Архивы пенсионер - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда яшәүче хатын-кыз плитәдә ризык җылытырга уйлый, ләкин ут халат җиңенә…
Бу хәл 14 августта Мусин урамындагы 49нчы йорт фатирында була.

83 яшьлек хатын-кыз плитәдә ризык җылыткан. Пенсионер ханым халат җиңе белән горелканың ялкынына бәрелеп киткәнен сизми дә кала.

Нәтиҗәдә, II дәрәҗә тән җәрәхәтләре ала (60%) һәм РКХ хастаханәсенә җибәрелә. Шулай ук фатирда тәрәзә төбе һәм газ плитәсенең пластик урыны яна. Янгын мәйданы 0,5 кв. метр тәшкил итте, дип  Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: quality21

Чыганак: TATPRESSA.RU

Запись Казанда яшәүче хатын-кыз плитәдә ризык җылытырга уйлый, ләкин ут халат җиңенә… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда бер пенсионер 700 мең акчасын мошенникларга күчергән
Чаллыда яшәүче 63 яшьлек ир-ат мошенниклар кармагына эләккән. Пенсионер акчасын ике банкта саклаганлыгын мошенниклар аның белән әңгәмә вакытында чамалап алганнар.

Кыргалдарлар көн дәвамында төрле номердан шалтыратып, ир кешенең счетын «куркынычсыз итү»

буенча кайгыртуларын әйткәннәр, дип яза «Челнинские известия».

Мошенниклар шалтыраткан саен үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар һәм таныш түгел кешеләр аның счетыннан акча салдырырга җыену сәбәпле, «ышанычлы счет»ка күчерергә кушканнар. Ир кеше 15 меңнән 75 меңгә кадәр акчасын берничә тапкыр кырыгалдарлар әйткән «ышанычлы счетка» күчергән. Пенсионер икенче көнне банкка барган һәм акчасыннан җилләр очканын белеп алган. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Шалтыратучыларның телефон номерлары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлгән булуы ачыкланган.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Татарстанда бер пенсионер 700 мең акчасын мошенникларга күчергән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Пенсионерларга 3300 сум компенсация биреләчәк дигән мәгълүмат таралды
Социаль челтәрләрдә пенсионерларның 3300 сум күләмендә айлык акчалата компенсация алу мөмкинлеге турында мәгълүмат таралуга бәйле рәвештә, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре республикада яшәүчеләрне уяу булырга һәм мошенникларга ышанмаска чакыра.

«Соңгы вакытта интернетта эшләмәүче пенсионерларга шифаханә һәм курортта дәваланудан баш тарткан очракта компенсация биреләчәк дигән мәгълүматка тап буласың. Аның авторлары гражданнарны территориаль социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итеп, 3300 сум күләмендә айлык акчалата компенсация рәсмиләштерергә чакыра», диелә хәбәрдә.

Республикада яшәүчеләргә айлык акчалата компенсацияне рәсмиләштерү өчен пенсионерларга паспорт белән территориаль социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында хәбәр җибәрәләр. Мәшгульлек хезмәте белгечләре, бушлай дәвалануга хокукның файдаланылмавын тикшереп, компенсация алу өчен гариза язарга кушачак. Пенсионерга әлеге гаризада банктагы исәп-хисап счетын күрсәтергә кирәк. Янәсе, акча гариза язганнан соң 30 көн эчендә күчәчәк. Төрле мессенджерлардан файдаланучылар әнә шундый эчтәлектәге хәбәрләр ала.

«Федераль закон нигезендә дә, республика кануннары буенча да мондый чара каралмаган. Шулай булгач, әлеге сорау белән территориаль социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итүнең кирәге юк. Моннан тыш, банк картасы реквизитларын, парольләр һәм башка шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә хәбәр итмәскә кирәк», диелә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәрендә.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Запись Пенсионерларга 3300 сум компенсация биреләчәк дигән мәгълүмат таралды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Пенсионерларны яклап гаделлек эзләгән журналистлар белән куркыныч хәл була
Казанда фирма хезмәткәрләре “Татарстан 24” журналистларын офиста законсыз тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ”га ТСН агентлыгы генераль директоры Дмитрий Аверкиев сөйләде.

Казанда пенсионер хатын-кыз фатирына, газ хезмәтеннән дип таныклык күрсәтеп, таныш түгел кешеләр кергән. Алар пенсионерны ашыгыч төстә өч меңгә үзләреннән газ анализаторы алырга мәҗбүр иткән. Соңыннан пенсионер ханым ул әлеге товарның шактый арзан икәнлеген белеп, кире кайтарырга уйлаган. Әмма аны төксе итеп кире борганнар. Шуннан ул “Татарстан 24” редакциясенә мөрәҗәгать иткән.

“Журналистлар фирманың шәхси предприятие итеп теркәлгәнен ачыклаган. Пенсионер хатын-кыз газ анализаторының кибеттә 300 сум торганын белгәч, фирмага шалтыраткан. Аңа башка шалтыратмаска, югыйсә физик көч кулланылачагын әйткәннәр”, – дип сөйләде Дмитрий Аверкиев.

Бүген корреспондент Камилә Гобәйдуллина, оператор Артем Павлов һәм пенсионер Наталья Еланина Ямашев проспектындагы 37нче йорт адресы белән оешма офисында булганнар. Журналистлар пенсионерның законлы таләбен нигә кире кагуларын ачыкларга теләгән. Домофонга шалтыраткач, компания хезмәткәре ишекне ачып, аларны офиска озаткан. Офиста алар килү максатын әйткән. Шуннан соң бернинди аңлатуларсыз аларны бинада бикләп куйганнар.

Аннан бинага законсыз рәвештә кергәннәр дип гаепләп, полиция чакырганнар. Полиция килгәнче сәгать ярым утырганнар. “Татарстан 24” җитәкчелеге әлеге адымны законсыз тоткарлау һәм журналистлык эшчәнлегенә каршылык күрсәтү дип бәяләгән. Полицейскийлар сораштырганнан соң, журналистлар компания хезмәткәрләрен җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза язган.

“Шул ук бинада утыручы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан да полициягә гариза язылган. Алар андый алданучыларның уннарча икәнен, үзләренә зарланып килүләрен әйткән”, – дип аңлатты ТСН агентлыгы генераль директоры.

Фото: скриншот видео Татарстан 24

Запись Пенсионерларны яклап гаделлек эзләгән журналистлар белән куркыныч хәл була впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Пенсионерларга бу эшне 25 гыйнварга ка­дәр башкарырга кирәк
2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсиясе 1300 сумга артачак. Ул хакта берничә ай дәвамында бөтен матбугат чаралары хәбәр җиткерә. Авылда яшәүче өлкәннәр исә сандык төбендә яткан хезмәт кенәгәсен алып, эш стажы санау белән мәшгуль. Ә кемгәдер документка күз төшерү дә кирәкми, ул кайда, күпме эшләвен төнлә уятып сорасалар да, шунда ук әйтеп бирәчәк.

Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңа­дан исәпләү бүлеге җитәк­чесе Светлана Гайдук журналистларга тәфсилләп сөй­ләде. Белгеч тә әлеге мәсьәләнең шактый четерекле булуын әйтеп узды. Яңалык, беренче чиратта, авыл хуҗалыгының үсем­лек­челек һәм терлекчелек өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларга кагыла. Кешенең кимендә 30 ел эш стажы булырга тиеш. Шулай ук аның хәзер дә авылда яшәве һәм беркайда эш­ләмәве кирәк. Әлеге шартларга туры килүчеләрнең картлык буенча иминият һәм беренче, икенче төр­кем инвалидлык төрке­мен­дә булу­чы­ларның пен­сия­ләренә 1 мең 300 сум акча өстәләчәк. Ә өченче төркем инвалид­лар­ныкы бераз үз­гәрәк: аларга, пенсия яшенә җит­кәнче, ай саен 669 сум гына акча түләнә.

Авыл хуҗалыгы белгеч­лек­ләре исемлеге Россия Хөкүмәте карары белән рас­ланган. Эшләү вакыты да мөһим күрсәткеч булып тора. Әйтик, кеше 1992 ел­ның 1 гыйнварына кадәр Рос­сия Федерациясендәге колхоз-совхозлар, машина-трактор станциясе, крес­тьян­-фермер хуҗалыклары тармагындагы эшләрне баш­карган икән, кайда кем булып хезмәт куюына карамастан, әлеге исемлеккә эләгә. Мәсәлән, ул елларда колхозның ясле-бакча­сында эшләгән тәрбияче­ләргә дә, чәчтарашларга да, партком сәркатибенә дә өстәмә акча каралган. Ә районның халык мәгарифе системасында булган авыл мәктәбе укытучыларына ан­дый өс­тенлек юк.

1992 елдан соңгы чорны алсак, Россия Хөкүмәте раслаган исемлектәге белгеч­лек­ләргә генә ул сумма түләнә. Светлана Гайдук үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагында эшләүче­ләрнең кайберсенә аерым тукталды. Болар – төрле вазифаларны башкаручы эш­челәр, мелиораторлар, агрономнар, остаханә мөдир­ләре, запас частьлар белән эш итүчеләр һәм башкалар. Җәнлек үстерү белән шө­гыльләнүчеләрне дә шулар рәтендә күрергә мөмкин икән.

Бу көннәрдә Пенсия фон­ды бүлеге хезмәт­кәрлә­ре исемлекләрне барлый. “Беркем дә читтә калмаячак һәм хаталар булмаячак”, – дип ышандыра Пенсия фонды белгече. Республикада яшәүче 300 меңнән артык кешенең пенсия эшен кү­тәргәннәр. Шуларның 52 меңе 30 елдан артык стажга ия булса да, гыйнвар аеннан 50 меңенә генә 1300 сум түләнәчәк. Калган өч меңгә якыны лаеклы ялда килеш эшләвен дәвам ит­кәнлектән, аларның пен­сиясенә өстәмә акча эштән киткәннән соң гына кү­черелә башлый.

Авылларыбызда элеккеге союздаш республикалардан килеп төпләнүче­ләр дә байтак. Аларны да өстәмә акчага бәйле яңалык кызыксындырмый калмый. Тик 1992 елга кадәр исем­лектә каралган белгеч­лек­ләрдә эшләүчеләр генә шу­ңа өметләнә ала икән. Әйтик, Совет чорында Та­җик­станда сыер сауган савымчы исемлеккә кертелә. 1992 елдан соңгы вакыт исәпкә алынмый. Моны белгеч, Россия Федерация­сендә хезмәт иткән кешеләр мәнфәгатенннән чыгып эш­ләнде, дип аңлата.

26 ел стаж белән пен­сиягә чыккан кеше аннан соң да дүрт ел эшләсә, шулай ук исәпкә алына. Хезмәт килешүе төзелгән икән, ха­тын-кызның бала белән декрет ялында утырган еллары да шуңа керә. Әлеге өс­тәмә автомат рәвештә күчә, кулда өстәмә эшләүне күр­сәтүче документлар бул­маганда, Пенсия бүле­генә барып йөрергә кирәк­ми.

Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләп, пенсиягә чык­кач, шәһәргә күченеп китү­челәр дә шактый. Яңа закон нигезендә, пенсио­нерның авылда яшәве, шунда тер­кәлүе һәм пенсия алуы ки­рәк. Шул ук вакытта әби-бабайның пропискасы шә­һәрдә, ә яшәве авылда булырга мөмкин. Аларга өс­тәмә акча бирелә, ә исәптән төшеп, шәһәргә күченеп китсә, акча килү тукталачак. Ә шәһәрдә яшәү­че, Пенсия фонды бү­легенә барып, үзенең авылда яшәячәге һәм пенсия акчасын да шунда алачагы турында гариза тапшыра ала. Бу эшне 2019 елның 25 гыйнварына ка­дәр башкарырга кирәк.

Пенсионер килмәсә, 2020 елның гыйнварыннан өстә­мә түләү туктатыла. Соңрак килсә, яңадан исәплиләр. Акча гариза язганнан соң килүче икенче ай башыннан тү­ләнә. Пенсионерның пропискасы шәһәрдә булып, пенсиясе банкка күчеп бара, ә үзе авылда яши­ икән, аңа да, кайда яшәвен рас­латыр өчен, Пенсия фон­дына барырга кирәк булачак. Бу җә­һәт­тән, хат ташучылар да, җир­ле үзи­дарә хезмәткәр­ләре дә, пен­сионерның кайда яшә­ве, теркәлүе турында мәгъ­лүмат бирә ала. Кыскасы, әлеге мәсьәләдә сорау арты сорау туа. Пенсия фон­дының контакт үзәгенә дә (8(843) 279-27-27) көн саен бик күп мөрәҗәгать­ләр керә икән.

vatantat.ru

Фото: http://tatyash.ru

Запись Пенсионерларга бу эшне 25 гыйнварга ка­дәр башкарырга кирәк впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда ике пенсионерның сукбайны рәнҗетүе фаҗига белән тәмамлана
Татарстанда 37 яшьлек сукбай ир-ат ике пенсионерны үтергән. Сукбай ир-ат пенсионерларга үпкәләгән булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«11 декабрьдә Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылында бер йортта 68 яшьлек ир-ат һәм аның 69 яшьлек танышының мәетләре табылды. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды», – дип хәбәр итте агентлыкка Андрей Шептицкий.

Ир-атларның мәетләрен йорт хуҗасының туганнары табып алган. Полицейскийлар фаразланган җинаятьчене кайнар эздән ачыклауга ирешкән. Моңарчы хөкем ителгән 37 яшьлек ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.

Аның сүзләренчә, ул 9 декабрьдә үз танышына аракы сорап кергән. Ир-атны сүгеп, куып чыгарганнар. Ул өйдән чыгып киткән, аракы алып эчкән һәм яңадан үзен рәнҗетүчеләрнең ишеген шакыган. Йорт хуҗасы һәм аның танышы чакырылмаган кунакны кабат үпкәләткән. Шуннан соң үзен рәнҗетүчеләрнең берсенең муенына пычак кадаган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Җинаятьченең икенче корбаны үзен тынычлыкта калдыруын сораган. Әмма ир-ат аның сүзен тыңламаган һәм урындык белән башына берничә тапкыр суккан. Шуннан соң пычак белән муенына чәнчегән һәм «эшен» тәмамлап, өйдән чыгып киткән. Пычагын юлда ташлап калдырган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: https://pixabay.com

Запись Татарстанда ике пенсионерның сукбайны рәнҗетүе фаҗига белән тәмамлана впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда 10 яшьлек бала белән әнисен таптап киткән пенсионер: “Игътибарым җитмәде…”
11 сентябрь Казанның Ибраһим урамында 10 яшьлек кызны һәм аның 35 яшьлек әнисен зебрадан узганда таптап киткән машина йөртүче, бу коточкыч хәлнең игътибарсызлык аркасында килеп чыгуын әйтә. Ул махсус “Эфир” телеканалына: “Игътибарым җитмәде”, дип сөйли.

Руль артында пенсионер була. Аның әйтүенчә, ул махсус зебра алдыннан юлның сул ягына күчә. Артка борылып карый, машина килүен дә искәртә.

“Шул вакытта алар киттеләр…”, ди машина йөртүче. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылып, аны тиз арада җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

Бу хәвеф-хәтәрдән соң, һәлакәт урынына бер юлы бар гаиләсен югалткан ир-ат килә.

Фото: ProKazan.ru

ProKazan.ru сайтыннан тәрҗемә ителде

Запись Казанда 10 яшьлек бала белән әнисен таптап киткән пенсионер: “Игътибарым җитмәде…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әлмәттә яшәүче акча алучы “дәвалаучы” шаманнар тозагына эләгә
Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенә 34 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итә һәм соңгы вакытта әнисенең холкы сәер булуын әйтә. //Татар-информ//

Ана кеше таныш булмаган кешегә ярдәм итәм дип туганнарыннан зур суммаларда бурычка акча ала. Полиция хезмәткәрләре сораштыра башлагач, башта ул берни дә сөйләргә теләми. Аннары гына телеканал аша көн саен “савыктыручыларны” каравын сөйләп бирә. Ә “телешаманнар” бушка эшләми.

Пенсионер ханым, үз акчалары беткәч, кызыннан 104 мең, улыннан 60 мең сум сорап ала. Баксаң, ул башта үз сәламәтлеген “ныгыткан”, аннары кызының тормышын җайга салырга уйлаган. Бу ике ярдәм аңа 18 һәм 32 мең, җәмгысе 50 мең сумга төшкән. Аннары ставкалар арта барган – оныгының сәламәтлеген ныгыту өчен ул 49 мең сум күчергән. Өстәвенә контрагент “савыктыру йоласын” бары тик Испаниядә генә башкарырга мөмкин булуын әйткән. Пенсионер ханымның акчалары беткәч, ул кызын банктан кредит алганда поручитель булырга чакырган. Шуннан сож кызы полициягә мөрәҗәгать итәргә булган.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, диелә район хәбәрендә.

Запись Әлмәттә яшәүче акча алучы “дәвалаучы” шаманнар тозагына эләгә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда 69 яшьлек пенсионер хатын юл һәлакәтенә очрап, умыртка баганасын сындыра
Кичә башкалабыз Казанда булган тагын бер юл һәлакәте ачыкланды. 69 яшьлек ханым Оренбург трактында үзе йөрткән «Фольксваген» машинасында юл кырыена төшеп китеп умыртка баганасын сындыра. Сәбәбе – тиешледән артык тизлекне арттыру. Аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китәләр.

Татар-информ

Запись Казанда 69 яшьлек пенсионер хатын юл һәлакәтенә очрап, умыртка баганасын сындыра впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тукай районында башлары атылган пенсионерларны тапканнар
16 сентябрь кичендә Тукай районының Нефтебаза бистәсендә башлары атылган ике пенсионерны тапканнар. Моның турында Тикшерү комитеты хәбәр итте.

55 яшьлек ханымның пуля ярасы чигәсендә, ә 57 яшьлек ир-атның авыз куышлыгында булган. Ир-атның мәете янында вак калибрлы винтовка табылган.

Җинаять эшен тикшерү барышында пенсионерларның 29 яшьлек уллары сорауларга җавап биргән.

Пенсионерлар кайчандыр никахта торган. Алар берничә ел элек аерылышканнар, ләкин бергә яшәгәннәр. Ир белән хатын гел ызгышып торган, мөнәсәбәтләре бик яхшыдан булмаган.

Хәзерге вакытта ике версия тикшерелә: суицид һәм үз-үзләрен үтергәнен күрсәтергә тырышу. Шуларның берсе буенча, пенсионерлар ызгышкан, шуннан ир-ат элеккеге хатынының чигәсенә аткан, аннары үз-үзен дә үтергән.

Мәгълүмат ProKazan.ru  сайтыннан алынды

Запись Тукай районында башлары атылган пенсионерларны тапканнар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..