Архивы Разил Вәлиев - Tatar Today - татар яңалыклары.

Разил Вәлиев Татарстанда календарьга яңа көн кертергә тели
“Елга бер тапкыр булса да һәр милләт вәкиле үз халкының милли киемнәрен киеп урамга чыкса, яисә эшкә килсә, алардан күреп башкалар да үз милләте, рухи мирасы, милли киемнәре тарихы белән кызыксына башлар иде”, диде депутат.

Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев парламент утырышында Милли кием көне булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Аның фикеренчә, бу “республикада яшәүче милләтләрнең мәдәни мирасын популярлаштыру, милләтара дуслыкны ныгыту өчен менә дигән чара”.

“Елга бер тапкыр булса да һәр милләт вәкиле үз халкының милли киемнәрен киеп урамга чыкса, яисә эшкә килсә, алардан күреп башкалар да үз милләте, рухи мирасы, милли киемнәре тарихы белән кызыксына башлар иде. Бу хәрәкәт милли кием җитештерү, аның яңа, заманча үрнәкләрен булдыру, халык һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерүгә дә ярдәм итәр иде”, диде Вәлиев.

Ул Адыгея республикасында Милли адыг (чиркәс) киеме көнен зурлап бәйрәм итәләр дип мисал китерде. Бу көн истәлекле даталар турындагы канунга кертелгән һәм бәйрәм көнне һәркем, шул исәптән хакимият вәкилләре дә, милли киемнән йөри, дип сөйләде депутат.

“Заманында Шиһабетдин Мәрҗани милләтнең өч төп билгесе дип туган телне, гореф-гадәтләрне һәм милли киемне атаган булган. Ә без бүген акрынлап милли киемнәребезне оныта барабыз. Әлегә бу мәсьәлә турында фикер алышу бара, ул уңай хәл ителер дип өметләнәбез”, диде Вәлиев.

Аны бу мәсьәләдә депутат Таһир Һадиев та яклады һәм “милли киемнәр көнен билгеләүгә нәрсә комачаулый?” дип сорады. “Берни комачаулый. Бу мәсьәлә хөкүмәттә бер ел дәвамында өйрәнелә, әмма никтер карар кабул ителми”, дип җавап бирде Вәлиев.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “әгәр киләсе утырышка “вышиванкада” (украиннарның милли киеме – ред.) килсәләр?” дип сүзне көлкегә борырга маташты һәм әлеге теманы уйларга кирәк дип белдерде.

Депутат Сергей Раковец Вәлиев тәкъдимен хуплады, әмма “ник үзегез бүген милли киемнән килмәдегез соң?”, дип сорады.

Разил Вәлиев үз чыгышында комитетның 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Мөхәммәтшин “комитет зур эшләр башкарган, әмма аның исеменнән нибары ике-өч кеше генә чыгышлар ясый, башкаларны күрмибез”, дип шелтәләп алды. “Әйтергә дә уңайсыз, сезнең комитетта Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов бар. Безнең арада аннан да акыллырак кеше юк. Әмма бер генә чыгыш та ясамаган. Сезнең тәкъдимнәрне тыңларга әзер”, диде парламент рәисе.

Азатлык радиосы язмасы һәм фотосы  (чит ил агентлыгы)

Запись Разил Вәлиев Татарстанда календарьга яңа көн кертергә тели впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Якутлар 100 миллионга кино төшерсә, татарлар 27 миллионга сыешырга мәҗбүр [видео]
Быел Татарстанда Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча фильм төшереләчәк. Бу хакта 5 майда Татарстанның Дәүләт шурасында үткән матбугат очрашуында әйтелде. Әлегә аны кем төшерәчәге, күпме акча кирәклеге билгеле түгел.

2014-2020 елларда “Татарстан Дәүләт телләрен һәм Татарстанның башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” програмы кысаларында узган ел “Ак чәчәкләр” телевизион фильмы төшерелде. Ул киң җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уятты: берәүләр хуплады, икенчеләр тәнкыйтьләде. Бу Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев та үз фикерен җиткерде.

“Габдрахман Әпсәламовның фильмнары, бәлки, бүгенге көн таләпләренә туры да килмидер. Әмма әлеге роман бик популяр, шуңа да, нигездә, фильм начар кабул ителде дип әйтмәс идем. Быел Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы буенча фильм төшереләчәк. Аның дәрәҗәсе күпкә аерылачак. Мин мәсьәлән, Әмирхан Еникинең хикәяләре, Мөхәммәт Мәһдиевнең, Аяз Гыйләҗевнең повестьләре, Мәхмүт Галәүнең ике романы буенча фильм төшерер идем. Монда югарырак планка куярга кирәк. Башлап җибәрү өчен “Ак чәчәкләр” кирәк булгандыр, чөнки ул гадирәк”, дип саный Разил Вәлиев.

Татарстан кинематографчылары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров та милли киноны үстерү яклы. Аныңча, кинематография йөзе белән милләт ягына борылырга тиеш. Телевизор аша кино теләсә кайсы фатирга үтеп керергә сәләтле.

“Мәскәүдә, Петербургта безнекеннән күпкә сыйфатлырак кино төшерә торган режиссерлар бар. Без дә аларныкы кебек фильмнар төшерә башласак, иң ахыргы урыннарда булачакбыз. Системалы эшләү мөһим. Кинематографиябез классикларыбызга, заманча пьесаларыбызга йөз тотарга тиеш” ди ул.

Ягъфәров сүзләренчә, сыйфатлы тулы метрлы фильм төшерү өчен кимендә 5 млн сум акча кирәк. Мисал өчен, елына Якутия республикасында бу юнәлешкә 100 миллион сум күләмендә акча бүленә. Татарстанда исә кино сәнгатен төшерү өчен бүленгән гомуми сумманың еллык күләме 27 млн сум тәшкил итә.

Запись Якутлар 100 миллионга кино төшерсә, татарлар 27 миллионга сыешырга мәҗбүр [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..