Архивы Миңтимер Шәймиев - Tatar Today - татар яңалыклары.

Миңтимер Шәймиев туган көнендә Рөстәм Исхакый: “Сез әле хәзер дә Татарстанга…” [видео]
// Татар Тудей // Татар Бүген //

20 нче гыйнвар – Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең туган көне. Татар Тудей порталы җитәкчесе, журналист Рөстәм Исхакый аны гомер бәйрәме белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде.

Татар Тудей порталы җитәкчесе, журналист Рөстәм Исхакый:

– Миңтимер ага Шәймиевне ихластан туган көне белән котлыйм! Җан һәм тән саулыгы телим! Татарстан халкының бәхетле яшәвеннән, татар теленең дәүләт теле булуыннан, кеше хокуклар якланудан, сүз иреге, республикада тормыш көн-күреш яхшырудан аның күңеле сөенеп торсын.

Чын мәгънәсендә халык сайлаган мәшһүр татар шәхесе булып тарихка кереп калсын! Бүгенге Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аны Инстаграмда ҮЗЕБЕЗНЕҢ ТАТАР ХӘРЕФЛӘРЕ белән туган көне белән котласын һәм ул башлаган чорда булган күтәренке рухны дәвам итеп, халыкка таянып, Татарстанның эчке тормышын яхшыртсын иде!

Аларның гаиләсе, нәселе кебек материаль һәм рухи яктан бай гаиләләр Татарстаныбызда артып, республика халкы арасында аларга рәхмәтле булып яшәүчеләр миллионлап булсын. Чөнки интернетта, социаль челтәрләрдә Шәймиевләргә карата тискәре фикерләр дә бар. Туган көнне ул хакта түгел, ә Миңтимер аганың уңай эш-гамәлләренә рәхмәтле булып, изге теләкләрне җиткереп, сәламәт, бай, мул тормышта яшәсәк иде һәммәбездә!

Әле ул хәзер дә Татарстан язмышына уңай тәэсир итә ала, татарның рухын күтәрерлек фикерләрен ешрак әйтеп, беренче президент булганда яңгыраган зур өметләр акланып, Татарстан суверен Дәүләт булып, татар теле буыннан-буынча күчеп, хәзерге һәм киләчәк президентлар халкыбызны һәм аны сөендереп Татарстан дәүләте – Сингапур кебек зур уңышларга ирешсен! Миңтимер Шәймиев башлаган иде бит бу чәчәк атуны дип гасырдан-гасырга халкыбыз искә алып торсын!

Запись Миңтимер Шәймиев туган көнендә Рөстәм Исхакый: “Сез әле хәзер дә Татарстанга…” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Forbes Шәймиевләрнең Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә ничәнче урында булуларын әйтте. Күрсәгез гаҗәпләнерсез
Forbes төзегән Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев уллары беренче өчлеккә кергән. Былтыр алар дүртенче урында иде.

Forbes-ның Русиядә чыгучы журналы Татарстан дәүләт киңәшчесе, элекке президент Миңтимер Шәймиев гаиләсенең керемен 2,8 млрд доллар дип бәяләгән. Былтыр бу гаилә 2,48 млрд доллар белән дүртенче урында иде.

“Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең уллары Радик һәм Айрат төбәкнең иң бай кешеләре статусын гына саклап калмады, капиталларын арттырды да. Бер ел эчендә аларның гомум байлыгы 320 млн долларга артып 2,8 млрд долларга җитте”, дип яза Forbes.

Басма язуынча, аларның һәркайсы ТАИФ төркеменең 19,5% хиссәсенә ия. Әлеге төркемгә “ТАИФ-НК” нефть эшкәртү, “Түбән Кама нефтехим”, “Казаноргсинтез” һәм ТГК-16 ширкәтләре керә.

Айрат Шәймиевнең улы Тимур “МНКТ” ширкәтен җитәкли, аның кулында ширкәт хиссәләренең 30 проценты. Тимур Шәмиевның гомум байлыгы 50 млн доллар дип исәпләнә. Аңа 30 яшь.

Радик Шәймиевнең кызы Камилә 2014 елның маена кадәр ТАИФ хиссәләрнең ике процентына ия булды, ә 2015 елга кадәр мөдирләр шурасына керә иде. 27 яшендә ул Forbes-ның Русиядәге иң бай хатын-кызлары рейтингында тугызынчы урынга эләкте. “Рейтингка эләккәч, еладым. Чөнки бу барысына да үз тырышлыгы белән ирешкәннәргә карата гаделсез булып күренде”, дигән иде Камилә Шәймиева Tatler журналына интервьюда. Хәзер ул Doc+ медицина стартапы белән шөгыльләнә, АФК “Система”га караган “СГ-Трейдинг” ширкәте җитәкчеләр шурасына керә.

Русиянең иң бай гаиләсе булып бишенче ел рәттән Гуцериевлар кала. Быел Forbes гаиләнең байлыгын 5,65 млрд доллар дип бәяли. Икенче урында 5,18 млрд доллар белән Ротенберглар гаиләсе.

Алтынчы урында Мәскәүдә туып үскән татар кешесе Мәгъдәт Рәхимкулов гаиләсе. Ул 2000-нче елларда Маҗарстанда Газпром һәм банк эшләре белән шөгыльләнгән, 2007 елда кире Русиягә кайткан. Аның һәм уллары Тимур белән Русланның гомум байлыгы 1,35 млрд доллар дип бәяләнә.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись Forbes Шәймиевләрнең Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә ничәнче урында булуларын әйтте. Күрсәгез гаҗәпләнерсез впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миңтимер Шәймиев Инстаграмны шартлатты, халык тавышына “ах” итте [видео]
// Tatar Today //

Элекке президент Миңтимер Шәймиев өздереп җырлап җибәрә.

Миңтимер Шәймиев Кукмара районы Яниль авылында гармунчылар белән бергә җырлый башлый. Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов әлеге мизгелне видеога төшерә. Әлеге видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Фото: business-gazeta.ru

Запись Миңтимер Шәймиев Инстаграмны шартлатты, халык тавышына “ах” итте [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миңтимер Шәймиев Болгарда Татнефть төзегән кыйммәтле Кол Гали кунакханәсен “рекламалый”
6 сентябрь Изге Болгар җирендә урнашкан “Кол Гали” кунакханә комплесында  беренче тапкыр конференция үтә. Кунакхәнә әле рәсми рәвештә ачылмаган, тик ул кунакларны кабул итергә инде әзер. Әлеге комплекс Болгар ислам академиясеннән  берничә чакрым ераклыкта урнашкан. Кунакханәгә  машина белән килгән кунаклар KOL GALI: resort&spa дигән зур капка аша керә.

Форум башланыр алдыннан конференция кунакларын һәм журналистларны дүрт катлы бина белән таныштырдылар. Кунакханәнең сул ягына  монча комплексы, ә алдында зур кояш сәгате тора.  Кояш  сәгате аяз көнне вакытны дөрес күрсәтә.  Кыйммәтле мрамордан  эшләнгән кунакханәнең эче дә кунакларны битараф калдырмый. Монда килгән һәр кеше үзен Гарәп Әмирлекләрендә итеп  хис итә.

Чара Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә үтте. “Әлеге кунакханәнең спонсорлары Татнефть һәм ТАИФ компанияләре. Әлбәттә әлеге югары класслы кунәкханәне халыкка үзләштерү  җиңел булмаячак. Тик  Болгар ислам дөньясы. Бирегә ел саен меңләгән кунаклар килә. Шуңа да әлеге  кунакханә комплексының үз кунаклары булачак”, диде ул.

Запись Миңтимер Шәймиев Болгарда Татнефть төзегән кыйммәтле Кол Гали кунакханәсен “рекламалый” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миңтимер Шәймиев китабында: “Мин начар кеше түгел, ләкин шулкадәр яхшы да түгелмен”
6 декабрь Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә Татарстанның элекке президенты, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап тәкъдим ителде. 600 биттән торган китапта Шәймиев президентлык иткән чордагы тарихи мәгълүматлар, үзе язган балачагы, тормышы, нәселе турында да язмалар һәм фоторәсемнәр бар.

“Молодая гвардия” нәшриятында басыла торган “Жизнь замечательных людей” сериясендә чыккан бу китап – нәшриятның яңа проекты. “Искиткеч кешеләр тормышы. Биография дәвам итә” дип аталган яңа шәлкем соңгы ун елда гына басыла башлаган һәм ул бүгенге көндә дә исән кешеләргә багышлана.

Очрашуда күп кенә танылган сәясәтчеләр, милләттәшләр, журналистлар бар иде. Атап әйткәндә Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, танылган сәясәтче-журналист Николай Сванидзе, спортчы Шамил Тарпищев, академиклар Роберт Нигъмәтуллин, Рамил Хәбриев, шулай ук “Молодая гвардия” нәшрияты җитәкчесе, бу китапны чыгаруда башлап йөрүче Валентин Юркин һәм китап авторлары Нурсөя Шәйдуллина белән Игорь Цыбульский да бар иде. Барлыгы 60тан артык кеше катнашты.

Сулдан: Юрий Лужков, Миңтимер Шәймиев, Мәхмүт Гәрәев

Очрашуга килүчеләрнең барысына да Шәймиев имзалаган китаплар бүләк буларак тапшырылды. Китап героеның имзасы куелган беренче биткә Шәймиев үзе мондый сүзләр язган:“Бик тә, бик тә гади булмаган заманнарда башкарылган, олымы, бәләкәйме эшләргә яхшы бәя бирүегез өчен бик зур рәхмәт. Шулай да әйтим әле: мин начар кеше түгел, ләкин шулкадәр яхшы да түгелмендер”. (Спасибо за добрую оценку поступков, больших и малых дел, реализованных в очень, очень не простое время. Все же скажу: я неплохой, но не настолько хорош).

Очрашуны Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин башлап җибәрде һәм сүзне “Молодая гвардия” нәшрияты мөдире Валентин Юркинга бирде. Ул бу нәшриятта “Искиткеч кешеләр тормышы” дигән сериядә ике меңнән артык китап чыкканын, анда бөтен дөньядагы искиткеч кешеләр тормышы яктыртылганын әйтте. Ә “Биография дәвам итә” дип аталган яңа шәлкем ун ел элек кенә башланганын һәм ул китапларда бүгенге көндә дә исән кешеләр тормышы турында язылганын әйтте. Аерым әңгәмәдә Юркин бу китапның язылу тарихы турында да сөйләде.

Уңнан: Валентин Юркин, Миңтимер Шәймиев

“Бу китап турында әле моннан өч ел әлек сөйләшүләр башлаган идек. Бер елдан соң гына китапның нәшриятта басылуына рөхсәт алдык. Язылуы ике елга сузылды. Бу китап бер шәхеснең генә тормыш юлы турында түгел, ә Русия һәм Татарстан язмышы турында да. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, беркем дә үз фикерен әйтүдән баш тартмады. Бу китап дөньякүләм зур китапханә киштәләрендә урын алачак. Без аны АКШ конгрессы китапханәсенә дә җибәрәчәкбез”, диде ул һәм китапны язуда үзләренең хатирәләре белән катнашкан кешеләргә – Шамил Тарпищев, Михаил Пиотровский һәм башкаларга рәхмәтен белдерде.

Китап авторларының берсе – Нурсөя Шәйдуллина: “Бу китапка кергән мәгълүматлар – тарихи мәгълүматлар, уйлап чыгарылган түгел. Алар минем күз алдында булган хәлләр. Менә шушы минем дә ул тарихтан читтә булмавым язуда да ярдәм итте. Мин журналист кеше барысын да үз күзләрем белән күрдем ул вакытларда. Президентның матбугат хезмәтендә эшләүне мин язмышның зур бүләге дип кабул итәм. Әлбәттә, бу китапка барлык булган мәгълүматлар сыймады. Чөнки бик күп матерал җыелган иде. Бәлки яңа китап өчен нигез булыр”, диде.

Икенче автор – Игорь Цыбулский: “Мин бу китапны язганда үзем өчен Татарстан дип аталган гаҗәеп бер илне, бер өр-яңа дөньяны ачтым. Анда гаҗәеп кешеләр яши. Татарстанга да, Миңтимер Шәймиевкә дә озын-озын гомерләр телим. Сез бик авыр вакытларда Русияне коткарып калган кеше. Татарстан меңнәрчә ел яшәсен!” диде.

Юрий Лужков

Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков үзенең чыгышын татарча башлады. Һәм бер-ике җөмлә татарча әйткәннән соң, монда бар кеше дә безнең татар телен аңламый, шуңа русчага күчәм дип очрашуга килгән кешеләрне көлдереп алды. Ул үзенең чыгышында Русия өчен бик авыр булган заманнарда Миңтимер Шәймиев Татарстанны бәрелешләрдән, Русияне таркалудан саклап калган кеше, тарихи шәхес, акыллы җитәкче дип бик күп төрле мактау сүзләре әйтте. “Бу очрашу безнең күңелләр өчен зур бәйрәм, диде ул. Чөнки безгә шундый тарихи кешегә үзебезнең хөрмәтне күрсәтү мөмкинлеге бирелә. Ул шундый авыр вакытларда, бигрәк тә милли республикаларда булган каты каршылыклар булган заманда, Русия җитәкчеләренең нәрсә эшләргә белмәгән көннәрдә үзенең акылы, тәҗрибәсе белән ил югарылыгындагы проблемнарны чишүдә катнашкан кеше. Горбачев, Ельциннар искиткеч кешеләр түгел. Сез аларны бу исемлеккә кертмәгез, алар илне җимерүчеләр”, диде Лужков. Һәм ул Совет берлеге таркалганнан соң илдә нинди авыр хәл булуын, Русиянең шушы авырлыклар каршында берүзе калуын һәм бу мәсьәләләрне чишүдә Миңтимер Шәймиевнең нинди зур роль уйнаганын сөйләде.

Китап тышлыгы

Шушы урында Миңтимер Шәймиев тә ул заманнарда Борис Ельцинның Татарстанга килү тарихын сөйләп, хәтта кечкенә авылларда да халыкның суверенитет таләп иткәнен искә алды. Шул вакытта Ельцинның “Суверенитетны күпме йота аласыз, шул хәтле алыгыз” дип әйтүдән башка чарасы булмаганын сөйләде. “Һәм шул вакытта миннән Борис Николаевич: “Мин бу сүзләрне әйттем әйтүен, сез бит Русиядән чыгуны уйламыйсыздыр?” дип сорады. Һәм без вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе өстендә эшли башладык, бу авыр вазгыятьтән чыгу юлларының берсе иде. Кешеләрне яратырга кирәк, кешеләрне яратмыйсың икән, хакимияткә килмә!”, диде ул.

Шәймиевнең бу сүзләреннән соң Михаил Лужков: “Ельцин ул сүзләре белән үз өстеннән җаваплылыкны төшереп, барысын да синең җилкәләргә салды ул вакытта. Ә син тарихи яктан дөрес чишелеш таптың”, диде.

Николай Сванидзе

Очрашуда чыгыш ясаучылар күп булды. Николай Сванидзе, Мәхмүт Гәрәев, Шамил Тарпищев һәм башкалар үзләренең чыгышларында Шәймиев шәхесе турында гына түгел, ул президентлык иткән таркаулык вакытында илдәге авыр вазгыять турында сөйләделәр. Шәймиевнең сәяси эшләрне җайлауда зирәклеге, акылы турында да мактау сүзләре әйттеләр.

Татарстанның вәкиле бу китап барлык татарларның гына түгел, җитәкчеләрнең дә өстәл китабы булырга тиешлеге турында әйтте.

Azatliq.org

Запись Миңтимер Шәймиев китабында: “Мин начар кеше түгел, ләкин шулкадәр яхшы да түгелмен” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Үзгәреш җиле”ндә Рөстәм Миңнеханов каршында җырчылар 3 сәгать экзамен тотты
5-6 ноябрь Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Үзгәреш җиле” татар җыр фестивале үтте. Аның ачылышына бу яңа проектның төп әйдаманы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин килде.

Azatliq.org

Запись “Үзгәреш җиле”ндә Рөстәм Миңнеханов каршында җырчылар 3 сәгать экзамен тотты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

12 июньдә 25 ел элек Татарстан Шәймиевне ничек сайлый [видео]
12 июнь – Русиядә ял көне. Русия көне дип билгеләнә ул. Әмма Татарстан өчен бу көн аерым тарихи вакыйга белән бәйле. 25 ел элек – 1991 елда Татарстанның беренче президенты сайлавы уза.

//Азатлык радиосы// [Римма Әбдрәшитова]

1991 елда Татарстанның атамасы Татар совет социалистик республикасы буларак яңгырый иде. Декларация кабул ителгәнгә бер ел узган. Республика халкы үзенең беренче президентын сайларга җыена. Сайлау 12 июньгә билгеләнә. Бу вазифага ТССРның Югары шурасы җитәкчесе Миңтимер Шәймиев бердәнбер намзәт булып тора. Ягъни сайлаулар, Горбачев “үзгәртеп коруы”ның инде гөрләп баруына карамастан альтернативасыз уза. Ул 70,6% тавыш җыеп президент булып сайлана. Сайлауда катнашучыларның саны – 63,4%.

Азатлык Татарстан президентының беренче сайлауларында бердәнбер намзәт булып катнашучы,1991 елдан алып 2005 елның 25 мартына кадәр Татарстанның алыштыргысыз президенты буларак 6862 көн идарә иткән, бүгенге көндә эшен дәүләт киңәшчесе булып дәвам иткән Миңтимер Шәймиев белән элемтәгә берничә көн дәвамында керергә тырышты. Әмма ярдәмчеләре аны безнең белән аралаштырырга теләмәде. Максат исә алай ук куркыныч түгел иде – Азатлык Шәймиевтән бары тик шул тәүге президент сайлавында бүгенге көн күзлегеннән караганда тагын кемне үз көндәше итеп күрүен сорарга теләде. Аннары Шәймиевнең гомумән 1991 елгы сайлау турындагы фикерләрен белү укучыларга кызык булыр иде.

“Демократия уеннары артыкка китсә, без җиңелер идек”

Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, Татарстан президенты сайлавында ничә намзәт булуы мөһим түгел иде, демократия уеннары артыкка китсә, суверенитет идеясенең тапталып юкка чыгу куркынычы бар иде, дип искә ала.

Фәндәс Сафиуллин

“1990 елда Татарстанның суверенитеты турында Декларация кабул ителеп, без республиканы башка союздаш республикалар дәреҗәсенә күтәрү, кануни юл белән дәүләтчелегебезне көчәйтү, бөтен халыкларның хокукларын тигезләү максатын куйдык. Суверен халык, дәүләт бар икән, аның җитәкчесе дә булырга тиеш. Русия өчен гап-гади президент сайлавы булса, безнең өчен – тарихи вакыйга, суверенитет идеясен ныгыту. Президент институтын булдыру – төп мәсьәлә, без шуның өчен көрәштек. Шуңа күрә анда ничә намзәт булуы мөһим түгел иде.

Татарлар арасында аның кебек зур абруй казанган, билгеле дә булган, үзе артыннан халыкны әйдәп барырга өлгергән шәхес бар иде дип әйтә алмыйм

Әйе, альтернативасыз узды, әмма без Миңтимер Шәймиевне суверенитет турында Декларацияне кабул иткәндә актив катнашкан, үзен уңай күрсәткән җитәкче буларак якладык. Аннары татарлар арасында аның кебек зур абруй казанган, билгеле дә булган, үзе артыннан халыкны әйдәп барырга өлгергән шәхес бар иде дип әйтә алмыйм. Ә менә без көрәшкән мөстәкыйльлеккә каршы чыгарлык шәхесләр бар иде. Демократия белән мавыгып, берничә намзәт, алар арасында татар дәүләтчелегенә каршы чыгучылар да булсын дип әйтсәк, ни белән бетәчәге билгеле түгел иде. Ул чакта халык берләшеп бетмәгән, ярты халык суверенитетны нәрсә икәнен белми, аңламый. Шуңа күрә каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыгар иде. Шәймиевкә альтернатива юк дип формаль ягына бәйләнмәдек. Милләтчеләрдә намзәт тирәсендә бәхес тумады. Мөхәммәт Сабиров Шәймиевкә каршы чыга алмый иде, без барыбыз да бер команда булып хәрәкәт иттек ул чорда. Аннары халык та җитәкчелектә инде күренгән кешене сайларга күнеккән.

Миңтимер Шәймиевкә ул вакытта тел-теш тидерерлек түгел иде, ул кыю рәвештә суверенитетны яклады, нык торды. Ләкин ул сайлауда бүген катнашса, мин тавышымны аңа бирмәс идем”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

“Беренче сайлауларда административ көч кулланды”

Русия Дәүләт думасы депутаты Иван Грачев 1991 елда узган Татарстан президенты сайлауларында катнашырга тели, аны парламентның демократ канатыннан тәкъдим итәләр. Әмма ахыр чиктә аны намзәт итеп теркәмиләр. Иван Грачев Азатлыкка 1990нчы елларда ачыклык, фикер төрлелеге заманасы булса да, Татарстандагы беренче президент сайлавы демократия принципларыннан ерак иде дип сөйләде.

Иван Грачев

“Ул вакытта Татарстан парламентында эшли идем, демократлар минем намзәт булып теркәлеп, сайлауда катнашуымны теләде, әмма безнең эш барып чыкмады. Шундый шартлар куйдылар ки, без берничек тә кирәкле санда имзалар җыеп өлгерә алмый идек.

Административ ресурс булмый торып аңа ирешү мөмкин түгел. Мин булсам да, башка кеше булса да, намзәт булып теркәлә алмыйча төшеп калуы көн кебек ачык булды.

Шәймиев сайланачагына гарантия кирәк иде, иң күп тавыш белән сайланды дигән яңгыравык саннар булуы мөһим булгандыр. Башка намзәтләрне теркәмәүләре шуның белән бәйле

Сайлау ни өчен альтернативасыз узды дигәнгә хәзер бәяләмә бирү авыррак. Кешеләрдә сайлау мөмкинлеге юк икән – аны берничек тә демократик шартларда узды дип әйтеп булмый. Миңтимер Шәймиев болай да җиңәр иде. Дөрес, ул шулкадәр күп тавыш җыя алмас та иде, бәлки. Ул вакытта номенклатура көчле, әмма демократия яклылар да республикада якынча 40 процентны тәшкил итте. Җитәкчелектә булучыларга Шәймиев сайланачагына гарантия кирәк иде, иң күп тавыш белән сайланды дигән яңгыравык саннар булуы мөһим булгандыр. Башка намзәтләрне теркәмәүләре шуның белән бәйле. Сайлау авыр узыр дип курыкканнардыр, күрәсең.

Миңтимер Шәймиев белән кем көч сынаша алыр дигәндә, табылыр иде әле. Милләтчеләр үз кешесен чыгарса, демократлар үзенекен, кимендә өч кеше була алыр иде”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

“Сәкинәгә бер президент та җитә”

1991 елның 12 июнендә Татарстанда узган сайлауның тагын бер үзенчәлеге – бу көнне Русиядә дә беренче президент сайланды. Ә Татарстан рәсми төстә аңа каршы чыккан иде.

Ул чактагы Татарстан парламенты депутаты Фәүзия Бәйрәмова көрәштәшләре белән бергә, Татарстан бәйсезлеген яклап, 14 көнгә сузылган ачлык тотканнан соң, республикада Русия президентын сайлау карарын кире кагуга иреште. Бу – зур сәяси вакыйга. Татарстанда Русия президенты сайлаулары узмау күпмедер дәрәҗәдә республиканың РСФСР составыннан чыгуын аңлата иде. Ахыргы чиктә компромисска ирешелде – татарның милләтче депутатлары Татарстан Югары шурасында Русия президентын Татарстан җирендә сайлау карарын кире какса да, республика барыбер теләүчеләр өчен Русия президенты өчен тавыш бирүне оештырды. Кем тели, шул тавыш бирә ала дигән карарга киленде.

Шәймиев Сәкинә ханымның Русия сайлавында катнашмаганына ишарә итеп, аңа бер президент та җитә, диде

12се көнне тавыш биргәннән соң журналистлар Миңтимер Шәймиевтән ничек тавыш бирүен, Русия сайлавында да катнашу-катнашмавын сорады. Ул Русия белән килешүләр, сөйләшүләр алып барылганга күрә үзенең Русия президенты өчен дә тавыш биргәнен белдерде. Каләм ияләре шул ук сорауны Шәймиев белән бергә килгән җәмәгате Сәкинә ханымга да бирде. Аның өчен дә Шәймиев җавап бирде һәм хатынының Русия сайлавында катнашмаганына ишарә итеп: “Аңа бер президент та җитә”, дип белдерде.

“Русиянең таркалу куркынычы зур иде”

Русия Дәүләт думасы депутаты Иван Грачев 1991 елның 12 июнендә ике сайлауда да катнашканын искә алды. Азатлык аңардан Татарстанның Русия президенты сайлавын кире кагуын, төбәкнең союздаш республика булуга омтылышын ничегрәк бәяләвен сорады. Грачев ул чакта да Татарстанның бәйсезлегенә каршы чыга иде, аның әле дә моңа карата карашы үзгәрмәгән.

“Татарстан Югары шурасындагы безнең демократик төркем Русиянең бөтенлеге сакланып калу өчен тырышты. Татарстаның мөстәкыйльлеге турындагы Декларациягә дә, Татарстанның аерым президент сайлавын уздыруына карата карашым катлаулы булды. Декларацияне ялгышлык дип санадым. Борчылу зур иде. Русия таркалыр дигән куркыныч булды.

Мин РСФСР президенты сайлавында да катнаштым. Анда хәлләр билгеле иде. Асылда без демократик юнәлештән барабызмы-юкмы дигән сорау торды. Борис Ельцин Русияне демократик юнәлештә үстерүче лидер итеп күзаллана иде. Өлешечә шулай булды да.

РСФРның таркалуы начар дип саныйм. Бу Балтыйк буе илләрендә, Украинага да начар тәэсир итте. Аларда әллә нинди катлаулы проблемнар калкып чыкты. Әйе, татар теле, мәдәниятен үстерү өлешендә халык таләпләрне дөрес куя иде. Аңлашып уртак фикергә килергә кирәк иде. Әмма аерым мөстәкыйль булуны кабул итә алмыйм”, дип сөйләде Иван Грачев.

“Русия безне танымады, без дә аларга колач җәя алмый идек”

Фәндәс Сафиуллин, ике президентны сайлауны бер көнне оештыру – иң отышлысы булды, дип әйтте.

“1991 елда Татарстанның Декларация кабул итүенә бер ел узса да, Русия безнең документны танымады. Өстәвенә яңа килешү проектын китерделәр, анда без яулаган хокуклар бөтенләй юк иде. Русия безне тигез итеп күрми, халыкларын тигезлегенә битараф, безнең белән союздаш республика буларак яңа шартнамәгә кул куюга каршы. Бу җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды. Димәк, Татарстанда Русия сайлавын уздыру дөрес түгел дигән сорау куелды. Фәүзия Бәйрәмовалар ачлык игълан итеп көрәште. Без Русиягә колач җәя алмый идек.

Татарстан рәсми рәвештә Русия президенты сайлавын уздырмады, ягъни агитацияләр булмады, рәсми чаралар оештырылмады. Әмма тавыш бирергә теләүчеләгә мөмкинлек бирелде, бюллетеньнәр бастырылды, тартмалар куелды. Тыныч кына, шыпырт кына узды ул. Русия президенты сайлавы узды дип әйтерлек тә булмады, “явка” 20%ка да тулмады дип истә калды. Мин дә катнашмадым. Әгәр дә сайлау аерым узган булса, халык арасында каршылык туар иде, ике чараны да бергә кушкач, Татарстанга карата мәгълүмат һөҗүмен дә оештырып өлгерми калдылар”, дип сөйләде Азатлыкка Фәндәс Сафиуллин.

Белешмә. 1991 елның 12 июнендә ТАССР халкы ике президент сайлавында катнашты. ТАССРның беренче президенты булып Миңтимер Шәймиев сайланды. Аның өчен халыкның 70,6%ы тавышын бирде. Сайлауда республикада яшәүчеләрнең 63,4%ы катнашты.

РСФСР президентын сайлауда республика халкының 36,5%ы катнашты, Борис Ельцин өчен шуларның 45%ы тавыш бирде.

Запись 12 июньдә 25 ел элек Татарстан Шәймиевне ничек сайлый [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..