«Миңа тугыз ай чагында әти белән әни аерылышкан, мин берсенә дә кирәкмәгәнмен» [тормыш хәле]

-- Чулпан

Дания Нуретдинова белән очрашуыма «Кайбыч таңнары» гәҗитендә басылып чыккан «Ятимә» дигән поэмам сәбәпче булды. «Хәмидә апа, сез минем сабый вакытымдагы ачы язмышымны бигрәкләр дөрес итеп сурәтләгәнсез! Елый-елый кат-кат укып, әсәрегезне ятлап бетердем. //Безнең гәҗит//

Миңа тугыз ай чагында әти белән әни аерылышкан. Ә мин – тупырчык кебек гөнаһсыз нарасый берсенә дә кирәкмәгәнмен. Ире Хәбибулла ташлап, башка хатын белән Казахстанга чыгып киткәч, Рәшидә әнием озак уйлап тормаган, үзе яшәгән Кече Кайбычтан Морза Бәрлебашына мине күтәреп алып менгән дә, әтинең үзен карап үстергән үги әнисе Мәсрураның кысан, иске өендәге как сәкегә утыртып калдырып чыгып киткән. Мәрхәмәтле карчык мине балалар йортына илтеп тапшырмаган, сез язганча, кәҗә сөтен шешәгә салып имезеп үстергән. Авырсам – төн йокыларын калдырып багучым, еласам – юатучым, усал малайлардан, ата каздан саклаучым менә шул кешелекле чит-ят кеше булган. Үги әбигә «әни» дип эндәшкәнмен, ә авыл халкы мине «әби кызы» дип йөрткән. Өйдәге хәерчелек, тормышның авырлыгы, акчасызлык, гаять авыр хезмәт – үзәк бәгыребезгә төшкән хәлләр. Сарыклар, кәҗә, казлар асрыйбыз. Ихатада арба юклыгы үзе бер җәфа. Кышлык утынны, маллар асрап чыгарлык үләнне урманнан күтәреп ташыйбыз. Әби корыган чикләвек куакларын төртеп аудара да, икесен бергә иске яулыгы белән бәйләп, минем тар, ябык җилкәмә сала. Ботакларын җирдән сөйрәтеп, тузан туздырып өйгә таба чабам. Урман каравылчысы күреп алганчы кайтып җитмәсәң – бетте баш! Үләнне куак араларыннан әби урып тора, мин күтәреп ташыйм. Безнең авыл урманга терәлгән, табигате искиткеч гүзәл, суы – эчеп, һавасы сулап туймаслык. Язга чыгуга, какы, сәрдә, яшь кычыткан, кузгалак, күке башы, балтырган ашыйбыз, тамак туйгач, күңелләр күтәрелеп китә. Урамда бала-чага күп, тик минем алар белән уйнарга уенчыкларым да, аларныкы кебек «тәти» күлмәкләрем дә юк. Кешедән калган иске-москыны киеп, кимсенеп үстем. «Ишегалдының чирәмен тавык-чебеш таптаган, әтием юк, әнием юк, алар мине ташлаган», – дип, үзалдыма көйләп йөрдем. Ни әтидән, ни кияүгә чыгып, яңа гаиләсендә балалар табып үстергән әнидән ярдәм булмады. Әйтерсең алар мине хәтерләреннән бөтенләйгә сызып ташлаган. Бер кышта әбинең иске өенең матчасы урталайга сынып, түшәме җимерелеп төште. Алланың рәхмәте, ничек астында калып изелмәгәнбездер? Балалыгым белән истә калмаган, әби каян, ничек бераз акча юнәткәндер, янәшәдәге урман хуҗалыгыннан буе – дүрт, иңе өч метрлы бура сатып алды, авылдашлар булышлыгы белән өй салып кердек. Кысан булса да, монда җылы, рәхәт иде. Мин беренче класска керәсе көздә, әти мәктәп сумкасы һәм кышкы пәлтә җибәрде. Сигезенче классны тәмамлаганчы, шул сумка белән укырга йөрдем, пәлтәне биш ел кидем. Кышкы зәмһәрир суыкларда мәктәпкә барганда, пәлтәмнең чабуы, җиңнәре кыскарып беткәнгә күрә, ябык ботларым, нечкә беләкләрем туңуы әлегәчә хәтердә. Әби белән өйдә татарча гына сөйләшәбез, ә Рус Бәрлебашы мәктәбендә русча укырга кирәк. Җитмәсә, әби хәреф танымый, русча белми, миңа дәрес хәзерләргә булыша алмый. Укуда бик нык артта калдым. Ярым ач, һәрдаим язмыш тарафыннан кыйналган, киләчәккә өмете, максаты, үз-үзенә ышанычы булмаган, ташландык, юаш баланың күңелендә уку кайгысы бармы? Дәресләр бетүгә, кар ерып, өйгә таба йөгерәм. Учак уентыгыннан алып мичкә тәгәрәткән кабыклы бәрәңгене ашыйм да, колхоз эшенә киткән әби кайтканчы, ерактагы чишмәдән су китерәм, малларның астын җыештырам, алларына печән, су салам, кар көрим, утын кертәм, идән, табак-кашык юам. Әби аркамнан сөеп мактый, аз булса да күңелем күтәрелә, мәктәптә алган начар билгеләремнән әрләнеп, юлда елап кайтуларым онытыла төшә. Бераз исәя төшкәч, җәйге каникулларда колхоз эшенә чыга башладым. Чиле-пешле печәнне, люцернаны ат арбасына төяп җибәрергә кирәк. Салам сыйраклы, ябык беләкле баланың чүмәләне күтәреп арбага салырга хәленнән килмәве гаҗәпме? Шул чакта авыл хатыннары: «Бу имгәктән ни килгән? Эшли алмаган килеш, «әби кызы» ник монда буталып йөри?» – дип канга тоз сала. Ә мин өйгә бераз булса да әҗере кайтыр дип этләнәм, тагын эшкә чыгам. Әбинең мәче төкереге шае колхоз пенсиясенә генә карап ятарга димәгән. Беренче елда миңа 45 сутый чөгендер кишәрлеге бүлеп бирделәр. 25 сутыйлы бәрәңге бакчасын утап, төбенә өю дә минем өстә бит әле. Кешедән калышмаска тырышып, җан-фәрманга азаплануларым… Аның каравы, көзен шикәр комы, бераз акча бирделәр, Кайбычка барып, китап-дәфтәрләр сатып алырга ярап куйды. Үзем тир түгеп тапкан хәләл акча бит ул! Икенче елда – 75 сутый, өченчесендә 1 гектар чөгендер утадым. Әбинең сәламәтлеге көннән-көн начарланды. Аның берүзен калдырып китеп булмаганга күрә, сигезенчене тәмамлауга колхозда эшли башладым. Әүвәле тавык фермасында бил бөктем, аннан соң үгезләр симертүгә куйдылар. Унҗиде яшем тулган елда әби үлде. Аңа нибары 68 генә яшь булса да, гомер буе иза чигеп, нужа күреп, кайгы-хәсрәттән башы чыкмаганга, ул бик бетерешкән, 80 яшьлек карчык кебек күренә иде. Яшь, яклаучысыз кыз балага япа-ялгыз авылда көн итүе авыр гына түгел, куркыныч иде. Авылдашлар киңәшен тотып, әнинең Кече Кайбычтагы Рәшит абыйсыннан адресын алып, аны эзләп, Казанга чыгып киттем.

АРТЫК КАШЫК КЕМГӘ ХАҖӘТ?

Әни Дәрвишләр бистәсендә яши икән. Яшермим, әни дә, ире Ринат абый да, балалары да сөенеп, колач җәеп каршыламадылар. Артык кашык кемгә хаҗәт? Урамга куып чыгармауларына рәхмәт. «КОМЗ»га эшкә урнаштым, бөтен көчемне биреп, тырышып эшләвемне күрделәр. Хезмәт хакымны тулысынча әнигә алып кайтып бирәм, ә ул миңа әбәт ашарга дип көн саен 50 тиен тоттыра да калганын үзенчә тота. Үзләре гаилә белән ял паркына, кунакка, кинога чыгып киткәндә, мине ияртмәүләре, өстемнән бикләп, өйдә калдырулары истә калган. Бригадабыздагы хатын-кызлар мине үз итте, хәлемә кереп, өйләреннән ризык алып килеп ашатулары хәтердә. «Сеңлем, тырышлыгың, зиһенең бар, сиңа укырга, белем алып, һөнәр үзләштерергә кирәк», – дип, акыллы киңәш бирделәр. Әниләрнең йорты янәшәсендә генә кичке мәктәп булса да, анда укырга керергә ниятләвемә өйдәгеләр бик нык каршы торды. Ә минем укып кеше буласым килә! Хезмәттәшләрем бу хакта белеп алды. Зәйнәп исемле мәрхәмәтле хатын бу авыр хәлдән чыгуның җаен тапты. Нагорныйда яшәүче бер танышы урын өстендә ята икән. Шуны карау шарты белән мине фатирга илтеп урнаштырды. Көндез ут өертеп заводта эшлим, йөгереп кайтып, авыру хатынның астын алыштырам, юындырам, ашатам, идәнен-керен юам да кичке мәктәпкә укырга чыгып йөгерәм. Шул чаклы яратып, мавыгып укыдым, математика, физиканы су урынына эчтем. Балачактан хисапчы булырга хыяллана идем, укуны бик әйбәт билгеләренә тәмамлагач, техникумга барып кердем. Булачак һөнәремне тырышып, күңел биреп үзләштердем, эшемдә дә сынатмадым. Тырышлыгымны бәяләп, заводның тулай торагыннан урын бирделәр. И, шул чактагы сөенүләрем! Ниһаять, күңелле яшьләр тормышы белән үземчә яши башладым. Үз гомеремдә беренче мәртәбә өр-яңа киемнәр: затлы кызыл күлмәк, алсу чәчәкле ялтыравыклы чегән яулыгы сатып алып кидем. Алар миңа бик килешә иде.

МӘХӘББӘТ КЫЙССАСЫ

Ялларда, бәйрәмнәрдә әтинең бертуган Зәйтүнә апасы яшәгән Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылына кунакка кайтып йөрим. Туганнарым мине ихластан якын күрә, алар янында үземне бәхетле хис итәм. Яшьлек – яшьлек инде, күрше кызлары белән клубка чыккач, үземне кара күзле, бөдрә чәчле, уртачадан озынрак буйлы, какча гәүдәле бер егет озата кайтты. Мин аның моңарчы ике мәртәбә өйләнеп аерылган ир икәнлеген белмәдем. Белгәч, янымнан пыраклатып, куып җибәрдем. «Мин – намуслы, саф кыз бала, берәүгә дә үз-үземне түбәнсетергә юл куймаячакмын!» – дип каты тордым. Икенче юлы кайтуымда мине уртача буйлы, оялчан карашлы, тәртипле бер егет озата кайтты. Бердәнбер сөйгән ярым, баламның әтисе, ышанычлы гомерлек парым булачак Мәсхүтнең үземне клубтан беренче кайтуда озаткан, хатын аерган ир затының бертуган энесе икәнлеген кияүгә чыккач кына белдем. Күп балалы зур гаилә әгъзасы булуыма сөенеп туймадым, иремнең әти-әнисен, туган-тумачасын беренче көннән үз иттем, алар да миңа хөрмәт белән карады. Быел миңа алтмыш яшь, Мәсхүт белән яши башлавыбызга 40 ел тула.

ҮР АРТЫНДА ҮРЛӘР БАР

Мәсхүт Волжск шәһәрендә яши иде. Энә кайда, җеп шунда, дип, Казаннан ирем янына кайтып урнаштым. Бер иске шәхси йортның чарлагындагы кысан бүлмәне арендалап, текә баскычтан су ташып, утын алып менеп мич ягып, керосинкада ризык әзерләп, үзебезчә яши башладык. Ирем – алтын куллы төзүче, ташчы, калайчы, балта остасы, штукатур-буяучы, слесарь, токарь, монтер, машина йөртүче – аның белмәгән эше юк, нәрсәгә тотынса, шуны коеп кына куя. Шулчаклы уңган, булдыклы, ярдәмчел, кайгыртучан ул. Бер дигән гаилә башлыгы, ышанычлы ир булып чыкты. Бәхетемә туган, күрәсең. Шулай да, күңелемә ятышсыз бер гадәте эчемне пошыра: эштән соң салгалап кайта иде. Мин янәдән укып, Банк мәктәбе тәмамладым. Әүвәле банкка гади хезмәткәр булып урнаштым, соңрак хисапчы итеп куйдылар. Мари дәүләт университетында читтән торып укып, финанс-икътисад бүлеген тәмамлагач, эшемдә карьера ясадым, үз тырышлыгым, намуслы хезмәтем белән баш хисапчы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелдем. Ике бүлмәле фатир алдык, кызыбыз Гөлнара матур гына үсеп җитте, уңышлары белән сөендерә килде. Түгәрәк дөньябызның бер чите көтмәгәндә кителде – җаваплы эштә чиктән тыш аруым, талчыгуым сәбәпле, эш урынымда мине инсульт бәрде…

ӘЙ, РАББЫМ, ҮЗЕҢ ТАШЛАМА!

Мине аякка бастыру өчен табиблар биш ай көрәште. Невропатолог Владислав Фомичовка аеруча рәхмәтлемен, ул минем киләчәк язмышым турында ихластан кайгыртып, тернәкләндерүгә бик күп көч куйды, төпле киңәшләр бирде. Тормышның көйле арбасыннан төшеп калу өчен бер минут җитә, янәдән тулы канлы тормышка әйләнеп кайту өчен бик күп тырышлык, үҗәтлек, якыннарыңның кайгыртучанлыгын, мәрхәмәтле мөнәсәбәтен тою, үз-үзеңнән кул селтәмәү кирәк икән. Дерелдәгән аякларыма көч-хәлгә басып, мәчеткә юл тоттым. Анда күңел тынычлыгы таптым. Бер Ходаема сыгынып, ярдәм сорадым. Ун елдан бирле мәчеткә йөрим. Башта гарәп хәрефләрен, догаларны бик авырлык белән ятласам да, соңрак изге Коръәнне оригиналда укырлык булып өлгереп җиттем. Биш вакыт намазны калдырмыйм, гаиләбез кеременнән сәдака, зәкят бирәм, ураза тотам. Исламның бишенче баганасы булган Хаҗга барып, Кәгъбәтуллага баш орып, Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә Мөхәммәт пәйгамбәребез (с.г.в.) йөргән сукмаклардан узып, Гарәфәт тауларына менсәм, Мәздәлифәдә изге гамәл кылсам иде, дип намаз арты саен дога кылып, Аллаһтан ярдәм сорадым. Теләгем кабул булды – Хаҗга барып, зәмзәм сулары эчеп, күңелемне сафландырып кайтуыма сөенеп туя алмыйм. Мәсхүтем дә туры юлга күнде, аңлашып яшибез. Иремнең төп йортындагы абыйсы үлгәч, нигез таралмасын дигән нияттән чыгып, авылдагы өйне төзекләндердек тә, җәйләрен шунда яши башладык. Туганнар янәшәсендә, саф һавада яшелчәләр үстереп, тавык-чебеш карап, тыныч авыл тормышында көн күрү үземә дә, иремә дә ошый. Тормышта сынаулар күп була, беркайчан да өметне өзмәскә, Аллага сыгынудан туктамаска кирәк, – дип елмая ак яулыклы, пакь күңелле мөслимә ханым.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан–Кайбыч–Иске Чәчкаб

Бәйле