Татарстанда бер пенсионер 700 мең акчасын мошенникларга күчергән

-- kadria

Чаллыда яшәүче 63 яшьлек ир-ат мошенниклар кармагына эләккән. Пенсионер акчасын ике банкта саклаганлыгын мошенниклар аның белән әңгәмә вакытында чамалап алганнар.

Кыргалдарлар көн дәвамында төрле номердан шалтыратып, ир кешенең счетын «куркынычсыз итү»
буенча кайгыртуларын әйткәннәр, дип яза «Челнинские известия».

Мошенниклар шалтыраткан саен үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар һәм таныш түгел кешеләр аның счетыннан акча салдырырга җыену сәбәпле, «ышанычлы счет»ка күчерергә кушканнар. Ир кеше 15 меңнән 75 меңгә кадәр акчасын берничә тапкыр кырыгалдарлар әйткән «ышанычлы счетка» күчергән. Пенсионер икенче көнне банкка барган һәм акчасыннан җилләр очканын белеп алган. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Шалтыратучыларның телефон номерлары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлгән булуы ачыкланган.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле