Казанда кайда тимераякта шуып була?

-- Алина

Казан — Арена шугалагы 

Эш вакыты: 9:00 — 22:00

Бәясе: үз тимераягың белән шуу – 50 сум, тимераякны 1 сәгатькә прокатка алу – 200 сум,  7 яшькә кадәр балалар өчен 100 сум.

Кремль яр буе шугалагы

Эш вакыты: 12.00 -23.00
16.00-18.00 аралыгында шугалак тәнәфескә ябылып тора.
Бәясе: үз тимераягың белән шуу – 50 сум, тимераякны 1 сәгатькә прокатка алу – 150 сум.

 

«Хезмәт резервлары» шугалагы 

Шугалак Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында урнашкан. Биредә буфет, гардероб, тимераякларның лезвиесен очлау урыны бар.
Эш вакыты: 14.00-22.00
Бәясе: үз тимераякларың белән шугалакка керү – 60 сум. Прокатка коньки алсаң – 120 сум. 7 яшькә кадәр балаларга бушлай.

«Черек күл» паркындагы шугалак

Эш вакыты: 1 гыйнвар 12.00 -22.00, 1-9 гыйнвар 09.00-22.00.
15.00 -16.00 аралыгында – техник тәнәфес.
Бәясе: үз тимераягың белән керү бушка. Прокат бәясе: олыларга сәгате – 150, 7 яшьтән олырак балалар өчен – 100 сум.

«Чирәмдәге хоккей үзәге»

Эш вакыты: 11.00-22.00
Бәясе: тимераякны прокатка алу – 100 сум, үзеңнеке белән – бушлай.

«Ракета» стадионы каршындагы шугалак (Дәрвишләр бистәсе)

Эш вакыты: 2-8 гыйнвар көннәрендә 16.00-21.00 сәгатьләрдә эшли.
Бәясе: олылар өчен – 100, 14 яшькә кадәрге балалар өчен – 50 сум.
Тимераякны арендага алып тору мөмкинлеге бар: 36нчы размерга кадәр – 50, 37нче размердан алып – 100 сум.

 

 

Бәйле