Архивы төрмә - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Аз гына тыңламаса да карабодайга тезләндергән…”
Омск район судында Алина Юмашевага һәм аның өйдәше Сергей Казаковка хөкем карары чыгарылды. Исегезгә төшерәбез: бу вакыйга май аенда ук булды. 8 яшьлек Пашаны әти-әнисе нык җәфалап тоткан. Аз гына тыңламаса да карабодайга тезләндергән.

Бала, бу йорттан качып, күршеләренә хәлне сөйләп бирә. Малайның тезләре тоташ канга каткан була. Соңрак тикшерү барышында бу хәлнең системалы рәвештә кулланылуы ачыклана. Баланы сәгать буе, хәтта төн буе шулай калдырганнар. Шул ук вакытта Паша үзе мондый көннәрдә аны ач тотуларын, тәүлегенә бер стакан су эчәргә рөхсәт итеп, туңдыруларын сөйли. Мондый газаплар нәтиҗәсендә ярма тирегә кереп бүрткән, табиблар аны хирургия ысулы белән генә ала алган.

Бу гамәд өчен баланың үги әтисен – 4,5 елга, әнисен 1,5 елга төрмәгә озатканнар.

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись “Аз гына тыңламаса да карабодайга тезләндергән…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

24 яшендә үлгән Руслан Сәйфетдиновның әнисе: “СОБР аны дүрт сәгать дәвамында битен идәнгә бәреп кыйнаган”
7 гыйнвар Кургандагы төрмә хастаханәсендә 24 яшьлек Руслан Сәйфетдинов үлгән. Ул Русия мәхкәмәсе тарафыннан Сүриядәге сугышларда катнашкан дип өч еллык төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Кеше хокукларын яклаучылар Русланга ярдәм итәргә теләсә дә, аларны авыру янына якын да китермәгәннәр//Азатлык радиосы//

Төмән медицина академиясе студенты Руслан Сәйфетдинов 2013 елның җәендә Сүриягә китә. Тормышындагы шундый шактый радикал адымын ул сугыш барган җирләрдә зыян күрүчеләргә медик буларак ярдәм итү теләге белән аңлата. Сүриядә берничә ай торганнан соң, Руслан кире Русиягә әйләнеп кайта. Андагы иминлек көчләре кайтуга аны тотып ала һәм “ялланып сугышу” маддәсенә нигезләнеп, ул бер елдан соң хөкем дә ителә. Азатлык Русланның әнисе Румия Сәйфетдинованың Кургандагы билгеле хокук яклаучы Габдулла Исакаев белән сөйләшүеннән Руслан Сәйфетдинов эше турында кайбер мәгълүмат тәкъдим итә.

Колония хезмәткәрләре (аларның исемнәре Румия ханымга билгеле түгел) Русланга 2016 елның ноябреннән бирле “сине тере килеш иреккә барыбер чыгармыйбыз”, дип янаганнар, “синең кебек кешеләр безнең дәүләткә кирәк түгел”, дигән сүзләр әйтә торган булганнар. Әнисе әйтүенчә, Руслан үлеме алдыннан берничә атна буе ашый алмаган, ашаса да ризыгын косып чыгарган, ә ел ахырында аны дәвалау изоляторында тотканнар, тик бәйрәмнәр җитү сәбәпле, кире зинданга чыгарганнар һәм анда егетнең хәле бик начарланган.

Бары тик кеше хокукларын яклаучылар һәм адвокатлар таләбе белән генә 6 гыйнвар көнне кич Русланны 1нче шәһәр хастаханәсенә озаталар, аңа кичекмәстән операция кирәклеге ачыклана. Ә егетнең хәлен тикшергән төрмә сакчылары моңа “ул – үгез кебек таза, акылы гына тулы түгел”, дип көлеп карый.

Хастаханәдә дә сак астында тотылган Русланга мөнәсәбәт кешелекле булмый, мисал өчен, ул баш астындагы мендәрен рәтләп куюны сорагач та, аңа “болай да бик әйбәт” дип кенә әйтәләр. Хәтта табиб та “тоткынның хәле бер дә куркыныч түгел, бәйрәмнәргә кадәр һәм хәзер эшләнгән тикшерүләр аның эчке органнарында бер патология дә булмавын ачыклады, организмында икенче дәрәҗә арыклану, әмма бу тоткынның үзен-үзе ышандыруы аркасында гына, психолог аның белән эшләде инде, һәм бәйрәмнәрдән соң да эшләячәк”, дигән нәтиҗә чыгара һәм кире төрмәгә кайтаруга рөхсәт бирә. Үзе турында сөйләгәннәрен ишетеп, Руслан шәфкать туташына “Апа, зинһар, миңа ярдәм итегез!” дип ялварган. 7 гыйнварда 24 яшьлек егет җан куя. 18 гыйнварда аның колониядә утыру вакыты тәмамланасы иде.

Руслан Сәйфетдинов

Руслан Сәйфетдиновның Курган хастаханәсендәге шулай фаҗигале үлүен хәзер Тикшерү комитеты карый башлаган. Русия УФСИНының Курган өлкәсендәге бүлеге баштан ук егетнең “читтән көч кулланып үтерелүенә ишарәләүче бер билге дә табылмады” дип бара. Имеш, аның тәнендә бернинди дә җәза билгеләре юк, мәрхүмгә тиешле ярдәм күрсәтелгән, әмма файдасы гына булмаган. Рәсми мәгълүматка караганда, үлгән егет инде күптәннән көчле авырудан интеккән.

– Румия ханым, улыгызны төрмәдә булганда кыйнадылармы? Ни өчен?

– Аны Сүриядән кайткач ФСБ тотып алды, ниндидер фатирга ябып куйдылар, беркемгә берни хәбәр итмәделәр, беркемне аның янына кертмәделәр, дөнья белән бәйләнешен өзделәр. Бер айга якын аның рухи яктан бирешүен, сынуын көттеләр, моны аңлагач, ул качкын булып кыланырга булды, тавыш чыгып, иректәгеләр аның кайдалыгы турында белсен өчен. Шуның өчен аны кыйнадылар. СОБР аны дүрт сәгать дәвамында битен идәнгә бәреп кыйнаган. Ул соңыннан сөйләде – чырае шакмакланган, күзеннән эрен аккан, күз кабакларын бармак белән күтәреп кенә ача алган. Нәкъ шул вакытта аңа карата хөкем чарасы күрү вакытын озынайту мәхкәмәсе узды. Шунда хаким Русланнан “Берәр нәрсәдән зарланасызмы?” дип сорады. Ул эренле күзләрен көчкә ачып, “Үзегез дә күреп торасыз бит” дигән иде. Ә хаким хатын “ярый алайса, юк икән, юк инде” диде дә дәвам итте. Бу Төмәндә була, аны Мәскәүдән Төмәнгә озаталар.

– Аны Төмәндә шулай кыйнаганнармы?

– Әйе, Төмәндә. Гел кыйнап торганнар дип әйтә алмыйм, ләкин менә шундый бер очрак булды. Шуннан соң аның күзе начарланды. Дүрт сәгать кыйнаганнар бит. Руслан әйтә, кыйнаган кеше үзе дә арып бетте, минем өскә утырып ял итә иде, ди. Башта чукмар белән, аннары башы белән идәнгә бәреп, бите шакмак кыяфәтенә килгәнче. Күрәсең, ялкынсыну булган, инфекция киткәндер. Болар бөтенесе дә аның өйдә тору режимын бозганы өчен дип эшләнде.

Чынлыкта ул “өйдәге тоткынлык” түгел иде. Югыйсә бөтен мәхкәмә эшләрендә “өй сагы” дип яздылар. Нинди өйдә тоту булсын инде ул, чит кеше фатирында, әти-әниләреннән яшереп тоту булгач. Шул вакытта әле мәгълүмат таратылды, имеш, Руслан – бандитлар төркеме әгъзасы. Мин гадәттә интернетка кермим, үземә берәр әйбер кирәк булса гына кереп чыгам. Миңа таныш кешеләр, улың турында ниләр язылып ятканын беләсеңме соң хет дип, сорый башлагач кына, кереп күрдем дә котым очып Ноябрьскига прокуратурага килдем, “улымның намуслы исеменә яла ягучылардан яклавыгызны үтенәм”, дип гариза яздым. Ә миңа “интернет бит ул чүп оясы” дип җавап кайтардылар. Миңа шул ялганнарны язган кешене табарга куштылар.

Тоткарлау вакытын озайту хакындагы утырышта аны өй сагы шартларын бозган кеше буларак СИЗОга күчерделәр. Соңрак шул СИЗОдан иреккә чыккан бер кеше аннан хәбәр алып чыкты, ФСБ тоткарлаганын, кайда утырганын хәбәр иткән иде ул. Мин йөгереп килеп җиттем. Барлык ФСБ кешеләре – тикшерүче дә, оперативниклар да “акчагыз гына әрәм булачак. Безгә комачауласагыз, без аңа срок кына өстибез. Ул үзенең өч елын барыбер алачак. Без аңа өч ел вәгъдә итәбез”, диделәр. 2015 елның июнь ахырына кадәр менә шулай сузылды. Ахырда миңа аның кәгазьләре арасында экстремистик әйберләр таптык диделәр. Алар аның барлык электрон көндәлекләрен караган, таблетын алып киткәннәр. Аларда бик күп экстремистик материаллар, аның үз язмалары, хәлифәт турында язулар табылды, диделәр.

Ул гына түгел, экстремистлык өчен 8 ел өстибез диделәр. Декабрь ахырында ФСБ тикшерү комитетының Төмән өлкәсе буенча башлыгы миңа әйтте: “Русланны беркем дә кыерсытмады, тикшерү барышында (ә ул инде бер ел бара иде!) бернинди кысулар булмады, менә шул сезгә билгеле булган бер очрактан кала гына”, диде. Ул кыйнау очрагы булганны кире какмады.

Бу сүзләрне мин эш документларына теркәп куя алмыйм, әмма шунда ул миңа әйтте: “Йә без аңа 8 ел бирәбез, яисә сез Руслан эшен махсус тәртиптә (особый порядок) карауга риза буласыз. Без Салехардта Ямал-Ненец бүлгесе прокуроры белән килештек, аңа шартлы срок бирәчәкләр”, диде. Аны Ноябрьскида хөкем итәргә тиешләр иде. Моны югары посттагы җитди кеше әйтте. Куркыту да нык тәэсир ясады инде. Ул миңа турыдан-туры шулай диде: “Улыгызны мәхкәмә залыннан ук алып китә алачаксыз”.

Мин менә шуңа ышандым инде, аннары – минем өчен башка юл да юк иде. Хәтта Ноябрьскига мәхкәмәгә үзем бардым, улымның яраткан балыгын алдан эретеп куйдым, кайткач та пешереп ашатырга хыялландым. Беләм бит инде, ФСБ теләсә, аның мөмкинлекләре чиксез. Килешкәннәр икән, димәк, аларга ышанырга була. Ә хөкем итүче хатын сәер булып чыкты. Русланнан сорый: “Син ниемә дип шул Сүриягә бардың соң? Син бит акыллы егет. Шулкадәр сугышасың килә икән, әнә Украинага барыр идең, рәхәтләнеп хохолларны үтерер идең”, ди. Улым әйтә: “Мин гомумән кемнедер үтерергә, сугышырга бармадым. Теләгем дә юк иде. Мин ярдәм итәргә бардым”. Ә ул аңа: “Сиңа ул сүрияләр нигә кирәк инде, кем алар сиңа?” ди.

– Хаким шулай дидеме?

– Әйе, бу аның сүзләре! Анда каты тәртипләр, утырышка беркемне кертмәделәр, журналистлар да юк иде. Ул мине генә кертте, “ярый, әнисе керсен” диде.

– Диктофонга яздырасыгыз калган…

– Чыннан да, мине беркем дә тикшермәде. Мин хаким әйткәннәрне монда сүзен-сүзгә китердем. Шуннан соң ул өч ел реаль срок дип карар укыды. Мин шаккаттым. Прокурор артынан чаптым, “килешү бар дидегез бит! Килешү…”. Ул әйтә: “Сез нәрсә, мәхкәмәнең бездә бәйсез икәнен белмисезмени?”, ди. Хәзер үземчә уйлыйм менә – “особый порядок” дигәннәренә риза булсак та, булмасак та шул карар чыгар иде. Минем үз адвокатларым белән гаделлек эзләп маташуым да үз ролен уйнагандыр. Алар үз адвокатларын гына кулланып, эшне тиз-тиз хәл итмәкче иде. Ул “тегеннән (Сүриядән) кайтканнар” арасында беренче булып тоткарланды, шуңа да аңа күрсәтмә хөкем уздырганнардыр.

– Сез үз бәйсез адвокатыгызны ялладыгызмы?

– Безнең адвокат нәкъ менә бәйсез иде дә инде. Шуңа да тикшерүче “тикшерү серен ача” дип аның өстеннән шикаять язды. Ә бу дөреслеккә туры килми. Башта мин үзләре киңәш иткән юрист белән килешү төзедем. Соңыннан ул, беркемнең дә ФСБ белән каршылыкка керәсе килми дип, миңа икенче бер адвокатны тәкъдим итте, ул әйбәт аналитик, диде. Ул беркем белән дә әле бәйләнмәгән, блаты да юк, шуңа ул гадел эшләячәк, диде. ФСБ шикаятеннән соң Адвокатлык коллегиясе аңа җәза бирде, соңрак исә гомумән эштән читләштерделәр. Калганнар эшләүдән баш тартты.

ФСБның чыннан да каты ачуы чыкты, Русланны шуннан соң Курганда тинтерәтә башладылар. Алар бит гел килеп йөрде анда. Лефортовога да алар алып китте. Башка утыручылар кебек, тыныч кына үз вакытын утырып бетерергә ирек бирмәделәр. Югыйсә бу өч елын гына ул ничек тә түзәр иде.

Минем хокук яклаучылар белән аралашуыма да каршы төштеләр, “нигә ил исеменә пычрак атучы шундый кешеләр белән аралашасыз” диделәр. Миңа хәтта “безнең илдә яшәү ошамаса, әнә чыгып китегез илдән” диюләр дә булды.

Русланга да әйткәнем булды – “никләр дип кенә кире кайттың монда?” дидем. Тик ул бит Русиядә шундый кануннар кабул ителгәнен белмәгән дә. Нәкъ аның кайтыры алдыннан Дума тиз-тиз генә карап, президент шул кырыс кануннарны имзалады. Көнчыгыш Украинада сугышканнар – ихтыярилар, ә Сүриягә китүчеләр – ялланып сугышучылар булып чыкты. Һәм Русланны нәкъ менә шушы “сугышка ялланып катнашу” маддәсе нигезендә хөкем иттеләр дә инде.

Белешмә. Тумышы белән Оренбур өлкәсеннән булган Руслан Сәйфетдинов Төмәндәге медицина академиясендә укый. Шул елларда ул ислам белән кызыксына башлый. Русия иминлек көчләре мәгълүматына караганда, 2013 елның июль-декабрь айларында Сәйфетдинов Сүриядә булып кайта, анда “Җиеш әл-Муһаҗирин вәл-Ансар” төркеменә кушыла. Руслан үзе Сүриядәге сугышларга катнашуын кире кага, сәфәре барышында фәкать андагы халыкка медик буларак ярдәм иткәнен әйтә. Шуңа да карамастан, Русиягә кайтуга иминлек көчләре аны кулга ала, аңарда 1000 доллар акча табыла, ахыргы чиктә 2015 елның 21 апрелендә Ноябрьскидәге Русия мәхкәмәсе аны “ялланып хәрби бәрелешләрдә, йә сугыш гамәлләрендә катнашу” өчен өч еллык төрмә җәзасына хөкем итә. Ул иреккә 2017 елның 18 гыйнварында чыгарга тиеш иде.

Запись 24 яшендә үлгән Руслан Сәйфетдиновның әнисе: “СОБР аны дүрт сәгать дәвамында битен идәнгә бәреп кыйнаган” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Төрмәдән хат: “Коръәнне һәм намазлыкны да тартып алдылар”
Азатлык төрмәдән хат алды. 3 ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән блогер Илмир Имаев хатында төрмәләрдәге мөселманнарның хәлен, аларның хокуклары бозылу һәм төрлечә мыскыллау-җәберләүләргә дучар булуларын ачып сала.

Куәт оешмаларын һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастырган өчен “экстремизм” матдәсе нигезендә гаепләнеп 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән 65 яшьлек Илмир Имаев Алтай өлкәсенең Рубцовски төрмәсеннән Азатлыкка хат юллады. Ул үзенең язмасында төрмәләрдәге мөселманнарның хәлен, аларның хокуклары бозылу һәм төрлечә мыскыл-җәберләүләргә дучар булуларын ачып сала.

Хокук бозулар Чистайдан ук башланды

Имаев Русия төрмәләрендә мөселманнарга көн булмауны тикшерү барганда ябып тору урынына (изолятор) китерелгәч үк татый башлый.

“2015 елның маенда мине Чистайның тикшерү барганда ябып тору изоляторына китергәч тә, Русия конституциясенең дин тоту һәм аны таратуга хокук бирүен әйтеп каршылык белдерүгә карамастан, сорау алганда ук ислам китапларын, шул исәптән, Коръәннең урысчага мәгънәви тәрҗемәсен һәм намазлыгымны тартып алдылар”, дип яза Имаев.

Шуннан соң ул бу хәл белән ризалашмыйча Чистайның әлеге 5нче санлы изоляторы җитәкчесе Нестеровка мөрәҗәгать итә. Коръәнне һәм намазлыкны гына булса да кире кайтаруны сорый. “Бу хатка укучым, ышанмассың, ул: “Хәзер сез санаганнар Чистайдагы ФСБ бүлегендә һәм алар “экстремизм” юкмы икәнлеккә тикшерелә”, дип җавап бирде. Мин намазлык та мени дип гаҗәпләндем. Бик җитди итеп ул: “Әйе” диде”, дип яза Имаев.

Хөкем карары чыгарылгач, җәза үтәтү урынына – Алтай өлкәсенә җибәрер алдыннан гына аңа китапларын һәм намазлыкларын кире кайтаралар.

Әмма Илмир ага, шулай да, китапларыннан колак кага. Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәренә килеп төшкәч тә, утырасы төрмәсенә җибәргәнче үк ислам белән бәйле бөтен китапларын тартып алалар. Бары тик Коръән тәрҗемәсен генә кире кайтаралар.

Намаз укудан туктамаганнар “Мичкә”гә утыртыла

Имаевка ПФРСИда (җәза үтәтү урынына килеп килеп төшкәч төрмәләргә, бүлекләргә билгеләгәнче тикшерү урыны) намаз укуны тыялар. Имаев ислам кагыйдәләрен үтәргә тырышканы, намаз укудан баш тартмаганы өчен Ринат Иделбаев исемле мөселманның менә инде 3 ел “Мичкә” (“Бочка”) дигән урында ябылып торуын ишетеп ала.

“Күпләр ПФРСИда намазны сиздермичә утырып укый”, ди Имаев. “Мичкә”дән ачык һавага көненә бер сәгатькә генә алып чыгулары һәм анда шартларның үтә дә кырыс булуы турында яза ул.

Мине наркоманиядән дәваларга җыендылар

2016 елның 12 апрелендә Алтай өлкәсенең Калманский район мәхкәмәсе яңа карар чыгара. Аны төрмә таләпләрен үтәмәүдә гаеплиләр һәм колония-утырмадан гадәти төрмәгә күчерәләр. Көтмәгәндә ике көн эчендә дәвалау-төзәтү урынына (ЛИУ – лечебно-исправительное учреждение) җибәрәләр.

“Монда наркоманнар һәм ВИЧлы тоткыннар ябылган. Алар арасында “үтә-каты шартларда” тотылганнар да бар. Билгеле булганча, монда төрле медицина ысуллары кулланып хәтта “блатной”ларның да “рухларын сындыралар”. Туганнарым мине югалтып, шау-шу күтәргәнгә һәм мине басым астында наркоманиядән дәваларга җыенулары турында белдереп төрле оешмаларга шикаять язганга гына кире ИК-5-кә кайтардылар”, дип яза Имаев.

Тоткыннар баш күтәрмәсә, мәчет тә төзелмәс иде

Хәзер утыра торган төрмәдә Имаев мөселманнарга намаз укырга рөхсәт ителгәнлеген һәм мәчет төзелә башлаганлыгын да яза. Тоткыннар 2015 елның 9 маенда баш күтәрмәсә һәм өелешеп сугышуда күпләгән мөселман катнашмаса, әлегеләр мөмкин булмас иде дип белдерә Илмир ага. Бу ризасызлык гамәлендә катнашкан күпләгән мөселманнарны Алтай өлкәсенең башка төрмәләренә таратканнар һәм шулай ук кайберләрен кырыс шартлы әлеге “Мичкә”гә дә җибәргәннәр.

“Төрмәләр системы Русия ватандашларының хокуклары ничек бозылганны белә алмаслык ябык итеп эшләнгән. Төрмәдән язарга да куркалар – чөнки бу куркыныч, мөгаен”, дип тәмамлый үзенең Азатлыкка язган хатын Имаев.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 2014 елның декабрь уртасында чиркәү яндыруда гаепләнеп кулга алынган мөселманнарның полиция вәкилләре тарафыннан җәзалануы турындагы мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә ирештергән блогер Илмир Имаевны “экстремизм” да гаепләп ирегеннән мәхрүм итте.

Запись Төрмәдән хат: “Коръәнне һәм намазлыкны да тартып алдылар” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әсхәт Дөбер-Шатрның балалары төрмәдән кача [фото]
Җырчы Әсхәт Дөбер-Шатр ялларын балалары белән үткәрергә ярата. Бу көннәрдә Әсхәт улы Әмирхан һәм кызы Ләйсән белән “Төрмәдән качу” (“Побег из тюрьмы”) уенында катнашырга барган.

Балаларга да, Әсхәтнең үзенә дә уен бик ошаган. Истәлеккә кызыклы фотога да төшкәннәр.

Әсхәтнең инстаграм битенә языулчылар, Ләйсәннең инде үсеп, 170 см буйлы булуына, ә Әмирханның образга кереп, бик җитди фотога төшүен дә игътибарсыз калдырмадылар.

Игра ” Побег из тюрьмы’Друзья! Попробуйте очень интересно)))

Фото опубликовано Асхат (@asxat_debershatr) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-08-13T04:08:28+00:00">Авг 12 2016 в 9:08 PDT</time>

Запись Әсхәт Дөбер-Шатрның балалары төрмәдән кача [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гадәттән тыш хәл! Колониядән ике тоткын качкан
19 июнь көнне иртәнге сәгать 9да  Түбән Камада 1 нче номерлы дәвалау-төзәтү оешмасыннан ике тоткын качкан.

Ильмир Закиров 3 ел 10 айга караклык өчен хөкем ителгән. Шуны да әйтергә кирәк, бу аның инде унынчы тапкыр хөкем ителүе. Аның белән бергә корал саклаган өчен 2,6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Владимир Ведерников та качкан.

Аларны колониядән берничә чакрым читтә, азык-төлек кибете янында тотканнар.

Интертат

Запись Гадәттән тыш хәл! Колониядән ике тоткын качкан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..