Архивы Әлфия Авзалова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Рабит Батулла: “Бу бит инде күптән Гиннесска кертерлек факт. Ни өчен без куркак?”
Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалова исемнәре Гиннесс дөнья рекорд китабына кертелергә тиеш. Бу фикерен күренекле татар язучысы Рабит Батулла кичә Мәрҗани мәчетендә мәрхүм Илһам Шакировның җидесенә багышланган мәҗлестә әйтте.

“Пугачевалар фәлән ел җырлый, ә Әлфия белән Илһам 70 ел җырладылар. Бу бит инде күптән Гиннесска кертерлек факт. Ни өчен без куркак? Әллә инде без маңкортмы? Нигә бу турыда хөкүмәт белән килешеп, без бу кешеләрне Гиннесска әзерләмәдек?” – дигән сорау куйды Рабит Батулла.

“Алар икәү Союзны егерме тапкыр әйләнеп чыктылар. Нигә аларга СССР халык артисты исеме бирелмәде? Әллә без кадерле кешеләребезне бәһаләп бетерә белмибезме? Башкалар биш-алты җыр җырлап халык артистын алдылар. Бәлки, лаек булганнардыр, ләкин Әлфия белән Илһам лаеграк”, – диде ул.

Татар-информ

Запись Рабит Батулла: “Бу бит инде күптән Гиннесска кертерлек факт. Ни өчен без куркак?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Инсаф Хәмитов: Илһам Шакировның биографиясен укып, сораулар туа
Активист һәм блогер Инсаф Хәмитов Илһам Шакировның вафатынан соң Фейсбукта үз фикерен язып калдырган. Ул татар сәхнәсе легендасын “стахановчы” дип атап, үз тормышында нибары “РСФСРның Халык артисты” исеменә генә лаек булып калуына үкенү белдерә. Мәгънәне бозмас өчен, авторның текстын үзгәртмичә бирергә булдык:

“Перечитываю биографию Ильгама Шакирова и возникают вопросы. Парень с начала шестидесятых на протяжении четверти века в ТАССР без всяких сомнений был Певцом №1. В этот период без его участия ни один правительственный концерт не проходил, никакие дни культуры нашей автономной республики где бы то ни было не обходились без него. Иногда более 35 концертов за месяц он отпахивал как стахановец в забое. И, за все про все, всего лишь скромное звание “Народный артист РСФСР”, хотя и по трудам, и по статусу, и де факто он был народным артистом СССР. И никаких тебе орденочков и медаликов. Вот у той же Альфии Авзаловой, например, на груди два ордена Трудового красного знамени, а у тогдашнего первого секретаря Обкома партии Татарии Фикрята Табеева только орденов Ленина целых 5 штук! По сути, наш татарский соловей был согрет вниманием властей и почестями, когда уже вышел из активной фазы своей творческой жизни и страна стала другой. Начальники строителей коммунизма в республике эксплуатировали его как нигера на плантации за скромную пайку и за великодушное прощение небольших отклонений от норм поведения партийного человека. Все таки, насколько совок был ублюдочным и постыдным безвременьем…”

Фото: фейсбуктан

Запись Инсаф Хәмитов: Илһам Шакировның биографиясен укып, сораулар туа впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда Илһам Шакиров исеме мәңгеләштереләчәк
Яңа төзелгән Зур концерт залына Илһам Шакиров исеме биреләчәк. Бу хакта Илһам Шакировны озату мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип яза Татар-информ.

Хәзерге вакытта бөек татар җырчысы Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасиме тәмамланды.

Татарстан Президенты Илһам Шакировның туганнарының кайгысын уртаклашты.

Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировның татар җыры эталоны булуын билгеләп үтте. Аның исемен мәңгеләштерү чаралары булачагын хәбәр итте.

Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасиме Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры залында барды.

Фәрит Гобәев фотосы

Запись Казанда Илһам Шакиров исеме мәңгеләштереләчәк впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зөлфия Авзалова: “Мин аның янына еш барып йөрдем, монысы соңгысы булган икән”
Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова мәрхүм Илһам Шакиров белән соңгы тапкыр моннан ун көн чамасы элек күрешкән. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Бөек татар җырчысы Илһам Шакиров бүген 84 яшендә вафат булды.

“Илһам абый белән соңгы тапкыр 5 гыйнварда күрештек. Мин аның янына еш барып йөрдем, монысы соңгысы булган икән. Ул утырып тора иде, тик кешенең чирләве күренә иде инде. Соңгы күрешү икән күңелем сизде кебек, бик авыр тойгылар белән киттем”, – диде ул.

Зөлфия кичә Әлфия Авзалованың туган көне булуын әйтте. “Ике йолдыз гомерләре буе янәшә бардылар да, ел ярым ара белән бер-бер артлы киттеләр”, – диде ул.

Зөлфия Авзалова җырчы Илһам Шакировка ярдәм итеп яшәгән Илһам Хаҗиевка рәхмәтләрен җиткерде.

Фото: Рамил Гали, Татар-информ

Запись Зөлфия Авзалова: “Мин аның янына еш барып йөрдем, монысы соңгысы булган икән” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан халкы Илһам Шакиров белән кайда һәм кайчан хушлаша ала? Махсус комиссия аңлата
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров белән хушлашу җомга көнне опера һәм балет театры бинасында булачак. Бу хакта “Татар-информ”га Илһам Шакиров белән хушлашу буенча оештырылган комиссия рәисе, вице-премьер Васил Шәйхразиев әйтте.

Хушлашу чарасына 18 гыйнварда, 9.00 сәгатьтә килергә мөмкин. Рәсми панихида 11.00 сәгатьтә башлана. Ул 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Җеназа намазы Мәрҗани мәчетендә укылачак. Илһам Шакиров Яңа Бистәдәге татар зиратында җирләнәчәк.

Җырчыга 84 яшь иде. Ул озакка сузылган көчле авырудан соң бүген, 16 гыйнварда 16.00 сәгатьтә вафат булды.

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районы Яңа Бүләк авылында туган. Илһам Шакиров татар сәхнәсенең легендасы дип аталган җырчы. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Фото: Филармония

Запись Татарстан халкы Илһам Шакиров белән кайда һәм кайчан хушлаша ала? Махсус комиссия аңлата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зур югалту: Илһам Шакиров вафат
16 гыйнвар Казанда Татарстанның халык җырчысы Илһам Шакиров вафат булган. Бу хакта Инстаграмында Әлфия Авзалованың кызы яза.

Википедиядән. Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (15 февраль, 1935, Сарман районы, Яңа Бүләк) — җырчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.

1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа. 1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле башкаручы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын оста башкаручы.

Иң күренекле җырлары:

«Кара урман»

«Зиләйлүк»

«Тәфтиләү»

«Әллүки»

«Хуш авылым»

«Сандугач»

«Өченче көн тоташ кар ява»

«Яшлегемә йөгереп кайтыр идем»

«Син сазыңны уйнадың»

«Бик еракта идек без»

«Бер алманы бишкә бүләек»

«Әдрән диңгез»

«Идел буе каеннары»

Бүләкләр:

Татарстан Республикасының Халык артисты (1969)

РСФСР-ның атказанган артисты (1973)

Русия Федерациясенең Халык артисты

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты (1970)

1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән

П. И. Чайковский исемендәге фондның «Алтын Аполлон» бүләге иясе

Запись Зур югалту: Илһам Шакиров вафат впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илфат Әскәров: “Әлфия Авзалова үзенең шәлен биреп кенә исән калдым” – Акчарлак
Илфат та, Илфат диләр. Исеме бар, үзен күргән юк. Тавышы радиоларда яңгырый. Яр Чаллы татар драма театрында алыштыргысыз артист дип мактыйлар. 45 яшь тулган икән инде үзенә. Күптән “атказанган” исемен алган Илфат Әскәрев. Ә мин белмим. Бер тирә сукмактан йөрелсә дә, никтер, ялгышып кына да очраганы юк иде. Бирде безгә Ходай андый мөмкинлекне. Менә ул, каршымда утыра: талантлы артист, алып баручы, кеше буларак та уңай тойгылар калдыра…“Урманны сагынам”

– Ни хәлләрегез бар, Илфат әфәнде?

– Эшлибез, чабабыз. Әле бүген төнге бердә Алексеевскийдан кайтып төштек. Йокы бик эләкми. Хәзер менә Базарлы Матакка юл тотабыз.

– Йөрәге иҗат җепләренә бәйлән­гән артист кешенең күңелендә ни кайный?

– Мин урманны сагынам. Әти-әнинең йөгереп йөргән чакларын. Чабарга печәнлек эзләп йөргән вакытлар. Урманның сукмаклы, юллы вакытлары. Халык белән шыгрым тулы була иде бит урман. Теләсә кайсы почмагыннан кеше килеп чыга иде. Күңелле вакытлар. Әтинең трактор тавышын сагынам. Әллә каян танып, “әти килә!” дип сөенеп, каршына йөгерә идек. Урманнан трактор арбасына төяп печән алып кайту – бәхет. Йөк өстенә менеп ятасың да, тирбәлеп төшәсең. Агачларның очы зәңгәр күк йөзенә нидер сыза. Баш очыннан ботак-мыеклары йөгереп уза. Барыбер рәхәт булган инде элек.

– Ә хәзер?

– Хәзер урманнарга кеше йөрми. Кыргыйланды. Ә мин барыбер керәм. Чөнки гөмбә, җиләк җыярга яратам. Бездә, Саба якларында, урманнарга боланнарга хәтле кайтардылар. Затлы нәселле мараллар. Гаҗәп. Сыер көтүенә кушылмакчы булып йөриләр. Чыгалар да авылны читтән генә күзәтәләр. Кондызлар чишмә-инешләрдә бишәр буа буып куйган. Берсе кипкәч – икенчесенә, аннары өченчесенә күчә икән алар.

– Корыймы күлләр?

– Әйе. 2010 елны корылык булды бит. Печән дә булмады. Әти белән 23 көн печәнлек эзләп йөрдек. Урманның кеше аяк басмаган төшләренә кердем бугай мин анда. Кулда балта. Кычытканлык, чытырманлык.

– Балта нәрсәгә?

– Саклану чарасы, куркыта. Кем белгән, бәлки аю карап торадыр сиңа! Безнең якларда булды андый хәлләр. Бер тракторчының артыннан ияреп төшеп, машинасын ватып менеп киткән иде аю.

– Кайсы авылда инде бу?

– Күрше авылда. Мин үзем Олы Кибәчедән. Андый төзек авыл бүтән бер җирдә юктыр. Күршесеннән күреп, ялгыз әбиләр дә өй төзи. Пенсия­сен җыеп, бурычка алып булса да. Бер-берсеннән ак көнләшү белән көнләшеп, күрше­ләренә тиңләшеп яшиләр. Бик тырыш халык.

– Яхшы диктор да икән әле сез?

– 1996 елларда Казанда, Мәдәният институтында безне Эльмира Хамма­това дикторлыкка укытты. Телеви­дениедә “Чулпан” программасын алып бардык. Җиң сызганып, дикторлыкка эшкә керергә йөрдем. Шунда кайсыдыр әйтте: “Гомер буе кеше язган текстларны укып утырыр өчен биш ел артистлыкка укыдыңмыни?” Кире уйладым. Китеп бардык Чаллыга.

– Сабага Казан якынрак, ни өчен Чаллы?

– Язмыш. Чаллы театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов чакырып китте. Яшәргә урын табабыз, яхшы шартлар дип һәм башкалар… Равил, Нияз, мин, Флүрә – тоттык та килдек. Ул чакта байлык турында бөтенләй уйламадык. Бүтән төрле акыл иде. Дуслык, аралашу, бер-береңә йөрешү мөһимрәк иде.

– Акча арткы планда?

– Әйе, акча җыю, кемнедер узып китәргә омтылу юк. Син бер тиенсез икәнсең, якын күршеңдә бар. Димәк, бүген аныкын ашыйбыз, эчәбез. Иртәгә миндә булачак, минекен ашарбыз. Менә шулай яшәдек.

– Бер-береңнән бурычка алып?

– Бурыч та түгел ул. Уртак мал кебек. Без бит коммунизм төзибез дип хыялланып үскән буын. Артыгы кирәк түгел иде. Өскә киеп йөргән киемнәр дә уртак иде хәтта.

– Хатыныгыз белән Чаллыда таныштыгызмы?

– Әйе, Чулпан Садыйкова – Казанлы шулай ук актриса. Берәр ай чамасы күрешеп, озатышып йөрдек тә, никах укытып бергә тора башладык. Ун елдан артык тулай торакта яшәдек. Бик озак фатир көттек. Әле күчеп яши башлаганга 9-10 гына ел. Зарланып әйтү түгел, аның тулай торагында узган гомере дә бик күңелле. Блокта ничә бүлмә бар, бөтенесендә артистлар. Ашау, шатлык, бәхет – уртак.

– Һаман элекке тормышны күбрәк сагынасыз, Илфат абзый.

– Хәзер дә начар түгел, башкачарак яшибез, шул гына. Кешеләр арасында аралашу кимеде – менә нәрсә начар. Дуслар белән дә шул ук хәл. Элек безнең театр артисты Булат абыйның сүзләренә шакката идем. Иркенләп бер утырып сөйләшергә дә кеше юк бит, дип әйтә иде ул. Элек тегендә карасаң да дус, монда да дуслар. Бөтен дөнья тулган. Вакыт үтү белән алар төшеп калып бара икән. Синең белән бер телдә сөйләшерлек, аңларлык дуслар әз кала.

– Кунаклар яратасызмы?

– Яратабыз. Үзем дә яратам йөрер­гә. Тик бүген бөтен кеше белән дә аралашып булмый. Безнең өйдә ишекләр һәрвакыт ачык. Минем Чулпан кунак килсә, өч секунд эчендә ашарга әзерләп, табын корып куя. Ял эш белән бергә үрелеп уза.

Театрда да, җырчы артистлар белән дә эшләгәч, кунакларсыз булмый. Күп еллар Равил Галиев, Резидә Шәрәфиевалар белән эшләдек. Хәзер Руслан Кираметдинов, Ильмира Нәгыймовалар белән эшлибез. Илназ Баһ белән Гүзәл еш була кунакта. Алар безгә килеп утыралар да, бергә программа төзибез.

– Кайсы артист белән эшләү рәхәт, кайсысы читен?

– Һәр артист белән үзенчә рәхәт. Әле Закир Шаһбан белән дә эшләп алдым бит. Аның белән бөтен Россияне әйләндек. Әлфия апа Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева – безгә дөньяны, тормышны күрсәткән кешеләр. Әлфия апа кебекләр бүген юк. Себергә килеп төштек. Татарстанда 14 градус җылы булып калган иде. Ә монда – минус 30. Урамга чыгуга ук кроссовка суыктан шартлап сынды. Ветровка белән генә килгән идем. Хәтерлим, Әлфия апа үзенең шәлен биреп кенә исән калдым. Берчак шулай, Әлфия апаны концерттан соң сыйларга дип зур кешеләр кунакка алып китте. Сәгать ярым да узмады, баракка безнең янга кайтып җиткән. “Әллә кемнәрдә, бер белмәгән кеше­ләрдә нишләп утырыйм мин? Лучше үзебезнекеләр белән баракта консерва ашыйм”, – ди. Безне ияртеп кибеткә алып китте. 1999 ел, бездә акча юк. Әлфия апа тутырды гына инде пакетларны. Безне ашатып, сыйлап йөрде. Нык юмарт кеше иде.

– Театрда яратып башкарган ролегез бармы?

– Ел саен бер-ике яңа образ тудырырга туры килә. Рабит Батулланың “Яшь аралаш көлү” спектаклендә Каракаш образы. Туфан Миңнуллин­ның “Авыл малае”нда – зимагур Галимҗан.

– Кемнедер уйнау өчен аның күзле­геннән тормышны күрә белергә ки­рәкме?

– Миңа авылда яшәүнең файдасы тия торгандыр. Каһарманнар шундый – авыл тормышыннан алынган. Әйтик, һәр авылның сәер кешесе була. Безнең авылда да Марсель исемле Алла бәндәсе бар иде. Ул теләсә кем белән сөйләшми. Үз дулкынындарак, хөрмәт иткән кешеләре белән генә аралаша. Мөслим районына кайтып йөрим. Анда да Марсель исемле Алла бәндәсе бар. Икесеннән бер образ тудырган идем ул чакта.

– Заманында Чаллы телевидениесен гөрләткәнсез?

– Ул вакытларны мин яратып, сагынып искә төшерәм. Бик озак кына “Мияубәк плюс Чичиетта” исемле тапшыру алып бардык. Бер мәхәббәт тарихы, янәсе: Мияубәк Чичиетта кушаматлы ак тычканга гашыйк була. Атна саен яңа тапшыру төшереп, экраннарга чыгара идек.

– Акча җитми бит инде безгә… Хөкүмәт һаман халыкны кыса, диләр…

– Эшем юк, акчам юк дип ятып булмый. Беркем дә китереп бирми. Рәхәттән чыгып китмибез бит. Эшләргә бирмиләр, халыкны кысалар дип өйдә утырсаң, булмый. Тап, чык, йөр, аралаш. Акчасы да, сине аңлый торган кешесе дә табыла. Менә шундый ритмда әлегә эшләп йөрибез. Миллионнар эшләү дигән сүз түгел инде ул. Тегендә тама, монда. Кайберсе машинага бензинлык булса да ярап куя. Икенче көнне ипи, сөт сатып алырлык булса да табыш эшләнә. Рәхәтләнеп, эш сәгатьләрендә генә эшкә йөреп, хезмәт хакына карап утырыр идек тә бит, булмый. Яшәргә кирәк, тормышны алып барырга.

– Бәхетлеме сез?

– Бәхет нәрсә соң ул? Яраткан хатыным бар, улым Аязым булганга куанам. Тугыз яшь аңа бүген. Көтеп алынган балабыз. Һәр “бишле”сенә, уңышына сөенәбез. Хезмәттәшләремне хөрмәт итәм, эшемне яратам. Тагын нәрсә кирәк? Бәхет шулдыр инде ул…

Автор: Райнур Әгъләметдинов
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының 15 ноябрь, 45 нче саныннан...

Запись Илфат Әскәров: “Әлфия Авзалова үзенең шәлен биреп кенә исән калдым” – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айлар буе гастрольләрдә йөргән Салаватка авыр түгелме? Мин акча артыннан кумыйм, ди Венера Ганиева
//Юлия Насыбуллина, Рөстәм Исхакый // Tatar-today.ru//

Әлфия Авзалованың фестивале турында тискәре фикерләр күп булды. Гала-концертны, мәсәлән, халыкара “солянка”га әйләнде дип тә сөйләделәр. Бәйгенең жюри рәисе Венера Ганиева бу сүзләр белән килешмәде. Ул безгә акча артыннан кумавын, чын күңелдән иҗат, шәкертләрен укыту белән шөгыльләнүен сөйләде.

– Халыкара “солянка” дип әйтү дөрес түгел. Бу безнең тар күңелле булуыбызны күрсәтә. Әлегә кадәр республикабызда узучы бер бәйге турында да уңай фикер ишеткәнем булмады. “Татар моңы”, “Үзгәреш җиле”, Ваһапов фестиваль-концертыннан соң да “менә ичмасам шәп узды” дип язмадылар. Бәйге булгач фикерләр дә төрле була, моны дөрес аңларга кирәк,  дип башлады сүзен Әлфия Авзалова фестиваленең жюри рәисе.

– Венера ханым, ни өчен мәшһүр татар халык җырчысы фестивалендә әллә ни билгеле булмаган чит ил кешеләрен чакыртып җырлату, биетү кирәк иде?

– Конкурсның нигезләмәсе әзер булгач, Әлфия апаның кызы белән кияве Зөлфия һәм Равил Нигъмәтҗановлар, бәйгенең дәрәҗәсен күтәрү ниятеннән Европа ассоциациясенә мөрәҗәгать иттеләр. Европада узучы конкурсларда катнашу өчен бөтен дөньядагы музыкантлар, җырчылар һәм биючеләр шушы ассоциация аша анкета тутыра. Чит илдән килгән катнашучыларыбыз да безгә әнә шулай үзләре теләк белдереп килделәр. Килешәм, безнең биюләр белән аларныкын чагыштырып та булмый. Махсус шушы бәйге өчен барлык чыгымнарны үзләре күтәреп Һиндстаннан, Американың Монтана штатыннан килгән катнашучыларны гала-концертта күрсәтмичә кире борып кайтару безнең тарафтан матур булмас иде. Читтән килгән кунакларны ачык йөз белән каршы алып, мең еллык Казаныбызның истәлекле урыннарын күрсәтеп, тиешле дәрәҗәдә кунак итеп озатып җибәрә алуыбыз белән без бәхетле.

– Алып баручылар Салават Фәтхетдиновны да жюри әгъзасы дип әйтте, Салават әфәнде безгә, минем монда бернинди катнашым юк диде. Моны ничек аңларга?

– Конкурсның генераль продюсеры итеп Салават Зәки улының кулы куелды һәм ул җюри әгъзасы булып билгеләнде. Аның килү-килмәве миннән тормый. Шуңа күрә кеше өчен җавап бирә алмыйм. Бәйгегә килмәгәч, жюрида утырмагач нәрсә дисен инде? Әлбәттә катнашым юк, дип әйтәчәк. Минемчә, продюсер ул бик зур вазыйфа. Әлеге фестивальгә ул да үзенең өлешен кертә ала иде. Бәлки, соңгы нәтиҗәләргә йогынты да ясаган булыр иде. Ләкин ул килмәде.

– Венера ханым, Әлфия Авзалова фестивале сезнең укучылардан торган “йолдызлар фабрикасы”на охшап калды дигән фикерләр әйттеләр. Моңа бит җирлек бар, катнашучылар, җиңүчеләр арасында сезнең укучылар балкыды!? Нигә сез гел үзегезнең укучыларны гына үстерү яклы?

– Минем укучыларым җырлый белгәнгә мин гаепле түгел бит! Жюри әгъзалары абруйлы шәхесләр. Алар белән ике көн дәвамында сайлап алу турларын үткәрдек. Җиңүчеләрне дә гадел итеп, бер фикергә килеп барладык. Гран-прины бирү буенча гына бераз канәгатьсезлек белдерүчеләр булды. Ләкин минем намусым чиста. Илнар Миранов эстрада жанрында, ә халыкчан җырлау буенча Лилия Хөсәенова гран-прига ия булды. Әлфия апа җырчы булгач, гран-прины да җыр жанрларына бирергә булдык. Үзем жюри рәисе буларак, концертта шәкертем Марсель Вәгыйзов белән җырладым. Конкурста “Элмәлек”не Лилиана Ирназаровадан да яхшырак җырлаучылар булмады. Илнар Мирановны алкышлаган кебек берәүне дә алкышламадылар. Илнар Ялаловка килгәндә, ул триода, ә Раяз Фасыйхов ялгыз җырлады. Алинә Шәрипҗанова жюрида утырды һәм концертта кунак буларак катнашты. Укучыларым яхшы җырлаганга минем гаеп юк. Яхшы укытучы булсаң, шәкертләрең дә яхшы булачак. Җиңүчеләр арасында сезнең укучылар балкыды, дисез. Минем укучыларым бик сәләтле һәм актив. Бу безнең алар белән уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Мин теләгәнгә генә түгел, алар үз тырышлыклары белән сәхнәгә менгән җырчылар. Бүгенге көндә Ваһапов фондында хезмәт куючы җырчыларның дүртесе дә минем укучыларым. Җыр һәм бию дәүләт ансамблендә дә, “Бермәнчек”тә, Опера театрында, Айдар Фәйзрахмановның ансамблендә, Казан шәһәр филармониясендә һәм тагын бик күп дәрәҗәле урыннарда эшли миндә белем алып, тәҗрибә туплап чыгып киткән укучыларым. Шуннан чыгып безнең институтны йолдызлар чыгаручы фабрика дип атарга була. “Йолдызлар фабрикасы” дигән сүз дә минем күңелемә хуш килә.

– Фестиваль дәүләт һәм спонсорлар ярдәме белән үтте. Нигә катнашучылардан 2 мең сум акча җыярга кирәк булды?

– Финанслау бик әз булды. Гомумән, конкурсның чыгымнары күп. Мисал өчен “Татар моңы” конкурсын уздырырга 5 миллион, Ваһапов фондына 12 миллион бирсәләр, Әлфия Азвалова исемендәге бәйгегә нибары 600 мең сум күчерелде. Гомер буе татар җыр сәнгатенә хезмәт иткән олугъ җырчыны шулай түбән бәяләргә ярамый дип саныйм. Конкурс кысаларында Әлфия апага кабер ташын да куярга теләгән идек. Президенттан акча бирелүгә карамастан, таш әлегә кадәр әзерләнеп бетмәде, кызганыч.

– Ни өчен үзегезгә шулкадәр күп авырлык аласыз – “Үзгәреш җиле“, “Сөембикә“ операсы, Әлфия Авзалова фестивале... Жюри рәисе булырга, оештыручы эшләрен үз өстенә алучы башка шәхес юкмы, әллә үзегез теләк белдердегезме?

– Фонд оешты, конкурс уздырасым килә. Әни үлгәч бәйгеләрен уздырырбыз, ярдәм итәрбез, дип вәгъдәләр биргәннәр иде. Оныттылар. Барысы да үз эшләре белән мәшгулъ, дип март аенда Зөлфия ханым аптырап миңа мөрәҗәгать итте. Бәйгеләр уздыру буенча тәҗрибәм дә булгач, бик теләп ризалаштым. Юк, бу бернинди дә авырлык түгел, рәхәтлек кенә. Мәсәлән, Салават “Татар моңы”ның жюри рәисе, Зилә Сөнгатуллина “Йолдызлык” (“Созвездие”) та утыра. Шушы дәрәҗәле конкурсның жюри рәисе булып миңа нигә утырмаска?

Минем күптән укып бетергән шәкертләрем дә бар. Алар күбесе “Үзгәреш җиле” фестивалендә катнаша. Әгәр алар начар җырласа, анда катнашмаслар инде. Чөнки анда начар җырлаган берәүне дә тотмыйлар. Начар җырлаучылар конкурстан төшеп кала бара. Анда алга таба яңа катнашучылар булачак. Мин аларны ел буе барлыйм. Аларга репертуарлар туплыйм, аранжировкага җибәрәм. Минем өчен бу бер рәхәтлек кенә. Мин сәнгатьтә үз урынымны таптым. Файдалы кеше булып яшәргә кирәк. Тегесе начар, монысы начар дип сүз болгатып утыру кирәкми.

Шулкадәр күп авырлык аласыз, дисез. Хезмәт беркайчан да җиңел булмый. Ничек уйлыйсыз, айлар буе гастрольләрдә йөргән Салаватка авыр түгелме?  Тавышым, Аллага шөкер ялтырап тора әле. Гастрольләргә дә йөри алам. Ләкин мин акча артыннан кумыйм, башка юл сайладым. Бүгенге көндә иң зур байлыгым – ике театрда күп көч һәм хезмәт куеп тупланган тәҗрибәмне укучыларыма өләшәм, аларга төпле белем биреп, зур сәхнәгә әзерлим. Бу минем изге бурыч.

Запись Айлар буе гастрольләрдә йөргән Салаватка авыр түгелме? Мин акча артыннан кумыйм, ди Венера Ганиева впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Күбәләк”нең канатын сындырдылар” – Венера Ганиева Әлфия Авзалованың фестивален халыкара “солянка”га әйләндерә? [видео]
20-21 октябрьдә узган Әлфия Авзалова исемендәге беренче халыкара фестивале Казанда үткәрелүче башка җыр бәйгеләреннән милли яктан да, гаделлек, төгәллек, оешканлык – берсе белән дә үрнәк була алмады дигән фикер калды. Җиңүчеләр катнашындагы гала-концертны тамаша кылырга килгән халык, “Пирамида” концертлар залында төрле милләт вәкилләренең чыгышы белән чуарланган, Венера Ганиеваның “йолдызлар фабрикасы” концертын карады, кайберәүләрнең ахыргача сабырлыклары җитмичә кайтып китте. Лауреатлар сәхнә артында калды. Фестиваль Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәме белән үтсә дә, талантларын күрсәтергә теләүчеләр бу фестивальгә 2 мең сум акча түләп катнашырга тиеш булды.

https://tatar-today.ru/wp-content/uploads/2018/10/a7a841ee-dd03-4bac-bad7-b436455a8c6c.mp4

Салават фестивальдән баш тарткан?

Катнашучылар ике көн дәвамында хореография, вокал, нәфис сүз осталыгы буенча көч сынашты. Җырчылар Әлфия Авзалова репертуарыннан да җырлар башкарды. Бәйгенең географиясе киң иде. Кытай, Америка, Һиндстан, Палестина, БДБ илләреннән, Россия төбәкләреннән бик күп җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары килгән иде. Аларга бәяне җыр буенча халык артистлары – Венера Ганиева белән Зилә Сөнгатуллина, Хәмдүнә Тимергалиева һәм атказанган артист Алинә Шәрипҗанова бирделәр. Нәфис сүз сөйләүчеләрне шулай ук халык артистлары – Рәшит Сабиров белән Гүзәл Мостафина бәяләде. Биючеләрне Айрат Хәмитов сайлады. Мәртәбәле жюри әгъзалары арасында Салават кына күренмәде. Алдан аны фестиваль белән бәйләп, жюри әгъзасы дип тәкъдим иткәннәр иде, тик җырчы бу сүзләрне кире какты.

“Минем фестивальгә бернинди катнашым да юк. Мин Әлфия апаны исән чагында кадерләдем, бик хөрмәт иттем, хәзер дә яратам. Фестивальгә катнашым булмаса да килдем. Әлфия апага багышлап җырымны җырлыйм да, кайтып китәм” – диде Салават әфәнде. Мәшһүр җырчыбыз Әлфия апа Авзалованың беренче фестивалендә рухына дога булырлык чыгыш, чакырылмаган кунак, халык артисты Салават Фәтхетдиновныкы булды. Сүз уңаеннан, остазның бер укучысы да әлеге бәйгедә катнашмады.

Нәфис сүзгә игътибар аз

Җиденче яртыда башланачак концерт программасын режиссерга кичке дүрт тирәсендә генә тапшырылуын ишеткәч, чара оешкан төстә уза дип әйтергә буламы икән? Концертны Венера Иванова-Аитова белән Байбулат Батулла алып бардылар. Дөрес, тамашачы алып баручы ролендә бик күп еллар Әлфия апа Авзалова төркемендә эшләгән Рәшит Сабировны көткән иде. Ләкин бу вазыйфаны яшьләргә тапшыруны кулай күргәннәр. Рәшит әфәнде үзенең аһәңле көр тавышы белән Лена Шагыйрьҗанның “Татар артисты” әсәрен укыды. Тел, милләт, нәфис сүзнең киләчәге турында борчылуын әйтте.

“Ниһаять, татар халкының бөек җырчысы, моңлы сандугачы, милләт кызы Әлфия апа Авзаловага багышлап Казанда халыкара бәйге-фестиваль оештырылды. Моңарчы конкурсларда нәфис сүзгә бернинди дә игътибар булмады. Бүген республика мәктәпләрендә татар балаларына ана телен укытырга кирәкме? – дигән мәгънәсез сорау туган вакытта, әлбәттә, нәфис сүзгә дә игътибар кимеде. Әлфия Авзалова конкурсы нәфис сүз осталарын барлауны башлады. Киләчәктә республикада нәфис сүз буенча бәйгеләр игълан ителсен иде. Телне саклыйк дисәк мондый конкурслар бик кирәк”, дип Рәшит әфәнде бәйгенең киләчәгенә зур өметләр баглады.

Чакырып китерелгән Голливуд йолдызы “Күбәләк”нең канатын сындырды

Америкадан махсус чакырылган кунак Лесли Стивенс фестивальдә “Күбәләк” җырын башкарды. Илле еллык сәхнә стажы булган Хәмдүнә Тимергалиева Голливуд йолдызының чыгышын күргәннән соң, “Сындырдылар “Күбәләк”нең канатын”, дип тел шартлатты.

“Әлфия апа көчле тавышлы, халык тыңлый торган җырчыларны ярата иде. Тавышым калын булгач, мине дә бик яратты. Сеңлем, миннән кала иң көчле җырчыларның берсе син, дип әйтә килде. Мине сәхнәдә алиһә диде ул. “Концертта ул булса, мин килмим”, дип талантлы кешеләрне үзләренә якын җибәрмәүче җырчылар бар бездә. Әлфия апаның андый күңел хәерчелеге булмады, ул талантлы кешеләрне яратты”, дип хәтирәләре белән уртаклашты Хәмдүнә ханым. Җиңүчеләрне билгеләгән вакытта бу минем укучым, моны урынсыз калдырырга ярамый, дигән вакытлар булдымы? – дигән сорау биргән идек. Соравыгызның юнәлеше дөрес, дигән кебек елмайды да, “Мин андый вак мәсьәләләргә игътибар итмим, үземнең сүземне, фикеремне генә әйтәм”, диде халык артисты. Шул рәвешле ул сәхнә артындагы серләрне ачмаска булды. Әлеге сорауны бирүебез очраклы түгел иде. Гала-концерт алдыннан социальчелтәрләрдә Кирам Сатиев язган түбәндәге юллар таралды:

Конкурста кемнәр җиңә?

I урын: Кемнең кесәсе калын

II урын: Кемнең укытучысы яки яклаучысы җюрида утыра

III урын: Чын талант

Ә гран-при кемгә?

Кемнең итәге кыска яки “төсе” туры килә! (Кирам Сатиев)

Әлфия апаның кызы Зөлфия ханым җырлый

Беренче коймак төерле

Тамашачылар арасында халык артистлары, җырчылар һәм башка сәнгать әһелләре дә бар иде. Залның ярым буш булуы, кайбер җырчыларның чыгышлары күңелләренә шом салган булса кирәк. Сәхнәдән башкарылган

җырларның күбесенә “Үзгәреш җилләре” тигән – көйләре башка, моң качкан. Тәнәфескә чыккач барысы да тәмләп “беренче коймакның” төерләрен санадылар.

“Бу фестивальнең киләчәге юк, акча туздыру гына! Түли-түли Америкадан кеше китерү көлке. Әлфия апаның Американы форточка аша да күргәне булмады. Татарстан районнарыннан барла син талантларны, шуларга түлә, үстер. Америкалар үзләре акча түләп безне карарга килсеннәр, менә булыр дәрәҗә” – диде исемен әйтергә теләмәгән билгеле шәхес.

Венера Ганиеваның үзенең дә фикерен белергә булдык, “Гадел үттеме бу фестиваль?” дигән соравыбызга, “Гадел әлбәттә, без монда профессионаллар утыргач, шунда ук ишетәбез, кеше талантка ияме, юкмы”, дип җавап бирде жюри рәисе.

Әлеге фестиваль-бәйгене оештырырга Әлфия апаның кызлары бик күп көч куйган. Концертта иң ихлас кешеләр шулар булдылар.

“Фестиваль ике елга бер тапкыр уздырылачак. Безнең максат – талантлы яшьләрне ачыклау, үстерү, аларга ярдәм итү. Әни талантлы кешеләрне бик ярата иде. Бүген бик дулкынланам, моңланам. Күңелемнән аның белән сөйләшеп йөрим. Концертка килгәндә дә юл буе еладым”, дип Әлфия апаны искә алды Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Әлфия Авзалованың һәйкәле булачакмы?

Тиздән Әлфия апаның һәйкәле булачак. Безнең чыганаклар әйтүенчә, президенттан акча күчкән инде. Әлбәттә, бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган моң алиһәсе моңа лаек, ди бер тавыштан сәнгать әһелләре.

“Бүген яшьләр Әлфия апаның иҗаты белән кызыксына, җырларын өйрәнеп җырлый икән – бу үзе зур һәйкәл. Әлфия апаның җырлары беркайчан да яңгыраудан туктамасын, җырчылар шул җырларның моңын, эчтәлеген югалтмыйча киләчәк буыннарга тапшырсыннар иде. Әлфия Авзалова исемен йөрткән фестивальнең киләчәге дәвамлы булсын”, дип халык артисты Зилә Сөнгатуллина теләкләрен җиткерде.

Язманы укучыларга чыгарырга әзерләнгәдә татар сайтларында концертны караган кешеләрнең фикерләре дә безнеке белән аваздаш булуын күрдек.

“Татар моңын йөрәге аша үткәреп, үзенең мәңге кабатланмас тавышы белән татар халкының моңлы сандугачына әйләнгән, ничә буын җырчыларга якты маяк булып янып торган Әлфия апабызны искә алу концертын төрле милләт вәкилләренең чыгышы белән чуарлау ник кирәк булды икән? Әгәр үзе исән булса бөтен барлыгын, гомерен, көчен милләтенә багышлаган моң алиһәбез моңа риза булмас иде”, дигән Галия Фәрхетдинова.Tatar-today.ru

Запись “Күбәләк”нең канатын сындырдылар” – Венера Ганиева Әлфия Авзалованың фестивален халыкара “солянка”га әйләндерә? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән беррәттән Хәмдүнә Тимергалиева да “агач”лы булган
Бүген Казанда Татар дәүләт филармониясе бакчасында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исеменнән чыршы агачы утыртылды. Шулай итеп Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова агачлары янында Хәмдүнә Тимергалиева чыршысы барлыкка килде.

Филармония бакчасында танылган шәхесләр исеменнән агач утырту традициясе дәвам итә. Үсентеләрне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт иткән кешеләр исеменнән утырталар.

Бәйрәмне Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов ачып җибәрде. Ул быел бер агач кына утыртуны Хәмдүнә Тимергалиеваның шундый бердәнбер җырчы булуы белән бәйләде. “Хәмдүнә Тимергалиева узган гасырның 70нче елларында татар халкына үзенең моңы, җыры,” Хәмдүнәлеге” белән килеп керде. Ул әле һаман да үз тавышы белән зур сәхнәләрдән төшмичә җырлап йөри. Быел легендар җырчы 70 яшьлек юбилеен да билгеләп үтә”, – диде ул.

“Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашканда, Хәмдүнә Тимергалиева үз исеменнән агач утыртылу белән горурлануын әйтте. “Минем хөрмәтемә шушы яшемдә агач утыртырлар дигән фикер уема кергәне дә юк иде. Бакчамда агачлар бик күп утырттым. Әле быел Фердинанд Сәлахов кызыл шомырт алып килгән, аны утыртасы бар”, – диде җырчы.

Танылган җырчы гомере буе агачларны үзе утыртуын әйтте. “Дөресен әйтергә кирәк, ялгызрак булдым, ләкин мин аның өчен үкенмим. Мин шәхси тормышымда ялгыз булдым, ә тормышта бер дә ялгыз түгел. Сәхнәгә чыксам, тамашачылар мине басып каршы ала. Ир-атлардан янымда энекәшем Илһам Шәриф бар. Аллага шөкер, олыгайган көнемдә миңа бөтен яхшылыклар килә дип уйлыйм”, – дип сөйләде ул.

Хәмдүнә Тимергалиева исеменнән нәкъ менә чыршы агачы утырту сәбәбен Айдар Фәйзрахманов әйтте. “Чыршы һәрвакытта да яшел, ул аның яшәү халәтен күрсәтә. Артист тормышы да шулай. Җырчының ял көне дә булмый, ул һәрвакыт иҗади халәттә яши, нәкъ менә шушы чыршы шикелле. Чыршы һәрвакытта да бәйрәм китерә, ул бит Яңа ел символы, артист халкы да нәкъ шулай. Бигрәк тә, Хәмдүнә Тимергалиева сәхнәгә чыкса, тамашачы өчен зур бәйрәм инде”, – диде ул.

Чыганак: Татар-информ

Фото: yandex.ru

Запись Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән беррәттән Хәмдүнә Тимергалиева да “агач”лы булган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..