Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты яңа мобиль кушымта эшләп чыгарып, iOS җайланмаларыннан файдаланучылар өчен Коръәннең электрон версиясен «кертте». Махсус мобиль кушымта теләгән һәркемгә үз кесә телефонына Коръән китабын күчереп куярга мөмкинлек бирә.

Коръәннең «Казан басма»сы мобиль кушымтасын App Store аша iOSта эшли торган мобиль җайланмаларга урнаштырырга мөмкин. Аны iPhone, iPad һәм iPod touch өчен шушы сылтама буенча урнаштырырга була: https://itunes.apple.com/ru/app/%D0%BA%D1%83%D1%80%D1%8A%D0%B0%D0%BD/id1448097524?mt=8

Киләчәктә Коръәннең “Казан басмасы”н Google play платформасы өчен дә эшләп чыгару ниятләнә.

«Казан басмасы» – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе. Татарларда Коръән бастыру традицияләрен торгызу өстендә дә мөфтият актив эшчәнлек алып бара. Көнчыгышта болай дип әйтәләр: “Коръән Хиҗазда иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган һәм Казанда басылган”. Борынгы гыйбарә бүгенге көндә янәдән үз актуальлеген кайтара бара.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

Бәйле