Архивы югалу - Tatar Today - татар яңалыклары.

Югалган Гүзәлнең курсташлары: «Күрәзәчеләр Гүзәлне бер ир тоткарлап тора, ди»
“Әшәке кешеләр кулына гына эләккәндер дим. Исән-сау котылырга гына язсын балакаема. Бик көтәбез кызыбызны”, – дип өзгәләнә ана йөрәге. Әйе, билгесезлек – иң яман, авыр хисләрнең берседер. Башкортстанда Газетдиновлар гаиләсе ике атна инде ут йотып яши. Газизләре Гүзәлнең 16 нчы гыйнвардан бирле бер хәбәр-хәтере юк. //Интертат//

16 нчы гыйнвар көнне 22 яшьлек студент кыз Уфа шәһәрендәге Минһаҗев урамындагы тулай торактан чыгып китә, автобус тукталышына бара. Шуннан суга төшкәндәй юк була. Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау эше факультетында бишенче курста укучы Гүзәл Газетдинованың шулай эзсез югалуы бөтен шәһәрне аякка бастыра.

Без Гүзәлнең курсташы – төркем старостасы Эльвина Гайсина белән элемтәгә кердек. Төркемдәшләре Гүзәлнең шулай укырга килми калмавы бик сәер икәнен әйтә.

Гүзәл курсташлары белән. Гүзәлнең социаль челтәрдәге аккаунтыннан.

“Авырса да, дәрескә килә иде”

– Без аны югалыр алдыннан бер көн алдан күрдек. Ул көнне бергә укып кайттык. Ә юкка чыккан көнне искә төшерсәк… Ул башта иртән йоклап калганы турында язды, аннары “дәрескә ашыгам, чабам” дип хәбәр итте. Соңрак бөтенләй “килмим, форс-мажор килеп чыкты” дип язды. Безнең дәресләр төрле хастаханәләрдә үткәрелә. Ул көнне килмәде һәм шуннан соң элемтәгә дә бүтән чыкмады.

Гүзәл дәрескә гел вакытында килә иде, беркайчан соңга калмады, дәресләрне калдырмады. Бик нык авырган вакытта да, мүкәләп булса да килә торган иде. Бөтенләй килмәгәч хафага төштек. Бу гамәле аның холкына бөтенләй ошамаган иде. Башта без беренче көнне әти-әниләренә кайтып киткәндер дип уйладык. Ул көнне әти-әнисенә шалтырата алмадык, аннары икенче көнне анда шалтыратып, Гүзәлнең булмавын белдек, – дип сөйли Эльвина.

Кешеләргә артык ышанучан идеме әллә, холкы ниндирәк иде дип сорыйм. Эльвина Гүзәлнең читләрне якын китермәвен әйтте. Гүзәл тулай торакта дус кызлары белән торган. Кияүгә чыгарга уенда да булмаган. Чыгасы килми дип тә әйтә торган булган.

– Акыллы кыз ул. Без бит инде бергә биш ел, безнең белән иркен аралаша иде, ә таныш булмаган кешеләр белән ачылып китеп, якыннан сөйләшмәде, үзенә якын китерми иде. Безгә дә алай бернинди мәхәббәт мөнәсәбәтләре турында сөйләгәне булмады. Ул, гомумән, кияүгә чыгарга теләмим дип тә әйтә иде, – диде.

Гүзәл Газетдинованың әти-әнисе Башкортстанның Краснокамск районында яши. Эльвина әйтүенчә, районга бер өч сәгатьлек юл булса да, Гүзәл өенә чагыштырмача еш кайткан. Гаиләдә ул олы бала, энесе 11 нче сыйныфта укый икән.

– Без белгәнчә гаиләдә мөнәсәбәтләре яхшы. Ике-өч атнага бер тапкыр өенә кайткалый иде, ди әңгәмәдәшем.

“Гүзәл югалгач, икенче аккаунтына тап булдык”

Безнең карашка, бу вакыйгада тагын бер сәер факт – “Вконтакте” челтәрендә Гүзәлнең ике аккаунты бар. Икенче аккаунтында төп фотода Гүзәлнең үз фотосы торуы да сәер. Әмма анда төркемдәшләреннән беркем юк.

– Без ул бит турында белмәдек тә, Гүзәл югалгач, “Вконтакте”да казынганда очраклы рәвештә генә тап булдык, ди Эльвина.

Төркемдәшләре белән аралаша торган битендә кореецлар белән сәеррәк фотосурәтләр булуы да уйга калдырды.

– Ул кореецлар белән мавыга иде, корея музыкасын тыңлады, корея сериалларын карады. Аңа корея актерлары ошый иде, – дип ачыклык кертте Эльвина.

– Без нәрсә уйларга да белмибез, әти-әниләре күрәзәчеләргә мөрәҗәгать иткән, алар Гүзәлне бер ир тоткарлап тора, дигән. Әнисе шул версиягә өмет итә, – ди ул.

Гүзәл Газетдинова белән әти-әнисен шактый ара аерып торса да, телефоннан алар еш аралашкан.

Гүзәлнең курсташлары белгән аккаунтыннан фото.

Гүзәлнең ике аккаунтында да Корея җырчысы Чон Джонгук фотолары бар. Бу – ике аккаунтының уртаклыгы дип әйтергә була.

“Алдаша белми иде”

Гүзәлнең әнисе журналистлар белән аралашырга теләми. Әмма Татарстаннан дигәч, безнең белән сөйләшергә ризалашты.

– Бер көн алдан сөйләшкән идек, кичтән тавышында бернинди сәерлек тоелмады. Гадәттәгечә матур итеп, тыныч кына, вак-төяк сүзләр сөйләштек. Алай игътибарга алырлык берни булмады. Гадәттәгечә “кызым, барысы да әйбәтме, берни дә борчымыймы” дип сорадым. “Юк, әни, барысы да яхшы” диде.

Йөргән егете юк иде дип беләм. Аңа гашыйк булганнарын да белмим. Анысын бергә яшәгән кызлары белгән булыр иде инде. Безгә бит инде ул ялларга гына кайтып йөрде, андый әйбер сөйләмәде. Аңа 22 яшь бит инде, бәлки, серләре дә булгандыр. Әмма ул кадәр яшереп йөри алмас иде дип уйлыйм. Алдаша да белми бит ул, безнең балалар гомумән ялганлый белмиләр, – ди әнисе.

Төшенкелеккә бирелгәндә, колак ишетәсе килгән сүз әйтсәләр, күрәзәчеләр сүзенә дә ышанасың. Бу очракта да шулай. Гөлсинә ханымны күрәзәчеләрнең өметләнерлек сүз әйтүе күңелен бераз җылыта.

“Әшәке кешеләргә генә эләккәндер дим”

– Экстрасенслар “куркырлык әйбер юк, ул исән, кайта” диләр. Без бит хәзер шулай – берәр нәрсә булса, тотабыз да йөгерәбез. Кызым исән, мин үзем дә шуңа ышанып кына торам. Балакаем исән, кайта, Алла боерса. Без аны бик яратабыз, бик көтәбез. Әтисе, энекәше шулкадәр көтә. Әтисе шулкадәр ярата Гүзәлне. Гаиләбез бик тыныч, тату безнең. Мөмкинлек булуга өйгә кайта торган иде ул.

Әле өйдә эте дә бар, ул безгә эт кайтарып бирде. Ул токымлы матур эт булып чыкты. Аның өчен Гүзәл үлеп тора иде, әллә нинди витаминнар алып кайтты.

Төрле фаразлар йөри, имеш хәзер бала-чага чыгып китә дә, йөреп туйгач кайта, дип әйтүчеләр бар. Кешенең уе шулайрак, әмма минем кызым андый түгел. Шушы эте өчен генә булса да бу адымга бармас иде ул. Этен шулкадәр ярата. Шалтыратсам, сорап кына тора иде – “әни, шул витаминын бирдеңме, әни, ашаттыңмы, ничек аның хәле” дип.

Гыйнвар башында бездән ял итеп китте, озатып калдык. Әшәке кешеләргә генә эләккәндер дим инде. Исән-сау котылырга гына язсын балакаема. Бик көтәбез кызыбызны. Ичмасам, төшемә дә керми нигәдер, инде догалар да укып карыйм, өшкерә торганнарын да укыйм. Гел генә шуны уйлап йөргәч, әллә төшемне онытаммы икән, дип тә уйлап куям, – дип уфтана Гөлсинә ханым.

Гүзәл турында әлегә бернинди яңалык булмаса да, әни кешенең хокук саклау органнарына өмете зур.

Бөтен өметебез полициядә

– Эзлиләр, анысына сүз әйтә алмыйм. Полиция эзләми дип әйтә алмыйм, әмма бернинди эз юк әле. Күрәзәче күрәзәче инде ул, полиция эшләсен, бөтен өметебез полициядә. Тоткын итеп алсалар, акчасын сораган булырлар иде инде. Ике атна юк бит инде бала. Нәрсәләр булды балакаема, белмибез. Ул бит бик акыллы, җаваплы бала. Үз гамәлләре өчен җавап бирерлек яшендә бит. Шулхәтле зур иде планнары. “Укып чыгам, әни, эшлим” диде. Без көчләп түгел, үзе табиб булырга теләде. 6-7 дә укыганда ук, “мин табиб булам” дия иде. Укуы да яхшы гына барды. Яңа елга кадәр ике имтиханын бирде. Бер “койрыгы” да юк иде, уку буенча борчуы булмады. Төркемдәшләре белән бик тату иделәр. Старосталары да, бергә яшәгән кызлары да хәзер шалтыратып торалар. Ниндидер хәл булган бит инде, бала чыгып китеп, эзсез юкка чыга алмый. Башка берни дә эшләп булмый, көтәргә кала. Тиз арада табылсын иде инде, – диде.

Эзләүләр соңгы тапкыр узган якшәмбе Агыйдел елгасы буенча уздырылган. Волонтерлар 8 километр тирәсе территорияне айкап чыккан, тик эзләүләрнең нәтиҗәсе булмаган. Карлы-буранлы көннәрне эзләүләрне туктатып торганнар, әмма эзләүне дәвам иттермәкче булалар.

Волонтерлар Агыйдел елгасы тирәсендә Гүзәл Газетдинованы эзли. “Башинформ” фотосы.

Гөлсинә апа өметен өзми. Шулай булмый ни, бәгырь җимеше кайтырга тиеш. Аның бит укуын тәмамлап, диплом алып, табиб булып эшлисе, тормышын корып, әти-әнисенә оныклар да бүләк итәсе бар…

Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү комитетында “Үтерү”маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Оперативниклар юкка чыгуның бөтен версияләрен карый. Бүлмәсеннән ноутбук һәм кайбер шәхси әйберләре алынган.

Гүзәлне тану өчен билгеләр:

Буе 165-168 см, чандыр гәүдәле, чәчләре кыска, куе коңгырт төстә, күзләре коңгырт. Тезләреннән бераз өстәрәк озынлыкта соры пуховик, мехлы помпонлы йон шапка, аягына ак табанлы зәңгәр боллон итек кигән булган. Кызны күрүчеләрнең якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен, 02 яки 8-917-446-21-21 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Запись Югалган Гүзәлнең курсташлары: «Күрәзәчеләр Гүзәлне бер ир тоткарлап тора, ди» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“23 яшьлек Салават “Иртәгә киләм” дип “смс” язды да, юкка чыкты” [табарга булышыйк]
12 февраль көнне Сарман районы Сөлек авылыннан 23 яшьлек Салават Нуретдинов якыннары янына Чаллыга юл тота. Тик авылны чыккач та аның юлы киселә: инде өченче тәүлек буе егеттән бер хәбәр дә юк. //Интертат.ру//

–Бу авылда безнең йортыбыз бар, – ди Салаватның әнисе Дания ханым. – Ул отпуск ялында анда бер атна ял итте. Шимбә көнне исә: “Иртәгә киләм” дип “смс” язды. Шуннан бирле аннан бер хәбәр дә юк. Телефоны сүнгән.

Дания ханым фикеренчә, егет Хуҗәмәт аркылы Минзәләгә юл тотарга тиеш. Казанга килү фактын ул кире какты. “Анда нишләп йөрсен?”. Юлга чыгар алдыннан ул шушы ук авылда әнисенең сеңлесенә сугыла. Салаватта сәерлекләр, курку-шөбһәләнү билгеләре сизелми.

Бер тәүлектән соң өйгә кайтмагач, егетнең якыннары хокук саклау урынына гариза язган. Авылдан чыгып киткәндә Салаватның өстендә куе яшел төсле куртка, куе зәңгәр төсле чалбар була. Башындагы шапкасы зәңгәр яки көрән булырга мөмкин.

Салаватның туганнан туганы Булат югалу факты буенча газеталарга игълан биргән. Дания ханым улын эзләү максатыннан буенча кул кушырып утырмаса да, күрәзәчеләргә бармаган. Ә башка нечкәлекләрне сөйләүдән ул баш тартты. Улының югалуын исә: “Вышел, пошел и не дошел” дип бәяләде.

Бәлки Салаватны күрүчеләр яки аның турында ни дә булса белүчеләр бардыр? Ана белән улның тизрәк күрешүен телик. Дания ханымның телефоны: 89173983056

Чулпан Шакирова

Запись “23 яшьлек Салават “Иртәгә киләм” дип “смс” язды да, юкка чыкты” [табарга булышыйк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чаллыда югалып табылган Рузилә Тимирова кая булган?
Чаллыда 39 яшьлек Рузилә Тимированың 13 гыйнварда өеннән эшенә киткән җирдән югалуы турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсенең гаммәви матбугат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Артур Муллин хәбәр иткән иде. Рузилә Тимирова исән-сау табылган.

Волонтерлар әлеге хатын-кызны 26нчы комплекста үзе яшәгән 15нче йорт янында очраталар. Ул өенә кайтып бара торган булган. Рузилә үзен шулкадәр кеше эзләгәненә бик нык аптыраган. Шушы вакыт эчендә ул үзенең кайда булганын сөйләмәгән.

Искәртеп үтик,  Рузилә Тимированың «Эссен» сәүдә үзәге каршындагы 26/15тәге йортыннан 12 гыйнварда иртәнге 7 сәгатьтә чыккан һәм “Балалар поликлиникасы” трамвай тукталышына юнәлгәнлеге, «Джумба» сәүдә үзәгенә кадәр барырга һәм аннан эшкә алып барып җиткерә торган вахта автобусына күчеп утырырга тиешлеге, автобуста коллегалары аны күрмәгәнлеге, эшенә барып җитәлмәгәнлеге, мобиль телефонына тәүлектән артык шалтырату бармавы турында хәбәр ителгән иде.

Татар-информ

Запись Чаллыда югалып табылган Рузилә Тимирова кая булган? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рабига ханым Зарипова: “Төшләремдә ул безне очрашуга өметләндерә”
Быелның 7 феврале Казанның Петровский бистәсендә яшәүче Рәбига ханым Зарипова гаиләсенә шомлы хәбәр алып килде. Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең икенче имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов көпә-көндез югалды. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән юлдашы шәех Нәҗметдин белән, якты күздә Казанга кайтып җитәргә дип, Мордовия башкаласы Саранскидан юлга чыкканнар.

Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазы укырга кергәннән соң, аларны башка күргән, ишеткән, белгән кеше юк. Криминаль хәлләрдә шаһитлар булганда да, дөреслеккә чыгу җиңел бирелми. Ә монда, ичмасам, бер генә шаһит та юк.

Әлеге хәбәр социаль челтәрләр аша киң җәмәгатьчелеккә шул ук көнне таралды. Югалучыларны эзләү эшенә дә тиз керештеләр: “Мәрҗани” мәчетендә эзләү штабы оештырылды, үз чиратында полиция хезмәткәрләре дә эшкә алынды. Сөләйман хәзрәтнең хатыны Рәбига ханым һәм аның балалары ярдәм сорап кая гына мөрәҗәгать итмәделәр, хат һәм видеоязма белән Русия Президенты В.Путинга кадәр барып җиттеләр. Ул көннәрдән соң 9,5 ай үтте. Ә югалучыларның әле дә булса эзе табылганы юк, билгесезлек хөкем сөрә. Газета укучыларыбыз алар язмышы белән кызыксынып, бу хакта сорап шалтыраталар. Шул уңайдан Рәбига ханым белән элемтәгә чыктык. Телефонны башта Сөләйман хәзрәтнең кызы Зөлфия алды.

— Зөлфия, зур борчуыгызны уртаклашабыз. Сөләйман хәзрәт һәм шәех Нәҗметдиннең югалуы буенча ачылган җинаять эше дәвам итәме? Сез тикшерү нәтиҗәләреннән хәбәрдармы?

— Без берни белмибез. Тикшерү комитетыннан, әтинең югалуы мәсьәләсендә ачылган җинаять туктатылды, дигән хат килде. Аннан аңлашылганча, эшне дәвам итү өчен югалуда гаепләрлек кеше юк. Сүз курчак турында барамыни?!

— Русия Президентына юллаган видео мөрәҗәгать һәм хатка җавап алдыгызмы?

— Әйе, алдык. Анда: “Бу мәсьәләдә эш Татарстан тикшерү комитетына йөкләнде”, дип язылган.

Телефонны Рәбига ханым алды.

— Рәбига ханым, Сөләйман хәзрәт соңгы тапкыр сезнең белән кайчан элемтәгә чыккан иде?

— 7 февральдә: “Сәгать 10 нарда юлга чыгабыз. Догада торыгыз”,  дип шалтыратты. Башта урман аша үтеп кайтасы булгач, шуңа элемтә юктыр, дип уйладым. Сәгать 3, аннан 4, 5 тулды. Күңелгә шик йөгерде. Элемтәгә бөтенләй чыкмый башлагач, ул җирлектә берәр юл фаҗигасе булмаганмы, дип белештек. Соңыннан югалуы мәгълүм булды. Һаман көтәбез. Бернинди хәбәр юк, инде кемнән ярдәм сорарга да белмибез. Безне приставларга чакырттылар, кан басымым күтәрелү, авыру сәбәпле бара алмадым. Кызым барган иде, кәефе төшеп кайтты. Анда барсаң да, җылы караш юк. Безгә бик авыр.

— Шәех Нәҗметдин гаиләсе белән элемтәдә торасызмы?

— Әйе, аның хатыны бик авыр хәлдә. Бүген психологка барды. Нәҗметдин соңлап, 42 яшендә генә өйләнгән. Хатыны 40 яшьләрдә, ярдәмгә мохтаҗ өч баласы бар. Ул: “Иремне табыгыз”, дип гел абыема шалтырата.

— Машинадагы бармак эзләрен экспертизага алганнардыр. Алар аша да берни дә билгеле булмадымы?

— Экспертизага алдылар, тик алар аша да бернәрсә ачыкланмады. Полиция һәм ФСБ ягыннан да бернинди шик юк, диделәр. Шунысы гаҗәп, шикләнер сәбәп тә, кеше дә юк.

— Сөләйман хәзрәтнең төшегезгә кергәне бармы? Төшлекләр салмадыгызмы?

— Төшлек салганым юк, чөнки бер минутка да уемнан чыкмый. 3 тапкыр төшемә керде, һаман исән дип күрәм. Сөләйман кайткан, имеш. Чынлапмы, дим. Әйе, чынлап, бәгърем, ди. Ышанмыйча, кулларыннан чеметеп карыйм. Ул миңа шулай гел бәгърем дип дәшә иде. Ябыккансың, дим. Барысы да әйбәт, мине анда яхшы ашаттылар, ди. Ул шундый сабыр, күркәм холыклы, тәрбияле кеше бит. Төшләремдә ул безне очрашуга өметләндерә, кабат күрешүгә ышанып яшибез. Ничә ел кирәк булса, шулкадәр көтәбез, исән-имин кайтсын гына. 36 ел бергә матур яшәдек. Ул балаларга яхшы ата булды. Бу югалуны балалар да бик авыр кичерә. Иртә торсам, кич ятсам, белгән догаларымны укыйм, Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорыйм. Безнең хәлебезне аңлаган күп кеше дә аны догадан ташламый. Ирем дини гыйлем бирде, тәрбияви вәгазьләр сөйләде, аның беркемгә бернинди начарлык эшләгәне булмады. Гаебе бар икән, әйтсеннәр иде. Ник шулай гаилә, бер гаебе булмаган балалар язмышы белән уйнарга!?

— Мәрхүмә Рәшидә абыстай да кияве  өчен борчылды…

— Вафат буласы көнне әнием утырган җиреннән авып китте дә, ашыгыч ярдәм чакырттык. Уколлар кадагач, утырып сөйләшә башлады. Барыбызның да игътибарында булсын дип, урынын уртагарак күчердек. Үләренә 2-3 сәгать кала, һәрберебезне сораганнан соң, ирем Сөләйманның исемен ишеткәч: “Әллә кайттымы?”  дип җанланып, җитдиләнеп кычкырып җибәрде. Аннан: “Кайта ул”,  дип безне тынычландырды. Әнием бөтен кияүләрен дә яратты. Сөләйманны, үзен тәрбия кылган кияве Ән¬вәрне аеруча якын итә иде, үлем түшәгендә ятканда да иремне уеннан чыгармады. Сөләйман үзе дә әниемне көйләп кенә тора иде… Улыбыз Абдулкәримнең армиядән кайтуын сөенеп көтеп алдык. Ул 22 гыйнварда кайтты, Сөләйман 7 февральдә югалды. Әтисе белән ничә көн генә аралашып калды. 9 айдан артык көтәбез. Әйтүе генә җиңел. Балаларны уйлап та йөрәк әрни. Иремнең югалуына сәбәпче кешеләр башкалардан курыкмаса, Аллаһтан курыксыннар иде. Кылган начарлык үзеңә әйләнеп кайта бит ул. Ник шуны аңламыйлар икән?

Тикшерү, эзләүләрнең нәтиҗәсез булуы бик кызганыч. Бу мәсьәләдә эшнең тукталуы да күңелне борчый. Энергиясе, яшәү дәрте ташып торган ир уртасы яшендәге әзмәвердәй гәүдәле Сөләйман хәзрәтнең бер мизгелдә югалуы башкаларны да бу тормышта уяу булырга кирәклек хакында кисәтә.

Бу дөньяда әллә нинди могҗизалар булып тора. Әлегә табылмаган, димәк, соңгы нокта куелмаган. Күңелләр көтә, өметләр өзелмәгән. Әлегә Рәбига ханым Зарипованың гаиләсенә, балалары, оныкларына Аллаһ сабырлык бирсен дә, гаилә башлыгы табылып, хәерле очрашулар насыйп булсын, дияргә кала.

Әңгәмәдәш — Рәшидә АХМИРОВА

Матбугат.ру-Ирек мәйданы

Запись Рабига ханым Зарипова: “Төшләремдә ул безне очрашуга өметләндерә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сөләйман хәзрәт Зариповның югалуы турында соңгы фикерләр
13 июльдә Татарстан буенча Эчке Эшләр Министрлыгы вәкилләре, журналистлар белән очрашып, хәбәрсез югалган татарстанлылар турында сөйләштеләр. Әлеге очрашуда җәмәгатьчелектә бик зур гауга куптарган Сөләйман хәзрәт Зарипов темасы да яңгырады.

Үзенең чыгышында министрлыкның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы, полиция подполковнигы Сергей Королев билгеләп үтүенчә, төп ярдәм волонтерлар тарафыннан гына күрсәтелә. Королев бу җитди эштә зур активлык күрсәткән «ЛизаАлерт», «Поиск пропавших детей», «Василиса» (Яр Чаллы), «След» (Түбән Кама), «Надежда» (Алабуга) кебек волонтер отрядларын атады.

Башлангыч этапта хәзрәтне эзләү актив алып барылса да, хәзерге вакытта подполковник бу алымның эффектив булмавын ассызыклый.

Бу уңайдан ул Борисоглебскта югалган егетне дә мисал итеп китерде. Күпме волонтерның әлеге урында эзләү эшләре алып барып та, егетне тапмауларын, ә мәетне исә кар эрегәч кенә табуларын сөйләп үтте. Моннан тыш, Сергей Королев Сөләйман Зариповның махсус хезмәтләр тарафыннан табылуы хәбәрен дә расламады.

— Махсус хезмәтләр тарафыннан тоткарланса, күпмедер вакыттан без бу турыда ишетми-белми калмас идек,  — дип саный Королев.

Матбугат.ру

Запись Сөләйман хәзрәт Зариповның югалуы турында соңгы фикерләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..