Архивы психолог - Tatar Today - татар яңалыклары.

Мөселманнарга психологка барырга ярыймы? [белгеч фикере]
Мөселманарның шактые психологларга һәм психологиягә сак карый һәм күпчелеге психолог белән психиатрны да аермый, ди мөселман психологы Ирек Мукиев //Татар-информ//.

“Совет чорында туып-үскән һәм тәрбияләнүчеләр арасында мин псих түгел, дип, психологиянең асылын аңламаучылар шактый күп”, ди ул. Бу хакта Ирек Мукиев “Ислам кысаларында психология” темасына багышланган түгәрәк өстәл барышында җиткерде.

“Исламда психологиянең асылын аңлау мөһим. Бу ышанумы әллә дөньяви әйберме. Әгәр дә ышану икән, бу очракта, нәрсә эшләргә ярый һәм нәрсә ярамыйга мөнәсәбәтле рәвештә кырыс чикләр бар. Дөньяви икән, аңа тыелганнан кала, барысын да эшләргә ярый, дип карарга. Психологиядә исламда файдаланырга яраган һәм ярамаган, шулай ук җаваплар эзләргә кирәкле әйберләр бик күп. Минемчә, әгәр кеше ярдәмгә мохтаҗ икән, рөхсәт ителгән әйберләрне аңа булышуда файдаланырга кирәк”,  дип саный Ирек Мукиев.

Җәмгыятьтә булган авыруларның барысы да мөселманнарда да бар, ди ул. “Исламда Пәйгамбәрләр заманыннан калган медицина бар, әмма хәзер медицина алга китте һәм без аны да читкә какмыйбыз, кулланабыз. Без бит сәламәтлегебезгә файда китерә торган барлык ысулларны да файдаланабыз. Психология дә шулай булырга тиеш”,  дип саный психолог.

Запись Мөселманнарга психологка барырга ярыймы? [белгеч фикере] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гаиләне саклап калам дисәң, уртак ялны оештыра бел… [белгечләр киңәше]
“Ял итә беләсезме?” Сәүдә үзәгендә таныш түгел ир-атның әлеге соравы бермәлгә аптырашта калдырды. Җавап бир­гәнне көтеп тә тормастан, дә­вам итте ул: “Статистика мәгълү­матларына караганда, гаиләдә иң күп тавыш буш вакытны бергә үткәрү мәсьәлә­сендә уртак фикергә килә алмау аркасында чыга. Бу аерылышуга ук китереп җиткерергә мөм­кин…” Баксаң, гаилә белән ял итү өчен канатлар да кирәк икән//Ватаным Татарстан//.

Зурдан кубып сүз башлаган әң­гәмәдәшем гап-гади реклама тәкъ­дим итүче булып чыкты. Тик эшнең асылы нидә икәнен тө­шен­гәнче, ир-атлар һәм хатын-кыз­ларның холкы, хәтта бала тәрбия­ләү турында шактый мәгъ­лүмат ише­тергә туры килде. Нишлисең, сату эшендә оста итеп сөйләшә белергә дә кирәк. Артур гаилә өчен ял оештыру белән шөгыльләнә. “Гадәттә яшьләр күңел ачарга урын эзләп аптырап йөрми, дус-ишләр дә очрашу урынын алдан ук билгеләп куя, ә менә гаиләдә ял турында уйлау өчен вакыт җитми. Без ярдәм итәргә әзер”,  диде әңгәмәдәшем.

Эштән буш вакытта иң яхшы ял нинди була? Сагынып сөйли торганы, диде Артур. Хәер, мо­ның белән һәркем килешәдер. Ә Артур, үзе әйтүенчә, “бишле”лек ял тәкъдим итте. Бүген теләсә кем Казанның истәлекле урыннарын кошлар оча торган биеклектән күзәтә ала икән. Моның өчен ике кешелек вертолетка утырырга гына кирәк. Ах-ух килеп, кич эштән кайтып кергән иреңә менә дигән бүләк бит бу! Берүк ашыкмагыз, ярты сәгать очу бәясе 25 мең сум тора. Ә бер сәгатьлек сәяхәт өчен нибары 45 мең сум түләргә кирәк, ди. Вертолетка утырганчы, хезмәт күрсәтү турындагы килешүгә имза куярга кирәк. Күктә ир өчен дә, хатын өчен дә беркем җавап бирми.

Хәер, җирдә дә менә дигән итеп ял итәргә була. Гаиләң, балаларың белән онытылмаслык ял оештыруга багышланган сәхи­фәләр интернетта да җитәрлек. Берәүләр спорт сараенда шәм яктысында кичке аш үткәрергә чакырса, икенчеләр кар машинасында узышка дәшә. “Бүген хаски токымлы этләр җигелгән чанага утырып, табигать кочагында ял итәргә теләүчеләр күп”,  ди ял оештыруга багышланган сәхифә­ләрнең берсендә администратор булып эшләүче Олег Низамов. Җигүле сәяхәт ике сәгатькә якын дәвам итә. Сәфәр барышында бе­рәр урында туктап, урман читендә тамак ялгап алырга да мөмкин. Мондый ял өчен бер кешегә сигез мең сум түләргә туры киләчәк. Ашау-эчүне үзең белән алып барасы.

Психолог Алисә Закамская сүз­ләренә караганда, гаилә ялын оештыру – чыннан да, бик җаваплы эш. “Бергә үткәрелгән вакыт гаиләне берләштерә. Тик моның өчен күккә менү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме – һәркем өчен кызыклы булган шөгыль эзләп табарга кирәк”, ди ул. Үзенчәлекле ял төрләре барлыкка килүен исә белгеч ял итүдән бигрәк, кай­берәүләрнең башкаларны шаккатырырга тырышу те­ләге белән аңлатты. “Бүген һәр адымын диярлек фотога төшереп, интернеттагы социаль челтәрләргә “элеп” баручылар күп. Андыйлар дус-ишләребез арасында да җи­тәрлек. Бу – иң беренче чиратта, игътибар җитмәү билгесе. Акча эшләргә теләүчеләр исә моннан оста файдалана. Әнә берсен­нән-берсе үзенчәлекле тәкъдимнәр уйлап табалар”, ди психолог.

Гаилә ялын ничек оештырырга икәнен дә өйрәтте ул. Шимбә-якшәмбедә нәрсә эшләргә җые­нуыгыз турында атна башында ук сөйләшеп куегыз. Шунысы да мө­һим: гаиләдә өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да мәнфә­гатьләрен исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә бу атнада кинога барсагыз, киләсе атнада бергәләшеп мультфильм карарга туры ки­ләчәк. Бүген кичкә билетлар сатып алдым дип, көнендә-сәга­тендә генә сөрән салу да тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Гаиләдә һәркем буш вакытында нишләргә икәнен үзе хәл итсен.

Илдә яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗә­ләренә караганда, гаилә өчен иң яхшы ял ул – табигать кочагында күңел ачу икән. Респондент­лар­ның өчтән икесе шулай дигән. Икенче урында – кино карау, ә менә шахмат, лото кебек уеннар – өченче урында. Илдә яшәүче һәр биш кешенең берсе гаиләсе белән спортзалга йөрергә риза. Бе­ренче бишлеккә гаилә ялы буларак бала түгәрәкләре дә эләк­кән. Дөресрә­ге, ул-кызлары шөгыльләнгән арада әти-әниләр үзара сөйләшеп, ял итеп утыра икән. Күңел ача беләләр!

Эльвира Вәлиева

Запись Гаиләне саклап калам дисәң, уртак ялны оештыра бел… [белгечләр киңәше] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем пычкы чылбыры белән кыйнады…” [тормыш дәфтәреннән]
Татарстанда узган елның ун аенда гаиләдә хатын-кызга карата көч куллануның 2146 очрагы теркәлгән. Татарстан золымга дучар хатын-кызларга ярдәм итәрдәй психологларга кытлык кичерә. Русия думасында хатын-кызга беренче тапкыр көч кулланган өчен җәзаны йомшарту кануны карала. //Azatliq.org//

19 гыйнвар Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты якын туганнарына карата беренче тапкыр көч куллануны җинаять эше түгел, административ тәртип бозу дип караган канун өлегесен икенче укылышта кабул итәргә дигән тәкъдим белән чыкты. Әлеге өлге думада 11 гыйнвар беренче укылышта хупланган иде.

Бу документны башта думага хатын-кыз депутатлар Ольга Баталина һәм Ольга Окунева тәкъдим итте, федерация шурасы әгъзалары Галина Карелова һәм Зинаида Драгункина да канун кабул ителсен дип тырышып йөри.

Әлеге канун кабул ителеп, көч куллану күбәюгә этәргеч булмасмы? Хокук яклаучылар, кеше хокуклары вәкилләре гаиләдә хатын-кызларны җәберләү очраклары артканны белдерә.

Татарстанны алсак, узган елның соңгы ун аенда гаиләдә хатын-кызга карата көч куллануның 2146 очрагы теркәлгән. Шуларның 150сендә ханымнар авыр җәрәхәтләрдән үлгән. 2015 елда 5790 хатын-кыз гаиләсендә золым күрүдән зарланып, полициягә мөрәҗәгать иткән булган.

“28 еллык гомеремне психолог кына үзгәртмәс”

“Ирем яңа ел бәйрәмнәрендә дә баш күтәрмичә эчте. Бер тыныч көнем юк. Әле бүген генә токмач җәеп яткан җиремнән, уклавымны кулымнан йолкып алып аркама сукты”, дип сөйләде Азатлыкка Кайбыч районының бер авылында гомер итүче Ләмига ханым (аның үтенече белән исеме үзгәртелде). 28 ел яшиләр алар, өч бала үстергәннәр. Өч улы да өйләнгән, үз гаиләләре белән башка җирдә көн күрәләр.

“Талаша башласак, дәшмим, аның саен котыра. Кияүгә чыгып яши башлаганнан бирле, кибеттән бер кечкенә пакет көнбагыш алып ашарга да ярамады, “акчаны юк-барга туздырасың”, дип кыйнады. Балаларга перәнек, кәнфит ише әйбер алсам да, шул пакет белән башыма бәрә-бәрә кыйный иде. Югыйсә, шул әйберне үзе дә ашый бит. Бервакыт “Дружба” пычкысының чылбыры белән кыйнады, гәүдәмне күтәрә алмый ничә көн яттым”, дип яшьле күзләрен сөртеп сүзен дәвам итте хатын.

Ләмига ханым бер тапкыр да полициягә мөрәҗәгать итмәгән. “Ничек үз балаларымның атасын төрмәгә утыртыйм инде?” дип уйлаган. “Ә хәзер авыл халкы алдында хур булыргамы? Кеше теленә керсәң. Аннары, әнә, бер хатынның ире төрмәдә утырып кайтты да, дуслары белән көчләп үтерде”, дип ул үз якларындагы аянычлы язмышларны барлый. Шулай да, элекке вакытлар белән чагыштырганда хәзер көч куллануның кими төшкәнен әйтә.

Азатлыкның “Ник аерылмыйсыз?” дигән соравына ханым: “Бу салган йортны ташлап китеп, кая барам мин? Картаябыз бит инде, барысын да өр-яңадан башлар вакыт түгел”, диде. Ярдәм сорап психологка да барырга җыенмый ул, 28 еллык гомеремне ниндидер психолог кына үзгәртәсенә ышанмыйм ди.

“Авырлы килеш буа башлагач, өйдән чыгып качтым”

Азатлык иреннән качып, туганнарында яшәүче тагын бер яшь ханым белән очрашты.

“Ирем бик каты эчкәнгә, аннан аерылып эшемдәге үземнән берничә яшькә кечерәк хезмәттәшемә кияүгә чыктым. Авырга узуым булды, тәмугка төшкәндәй яши башладым. Урамда ир затыннан берәр таныш кеше белән исәнләшсәм дә, өйдә гауга купты, ирем мине төрлечә җәберләде – чәчтән фатир буйлап өстерәп йөрүләр, берсе дә калмады.

Ирем мине, авырлы хатынын, ярсып буа башлагач кына өйдән чыгып качтым да авылдагы туганнарыма киттем. Баланы аныкы дип яздырыргамы-юкмы, белмим. Минем һәр мизгелем үзем өчен генә түгел, балам өчен дә куркып уза”, дип сөйләде әлеге ханым.

Архивтагы фото

“Яклаучысыз түгеллегемне аңлагач, сугудан тыела башлады”

“Ирем белән бергә 20 елга якын яшәдек. Өч балабыз бар. Тора-бара бергә торып булмау ачыкланды. Ирем кул күтәрә башлады. Өйдән китеп вокзалда кунып йөргән, дусларга сыенган чаклар да булды”, дип сөйләде Азатлыкка Нурия исемле бер ханым. Ул психологик ярдәм күрсәтә торган үзәкләр барлыгын белмәгән, “Фатыйма” үзәге турында ишеткән булган, эзләп караган, әмма тапмаган.

“Дус кызымның әнисе киңәшләре белән булышты, рәхмәт аңа. Ирем кул күтәреп суккан саен полициягә гариза язарга кушты ул. Шактый каты кыйналгач полиция чакыртырга туры килде. Тагын бер тапкыр кул күтәргәч тагын бардым. Шунда ирем: “Нормаль хатыннар сугып яңакларын каерып төшергәч кенә полициягә бара”, диде. Ләкин полиция сөйләшүгә чакырганда куркудан үзенең бите тартыша иде. Ул минем бөтенләй яклаучысыз түгеллегемне аңлагач, кул күтәреп сугудан тыела башлады. Аннары без тынычландык, тагын өч елдан килешеп кешеләрчә аерылдык”, дип сөйли Нурия ханым.

“Хатын-кыз, беренче чиратта, рухи ярдәмгә мохтаҗ”

Казандагы “Альфа” хокукый киңәш бирү оешмасы җитәкчесе Сирин Зарипов Нурия полициягә мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләгән дип саный. “Җәберләүгә дучар хатын-кызлар теләсә-кайсы вакытта прокуратурага, Русиянең кеше хокуклары вәкиленә, якындагы полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итә ала”, ди Зарипов.

Нүрия ханым сүзләренчә, ире кыйнаган хатын-кызлар, беренче чиратта, рухи, психологик ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ.

“Гаиләсендә көч куллануга тарыган хатын-кыз шок хәлендә була, чөнки җәмгыятьнең язылмаган кагыйдәләре аны түзәргә, “чүп-чарны тышка чыгармаска” өнди. Үзенә кул күтәргән кеше белән бер түбә астында яшәргә, көндәлек эшләрне башкарырга, балаларны тәрбияләргә кирәк була. Шулай итеп, ул чыгып та китә алмый, көч кулланып үзен яклый да алмый. Ир кеше “йодрык уйната” торган гаиләләрдә, кагыйдә буларак, хатын-кыз үз-үзен түбән бәяли, яисә гаиләсендә әти-әнисе арасында шундый мөнәсәбәтләр күреп, шуны норма дип үскән була”, ди Нурия ханым.

Архивтагы фото

Ире кыйнаган, җәберләгән, кешечә яшәргә мөмкинлек бирмәгән хатын-кызларга Казанда һәм республикада сыеныр, ярдәм сорар урын бармы?

Татарстан башкаласында балалар, үсмерләр, сукбайлар, хуҗасыз йорт хайваннары өчен яклау урыннары бар, Юдино бистәсендә хәтта сыерларны тернәкләндерү һәм аларны сыендыру үзәге дә эшли. Әмма башкалада хатын-кызлар өчен мондый үзәкләр юк дәрәҗәсендә.

Татарстанда золым күргән хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче бердәнбер оешма булган, моннан 20 ел элек ачылган “Фатыйма” кризис үзәгенең телефоннары эшләми булып чыкты.

Казанның Ямашев урамында “Өмет” (“Надежда”) кризис үзәгенә караган “Добро даром” дигән фонд урнашкан. Тик оешманың интернеттагы сәхифәсендә күрсәтелгән телефон да дәшми.

Татарстанда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурова Азатлыкның “Республикада авыр хәлдә калган, көч кулланылган хатын-кызларга психологик, юридик һәм башка төрле ярдәм күрсәтә торган үзәкләр бармы, алар кайда урнашкан, йә булмаса сезгә турыдан-туры мөрәҗәгать итәләрме?” дигән соравын җавапсыз калдырды.

Хатын-кызлар оешмалары хокук яклыймы?

Татарстанда хатын-кызларны берләштерүче берничә оешма бар: Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкләгән депутат хатын-кызларның “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе, Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева рәислек иткән “Русия хатын-кызлары”ның республикадагы иҗтимагый оешмасы, Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге Дөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы.

Әлеге оешмаларның утырышларында әле моңа кадәр гаиләдә хатын-кызларга көч куллануны туктату турында сөйләшкәннәре, ниндидер чаралар күрүне хәл иткәне булмады.

Кадрия Идрисова

Мөслимә хатын-кызлар оешмалары да хатын-кызларның хокукларын яклау мәсьәләсенә катышмауны хуп күрә. Татарстандагы хатын-кызлар оешмалары күпчелек калфак, аш-су, мода мәсьәләләрен генә күтәрә.

Татарстанда психологларга кытлык

Республиканың һәр районындагы социаль яклау бүлегенә караган социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә психологлар эшләргә тиеш. Азатлык бу психологларның гаиләдә золымга дучар хатын-кызларга ярдәм күрсәтү-күрсәтмәвен ачыклый алмады.

Азнакай районында психологлар өчәү, әмма Азатлык шалтыраткан көнне берсен дә эш урынында тотып булмады. “Кайсы отгулда, кайсы чирли, кайсы “просто юк” дип җавап бирде телефонны алган ханым.

Актаныш районында социаль яклау бүлекчәсе җитәкчесе Дилбәр Әнвәрова: “Психологыбыз юк, ярты ел бала табу ялында инде”, диде.

Теләче районы психологы Гөлшат Зиннәтова да “больничныйда” булып чыкты.

Балтач районында да социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог урыны буш. “Тагын бер психолог бар, әмма ул сезнең сорауларга җавап бирә алмый, чөнки әле генә эшли башлады”, диде үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева.

Әтнә районында да психолог урыны бер ел буш тора икән.

Мөслим районында да урын буш. Социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлзирә Сәлахова: “Июньдә яңа профстандартлар кертелде, хәзер без психолог итеп эшкә бу өлкәдә югары белеме булган кешеләрне генә ала алабыз. Аңа кадәр эшләгән психологыбыз ул стандартларга туры килмәү сәбәпле, эштән китте”, диде.

Минзәлә районында штатта ике психолог каралган икән. Аның да берсе бала табу ялында булып чыкты. Психолог булып эшләүче Наталья Кудряшова эш дәверендә кыйналып яшәүче хатын-кызлар белән беркайчан да очрашмавын әйтте.

Кайбыч районы хезмәт, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева районнарда психологлар җитмәвен, бу өлкәдә белем алучылар булса да, эшләргә атлыгып тормауларын әйтте.

“Безнең социаль ярдәм күрсәтү үзәгендәге психолог бала табу ялына китте, ике ай инде урыны буш тора, әмма эшкә килергә теләүче юк. Беренчедән, белем мәсьәләсе. Авылларда психолог белеме алып кайтучылар юк диярлек. Аның белемен дә алырга була, әмма бу һөнәргә ия булу өчен белем генә җитми. Зирәклек, тормыш тәҗрибәсе, кешене тыңлый белү сәләте дә булырга тиеш. Икенчедән, бүген безгә яшь белгеч кайта икән, ул кулына 7 мең сум хезмәт хакы алып эшләргә тиеш була. Андый аз хезмәт хакына яшьләр ризалашмый.

Психолог җитмәү ул безнең райондагы проблем гына түгел, башкаларда да шул хәл күзәтелә. Министрлыктан якын районнардагы психологлар белән эшләргә кушалар яки Казан белән эшләгез, диләр. Күңеле тулып килеп кергән кешене күрше районга яки Казанга чыгарып җибәреп булмый бит. Бездәге һәр хезмәткәр өлешчә шул психолог ролен үти инде”, ди Чулпан ханым.

Төрле илләрдә көч куллануга дучарларның хәле ничек?

Азатлык төрле илләрдәге хатын-кызларның хәле, көч кулланылганда аларның ничек яклау табуы белән кызыксынды.

Эльмира Исрафилова-Тәйран

Эльмира Исрафилова-Тәйран, Төркия:

– 2012 елда Төркиядә, бик җентекле тикшерелеп, хатын-кыз золымына каршы канун кабул ителде. Монда гаиләсендә золым күргән хатын-кыз бөтен яклап дәүләт ярдәменә таяна ала. Психологик ярдәм, үзенә генә түгел, балаларына да сыену урыны, яшәү урынын алмаштыру, адвокат ярдәме күрсәтелә.

Канунда көч куллануга дучар булу турында хәбәр итү өчен бернинди медицина белешмәсе дә, шаһит та, дәлил дә кирәк түгел икәне ассызыклана. Җәза жинаятьнең авырлыгына карап бирелә. Әмма хатыннан золым турында хәбәр алынуга, золым күрсәтүчене гаиләдән ераклаштыру яисә 10 тәүлектән 6 айга кадәр сак астына алу карары чыгарыла. Әгәр жинаять авыр булса, мәхкәмә карары нигезендә озаграк вакытка иректән мәхрүм ителәләр.

Статистика мәгьлүматларына күрә, Төркиядә 2016 елда 10 хатын-кызның дүртесе гаиләдә золым күргән, ә бу миллионлаган хатын-кыз дигән сүз. Әлеге хәл Төркиянең көнчыгышында күбрәк. Анда әле һаман да кызларны бала килеш кияүгә бирәләр. Бу тема монда иң еш күтәрелгән темаларның берседер.

Аида Алиева

Аида Алиева, “Азәрбайҗан балалары берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары:

– Хатын-кызлар мөрәҗәгать итсә, әлбәттә, аның нинди кыенлыкка дучар булуына карап булышабыз. Гадәттә хокукый ярдәм сорап, психолог яисә медицина ярдәменә мохтаҗлар безгә килә. Матди яктан булышырга да туры килә. Азык-төлек, кием, бала киемнәре, мәктәп өчен кирәк-яраклар белән ярдәм итәбез. Без кыенлыкка очраган хатын-кызларга вакытлыча сыену урыны бирәбез. Бездә алар ике ай тора ала, шул арада проблемнарын чишәргә тырышалар.

Элина Паули

Элина Паули, Павлодар өлкәсе депутаты, Казакъстан:

– Павлодарда көч куллануга дучар хатын-кызлар өчен үзәк эшли. Бу үзәктә өендә кыйналу аркасында торыр урынын ташлап чыккан хатын-кызлар, барыр җире булмаганнар ярты елга кадәр яши ала. Казакъстан башкаласы Астанада да шундый ук үзәк бар. Көч куллану, яисә көч куллану куркынычы булу сәбәпле авыр хәлдә калган затлар өчен сыендыру үзәге дип атала ул.

Алимә Сәлахетдинова

Алимә Сәлахетдинова, өч бала анасы, Канада:

– Ирләр Канадада хокуксыз диярлек. Бер сүз бар бездә: Канадада – беренче урында балалар мәнфәгате, икенче урында – хатыннар. Өченче урында – хайваннар һәм аларның хокуклары, аннан соң гына ирләр килә. Гаилә таркалу, аерылышу ише әйбер булса, барысы да хатын-кыз ягында, ирләр монда мескен хәлдә.

Мәдинә Әпсәләмова

Мәдинә Әпсәләмова, Кушма Штатлар:

– АКШта хатын-кызның хокуклары бик күп, балалы булса бигрәк тә. Бер таныш американ хатын бар иде, бер генә балалы. Ире баласының йомшак җиренә бер-ике тапкыр каты итмичә генә сугып алган. Полиция килеп, иргә бала яшәгән өйгә әллә ничә метрдан да якынрак килмәскә дип тыю куйды. Эшләгән акчасының бик зур өлешен хатыны белән баласына биреп барды.

Хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче үзәкләр дә бар. Торырга урын табарга, эшкә урнашырга, балалар бакчасына түләргә булышалар. Хокукый яктан да ярдәм итәләр. Америка бик консерватив ил һәм гаилә институты монда бик нык. Америкада яшәүче хатыннарның өчәр, дүртәр бала табу очраклары бик еш. Өстәвенә алар бит әле өйдә утыра. Зур шәһәрләрдә күбесе эшли, ә бәләкәйрәк җирләрдә бик күбесе бала тудырып өйдә утыра.

Обама вакытында, 2013 елда канун кабул ителеп, теркәлми яшәгән хатыннар өчен дә җиңеллек китерелде. Ә элек илдә легал яшәмәгән хатыннар кыйналса да, полициягә барырга курка иделәр.

Запись “Ирем пычкы чылбыры белән кыйнады…” [тормыш дәфтәреннән] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кызымның исем алмаштыруына аның күргән төше сәбәпче булды” [булган хәлләр]
Ата-ана бала дөньяга аваз салганчы ук исем сайлый башлый. Кайчак, бу эшка барлык туганнар да кушыла. Исем кушу  –  җаваплы һәм шул ук вакытта мәшәкатьле эш, чөнки меңләгән исемнәр арасында туры килә торганын, мәгънәлесен, яңгырашлысын сайлап алырга кирәк. Исем кушу турында озак сөйләп булыр иде, ләкин без бүген әлеге сорауның икенче ягын карап үтәрбез. Сүзебез, исем алмаштыру турында булыр.

Кешеләр исемнәрен нигә алмаштыра? Инде үзең дә, башкалар да ияләшеп беткән исемне алмаштыру дөресме, кирәкме? Яңа исем алуга кешеләрне нәрсә өтәрә? Кешеләр төрле булган кебек, исем алмаштыру тарихлары да, аның сәбәпләре дә төрле була икән.

Исем алмаштыру очраклары турында кызыксына башлагач, андый кешеләрнең хәзер дә, элек тә шактый күп булганы ачыкланды. Әлбәттә, заманасы үзгәргәч, сәбәпләре дә үзгәрә. Элек  исемне алмаштыруның төп сәбәбе: кешенең авырып, чирләп китүе булган. Ягъни, яңа исем кешене чирдән, тормыш авырлыкларыннан азат итә дип ышанганнар.

Мәсәлән, 70 яшен узган Миңcылу апа Хәйруллина да ике исем иясе. Аңа Миңсылу дип тә, Зәйтүнә апа дип тә эндәшәләр. Балачакта Зәйтүнә апа авырып китә, миңнәре күп булу сәбәпле, әти-әнисе сабыйның исемен алмаштыру ягын карый. Гомумән, татар халкында әгәр дә кеше авырып китеп, миңнәре күп булса, аңа “миң”ле исем куша торган булганнар. Шулай итеп, Зәйтүнә апа Миңсылу була. Һәм, чыннан да, вакыт узу белән, Миңсылу апаның хәле яхшыра. Әкренләп беренче исеме дә кире кайта.

Шулай ук, халык арасында Ленар, Гөлнара исемнәрен  алмаштырырга кирәк дигән фикер бар. Исемдә “нар”  кушымчасы ут дигәнне аңлата диләр.

Ә менә 9 ел элек Аида булган  ә  хәзер Әлфинә исемен алган яшь әнинең тарихы башка.

Әлфинә Хавизова

“Исем алмаштыруга мин уңай карыйм. Кайбер сәбәпләр аркасында әти-әни  баласына дөрес исем кушмаган икән, аны алмаштырыга кирәк. Минем очракта да шулай булды.

Яшьләр хәзер бик матур исемнәр сайлый: Сәйдә, Әминә, Кәрим, Раян. Шул ук вакытта, мода дип, заманча исемнәр сайлаучылар да бар: Милана,Айлана һәм башкалар. Муллалар, хәзрәтләр яшь әти-әниләргә исем кушуның әһәмиятен, исемнең матур, мәгънәле булырга тиешлеген аңлатсыннар иде” дип, сүзен башалды Әлфинә.

– Әлфинә, исем алмаштыру авыр булдымы, озак уйлап йөрдеңме?

– 3 еллап уйлап йөрдем. Аннары, мәчеттәге мулла белән киңәшләшеп, бергә исем сайладык һәм тиз арада яңа исемле  булдым.

– Танышларың, туганнарың ничек кабул итте, Әлфинә булуыңа озак ияләштеләрме?

– Танышларым, дуслар тиз ияләште, бер авырлык та булмады. Исем алмаштыруымны беләләр иде. “Сиңа хәзер ничек итеп эндәшик?” дип кенә сорадылар. Ә менә әти-әнигә авыррак булды. Әмма, вакыт узгач, алар да ияләшеп китте.

– Иске исем белән эндәшүчеләр бармы әле?

– Әйе, бик сирәк күрешә торган танышларым әле һаман да Аида дип әйтә, ә менә яңа танышларым иске исемемне белми дә.

– Исем үзгәргәч, тормыш та үзгәрә дә дип әйтүчеләр бар, син нинди фикердә?

– Исемне үзгәртеп кенә, язмышны үзгәртеп була дип уйламыйм. Ләкин шуны әйтәсем килә, исемемне үзгәрткәч, күңелем тынычланды.

– Исемне докуменларда да алмаштырдыңмы?

– Әлегә юк, бик мәшәкатьле эш шул, аңа вакыт кирәк. Ләкин киләчәктә бу эшкә дә алынырга уйлыйм.

Кайберәүләр, исем яки фамилияне алмаштырсаң язмыш рәхимлерәк булыр дигән фикердә.

Элек Илдар хәзер Дан исемле егет, исем алмаштыруын нәкъ менә документлардан башлаган. “Тормышымны үзгәртергә теләдем, яңа үрләр яулыйсым, таныласым килде. “Корабка нинди исем бирсәң, шулай йөзә” диләр халыкта. Мин дә яңгырап торган исем  алырга булдым. Әти-әнием башта каршы булсалар да, сүземдә нык торгач, яңа исемемне кабул иттеләр” ди егет. “Тормышың үзгәрдеме, нинди уңышларга ирештең?” дип сорагач: “Әлегә зур уңышлар белән мактана алмыйм, әмма барыбер үзгәрешләр бар”, диде ул. Әмма егет фамилиясен, фотосын да күрсәтергә теләмәде. Бәлки, хыяллары чынга ашып, бөек үрләр яулагач, үзенең исем алмаштыруы турында ачык сөйләргә куркмас.

Психологлар да исем кешенең холкына, тормышына йогынты ясый дип әйтә. Исемнең нинди мәгънәдә булуы, яңгырашы кешенең үз-үзен ничек тотышына тәисир итмичә калмый ди белгечләр. Исем алмаштыруны психологлар “программалау” дип тә атый. Берәү дә исемен тормышын катлауландырыр өчен алмаштырмый, ул яхшы үзгәрешләр булачагына өметләнә, димәк ул үз-үзен шулай программалый. Исем алмаштыру – яңадан туу,  дип юкка гына әйтмиләрдер.

“Балалар мәйданчыгына чыксаң, балаларда нинди генә исемнәр ишетмисең. Я берәр сериаллардан төп геройның исеме, яисә ир белән хатынның исемнәреннән хәреф, иҗекләр кушып ясалганын. Мәсәлән, Айрат+Зәринә=Айзә. Бала тугач та, әти -әнинең иң беренче вазыйфасы матур исем кушу. Әби-бабаларыбыз исем кушуга бик җаваплы караганнар. Халыкта “начар исем, начар язмыштан да яманрак”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психика бозылуына , ямьсез холыклы булуына , авыруларга бирешүенә сәбәпче була ала. Шуңа да,  андый исемнәрне алмаштырырга кирәк. Әмма исем алмаштырып гомеремне үзгәртәм дип уйлау бер дә дөрес үгел. Тормышны үзгәртер өчен, уйларны, гамәлләрне, күңелеңне үзгәртергә кирәк. Исем тәкъдирне үзгәртми. Бары Аллы Тәгаләгә якын булу, гөнаһлардан тоелып яшәү генә ярдәм итә ала ” дип аңлатып үтте гаилә психологы Энҗе Низамиева.

Укучыларны тагын бер исем алмаштыру тарихы белән таныштырып китәсем килә. Илүзәнең ничек Мәрьям булуы турында әнисе Илзирә Минвәлива сөйләп китте.

“Кызымның исем алмаштыруына аның күргән төше сәбәпче булды. Бер көн йокыдан торгач, кызым: “Мин төш  күрдем. Төшемдә бер абый синең исемең Мәрьям, гел уңга таба бар дип әйтте” диде. Шуннан соң кызыбыз исем алмаштыру турында еш уйлана башлады, мин Илүзә түгел, Мәрьям дип әйтә иде. Кызымның бу ашкынуын күргәч, белемле кешеләрдән сорашырга булдым һәм Рамил хәзрәт Юнысовка мөрәҗәгать иттем. Ул мондый хәл булырга мөмкинлеген әйтте һәм кызымның исемен алмаштырды. Исем алмаштыру белән, кызыбыз нык үзгәрде. Элек йомшак күңелле, оялчан, елаграк булган балам актив, кыю, аралашучан, оештыру сәлатләре булган  балага әверелде. Дингә тартыла, шигырьләр иҗат итә башлады. Гомумән, Илүзәдән бер әсәре дә калмады. “Исем – кешене бизи” дигән сүз бар, безнең очрак шуңа туры киләдер дип уйлыйм.

Илүзә исеме турында кызыксына башлагачч, ул исемнең мәгънәсез икәнлеге ачыкланды. Илүзән дигән елга  бар икән, ә кеше исеме нәрсә аңлатканны турында бер китапта да язылмаган.

Кызым яңа исемгә бик тиз ияләнде. Үземә бераз кыенрак булды, әлбәттә. Ләкин балам Илүзә исеменә игътибар итми башлагач, тиз арада ияләшеп киттем.

Мәрьям тугач та, мин Илүзә исемен бик яратып кушкан идем, әмма исемнең мәгънәсенә дә игътибар бирергә кирәк икән. Ата-аналар балаларына исем сайлаганда моны истә тотсыннар иде.”

Ахырдан, әлеге сорауның дини ягын карап үтсәк  дөрес булыр.

Диндә исемне мәгънәсенә карап кушарга киңәш ителә. Мөселманнар арасында исемнәр өч төркемгә бүленә: мәгънәле, хәерле булган һәм мәгънәсез исемнәр. Пәйгамбәрләр, сәхабәләр, пәйгамбәрләребезнең кызлары, хатыннары исемнәре – хәерле исемнәр булып санала.

Исем алмаштыру турында Кадыш бистәсенең имам-хатыйбы Фәннүр хәзрәт Зәйнуллин да сөйләп үтте:

“Әссәләмүгәләйкүм үә рахмәәтуллаһи үә бәракәтүһ. Әйе, тормышта төрле очраклар була, кемдер исемен ошатмыйча алмаштыра, кемдер мәгънәлерәк исем алырга тели. Һәм шәригать исемне алмаштыруга каршы түгел.Әгәр без  Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең сөннәтенә, аның һәм сәхәбәләрнең тормышына игътибар итсәк, хәтта пәйгамбәребез үзе дә кайбер сәхәбәләрнең исемнәрен алмаштыра торган булган, чөнки дингә кадәр аларга начар мәгънәле исемнәр бирелгән. Шуннан чыгып, исем алмаштыруга ике сәбәп була ала дип әйтә алабыз:  беренчесе, исемнең начар мәгънәгә ия булуы, бу очракта исемне алмаштыру ярый гына үгел, хәтта кирәк тә. Икенчесе, кеше вакыт узу белән кушкан исемен ошатмый башлый һәм матуракка алмаштырырга тели. Бу очракта да яңа исем алу тоелмаган. Ләкин ике очракта да исем алмашырганчы, әти-әни исән булса, алар белән киңәшләшү хәерле булыр.

Исем алмаштыру кагыйдәсенә килгәндә, ул беренче тапкыр исем кушкан кебек башкарыла: уң колакка азан, сул колакка- камәт әйтелә һәм өч тапкыр кешенең исеме кабатлана. Иң мөһиме, кешеләр шуны истә тотсын инде, киләчәктә әлеге кешегә корбан чалынганда, дога колганда нәкъ менә яңа исем белән атарга кирәк. Ә документларда исемне үзгәртү шул исем хуҗасының үз эше, ихтыяры, алмаштырса, алмаштырмаса да ул безнең динебезгә йогынты ясамый.

Аллахы Тәгалә һәрберебезгә дә хәерле, мәгънәле исемнәр йөртергә насыйп итсен. Әгәр дә кемнеңдер исеме начар мәгънәгә ия икән, аны  матуракка, хәерлерәккә алмаштырыга насыйп булсын. Әмин!

Кадыш бистәсенең “Фатиха мәчете”

Тормышларын матур якка үзгәртү нияте белән, мәгънәле исем сайлау теләге белән бу адымга баручыларны аңлап була. Ләкин, кызганыч, яши-яши төрле очракларга тап буласың. Мәсәлән, Бөек Британиядә яшәүче Сэм Смит  “Двойной чизбургер с беконом” исемен ала. Барлык документларны да алмаштырыга иренми егет. Аның сүзләренчә, ул бер дә моңа үкенми. Әмма өйләнер алдыннан, исемне янә алмаштырырга туры киләчәген искәртә, чөнки бер кызның да Бекон исемле егеткә кияүгә чыгып, Чизбургер буласы килми ди ул.

Фото: Globallookpress/Evening Standard.

Кайбер вакытта әти-әниләр үзләре балаларына мәгънәсез исем генә түгел, кушаматлар да тага.

Балаларым белән урамга уйнарга чыккач, бер ананың улына Кэймл дип  эндәшкәнен ишетеп алдым. Бу баланың исеме Камил дип белә идем, әллә дөрес истә калдырмаганмын микән дип, ханымнан сорашырга уйладым. “Улыбыз Камил исемле”, диде ул.

– Ләкин сез аңа башкача эндәшәсез кебек?

– Әйе, без аңа Кәймл дип әйтәбез, – диде ана.

– Нигә алай дисез, әллә үз исемен яратмыймы? – дип, кызыксындым.

– Юк, хәзер бит мәктәптә шулай бер-берсенә кушаматлар тагалар, улымны дуслары Кэймл ди. Аннары, беләсездер,  Camel дигән тәмәке бар, шуңа да туры килә… Без дә Кэймл дип әйтә башладык, бу исем заманча, үзенчәлекле.

Әллә без дөньядан артта калган, әллә кешеләр кая таба чапканын, ашкынганын чамаламый башлаган, әмма ханымның бу сүзләре мине сүзсез калдырды.

Гадәттә, әти-әни баласына матур исем сайлап, аны бәхетле, мөрхәмәтле, сәламәт булып үсүен тели. Һәр туган көнне балаңа тәмәке исеме белән эндәшкәч, киләчәктән нәрсә кетәргә кала икән?

Мәгънәле исем кушу – балага карата иң беренче вазыйфа булса, икенчесе  – яхшы тәрбия бирү,  монысы инде тагын да авыррак. Иң яхшы тәрбия – шәхси үрнәк икәнен онытмыйк! Матур исем кушу – бер нәрсә. Саф,чиста күңелле булырга омтылып яшик. Кушкан матур исемнәребез җисембезгә туры килсен иде.

Ләйсән Миназова.

Баш фото: radiovesti.ru

Запись “Кызымның исем алмаштыруына аның күргән төше сәбәпче булды” [булган хәлләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Балалы хатыннар ире булган килеш башкага кияүгә чыгып бәхет таба аламы? [психолог киңәшләре]
“Аерылышканнар икән…” Танышларыгыз турында шундый хәбәр ишетсәгез гаҗәпләнер идегезме? Аерылышулар хәзер киң таралды, без аларга ияләшеп тә беттек бугай. “Таркалучы гаиләләр елдан-ел арта!”,  дип чаң суксалар да, күңел түрендә бу хәл белән килешеп барабыз кебек…

Илдар белән Алинә 4 ел очрашып йөргәннән соң никах укыта. Дөресен генә әйткәндә, очрашып йөрүләре озакка сузылгач, аларны  күптәннән ирле-хатынлы дип кабул итәләр. Туйлары да шаулап-гөрләп, зур әзерлекләр белән үтә. 3 ай дигәндә, яшьләр аерылышуга гариза яза. Сәбәбен дә бик җиңел аңлата: “Ул минем кеше түгел…”

Ралия белән Тимур, киресенчә, 8 ай аралашып йөргәннән соң туйлый. Ә 4 ел була дигәндә,  аларның да гаиләләре таркала. Тормыш юлларында башка кеше очратып, янә гашыйк була алар.

Ә менә Гөлия белән Айрат, дини кешеләр булса да, гаиләсен саклап кала алмыйлар. Ярты ел бергә гомер иткәч, аларның юллары аерыла. Гөлия янә, үзеннән күпкә олырак мөселман ир-атына кияүгә чыга, күп тә үтми балага уза. Әмма сабый дөньяга аваз салганчы, булачак әни иреннән китеп бара.

Баланы ялгыз үстерү  авыр, Гөлия кабат кияүгә чыгып, бәхетле гаилә кору теләге белән яши башлый. Догалар кабул була дигәндәй,  ул Фаилне очрата. Тик бу юлы да  1 елдан артык яшәми яшьләр…

Мондый мисалларны бик күп китереп була. Яшьләр дә, инде дистәләгән еллар бергә гомер иткән парлар да аерылышудан куркмый.

“Элек гаиләләр таркалмаган, нык булган” дип әйтергә яратабыз. Моның сәбәбе нәрсәдә һәм, гомумән, олы буын әлеге проблема турында ниләр уйлый?

“Хәзер яшьләргә тормыш итүләре авыр. Заманасы үзгәрде, финанс ягын да онытырга ярамый. Өйләнгәч фатир аласы бар, балаларны да аякка бастырырга кирәк.  Элек бит яшьләр әти-әниләре белән бергә торган, дәүләт тә фатирлы иткән…”, дигән фикердә 60 яшьлек Рәйхана Хәлиуллина.

Ә менә 70 яшен тутырган Сәвия Хәбибуллина үз тарихын сөйләп китте: “Мине булачак ирем урлап кайтты. Урланган кыз янә өенә кайтса, гаиләсе өчен дә, үзе өчен дә бик оят гамәл иде. Шуңа да, телисеңме, теләмисеңме кияүгә чыгарга туры килде. Ирем белән без 4 бала тәрбияләп үстердек. Тормыш иткәч, барысы да булды, җиңел генә бармады. Әмма ул авырлыклар бер миндә генә түгел иде. Авылыбызда йорт аралаш  шул ук проблемалар: ирләр салырга ярата, кул күтәрә. Балаларыңны да күтәреп чыгып китеп булмый бит. Сабыр итеп түзәсе генә кала. Сабыр булдык. Алай да, тормышыма үкенмим, бар нәрсәнең уңай якларын күреп яшәргә кирәк. Хәзерге яшьләргә түземлек, сабырлык җитми дип уйлыйм”.

Чыннан да, кешеләр хәзер ирекле,  башкаларның фикереннән оялып, куркып тормыйлар. Бәлки элек  хатын-кызлар түзеп яшәгәнгә күрә гаиләләр таркалмагандыр?

Бар да шулай җиңел генә түгел икән, һәрнәрсәнең ике ягы бар. Мәсәлән, Фәридә тарихы.

Бер егет белән озак кына очрашып йөргәч, алар никахлашырга уйлый. Бар йолаларны туры китереп, кызны  сорыйлар, никах, туй көннәрен билгелиләр, кунаклар да чакырыла башлый. Егет белән кыз – замана яшьләре, никах укылмаса да бергә яши. Шулчак Фәридә егетнең тискәре якларын  күреп ала: Камил салгаларга ярата икән, эшен дә гел алмаштырып тора, кул да күтәрергә мөмкин. Фәридә соң булганчы дип, кияүгә чыгудан баш тартырга уйлый. Тик әнисе кырт кисә: “Син нәрсә, сорарга килгәнеңне бар авыл күрде! Кунаклар да чакырылган. Оятка каласың киләме?” дип, ризалыгын бирми. Яшьләр никахлаша, балалары да дөньяга килә. Фәридәгә ничек кенә авыр булмасын, түзә, сабыр итә. Вакыт узгач, барыбер ялгыз булып кала ул. Камил, кызны гаепле итеп калдырып, бу бала минеке түгел дип, чыгып китә. Бу очракта кеше сүзеннән куркып, өйләнешкән гаилә дә бәхет таба алмый. Нәтиҗәдә, тагын бер таркалган гаилә, тагын бер бәхетсез бала…

Әлеге очраклар башкаларга гыйбрәт булсын иде дә бит, тик кеше үзе абынып, хаталар ясамыйча  тормышын яхшы якка үзгәртә алмый. Кемгәдер, ялгыз калып, уйларын тәртипкә салырга кирәк, кемдер якыннары белән киңәшләшә. Ә менә кайбер очракларда психолог белән берлектә генә үз-үзеңне аңлап, тормышыңа дөрес юнәлеш биреп була.

Гаилә психологы Энҗе Низамиева (фото Энҗе Низамиеваның шәхси архивыннан алынды)

Гаилә психологы Энҗе Низамиевага эшләү дәверендә бик күп хатын-кызлар мөрәҗәгать иткән. Энҗе шулай ук Вконтакте челтәрендә төркем булдырып , консультацияләр алып бара. Ул метафорик карталар кулланып, арттерапия, әкият терапия, коучинг терапиясе ярдәмендә эшли.

– Энҗе, яшьләрнең гаиләне саклап кала алмау проблемасы бармы, сезгә хатын-кызлар күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?

-Чыннанда, аерылышучылар саны елдан ел арта. Әгәр 100 ел элек бер-ике гаилә генә аерылышса, бүгенге көндә һәр икенче гаилә генә сакланып кала. Татар, мөселман гаиләләре арасында  да аерылышучылар күп. Сәбәпләре, әлбәттә, төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, әти-әнинең яшьләрнең арасына керүе. Шуңа да, халыкта “арагызга өченче кешене көртмәгез” дигән гыйбарә яши. Балага уза алмау, алкоголизм, торак проблемасы, ир белән хатынның эгоизмы, гаилә тормышына әзер булмау, көнкүреш проблемалар – болар да аерылушыга китереп чыгара торган сәбәпләр. Кияүгә чыгарга җиңел, ә менә гаиләне саклап кала алу күпкә авыррак.

Хатын-кызлар, яшь кызлар миңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Кемгәдер ирнең эш хакы аз булуы борчый, тормыш иптәшенең холкы да ошап бетмәскә мөмкин. Ата-ананың иргә булган йогынтысы да күп кызларны борчуга сала. Шулай ук хатын-кызлар  декрет чорында көн-күреш эшләрдән арый. Андый хатыннар хәлсезлеккә, ялгызлыкка  зарлана. Тагын бер борчыган сорау – хатын белән ирнең уртак хыяллары, максатлары булмау.

– Күпчелек очракта аерылышуга кем беренче адым ясый?

– Бу сорауга мин болай җавап бирер идем. Әгәр ир-ат аерылышырга теләсә, хатын -кыз аның фикерен әле үзгәртә ала. Чөнки ул – гаиләнең җаны, йөрәге. Әлбәттә, хатын – кыз бу очракта зур  тырышлык күрсәтергә тиеш. Ә менә хатын-кыз иреннән китергә уйласа, бу очракта ир-атка аның фикерен үзгәртү кыен булачак. Чөнки хатын-кызлар, гадәттә, озак сабыр итеп яши дә, түземлеге бетеп китергә уйлый.

– Аерылышу турында фикер йөртә башлаган яшьләргә нишләргә соң?

– Әгәр дә гаиләдә берәр конфликт туа икән, бу ситуацияне файдага кулланырга мөмкин. Бу ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен менә дигән сәбәп була ала. Һәм бу очракта иң яхшы дару – сөйләшү, аралашу. Тәмле итеп чәй пешереп, кара-каршы утырып, тыныч кына, бер-береңне гаепләмичә сөйләшү, гаилә тормышыннан кем нәрсә алырга теләгәнен аңларга тырышу .

– Син хатын-кызларга нинди китаплар укырга киңәш итәсең?

– Иң беренче чиратта, Коръән китабына һәм Пәйгамберебез сөннәтенә таянып яшәргә кирәк. Китапларга килгәндә, Хелен Анделинның “Очарование женственности”, шулай ук Стивен Кови язган “7 навыков высокоэффективных семей” дигәннәрне киңәш итәр идем.

– Гаилә тормышына әзер булырга кирәк дидең, бу әзерлекне кайчан һәм ничек башларга?

– Һәр ата-ана кече яшьтән үк баласын гаилә тормышына әзерләргә тиеш. Иң беренче чиратта, ул , әлбәттә, шәхси үрнәк. Әгәр дә кыз бала әнисенең әтисен хөрмәт итмәвен, яки киресенчә, барсын да гафу итеп, тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә тартып баруын күреп үссә, ул да соңыннан шуны кабатлыячак.

Малайларны – гаилә башлыгы, кызларны – хатын кыз булырга өйрәтергә кирәк. Кызганыч, әти-әниләр әлеге сорауга җиңел карый, үскәч үзләре өйрәнер әле дип уйлый. Балалар бакчасында, мәктәптә конкуренция булганлыктан, балаларын лидер булып, алдынгылар рәтендә күрәсе килә. Мондый балаларда эгоизм барлыкка килергә мөмкин.  Шулай ук, ата-аналар тәрбиягә игътибар итмичә, күбрәк матди якны кайгырта.

– Әти-әнинең аерылшуы бала өчен дә авыр биреләдер…

– Әлбәттә, әти белән әнинең аерылышуын балалар бик авыр кичерә, алар өчен бу ваҗига. Гаилә бала өчен иң мөһим әйбер. Гаиләдә ул үзен кирәкле итеп хис итә, монда аны яраталар, аңлыйлар, аның белән аралашалар. Гаиләнең таркалуы аның психологиясенә зур йогынты ясый. Нинди яштә булуыннан һәм аерылышуының сәбәбеннән (ир хатынга кул күтәрә, яисә уртак тел таба алмыйлар) баланың әлеге ситуацияне никадәр авыр кичерүе тора. Мондый балаларда төрле комплекслар барлыкка килә. Алар үзләрен начар, гаепле дип хис итә башлый.

– Кызганыч, мөселманнар арасында да аерылышучылар күп, син моның турында үзең дә әйтеп үттең. Әлеге күренешнең сәбәбе нидә икән?

– Күпчелек очракта мөселман гаиләләрнең таркалуы сәбәбе шунда – яшьләр гаилә корыр алдыннан бер-берсен белми. Өйләнәләр: чөнки кыз намаз укый һәм яулык кия, ә кияүгә чыгалар: чөнки егетнең иманы нык һәм сакалы бар.

Никах – Аллаһы Тәгаләнең олуг бүләге. Һәм әлеге җитди адымга алай җиңел карау бер дә дөрес түгел. “Бер киселгән икмәкне кире ябыштырып булмый”, диләр. Булачак тормыш иптәшенең әти-әниләре, туганнары, дуслары белән танышырга, аның теләкләре, ниятләре,тормышка карашлары белән  кызыксынырга кирәк.

– Ахырдан, укучыларыбзга киңәшләреңне бирсәң иде.

– Күпме генә гаилә тормышына әзерләнсәң дә, бергә тора башлагач аңлашылмаучылыклар килеп чыгачак, конфликтлар да булачак. Әгәр дә аларны ир белән хатын дөрес итеп кабул итеп, нәтиҗәләр ясап, үткәреп җибәрә алса, аларның мөнәсәбәтләре тагын да ныгыячак, мәхәббәтләре дә артачак.

Бер-берегез белән аралашырга, сөйләшергә өйрәнегез, бер-берегез өчен кызыклы булыгыз, уртак хыяллар, максатлар белән яшәгез. Шуны да истә тотыгыз, әгәр дә тишек барлыкка килгән икән, зурга киткәнче аны тегеп кую кирәк.  Гаилә тормышында да шулай. Мөнәсәбәтләрегез начарайды икән – аларны үзгәртергә тырышыгыз, чөнки вакыт үтү белән соң  булырга мөмкин. Мин барлык гаиләләргә  тынычлык, мәхәббәт, тигезлек теләп калам.

Ахырдан тагын бер тормыш тарихы белән таныштырп китәсем килә. Хәлил абый белән Сәймә апа 9 бала үстергән ир белән хатын. Кызганыч, хәзер инде Хәлил абый арабызда юк. Сәймә апа әлеге югалтуны бик авыр кичерә. Берничә ел элек ул үзенең уй-фикерләре белән бүлешкән иде:

“Гаиләне салкап калу бик авыр. Без тугыз бала үстердек. Анысы да аз булган икән, 19 табасы калган – дип шаян гына сүзен башлады карчык. – Бала бит –ул гаиләнең бәхете, шатлыгы, яшәүнең яме. Балаларны тәрбияләү, үстерү җиңел булмады, әлбәттә. Арабызда да гел мәхәббәт, сөю ташып тормады. Китәсе, аерылышасы килгән чаклар да булды. Арабызга керергә дә теләделәр, хыянәте дә бәлки булгандыр. Әмма бу авырлыклар безне якынайтты, араларыбызны ныгытты гына. Ләкин без моны еллар узгач кына аңладык.” Чыннан да, Хәлил абый белән Сәймә апа гел бергә булдылар, бар эшне бергә эшләп, бер-берсеннән аерылмадылар.  Кышкы көннәрнең берсендә Хәлил абый, торт күтәреп кибеттән кайтып килә иде. “Әллә берәр бәйрәм мәллә?” дип сорагач: “Бүген гашыйклар көне диләр, менә Сәйма апаңа күчтәнәч алып кайтам, чәй эчәрбез”, дип өенә ашыккан иде карт. Ул көнне тәрәзәләрендә әле озак утлары сүнмичә, карт белән карчыкның кара-каршы утырып, чәй эчкән шәүләләре күренде.

Мәхәббәт, мәхәббәт дибез… Бәлки чын мәхәббәт, менә шулай дистәләгән еллар узып, авырлыклар кичкәч кенә кешелеккә олы бүләк итеп биреләдер…  Ә без, беренче авырлыклардан куркып, җиңеллерәк юл эзләп, чын сөюгә илтүче сукмактан тагын да ераккарак тайпылмыйбыз микән?

Ләйсән Миназова

Фото helprazvod.ru сайтыннан алынды

Запись Балалы хатыннар ире булган килеш башкага кияүгә чыгып бәхет таба аламы? [психолог киңәшләре] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..