Архивы сабырлык - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Миңа тугыз ай чагында әти белән әни аерылышкан, мин берсенә дә кирәкмәгәнмен» [тормыш хәле]
Дания Нуретдинова белән очрашуыма «Кайбыч таңнары» гәҗитендә басылып чыккан «Ятимә» дигән поэмам сәбәпче булды. «Хәмидә апа, сез минем сабый вакытымдагы ачы язмышымны бигрәкләр дөрес итеп сурәтләгәнсез! Елый-елый кат-кат укып, әсәрегезне ятлап бетердем. //Безнең гәҗит//

Миңа тугыз ай чагында әти белән әни аерылышкан. Ә мин – тупырчык кебек гөнаһсыз нарасый берсенә дә кирәкмәгәнмен. Ире Хәбибулла ташлап, башка хатын белән Казахстанга чыгып киткәч, Рәшидә әнием озак уйлап тормаган, үзе яшәгән Кече Кайбычтан Морза Бәрлебашына мине күтәреп алып менгән дә, әтинең үзен карап үстергән үги әнисе Мәсрураның кысан, иске өендәге как сәкегә утыртып калдырып чыгып киткән. Мәрхәмәтле карчык мине балалар йортына илтеп тапшырмаган, сез язганча, кәҗә сөтен шешәгә салып имезеп үстергән. Авырсам – төн йокыларын калдырып багучым, еласам – юатучым, усал малайлардан, ата каздан саклаучым менә шул кешелекле чит-ят кеше булган. Үги әбигә «әни» дип эндәшкәнмен, ә авыл халкы мине «әби кызы» дип йөрткән. Өйдәге хәерчелек, тормышның авырлыгы, акчасызлык, гаять авыр хезмәт – үзәк бәгыребезгә төшкән хәлләр. Сарыклар, кәҗә, казлар асрыйбыз. Ихатада арба юклыгы үзе бер җәфа. Кышлык утынны, маллар асрап чыгарлык үләнне урманнан күтәреп ташыйбыз. Әби корыган чикләвек куакларын төртеп аудара да, икесен бергә иске яулыгы белән бәйләп, минем тар, ябык җилкәмә сала. Ботакларын җирдән сөйрәтеп, тузан туздырып өйгә таба чабам. Урман каравылчысы күреп алганчы кайтып җитмәсәң – бетте баш! Үләнне куак араларыннан әби урып тора, мин күтәреп ташыйм. Безнең авыл урманга терәлгән, табигате искиткеч гүзәл, суы – эчеп, һавасы сулап туймаслык. Язга чыгуга, какы, сәрдә, яшь кычыткан, кузгалак, күке башы, балтырган ашыйбыз, тамак туйгач, күңелләр күтәрелеп китә. Урамда бала-чага күп, тик минем алар белән уйнарга уенчыкларым да, аларныкы кебек «тәти» күлмәкләрем дә юк. Кешедән калган иске-москыны киеп, кимсенеп үстем. «Ишегалдының чирәмен тавык-чебеш таптаган, әтием юк, әнием юк, алар мине ташлаган», – дип, үзалдыма көйләп йөрдем. Ни әтидән, ни кияүгә чыгып, яңа гаиләсендә балалар табып үстергән әнидән ярдәм булмады. Әйтерсең алар мине хәтерләреннән бөтенләйгә сызып ташлаган. Бер кышта әбинең иске өенең матчасы урталайга сынып, түшәме җимерелеп төште. Алланың рәхмәте, ничек астында калып изелмәгәнбездер? Балалыгым белән истә калмаган, әби каян, ничек бераз акча юнәткәндер, янәшәдәге урман хуҗалыгыннан буе – дүрт, иңе өч метрлы бура сатып алды, авылдашлар булышлыгы белән өй салып кердек. Кысан булса да, монда җылы, рәхәт иде. Мин беренче класска керәсе көздә, әти мәктәп сумкасы һәм кышкы пәлтә җибәрде. Сигезенче классны тәмамлаганчы, шул сумка белән укырга йөрдем, пәлтәне биш ел кидем. Кышкы зәмһәрир суыкларда мәктәпкә барганда, пәлтәмнең чабуы, җиңнәре кыскарып беткәнгә күрә, ябык ботларым, нечкә беләкләрем туңуы әлегәчә хәтердә. Әби белән өйдә татарча гына сөйләшәбез, ә Рус Бәрлебашы мәктәбендә русча укырга кирәк. Җитмәсә, әби хәреф танымый, русча белми, миңа дәрес хәзерләргә булыша алмый. Укуда бик нык артта калдым. Ярым ач, һәрдаим язмыш тарафыннан кыйналган, киләчәккә өмете, максаты, үз-үзенә ышанычы булмаган, ташландык, юаш баланың күңелендә уку кайгысы бармы? Дәресләр бетүгә, кар ерып, өйгә таба йөгерәм. Учак уентыгыннан алып мичкә тәгәрәткән кабыклы бәрәңгене ашыйм да, колхоз эшенә киткән әби кайтканчы, ерактагы чишмәдән су китерәм, малларның астын җыештырам, алларына печән, су салам, кар көрим, утын кертәм, идән, табак-кашык юам. Әби аркамнан сөеп мактый, аз булса да күңелем күтәрелә, мәктәптә алган начар билгеләремнән әрләнеп, юлда елап кайтуларым онытыла төшә. Бераз исәя төшкәч, җәйге каникулларда колхоз эшенә чыга башладым. Чиле-пешле печәнне, люцернаны ат арбасына төяп җибәрергә кирәк. Салам сыйраклы, ябык беләкле баланың чүмәләне күтәреп арбага салырга хәленнән килмәве гаҗәпме? Шул чакта авыл хатыннары: «Бу имгәктән ни килгән? Эшли алмаган килеш, «әби кызы» ник монда буталып йөри?» – дип канга тоз сала. Ә мин өйгә бераз булса да әҗере кайтыр дип этләнәм, тагын эшкә чыгам. Әбинең мәче төкереге шае колхоз пенсиясенә генә карап ятарга димәгән. Беренче елда миңа 45 сутый чөгендер кишәрлеге бүлеп бирделәр. 25 сутыйлы бәрәңге бакчасын утап, төбенә өю дә минем өстә бит әле. Кешедән калышмаска тырышып, җан-фәрманга азаплануларым… Аның каравы, көзен шикәр комы, бераз акча бирделәр, Кайбычка барып, китап-дәфтәрләр сатып алырга ярап куйды. Үзем тир түгеп тапкан хәләл акча бит ул! Икенче елда – 75 сутый, өченчесендә 1 гектар чөгендер утадым. Әбинең сәламәтлеге көннән-көн начарланды. Аның берүзен калдырып китеп булмаганга күрә, сигезенчене тәмамлауга колхозда эшли башладым. Әүвәле тавык фермасында бил бөктем, аннан соң үгезләр симертүгә куйдылар. Унҗиде яшем тулган елда әби үлде. Аңа нибары 68 генә яшь булса да, гомер буе иза чигеп, нужа күреп, кайгы-хәсрәттән башы чыкмаганга, ул бик бетерешкән, 80 яшьлек карчык кебек күренә иде. Яшь, яклаучысыз кыз балага япа-ялгыз авылда көн итүе авыр гына түгел, куркыныч иде. Авылдашлар киңәшен тотып, әнинең Кече Кайбычтагы Рәшит абыйсыннан адресын алып, аны эзләп, Казанга чыгып киттем.

АРТЫК КАШЫК КЕМГӘ ХАҖӘТ?

Әни Дәрвишләр бистәсендә яши икән. Яшермим, әни дә, ире Ринат абый да, балалары да сөенеп, колач җәеп каршыламадылар. Артык кашык кемгә хаҗәт? Урамга куып чыгармауларына рәхмәт. «КОМЗ»га эшкә урнаштым, бөтен көчемне биреп, тырышып эшләвемне күрделәр. Хезмәт хакымны тулысынча әнигә алып кайтып бирәм, ә ул миңа әбәт ашарга дип көн саен 50 тиен тоттыра да калганын үзенчә тота. Үзләре гаилә белән ял паркына, кунакка, кинога чыгып киткәндә, мине ияртмәүләре, өстемнән бикләп, өйдә калдырулары истә калган. Бригадабыздагы хатын-кызлар мине үз итте, хәлемә кереп, өйләреннән ризык алып килеп ашатулары хәтердә. «Сеңлем, тырышлыгың, зиһенең бар, сиңа укырга, белем алып, һөнәр үзләштерергә кирәк», – дип, акыллы киңәш бирделәр. Әниләрнең йорты янәшәсендә генә кичке мәктәп булса да, анда укырга керергә ниятләвемә өйдәгеләр бик нык каршы торды. Ә минем укып кеше буласым килә! Хезмәттәшләрем бу хакта белеп алды. Зәйнәп исемле мәрхәмәтле хатын бу авыр хәлдән чыгуның җаен тапты. Нагорныйда яшәүче бер танышы урын өстендә ята икән. Шуны карау шарты белән мине фатирга илтеп урнаштырды. Көндез ут өертеп заводта эшлим, йөгереп кайтып, авыру хатынның астын алыштырам, юындырам, ашатам, идәнен-керен юам да кичке мәктәпкә укырга чыгып йөгерәм. Шул чаклы яратып, мавыгып укыдым, математика, физиканы су урынына эчтем. Балачактан хисапчы булырга хыяллана идем, укуны бик әйбәт билгеләренә тәмамлагач, техникумга барып кердем. Булачак һөнәремне тырышып, күңел биреп үзләштердем, эшемдә дә сынатмадым. Тырышлыгымны бәяләп, заводның тулай торагыннан урын бирделәр. И, шул чактагы сөенүләрем! Ниһаять, күңелле яшьләр тормышы белән үземчә яши башладым. Үз гомеремдә беренче мәртәбә өр-яңа киемнәр: затлы кызыл күлмәк, алсу чәчәкле ялтыравыклы чегән яулыгы сатып алып кидем. Алар миңа бик килешә иде.

МӘХӘББӘТ КЫЙССАСЫ

Ялларда, бәйрәмнәрдә әтинең бертуган Зәйтүнә апасы яшәгән Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылына кунакка кайтып йөрим. Туганнарым мине ихластан якын күрә, алар янында үземне бәхетле хис итәм. Яшьлек – яшьлек инде, күрше кызлары белән клубка чыккач, үземне кара күзле, бөдрә чәчле, уртачадан озынрак буйлы, какча гәүдәле бер егет озата кайтты. Мин аның моңарчы ике мәртәбә өйләнеп аерылган ир икәнлеген белмәдем. Белгәч, янымнан пыраклатып, куып җибәрдем. «Мин – намуслы, саф кыз бала, берәүгә дә үз-үземне түбәнсетергә юл куймаячакмын!» – дип каты тордым. Икенче юлы кайтуымда мине уртача буйлы, оялчан карашлы, тәртипле бер егет озата кайтты. Бердәнбер сөйгән ярым, баламның әтисе, ышанычлы гомерлек парым булачак Мәсхүтнең үземне клубтан беренче кайтуда озаткан, хатын аерган ир затының бертуган энесе икәнлеген кияүгә чыккач кына белдем. Күп балалы зур гаилә әгъзасы булуыма сөенеп туймадым, иремнең әти-әнисен, туган-тумачасын беренче көннән үз иттем, алар да миңа хөрмәт белән карады. Быел миңа алтмыш яшь, Мәсхүт белән яши башлавыбызга 40 ел тула.

ҮР АРТЫНДА ҮРЛӘР БАР

Мәсхүт Волжск шәһәрендә яши иде. Энә кайда, җеп шунда, дип, Казаннан ирем янына кайтып урнаштым. Бер иске шәхси йортның чарлагындагы кысан бүлмәне арендалап, текә баскычтан су ташып, утын алып менеп мич ягып, керосинкада ризык әзерләп, үзебезчә яши башладык. Ирем – алтын куллы төзүче, ташчы, калайчы, балта остасы, штукатур-буяучы, слесарь, токарь, монтер, машина йөртүче – аның белмәгән эше юк, нәрсәгә тотынса, шуны коеп кына куя. Шулчаклы уңган, булдыклы, ярдәмчел, кайгыртучан ул. Бер дигән гаилә башлыгы, ышанычлы ир булып чыкты. Бәхетемә туган, күрәсең. Шулай да, күңелемә ятышсыз бер гадәте эчемне пошыра: эштән соң салгалап кайта иде. Мин янәдән укып, Банк мәктәбе тәмамладым. Әүвәле банкка гади хезмәткәр булып урнаштым, соңрак хисапчы итеп куйдылар. Мари дәүләт университетында читтән торып укып, финанс-икътисад бүлеген тәмамлагач, эшемдә карьера ясадым, үз тырышлыгым, намуслы хезмәтем белән баш хисапчы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелдем. Ике бүлмәле фатир алдык, кызыбыз Гөлнара матур гына үсеп җитте, уңышлары белән сөендерә килде. Түгәрәк дөньябызның бер чите көтмәгәндә кителде – җаваплы эштә чиктән тыш аруым, талчыгуым сәбәпле, эш урынымда мине инсульт бәрде…

ӘЙ, РАББЫМ, ҮЗЕҢ ТАШЛАМА!

Мине аякка бастыру өчен табиблар биш ай көрәште. Невропатолог Владислав Фомичовка аеруча рәхмәтлемен, ул минем киләчәк язмышым турында ихластан кайгыртып, тернәкләндерүгә бик күп көч куйды, төпле киңәшләр бирде. Тормышның көйле арбасыннан төшеп калу өчен бер минут җитә, янәдән тулы канлы тормышка әйләнеп кайту өчен бик күп тырышлык, үҗәтлек, якыннарыңның кайгыртучанлыгын, мәрхәмәтле мөнәсәбәтен тою, үз-үзеңнән кул селтәмәү кирәк икән. Дерелдәгән аякларыма көч-хәлгә басып, мәчеткә юл тоттым. Анда күңел тынычлыгы таптым. Бер Ходаема сыгынып, ярдәм сорадым. Ун елдан бирле мәчеткә йөрим. Башта гарәп хәрефләрен, догаларны бик авырлык белән ятласам да, соңрак изге Коръәнне оригиналда укырлык булып өлгереп җиттем. Биш вакыт намазны калдырмыйм, гаиләбез кеременнән сәдака, зәкят бирәм, ураза тотам. Исламның бишенче баганасы булган Хаҗга барып, Кәгъбәтуллага баш орып, Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә Мөхәммәт пәйгамбәребез (с.г.в.) йөргән сукмаклардан узып, Гарәфәт тауларына менсәм, Мәздәлифәдә изге гамәл кылсам иде, дип намаз арты саен дога кылып, Аллаһтан ярдәм сорадым. Теләгем кабул булды – Хаҗга барып, зәмзәм сулары эчеп, күңелемне сафландырып кайтуыма сөенеп туя алмыйм. Мәсхүтем дә туры юлга күнде, аңлашып яшибез. Иремнең төп йортындагы абыйсы үлгәч, нигез таралмасын дигән нияттән чыгып, авылдагы өйне төзекләндердек тә, җәйләрен шунда яши башладык. Туганнар янәшәсендә, саф һавада яшелчәләр үстереп, тавык-чебеш карап, тыныч авыл тормышында көн күрү үземә дә, иремә дә ошый. Тормышта сынаулар күп була, беркайчан да өметне өзмәскә, Аллага сыгынудан туктамаска кирәк, – дип елмая ак яулыклы, пакь күңелле мөслимә ханым.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан–Кайбыч–Иске Чәчкаб

Запись «Миңа тугыз ай чагында әти белән әни аерылышкан, мин берсенә дә кирәкмәгәнмен» [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Динә Закирова: «Әнисез көннәребез башланды»
Cкрипкачы Динә Закирова һәм Камал театры артисты Илнур Закировлар гаиләсендә тирән кайгы. Динәнең әнисе Диләрә ханым якты дөньядан китеп барды. //Tatar today//

“Әнисез көннәребез башланды … Авыр вакытларыбызда яныбызда булган Барлык дус – туганнарга чиксез рәхмәтемне белдерәм!” дип язып куйган Динә Закирова Инстаграмында. Тирән кайгысын уртаклашабыз, гаиләсенә сабырлык телибез!

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Динә Закирова (@dinazakirova_dz)

Запись Динә Закирова: «Әнисез көннәребез башланды» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Дүрт айда – алты мәет: Халидә Әсхәдуллинага әнә шундый кайгы килә»
Дүрт айда – алты мәет. Арча­ның Ашабаш авылында гомер итүче Халидә Әсхәдуллинага әнә шундый кайгы кичерергә туры килә. Әтисе белән әнисе, апасы белән сеңлесе, абыйсы белән энесе артыннан, өч елдан соң ирен дә югалткан хатын ничек тә хәсрәтләрдән котылып, тормышның якты ягына чыгарга азаплана. //Ватаным Татарстан//

Халидә – Биектау районы кызы. Яшь вакытта яратып йөргән егете дә була. Яшьләр зур хыяллар белән янганда, әти-әниләре каршы төшә. Бервакыт дусларының туена барган кызны башка егет ошатып кала. Халидә бер белмәгән кешегә чыкмыйм дисә дә, әти-әнисенең теләгенә каршы килә алмый.

– Кем икәнен дә белми иргә чыктым. Ирем бик холыксыз булды. Гел кул күтәрде. Бервакыт ул кыйнаганнан соң, өч ай буе хаста­ха­нәдә ятып чыктым. Ни генә күр­мәдек балаларым белән. Ирем кайтып тавыш чыгара башлауга, чыгып кача идек. Атналар буе бакчада кунып йөргән вакытлар булды, – дип сөйли Халидә. – Ничек кенә сабыр итсә дә, аның да чиге була. Әти-әни янына кайтырга теләдем. Тик аларның ул чакта йортлары янып көлгә әйләнде, үзләре дә апабыз гаиләсендә көн күрде. Мин дә балаларым белән шунда кайттым. Күз алдына ките­рә­сезме: өйдә апа белән җизни, аларның алты баласы, әти белән әни, абый яши, алар янына ике бала белән мин дә килеп кушылдым.

Халидә Казанга китеп эшкә урнаша. Алты ел буе йөреп эшли. Бераз гына тормышы да яхшырып китә. Тик шул чакта әнисе авырый башлый. Халидә аны карарга дип кире авылга кайта. Никадәр генә яшә­тергә тырышсалар да, әнисен коткара алмыйлар.

– Әнине җирләргә дә мөмкин­лек юк иде. Авыл кешеләре ярдәм итте. Ул чакта эшләгән җиремнән дә булыштылар. Тормышымның тагын авыр вакытлары башланды. Әнинең җидесен уздырганнан соң, озак та тормады, мине үз йортына яшәргә чакырган апам кызы белән бергә юл фаҗигасенә эләк­те. Биектау белән Коркачык авылы арасында алар утырган машина поезд астына барып керде. Бер мәлдә бар дөньяның асты-өскә килде. Җизнигә бигрәк тә авыр булды. Ул чакта апаның олы кызы Әлмәттә кияүдә. Җизни иң кечкенә баласын алып, үз авылына китеп барды. Бер уллары төп йортта яшәп калды. Тагын ике балаларын ятимнәр йортына бирмәс өчен күршеләре уллыкка алды, – ди Халидә. – Әтиебез бу хәсрәт­ләрне күтәрә алмады. Апа белән сең­лемнең вафатыннан соң ике ай дигәндә ул да үлеп китте. Әтисез калу бигрәк читен булды. Хәзер уйлыйм да, ничекләр түзеп булган, дим. Шул чакта мин шигырьләр яза, аларны интернетка куя башладым. Бервакыт беренче йөргән егетем эзләп тапты. Кич­тән хәлләр сорап смс язды, иртәгесен яны­ма килеп җитте. Шул көнне никах та укыттык. Мин дә бә­хеткә тиенгән төсле булдым. Бер­гә-бергә яшәү авыр булмас дип уйладык. Ирем ике тапкыр тормыш корса да, баласы булмаган. Бик тә сабый сөясе килә иде. Аллаһы Тәгалә борчуларын онытсын дип, миңа сабый җибәрде. Бик сөе­нештек. Бала туар алдыннан ирем­нең авылына күчендек. Ялгыз торган бер йорт­ны сатып алдык.

Әмма тыныч кына яшәргә насыйп булмаган икән Халидәгә. Бу гаиләнең ишеген тагын кайгы җиле шакый. “Абый белән эне­безгә үз яныбызда эш таптык. Алар да күче­неп килергә тиеш иде. Әмма бер көн соңга калдылар. Без фаҗи­га­ле хәбәр турында ишетеп кайтып җиткәндә, йорт янып беткән иде инде. Абый белән энем дә уттан котыла алмаган”, – дип сөйли күпне күргән хатын.

Әнә шул хәсрәтләрдән бө­гелеп төшмәс өчен ире белән бер-берсенә терәк булып тормышны алып барырга тырыша алар. Тик бу юлы да килеп чыкмый. Казанга эшкә урнашкан иренә акча түләми башлыйлар. Баксаң, элек бергә яшәгән хатынына дип үз исеменә кредит алган икән. Әҗәтне үзенә түләргә туры килә. Инде аның исеменә теркәлгән машина белән үги кызы авариягә очрап, 200 мең сумнан артык акча таләп иткәч, Халидәнең ире тагын да бете­ренә. Борчулы көннәр эл­мәккә менү белән тәмамлана.

Халидә ничек тә бирешмәскә тырыша. Апасының күршеләре алып үстергән балалары белән дә элемтәне өзми ул. Рәмиснең 4 айлык булып калган улына да 4 яшь тулган. Җизнәсе белән дә хәбәр­ләшеп торалар. Әлмәттә яшәүче сеңлесенең исә тормышы барып чыкмаган. Кая барырга белмәгән туганын Халидә сыендырган. Сең­лесе Арчага барып эшли икән. Әкренләп тормышлары җайла­нып килә. Әмма Халидә ярдәм кулы сузучылар булса, каршы түгел. “Тор­мышымның авыр вакытлары артта калыр дип ышанам. Өч баланы аякка бастыру җиңел түгел”, – ди ул.

Моңсулыкка күңел бирелде…

Әллә нигә килә елыйсы…

Нигә шулай кырыс сыныйсың?

Язмышымнан килә сорыйсы!

Аз булдымы киртә юлларда?

Аз булдымы кары,бураны?

Күпме газап,кайгы кичердем,

Уйлап куям бик еш шуларны…

Нигә, язмыш,нигә сыныйсың?!

Әллә миңа бәхет язмаган?!

Язмышымның барыр юлларын

Кара болыт гүя каплаган…

Җитәр инде, җитәр, сынама!

Бәхет нуры керсен җаныма…

Давылларың егар булса да,

Түздем инде, түздем барына!

Җитәр инде, язмыш, сынама…

Халидә Әсхәдуллинага ярдәм итүчеләр өчен Саклык банкы картасы:

4817  7600  2318  4462

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Запись «Дүрт айда – алты мәет:  Халидә Әсхәдуллинага әнә шундый кайгы килә» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Үз бәхетен үзе җимергән кешене күргәнең бармы? Булмаса, күр!»
Үтеп киткәч, борылып карадым. Юк, хатын-кыз күзе төшәрдәй түгел иде ул ир. Эчкечеләргә хас таушалган йөз, майланып төрле якка сибелгән тыңлаусыз чәчләр… Өс-башы да шул кыяфәтенә ярашлы. Ләкин шешенкерәгән күз кабаклары арасына яшеренгән күзләренең карашы бик таныш тоелды. Үзенә каравымны аркасы белән сизгән кебек, ул да миңа борылды. //Акчарлак//

Күзләребез очрашкач, тетрәнеп киттем: Ходаем, Рәлиф ич бу! Курсташым Рәлиф! Кеше үзе никадәр үзгәрсә дә, күз карашлары үзгәрми икән. Һаман да шул, эчеңә үтеп, төбәп карый торган коңгырт күзләр…

Әй Рәлиф, Рәлиф! Нәрсә булды, дөнья нишләтте сине? Безнең курстагы иң шәп егетләрнең берсе идең бит син!

– Рәлиф?!

Ир мине танымаган рәвеш чыгарып, адымнарын кызулатты. Юк инде, апаңнан алай җиңел генә котылырмын димә. Йөгереп диярлек барып, каршына төштем:

– Син бит бу, Рәлиф?!

Рәлиф теләр-теләмәс кенә тукталып, битараф карашы белән миңа төбәлде:

– Бәлки. Ләкин бу исем җисеменә туры килми инде хәзер.

Ул яңадан китәргә талпынды. Кулларымны сузып, янә туктаттым.

– Тукта инде, Рәлиф. Әйдә, менә бу кафега кереп утырыйк әле бераз.

Рәлиф кесәсеннән тәмәке алып кабызды, берничә тапкыр йотлыгып суыргач, читкә карап “черт” итеп төкереп куйды:

– Кафеларга кереп сыйланып йөрергә… Акча юграк чак әле.

– Үзем сыйлыйм!

– Хе! Хатын-кыз чутыннан ашап йөрергә… Син мине бөтенләй бетереп үк ташлама инде.

– Нишләп бетереп ташлыйм ди?! Тормышта төрле вакыт була инде ул. Икенче юлы син мине сыйларсың. Күптән күрешкән юк бит, бераз сөйләшеп утырыйк дигән идем.

Дәлилем саллы булды ахры, Рәлифнең йөзенә “ярый соң алай булгач” дигән кыяфәт чыкты. Якындагы кафега кереп утырдык. Очрашу хөрмәтенә алган нәрсәне бераз тотып куйгач, Рәлифемнең теле ачылды. Эчен бушатасы килгәндер күрәсең. Яңадан тәмәке алып кабызды да, күзләрен каядыр читкә төбәп, сөйли башлады:

– Их, Илһамия. Үз бәхетен үзе җимергән кешене күргәнең бармы синең? Булмаса, күр! Менә, синең каршыңда утыра ул ахмак бәндә!

Әйткәнемчә, Рәлиф курста иң күзгә күренгән егетләрдән иде. Күп кызлар, шул исәптән үзем дә бик ошатып йөрдек аны. Әмма Рәлиф Зәлиядән башка беркемгә дә карамады. Институтта аларга сокланмаган кеше юк иде. Икесе дә бик актив студентлардан булып, бәйрәм-кичәләрдә сәхнә күрке булып парлап биеп, җитәкләшеп дигәндәй, гел бергә йөрделәр. Бишенче курста укыганда студент туе ясап, өйләнешеп тә куйдылар. Биш елдан соң очрашуга килгәндә – бер, ун елдан соң очрашканда ике кызлары бар иде инде. Фотоларын күрсәтә-күрсәтә, горурланып сөйләштеләр. Тормышларыннан да, эшләреннән дә канәгать иделәр: өч бүлмәле фатир, аннан машина алганнарына куанып бетә алмадылар. Очрашу кичәләребезне ямьләп, парлы матур биюләрен дә бүләк иттеләр. Быел институтны тәмамлавыбызга унбиш ел була, тагын күрешербез әле дип йөри идем. Әллә күзләр тидеме икән үзләренә?!..

– Әле өч ел элек кенә миннән дә бәхетле кеше юк иде бит, – дип сүзен дәвам итте Рәлиф. – Янымда сөйгән хатыным, яраткан балаларым, лаеклы эшем, менә дигән фатирым – тагы нәрсә кирәк җирдә адәм баласына!

Рәлиф бармакларын пешерә башлаган тәмәкесен көл савытына басып сүндерде дә, шунда ук икенчесен алып кабызды. Мин дәшми генә сүзнең дәвамын көттем.

– Сөйгән кешең белән арага хыянәт җиле керүдән дә авыр хәл юк икән. Хыянәт тә түгел әле, яраткан кешеңне ахмакларча көнләшү харап итте.

– Уф, Рәлиф,– дидем мин. – Ә мин әллә нәрсәләр уйлап бетердем: үлем-китем белән бәйле фаҗигалар күз алдыма килеп китте. Зәлия сиңа хыянәт итә торган кешеме соң инде? Килешерсез!

Рәлиф бер ноктага төбәлеп, шактый гына сүзсез утырды. “Каян кысылдым инде, кеше үз җае белән сөйли иде бит” дип, үземне эчтән генә битәрләп утыра башлагач кына кабат сөйләп китте:

– Зәлия белән авылдашлар икәнебезне беләсеңдер инде. Без аның белән мәктәп эскәмиясеннән бирле бергә. Ул көнне авылдагы абыйларга ашка кайткан идек. Кунаклар парлап килә тора: хатын-кыз эчкә үтә бара, без – ир-атлар, тәмәке көйрәтеп, тегене-моны сөйләшеп таптанабыз. Минем Зәлия дә шунда аш-су әзерләүчеләргә булышып йөри. Бераздан безне дә өйгә керергә чакырдылар. Башкаларны үткәреп, арткарак калганмын икән. Аргы урам Нәҗип җиңемнән тотып, читкә дәште. Әйтер сүзе бар, имеш:

– Ну, малай, кайнар да икән Зәлияңнең кочагы! Гомерләрең рәхәттә үтә икән, мала-ай!

Ярым пышылдап шул сүзләрне әйтте дә, тиз-тиз өйгә кереп тә китте. Мин тораташ шикелле баскан урынымда катып калдым. Башта бөтен тәнемне пешереп, кайнар дулкын йөгереп узды. Шабыр тиргә төштем. Аның артыннан өстемә бозлы су сипкән кебек булып, өшетеп җибәрде. Тешләр тешкә тими, калтырата ук башлады. Ул арада яңадан теге кайнар дулкын китереп бәрде. Шул кайнарлык белән өйгә бәреп керсәм, Зәлиям кухня яктан аш тулы тәлинкә күтәреп чыгып килә. Каршына басып кулыннан тәлинкәсен алдым да, кайнар ашны йөзенә сибеп тә җибәрдем. Зәлиям ачыргаланып йөзен каплап, башкалар ах-ух килеп калдылар, мин башымны югары күтәреп, горур басып өйдән чыгып киттем: булдырдым бит, молодец!..

Рәлиф башын иеп бераз тын утырды. Аннары чираттагы тәмәкесен алып кабызды да, сүзен дәвам итте:

– Ачу алдан, акыл арттан йөри диләр. Нәҗипнең мәктәп елларыннан бирле Зәлиягә гашыйк икәнен белми идеммени мин?! Зәлия бит аны түгел, мине сайлады. Һаман ярата күрәсең аны Нәҗип. Кирәк бит, минем кулым белән ничек итеп үч алды. Хәер, ул үзе дә болай ук булыр дип көтмәгәндер. Монда мин ахмак: Нәҗипнең үзен сугып егасы урында…

Рәлиф күз яшьләренә тыгылып, читкә борылды. Бу хәлләрнең нәрсә белән беткәнен бик беләсем килсә дә, дәшми генә сүзнең дәвамын көттем.

– Тормышыңның өстен-аска әйләндерергә, барысын да җимерергә – бер ялгыш адым, бер мизгел җитә икән… Зәлиям озаклап хастаханәдә дәваланып чыкты. Пешкән эзләрдән битендә шадраланып җөйләр калган. Алларына тезләнеп, һәр шадрасын бөртекләп үбәр идем. Тик гафу үтенеп янына күпме генә барып карасам дә, ул мине күрергә дә теләми. “Йөрәгем бик каты пеште, җөйләре төзәлерлек түгел, – ди. Хастаханәдән чыккан көнне үк, өйгә дә кайтып күренмичә, балаларның берсен мәктәптән, икенчесен бакчадан алып, районга китеп урнашкан. Минем кылган кабахәтлекне “этлек” дип бәяләп, хәленә кергәннәр: яшәргә бүлмә биргәннәр. Өч бүлмәле фатирыбызда берүзем яшәп ятам. Әмма Зәлиям белән кызларым булмагач, тормышның ни яме бар?! Эштә дә гамь калмады…

Рәлифнең кабат күз яшьләренә тыгылып, кесәсенә тәмәкегә тыгылды.

– Чү-чү, Рәлиф, – дидем мин тыелып кына. – Бу кыяфәткә калгач, Зәлияң жәлләп кире кайтыр дип көтәсеңме әллә?! Юк инде, мескенлеккә төшкән кешене яратып булмый аны!

Рәлиф миннән башка сүзләр көткән иде ахры. Беркавым аптырап карап торды. Аннары җәһәт кенә урыныннан торды да, бер генә җөмлә ыргытып, җилтерәп чыгып та китте:

– Ә син бит хаклы! Хаклы, шайтан алгыры!

Нишләргә уйлады? Белмим… Әмма йөрешендә элекке Рәлиф: булдыклы, шәп Рәлиф чалымнары чагылып калды. Гафу итәрсең микән, Зәлия? Гаиләгез бәхете бүген синең кулда!

Зөлфия Мансур

Запись «Үз бәхетен үзе җимергән кешене күргәнең бармы? Булмаса, күр!» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Үги әтиләрнең, әниләрнең дә әйбәтләре булгалый. «Булгалый» гына шул»
Әнкәем вафат булганда өч яшьтә генә идем әле. Аны соңгы юлга озаткан көн бүгенгедәй хәтеремдә. Ә менә төсе-кыяфәте нишләптер онытылган. Үги әнием безгә килүенең беренче көннәреннән үк исемдә калган. Әткәй “яшь әни” алып кайткан көнне зур табын әзерләделәр. Ничаклы кыстасалар да, мин ашарга утырмадым, мич арасына кердем дә, яшьле күзләремне стенага терәп, тик басып тордым. Әнкәемне күз алдына китереп, бәгырьләрем телгәләнеп, сүзсез генә үкси идем мин ул чакта. //Татарстан яшьләре//

Яңа әнинең минем белән яшьтәш Зөбәйдә (исемен үзгәрттем) исемле кызы да бар икән. Бер ай чамасы аның белән бөтенләй аралашмадым. Әткәй нихәтле тырышса да, үгигә “әнкәй” дип әйтергә телем бармады. Күпмедер вакыт үткәч, яңа күлмәк тектеләр миңа. Ләкин кидермиләр дә, кидермиләр. “Әнкәй” дисәң, киярсең диләр. Нишләмәк кирәк, әйттем инде. Гел ертык күлмәк киеп йөреп булмый бит. Минем бу гомеремдә беренче тапкыр үз-үземне җиңүем иде. Ниһаять, Зөбәйдә белән дә бер-беребезгә ияләштек, бергә уйныйбыз, бергә йоклыйбыз, хәтта мунчаны да бергә керәбез. Әмма әнкәй барыбер үзенең үгилеген сиздерә. Аш бүлгәндә кызына гел токмач сөзеп сала, ә миңа коры шулпа. Май язганда каймактан бушаган чүлмәкне яларга да аңа гына бирә. Ул минутларда мин – сабыйның нинди халәттә булуын үз башыннан үткәннәр генә күзаллар. Аш-су әзерләгәндә дә кызый күбрәк әнисе тирәсендә чуала. Симез калҗаларны кабып алгач кына, бармакларын ялый-ялый минем янга уйнарга чыга. Минем уйныйсым килми, мин ач. Ипи сорап алырга да җөрьәт итмим. Аннары ипи һәрчак биек киштәдә, анда минем буем җитми. Үз хәлемне үзем генә беләм. Әткәй күрше авылда сатучы булып эшли. Абыем белән апам шулай ук күрше авылда, шунда торып укыйлар. Әләкләшүне белмим дә.

Беркөнне шулай әткәй белән әнкәй нидер пешереп, сәхәр ашадылар да, эшкә киттеләр. Зөбәйдә әбиләрендә иде. Өйдә берүзем калдым. Сикереп торып карасам, казан асты учагы янып та бетмәгән, казанга юарга салган су кайный. Юлпучтан он алдым да, тотындым боламык болгатырга. Оны күбрәк булгандыр инде, боламыгым казан читенә ябышты да катты. Шуны кыра-кыра бушатырга азапланганда әткәй кайтып керде бит, каһәр. Нишләп кире кайткандыр, бәлки минем ач калуым исенә төшкәндер. Берничә минут кына сәке йөзлегенә утырып торды да, яшьле күзләрен миңа күрсәтмәс өчен, куллары белән битен каплап, дәшми-тынмый янә эшенә китеп тә барды. Мин дә сүз катмадым.

Ачлыкка тәкатем калмаган чакларда якын бабайларга да, ерак бабайларга да баргалыйм. Алар минем хәлемне сүзсез дә аңлыйлар иде, әлбәттә.

Җае туры килгәндә күршеләребез дә, үзләренә чакырып, тамагымны туйдырып чыгардылар. Бигрәк тә Хәмдия түткәйнең, Маһурый, Мосаллия җиңгәчәйләрнең, кендек әбием булган Ханнан бабай карчыгының игелекләрен һич тә онытасым юк. Урыннары җәннәттә булсын!

Тамак аралатуы өстенә, тәнемне дә, җанымны да кыйнап имгәтә иде үги әнкәем. Бервакыт, ишегалдында уйнаганда, мин очырып җибәргән калай кисәге кызының башына тиде бит! “Инәкәйгә әйтәм!” – дип, елый-елый өйгә кереп тә китте теге. Әнкәйнең ажгырып өйдән чыгуын күргәч, тоттым да икенче урамда яшәүче якын әбиләргә йөгердем. Мәчет янына җитәрәк әнкәй куып тотты. Кулымнан эләктереп алды да: “Әйдә, улым, өйгә кайтабыз, яме, син бит акыллы бала”, – дип юхалый-юхалый өйгә алып китте. Бернинди артист та ул чаклы оста кылана алмас иде, валлаһи!

Ишегалды түрендәге кар базы артына алып барып егып салды да, аяклары белән таптарга-изәргә тотынды, үзе “үл, үл!” дип акыра. Минем ачыргаланып елавымны ишетеп: “Нишлисең, Сәвия, баланы үтерәсең бит!” – дия-дия күршеләр җыелды. Ут күршебез Хәмдия түткәй йөгереп кермәгән булса, миңа бу юлларны язуны насыйп итмәс иде. Мине өйгә кертеп урынга салдылар. Әнкәй берни булмагандай киенде-ясанды да, кызын ияртеп күрше авылда яшәүче туганнарына кунакка китеп барды.

Бездә сепаратор тора иде ул чакта. Икенче көнне сөт аертырга килгән апалар, күлмәгемне күтәреп карыйлар да, кычкырып елыйлар. Энә чәнчерлек тә кара янмаган җире юк иде шул нәни тәнемнең.

Әлеге вакыйгадан соң үги ана бәлки акылына килгәндер диярсез. Юк шул, физик яктан чыныгып, мин аңа каршы тора башлагач кына кул күтәрүдән тыелды. Соңгы тапкыр кыйнавы әле дә хәтеремдә. Әлеге дә баягы шул кызы аркасында. Бергә уйнап йөрибез шулай. Нәрсәдер аныңча булмаган иде. “Инәкәйгә әйтәм!” – дип тагын өйгә йөгерде. Бу юлы әнкәй уклау күтәреп чыккан. Уклау белән кизәнүеннән башымны саклый алсам да, кулларымны саклап кала алмадым. Бер кулыма аеруча нык эләкте. Кан тамырлары ике урыннан шешеп тә чыкты. Һәрберсе чыпчык йомыркасы зурлыгындагы шешләрен күрсәтергә әткәй янына йөгердем. Ул безнең Яңа Сәфәрдән биш чакрым ераклыктагы Баек авылында сатучы булып эшли иде. Кулдагы шешләр беткәнче дип йөгерә-атлый барсам да, соңарганмын. Әнкәй әткәй янәшәсендә басып тора. Мин уравыч ат юлыннан бардым, ә ул урман аша сукмактан турыга элдерткән.

Кибет эче тулы халык иде. Мин елый-елый хәлемне сөйләгәч, әткәйгә дә эләкте. “Ир башың белән шул кадәрле җебек булма!” – диючеләр дә булды хәтта. Баекларны болай да усал халык диләр бит.

Әткәем 1942 елда Свердловск шәһәрендәге хәрби госпитальдә тиф зәхмәтеннән вафат булган. Үләренә берничә сәгать кала гына янәшәсендә ятучы Казан кешесе Барый абыйга тәрҗемәи хәлен сөйләгән, гаиләсенә хат язып салуын үтенгән. Бари абый, әлбәттә, әманәткә хыянәт итмәгән. Бик тәфсилләп язган хаты килде. Әткәемнең калган әйберләрен, акчаларын да җибәрде безгә.

Соңгы сүзләре күбрәк минем турыда булган бәгырькәемнең. “Хатынымның өч баласы үзенекеләр, ул аларны ач-ялангач итмәс ничек тә. Ә менә беренче хатынымнан туган Ягсуп исемле улымны нинди язмышлар көтәдер”, – дигән ул күршесенә мәңгелеккә күзләрен йомар алдыннан. Күрәсең, әткәем минем хәлемне, үги ана бирә торган “тәрбия” алымнарының нинди булуын белеп-тоеп яшәгәндер.

Озын, озак гомер кичереп, хәзер шуны әйтә алам: шулай да Ходаем мине язмыш кочагына ташламады. Җидееллык мәктәпне уңышлы тәмамладым. Кызы керә алмагач, педучилищега әнкәй мине җибәрергә мәҗбүр булды. Педучилищедан соң укытучылар институтын, педагогия институтын уңышлы тәмамладым. Эшемне яратып башкардым, озак еллар мәктәп директоры булып эшләдем. Аллага шөкер, әле дә зиһенем камил минем, газеталарга хәбәрләр, шигырьләр язам.

Укып чыгып эшли башлагач, үги дип, әнкәемне ярдәмемнән мәхрүм итмәдем, ай саен акча җибәреп тордым. Менә ишеләм дип торган йортыбызны сипләттем. Уйлавымча, әнкәем миннән рәнҗеп китмәде бакыйлыкка. Хәзер дә урыны оҗмахта булуын телим.

Бу язмамны укыгач үгиләрнең дә әйбәтләре була бит дип әйтүчеләр дә булыр, бәлки. Килешәм: үги әтиләрнең дә, үги әниләрнең дә әйбәтләре булгалый. “Булгалый” гына шул. “Кем тапкан, шул карасын” дигән сүзләрнең хаклыгына иманым камил минем.

Ягсуп МОРТАЗИН. Бөгелмә.

Запись «Үги әтиләрнең, әниләрнең дә әйбәтләре булгалый. «Булгалый» гына шул» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Һәр кешенең бәхетле буласы килә, ләкин язмыш сынауларыннан узып булмый»
Сер түгел: кайчагында булганыннан канә­гать­лек алып, шөкер итеп яшәргә дә оныткалап җибәрәбез. Менә шундый вакытта бө­ек көч­ләр, сабак булсын әле бу бәндәгә дип, гый­брәт­ле язмышлы кешеләр бе­лән очраштыра, күрәсең. Поездда кайтып барышыбыз. Кайчак очраклы гына юлдашларга әллә ниләр сөйләп ташлыйсың. Саҗидә апа сөйләде дә сөйләде.  //Ватаным Татарстан//

Бәхет ул – сөйгән кешеңне очратып, гаилә кору, дип уйлый Саҗидә. Насыйп яры оч­рар дип, күңеле белән көтеп йөргән бер мәл­дә, авылда хәбәр тарала. Гаяз өйләнергә кайткан икән. Саҗидә кичкә кадәр әллә ниләр уйлап бе­те­рә. Кичке уенда, бәлки, Гаязны күрермен, дип алгысыта ул күңелен. Алар 10-11 сыйныфларда бергә укыйлар. Мәктәп елларында күңеллә­рендә мәхәббәт очкыннары кабынса да, ничектер, башлап сүз әйтергә кыймыйлар. Укып бетергәч, күре­шергә дә туры килми. Гаяз турында авылда төрле хәбәрләр йөри. Кайбер кеше аны, карта уйный икән, икенчеләре бик бай кешегә әйләнгән икән, дип тә сөйләшә. Кичке уенда Гаяз Саҗидәне озата кайта. Әмма ул кыз күзаллаган партадашы булмый инде. Ыспай киенгән, өс-баш яхшы, кулында – чит ил сәгате. Теле телгә йокмый. Нәрсә­ләр генә сөйләми ул. Имеш, читтә аның ике катлы өе бар. Машинасы, дачасы. Кыс­касы, авыл кызын кызыктырырлык байлыгы җи­тәрлек була егет­нең. “Мин бит, Саҗидә, өй­ләнергә кайттым, синең ши­кел­ле саф кыз кирәк, чык ми­ңа кияүгә. Өч көн вакыт сиңа, җавап бирерсең”, – ди егет, кызның күзләренә карап. Саҗидәнең генә әти-әнисе каршы килә. “Нинди белмәгән урынга китү ул? – ди алар. – Авыл кешесе булса да, син аның андагы тормышын белмисең бит”. Ләкин Саҗидәнең йө­рәге урыныннан куба, ризалык бирегез, китәм, ди. Бәхе­тен­нән, очып, җиде кат күкләрдә йөргән кызларын күреп, никах укыталар. Никахтан соң Гаяз Саҗидәгә якын да килми. Бергә мунчага да керми­ләр. “Үзбәкстанга кайткач, бер­гә булырбыз, – ди ир кеше. – Өс-башыңа күп алма, ан­да синең бар нәрсәң дә бар”.

Саҗидәнең тормышы өч көндә үзгәрә дә куя. Арба артындагы дегет чиләге шикелле, шома Гаязга ияреп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә чыгып китә ул. Гаяз поездда барганда бик борчыла, әледән-әле тәмәке тарта. Мин сине коллыкка алып барам дип, Саҗидәгә ничек әйтсен инде ул? Поезддан аларны бер машина каршы ала. Гаяз, Саҗидәнең күзенә туры карамаска тырышып, тиздән барып җитәчәклә­рен әйтә. Менә алар бер кечкенә өй янына килеп җитәләр. Өй эче бик матур, гел келәмнән генә тора. Өстәл дә, урындык та күренми. Саҗидә өй эчен күзәтә. Идәндә 60 яшьләр тирәсендәге бер карт утыра. Карт алар белән сәлам би­ре­шә. Гаяздан, алып кил­деңме, дип сорыйлар. Әйе, сез телә­гәнчә булды, дигән җавап ишетелә. Карт әкрен генә урыныннан тора да Саҗидәгә утырырга куша. Шунда гына Саҗидә түрдә ятак сыман урынны күрә. Карт, Гаязны ияртеп, тышка чыгып китә. Алардан соң өйгә озын күлмәк кигән карчык керә. Саҗидә янына килеп, и бәхетсез бала, дип пышылдый. “Мә, өстеңне алыштыр, башыңа яп”, – дип Саҗи­дәгә кием суза. “Хәзер сиңа никах укырга керәләр”, – ди.

Шулвакыт ишектә карт белән өч ир-ат күренә. Карт бик озак итеп догалар укый. Саҗидә­нең куркудан тән­нәре калтырый башлый. Карчык Саҗи­дәгә чәй бирә. Шуннан соң карт белән карчык һәм башкалар чыгып ки­тә­ләр. Саҗи­дә чит кеше белән берүзе генә кала. Менә син минем хатыным булдың хәзер дип, Саҗидәне чишен­дерә башлый ул. Кыз көрәшә, елый, ләкин аның бу симез бәндәгә көче җитми. Зур сөюләр өмет иткән кыз баланы мыскыл итә ул. Саҗидә чәчләрен йол­кый-йолкый елый, аңа ярдәм итүче генә булмый. Өч көн узгач кына, аның янына карт белән карчык керә. Саҗидәгә эшләргә кушалар. Саҗидә аларның бер сүзен дә аңла­мый. Әйтерсең, башы үзенеке булмый аның. “Хәзер нишләргә инде, кая барырга?” Саҗидә Гаязга бик рән­җи. Үз авылың кешесе шундый хәлгә калдырсын әле?! Аның башында бер генә уй: ничек булса да, бу үзбәктән качарга кирәк. Әнисе биреп җибәргән акчасын барлый. Үзбәк эшкә киткәч, өйдән чыгып китә. Юлда очраган машиналарга утырып, тимер юл вокзалына барып җитә. Сораша торгач, Казанга кайтучыларны таба. Бик озак кайта ул. Өйләренә кайтып кер­гән­дә үлем хә­лендә була.

Әтисе белән әнисе кызларын бик озак тәрбиялиләр, артык берни сорашмыйлар. Туганнары да бик булыша. Саҗидә әкрен генә булса да терелә, өйдәге эшләргә дә катнаша башлый. Узган хәлләрне искә алмаска тырыша. Әтисе үлеп киткәч, әнисе белән икесе генә калалар. Саҗидә хәзер үзе әнисен карый. Әнисе дә бик картая, күзләре сукырая. Ул, Саҗи­дәнең аркасыннан сөеп: “И кызым, алдагы көннәреңдә бәхетләрең бул­сын”, – ди. “Әни, һәр кешенең бәхетле буласы килә. Ләкин тормыш, язмыш сынауларыннан узып булмый икән шул”, – дип җавап бирә Саҗидә мондый вакытта. Бүген ул әнисе янында булуы белән дә бәхетле.

Запись «Һәр кешенең бәхетле буласы килә, ләкин язмыш сынауларыннан узып булмый» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Бик яратышып йөргән егетем Сәлим, мине хыянәттә гаепләп китеп барды»
Бер-бер артлы 15 фатирны үткәч, 16 нчысында Кыш бабай-Әүхәтне урта яшьләрдәге хатын һәм …тынлык каршы алды. //Мәйдан//

Өстәлгә табын ризыклары һәм шампан шәрабе куелган иде. Аның аптыраулы карашыннан хатын-кыз кызарынды һәм: “Зинһар, ялгыш уйлый күрмәгез?!”- диде.

Әйе??? Урта яшьләрдәге хатын… тынлык… шампан шәрабе???…

Гадәттә, һәр квартирада шау-гөр килгән балалар көтеп торасын яхшы белгән “Кыш бабай”га, тупас кына кире борылып чыгып китсә дә, каршы сүз әйтергә урын юк иде кебек… Ләкин, нәкъ менә кечкенә балалы өйләрдә генә була торган ихлас, беркатлы, самими атмосфера, хатынның күзләрендәге эчкерсез өмет чаткылары, Әүхәтнең әлегә аңлый алмаган тоемлау хисе, аны туктап калырга мәҗбүр итте һәм үзе дә сизмәстән шул бер үк программаны кабатлый башлады:

— Исәнме, үскәнем. Исемең кем була әле синең?

— Әминә.

— Мин киләсен күптән көткән идеңме соң?

— Мин сине 10 ел буе көтәм инде, Кыш бабай.

— Ә нинди теләгеңнең чынга ашуын телисең соң син?

— Минем теләгем менә шушы хатта язылган. Ул бик күп еллар инде минем өстәл тартмасында ята.

— Кыш бабай килешенә дип әзерләгән берәр бүләгең дә бардыр әле синең?

Әминә гөнаһсыз бер сабый бала кебек, үзенең йөрәк түреннән саркып чыккан шигырен сөйли башлады. Ә күзләрендә… аның күзләрендә Әүхәт җанга якын рәхәт бер ихласлык күрде.

Яңа елда минем Бәхет гөлем

Чәчәк атар, – диеп һаман көтәм.

Сабый булмасам да, Кыш бабайдан

Могҗизалар әле өмет итәм.

Ясалмалык, ялган дөньясына

Батмас өчен куям соңгы көчем.

Әйт, Кыш бабай, бу ялгызлык миңа

Нәрсә өчен? Я, әйт, нәрсә өчен?

Яңа елда шиңгән Бәхет гөлем,

Кабат терелер, – дип һаман көтәм.

Әй, Кыш бабай, ихлас теләгемне

Үтәрсең, дип синнән өмет итәм?..

Шигырь тәэсиреннән, Әминәнең сихерле тавышыннан айный алмаган, үз уйларына чумган “Кыш бабай”озак кына сүз әйтә алмыйча торды… һәм:

— Әле Яңа ел җитәргә ике көн вакыт бар. Синең теләгең һичшиксез чынга ашачак, Әминә кызым,- дип, хатны кулына кысып, теләр-теләмәс кенә фатирдан чыгып китте.

Яңа ел алдыннан Кыш бабай булып киенеп, фатирдан-фатирга йөрүләре дә акча эшләү максатыннан түгел иде бит Әүхәтнең. Берничә генә көнгә булса да, ясалмалылык, ялганга чумган дөньядан качып, бары тик сабыйларда гына калган ихласлыкны күреп юану, күңеленә рәхәтлек табу иде исәбе.

Моннан 10 ел элек булган Яңа ел бәйрәмен күз алдына китерә-китерә өенә кайтып җитте. Һәр почмакта ялгызлык көтеп торган фатирына керде. Әминә биргән хатны алып укый башлады:

“Кыш бабай! Кешеләр Яңа елда яңа бәхетләр өмет итәләр, ә узган Яңа ел минем бәхетемне чәлпәрәмә китерде. Инде кавышабыз, дип, бик яратышып йөргән егетем Сәлим, “дус кызым” Рәхимәнең махсус оештырган ялганына ышанып, мине хыянәттә гаепләп, аның белән китеп барды. Кешеләргә ышанычым калмады. Хәтта, аңа кадәр өемдә шау чәчәктә утырган Бәхет гөлем дә чәчәкләрен койды. Кыш бабай, ялгызлык бик авыр. Син бит теләкләрне чынга ашырасың. Ә мин үземне ничек бар – шулай яратучы, ихлас күңелле насыйп ярымны барыбер өметләнеп көтәм әле.

Ә бу Сәлим белән Рәхимәнең өйләнешкәннән соң җибәргән туй фотолары.

Могҗиза өмет итеп: Әминә.”

Сәлим белән Рәхимә сүзен укуга ук, Әүхәт нидер сизенгән иде.

Ә аларның фотоларын күргәч, ни өчен Әминәнең җанына якын булганын аңлап алды. Аның белән нәкъ бер төнне, нәкъ бер кешеләр тарафыннан, махсус оештырылган ялганның корбаны булганнар икән бит алар. Шуннан бирле бер генә хатын-кызга да ышана алмады Әүхәт.

31 енә кадәр әле заказлары күп иде. Барысына да шалтыратып, авырып китүе турында әйтте, гафу үтенде.

Ә Яңа ел курантлары төнге 12 не сугарга бер сәгать кала, аның аяклары үзеннән-үзе шул фатирга таба атлады. Чәчәк букетын куенына кысып, бер кулы белән кыңгырау төймәсенә үрелде. Шул мизгелдә үк ишек ачылып та китте.

– Исәнме, Әминә, – диде Әүхәт.

– Мин сине көттем, – диде Әминә.

Бүлмәдә Бәхет гөле матур итеп чәчәк аткан. Табын әзерләнгән. Уртада шул ук шампан шәрабе һәм ике бокал куелган иде.

Гөлнара Нургаязова,

Саба районы Тимершык авылы

Запись «Бик яратышып йөргән егетем Сәлим, мине хыянәттә гаепләп китеп барды» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Мин сине көтәрмен!» диде ул Ришатка. Тик… сүзендә тора алмады кыз»
Кеше белән бары өч нәрсә идарә итә: мәхәббәт, акча һәм хакимияткә утыру теләге. Әмма шул өч нәрсә арасында кеше өчен иң кадерлесе, иң беренче урында мәхәббәт торырга тиеш. Йөрәгендә мәхәббәт хисе булган кеше генә материаль яктан да уңышка ирешә, кәнәфигә дә утыра аладыр. Чөнки аларның күңелендә этәргеч көч бар. Ә беренче мәхәббәт исә гомергә истә кала торгандыр. //Tatar today//

… Фирүзә белән Ришатның мәхәббәте дә мәңгелек кебек иде. Алар җәй көне, клубта таныштылар. Ришат Фирүзәләр авылыннан утыз чакрым ераклыкта урнашкан Ташелга авылыннан, дусларына кунакка килгән иде. Фирүзәне күргәч йөрәге тибүдән туктаган кебек булды егеткәйнең. Шул ук кичне кыз белән танышты ул һәм озата да кайтты. Шуннан очрашулар, бергә капка төбендә таң аттырулар, аяз күктән йолдыз санаулар башланды. Килгән саен Ришат сөйгәненә берәр бүләк алып килә иде. Бер ай эчендә Фирүзәләрнең өе йомшак уенчыклар сата торган кибетне хәтерләтә башлады. Фирүзәнең күңелен дә, өйләрен дә гөл-чәчәкләргә күмде ул. Егет тә, кыз да мәктәптә соңгы елларын укыйлар иде. Шуңа да каникуллар беткәч, Ришатның көндә кыз янына килеп йөрү мөмкинлеге булмады. Ни дисәң дә чыгарылыш имтиханнарына хәзерләнәселәре бар бит. Шулай да һәр шимбә егет сөйгәне янына ашыкты. Шул бер шимбәне көтә-көтә сагынышып бетәләр иде. Телефоннан сәгатьләр буе сөйләшсәләр дә, бер-берсенә әйтер сүзләре бетмәде аларның. Мондый көчле ярату, кайнар хисләрдән Фирүзә бик курка иде. Әгәр дә берәр көнне ул Ришатын югалтса… Әгәр сөйгәне аны башка яратмыйм дип әйтсә? Фирүзәнең йөрәге тибүдән туктар, аяз күңел күген кара болыт каплар һәм башка бер кайчан да кояш чыкмас төсле тоела иде аңа.

Ришат түзде. Ара ерак дип тормады. Ел буе Фирүзәләр авылына килеп йөрде. Инде яз үтте, җәй җитте. Чыгарылыш имтиханнары артта. Икесенең дә кулында өлгергәнлек аттестаты. Фирүзә чыгарылыш кичәсенән соң шәһәргә барып, югары уку йортына укырга керергә докуметларын биреп кайтты. Ришат исә баштан хәрби хезмәткә барырга булды. “Иң элек тормыш мәктәбен үтеп кайтам! Анан соң читтән торып укырмын кирәк булса” диде ул үз-үзенә. Гаиләдәгеләре дә моны хупладылар. Фирүзә генә сөйгәе бер дә җибәрәсе килмәде. Ни дисәң дә ике ел аз вакыт түгел. Ничекләр генә көтеп бетерер дә, ничек кенә сагынуларына түзәр икән аның йөрәге?! Ришат үзе дә бу хакта еш уйлады. Әгәр кыз көтмәсә? Әгәр аны сугыш бара торган берәр ноктага җибәреп, имгәтеп кайтарсалар7 Андый кешене ничек кенә яратсаң да, мәхәббәт тора-бара сүнәр һәм кызгану хисенә генә әйләнер бит. Алай ярты җан булып яшәгәнче, дөньядан китүен хәерлерәк. Якыннарыңны газапламыйсың ичмасам. Шундый начар уйлар бөтерелде булачак солдат башында. Әмма ул уеннан кире кайтмады. “Барырга! Хезмәт итәргә! Ватан алдында булган бурычны үтәргә кирәк!”.

Җәйләр үтте. Көз җитте. Җәйләр белән бергә авылдан студенлар, шәһәрдән авылга дәү әтиләре, әниләренә кунакка кайткан балалар да китеп беттеләр. Фирүзәнең дә калага китеп барды. Шәһәр белән авыл арасы якын түгел: җиңел машинада кайтсаң да ике сәгатьләп вакыт кирәк. Автобуска билет бәяләре дә кыйммәт. Шуңа да ике йөрәк ике атнага бер геә очраша ала иде. Фирүзәнең кайчагында башыа әллә укуы ташлап кайтып китимме дигән уйлар да килә иде. Бик сагына, юксына иде ул кара күзле, чем кара чәчле, кояш кебек гел елмаеп кына тора торган Ришатын.

Көзнең соңгы ае. Урамнар йөреп булмаслык пычрак. Асфальт салынган урамда да итексез йөреп булмый хәтта. Авылның башка урамнарын әйтәсе дә юк. Кибеткә ипи-майга йөрүче әби-чәбиләр аеруча да яфа чигә. Кулларына таяк то тоткан булалар. Итекләренә пычрак ябышса, барга җирләренән туктап, шул таякка ышкып төшерәләр ябышкан сазларны. Шунан аяк бераз җиңеләйгән кебек була. Әмма ике-өч метр атлауга, аяклар тагын күтәреп атлап булмас хәлгә киләләр. Авыл халкы тизрәк көннәр суытканын көтә. Инде кышлыкка дип симерткән маллар да авырлыкларын югалта башлый. Казларны да күптән суярга вакыт. Алайса пычрак суда коенып, мамыклары тәмам пычранып бетә язган. Һава тырышы моны белә ди мени? Ходай бирмәсә кеше генә үзгәртә алый шул аны. Ярый әле кешегә табигать белән идарә итә алу сәләте бирелмәгән. Юкса бар дөньясын юкка чыгарыр иде ул!

Шундый пычрак, яңгырлы көзге көннәрнең берсендә, Ришатны кабат хәрби комисариатка чакыртып, кулына “повестка” тоттырдылар. 30 ноябрь көнне армиягә китәргә. Кәгазьне алгыйнча егетнең бик тә барасы килгән иде. Ә хәзер, инде менә китәренә 5 көн калгач, күңеле әллә нишләде. Тик кире юл юк! Китәргә!

Озату кичәсен бик зурлап, барлык туганнарны, дусларны, сыйныфташларны чакырып үткәрде Ришатның әти-әнисе. Фирүзә, кызарынып, оялып булса да табын түрендә, Ришат янында утырды ул кичне. Мәҗлесне алып баручы Фирүзәгә сүз биргәч тә кыз ике җөмләдән артык сүз әйтә алмады, шунда ук елап җибәрде. “Мин сине көтәрмен! Сүз бирәм!”, диде ул ахырдан пышылдап кына Ришатка. Тик… сүзендә тора алмады кыз. Биргән вәгъдәсен бозды…

Ришатны Тула өлкәсеә җибәрделәр. Кечкенәдән егет парашют белән сикерергә хыяллана иде. Хәрби хезмәткә баруының төп сәбәбе дә һава десантында хезмәт итү булды. Беренче атнада егет бик сагынды туган ягын. Өстәвенә физик күнегүләр дә күп ясаталар. Тән тәмам арый, алҗый. Тик шулай да йокларга яткач туган өй, әти-әни һәм әлбәттә инде Фирүзә күз алдына килеп баса да, йокыны качыра. Бары арыгынлык кына үзенекен итә. Егетнең өне белә төше бутала башлый. Менә әле генә ул якыннарын сагынып, уйланып ята иде… күзен йомуга йокы дөньясы аны шул уйлары белән чынлыкта “кавыштыра” кебек. Тик армиядә йокы бик аз эләгә шул. Төшләрне дә бик сирәк вакытта гына күреп бетерәсең…

Хатларны күп язды Ришат. Атна саен аларны мәҗбүри рәвештә хат яздыралар иде. Әти-әниләре белән көндә телефоннан сөйләшеп тора, шуңа хат язарга утыргач язар сүз таба алмый интекте ул. Ә менә Фирүзәгә икешәр, өчәр бит хатлар язып салды. Язган саен сүзе бетми иде егетнең. Фирүзә дә һәр хатка “Яратам! Сагынам! Көтәм!” дип җавап язды. Бер елга якын Тула белән Татарстан арасында сөю, мәхәббәт, сагыну сүзләре белән тулган хатлар йөрде. Тик Яңа елдан соң гына кыздан хатлар сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Ә ахырдан Фирүзә бөтенләй җавап язмый башлады, шалтыратканда телефонын да алмый иде хәтта. Ә март аенда Фирүзәдән “коры “ гына язылган хат килеп төште. “Кичер мине! Вәгъдәмдә тора алмадым. Башка егетне очраттым… Гафу ит зинһар һәм бәхетле бул.” Ришатның аяк астыннан җир купкан кебек булды. Аның йокысы качты, ашаудан калды. Шулай да эчендә ургыган ялкын, ниндидер аңлатып булмаслык дәрт аның белән идарә итә иде. Кызга булган нәфрәт, сөйгәнен анардан урлаган егеткә карата үч организмында ниндидер адреналин бүлеп чыгара иде бугай. Тик бу дәрт өч көннән дә озакка җитмәе. Ришат хәлсезләнде, йөрәк турысында күкрәге гел чәнчеп тора башлады. Ришатка нидер булганын иптәш егетләре дә сизенде. Тик егет бик тыныч характерлы, эчендәгесен тышына чыгарып, бар нәрсәне читкә чәчеп йөрүчеләрдән түгел. Шуңа да сораштырсалар да, җавап ала алмаячакларын белде егетләр. Тик аның ни хәлдә икәнен күрә торып, Ришатны мондый хәлдә ялгызын гына калдыру куркыныч иде. Армиядә һәр көн кулда автомат яки салкын корал. Ачуда җене котырган 19 яшьлек егет ни эшләп ташламас, Алла сакласын! Тик егет түзде. Фирүзәгә җавап язам дип әллә ничә тапкыр каләм белән кәгазь алып утырды. Бер язды хаты, бер ертып ташлады. Ахырдан барыбер җавап бирмәскә булды. !Киткән икән—китсен! Дөньяда кызлар бетмәгән әле! Десант формасынан кайтып авылны бер генә әйләнүем булыр, бөтен чибәр кызлар артымнан иярер!”, дип тынычладырырга тырышты ул үзен. Акылын алдый алса да, йөрәкне ышандырып була ди мени?! Фирүзәне уйламаган, исенә төшермәгән бер генә көне дә, бер генә сәгате дә булмады егетнең. Киресенчә хатирәләре торган саен яңара гына бара сыман тоела иде аңа. Бер ай үтте, ике, өч… тора бара Фирүзә дә әллә кайда еракта, томан артында кебек торып калды. Фирүзәне күрмәс өчен Сабан туена дип бирелгән ялын да алмады ул. Ял алмагач, өйгә иртәрәк кайту мөмкинлеге бар иде аның…

Фирүзә бик көтте Ришатны. Көн тудымы—уенда егет кенә. Сөйгәненә хезмәт итү җиңелрәк булсын дип хатларында җылы сүзләрен дә кызганмады. Чын күңелдән, сөю тулы йөрәгенән яза иде ул аларны. Ришатның кайткан көнен, аны вокзалдан каршы алуын мең тапкыр күз алдына китереп, мең дә бер тапкыр төшендә күргәндер…

…Сабан туе иде. Фирүзә беренче курсны тәмамлый. Инде ике имтиханын “5”легә биреп тә кайтты. Бәйрәмнән соң бер имтиханын тапшыра да, аннан –авылга, җәй буе әти-әнисе яныа ял итәргә кайтачак. Ришат авылда булмагач, каникулы да каникул төсле булмас инде быел. Эх, нишләп кешегә канатлар бирелмәгән икән?! Хәзер очып кына барып кайтыр иде ул сөйгәне янына! Шундый сагынды, шундый сагынды бит ул бөркетен! Бер генә күрәсе иде дә бит үзен, булмый шул. Ара ерак.

Имтиханнары беткәч Фирүзә авылга ялга кайтты. Көн озын өйдә, бакчада эшләде. Кичен исә дус кызлары белән клубка чыгып китәләр иде. Иптәшләре белән булганда ул бераз Ришатын онытып тора, сагынуы да басылган кебек була. Ә өйгә кайтып яткач, тагын күз алдына килеп баса. “Нигә китте инде шул армиясенә? Укырга гына кергән булса, хәзер бергә таң каршылар идек”, дип егетне “ачуланып” та ала үзе. Тик Ришат еракта. Әлегә алар төштә генә күрешә алалар.

Җәй көне Фирүзәләрнең клубына күрше авыл яшьләре дә килгәләп йөриләр иде. Аеруча егетләр күп килә. Бу авыл клубында тоз сипкәннәр диярсең! Өстәвенә кызлар озаткалап йөри башладылар. “Хуҗа”ларга әлбәттә инде бу хәл ошамый. Берничә “кияү” егетен тәпәләп тә карадылар, нәтиҗәсе генә әллә ни булмады. Бер кичне Көймәле авылы егете Фирүзәне дә озата кайтты. Кыз күпме генә карышмасын, Алмаз барыбер аңа иярә кайтты. “Армиядән егетемне көтәм “, дигәнгә дә карамады ул. Бер көн кайтты, ике көн, өч… җәй ахырына кадәр шулай йөрде. Тик Фирүзә үптерү түгел, үзен кулыннан да тоттырмады. “Егетем бар! Бетте китте!” Ә Алмаз бирешмәде. Каникуллар бетеп, Фирүзә шәһәргә киткәч тә, ул аны анда да эзләп тапты. Алмазның институтта соңгы ел укуы иде. Шуңа ул көзен эшли дә башлады. Эштән соң исә Фирүзә янына килеп йөри. Кыз баштан аны куды билгеле. Аннан күнде. Тик егеткә ул бары танышы буларак кына карый иде. Тора-бара ияләнде. Эше күп булып, Алмаз килә алмый калган көнәрдә юксына ук башлый иде үзен. Акыллы, тәртипле, эше, торырга шәһәрдә фатиры бар… Ә Ришат… Ришат еракта. Тукта! Нишли бу кыз?! Сөйгәненең урынын, Фирүзәнең йөрәгендә Алмаз ала бара түгелме? Инде хатларын да сирәгәйткән ләбаса. Бу бит хыянәт! Фирүзә солдатка хыянәт итеп ята… Бер мизгелдә кызның башынан әнә шундый уй йөгереп үтте. Башка Алмазны китермәскә, анардан качарга! Тик булдыра гына алмады кыз. Икенче көнне Алмаз чәчәкләр күтәреп килгәч, эреде дә төште. Ришат кайткач Алмаз килеп йөрүдән үзе туктар әле дип үз-үзен тынычландырды Фирүзә. Тик күңеле белән инде Алмазсыз яши алмый башлаган иде. Көннәр үтә торды, Ришатның кайтыр көннәре якынайган саен Фирүзә анардан ерагая барды. Ә бер көнне түзмәде, кешене алдалап, өметләндереп торганчы дип егеткә хат язып салды…

Ришат армиядән кайткач шәһәргә эшкә китте. Читтән торып булса да укырга керде. Чая, тырыш, уңган егет тормышта югалып кала торганнардан түгел иде. Эшләп, бераз мая туплагач, иптәш егете белән үзләренең эшен ачып җибәрделәр. Беренче вакытларда машиналар өчен запас частьләрне заводлардан алып кайтып саталар иде. Аннан калада үзләренең зур сәүдә йортларын булдырдылар. Фатиры, машинасы, акчасы—матераль бөтен байлыгы бар иде Ришатның. Тик менә Фирүзәдән соң бер генә кыз белән дә юньләп йөри алмады. Бер-ике атна очраша да, Фирүзәдә булган сыйфатларны ул кызда таба алмагач, араны эзә. Тора-бара тиң ярын таба алмау белән тәмам “килеште” егет һәм башы белән эшкә чумды.

Фирүзә институтны тәмамлагач Алмазга кияүгә чыкты. Алмаз бик акыллы ир һәм кайгыртучан гаилә башлыгы икәнен күрсәтте. Ел ярым бергә торганнан соң аларның уллары Илназ дөньяга килде. Алмаз улын сөеп туя алмады. Берәр җиргә командировкага

барган саен Илназына дип уенчыкмы, шокаладмы булса да тотып кайта иде. Фирүзә тормышының түгәрәк булуына сөенеп бетә алмады. Һәр төн, йокларга ятар алдыннан, догалар укып, Ходайга рәхмәт укып ята. Гаиләсенең, үзенең сәләмәтлеген сорап, Ходайга ялвара иде. Аллаһ кына моны ишетеп бетермәде. Чираттагы командировкасына баргач, Алмаз юл һәлакәтенә очрап, һәлак булды. Машинада өчәү булалар. Алмаз һәм тагын ике иптәше. Алмаз йоклап ала дип арткы урынга кереп ята һәм йокыга китә. Руль артындагы иптәше йокыга китеп, каршыга килгән йөк машинасы астына килеп керә. Ике иптәше исән-сау, ә Алмаз уянырга да өлгерми, шунда ук җан бирә. Авыртканын да сизмәгәндер, мескенкәй. Фирүзә ике яшь ярымлык улын кочаклап тыл калды. Алмаздан башка киләчәктә ничек яшәячәген күз алдына да китерә алмый иде ул! Кая гына бармасын, ни генә эшләмәсен, бар нәрсә мәрхүм ирен хәтерләтә. Чәчен тараса—кулында Алмаз бүләк иткән тарак, юыну бүлмәсенә керсә–Алмазның кырыну җайланмалары, өй алдына чыкса—ире йөрткән машина… Улы янында булмаса, бу кадәр югалтуны ничек җиңәр иде икән хатын.

… Еллар уза торды. Көн артыннан көн үтте. Илназ инде чыгарылыш сыйныфта укый. Тиздән имтиханнар бирерәчәк. Ә аннан соң чыгарылыш кичәсе, югары уку йорты, олы тормыш. Әтисе генә улының үскәнен күрә алмады. Фирүзә исә башка кияүгә чыкмады. Тыл хатынның тормышын болай да гел тикшереп, каралтырга гына торалар. Фирүзә тормышы авыр булса да түзде, улын аякка бастыру өчен тырышты. Илназ да әтисе кебек тәртипле, акыллы егет булып үсте. Җәй айларында каникулда эшкә урнашып, аз гына булса да акча эшли иде. Әнисе улы өчен сөенеп туймады.

Фирүзәләрнең мәктәпне тәмамлауларына бу язда егерме ел була иде. Сыйныфташлар барысы бергә Сабан туенда күрешергә сөйләштеләр. Ун елдан артык Ришат Сабан туена кайтканы юк иде. Ходай шулай юлын авылга таба боргандыр инде, Ришат Сабантуена кайтырга булды. Фирүзәләр авылында кичке Сабан туе үткәрәләр иде. Кичен балачак дусларын очрату максаты белән ир яшь чагында көн саен барып йөргән авылга юл тотты. Кичке Сабан туе чынлап та күңелле була икән, әгәр дус-ишләрең, гаиләң яныңда булса. Ялгызыңа бәйрәм ни дә, Сабан туе ни! Ярый әле Ришат яшьлек дусларын очратты. Фирүзә артыннан йөргәндә, кызның барлык сыйныфташлары белән танышып, дуслашып беткән иде. Менә бу кичтә дә күрешергә насыйп булды үзләренә. Егетләр агачлыкта корылган табынга чакырдылар Ришатны. Ә анда… сыйныфташ кызлары белән дөнья хәлләре сөйләшеп Фирүзә утыра! Бер мизгелдә Ришат белән Фирүзәнең күзләре очрашты. Ришат бер дә үзгәрмәгән, бары чигә чәчләре генә бераз агарган. Ә Фирүзә һәрвакыттагыча җибәр, нечкә билле, елмаеп кына тора. Күзләрендәге очкыннар да нәкъ 18 яшендәге кебек әле дә янып тора. Дуслары Ришатны махсус Фирүзә янына утырттылар. Яшьлекләрен искә алып, сөйләшеп утырсыннар янәсе…

Ришат Фирүзәне өенә кадәр озатып куйды. Алар машинада авыл хатыннары көтү куарга чыкканчыга кадәр сөйләшеп утырдылар. Ришат Фирүзәнең телефонын һәм шәһәрдәге адресын алды. Шул очашудан соң Ришат бер генә көн дә хатынның уеннан чыкмады. Әйтерсең дә егерме ел узмаган, алар арасында бер көн дә аерылу булмаган. Ә Ришат Фирүзәсен гомере буе онытмады, гомере буе көтте. Бер көнне Фирүзәне паркка чакырды. Алар көне буе төрле таганнарда атындылар, туңдырма ашадылар. Ял көннәрен шулай бергә үткәрергә күнектеләр.

Илназ да Ришат белән бик тиз уртак тел тапты. Ришат белән яшәүсмернең уртак “мәхәббәте” бар булып чыкты. Ул—атлар ярату. Егетләрнең икесенә дә атлар җене кагылган булып. Ришат мәктәптә укыганда Сабан туйларында атта узышып, гел беренче урыннарны ала иде. Ә Илназга ат ярату бабабсыннан килгән. Кечкенә чагында, җәйге каникул вакытларында авылга кайткач, дәү әтисенең аты янында еш бөтерелә иде малай. Оныгының кызыксынуын күреп, бабасы да Илназны ат җигәргә, атка атланып йөрергә өйрәтте. Хәзер менә Илназ Ришат абыйсы белән атка атланып йөрү белән мавыгып киттеләр. Илназның 18 яше тулган көнгә Ришат зур бүләк ясады, егетнең үзенә ат сатып алды.

Сабан туйда бер очрашу өч кешене шулай бәхетле итте. Фирүзәнең янында терәге, Илназның киңәшчесе, дусты, әтисен алыштыра алырдай кеше, ә Ришатның хатыны һәм улы барлыкка килде.

Бәхет төрле кешегә төрлечә килә. Кемнәрдер гомер буе көтеп тә, янәшәсендә булган бәхетне күрми. Ә кемнәрдер булган бәхетен югалтканнан соң үткәннәрне сагынып гомер буе яши. Көтә белү, сабыр итә белү һәр кешегә дә бирелми. Чын мәхәббәт кенә еллар аша сынала.

Олы хисләр сүнми, онытуны белми, бер очраша икән ул көткәннәр…

Лилия Хәсәнова

Запись «Мин сине көтәрмен!» диде ул Ришатка. Тик… сүзендә тора алмады кыз» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Әнием әрнүләремне күреп, теге дөньядан эндәшкәндер миңа…»
Мин еш кына сәер хәлләргә юлыгам. Ничек шулай килеп чыга – һич аңламыйм. Ике очракны гына язып үтәм. Беренчесе. Мин шактый еллар ир-ат кулы тимәгән йортка килен булып төштем. Өй яртылаш черегән, каралты-кураның күптән “биле сынган” иде. Әнием, ачуланып: “Кияүгә салынып ятма, мал врачы эшеннән күпме акча алмакчы буласың, җитмәсә ул эшнең көне дә, төне дә юк, сыер саварга кер! Бу хуҗалыкны аякка бастыру өчен икәүләшеп җигелеп тартсагыз да таманга килер әле”, – диде. Тыңладым әни сүзен. Ул вакытта өйне утын ягып җылытабыз. Сәгать өчтә торып мичкә ягам да, томалап, эшкә китәм. Балаларым җылыда калгач, борчылмыйча эшлим. //Татарстан яшьләре//

…Ул көнне эштән гадәттәгедән соңгарак калып кайттым. Шунлыктан өйгә кереп тормадым, мунчадан су алып чыгып, чиләк тотып, сарайга кереп киттем. Сыерны саудым да, ишегалдына чыгардым. Элек һич кенә дә алай итми торган идем. Почмакта калган сөтле чиләгемне алырга дип, сарайга таба юнәлдем һәм Нурисламның: “Миләүшә!” – дигәнен ишетеп, борылып карадым – күренми. Өй алды ишеген барып ачып карадым – юк ирем, келәтне ачып карадым – юк. Әй, әйтәсе сүзен кергәч әйтер сәнә дип, сарайга таба киттем. Кинәт бик каты чытырдаган тавыш ишетелде һәм сарай дөмбердәп ишелеп төште. Көтелмәгән күренештән хәлсезләнеп җиргә чүктем: “Йә, Хода, ярты минут кына алдан керсәм дә, шул хәрабә астында изеләчәк идем бит!” – дигән уйдан чәч төпләрем шабыр тиргә батты. “Нәрсә булды?” – дигән тавышка борылып карасам, Нурислам ишелгән сарайга карап каткан.

– Ярый әле син эндәштең! Сине эзләп йөрмәсәм!.. – дим. Ул:

– Нишләп эндәшим мин сиңа, әле дөбердәгән тавышка уянып кына чыктым бит, – дигәч, исләрем китте.

Хәзер дә, егерме биш елдан соң да уйлыйм: кем эндәште соң миңа ул чакта? “Коймакка” әйләнгән чиләкне табып алганда тагын бер тапкыр үлем турында уйладым. Ничек якын йөри безгә әҗәл, ә нигә сыерны ишегалдына чыгардым? Ул көнне ниндидер көч шулай итеп ике җан иясен үлемнән алып калды.

Икенче вакыйга 1998 елның көзендә булды. Яңа каралты-курадан соң йорт җиткердек. “Йортны исән-сау салып бетерсәк, үзе генә тилмереп яткан 87 яшьлек туган апамны (әтинең апасын) үзебезгә алып менеп тәрбияләр идем”, – дип нәзер әйткән идем. Алып мендек, иң түр бүлмәне аңа тапшырдык. Туган апа авырый иде, ә бер елдан хәле тагын да начарланды. Төнлә йомышын башкарырга чыгып китә дә, ишегалдында адашып йөри. Энем эшендә фаҗигагә очрады һәм район сырхауханәсенә эләкте. Нурислам аны сакларга Мамадышка китте. Киткәндә кат-кат кисәтте: “Апаны сакла, чыгып китеп харап булмасын!” Мин ике елда инде яхшы ук арыган идем, шунлыктан, апаның чыгып киткәнен сизми калмыйм тагын дип, тупса төбенә урын җәеп, шунда йоклый башлаган идем. Бу төнне дә шулай иттем. Бик нык туңып уянып китсәм, ишек шыр ачык, тышта коеп карлы яңгыр ява. Сикереп торып, апа бүлмәсенә атылып кердем, карават буш. Төнге күлмәктән генә, ялан аякка галош киеп, чыгып очтым. Ә тышта кап-караңгы. Эндәшәм, апа ишегалдында юк. Бакча ягына чыгып эндәшәм – юк кына! Тирес артларын әйләндем, тик ике метрдан берни күренми. Елый-елый бакча башына төшеп киттем, абынам да егылам, абынам да егылам. Кычкыра-кычкыра озак йөрдем. Коя гына карлы яңгыр. Тик салкынны бөтенләй сизмим. Башта бер генә уй: ушсыз кебек йоклап, апаны катырып үтерсәм, туганнарыма, Нурисламга, авылдашларга ни йөзем белән күренермен?! Үрмәләп, капшап эзли башладым, бәлки аяк астында ук ятадыр дим, җитмәсә сулышымны да авыр алам, тын бетә. Ул вакытта күкрәккә операция ясатып кайтканга бер генә ел үткән, табиблар туңмаска кушканнар иде. Шулчак әни тавышы яңгырап китте: “Бар, кайтып, аралыктан курткаңны алып, киеп төш. Югыйсә, күкрәгең тагын шешәр”. Егыла-егыла кайтып киттем. Баш берни уйлый алмый. Бары әйле-шәйле күренгән каралтылар шәүләсенә карап кайтам. Өйгә кереп, кулны, битне юдым да, аралыкка курткамны алырга кереп киттем һәм катып калдым: идәндә апам бөгәрләнеп йоклап ята! Сөенечтән селкенә дә алмыйча, мичкә терәлеп, бермәл апага карап тордым. Аннан аны күтәреп алып, түшәгенә илтеп салдым. Карават кырыена утырып, суелып беткән тез башларыма, пычракка баткан төнге күлмәгемә, балтырларым буйлап аккан канлы балчыкка текәлдем. Шулчак, күсәк белән тондыргандай, башыма коточкыч уй килде: ничек инде миңа әни эндәшсен, үлгәненә унике ел бит?! Кайдан белсен ул минем күкрәгем авыртканны, минем кайчан аралыкка куртка элгәнем бар? Әни каян белсен безнең яңа өй барлыгын? Көч-хәл белән торып, икенче якка, котельный аралыгына чыктым – юк куртка, булуы да мөмкин түгел, чөнки мин аны һәрвакыт ишек төбендәге элгечкә эләм. Ул, әнә, шунда эленеп тора да. Ә ишекне кем ачкан? Димәк, апа чыгарга талпынган да, саташып, аралыкка кереп яткан. Ә бәлки җил ачкандыр, һәрхәлдә, ишек ачык иде һәм мин туңып уяндым. Бакча башында мин боларны уйлый алмаган, апаның катып үлү ихтималыннан башым каткан иде. Ә хәзер акыл шулкадәр зирәк-зәһәр эшли – һәр вак-төяк ап-ачык. Юк, ялгышуым һич мөмкин түгел, эндәште бит әнием, мин исә берсүзсез аңа буйсындым, югыйсә таң атканчы урамда йөреячәк идем, үзем егылып үлмичә, туган апаны эзләүдән туктаячак түгел идем ләбаса.

Бу хәлләр миңа һаман тынгылык бирми, уйлыйм да уйлыйм шул турыда, җавап кына юк. Хәзер дә ышанып әйтәм – эндәште миңа әнием! Ышанырлык хәл булмаса да – шулай. Үлгәннәрнең барысын да белеп-күреп ятулары чындыр, бәлки?! Әнием газап-ларымны, әрнүләремне карап торып, бүтән түзәрлеге калмагач эндәшкәндер миңа…

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА.

Мамадыш районы, Ямаш авылы.

Запись «Әнием әрнүләремне күреп, теге дөньядан эндәшкәндер миңа…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Синдәй юләр бер генә! Үзеңне ташлап киткән ир турында кайгырмасаң…»
Ирем миннән 26 ел бергә яшәгәннән соң китте. Икенче хатыны үзеннән 17 яшь кечерәк аның. Без аның белән утлар-сулар кичеп, зур йорт салып, ике бала үстереп, әллә ничә тапкыр кредитлар алып түләп яшәгән, шуның белән аякка баскан кешеләр идек. //Безнең авыл гыйбрәте//

Ир-атны тынычлыкта калдырырга ярамыйдыр аны. Ә безнең бит ул вакытта ничектер бер рәхәткә чыгып яши башлаган мәл иде. Ике бала да урнашкан, аерым яшиләр,үзебезнең эшләр дә җай гына бара, артык борчылып яшәр чак түгел иде. Ир шул рәхәтлеккә чыдый алмыйча китте. Яңа хатыны белән алар да Биектауда яшиләр, кайчак күрешәбез. Әмма күзгә-күз очрашкан юк, машинасы белән узып киткән чагы булса гына. Иремнең ашказаны авырту минем. Мин аны гомер буе саклап яшәдем. Аңа ярамый дип, камыр ризыгын бик сирәк пешердем, артык майла ашаудан саклап килдем, кибеттән беркайчан да ярымфабрикат алмадым. Минем шулай аны саклап яшәгәннәремне сызып атканына ачуым килә. Алар кибеткә минем танышыма йөриләр. Йорты шул тирәдә генә. Кибеттә саткан танышым гел сөйләп тора миңа: тегеләр бүген ике пакет пилмән алып чыгып киттеләр, котлет алдылар дип җиткереп тора. Минем шуңа да үзәкләрем өзелеп тора инде. Ташласа да, бүтән хатын белән яшәсә дә, иремнең сәламәтлеге өчен һаман кайгырып торам. Аның ишене аңа бер дә ашарга ярамый бит. Ике тапкыр гына операция кичерде, ашказанының ярты өлеше юк. Нинди кибет кәтлите дә, нинди кибет пилмәне инде аңа! Беркөнне хатынының машинага утырып китеп барганын күрдем. Кулында майонез, кетчуп иде, тагын башка нәрсәләр бар иде. Соң, алгач, ир дә ашый бит инде аны! Минем тагын йөрәк кысылып калды аның артыннан. Кайттым да, үз-үземә урын таба алмагач, сеңлемә шалтыратып сөйләдем. Аның исе китми инде, ул ир белән яшәгән кеше түгел бит ул. “Әй, апа, синдәй юләр бер генә! Үзеңне ташлап киткән ир турында кайгырмасаң, бүтән эшең юкмы синең? Килеп терәлгәнче ашасын шунда!” – дип сүгеп тә алды. Чыннан да, юләрдер инде мин. Сеңлем белән сөйләшеп алгач, үземне үзем дә сүгеп алдым. Әмма сүксәм дә, үземне үзгәртә алмыйм бит инде мин хәзер. Гомер буена диярлек ир кайгыртып яшәгәч, канга сеңгәндер, күрәсең. Үзгәрер өчен тагын шушы кадәрле гомерне ялгызыма гына яшәргә кирәк булыр.

Альмира Х., Биектау

Запись «Синдәй юләр бер генә! Үзеңне ташлап киткән ир турында кайгырмасаң…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..