Архивы яңа ел - Tatar Today - татар яңалыклары.

31 декабрь ял итәчәкбезме?
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 31 декабрен ял көне итү турында боерыкка кул куйган. Документ нигезендә, шимбә – 26 декабрь эш көне буларак билгеләнгән.

Биредә сүз иң элек Татарстанда дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар (Татарстан Президенты тарафыннан эшкә билгеләнүчеләр һәм аннан азат ителүчеләр), шулай ук дәүләт хакимияте башкарма органнарында дәүләти гражданлык хезмәте вазыйфасын, башка вазыйфаларны башкаручылар турында сүз бара.

Шулай ук муниципалителарга һәм республика башкарма хакимияте органнарына кермәүче башка оешмаларга да шушы эш графигын кабул итү тәкъдим ителә.

Мондый карарга килү эш һәм ял вакытын халык өчен кулай итеп оештыру максатына бәйле. 31 декабрьнең Яңа елны каршыларга әзерләнү көне булуын исәпкә алып, республикада яшәүчеләргә бу көнне, эшкә бармыйча, гаиләләре белән бергә уздыру мөмкинлеге бирелә. Ә инде елның соңгы көне өчен 26 декабрьдә эшләргә туры киләчәк.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Запись 31 декабрь ял итәчәкбезме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда төп Яңа ел чаралары кайда булачак?
Мәйданчыкларны яңа елга бизәячәкләр, анда куркынычсызлык, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк.

Казанда төп Яңа ел чараларының кайда булачагы билгеле булды. Татарстан башкаласы мэриясенең рәсми сайтында документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган карар нигезендә, “Казан” гаилә үзәге территориясе, Дәрвишләр бистәсендәге сквер һәм “Калейдоскоп”, “Наратлык” һәм “Крылья Советов” парклары бәйрәм чараларын үткәрүнең төп урыннары булачак.

Мәйданчыкларны яңа елга бизәячәкләр, анда куркынычсызлык, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк. Моннан тыш, чаралар вакытында мәйданчыкларда табиблар кизү торачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Казанда төп Яңа ел чаралары кайда булачак? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?
Кыш җитте бит, җәмәгать! Ниһаять! Календарьда декабрь икәнен күреп, бер сөенсәк, җир өстенә күптән көтелгән кар яткач, икеләтә бәхет басты. Ел ахырына таба түземсезлек белән көтә башлаган Яңа елга да күп калмый, димәк. Кайберәүләр инде өйләрендә чыршы да бизәп куйды. Бәйрәмгә бүләк сайлау турында да уйлана башларга вакыт. Юкса көне килеп җиткәндә генә күңелгә ятышлы бүләк таба алмавың да бар. Яңа ел якынлашкан саен, кырмыска оясын хәтерләткән кибет, сәүдә үзәкләрендә дә җайлы гына бүләк җыям димә!

Бүләк сайлауны нидән башларга?

Иң элек исемлек төзегез. Быел кемнәргә бүләк бирергә җыенасыз? Беренче исемлектә гаиләгез белән якын туганнарыгыз булачак, билгеле. Икенчесенә дусларыгызны кертегез. Өченче исемлектә таныш табибыгыз, балагызның яраткан укытучысы һ.б. урын алырга мөмкин.

Кесә калынлыгын чамалыйбыз. Бүләкнең хакы сез күздә тоткан бәядән артмаса яхшы. Иң якын кешеләрегез өчен акча жәл түгел, билгеле. Әйтик, ел буе велосипед турында хыялланган улыгыз өчен бәйрәм премиясен кызганмасагыз да зыян итмәс. Шулай да калган очракларда бүләккә дигән акчаны кысыбрак тоту хәерле. Ни дисәң дә, энә дә, дөя дә – бүләк бит!

Яңа ел бүләкләрен ике-өч атна алдан алып куегыз. Бүләкне никадәр иртәрәк алсаң, шулкадәр яхшырак. Болай эшләгәндә, ашыкмыйча, кабаланмыйча гына бүләк сайлау процессыннан тәм таба алачаксыз. Өстәвенә, алдан аяк киенү шактый гына акчаны янга калдырырга да ярдәм итәчәк. Ник дигәндә, гадәттә бәйрәм алдыннан кибетләрдә бәяләр өскә “үрмәли”. Сайлау мөмкинлеге исә көннән-көн кими бара.

Гади генә чыршы уенчыгын да менә дигән итеп бүләк итеп була! Иң мөһиме – тыштан матур итеп төрелгән булсын ул. Күпсанлы социологик тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кеше, бүләк алганда, күбрәк аның тартмасына игътибар итә.

Иң мөһиме – игътибар! Кесә ягы такыррак булса да, бәйрәмдә барлык якын туганнарыгызны, дусларыгызны сөендерәсегез киләме? Алайса, бераз тырышып алырга туры киләчәк. Үз кулларыгыз белән ясалган сабын, үзегез пешерегән матур формалы печенье да менә дигән бүләк булачак.

Нинди генә бүләк сайлагыз да, бу эшне тәм табып башкарырга тырышыгыз. Шул очракта ул якыныгызга да, сезнең үзегезгә дә уңай хис-кичерешләр генә бүләк итәчәк.

Нәрсә бүләк итәргә мөмкин?

Ирегезгә:

– машина өчен кирәк-ярак (видеорегистратор, навигатор һ.б.);

– җылы шарф, яңа ел рухы сеңгән кофта;

– сөйгәнегезнең исеме язылган термо-стакан;

– ирегезнең яраткан шөгыле саф һавада йөрүгә бәйле икән, аңа җылы эчке кием, термос-сумка да бүләк итә аласыз;

– каеш, сөйгәнегезне исеме язылган каләм.

Хатыныгызга:

– чәч ясау җайланмасы (мисал өчен, стайлинг һ.б.);

– эчке кием;

– сөйгәнегез күптән хыялланган тун да Яңа елга менә дигән бүләк булачак!

– бизәнү әйберләрен саклау өчен махсус савыт;

– матур башлык белән җылы шарф;

– яңа телефон;

– ресторанда романтик кичке аш;

– матур күлмәк, заманча гаджет.

Әниегезгә:

– җылы шәл, башлык;

– әниегез аш-су остасы булса, аңа аш бүлмәсендә кирәкле әйбер (Яңа ел

атрибутикасы төшерелгән алъяпкыч, ашъяулык, куна тактасы, савыт-саба, мультиварка һ.б.) бүләк итсәгез дә комачауламас;

– матурлык салонына, бассейнга, фотосессиягә сертификат, музей, театрга билет;

– үз кулларыгыз белән ясалган сабын, үзегез бәйләгән оекбаш һ.б.

Әтиегезгә:

– шахмат, шашка кебек өстәл уеннары;

– кул сәгате;

– мунча кирәк-ярагы;

– балык тоту, аучылык кебек хоббие булган әтиләргә кармак, палатка кебек бүләк тә бик кадерле булачак.

Әби-бабаегызга:

– яктырткыч җайланмалар, лампа, торшер;

– китап;

– уңайлы кәнәфи;

– музей, театр, концертка билет;

– чәй эчәргә тәм-том;

– җылы юрган.

Балаларга:

– бер яше тулмаган сабыйларга пирамидка, эре пазллар, җырлый торган уенчыклар, зур рәсемле китаплар кызык булачак;

– мәктәпкәчә яшьтәге малайларга – машина, тимер юл, уенчык мылтык, мәктәп яшендәгеләргә пульт белән идарә ителә торган машиналар, төрле конструкторлар бүләк итәргә мөмкин;

– мәктәпкәчә яшьтәге кыз балаларны исә – курчак өе, курчак, уенчык аш-су җиһазлары, мәктәптә укучы кызларга музыка кораллары, кул эшләре өчен кирәкле җайланмалар сөендерәчәк.

Дусларга:

– өстәл уеннары;

– язу кирәк-ярагы;

– үзенчәлекле формалы чәйнек;

– зур, матур Яңа ел оегына тыгылган конфет, шоколад;

– телефонга үзенчәлекле чехол, флешка.

Коллегаларга:

– эш өстәленә органайзер;

– кечкенә генә җилләткеч;

– көндәлек;

– бүлмә гөле;

– каләм.

Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

– Мәче сурәте төшерелгән брелок, йомшак уенчык, сын. Якыныгызга песи баласы бүләк итү дә ярамас. Күселәрнең кан дошманы бит алар. Яңа ел хуҗасы төлке, эт кебек җанвар сурәте төшерелгән бүләкләргә дә риза булмаячак.

– Күсе исләргә бик сизгер. Артык нык бөркелеп торган исләрне өнәми алар. Шуңа күрә быел якыннарыгызга Яңа елга хушбуй бүләк итүдән тыелып торсагыз яхшырак булыр.

– Күсе тырыш җәнлек санала. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү кебек начар гадәтләргә дә каршы ул. Шуңа күрә быел тәмәке, исерткеч эчемлек кебек бүләкләр бирүдән дә тыелып торырга туры киләчәк. Юкса, ел символының, үпкәләп, уңыш китерми башлавы бар.

– Күсе су белән дус түгел. Шуңа күрә Яңа елга якыннарыгызга сабын, шампунь ише бүләкләр бирмәү хәерле.

– Күсе күннән эшләнгән, кыйммәтле бизәнү әйберләренә дә шат булмаячак.

– Җитез һәм хәрәкәтчән күсе кысып тора торган киемне дә өнәми. Гомумән, ирекне чикли торган теләсә кайсы әйбергә каршы ул.

– Ел символы ватык савыт-саба да яратмый. Шуңа күрә быел вакыт белән сыналган антиквар савыт-саба бирүне дә кичектереп торырга туры киләчәк. Ә менә арзанлы гына савыт-сабага күсе чиксез шат булачак.

– Пыяладан эшләнгән җиһазлар да быелгы бүләкләр исемлегеннән

төшеп кала. Күселәрне еш кына пыялага сугып куркыталар. Шуңа күрә ел символы пыяла әйберләрне бөтенләй яратмый.

Яңа елга бүләк сайлый башладыгызмы әле?

Илназ ГАБИДУЛЛИН, “Кызык-мызык” исеме астында танылган блогер:

– Яңа елга оригиналь, үзенчәлекле, артык кыйммәтле булмаган бүләкләр бирергә тырышам. Быел нәрсәләр бүләк итәчәгемне уйламаган әле. Бу хакта, гадәттә, үземнең туган көнемне үткәреп җибәргәч уйлый башлыйм. Гомумән, Яңа елда бүләк бирешүгә уңай карыйм. Бу бит инде – үзенә күрә бер ихтирам итү, игътибарлылык билгесе.

Федания ГАФИЯТУЛЛИНА, лаеклы ялдагы укытучы (Алексеевск районы, Кыр Шонталысы авылы):

– Олылар арасында Яңа елга бүләк бирешү бик киң таралган әйбер түгел. Балалар әтиләре белән икебезгә җиңелчә бүләкләр алып кайталар. 6 гыйнварда – туган көнем. Бүләкнең зуррагы шунда була. Ул көнне, гадәттә, телефон, газ плитәсе, мультиварка кебек әйберләр кайтып төшә. Мин үзем мең төрле функцияле түгел, җиңел куллана торган әйберләрне яратам. Оныкларга бүләк алмаган әле. Кызларның берсе Кыш бабайдан матрешка көтә. Икенчесе курчак сораган. Ун яшьлек улыбызга нәрсә аласын гына уйлап бетермәгән әле. Яңа ел – гаилә бәйрәме бит ул. Якыннар белән табын янында утыру – үзе бер бүләк.

Илсур МОРТАЗА, юморист:

– Гомер инде шактый алга атласа да, Яңа ел – иң якты бәйрәм ул. Кеше бит актык сулышына кадәр ниндидер яхшы үзгәреш көтә. Яңа ел – өмет бәйрәме ул. Ә бүләккә килгәндә, мин аны алдан алып куя алмыйм. “Хәзер үк бир инде”, – дип кытыклап торачак ул. Үткән Яңа елда киленем кыйммәтле хушбуй бүләк итте. Ул – минем өчен бик кадерле бүләк. Бер елга җиткердем үзен. Мөмкинлегең булса, бүләкләрне бирешергә кирәк. Ул тормышны бизи, җанландыра, ниндидер мәгънә өсти.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда кайда тимераякта шуып була?
Казан – Арена шугалагы

Эш вакыты: 9:00 – 22:00

Бәясе: үз тимераягың белән шуу – 50 сум, тимераякны 1 сәгатькә прокатка алу – 200 сум,  7 яшькә кадәр балалар өчен 100 сум.

Кремль яр буе шугалагы

Эш вакыты: 12.00 -23.00

16.00-18.00 аралыгында шугалак тәнәфескә ябылып тора.

Бәясе: үз тимераягың белән шуу – 50 сум, тимераякны 1 сәгатькә прокатка алу – 150 сум.

“Хезмәт резервлары” шугалагы

Шугалак Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында урнашкан. Биредә буфет, гардероб, тимераякларның лезвиесен очлау урыны бар.

Эш вакыты: 14.00-22.00

Бәясе: үз тимераякларың белән шугалакка керү – 60 сум. Прокатка коньки алсаң – 120 сум. 7 яшькә кадәр балаларга бушлай.

“Черек күл” паркындагы шугалак

Эш вакыты: 1 гыйнвар 12.00 -22.00, 1-9 гыйнвар 09.00-22.00.

15.00 -16.00 аралыгында – техник тәнәфес.

Бәясе: үз тимераягың белән керү бушка. Прокат бәясе: олыларга сәгате – 150, 7 яшьтән олырак балалар өчен – 100 сум.

“Чирәмдәге хоккей үзәге”

Эш вакыты: 11.00-22.00

Бәясе: тимераякны прокатка алу – 100 сум, үзеңнеке белән – бушлай.

“Ракета” стадионы каршындагы шугалак (Дәрвишләр бистәсе)

Эш вакыты: 2-8 гыйнвар көннәрендә 16.00-21.00 сәгатьләрдә эшли.

Бәясе: олылар өчен – 100, 14 яшькә кадәрге балалар өчен – 50 сум.

Тимераякны арендага алып тору мөмкинлеге бар: 36нчы размерга кадәр – 50, 37нче размердан алып – 100 сум.

Запись Казанда кайда тимераякта шуып була? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа ел каникулында Казанда кая барырга? [мәдәни афиша]
Театрларда һәм концерт залларында – яңа ел тамашалары.

2 гыйнвар (чәршәмбе)

Камал театрында, Зур зал – «Бию пәрие», Илгиз Зәйниев.

Башлана – 18.00

Тинчурин театрында – «Кар бөртеге маҗаралары», яңа ел тамашасы.

Башлана – 11.30, 13.30, 18.00

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Приключения в стране Новогодье.ru».

Башлана – 10.00, 13.00, 16.00

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – Данир Сабиров концерты.

Башлана – 19.00

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында – “Белоснежка и семь гномов”.

Башлана – 10.30, 14.00

«Әкият» курчак театрында, Зур зал – «Солнышко и снежные человечки».

Башлана – 10.00, 12.30, 15.00, 17.30

3 гыйнвар (пәнҗешәмбе)

Камал театрында, Зур зал – «Бию пәрие», Илгиз Зәйниев.

Башлана – 12.00

Камал театрында, Зур зал – «Мәңгелек буран», Чыңгыз Айтматов.

Башлана – 18.00

Тинчурин театрында – «Кар бөртеге маҗаралары», яңа ел тамашасы.

Башлана – 11.30, 13.30

Тинчурин театрында – «Алай түгел, болай ул», Туфан Миңнуллин.

Башлана – 17.00

Кариев театрында – “Асылкош җыры”, Рүзәл Мөхәммәтшин.

Башлана – 10.00, 13.00

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Приключения в стране Новогодье.ru».

Башлана – 10.00, 13.00, 16.00

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – Данир Сабиров концерты.

Башлана – 19.00

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында – “Белоснежка и семь гномов”.

Башлана – 10.30, 14.00

«Әкият» курчак театрында, Зур зал – «Солнышко и снежные человечки».

Башлана – 10.00, 15.00, 17.30,

«Әкият» курчак театрында, Зур зал – «Кояш һәм кар бөртекләре».

Башлана – 12.30

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында – “Золушка”.

Башлана – 10.30, 13.30

“Уникс”та – “Яңа ел солянкасы” концерты.

Башлана – 18.30

4 гыйнвар (җомга)

Камал театрында – «Гөргөри кияүләре», Туфан Миңнуллин.

Башлана – 12.00

Камал театрында – «Хуҗа Насретдин», Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус.

Башлана – 18.00

Тинчурин театрында – «Кар бөртеге маҗаралары», яңа ел тамашасы.

Башлана – 11.30, 13.30

Тинчурин театрында – «Син бит минем бергенәм», Исламия Мәхмүтова.

Башлана – 17.00

Кариев театрында – “Асылкош җыры”, Рүзәл Мөхәммәтшин.

Башлана – 10.00, 13.00

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Аленький цветочек».

Башлана – 10.00, 13.00, 16.00

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Бер аваз» дуэты.

Башлана –19.00

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында – “Белоснежка и семь гномов”.

Башлана – 10.30, 14.00

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында – “Золушка”.

Башлана – 10.30, 13.30

«Әкият» курчак театрында, Зур зал – «Солнышко и снежные человечки».

Башлана – 10.00, 12.30, 15.00, 17.30

5 гыйнвар (шимбә)

Камал театрында, Зур зал – «Ак калфагым төшердем кулдан», Илдар Юзеев.

Башлана – 18.00

Тинчурин театрында – «Кар бөртеге маҗаралары», яңа ел тамашасы.

Башлана – 11.30, 13.30

Тинчурин театрында – «Син бит минем бергенәм», Исламия Мәхмүтова.

Башлана – 17.00

Кариев театрында – “Асылкош җыры”, Рүзәл Мөхәммәтшин.

Башлана – 10.00, 13.00

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Аленький цветочек».

Башлана – 10.00, 13.00

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында – “Белоснежка и семь гномов”.

Башлана – 10.30, 14.00

«Әкият» курчак театрында, Зур зал – «Щелкунчик», Э.Т.А. Гофман.

Башлана – 10.00, 12.30, 15.00, 17.30

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында – “Золушка”.

Башлана – 10.30, 13.30

6 гыйнвар (якшәмбе)

Камал театрында – «Килә ява, килә ява», Зөлфәт Хәким.

Башлана – 12.00

Камал театрында – «Тормышмы бу?», Гаяз Исхакый.

Башлана – 18.00

Тинчурин театрында – «Кар бөртеге маҗаралары», яңа ел тамашасы.

Башлана – 11.30, 13.30

Тинчурин театрында – «Кияүләр», Хәй Вахит.

Башлана – 17.00

Кариев театрында – “Асылкош җыры”, Рүзәл Мөхәммәтшин.

Башлана – 10.00

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Нехочуха».

Башлана – 10.00, 13.00, 16.00

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында – “Белоснежка и семь гномов”.

Башлана – 10.30, 14.00

«Әкият» курчак театрында, Зур зал – «Щелкунчик», Э.Т.А. Гофман.

Башлана – 10.00, 12.30, 15.00, 17.30

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында – “Сказка о снежной королеве”.

Башлана – 11.00, 14.00

tatar-inform.

Запись Яңа ел каникулында Казанда кая барырга? [мәдәни афиша] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Актанышлылар иске елны ничек озата?
Бүген Актанышта үзенчәлекле бәйрәм алды чаралары узды. Монда иртәннән үк ярминкәләр гөрләде. Район хакимияте каршында узган җырлы-биюле тамашада халык бизәлгән атларга хозурланды. Шулай ук биредә “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” җиңүчеләре бүләкләнде.

Актанышлылар иске елны ничек озата? Актаныш информ 30.12.18

Актанышлылар иске елны ничек озата? Актаныш информ 30.12.18

Актанышлылар иске елны ничек озата? Актаныш информ 30.12.18

Актанышлылар иске елны ничек озата? Актаныш информ 30.12.18

Актанышлылар иске елны ничек озата? Актаныш информ 30.12.18

Актанышлылар иске елны ничек озата? Актаныш информ 30.12.18

Актанышлылар иске елны ничек озата? Актаныш информ 30.12.18

Актанышлылар иске елны ничек озата? Актаныш информ 30.12.18

Актанышлылар иске елны ничек озата? Актаныш информ 30.12.18

Актанышлылар иске елны ничек озата? Актаныш информ 30.12.18

Фотолар http://aktanysh-rt.ru сайтыннан алынды

Запись Актанышлылар иске елны ничек озата? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чучка елы безгә нәрсәләр алып килер? Киләсе елга йолдызлар фаразы
Сап-сары Эткә алмашка шундый ук сап-сары Чучка елы килә, җәмәгать! Анысы безгә нәрсәләр алып килер икән? Сүзебез – шул хакта.

Кучкар (21.03 – 20.04)

Ел хуҗасы сезне затлыдан-затлы бү­ләкләргә кү­мәргә әзер. Тик бер шарт белән: юл куя белү кирәк! Дәрәҗәлерәк вазифага күтәрелү мөмкинлекләре чыгып кына торачак. Эшмәкәрләр һәм җитәкчеләргә кәгазьләр бе­лән карабрак эш итү шарт: гыйнвар, март, июнь һәм сентябрьдә тикшерүләр көтелә. Дәүләт оешмалары хез­мәткәрләре арасыннан кайбе­рәүләр ел урталарында дәрәҗәле һәм акчалырак эш урынына күчәчәк. Гомумән, Чучка елында Кучкарларның акча мәсь­әләсендә йөз процентка тәртип урнашачак. Бигрәк тә декабрь аенда кесәгез моңарчы күр­мә­гәнне күрәчәк: акча агы­лып-агылып керәчәк. Сәла­мәтлеккә килгәндә, чирләр сезгә кагылмыйча узып китәр, мөгаен. Әмма рульдә ел әйләнәсе игътибарлы булырга кирәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Баштарак ел хуҗа­сы үзегезгә бигүк рәхим-шәфкатьле түгел кебек тоелыр. Ник дигәндә, ел дулкынлану-борчылудан башланып китәр. Әмма соңыннан – тәгаенләп әйткәндә, май аенда карьера мәсьәләсендә ыргылыш ясау өчен нәкъ менә шулай кирәк булганын аңларсыз. Акча мәсьә­ләсендә алдыгызда зур мөм­кин­лекләр ачылачак. Иң мөһиме – ялгышып, якты киләчәккә юлны үзегез генә ябып куймагыз! Ялгышу дигәне иң элек кирелеккә бәйле булырга мөмкин. Шуны җиңсәгез, баерсыз! Озак вакытлар буе якын дус кебек йөрешкән кайберәүләр белән юлларыгыз аерылыр. Әмма изге урын буш тормый: Чучка елы яңа очрашу-танышулар вәгъдә итә.

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Яхшыга үзгә­реш­ләр елы! Сезне шәх­си тормышыгызда да, эше­гез­дә дә матурдан-матур бик күп сюрпризлар көтә. Шулай да хезмәт урынында шактый ук зур көндәшлек шартларында көче­гезне расларга туры киләчәк. Май, июль, ноябрь-декабрь айларында акча үзегезгә һавадан ишелеп төшкәндәй кебек тоелачак. Яңа керем чыганакларын эз­ләп табуга бәйле булачак бу. Ке­сәнең калынаюы, ниһаять, үзе­гезгә кирәкле зур әйберләр сатып алу мөмкинлеге бирәчәк. 2019 ел хуҗасы юлыгызда бары тик иманлы, инсафлы кеше­ләрнең генә очравына өмет­лән­дерә. Сәламәтлекнең дә сынатмавы көтелә.

Кысла (22.06 – 22.07)

Чучка елында, ни­һаять, үз кабырчыгыгыздан чыгып, чын күңелдән бу якты дөньядан канәгатьлек хисләре алачаксыз һәм бәхеткә күмелә­чәк­сез, дип әйтү генә аз. Гүя сезгә канатлар үсеп чыгачак һәм шуларны җилпеп, яңа биеклекләргә күтә­реләчәксез! Тик үз алдыгызга максат куйганда, һәй, гамәлгә ашырмы икән бу, дип кенә шикләнмәгез. 2019 елда йолдызлар сезгә бик тә хәерхаһлы: алар ярдәмендә алдагы еллардагыга караганда бермә-бер күбрәк уңышларга ирешә­чәксез. Елның икенче яртысында туганнарыгыз, бигрәк тә еракта яшәүчеләре белән очрашып аралашу (мәсәлән, кемнеңдер юбилее, туе уңаеннан) әйтеп бетерә алмаслык шатлык-сөенечләр китерәчәк.

Арыслан (23.07 – 23.08)

Җәнлекләр пат­ша­сы 2019 ел “ху­җасы” – Сары чучка күңеленә галә­мәт хуш киләчәк. Нәтиҗәдә, аеруча елның икенче яртысында, бик күпкә ирешәчәк тә! Борынын күккә чөеп, тирәсендәге­ләрен кысрыклый-төрткәли башламавы гына кирәк. Юкса Дуңгыз, миһербанлылыгын онытып, Арыс­ланның бөтен “эре”леген коеп төшерәчәк. Акча да күп керәчәк. Һәрхәлдә, үзенә ит калҗасына гына түгел, запаска да акча эшли алачак. Низаг-фәлән генә чыгармаска ки­рәк. Тынычлык сөюче ел “хуҗасы” моны яратмый һәм шуңа да гаугасыз кешеләргә генә үзенең юмартлыкларын өләшәчәк. Сәламәтлеккә килгәндә, вак-төяк салкын тидерү­ләрдән кала, башка берни дә борчымаячак.

Кыз (24.08 – 22.09)

Елның иң мөһим үзгәрешләре мө­нә­сәбәтләргә (тугандашлыкмы,  дус­та­нә яки эшлек­ле мө­нәсәбәтләрме) кагылыр. Аралашу даирәсе еш алышыныр. Билгеле бер вакыйгалар аркасында, дус-ишләр исемле­геннән кайбе­рәү­ләрне төшереп калдырырга туры килер. Әмма мондый югалтуларга исегез китмәячәк – бу шәхесләр күз уңыннан юкка чыгуга ук, сулышыгыз иркенәячәк. Ел дәвамында кыштырдап торган акчалар кулыгызга үзләреннән-үзләре “очып” диярлек керәчәк. Ләкин аларның беразын булса да изге эшләргә дә тотарга тырышыгыз. Юкса акча-макча сезнең тарафка юлны онытырга мөмкин! Мәхәббәткә кил­гәндә, кайлардадыр чирәм яшел­рәктер, дип уйларга кирәкми. Дө­рес уй түгел чөнки. Булган мөнә­сәбәтләрне саклагыз!

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Тетрәнүләрсез ел. Карьера мәсьә­лә­сендә һаман алга ба­рачаксыз. Төр­ле­дән-төрле мәдәни-күңел ачу чараларында бик еш кунак булачаксыз. Сезне һәркай­да көтеп алачаклар, сезгә карап сокланачаклар. Шулай булмыйни: зирәклелек, акыллылык, үткен теллелек ягыннан сезгә тиңләшү, һәй, бик авырга туры киләчәк. Нәкъ менә шушы сыйфатларыгыз тирәгездә­ге­ләр­не үзе­гезгә магнит кебек тартып торачак. Шунысы бирәк тә мөһим: ел дәвамында акча мәсьәләсендә бернинди дә кыенлыклар булмая­чак. Март, июнь, сентябрь айларында шәхси тормышыгызда искиткеч шәп вакыйгалар көтегез.

Чаян (24.10 – 22.11)

Белеп торыгыз: кем­нәргәдер ошарга тырышып яшәү үз юлыгыздан тайпылуга китерергә, ә бу сезне бөтенләй кирәкмәгән тык­рыкларга алып чыгарга мөмкин. Карьера мәсьәләсендә искиткеч уңышлы дәвер башлана. Танышларыгыз даирәсе киңәячәк, моннан тыш иске элемтәләрегез дә торгызылачак. Эштәге дәрәҗәгез күзгә күренеп үсәчәк, ә бу, үз чиратында, кесәгезнең калынаюы белән тө­гәлләнәчәк. Гомумән, матди мәсьә­ләдә   яңа биеклеккә күтәрелә­чәк­сез. Вакытлыча гына да түгел әле – уңай үзгәрешләр алдагы елларда да дәвам итәчәк. Март аенда зарарлы гадәттән (тәмәке тарту, артыгын ашау яки тиешенчә йокламаудан) котылу өчен бик мөһим бер вакыйга килеп чыгачак.

Укчы (23.11 – 21.12)

Сары чучка елы соңгы дистә елда тормышыгызда иң уңышлы елга әй­ләнергә мөмкин. Сезгә җа­ваплы гына түгел, бик акчалы да яңа эш яисә шул ук хезмәт урынында зуррак вазифа тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Гомумән, үзегезне чиксез бәхетле хис итү өчен сәбәпләр чыгып кына торачак. Бигрәк тә – елның икенче яртысында! Ә инде декабрьдә чын мәгънәсендә акча “яңгыры” көтә алачаксыз. Сәламәтлек тә сынатмаячак. Ел дәвамында көч-дәртегез ташып торачак, юк-бар чирләр урап узачак. Ноябрь тирәләрендә имиджыгызны бер­никадәр үзгәртергә кирәклеген белеп алырсыз һәм сез аны күп­ләрне көнләштерерлек дәрәҗәдә хәл итеп тә куярсыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Хезмәт сөючән Кә­җәмөгезләр өчен – зурдан-зур уңыш­лар елы. Хәтта әллә кайчаннан ук өмет­­ләрегез өзелгән эшләргә дә “җан” өрелеп, шуларның әйбәт кенә файдасын да күрә башлаячаксыз. Һәр нәрсәдә иҗадилыкка тартылу нәтиҗәсе бу. Мәхәббәткә килгәндә, үзара тынышмау чоры булып алачак. Килеп туган хәлне сөеклегез күзлегеннән карауга, барысын да аңлаячаксыз. Ә инде аңлау – кичерү дигән сүз. Ел “хуҗасы” алтын таулары вәгъдә итмәсә дә, бармак суырырга да мәҗбүр итмәячәк. Бигрәк тә яз үтә керемле чорга әйләнәчәк. Бу чорда чираттагы ялны “кешечә” уздыру өчен дә, башкасы өчен дә җитәрлек мая туплауга ирешә­чәксез. Юк нәрсәләргә дә сөенеп яшәгәндә, сәламәтлек мәсьә­ләсендә дә тәртип булачак. Уңай хисләр дару сәдәфләресез һәм табибларсыз яшәүгә ярдәм итәчәк.

Сукояр (21.01 – 19.02)

Тулаем алганда уңыш­лы, матур ел. Аб­руегыз үсәчәк, та­ныш-бе­леш­лә­ре­гез ишәячәк. Кызык­лы­рак, ә иң мөһиме – акчалырак эшкә күчү мөмкинлеге ачылачак. Бу күңелле хәлнең февраль аенда килеп чыгу ихтималы бик зур. Акча дигәннән, кесәнең калынаеп ки­түенә карамастан, аның фай­дасы әллә ни тоелмаячак – чыгымнарыгыз күп булачак чөнки. Әм­ма сез барыбер финанс мәсьә­ләсенең чабудан тартмавына сө­енеп бетә алмаячаксыз. Елның икенче ярты­сын­да көт­мәгәндә кенә күңе­легезгә мәхәббәт хис­ләре ояларга мөм­кин. Гаиләле булсагыз, кыска вакытлы шашкын хисләр бәра­бә­ренә бәхетегезне җимерергә кирәкме икән?..

Балык (20.02 – 20.03)

2019 елның иң бәхетле ке­ше­лә­реннән берсе сез! Сары чучка елында барлык эшләрегезнең уңай якка борылуын үзегез дә сизми калачаксыз. Хәтта әллә ни тырышырга да кирәк булмаячак. Ел “хуҗасы” бердәнбер нәрсәне – сөекле­гезнең хисләрен аяк астына салып таптауны гына ки­черә алмаячак. Башка ким­челек­лә­регезгә бармак аша карау гына түгел, кайбер бәхәслерәк мәсьә­ләләрдә дә үз дигәнегезгә ире­шергә ярдәм итәчәк әле ул. Гомумән, максатка омтылышлы булуыгыз һәм дә ел “короле” ярдәме эшегездә моңарчы кү­релмәгән биеклек­ләргә ирешү мөмкинлеге бирә­чәк. Иң мөһиме – тукталып калмаска! Юкса финанс офыкларының тараюына юл куярга мөмкинсез.

Валентина Семенова Ватаным Татарстан

Запись Чучка елы безгә нәрсәләр алып килер?  Киләсе елга йолдызлар фаразы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кыш бабай булып эшләп, кыска вакыт эчендә баеп буламы?
Яңа елны Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка күз алдына китерү кыен. Кечкенә чакта и ышана идек шуларга. Имеш, Кыш бабай килә дә, шигырь сөйләгән өчен күп итеп бүләкләр биреп китә. Бүләк дигәне шул конфет, печенье инде. Ә хәзер Кыш бабайларны махсус акча түләп өйгә чакырта ата-ана. Бүләкләрне дә саллы итеп алалар.

Күп еллар Кыш бабай булып эшләүче Фидәрис Мортазин белән хәзерге заман “бабае” һәм әлеге үзенчәлекле эш турында сөйләштек.

– Хәзерге заман Кыш бабае булу авырмы?

– һәрбер эшнең үз авырлыгы бардыр. Тик мин Кыш бабай булып үзем өчен, кызык өчен йөрим. Яңа ел якынлашуы сизелә, күңел күтәрелә. Кайсыбер кешеләр: “Әллә нәрсә шунда. Яңа ел сизелми”, – ди. “Кыш бабай булып йөреп кара, сизелер”, – дим.Барысы да үзеңнән тора.

– 31 декабрь төнендә эшлисеңме?

– Кайсы елны ничек туры килә. Эшләсәм дә, Яңа елга кайтып җитәргә тырышам. Кайбер елны хатыным белән бергәләп эшлибез. Бер елны туй үткәрдек. Төнге 12 туларга 15 минутка өйгә кайтып җиттек. Җитештек.

– Кыш бабай булып эшләп, әз генә вакыт эчендә баеп буламы?

– Белмим. Байлык төрлечә үлчәнә бит. Кемгәдер 10 мең сум да байлык, кемгәдер 1 миллион да акча түгел. Яңа ел тирәсендә ел дәвамында ай саен кергән акча кадәр эшлибез. Хәзер Яңа ел булса, җәй көне Сабантуйлар бар, мәсәлән. Шуңа бу бәйрәм генә аерым сизелми. Аннан, акча җыелмый ул никтер бездә. Керә дә чыгып китә. Алдан ук әзер инде аның урыны.

Язманы тулысынча “Акчарлак” газетасының 51нче саныннан укый аласыз.

Запись Кыш бабай булып эшләп, кыска вакыт эчендә баеп буламы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Иң сусыл алма, әфлисун, ананас сайлауның җиңел юллары
Материалны Гүзәл Гыйбадуллина әзерләде //Тatar today//

Бу киңәшләр сезгә җиләк-җимешләрне дөрес сайларга, бәйрәмнәр узгач та аларны озак сакларга ярдәм итәчәк. Сүзебез ананас, әфлисун, алма, виноград һәм анар хакында

Ананас

Пешкән ананас овал формасында, төбе коры, сабаклары куе һәм 10-12 см озынлыкта була. Бу җимешнең яшел төстәгесе, аның өлгермәгәнлеге, ә көрән төстәсе, аның бозылуы хакында сөйли. Шуңа күрә, сары-көрән төстәге ананас сайлагыз.

Тышына басып карагач, эз кала һәм яңадан урынына кайтмый икән, димәк җимеш бозыла башлаган, әгәр ананас кокостан да каты икән, ул әле өлгермәгән. Тышы каты һәм сыгылмалы ананас эзләгез.

Ананасның авырлыгына игътибар итегез. Ул уртача 1-2 кг булырга тиеш. Җимешне кулга алгач, авырлыгы сизелмәсә, ул корый башлаган була.

Ананас сайлаганда, аңа шакып карагыз. Тонык тавыш йомшаклыгын һәм сусыллыгын, ә яңгыравыклы тавыш, киресенчә, искерә башлавын белгертә.

Иснәп карагыз. Яхшы ананастан татлы хуш ис килә.

Шуны истә тотыгыз, ананаслар кискәннән соң өлгерми. Шуңа күрә җитешкән җимешен сайлагыз.

Ананасны кәгазь пакетка төреп, суыткычта саклагыз. Болай иткән очракта, 1 атна тотарга була. Ә саклау вакытын арттырасыгыз килсә, аның йомшагын турап, туңдыргычка куегыз. Бу вакытта саклау вакыты 2-3 айга кадәр җитәргә мөмкин.

Әфлисун

Сатыла торган партиянең кайчангы уңыш булуын ачыкларга тырышыгыз. Иң яхшы уңыш декабрь-гыйнварныкы.

Фреш һәм соклар өчен Мисырдан кайтартылган әфлисун туры килә. Ашау өчен иң татлысы булып испан һәм американыкын алыгыз.

Әфлисун кабыгына игътибар итегез. Ул бер төстә генә булырга тиеш. Көрән яки яшел таплар булуы, җимешнең бозыла башлавын искәртә.

Җимешнең йомшак, чери башлаган урыннарын билгеләү өчен бераз басып карагыз.

Артык эре булмаган, әмма авыр әфлисун сайлагыз. Чөнки җитешкәнлек билгесе төс түгел, ә авырлык.

Иснәп карарга да онытмагыз. Әгәр исе бөтенләй юк икән, бу җимешнең җитешмәве яки химик матдәләр белән эшкәртелгәнен билгели.

Әфлисунне суыткычта яки базда саклагыз!

Алма

Таплары һәм корт эзләре булмаган алма эзләгез.

Аның тышы каты яки аз гына йомшак булырга тиеш (бик йомшак алмалар артык җитешкән була һәм тәмен югалта).

Яхша алманың кабыгы бер төстә генә булмаска мөмкин, әмма табигый тышлысын карагыз.

Алманың урта зурлыктагысын сайлагыз! Артык зур җимеш – үстерү өчен махсус матдәләр куллану нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Алма тышы юеш яки майлы булып тора икән, андыйны алмагыз. Мондый алмалар махсус препаратлар белән эшкәртелгән була. Бу җимешләрне ашау организмга зыян салырга мөмкин.

Алманы юмыйча, сөртмичә пакеттагы килеш суыткычта саклагыз.

Виноград

Әгәр җимешләр йомшак һәм тышы салынырга тора икән, димәк алар суыкта озак торган. Виноград бөтен, ә тәлгәшләре сыгылмалы булсын.

Озак салкында торса да, бу җимешләрнең кара төстәге сортлары үзең тәмен һәм файдалы үзлекләрен озак саклый. Шундыйларга өстенлек бирегез.

Виноград тәлгәшен селкеп карагыз. Алар артык коелмаска тиеш. Тышы тыгыз, каты булган җимешләрне сайлагыз.

Кара таплары булган виноградларны алырга курыкмагыз. Бу бары тик аларның өлгергән һәм химик матдәләрсез булуын дәлилли.

Сабагына игътибар итегез. Ул яшел төстә һәм корымаган булсын. Мондый җимешләр генә файдалы үзлекләрен саклый.

Күңелегезгә ошаган сортның исемен истә калдырыгыз. Икенче юлы сайлавы җиңел булыр.

Виноградны суыткычта тотыгыз.

Анар (гранат)

Анарның кабыгы аша җимешләре беленеп торырга, тышы коры, юка, тапларсыз булырга тиеш.

Үзбәкстан яки Төркиянекенә өстенлек бирегез. Алар татлы һәм сусыл була.

Авыр анарны сайлагыз. Җитешкәннәре авыр була.

Башындагы “чәчәге” коры һәм яшеллексез булсын. Бу шулай ук өлгергәнлек билгесе.

Тышы каты һәм тапсыз җимеш эзләгез.

Яхшы анар иссез була. Иссезен алыгыз.

Фото ru.pngtree.com сайтыннан алынды.

Запись Иң сусыл алма, әфлисун, ананас сайлауның җиңел юллары впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа ел табыны быел күпмегә төшә? [бәяләргә күзәтү]
Яңа ел табыны Татарстан кешесенә быел 12 процентка кыйммәткәрәк төшәчәк. Гәрчә, Росстат мәгълүматлары буенча, ашамлыклар бәясе 2 процентка гына күтәрелгән. Азатлык сорауга җавап эзләп, кибеткә юл тотты.

Кәрзингә иң кирәкле азык-төлекләр генә билгеләнде. Ашамлыклар дүрт кешегә исәпләнгән. Супермаркетлар арасыннан бәяләре белән иң арзанлыларның берсе булган һәм халык күп йөргән “Ашан” челтәре сайланды.

Азык-төлекләргә бәяләрнең ни дәрәҗәдә артуын белер өчен без соңгы ике елдагы саннарны чагыштырдык. Росстатның 2017 ел азагында китерелгән бәяләр исемлеге һәм 2016 елда Азатлык язган бәяләрне карыйбыз.

Күпчелек азык-төлеккә бәя арткан. Аеруча, бу җиләк-җимеш, яшелчә, сыер һәм кош итенә кагыла.

​Тавык түшкәсе. Ике килолы бройлер итен 304 сум 46 тиенгә (“Ашан”) сатып алдык. Бу “Пестречинка” тавыгы. 2017 елда түшкә 254,06 сум (Росстат), ә 2016 елда 275,94 сум (Азатлык) торган. Безнең исәпләүләр буенча, тавык итенә бәя 20 процентка арткан.

Сыер ите. Сөяксез итнең бер килосы 529 сумга сатып алдык. 2016 елда ул 454 сум торган. Ә узган ел 459,42 сумга төшкән. Бәя 15 процентка арткан.

Казылык. Бер ысланган казылык безгә 372 сумга чыкты. Росстатның 2017 елга нәтиҗәсен табып булмады. Ә менә 2016 елда ул 350 сум булган.

​Җиләк-җимеш. Әгәр дә моңа кадәр алманы төрле сортларына карап килосын 50-150 сумга сатып алып булса, хәзер бәяләр 80-240 сумга җиткән. Әфлисунга исә бәяләр төшкән. “Ашан”да Төркиядән китерелгән әфлисун 102,34 сум тора. Ике ел элек ул 105 сум торган. Бананның килосы 59 сумга төште. Шулай да барысын да санап чыгарсак, җиләк-җимешкә бәяләр 50 процентка артуын күзәтергә мөмкин.

Яшелчә. Кыяр, помидор, кишер. Уртача 30 процентка кадәр арткан. Яңа ел табынындагы ризыклар бәрәңгесез булмый. “Ашан”да аның берничә сорты тәкъдим ителә. Без килосы 34,28 сумга төшкәнен алдык. Ике ел элек исә икенче икмәк 22 сум торган. Ә Росстатның мәгълүматлары буенча, 2017 елда бәрәңгене 17 сумга да сатып алып булган.

​Йомырка. “Ашан”да тәкъдим ителгән иң арзан йомыркаларның берсен сатып алдык. Yaratelle ширкәтенең бер дистәсе 78,67 сумга төште. Росстат мәгълүматлары буенча, йомырка бәясе узган ел 47 сумга кадәр төшеп беткән иде. 2016 елда аны уртача 60 сумга сатып алдылар.

Каз. Казан кибетләре аның килосын 468 сумга тәкъдим итә. Ике ел элек белән чагыштырганда, 68 сумга кыйммәтрәк.

Исерткеч эчемлекләр. “Ашан”да хәзер эчемлекләргә ташламалар булуын исәпкә алсак, аклоһол очсызланган дияргә мөмкин. Русиядә җитештерелгән шампан шәрабы 221,15 сумга сатып алынды. 2016 ел белән чагыштырганда, 3,7 процентка очсызрак. Росстатның мәгълүматлары буенча, аракыга бәя 3-5 процентка арткан. Ләкин ташламалар белән 234,09 сумга чыкты. 2016 елда ул 290,87 сум торган.

Нәтиҗә. “Ашан”да сатып алынган иң кирәкле азык-төлек 2 389 сумга чыкты. 2017 елда якынча бу ашамлыкларны 12 процентка очсызракка табарга мөмкин булган. Ә 2016 ел белән чагыштырганда бәяләр 21 процентка арткан.

Шул ук вакытта Росстат Яңа ел табынының ничә сумга төшүен дә язды. Анда 6 259 сумга төшә диелгән. Бу бөтен кирәкле ашамлыкларны исәпләгәндә. Узган ел белән чагыштырганда, бу нибары 2 процентка гына арткан диелә рәсми чыганакларда. Ләкин халык күпләп йөри торган кибетләрдә мондый бәяләр күзәтелмәде.

Азатлык радиосы язмасы, фото һәм видеосы  (чит ил агентлыгы)

Запись Яңа ел табыны быел күпмегә төшә? [бәяләргә күзәтү] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..