Архивы салют - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ураза бәйрәменә Татарстан мәчетләрендә салют атачаклар
Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары үтә. Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узды. Бу – тарихи гыйбадәтханәдә яңартылганнан соң өченче гает, дип хәбәр итә Татарстан диния нәзарәте.

Мөселман бәйрәменең аерылгысыз өлеше – Коръән уку һәм шуңа күрә иртә таңнан Коръән-хафизлар Кәлам-шәрифтән аятьләр укыдылар, ә мөселманнар дога кылдылар, зикер әйттеләр. Бәйрәм сөенечен бүлешергә республика өммәте белән бергә Казанның тарихи мәчетенә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Мөхтәрәм кунаклар арасында шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар бар иде.

Галиев мәчетендә гает 6.40 сәгатьтә башланды. Камил хәзрәт РФ Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.

Үзенең рәсми мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин болай дип билгеләп уза: “Күп еллар Россиянең мөселман оешмалары ил тормышында һәм җәмгыятьтә эшлекле катнашалар, гаилә институты һәм гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләренә, хәйриячелек һәм мәгърифәтчелек эшләренә даими игътибар бирәләр. Милләтләр һәм диннәр арасында тынычлыкны саклауны кайгырталар. Шунысы мөһим: бабаларының гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә яшьләр дә тартыла. Мондый хәрәкәтчән эш иң тирән хөрмәткә һәм хуплауга ия”.

“Бу көннәрдә миллионлаган мөселман якты сөенеч һәм канәгатьлек хисләре кичерә, Аллаһы Тәгаләгә аның чиксез рәхмәт-мәрхәмәте өчен олылау сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Коръән Кәрим кушканнарын төгәл үтәп, изге Рамазан ае дәвамында ураза тотып, мөэминнәр ихлас догалары белән җаннарына сафлык өстәде, өммәтнең әхлакый нигезләре тагын да ныгуга үз өлешен кертте, – диелә Рөстәм Нургали улы Миңнехановның мөрәҗәгатендә. – Татарстанда Ураза гаетен бәйрәм итүдә ата-бабаларыбызның күпгасырлык дини, рухи традицияләре чагылыш таба. Алар дуслык һәм татулык идеяләренә, туган телгә, бай мәдәниятебезгә ихтирамлы карашларга нигезләнгән. Республикабызда мөселманнарның хәйриячелек һәм иганәчелек рәвешләре елдан-ел төрлеләнә баруы, аларның халыкның киңрәк катлавына игелекле эшләр кылуы гаять куанычлы күренеш. Бик күп урыннарда авыз ачу мәҗлесләре уздырыла. Республика ифтарына гына да ун меңгә якын кеше җыелды”.

Татарстан Президенты шулай ук “бик күп милләт һәм төрле дин тотучылар вәкилләре дус-тату гомер кичергән Татарстанда Ураза гаете – аеруча зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе” булуын билгеләп үтә. “Шунысы да мөһим: быел үзенчәлекле рухи традицияләребез белән Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары да таныша алачак”.

Алга таба Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга вәгазь белән мөрәҗәгать итте, Изге Рамазан аеның һәм ураза тотуның зур әһәмиятен билгеләп үтте, Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерде. Асылда ул шуларны искә төшерде: “Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять тәкъвалылардан булырсыз». Мөфти шулай ук гөнаһларның гафу ителүе турында хәдис китерде: «Кем иманлы булган хәлдә, әҗерен Аллаһы Тәгаләдән өмет итеп, Рамазан уразасын тотса, шуның элекке гөнаһлары гафу ителер». Бу – Раббыбыз безгә ачкан капка!

Алга таба Камил хәзрәт Уразаның файдасы турында сөйләде, “ул бу дөньяда сәламәтлек өчен файдалы булса, ә ахирәттә аның өчен бөек әҗер көтә. Ураза ул яшәү көчен бетерү, тәнне зәгыйфьләндерү өчен түгел. Киресенчә, ул организмны ныгыту, ихтыяр көчен арттыру, теләк һәм инстинктлар белән идарә итәргә өйрәтү өчен”. “Ураза өч дәрәҗәгә ия: гади кешеләр уразасы ризыктан, судан һәм якынлык кылудан тыелу белән аерылып тора. Әмма уразаның иң югары баскычы булып калебне Аллаһы Тәгаләдән башка читкә этәрүче төрле фикерләрдән саклану тора”. Мөфти мөселманнарны шәүвәл аенда да ураза тотарга чакырды – Рамазан ае уразасын тотканнан соң өстәмә рәвештә алты көн ураза тоту бертуктаусыз ел дәвамында ураза тотуга тиң була. “Ураза безнең нәфесебезне – шайтанның шәкертен тәрбияли”, – диде ул.

Камил хәзрәт үзенең вәгазендә шулай ук мөселман өммәтенә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте: “Мөселманнар бердәм булырга тиеш. Безнең бүлешер әйберебез юк: динебез бер, Китабыбыз бер, милләтебез, традицияләребез, телебез бер. Без аларны сакларга тиешбез, чөнки алар безнең динебезне саклыйлар”. Хәзрәт шагыйрь Рәсүл Гамзатовның шигыреннән юллар китерде: “Әгәр иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер”.

Хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазе ахырында ассызыклады: “Чынлыкта гает бәйрәме ул – яңа кием киючегә түгел – хакыйкатьтә ул газаптан куркучыга бәйрәм, гает бәйрәме ул яхшы транспорт белән килүчегә чын бәйрәм түгел – гает ул гөнаһларны калдыручыга чын бәйрәм. Гает ул яңа келәмнәр җәючегә түгел – гает ул сират күперен чыга алырлык гамәл кылучыга, гает ул дөнья зиннәтеннән матур кием киючегә түгел – чын гает ул тәкъвалыкка ирешә алган кешегә, гает ул төрле төсле зиннәткә караучыга түгел – гает ул кыямәт көнендә Аллаһка карауга ирешә алучыга”.

Бәйрәм тантанасы җәмәгать белдн гает намазы уку, тәкбир әйтү, хөтбә уку белән дәвам итте. Аннары Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды, ул Аллаһы Тәгаләдән илебезгә һәм республикабызга иминлек, татулык сорады.

Шунысы игътибарга лаек, Ураза бәйрәмен билгеләп үтү бүген көн дәвамында Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә дәвам итә. Мисал өчен, Казанның “Тынычлык” мәчетендә балалар өчен Ураза бәйрәме узачак. Яшь кунакларны биредә 15 сәгатьтә көтеп калалар һәм аларны карусель, паровоз, батут белән сөендерәчәкләр… Ә менә 21.30 сәгатьтә барлык мөселманнар яраткан бәйрәмне бәйрәм салюты белән озатачаклар!

Казанның “Калейдоскоп” паркында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте шәһәр кешеләре һәм башкала кунаклары өчен гаилә бәйрәме оештыра. Биредә балаларның чыгышлары, уеннар һәм конкурслар көтелә. Чара 14.00 сәгатьтә башлана. Казанның “Гаилә” мәчете (Фәйзи урамы, 2) шулай ук казанлыларны һәм башкала кунакларын 13.00 сәгатьтә башланачак гаилә бәйрәменә чакыра. Вороновский бистәсендә бәйрәм “Сабырлар” мәчетендә узачак. Программада: спорт ярышлары, интеллектуаль уеннар, мавыктыргыч мастер-класслар, чәй эчү һәм “шеф-повар”лардан сюрпризлар һәм башкалар. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.

Татарстан районнарында да Ураза бәйрәмен матур итеп үткәрәчәкләр. Татарстанның Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте шәһәрнең балалар паркында гадәти булмаган һәм бай программа әзерли: кунакларның, мөнәҗәт һәм нәшид башкаручыларның чыгышлары, милли көрәш буенча ярышлар, армрестлинг һәм армлифтинг, «Ramadan bazar» исемле хәләл ярминкә. Моннан тыш, барлык кунакларны бәйрәм пылавы көтә. Мөселман бәйрәмендә катнашучы иң кечкенә кунакларны комик фокусчы һәм шаян клоун шатландырачак. Ягымлы пони балаларны парк буенча алып йөртәчәк. Сабыйлар сабын, ут һәм төтен куыклары очыртудан уңай хис-кичерешләр алачак. Бәйрәмдә яшь катнашучылар асфальтта рәсемнәр ясау буенча “Нарисованный мир” конкурсында, “Веселые старты” ярышында, интеллектуаль викторинада белемнәрен тикшерә, аквагрим ярдәмендә яраткан мультфильм геройлары була алачак. Бәйрәмдә катнашучы сабыйларның күңеленә хуш килерлек тәэсирләрне мастер-класслар һәм шарлардан “Твистинг” фигуралары бүләк итәчәк. Балалар өчен иң татлы бүләк – туңдырма. Ә курчаклар белән фотосессия балаларның Ураза бәйрәмен истә калдырырга ярдәм итәчәк. Бөгелмәдәге 2018 елның Ураза бәйрәменең кульминациясе – бәйрәм фейервейкы. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана.

Мөслимдә Ураза бәйрәмен “Кояшлы Ык” ял итү паркында 13.00 сәгатьтә башлап җибәрәчәкләр. Гаилә бәйрәме 21сәг.30мин кадәр дәвам итәчәк һәм Җәмигъ мәчете янында күккә салют җибәрү белән йомгакланачак.

Зәй шәһәренең Үзәк мәчете мәйданында иртәнге сәг 9.00да Ураза бәйрәме уңаеннан балалар өчен хәйрия бәйрәме оештырыла. Мөхтәсибәт нәни мөселманнар өчен кечкенә атларда йөрү, күңел ачу уеннары үткәрә. Шулай ук сабыйларны тәмле пылау һәм баллы мамык белән сыйлаячаклар.

Зәй районында Ураза бәйрәмен билгеләп үтү 17 июньдә дә дәвам итәчәк һәм Иске Зәйнең “Билал” мәчетендә балалар өчен мөселман бәйрәме узачак. Яшь кунаклар өчен көннең беренче яртысында викторина, күмәк конкурс һәм уеннар оештырылса, өйлә намазыннан соң кечкенә мөселманнар пылау ашап, татлы ризыклар белән чәйләп алачак. Барлык катнашучыларны да бәйрәм күчтәнәчләре көтә. Бәйрәм сәг. 10.00 башлана.

Кукмарада 15 июнь көнне мөхтәсибәт һәм муниципаль район администрациясе Үзәк мәчет янында урнашкан ял итү мәйданында район халкын Ураза бәйрәменә чакыра. Кукмаралыларны төрле күңел ачу программасы, балалар өчен иҗади конкурслар һәм уеннар, спорт ярышлары, мастер-класслар, күргәзмә узачак. Конкурсларда катнашучыларны бүләкләр көтә. Кунаклар бәйрәмдә кайнар коймак һәм татлы ризыклар авыз итәчәкләр.

Яр Чаллыда Ураза бәйрәме иртәнге сәг. 8.00дә гает намазыннан соң үк башланып китәчәк. Мөхтәсибәт шәһәр халкын мөселман бәйрәменә Чаллының Хәләл үзәгендә Яңа шәһәр, 27/09А адресы буенча көтеп кала. Бәйрәм кунакларын тәмле майлы пылау, спорт ярышлары, конкурслар, ә балаларны шикәр мамыгы, аниматорлар, батут һәм бик күп башка кызыклы уеннар көтә. Ураза бәйрәме Чаллыда “Җәмигъ”, “Рамазан”, “Ихлас”, “Туфан”, “Кәүсәр”, “Чишмэ”, “ГЭС”, “Нур-Ихлас”, «Абузәр», «Сөембикә», «Утыз Имәни» һәм мәчетләрендә 16 һәм 18 июнь көннәрендә дәвам итәчәк.

Әлмәттә балалар өчен мөселман бәйрәме “Татарстан нефтенең 60 еллыгы” исемендәге паркта 13.30сәг. башланачак. Саба районы мөселманнары Шәмәрдән бистәсендә гает бәйрәменә мәдәният йортында 16.00сәгатьтә җыелачак. Кунакларны уеннар, татлы күчтәнәчләр, бүләкләр белән сөендерәчәкләр.

Менделеевск шәһәренең Үзәк мәчетендә балаларны сәг 9.00да көтеп калалар. Монда аларны төрле уеннар һәм хәйрия ярминкәсе каршы алачак. Нәни кунаклар өчен аниматорлар, сабын куыклары тамашасы, батут, аттракционнар, кечкенә атта йөрүләр, төрле сынау ярышлары булачак.

Аксубай мөхтәсибәте “Хуш, Рамазан!” дип исемләнгән бәйрәмгә чакыра. Үзәк мәчет мәйданында уен, конкурслар, квестлар, аттракционнар, батут куелачак. Сабыйларга тутырылган һава шарлары, татлы шикәр мамыгы, бүләкләр биреләчәк һәм пылау әзерләнәчәк.

Буа мөхтәсибәте гаиләләрне 15 июньдә сәг. 10.00да Ураза бәйрәменә «Хаҗилар» мәчете мәйданында көтә. Программада балалар өчен батут, хәрәкәтле уеннар, баллы мамык, поп-корн, пылау пешерү каралган.

Алабугада Ураза бәйрәме уңаеннан мөхтәсибәт барлык шәһәр һәм район халкын гаилә бәйрәменә 25 июньдә Җәмигъ мәчете янында урнашкан “Мәйдан” паркында көтүен хәбәр итә. Мөселман бәйрәме кунакларын шулай ук төрле уеннар, конкурс, мастер-класслар белән куандырачаклар. Балалар өчен аниматорлар чакыру, бәйрәм күчтәнәчләре һәм бүләкләр тарату күздә тотыла.

Ураза бәйрәме уңаеннан мәдәни-массакүләм чаралар республиканың Норлат, Мамадыш һәм Татарстанның башка районнарында да узачак. Мөселман бәйрәмнәренә рәхим итегез!

Запись Ураза бәйрәменә Татарстан мәчетләрендә салют атачаклар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда бәйрәм салютыннан соң метрода да “бөке” барлыкка килде [фото]
Республика көне уңаеннан кичке сәгать 10да Казанда бәйрәм салюты арттырылды.

Казансу елгасы акваториясендә аттырылган салютны карарга меңләгән кеше агылды. Ул Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчыклардан яхшы күренде. Ә ул вакытта җәмәгать транспортына утыру өчен чират хасил булды. Казан метросында мондый “бөке”не елга берничә тапкыр гына күрергә була.

Интертат

Запись Казанда бәйрәм салютыннан соң метрода да “бөке” барлыкка килде [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда булган салютның иң матур мизгелләре [видео]
Бәйрәм көне уңаеннан оештырылган салютны күрми калдыгызмы, яисә әлеге матур тамашаны тагын күрәсегез киләме?

Алайса түбәндге видеоны карарга тәкъдим итәбез!Казан салютыннан тулы видео.

Запись Казанда булган салютның иң матур мизгелләре [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миңнехановлар Казан салютыннан беренче видео, фотолар урнаштырды [фото-видео]
Татарстан мөстәкыйльлек көне шуның белән узып та китте. Гадәттәгечә, бәйрәмгә соңгы ноктаны салют куйды.

Социаль челтәрләрдә әлеге матур тамашаның беренче фотосын Рөстәм Миңнеханов урнаштырды.

С Днем Республики Татарстан!

Фото опубликовано Рустам Минниханов (@rusminnikhanov) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-08-30T19:18:02+00:00">Авг 30 2016 в 12:18 PDT</time>

Җырчы Салават Миңнеханов белән Гүзәлем дә салют төшерелгән видео белән бүлешергә ашыкты. Җырлы гаилә Казандагы салютны быел беренче тапкыр караган икән.

@fiestaeventkazan бик зур рэхмэт! ? Казанда торып беренче тапкыр салют карыйбыз, зато ничек!? ??? #свысотыптичьегополета #fiestaevent #салют #деньреспублики #спраздником #бэйрэмбелэн

Видео опубликовано Гүзәлем Миннеханова (@guzelem_official) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-08-30T19:18:18+00:00">Авг 30 2016 в 12:18 PDT</time>

Запись Миңнехановлар Казан салютыннан беренче видео, фотолар урнаштырды [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Республика көнендә салютның каян атылачагы билгеле булды
30 августта Казан каласында республика көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, бәйрәм салют белән тәмамлана. Быел ул нинди вакытта булачак һәм каян атылачак соң?

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сүзләренчә, салют 22.00 сәгатькә планнаштырылган.

“Төрле елларда салют төрле мәйданчыклардан була иде. Су мәйданы казанлыларга һәм шәһәр кунакларына салют матурлыгына соклану өчен иң уңай урын”, диде Дамир Фәттахов.

Димәк, бәйрәм фейервергы Кремль яр буеннан һәм “Казан” гаилә үзәге яныннан яхшы күренәчәк.

Запись Республика көнендә салютның каян атылачагы билгеле булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..