан киңәш сорап киләләр, “Хәзрәт, нишләргә? Ирем көне буе диванда ята, бернәрсә дә эшләми”, дип сорыйлар. Ул ир-атлар хатыннарына “Мин ул 10 мең өчен бармыйм”, дип әйтәләр. Ярар, бармасын ди 10 мең өчен генә, ләкин ул бит бу очракта күбрәк тә алмый, әзрәк тә алмый. Хатын-кыз өйне дә, гаиләне дә, балаларны да үз җилкәләрендә өстери. Ислам буенча алай ярамый. Ислам “Син – ир-ат. Син гаиләне тәэмин итәргә тиеш. Син өйгә алып кайтырга тиеш. Син мал табучы, акча табучы, акча эшләүче”, дип әйтә. Безнең киләчәк буын ир-атлары ир-атлар булсын өчен дип тырышырга кирәк. Ир-ат кеше хатын алган икән, ул аның белән гомере буе торырга тиеш. Аллам сакласын, безнең балалар, безнең оныклар “Әй, аерылышабыз әле”, дип әйтә күрмәсеннәр.

5.   Ир-ат күзе белән ярата. Хатын-кызга бизнес түгел, матурлык кирәк.

Әйе, төрле хәлләр булырга мөмкин. Күп очракта хатын-кыз ирнең акчасы җитми дип, башы белән эшкә чума. Бу хәлне дә аңларга була. Әмма хатын-кызның Аллаһы Тәгалә йөкләгән төп бурычы – ул гаилә учагы. Хатын-кыз кияүгә чыгуга король хатынына әйләнә. Сез, кызлар, асылда көне буе тик утырырга хокуклы. Ир-ат сезнең нинди матур, нинди чибәр, нинди гүзәл икәнегезне күрсен. Ә ир-ат гадәттә эштән кайтуга нинди картинага тап була? Әйе, куркыныч хатын иске киемнән, башына яулык бәйләгән килеш, бизәнмәгән килеш, ашарга пешереп йөри. Ә бит Аллаһ ир затларны күзләре белән ярата торган итеп ясаган. Ирләрегезне иң матур киемнәрегезне киеп, бизәнеп каршы алыгыз. Ул башка хатын-кызларга игътибар да итмичә, “Минеке иң матуры” дияргә тиеш. Ул – сезнең ирегез. “Хәзрәт, нәрсә сөйлисең син, без инде 20 ел бергә яшибез, кайда китсен ул”, дигән сүзләр дөрес түгел. 39 ел бергә гомер иткәннән соң аерылышкан парлар да бар. Хатын иренең сулга йөргәнен тегесе салмыш баштан сөйләп биргәч белеп ала, күрше хатын кереп өсти һәм шуның белән шул. Әби белән бабай аерылышалар.

6.   Ир-ат зур адымнардан курка. Хатында – 5нче миллион.

Мин сезгә бу мәсьәләдә киңәшче түгел. Бизнесыгыз булсын, бизнесыгыз чәчәк атсын. Әмма гаиләгездә тынычлык булсын. Нинди генә бизнес булса да, ул гаилә бәхетенә комачауламасын. Минем киңәшем шул. Бизнес ир белән хатынны аерырга түгел, бизнес ир белән хатынны тагын да ныграк берләштерергә тиеш. “Минем бизнес Камчаткада, синеке – Мәскәүдә. Елга ике тапкыр күрешәбез”, дигән нәрсә булырга тиеш түгел. Иң мөһим институт – гаилә. Сезнең бизнесыгыз сезнең гаиләгезне ашап үтерергә тиеш түгел. Бизнес гаиләгә нәрсә дә булса китерергә тиеш, бизнес өчен гаилә бетәргә тиеш түгел. Әгәр дә сезнең бизнесыгыз гаилә тынычлыгын боза башлый икән, туктарга кирәк. Күп очракта ир-ат тарафыннан вакытны уздырыр өчен төзелгән бизнес хатын-кызга күп итеп акча китерә башлый. Менә шул вакытта ир-атның башында төрле уйлар туа башлый. Ир-ат беркайчан да үз хатыныннан әзрәк акча эшли алмый. Әгәр дә сезнең ирегез сездән әзрәк акча эшли икән, гаилә тигезлеге өчен аңа бу хакта әйтмәгез. Ир-ат зур адымнар ясарга курка. Әгәр дә ул слесарь яки электрчы булып эшли башлый икән, ул гомере буе шул эштә эшләячәк. Ир-ат башкача фикерли, хатын-кыз бизнесыннан 5нче миллионын җыярга мөмкин, ә ир-ат, хатынының “Син тиеш, син тиеш, син тиеш” дигәнен истә тотып, “Гаиләмне ашата алырмынмы икән?”, “Акча җитәрме икән?”, “Хатын ни әйтер икән?” дигән сораулар белән бирелә. Шуны истә тотып, ир-ат кешенең дәрәҗәсен төшереп, аңа бернәрсәгә дә төртеп күрсәтергә ярамый. Хатын-кыз якынаю юлы таба белергә һәм ир-атын көчле һәм гаилә башлыгы итеп күрсәтә белергә тиеш.

7.   Иң мөһиме – гаилә. Бизнес гаиләгезне ашап үтермәсен.

Инде ничә ел бергә тормыш иткәннән соң, хатын-кызлар “Минем ирем мондый. Минем ирем тегенди. Ул болай эшләми, ул тегеләй эшләми”, дип зарланалар. Минем шул вакытта хатын-кызларга бераз ачуым чыга. Мин аларга “Сез – хатын-кызлар, сез – муен, ә ир-ат – ул баш. Сез аны кайсы якка борасыз, ул шул якка борыла”, дип әйтәм. Сез, мин хатыннан сорамыйча кайда да булса бара алам, дип уйлыйсызмы? Юк. Мин хатынымның фикерен белмичә берни дә эшли алмыйм. Муен төрлечә борыла ала. Аны баш нишләгәнен аңламаслык итеп тә борырга була. Ничек телисез, шулай борыгыз. Шашыну күтәреп, “Менә син, моны эшләмисең, безнең хәтта суыткыч та буп-буш бит инде”, дип, күпме тавыш чыгарырга була. Шушы ук хәлне башкача, ир-ат үзе кибеткә барырга тәкъдим итәрлек итеп тә борырга була. Яхшы хатынга – яхшы ир, начар хатынга – начар ир. Гаиләдә кемдер яхшырак, кемдер начаррак дигән әйбер юк. Барысы да хатыннан тора. “Мин күбрәк акча эшлим”, дип, төртеп күрсәтәсез икән, ир-атның ачуы чыгачак. Ул психология буенча шулай. Хатын-кыз җыя. Ир-ат эшли.

Хатын-кыз, гаилә тынычлыгы өчен, кайбер очракта ялган сүз дә әйтергә хокуклы. “Сез, мәсәлән, тун алырга телисез ди. “Мин тун алам әле, минем акчам бар”, дип, үзегезнең ир-атыгыздан күбрәк акча эшләгәнегезне күрсәтмәгез. “Матурым, мин бераз акча җыйган идем, тун алсам ярыймы икән?” дип, сез бу моментны ир-атка башкача да китереп күрсәтә аласыз. Иң мөһиме гаилә икәнен онытмагыз.

Чыганак һәм фото: Интертат

Запись Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Хатын-кызга бизнес түгел, матурлык кирәк” [дин вә йола] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җырчы Алсуга Татарстаннан зур бүләк ясыйлар
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдин җырчы Алсу һәм аның иренең әтисе – эшкуар Рафаэль Абрамов белән очрашкан. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Гайнетдин кунакларга изге Коръән һәм мөселман галимнәренең дөнья фәненә керткән өлешенә багышланган китап («1001 изобретение») бүләк иткән.

Очрашу барышында Россия мөселманнарының рухи лидеры Равил Гайнетдин Россиядә яшәүче мөселманнар тормышы, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңа комплексын төзү тарихы һәм этаплары, Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте программалары һәм проектлары хакында сөйләгән. Аерым алганда, ул яңа комплексның 2015 елның сентябрендә РФ Президенты Владимир Путин катнашында ачылуын искәрткән. Равил Гайнетдин исламның һәрвакытта да тынычлык дине булуы һәм шулай булып калачагын билгеләп үткән. Мөселман дини оешмаларының иң мөһим бурычларыннан берсе – тынычлык һәм татулыкны саклау хакына рухи-әхлакый кыйммәтләрне тарату, дигән ул.

Үз чиратында, кунаклар мөфти шәех Равил Гайнетдиннең илдә ислам диненең яңарышына зур өлеш кертүен искәрткән һәм Россиядәге төп мәчетнең тышкы һәм эчке бизәлешенә соклануын белдергән.

«Татар-информ»

Запись Җырчы Алсуга Татарстаннан зур бүләк ясыйлар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә күләгәсендә кемнәр калыр?
Кыямәт көнне җиде төрле кеше Аллаһы Тәгаләнең гарше күләгәсенә лаек булыр:

гадел (намуслы) имам; яшьтән үк Аллаһка гыйбадәт кылып үскән кеше; күңеле мәчет белән бәйле булган кеше; Аллаһ ризалыгы өчен бер-берсен сөйгән, шуның өчен генә күрешкән һәм аерылган ике кеше; дәрәҗәле, матур хатын зина кылырга чакырганда: «Мин Аллаһтан куркам», – дип, бу эштән тыелган кеше; сул кулы уң кулының сәдака бирүен белмәү дәрәҗәсендә яшереп сәдака бирүче; беркем күрмәгәндә Аллаһны зекер итеп, күзеннән яшьләре аккан кеше (Бохари, Мөслим).

Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы

Запись Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә күләгәсендә кемнәр калыр? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Ахырзаман алдыннан ирләр хатыннар белән урамда якынлык кыла башларлар, ди»
Бер мәҗлестә шактый олы яшьтәге бер мөслимә апа сорау бирде: «Хәзрәт, сорарга кыен тема булса да сорыйм инде, менә шундыйрак эчтәлектәге хәдис укыдым: «Ахырзаман алдыннан ирләр хатыннар белән урамда якынлык кыла башларлар». Ышанасы килми, ничек итеп кешеләр шундый адымга барырлар икән?» //Безнең гәҗит//

Әйе, чыннан да сорау катлаулы һәм бер сүз белән генә җавап бирерлек түгел. Мин инде мөмкин кадәр яхшылап аңлатырга тырыштым. Сорау бирелгән икән, бөтен белгәнеңне туплап, җавап бирергә кирәк. Чыннан да мондый хәдис бар. Бу хәдис Әбу Хөрәйрәдән хәбәр ителә, Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Җаным Кем кулында булса, Аның белән ант итәм, ир кеше хатын-кызны юл өстендә җиргә яткыра башламый торып, бу өммәт юкка чыкмый, шул вакыттагы иң яхшы кешеләр әйтерләр: «Әнә теге дивар артына керсәгез, яхшырак булган булыр иде!» – дип».

Чыннан да, Аллаһы Тәгалә, хайваннардан аермалы буларак, кешеләргә биргән акыл белән уйлап карасак, мондый хәлнең булырына һич ышанасы килми, чөнки бу гамәл хайваннардан берничек тә аерылмый. Әмма инде, әгәр үзебезнең милләтнең бары 50-60 ел гына элек булган тормышын бүгенгесе белән чагыштырып карасак, әллә ни гаҗәпләнерлек урын да калмый кебек. Әле без үскәндә дә хатын-кызлар авылларда озын итәкле күлмәк киеп, башларына яулык бәйләп йөри иделәр. Инде мәктәптә укыганда кызлар өчен махсус мәктәп формасы булдырып, кызларның итәкләрен акыртын гына кыскарта башлаган иделәр. Ә инде шәһәрдән берәрсе чалбар киеп кайтса, аңа маймылга караган кебек карап: «Әй оятсыз нәмәрсә», – дип әйтеп кала иделәр. Инде кызларыбызның итәкләрен соңгы чиккә чаклы кыскартып бетергәч, аларга сыланып торган джинс чалбарлар кидереп, өске яктан чишендереп куйдылар. Менә шуларның киемнәрен тәнкыйтьли башласаң, иң беренче әле олы апалардан: «Нигә яшьләрнең ничек киенгәненә эчең поша, ошамый икән – карама!» – дигән җавап ишетәсең.

Бүген шәһәр урамнарында һәм ял паркларында йөргән кешеләр ярымшәрә кызларның егетләрнең муеннарына асылынып үбешеп торганнарын күрә торганнардыр. Яисә бер кулына тәмәке, икенче кулына сыра тоткан кызның егет җилкәсенә менеп атланганын. Менә шуларга: «Оятыгызны югалттыгызмы? Сез нәрсә кыланасыз?» – дип әйтүче бармы? Минем шулай утырган яшьләрнең татар икәнлекләрен белеп, әйтеп караганым бар. «Эй абзый, топай отсюда, пока я добрый», – дип, русча гына җавап кайтаралар. Китми торсаң, тотып кыйнарга да күп сорамыйлар.

Яшьләрнең болай бозылуларына кем гаепле соң? Әлбәттә, бу иң беренче чиратта Иблиснең Аллаһыга биргән вәгъдәсен үтәү нәтиҗәсе, әмма Раббыбыз безгә бит: «Иблискә иярмәгез һәм аны тыңламагыз, ул сезнең каты дошманыгыз!» – дип, безне кисәтеп тора. Димәк, ата-аналар балаларын Аллаһы кушканча тәрбияләргә бурычлылар. Әмма… Әмма ни кызганыч, инде хәзер ата-аналар (бабай-әбиләр дә) үзләре тәрбиясезләр шул. Яшьләргә бераз әхлак турында вәгазь сөйли башласаң, әти-әниләре: «Яшьләргә бәйләнмә, заманы шул хәзер», – дип, синең авызыңны томаларга ашыгалар.

Инде хәзер үк, «Табигый нәрсәнең ояты юк» шигаре астында яшәүче нудистлар (анадан тума шәрә йөрүчеләр) диңгез-елга буйларында үзләренең пляжларын булдырып, хайвани тормышларын алып баралар, аларның балалары да үзләре белән бергә шәрә йөри. Бөтен дөньясы шул нудистлар пляжына әйләнмәс, дип әйтеп булмый. Чөнки әшәкелек шул чаклы тиз тамыр җәеп тарала. Әнә бер җенестән булганнарны хәзер күп илләрдә инде ир белән хатын итеп терки башладылар. Шул кабахәтләр хәзер шәһәр урамнарында гей-парадлар уздыралар.

Бүген урамда чалбар киеп, яланбаш, иреннәренә кызыл помада сылаган (сөрткән түгел) 60-80 яшьлек татар әбиләрен күреп, йөрәк әрни, җан сыкрый. Кызганычка, хәтта Коръән мәҗлесләренә шулай килүчеләр дә очрый, килгәч, сумкаларыннан бөгәрләнгән яулыкларын чыгарып бәйләгән булалар.

Инде мәҗлестә бирелгән сорауга әйләнеп кайтсак, үзебезнең бүген нинди хәлдә яшәвебездән чыгып, хәдистә әйтелгән сүзләрнең чынга ашасын күп көтәргә калмаганын аңларга була. «Яшьләргә бәйләнмә, заманы шул хәзер», – дип әйтүче «акыллы» ата-аналар бу көнне бик тиз якынайтырлар һәм урамда якынлык кылып ятучылар пәйда булгач та шулай әйтүче ата-аналар җитәрлек булачак.

Әмма үзләрен мөселман итеп санаган һәрбер милләттәшемә әйтәсем килә, Аллаһы каршына баргач: «Заманы шул иде бит, Раббым», – дип котыла алмаячакбыз, сорау алу каты булачак. Аллаһ Тәгалә безне Үзенең җәннәтенә чакырып, Ул кушканча яшәргә боера. Иблиснең матур сүзләренә ышанмаска һәм аңа иярмәскә куша.

Аллаһы кушканча яшәргә тырышыйк әле мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Запись «Ахырзаман алдыннан ирләр хатыннар белән урамда якынлык кыла башларлар, ди» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әлмира Әдиатуллина әдәп мәсьәләсен күтәреп мөрәҗәгать белән чыкты [видео]
Бу елның 1 апрелендә иртәнге сәгать 9 да Казаныбызның тарихи, олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөрткән Мәрҗани мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесенең чираттагысы – егерменчесе, ягъни юбилей конкурсы узачак.//Татар Ислам//

Безне хәзер төрледән-төрле бәйгеләр, тамаша-очрашулар белән шаккатырып булмаса да, мөселман балалары арасындагы әлеге бәйгене 20 ел буена әйдәүче-оештыручы җәмәгать эшлеклесе, Татарстан мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе, “Мөслимә” гәзите баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, алыштыргысыз Әлмира апа Әдиатуллина иңендә булуы белән аерылып тора.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесе узарга санаулы көннәр калганда, Әлмира апа Әдиатуллина ата-аналарга һәм балаларга мөрәҗәгать итте. Әлеге видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез. Һәм бәйгегә көтеп калабыз. Хәерле сәгатьтә!

Запись Әлмира  Әдиатуллина әдәп мәсьәләсен күтәреп мөрәҗәгать белән чыкты [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Коръән ашына авыл имамын чакырмасаң, штраф түләттерергә мөмкин [җомга вәгазе]
Әгәр дә Коръән ашына авыл имамы урынына дини йолаларны белүче башка бер авылдашыбызны чакырсак, 50 мең сум штраф түләтәчәкләр икән дип ишеттек, бу дөрес хәлме, дип борчылып шалтыратты. Аның соравына ачыклык кертү ниятеннән, без Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән элемтәгә кердек. // Шәһри Казан//

– Никах та, балага исем кушу да, җеназа, Коръән ашы да – барлык дини мәрәсимнәр дә имам белән килешенеп эшләнергә тиеш. Имам урынына мәҗлес­кә авылда башка бер кешене чакырсалар, ул хәзрәттән рөхсәт сорарга тиеш. Ислам динендә рөхсәт алу дөрес санала. Мин яхшырак укыйм, үзем барам, мине чакырыгыз дип имамнан уздырып йөрү фитнә дип атала. Коръәндә дә, фитнәләрдән ерак булыгыз, аңардан качыгыз, диелә. Имам ул шушы җирлекнең дин мәсьәләләрендә Аллаһ каршында, хөкүмәт, мөфти каршында җаваплы кеше. Авылда мулла булмаса, халык үз арасыннан дини мәрәсимнәр өчен җаваплы бер кешене сайлап куярга тиеш. Штрафлар турында мин төгәл генә әйтә алмыйм. Бу, бәлки, террорчылыкка каршы уйланылган Яровая законы белән бәйледер. Халыкка моны, бәлки, законга каршы килмәскә өндәү максатыннан әйткәннәрдер, – диде ул.

Запись Коръән ашына авыл имамын чакырмасаң, штраф түләттерергә мөмкин  [җомга вәгазе] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Төрмәдән хат: “Коръәнне һәм намазлыкны да тартып алдылар”
Азатлык төрмәдән хат алды. 3 ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән блогер Илмир Имаев хатында төрмәләрдәге мөселманнарның хәлен, аларның хокуклары бозылу һәм төрлечә мыскыллау-җәберләүләргә дучар булуларын ачып сала.

Куәт оешмаларын һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастырган өчен “экстремизм” матдәсе нигезендә гаепләнеп 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән 65 яшьлек Илмир Имаев Алтай өлкәсенең Рубцовски төрмәсеннән Азатлыкка хат юллады. Ул үзенең язмасында төрмәләрдәге мөселманнарның хәлен, аларның хокуклары бозылу һәм төрлечә мыскыл-җәберләүләргә дучар булуларын ачып сала.

Хокук бозулар Чистайдан ук башланды

Имаев Русия төрмәләрендә мөселманнарга көн булмауны тикшерү барганда ябып тору урынына (изолятор) китерелгәч үк татый башлый.

“2015 елның маенда мине Чистайның тикшерү барганда ябып тору изоляторына китергәч тә, Русия конституциясенең дин тоту һәм аны таратуга хокук бирүен әйтеп каршылык белдерүгә карамастан, сорау алганда ук ислам китапларын, шул исәптән, Коръәннең урысчага мәгънәви тәрҗемәсен һәм намазлыгымны тартып алдылар”, дип яза Имаев.

Шуннан соң ул бу хәл белән ризалашмыйча Чистайның әлеге 5нче санлы изоляторы җитәкчесе Нестеровка мөрәҗәгать итә. Коръәнне һәм намазлыкны гына булса да кире кайтаруны сорый. “Бу хатка укучым, ышанмассың, ул: “Хәзер сез санаганнар Чистайдагы ФСБ бүлегендә һәм алар “экстремизм” юкмы икәнлеккә тикшерелә”, дип җавап бирде. Мин намазлык та мени дип гаҗәпләндем. Бик җитди итеп ул: “Әйе” диде”, дип яза Имаев.

Хөкем карары чыгарылгач, җәза үтәтү урынына – Алтай өлкәсенә җибәрер алдыннан гына аңа китапларын һәм намазлыкларын кире кайтаралар.

Әмма Илмир ага, шулай да, китапларыннан колак кага. Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәренә килеп төшкәч тә, утырасы төрмәсенә җибәргәнче үк ислам белән бәйле бөтен китапларын тартып алалар. Бары тик Коръән тәрҗемәсен генә кире кайтаралар.

Намаз укудан туктамаганнар “Мичкә”гә утыртыла

Имаевка ПФРСИда (җәза үтәтү урынына килеп килеп төшкәч төрмәләргә, бүлекләргә билгеләгәнче тикшерү урыны) намаз укуны тыялар. Имаев ислам кагыйдәләрен үтәргә тырышканы, намаз укудан баш тартмаганы өчен Ринат Иделбаев исемле мөселманның менә инде 3 ел “Мичкә” (“Бочка”) дигән урында ябылып торуын ишетеп ала.

“Күпләр ПФРСИда намазны сиздермичә утырып укый”, ди Имаев. “Мичкә”дән ачык һавага көненә бер сәгатькә генә алып чыгулары һәм анда шартларның үтә дә кырыс булуы турында яза ул.

Мине наркоманиядән дәваларга җыендылар

2016 елның 12 апрелендә Алтай өлкәсенең Калманский район мәхкәмәсе яңа карар чыгара. Аны төрмә таләпләрен үтәмәүдә гаеплиләр һәм колония-утырмадан гадәти төрмәгә күчерәләр. Көтмәгәндә ике көн эчендә дәвалау-төзәтү урынына (ЛИУ – лечебно-исправительное учреждение) җибәрәләр.

“Монда наркоманнар һәм ВИЧлы тоткыннар ябылган. Алар арасында “үтә-каты шартларда” тотылганнар да бар. Билгеле булганча, монда төрле медицина ысуллары кулланып хәтта “блатной”ларның да “рухларын сындыралар”. Туганнарым мине югалтып, шау-шу күтәргәнгә һәм мине басым астында наркоманиядән дәваларга җыенулары турында белдереп төрле оешмаларга шикаять язганга гына кире ИК-5-кә кайтардылар”, дип яза Имаев.

Тоткыннар баш күтәрмәсә, мәчет тә төзелмәс иде

Хәзер утыра торган төрмәдә Имаев мөселманнарга намаз укырга рөхсәт ителгәнлеген һәм мәчет төзелә башлаганлыгын да яза. Тоткыннар 2015 елның 9 маенда баш күтәрмәсә һәм өелешеп сугышуда күпләгән мөселман катнашмаса, әлегеләр мөмкин булмас иде дип белдерә Илмир ага. Бу ризасызлык гамәлендә катнашкан күпләгән мөселманнарны Алтай өлкәсенең башка төрмәләренә таратканнар һәм шулай ук кайберләрен кырыс шартлы әлеге “Мичкә”гә дә җибәргәннәр.

“Төрмәләр системы Русия ватандашларының хокуклары ничек бозылганны белә алмаслык ябык итеп эшләнгән. Төрмәдән язарга да куркалар – чөнки бу куркыныч, мөгаен”, дип тәмамлый үзенең Азатлыкка язган хатын Имаев.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 2014 елның декабрь уртасында чиркәү яндыруда гаепләнеп кулга алынган мөселманнарның полиция вәкилләре тарафыннан җәзалануы турындагы мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә ирештергән блогер Илмир Имаевны “экстремизм” да гаепләп ирегеннән мәхрүм итте.

Запись Төрмәдән хат: “Коръәнне һәм намазлыкны да тартып алдылар” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда Коръәннең “Казан басмасы” нәшер ителә башлады [видео]
29 июль Казанның “Идел-Пресс” нәшрият йортында Коръәннең яңадан редакцияләнгән “Казан басмасы” нәшер ителә башлады. 604 биттән торачак “Казан басмасы” Коръәннең яңа нөсхәсе биш мең данә тираж белән басылачак һәм бер айдан әзер булачак. //Азатлык радиосы//

Коръәннең яңа “Казан басмасы” моңа кадәрге нөсхәләрдән аермалы буларак биттән биткә күчкәндә өзелмәячәк, хәрәкәләрдә булган кайбер хаталар төзәтеләчәк һәм ул халыкара стандартларга туры китерелгән булачак.

Нәшрият йортында “Казан басмасы”ның яңа нөсхәсен басуга старт биргәндә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин нәшер ителүче Коръәннең үзенчәлекләрен сөйләп үтте.

Аның сүзләренчә, Коръәннең “Казан басмасы”н нәшер итүгә әзерлек эшләре ел ярым дәвам иткән. Моның өчен 6-7 кешедән торган махсус төркем төзелгән. Алардан тыш Үрдүн, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Төркия кебек илләрдәге дин галимнәре ярдәменә дә мөрәҗәгать ителгән.

Сәмигуллин сүзен дәвам итеп, гарәпләр арасында “Коръән иң беренче Мәккә-Мәдинәдә иңгән, Истанбулда матур итеп язылган, Каһирәдә матур итеп укылган һәм Казанда беренче тапкыр басылган”, дигән әйтем булуын да белдерде.

“Чыннан да Коръән беренче тапкыр Казанда басыла. Без бу яңа Коръәнне нәшер итергә әзерләгәндә иске кагыйдәләргә таяндык. Әмма шул ук вакытта хәзерге дөнья стандартына да туры китердек. Элекке нөсхәләрдәге хаталар бу яңа нөсхәдә булмаячак”, диде ул.

Коръәннең “Казан басмасы”ның яңа нөсхәсе биш мең данә тираж белән басылачагы әйтелсә дә, аның ничә сумга төшүе сер булып калды. Бу хактагы сорауга мөфти әлеге эштә иганәчеләрнең ярдәм итүен әйтеп китте.

Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан Диния нәзарәте ул вакыттагы мөфти Илдус Фәиз чорында, 2012 елның 19 апрелендә Коръәннең “Казан басмасы”ның төзәтеп бастырылган нөсхәсен  тәкъдим иткән иде. Ул чакта Илдус Фәиз Коръәннең “Казан басмасы” типографиядә беренче Коръән басылуга 225 ел тулу уңаеннан нәшер ителүен әйткән иде.

Запись Казанда Коръәннең “Казан басмасы” нәшер ителә башлады [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ураза сәламәтлеккә ничек йогынтый ясый? [кызык мәгълүмат]
Мөселманнар уразаны сәламәтлеккә файда өчен түгел, ә диннең изге китабы – Коръәндә бу әмер ителгәнгә күрә тота. Әмма ач торуның медицина күзлегеннән караганда файдалы яклары да бар.

Гомумән, ач тору һәм диета медицинада сәламәтлек белән бәйле төрле сәбәпләр аркасында кулланыла, шул исәптән, гәүдә авырлыгын контрольдә тоту, ашказанын ял иттерү һәм липидлар дәрәҗәсен киметү өчен. Тулысынча ач торуның, башкача әйткәндә, краш-диетаның, күптөрле начар нәтиҗәләре бар. Мөселман уразасы исә мондый планнарыннан аерылып тора, чөнки  Рамазан уразасында тиешенчә тукланмау яки калорийларны кирәгеннән азрау туплау юк. Рамазан вакытында мөселманнарның калория куллануы уртача дәрәҗәдә була яки киңәш ителгән микъдардан чак кына түбәнрәк була. Өстәвенә, ураза тоту – кеше үзе сайлап кабул иткән гыйбадәт, ул табибның язган дәвалану түгел.

Рамазан  үз-үзең өстендә эшләү һәм үз-үзеңне тәрбияләү ае булып тора, кеше бу тырышлык Рамазан тәмамланганнан соң да сакланачак дигән өмет белән яши. Ураза вакытындагы диетик рәвештә туклану һәм тәкъвалык дәресләре Рамазан аеннан соң да саклансалар, бу тормыш дәвамында бик файдалы. Моннан тыш, Рамазанда ашалган ризык төрле аксымнарга һәм җиләк-җимешләргә бай, ә краш-диеталарда исә билгеле бер төр азыкка игътибар бирелә. Уразада барысы да урталыкта алына.

Рамазан уразасының тулы ачлыктан (краш-диетадан) төп аермасы булып туклануның вакытын сайлау тора; без иртәнге аш белән генә тукланабыз һәм кичкә кадәр ашамыйбыз. Бу вакыт дәвамында су эчүдән тыелып тору начар түгел, бу организмда булган барлык сыеклыкны тупланырга мәҗбүр итә һәм бераз сусау халәте барлыкка китерә. Организмда су саклауның үз аерым механизмы бар; чынлыкта, күпмедер вакытка сусыз тору, мәсәлән, үсемлекләр тормышында, яхшыга гына илтә, аларның яшәү вакытын арттыра.

Ач торуның физиологик эффекты шундый: кан составында шикәр күләме һәм холестерин дәрәҗәсе кими, систолик артериаль басым төшә. Рамазан уразасы җиңел, уртача, стабиль һәм инсулинсыз диабетлар, тазару һәм һипертоник авыру белән көрәшү өчен идеаль дәвалау чарасы була ала. 1994 елда Касабланкада үткән Беренче халыкара «Сәламәтлек һәм Рамазан» конгрессында дөньяның бар почмакларыннан 50 мөселман һәм мөселман булмаган тикшеренүченең фәнни-тикшеренү эшләре каралды тикшеренүчеләр үз эшләрендә Уразаның медицина күзлегеннән этикасын тулаем өйрәнеп чыктылар. Монда медицина белән бәйле күп төрле мәсьәләләр карала, ләкин уразаның сәламәтлеккә начар тәэсир итүе турында бер дәлил дә китерелми. Икенче яктан,  кайбер катлаулы чирләр белән авыручылар, шул исәптән шикәр чире, йөрәк ишемияле авыруы, бөердәге ташлар һәм башкалар белән авыручы пациентлар ураза тотудан  азат ителә, үз теләкләре белән ураза тоту да хупланмый.

Ач торуның шулай ук психологик нәтиҗәләре дә бар. Рамазан ае  дәвамында ураза тотканнарга дөньяда тынычлык бирелә. Шәхси дошманлык минимумда, ә җинаятьчелек дәрәҗәсе кими. Бу психологик үзгәреш ач тору вакытында кан составындагы глюкоза дәрәҗәсе стабильләшү белән бәйле булырга мөмкин.

Медицина докторы Шәһид Атар (Shahid Athar, M.D)  язмасыннан өзек

Гыйлем | татарча фән-фәһем Вконтакте төркеменән алынды

Запись Ураза сәламәтлеккә ничек йогынтый ясый? [кызык мәгълүмат] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..