Сөләйман хәзрәт Зариповның югалуы турында соңгы фикерләр

13 июльдә Татарстан буенча Эчке Эшләр Министрлыгы вәкилләре, журналистлар белән очрашып, хәбәрсез югалган татарстанлылар турында сөйләштеләр. Әлеге очрашуда җәмәгатьчелектә бик зур гауга куптарган Сөләйман хәзрәт Зарипов темасы да яңгырады.

Үзенең чыгышында министрлыкның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы, полиция подполковнигы Сергей Королев билгеләп үтүенчә, төп ярдәм волонтерлар тарафыннан гына күрсәтелә. Королев бу җитди эштә зур активлык күрсәткән «ЛизаАлерт», «Поиск пропавших детей», «Василиса» (Яр Чаллы), «След» (Түбән Кама), «Надежда» (Алабуга) кебек волонтер отрядларын атады.

Башлангыч этапта хәзрәтне эзләү актив алып барылса да, хәзерге вакытта подполковник бу алымның эффектив булмавын ассызыклый.

Бу уңайдан ул Борисоглебскта югалган егетне дә мисал итеп китерде. Күпме волонтерның әлеге урында эзләү эшләре алып барып та, егетне тапмауларын, ә мәетне исә кар эрегәч кенә табуларын сөйләп үтте. Моннан тыш, Сергей Королев Сөләйман Зариповның махсус хезмәтләр тарафыннан табылуы хәбәрен дә расламады.

— Махсус хезмәтләр тарафыннан тоткарланса, күпмедер вакыттан без бу турыда ишетми-белми калмас идек,  — дип саный Королев.

Матбугат.ру

Бәйле