Архивы Зифа Кадыйрова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Зифа Кадырова: “Янган йортымда әнием бүләге – Коръән калды” [фото]
23 ноябрь кичкә таба танылган татар китаплары авторы Зифа Кадырованың җәйге йорты яна. Йортта аның иҗат итү дәверендә тупланган язмалары, укучыларыннан алган хатлар, шулай ук берничә башланган романы янып бетә. ТНВ интернет-редакциясе Зифа ханымның үзе белән сөйләшкән һәм китерелгән зыян турында җентекләп сорашкан.

– Зифа ханым, ул йортта күптәннән яшәдегезме?

– Иптәшемнең китеп барганына 7 ел була. Ул йортта аның белән бергә бер ел яшәп калдык. Минем аннан шәһәргә кайтасым килмәде. Елдан ел җәйге бакчаны төзекләндерергә, яхшыртырга тырыштым.

– Йортыгыз янганда сез хастахәнәдә булгансыз икән. Янгын нәрсәдән килеп чыккан? Беренче фаразлар бармы?

– Хәзерге вакытта хастаханәдә ятам. Һәр атна ул бакчада туганнар, балалар, оныклар җыела иде. Мин булмагач, балаларның да киләсе килмәде. Янгынның каян килеп чыкканын белмәдек.

– Янгын турында кем хәбәр итте?

– Авыл рәисе “Зифа син кайда, анда бит өен яна”, дип шалтыратып әйтте. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче берни дә калмаган. Йорт тулаем янып бетте. Янгынны биш сәгать сүндергәннәр.

– Интернетта зыян 3 млн. тәшкил иткән дип язалар. Бу шулаймы?

– Беләсезме, монда җылылык, ут, су кертелгән, тирә ягы матурлатылган, мунчасы бар. Ул сумма 3 млн. артып киткән. Кунакка журналистлар, язучылар күп килде. Башкортстаннан килгән артистлар да миндә кундылар. Балаларның да яраткан урыны иде. Кешегә бер уч җир җитә. Минем иң зур теләгем – балаларымны, оныкларымны бер җирдә туплап тору. Йорт – нәкъ шул урын булды.

– Матди зыяннан кала, сезнең анда кул эшләре калган. Алар күпме иде?

– Иң кызганычы – халыктан җыелган дүрт папка хатлар. Һәркем үз язмышын кулдан язган. Халык аларны очрашуларда бүләк булып калдырды. Мин компьютерда яза белми идем. Шуңа барлык әйбер кәгазьдә сакланды. Бөтен архив шунда калды. Шул исәптән төрле газета-журналларда бастырылган язмалар да. Әниемнең истәлеккә биреп калдырган әйберләре аеруча кызганыч. Соңгы тапкыр бүләк иткән Коръән китабы да шунда янды. Минем бөтен дөньям шул йортта калды.

– Аяныч булган, тәмамланмаган әсәрләр калдымы?

– Бар иде. Кичә язганны бүген кабатлап язып булмый. Кызганыч әйберләр күп, тик мин аның өчен борчылмыйм. Иң мөһиме баш кайгысы килмәсен. Кеше кайгыгызны уртаклашам ди. Ул кайгы түгел – хәсрәт. Мин шулай аңлыйм һәм кабул итәм.

– Интернетта сакламый идегезме?

– Алар Интернетта бар иде. Һәрвакыт үзең белән ноутбук йөртмисең. Искә төшкәндә кәгазь битенә фикерләрне язып куясың. Халыктан килгән хатларны әзер материал дип әйтеп була. Алар әсәрдә җыелма образ буларак үз урынын табарга тиеш иде.

– Ярдәм итәргә теләүчеләр бармы?

– Халык көн саен яза, шалтырата. Мин беркемнән бернәрсә дә өмет итмим. Баш тартсам да, укучыларым кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Халыкка рәхмәтем зур. Аңлаганнары өчен рәхмәт. Мин йортны тагын бер төзермен, Аллаһ Тәгаләлә баш кайгысы гына китермәсен. Кемдер ярдәм итәр, кемдер икенче ягын сөйләр. Караш һәрвакыт ике төрле була. Мин кул көчен кабул итәм. Торгызырга көч кирәк, ул хатын-кыз гына булдыра торган эш түгел.

– Йортны кабат шул ук урынга саласызмы?

– Ул урамда, бакчада мин инде 30 ел. Минем өчен бу җирләр истәлек, аерыласы да килми. Хәлемнән килгәнчә торгызачакмын, балалар да булышыр. Мин андагы тирәлекне ярата идем. Кышын беркем дә юк. Тирә-якта тынлык, мин бер үзем. Урамга чыгып карлар көрим, этемне йөртәм. Ул ялгызлык та түгел, чөнки миңа ул тынлык рәхәт иде. Соңгы өч китабым анда язылды.

– Кайгыны читтә калдырып торыйк. Зифа Кадырованы халык яратып укый. Сез әдәбияткә 50 яшегездә генә килгәнсез, аңа кадәр гади эш һөнәрләрендә хезмәт куйгансыз. Халык яратып укырлык сәнгать әсәрләрен иҗат иткәндә ул сезгә булыштымы?

– Мин гомерем буе эштә идем. Әгәр дә 18 яшемдә яза башласам, бөтенләй башка әйбер язар идем. Минем белемем юктыр, язу тәртибен дә белмим. Күңелем кушканча язам. Кешеләр зур уку йортларында белем алган вакытта мин шәһәр төзегәнмен. Соңгы унике елда да мин ирләр белән кабель тарттым, төзелештә эшләдем. Авыр заманнарда кара эшче булуыма да сөендем, чөнки гаиләмне ач тотмадым. Ир-ат арасында эшләп күп әйберне өйрәнеп калдым. Яза башлагач аларның барысының да кирәге чыкты.

– Әсәрләрегезнең асылында нәрсә ята?

– Иң беренче булып, “Ни өчен бу болай соң?” дигән сорау куясың һәм шул сорауга җавап эзли башлыйсың. Без хәзер элеккеге кебек шатлана белмибез, тормышның матурлыгын күрми башладык. Һәрвакыт нәрсәдер җитми.

– Казан яшьләренең яңача мәдәни чараларына ничек карыйсыз?

– Мин алар арасында йөрмәгәнгә белмим дә. Яр Чаллы язучылары оештырган “Ләйсән” түгәрәгенә йөрим. Казанда бик сирәк булам. Халык арасына да спектакльләр белән киләм. Халык мине кабул итә – мин шуңа шатланам.

– Сезне күп еллар язучылар берлегенә алмадылар. Документлар я килеп җитмәде, я каралмады. Тик язучылар берлегенә чакыру килеп төшкәч кенә сез баш тарткансыз икән. Сәбәбе нидә?

– Беренче чакырган вакытта чирем аркасында бара алмый калдым. Соңыннан “Бу әйбер миңа кирәкме соң?” диеп уйландым. Укыган, белемле язучылар күргәнем бар. Алар янында мин беркем дә түгел. Нишләптер, минем берлеккә крәсем килми. Мин бернинди берлекләрдә дә саналмыйм, әмма укучыларым белән очрашуларга йөрим. Бер аермасы да юк: үз эшемне эшлим мин. Матбугаттан “лаек түгел” дигән сүзләр дә укырга туры килде. Яхшы, лаек булгач килербез. Минем өчен мөһим әйбер түгел. Кайбер кешенең берлеккә керәсе килә. Ул аның күп еллар буе килгән хыялы. Ә минем берлек түгел, язучы булырга да хыялым булмады.

– Ә ничек язучылыкка кереп киттегез?

– Аллаһы тәгалә тарафыннан яңа юл. Күп әйбергә карашым үзгәрде. Алдан яңалыклар белән кызыксынырга вакытым да юк иде. Елына бер китап укый ала идем. Ирем күп китап укырга яратты. Ул мина күбесен сөйләп барды, яңалыклар белән таныштырды.

– Хәзер күбрәк укый башладыгызмы?

– Барысын да рәттән укыйм дип әйтә алмыйм. Бер китапны ике ел башымда йөртә алам. Китапны бөтенләе белән аңлыйсы килә. Күз күремен язу өчен сакларга тырышам. Шуны әйтәсем килә, китапны язу өчен укырга кирәкми, ә дөньяда кирәге булсын дип укырга кирәк. Бөтен китаптан сиңа бер генә җөмләсе кирәк була ала.

– Киләсе 5 елга нинди планнарыгыз бар.

Декабрь аенда безнең очрашулар башлана. Бөтенләй плансыз яшәп булмый, әмма саулык ягың чамалы булганда еракка карап булмый. Ирем үлгән елны һәр очрашу алдан ук язылып куелган иде. Мин аларның берсен дә калдырмадым. Ул вакытта заллар тулып тора иде. Хәзер замана бераз үзгәрде.

Фотолар Зифа Кадырованың социаль челтәрләреннән һәм vestikamaza.ru алынды.
Чыганак: ТНВ/Алмаз Шиһабетдинов

Запись Зифа Кадырова: “Янган йортымда әнием бүләге – Коръән калды” [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зифа Кадыйрова: “Иң авыр кайгы – балаң белән аңлаша алмау”
Популяр романнар авторы Зифа Кадыйрова Татарстан язучылар берлегенә керүдән баш тартты. Әлеге адымын ул Азатлыкка, миңа әле анда керергә иртәрәк, дип аңлатты. Аның фикеренчә, укучыны язучының берлектә әгъза булу-булмавы кызыксындырмый. Язучы белән әңгәмә кордык.

“Синсез килгән язлар”, “Язмыш сынавы”, “Бәхеткә юл кайдан?” романнарын иҗат иткән Зифа Кадыйрова сәяси темаларга кагылмавын әйтте. Аның төп темасы – гаилә, ата-ана хакы, ана һәм бала мөнәсәбәтләре. Гади кешене сәяси уеннар түгел, әнә шулар борчый, ди ул.

Әңгәмәне күңелсез хәлдән башларга туры килде. Узган ялда язучының Чаллыдагы җәйге йортында янгын чыкты. Нәтиҗәдә аның хезмәтләре, кулъязмалары, бүләкләре юкка чыккан.

— Бу көннәрдә янгыннан зыян күрдегез. Югалту күләме бик зурмы?

— Кулдан телефон төшми, кайгы уртаклашулар, хәлгә керүләрне тыңлап утырам. Кызганыч, әлбәттә. Анда минем ун ел буе эшләгән бөтен малым салынган. Яратып төзелгән йортыбыз иде ул безнең. Ирем вафатыннан соң биш ел кайтмый яшәдем шунда. Елның елына ни дә булса төзедем, гөлбакча иттем. Бер әйбер дә калмады, янып бетте. Утның каян чыкканын кем белгән, очына чыгарлык түгел инде аның. Бөтен кулъязмалар, кулдан башлап куелган әсәрләр юкка чыкты.

Дөрес, өйдәге компьютерда сакланган әсәрләр бар, ләкин барысы да түгел. Кулдан язылган хатлар гына да дүрт папка туплап куелган иде. Андый хатлар хәзер юк та бит, өлкән буын язучыларда булса гына. Йортсыз калу – баш бәласе түгел, тергезербез. Әле хастаханәдә ятам, азрак рәтләним, аннары карарбыз. Халык ни белән ярдәм итик дип яза, шалтырата. Хәйрия чараларында актив катнашканга, аларны оештыручылар, Зифа апа, үзең исән бул, йортны гына салырбыз дип шалтырата. Аздан күңел булган чак. Яхшы теләк белән шалтыратучыларның барысына да рәхмәт. Кешеләргә кирәклегеңне белү өчен йә үләргә, йә янып карарга кирәк икән.

— Сез укучыларыгыз белән очрашуга еш йөрисез. Халыкның кәефе ничек? Аларның җитәкчелеккә, Мәскәүгә ышанычы калдымы?

— Андый сораулар биргәнем юк. Шунысы да бар, 8-10 ел элек очрашуларга кеше күп йөри, кызыксыну зуррак иде. Шул ук вакытта, китапларга кызыксыну бетте дип тә әйтеп булмый. Чыккан берсе алынып бара. Халык язучы белән очрашуга бик атлыгып тормыйдыр шул инде, әллә нинди популяр артистлар да зал тутыра алмый бит әле. Бәлкем артык туклык, бәлкем битарафлык бәласедер бу.

— Сез бит тумышыгыз белән Башкортстаннан. Узган җанисәптә башкортлар саны анда яшәүче татарлар хисабына арткан иде. Киләсе елда нәрсә булыр, ничек фаразлыйсыз?

— Бу хакта укучыларым белән сөйләшкәнем юк. Ә инде башкортлаштыруга килгәндә, безнең якларда андый хәл булды. Хәзер исә катнаш никахлар да күбәйде. Белмим инде, нинди милләт дип язылыр балалары. Туган ягым Учалы районы, Ахун авылында 1980 елга чаклы читкә килен бирү дә, килен алу да булмаган. Хәзер инде бар да болганды. Мәктәптә башкортча да, татарча да укыталар. Элек башкортча укыту юк иде. Ахун – зур гына татар авылы ул. Биш-алты ел элек халкы 3000 булган, хәзер 2600 калган. Авылда үз җиренә тугры кешеләр генә калып бара.

— Бүгенге вазгыятьтә телне, динне саклауда авылга таяныргамы, шәһәргәме?

— Бүген авылда дин әле яңарак кына ачыла башлады. Мәдрәсәләр ачылды. Халык мәчетләргә тартыла. Авыл язмышы үз җиренә тугры халыкка бәйле. Ул тырыша, тырмаша яши, шул вакытта авылны да сакларга, яшәтергә тырыша.

— Укучыларыгыз күбрәк кайда соң, авылдамы, шәһәрдәме?

— Китап сатылу буенча карасак, Казан белән Уфада. Авылларны алсак… Күптән түгел Актанышта булып кайттым. Китапханәчеләр халык белән шулкадәр тырышып эшли. Беләсезме, нинди тәэсир кала: әйтерсең лә авылны саклауны китапханә белән авыл советына гына йөкләнгәннәр. Бу Актанышка гына кагылмый, гомуми күзәтүләремнән чыгып әйтәм. Авылда да халык интернетка кереп чумган. Язучының төп укучысы – әбиләр, дип тә уйлыйм. Ә менә театр киресен раслый. Анда тамашачы яшәрде. Чаллы театрына, мәсәлән, яшь парлар күп йөри. Узган елны Әлмәт театры минем әсәр буенча куелган “Синсез килгән язлар” спектаклен Казанга алып килгән иде. Анда да яшьләр күп булды. Спектакльдән соң училище студентлары яныма килде. Сез нишләп йөрисез монда, бала-чага, дигәч, без сезнең китапларыгызны укып барабыз, диләр. Шуңа күрә китапны яшьләр укымый дип тә кистереп әйтеп булмый.

Авыл темасына кире кайтсак, анда бар да лидердан тора. Авылда берәр лидер булса, авыл яши. Лидерлар юк. Авыл өчен бүген тырышып-тырмашып йөргәннәре дә хатын-кыз. Ирләр бик сирәк. Кая карама, хатын-кыз эшли. Күп җирдә яңадан авыл советларына җитәкче булып хатын-кыз килде. Ирләрдә лидерлык сыйфатлары бетеп бара. Әллә хатын-кызның лидер буласы киләме? Аның да иркә хатын буласы килә. Килә бер вакыт, арыйсың. Әмма ышыкланыр кеше юк. Гаиләдә дә шулай. Ирләр гаиләне алып баруны хатынга тапшырган. Бала тәрбияләү дә хатын өстендә.

— Әгәр сезгә президент аппаратыннан шалтыратып, татар теле белән нишлик дип, киңәш сорасалар, ничек җавап бирер идегез?

— Мин гади гаилә кешесе буларак, милләтнең төп таянычы булып гаилә калды дип уйлыйм. Һәр гаилә телне саклауда тырышса, балаларына, оныкларына мирас итеп тапшыра алса, өмет бар. Урамга чыгып, милләт дип тарткалашучыларның күбесенең балалары урысча сөйләшә, аптырама. Мин моны күп күргән.

Татар теле белән нишлик, дисең. Бер караганда бик гади инде: китаптан аермаска кирәк. Ә китап халыктан ерагайганнан ерагая. Телевидениедә күпме кирәкмәгән тапшыру бар. Шуның берәрсе урынына китапны пропагандалаучы әдәби тапшыру чыгарып була бит инде. Роберт Миңнуллин “Китап” тапшыруын алып барганда, әле ниндидер нәтиҗәсе бар иде. Хәзер ул да юк. Кеше бит нинди яңа китаплар чыкканын да белми. Ә бит “Яңа гасыр” каналын күпме төбәк карый, анда яшәүче татарлар да нинди яңа басмалар чыкканын белеп торырлар иде. Үз илебездә, үз телевидениебез була торып, нишләп шул әйберне булдырмаска соң? Кемнән куркабыз без? Элек яңа китаплар турында газет-журналлар хәбәр бирә иде, хәзер ул да юк. Мин инде интернетта эшлим. Халык яңалыкларымны җәһәт эләктереп ала.

Мәскәүдә Татарстан китап нәшрияты китап ярминкәсе оештыра. Елына әллә ничә тапкыр булып кайталар анда. Ә ни өчен шул ярминкәләрне үзебезнең татар районнарда язучылар белән берлектә оештырмаска? Халык өчен бу бик зур бәйрәм булыр иде. Күп язучыларның китаплары сатылмый ята, шул сәбәпле бәяләре төшерелә. Мондый ярминкәләр оештырылганда ул китаплар болай кадерсезләнеп ятмаслар, язучының үзен күргәч, китабын да сатып алырлар иде. Китап сүзе барып җитмәгән урыннар бик күп ул. Андый җирләргә барсам, күбрәк халыкны җәлеп итү өчен район дәрәҗәсендә үткәрүләрен сорыйм һәм яңа чыккан китаплар турында сөйлим. Мондый мөмкинлек әллә нигә бер килеп чыга, ди халык.

— Милли үзаңны ничек үстерергә?

— Әдәбиятка аңсыз рәвештә килеп кердем. Татар телен күтәрик дип тә кычкырмадым, лозунглар да күтәреп йөрмәдем, үземне борчыган сорауларга җавап эзләп кулга каләм алырга мәҗбүр булдым. Мин – гап-гади төзүче. Китаплар чыга башлагач, милләт турында уйлана башлаганнан соң, үземнән соң балаларыма, киләсе буынга ни калдырам соң дип уйлана башладым. Бу җәһәттән үзбәкләрне, казакъ, азәрбәйҗаннарны, кыргызларны күзәтергә яратам. Безгә бәхет эзләп килүче бу халык вәкилләренең күбесе төзелеш тирәсендә эшкә урнаша. Алар берничә буын укмашып яши. Өлкәннәр табынына балаларны да катнаштыралар. Бала бабасының үзен ничек тотканын, әдәп буенча беренче кемгә ризык тапшырылганын, аны ничек бүлешкәннәрен аңына сеңдереп бара. Андагы сүзләрне тыңлый. Ә без нишлибез? Берәр мәҗлес оеша калса, балаларны, бар әле йөрмә аяк астында буталып дип куып җибәрәбез. Ә ул әдәпкә, йолаларга, бию-җырларыбызга ничек өйрәнсен? Кем тапшырырга тиеш аны? Балаларны өстәлгә якын җибәрмәү күп очракта өстәлгә хәмер кую белән бәйле. Соңгы вакытта татар халкы бу зәхмәттән читләшеп бара, шунысы шатландыра.

Минем киленем урыс милләтеннән. Мин аңа, син үзең яшәгән җирдәге телне белергә тиеш, дип әйтәм. Татар теле аша тагын әллә күпме телне аңларга була.

— Язучыларның үземә мөнәсәбәтен беләм, дисез. Иҗат әһелләре үзегез турында яхшы фикердә түгел дип уйлыйсызмы? Хатын-кыз язучылар арасында сезнең стильне һәм телне яхшырак дип әйтүчеләр дә бар бит.

— Хатын-кызны бер-берсенә каршы куеп дошманлаштыручылар һәрчак табылып тора инде ул. Мин үзем беркем белән дә тиңләшмим. Беркемне дә кабатларга да тырышмыйм. Миңа укучым фикере кадерле, ә алар китапларымны укып тора.

Язучыларга килгәндә, Рифә Рахман фикерен ишеттем. Хәбир Ибраһимның андый романнарны аягым белән дә язам дип әйткән әңгәмәсен укыганым бар. Шул ук кешеләр берлек идарәсендә утыра.

Синең ни өчен берлек әгъзасы булудан баш тарттың, дип сорыйсың килә инде. Алар мине чакырып шалтыратканда, хастаханәдә идем. Хәлем бик шәптән түгел иде, шуңа бара алмадым. Мин әлегә ашыкмыйм. Анда керәсе китабым әле язылмаган. Анда керү мәҗбүри әйбер түгел бит ул. Язучылар арасында йөргән кеше булмагач, кая барып бәрелергә белмәгән чаклар күп булды.

Зифа Кадыйрова китаплары

Йөзәр данә генә чыгарып карыйм, күз ачып йомганчы алып бетерәләр. Кыйммәт булса да, алалар бит! Аннары күземне йомып зур кредит алдым да, чыгардым. Шуның аркасында ирләр арасында тагын унике ел кабель салуда эшләдем. Хезмәт хакын ирләргә түләгән кебек түләделәр. Шуңа күрә курыкмадым. Танылу ул тиз генә килми, аңа шактый көч салырга кирәк. Беренче китабымны әле дә кабатлап бастырам. Ул һаман популяр. Гомумән, китапларымның гомуми тиражының чутын да югалттым инде. Бетә тора, чыгара торам. Халыкны китапсыз тотканым юк. Унбер ел элек чыккан китап – “Сагынырсың, мин булмам…”ның популярлыгын буыннарның алмашуы белән бәйлим. Яшьләр ярата аны. Үземне зур язучыга санамыйм. Сан артыннан кумыйм. Күңелем тулса, язам. Әйтер сүзем булмаса, язмыйм.

Зифа Кадыйрова китаплары

— Әлмәт театры куелышында “Синсез килгән язлар” спектаклен Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да карады. Иҗатыгыз турында ул нинди фикердә?

— Янына утырыгыз, диделәр. Мин артык игътибарны яратмыйм. Сәхнәгә чыкканда Фәрит Мөхәммәтшинның да халык белән аягүрә торып басуын күреп сөендем. Минем ише вак-төяк сораулар белән шөгыльләнү – аның дәрәҗәсендә түгел. Көчләшеп, этешеп алга чыгуны, гомумән, өнәмим.

— Мәдәният министры белән очрашканыгыз бармы? Ул сезнең иҗатыгыз белән танышмы? Язучылар сезне, безнең укучыларны саклап калучы ул, дип әйтә.

— Мин күп кешене белмим, түрәләр белән очрашу эзләмим. Мәдәният министры белән дә очрашканым юк. Язучы дигәннән, Марат Кәбиров белән әңгәмәдә дә шундыйрак фикер чыккан иде. Аңа да, синең әсәрләреңне аңлар өчен укучыга башта минекен укырга кирәк дип әйткән идем. Чөнки үзем дә Маратның китабын ике тапкыр укып чыктым. Аны аңлар өчен башта гади әсәрләр укырга кирәк. Укучы минем җилкәгә басып, әнә шундый җитди әсәрләргә үрелә. Беләсезме проблема нәрсәдә: ерак авылларда татар китабы юк. Казанда чыккан татар китабы күпмедер дәрәҗәдә Уфага җибәрелә. Ул анда Зәйнәп Биишева исемендәге нәшрият кибетенә куела. Татар китабы Уфада шунда гына, бүтән җирдә юк. Авылларда бөтенләй юк. Татарстанда, Башкортстанда да районнарда китап кибетләре бетте. Татарстанда мин белгәннәрдән Мөслим, Мамадыш, Сарман, Җәлилдә, Чаллыда китап кибетләре бар. Башка районнарда китап кибетләре юк. Уку кирәк-ярагы кибетләренә китап куйгалыйлар, ләкин алар китап кибете саналмый. Менә шуннан уйлап карагыз: кеше укырга китапны каян алсын? Бөтен кеше Казанга, Уфага йөрми бит. Китап кибетләре тотмау районнарның иң зур кимчелеге. Шуңа күрә машина багажнигын китаплар белән тутырып йөрим. Сату гөрләп бара. Казанга спектакльгә килгәч тә сату оештырам. Минем әсәр буенча Үзбәкстан кино төшерде. Бу да укылышлы булу нәтиҗәседер инде. Иганәчем юк, китап сату хисабына яңасын чыгарып торам. Интернет аша көненә күпмешәр хат алам. Димәк, минем әсәрләр халыкка кирәк.

Иң кызыгы, ниндидер проблем килеп чыкса, мин ике уртада калам. Шул ук берлеккә кабул итү мәсьәләсендә дә. Татарстанда яшәгәч, Уфада миңа син Татарстанныкы, диләр. Казанда, син бит Башкортстанда тугансың, дип әйткәннәре бар. Шуңа күрә мин – үземнеке генә, дип әйтәм.

— Язучылар авыр хәлдә калулары турында әйтә. Күпләренең китаплары чыкмый, матди хәлләре бик начар. Язучы дәрәҗәсенең түбән тәгәрәве сәбәпләре нәрсәдә?

— Төп сәбәп – язучының бүгенге көнгә яраклаша алмавында. Совет заманында рәхәт яшәгәннәрдер, сагыналардыр, ләкин бит ул заман үтте. Хөкүмәт хәзер беркемгә дә бернәрсә дә китереп бирми. Бүген бары тик үз көчеңә генә ышанырга кирәк. Ә безнекеләр һаман теге вакыт белән яши. Мин, ул заманны күрмәгәч, берәүнең дә ярдәм итмәячәген аңлыйм. Урыс теленә дә үзем тәрҗемә иттерәм, мөхәррирен дә яллыйм. Чыгару мәшәкатен дә үзем башкарып чыгам. Китапны урысчага тәрҗемә итеп бастыру бик кыйммәткә төшә. Ләкин телен белмәгән татарлар да күп бит. Аларны да игътибардан читтә калдырасы килми.

— Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы турында сез нинди фикердә?

— Көчле, югары белемле язучы. Миңа бик ошады. Мин аның белән тиңләшә алмыйм.

— Мәктәпләрдә татар теле атнага ике дәрескә калгач, киләчәктә сезнең татар телле укучыларыгыз бөтенләй дә калмас дип курыкмыйсызмы?

— Андый курку юк. Миңа Әлмәтнең һөнәри уку йортында очрашуда булырга туры килде. Китапларны яттан диярлек беләләр. Әгәр уку йортында татар теле дип җан аткан лидер була икән, мәгарифкә әллә нинди тыюлар кертсәләр дә, татар теле юкка чыкмаячак. Әдәбият укытучыларыннан да күп нәрсә тора бит.

Китапларымда нигездә гаилә темасын күтәрәм, әйткәнемчә сәясәткә кагылмыйм. Анда махсуслашкан аерым язучылар бар. Минем максат – ир-ат затын күтәрү. Ир баланы әтиләр тәрбияләсен, кызлар яхшы ана булсын дип телим. Гомер үткәч кенә балага яхшы тәрбия бирмәвең беленә. Иң авыр кайгы – балаң белән аңлаша алмау. Аңа югары белем бирүгә караганда, кешелек сыйфатын тәрбияләү мөһимрәк.

“Бәхеткә юл кайдан?” китабы чыккач, ни өчен татар хатынын түбәнсеттегез, сукбайлыкка чыгардыгыз, дип сорадылар. Минем дә дин әһелләренә соравым бар: ни өчен мәчетләр каршында авыр хәлдә калган хатын-кыз өчен өч кенә көнлек баш төртер урын әзерләмиләр? Сыеныр урын тапмаганнар күбәү. Шәһәрдә тыелгач, чүплектә яшиләр. Сыеныр урын булса, чүплеккә китмәсләр, эчкечелеккә бирелмәсләр иде. Җәмгыять аларны күрмәмешкә салыша. Күз йому – сукбайлар юк дигән сүз түгел әле ул. Шуңа күрә иң зур теләгем шул: беребезгә дә бала кайгысы күрсәтмәсен. Аны яшь үткәч кенә аңлыйсың. Мин үзем гел ике эштә эшләдем, гел хезмәттә булдым, балаларны тәрбияләргә вакыт та булмады. Без иң куркыныч, туксанынчы ел чорларын үттек. Аллага шөкер, балаларым кешелеклек сыйфатларын саклап калдылар. Ана өчен шуннан да зур бәхет юк.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись Зифа Кадыйрова: “Иң авыр кайгы – балаң белән аңлаша алмау” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Язучы Зифа Кадыйрованың йортында фаҗига
Язучы Зифа Кадыйрованың танылган әсәрләрен иҗат иткән урыны – бакча йорты янган. Бу турыда «Челнинский известия» газетасы хәбәр итә.

Кичә сәгать 16.00 тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә «Локомотив-отделочник» бакчачылык ширкәтендә бакча йорты януы турында хәбәр килгән. Ике катлы 120 кв.метр мәйданлы йорт бөтен корылмалары белән янып беткән.

Күзәтчелек бүлеге инспекторлары янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкинлеген әйткән.

Зифа Кадыйрова сүзләренчә, язучы хастаханәдә ятканда йортны кияве карап торган. Кичә ул өйдән китүгә янгын чыккан.

«Янгын ирем исән вакытта бергәләп салган йортны юк иткән. Мунча һәм чатыр да янган. Ул йортта барлык шартлар да булдырылган иде, күпчелек вакытта шунда яши идем. Икенче катта минем эш бүлмәм урнашкан, анда китапларымны яздым. Кызганычка, минем барлык мактау грамоталарым, бүләкләрем һәм яңа әсәр өчен җыйган материалларым янган», — дип сөйләде язучы.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Язучы Зифа Кадыйрованың йортында фаҗига впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Роберт Миңнуллин Зифа Кадыйрованың Язучылар берлегенә кертелмәвенә комментарий бирә
Татарстанның халык шагыйре, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин язучы Зифа Кадыйрованы Язучылар берлегенә алмауны иҗтимагый оешманы бизәми дигән фикер белдерде. Аның әйтүенчә, язучыны үзләрен бөек дип санаганнар тәнкыйтьли. Бу хакта ул “Татар-информ”га әйтте.

“Үзләрен бөек дип санаган язучылар аның әсәрләрен тәнкыйтьли, начар ди. Ә нәрсәсе начар? Художество ягыннанмы? Сюжет ягыннанмы? Анализ ясаучы юк бит. Берлекнең тәнкыйть бүлеге, проза бүлеге бар. Анализ ясагач кына начар дип әйтеп була. Аның бит тәртибе шундый булырга тиеш”, – диде шагыйрь.

Роберт Миңнуллин әйтүенчә, Зифа Кадыйрованы берлеккә алырга мөмкин. “Зифа Кадыйрованы читкә тибәрү Язучылар берлеген дә, аның проза остаханәсен дә, кабул итү комиссиясен дә, идарәсен дә бизәми! Димәк, араларында Зифаның иҗатына гадел бәя бирерлек берәү дә табылмаган дигән сүз!” – диде ул.

Роберт Миңнуллин Зифа Кадыйрованың күпсанлы китаплар авторы булуын телгә алды. “Кеше укый икән, ул бит юкка гына түгел. Халык укыганга күрә начар диләр? Ә башкаларныкы нинди?” – диде ул, дәгъвасын белдереп.

Зифа Кадыйрованың Язучылар берлегенә кабул ителмәве белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кызыксыначагын әйткән иде. Роберт Миңнуллин берлектәге язучыларның нык ихтыярлы кешеләр булмавына киная ясады. “Мөхәммәтшин әйтсә, шул ук кешеләр “срочно” бертавыштан Зифаны кабул итәчәкләр! Менә күрерсез!”- диде ул.

Запись Роберт Миңнуллин Зифа Кадыйрованың Язучылар берлегенә кертелмәвенә комментарий бирә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Аның кайгысы калмады…”: Зифа Кадыйрова ни өчен китап язуны ташлавын аңлата
5нче декабрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында Чаллы дәүләт театры язучы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча спектакль күрсәтте. Халык күп килгән иде. Атна уртасы булуга да карамастан, залда буш урыннар юк диярлек. Зифа апа үзе генә спектакльне карарга кермичә, китаплары сатылган урында утырды, килгән халык белән фотога төште, сорауларына җавап бирде. Иң күп бирелгән сорау: «Яңа китабыгыз кайчан чыгачак?». Соңгысы чыкканга дүрт ел вакыт узган икән инде. Язучы белән бу хакта үзебез дә сөйләштек.

– Зифа апа, бүген Казанда сезнең иң беренче язган әсәрегез буенча спектакль күрсәтелә. Сез бит иҗатка 49 яшегездә генә килгән кеше. Менә бу «Сагынырсың, мин булмам» әсәрен ничек яза башлаган идегез?

– Тормышымның шул кадәр авыр бер мизгеле иде. Гаиләдә, тормышымда чишеп булмастай тоелган проблемалар басып киткән. «Нишләргә?» – дим. Төн иде бу – сәгать төнге бер. Әмма йоклап булмый. Берәрсенә хат булса да язармын, дип, кулыма ручка белән кәгазь алып, аш бүлмәсенә чыгып утырдым. Мәктәптә укыган вакытта да, яшь чагымда да язган кеше түгел мин үзем. Бу – бәлки Аллаһы Тәгаләнең миңа коткару юлын күрсәтүе булгандыр. Сәгать төнге бердән алып, иртәнге җидегә кадәр – утыз бит яздым мин аны. Ничек яза башлавымны белмим дә, хәтерләмим дә. Үтерсәң дә хәтерләмим. Язам-язам… Иртәнге җидедә эшкә киттем. Бу әйбер минем башыма кереп утырды, дәвам итәсе килә, эштә уйлап йөрим-йөрим дә, кайтып тиз генә утырып язам. «Балалар күрмәсә ярар иде», – дип, оялам үзем. Шул ук вакытта гаиләдәге булган үземнең төп проблеманы онытып, әсәремдәге Сөмбелнең язмышын көйләргә тотындым. «Ничек соң бу кешене бәхетле итәргә?» – дим. Ул бала бәхетсез иде, аның тормышын җайларга кирәк иде. Кичтән ятып, иртән торуга бәхетсез кеше тик торганнан гына бәхетле булып уяна алмый. Нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Бу Сөмбелне дә ничек итеп бәхетле итәсе соң? Үз алдыма әнә шул сорауны куеп, шуңа җавап эзләп язылган әсәрем иде бу минем. Мин үземне беркайчан да танылган, популяр булырмын, бигрәк тә язучы булырмын, дип уйламадым. Без бит фермада үскән, сыер савучы балалары. Сыердан ары китәргә хыялланмый да идем мин. Язу ул үзем өчен, кызык өчен генә дип башланган әйбер, мин аны киләчәктә кемгәдер кирәк булыр, дип уйламады. Яздым да, таныш-белешләргә укырга бирдем. Күршеләр алып торды укырга, тегеләй китте, болай китте… Китап итәрмен, халыкка чыгарырмын дип, беркайчан башыма да килмәде.

– Иң беренче булып кемгә укыттыгыз сез аны?

– Кызыма. Аннан соң кайсыдыр бер туганыма бирдем. Ә иремә көч-хәл белән, ике айдан соң гына укыта алдым. Укымый. Принципиаль рәвештә укымады, чөнки ул аңлый – үзе бик укымышлы кеше иде, шуңа күрә аның әйткән сүзе яки үтерә, яки калдыра. Минем киләчәгем аның бер сүзеннән тора иде, ул да моны аңлый иде. Кешеләр укыгач, мактый, үз фикерләрен белдерә башладылар. Шуннан бер көнне үзе сорап алды: «Кая, укыйм әле!» – ди. Укыганда үзе елый, мышык-мышык килә, мин читтә ятып, шым гына күзәтә идем. Укып бетергәч, азактан әйтте: «Яз Зифа, тагын яз! Мин «в шоке», – диде. Аннан соң ул минем киңәшчем була башлады, китап язганда, аңа алып киләм дә: «Менә бу җирен укып кара әле» дим. Ә үзем читтән генә аның эмоциясен күзәтә идем. Кайвакыт: каян аласың син моның сюжетларын, дип аптырый иде… Хәзер ирем мәрхүм булды инде…

– Чынлап та, ул идеяләрне каян алдыгыз?

– Язу процессы барганда, үзеннән үзе алдыма килеп төшә иде кебек. Сюжетлары шап итеп өстәлгә килеп төшкән кебек була. Өстән бирелдеме икән ул, мин белмим. Кайбер вакытта, «Мин моны болай язам, тегеләй язам», – дип утырасың, ә утырып яза башлагач, ул бөтенләй башка төрле булып китәргә мөмкин. Бик серле бер процесс ул, мин бит болай теләмәгән идем, моны башкача язасым килгән иде, дим. Әмма ул үзенчә бара.

– Сезнең китапларны хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә укый, сезнеңчә, моның сере нәрсәдә?

– Ниндидер максат куеп, ирләрне дә елатыйм, дип язу түгел инде бу. Әмма ирләр дә укыганын беләм, алар кычкырып әйтми, колакка гына: «Зифа, китабыңны укыганда еладым», – ди. Берсендә, минем «Язмыш сынавы» әсәре буенча куелган спектакль бара. Мин бүгенге кебек, коридорда утырып торам. Бер ир атылып килеп чыкты, фуражкасы белән битен каплаган, урамга ук чыгып йөгерде. «Ай Алла, бу кешегә шулай авыр микәнни?» – дим. Аннан соң карыйм – бер хатын чыкты. Ярсып елый да елый, туктый алмый. Мин куркып кайтып китәрдәй булдым – бу ни хәл соң бу, дим. Күрәсең, һәр кешенең тормышта шундый очраклары була торгандыр. Мин дә бит китапларымда әллә нәрсә турында язмыйм – гаилә, авыл, шәһәр тормышы турында язам. Билгеле, анда язылганнар кемнеңдер тормышында була да торгандыр. Менә шушы гади темаларга язылганга күрә, бәлки мине ирләр дә укыйдыр.

– Зифа апа, шундый вакытларыгыз буламы: әсәрне язасың-язасың да, ташлап калдырасың. Башка язасы килми…

– Була. Язасың язасың да, кемгә кирәк бу дип уйлыйсың, әйләнә-тирәдәге тормыш та шушы бит инде, дисең. Язуыңны ташлыйсың да, ул әсәреңә башка якын килмисең. Башланган әсәрләр бар ул, яртылаш язылган килеш яталар. Башыңа «кемгә кирәк ул» дигән уй килдеме, язасы килми. Минем соңгы китабым чыкканга да дүрт ел булды. Узган ел октябрь аенда яңасы чыгарга тиеш иде. Әмма көтелмәгән проблемалар килеп чыгып, ел ярымым югалды. Гаилә проблемалары, үзем чирләдем, әниемне дә инсульт сукты, аны тәрбияләдем, күптән түгел генә аны җирләдек, шуның белән бу әйберләр тукталды. Аның кайгысы калмады. Гаилә проблемаларыннан азат булмаганда язарга җай юк. Башта гаилә мәсьәләләрен чишәргә тиешсең. Шуңа күрә, хәзер китап язуга әкренләп кире керешергә уйлыйм. «Халык көтә бит», – дигән әйбер өстемдә басып торган кебек. Миңа бик күп язалар, бик күп сорыйлар – яңа китабың кайчан чыга да, кайчан чыга, диләр. Халык сорагач, язмый да булмый…

– Сезне бөтенләй татар китаплары белән кызыксынмаган яшүсмерләр дә укый…

– Әйе, аның хакында да беләм. Югары класста укучы балалар белән очрашулар вакытында еш бирә торган бер сораулары да бар: «Зифа апа, ничек алай була инде ул, сезнең китапларыгызда табигать матур, мәхәббәт шундый чиста һәм саф, хәзер юк бит ул андый матур мәхәббәт», – диләр. Минәйтәм, ничек булмасын, бар ул. Бары тик яшьләрнең көтәргә сабырлыгы җитми. Мин аларга аңлатам: менә чыбык, чыбыкның бөресе генә бар, аның бер матурлыгы да юк. Көтәргә кирәк – ул бит аннан соң яфрак яра, көтәргә кирәк аның чәчәк атканын да, ә аларның сабырлыклары юк. Алар бүген күрделәр, иртәгә ятакка яттылар… Бөрене төбеннән кисеп аткач, анда нәрсә үссен, бернәрсә дә калмый: яфрак ярмый, чәчәк атмый ул. Алар ашыга, әгәр дә тәрбия безнең әниләр заманындагы кебек булса, башкача булыр иде. Элек безнең ирләр хатын кызның беләк очын гына күрсәләр дә, башларын югалта торган булганнар. Кызларның матурлыгын күрәсе килеп, ул заманда ир-ат калтыранган. Ә хәзер яшьләрдә моңа караш башкача: монда барысы да әзер, хыялланыр әйбер юк, эх, мин моны чишендерсәм, әнә бу җирен генә күрсәм иде, дигән әйбер юк хәзер – бөтен нәрсә күз каршында. Яшьләргә ничек аңлатып бетерергә шушы әйберне… Бу хисләрне үтерә, тирән тойгыларга җиткерә алмый. Яшьлек бөредә килеш өзелә менә шушы әйбер аркасында.

– Әлегә кадәр Казан театрлары сезнең әсәрләрегезгә алынырга теләк белдермәде. Моның сәбәбе, сезнеңчә, нидә?

– Казанның үз язучылары күп бит аның…

– Әмма татарда Зифа Кадыйрова дигән исем бар бит…

– Кадыйрова әллә кем түгел инде ул, үземне беркайчан да әллә кем дип санамадым. Үземнән оста язучылар барын да беләм.

– Язучы булу табышлы эшме? Китап чыгару, аны сатудан керем күп каламы?

– Китапның керемен чутлап бармыйм. Аның шактые очрашулар вакытында бүләк итүләргә китә. Аннан соң, китап сатып кергән акчаңнан шунысын да чигерергә кирәк: корректорына, нәшриятына, рәссамына түлисең. Ул китапларны кибетләргә дә үзең таратасың, моның өчен машина йөртүче ялларга, бензинына түләргә туры килә. Менә шушы сатылган китаплар хисабына эшләнә болар барысы да. Минем бит башка керемем юк, 11 мең сум пенсиям генә бар…

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Безнең гәҗит

Запись “Аның кайгысы калмады…”: Зифа Кадыйрова ни өчен китап язуны ташлавын аңлата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зифа Кадыйрова: “Никадәр авыр булса да, Марсельнең үлеменнән соң очрашуларны туктатмадым”
Зифа Кадыйрова 48 яшендә каләмгә үрелә. Тугыз ел эчендә биш китабы дөнья күрде, дүртесе республиканың «Ел китабы» конкурсында җиңде.

Зифа Кадыйрова кичә утырып әсәр язды да бүген популяр булды түгел. Башта аның язганнарын туган-тумачасы, таныш-белеше укып чыга, фатихасын бирә. Шуннан соң Зифа ханым кредит алып, китап бастыра, аларны кибетләргә тарата. Чаллыда яшәүче язучы, алманың пешеп, авызына төшкәнен көтеп ятмый.

«Китап – гаилә бизнесы»

Зифа Кадыйрова 48 яшендә каләмгә үрелә. Тугыз ел эчендә биш китабы дөнья күрде, дүртесе республиканың «Ел китабы» конкурсында җиңде. Профессор булмаса да, күп нәрсәгә үз аңлатмасы бар аның.

Зифа ханым әсәрләренең төп үзенчәлеге шунда: алар укучының күңелен кузгата, елата. Март башында Чаллы дәүләт татар драма театры язучының «Язмыш сынавы» әсәре буенча спектакль куйды. Миңа да аны карарга насыйп булды. Премьерада тамашачы агызган күз яше ничә литрга җыелгандыр… Халык язучыга диварларны тетрәтерлек итеп кул чапты. Баксаң, аның әсәрләре кайбер мәдрәсә-мәктәпләрдә класстан тыш укуга ук кертелгән икән.

— Башкортостанга очрашуга баргач, бер ир-ат күп сораулар бирде. Ахырдан китапханәчеләр әйтте, ул кешенең гаиләсе чак таркалмый калган икән. Ир үзе дә, хатыны да китапханәгә йөргәннәр. Бермәлне аларга минем китапларны тәкъдим иткәннәр. Әсәрләремне укып чыккач, боларның гаиләсе сакланып калган, – дип сөйләде Зифа ханым.

Алты ел эчендә ул 118 очрашу үткәргән. Бүген дә атна саен республикабызның берәр ерак районына сәфәргә чыгып китә. Кызы Регина, эштән китеп, әнисенең машина йөртүчесенә әйләнгән. «Китап чыгару – гаилә бизнесы», – ди язучы. Гадәти сорауларны читкә куеп, Зифа Кадыйровага үзе кебек гадәти булмаган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Ике атна колактан телефон төшмәде

— Зифа ханым, ир-ат булып туган булсагыз, тормыш юлыгызны ничек үткән булыр идегез?

— Төзелеш эшен яратам, зур матур йорт җиткерер идем. Гомер буе ир-ат арасында хезмәт куйгач, өйдәге вак-төяк мәшәкатьләрне яратып бетермим. Миңа нәтиҗәсе күренә торган эш ошый. Шул ук вакытта балаларымның үзем әзерләгән ризыкны ничек ашаганнарын күзәтергә яратам, тәмлеме, нәрсә җитми, дип сорашам.

Ирем Марсельнең үлгәненә өч ел. Эшчеләр яллап, бакчада төзелешне үзем алып барам, нәрсәнедер сүттерәм, кордырам. Никадәр авыр булса да, Марсельнең үлеменнән соң очрашуларны туктатмадым, дөресрәге, шулар белән юандым.

Ирем Гомәр Хәйям шигырьләрен укып, аларны тәрҗемә итә, ике тапкыр укып чыкса, яттан сөйли ала иде, тик язу белән кызыксынмады. Аны үземнән калдырмадым. Очрашуларда үзем арып китсәм, сүз җебен ул эләктереп ала, мәзәк булса да сөйли иде. Марсель киткәннән соң, ике атна колактан телефон төшмәде, һәркем кайгыбызны уртаклашты.

— Балачакта кышын телегезне тимергә тидергәнегез булдымы?

— Нишләп булмасын! Ник шулай эшли торганбыздыр, юкса, ябышасын да, авыртасын да беләбез бит инде. Хәтерлим, биш яшьлек чагымда бер малай олы йозакка телен тидереп, ярты теле ябышып калды. Шәһәр баласы хәзер андый түгел…

Элегрәк өебездә пластинка уйната торган җиһаз бар иде. Кайтып керәсең, өйдә «Маленький Мук» уйный. Улым Руслан белән кызым Регина шулхәтле тату булдылар, беркайчан талашканнарын, сугышканнарын хәтерләмим. Дөресен әйткәндә, безнең аларны карарга да юньләп вакыт булмады. Улым Регинаны нык тәрбияләде.

Берсендә Руслан чана аркасында малайлар белән сугышып киткән. Улым җиңелә башлагач, ике яшьлек Регина «дошманны» ботыннан тешләгән. Шундый горур кыяфәт белән кайтып керделәр болар. Малай: «Әни, Регина ярдәм итмәсә, җиңә алмас идем», – дип, сеңлесе турында сокланып, горуланып сөйләде.

«Ник мәхәббәт китапларыгыздагы кебек матур түгел?»

— Дөньяда бөтен кеше җитеш тормышта яшәп, мохтаҗлык кичермәсә, нәрсә булыр иде икән? Сезнең дә акчага интеккән чакларыгыз булдымы?

— Мин байлыктан куркам. Кеше сине аерып карый башлый, элеккеге мөнәсәбәтләр үзгәрә, тормышның күпмедер дәрәҗәдә кызыгы да югала торгандыр. Алга барырга нәкъ менә җитешсезлекләр этәргеч ясый бит. Без хәзер эшләмичә генә ашап ятарга өйрәнеп киттек, ә күпме чир шуннан килеп чыга.

Элек тирләп-пешеп төзелештә эшләгән чакларымны сагынам. Кайткач, «пятачок»ка барып, бушлай күңел ачып кайта идек. Хәзер яшьләр акчасыз беркая бара алмый, урамда җитәкләшеп кенә дә йөрмиләр. Бүген көне буе эшләгән акчаң кафеда утырырга да җитми. Безнең заманда хисләр өстенлек итте, ә хәзер бөтен нәрсә акчага корылган.

Мәктәп укучылары, студентлар белән очрашканда: «Зифа апа, ни өчен хәзер мәхәббәт тә, табигать тә сезнең китапларыгыздагы кебек матур түгел?» – дип сорыйлар. Кеше табигать белән аралашмый, сәбәбе шунда. Шәһәр урамнарында йөреп, чит илләргә чыгып, дөньяны матур сурәт сыман күреп кайту гына җитми. Табигать белән аралашкан кешедә генә эмоцияләр була. Кем белә, бәлки, мин шундый юләрдер…

Балачакта тамак көне буена бер телем ипи белән дә туя иде. Тауларга чыгып китсәң, табигатьнең нигъмәтләре белән туенып кайтасың. Безнең өчен ашау иң мөһиме булмады, ә хәзер ул беренче урынга чыкты.

Дүрт ел элек Регина Марсель белән мине кинога җибәрде. Халык чиләк-чиләк попкорн, шешә-шешә «Кока-кола» күтәреп керә. Яныңа утырып, готыр-готыр килеп чәйнәп, киноның буеннан-буена ашап утыралар. Ә фильм тагын да катырак кычкыра. Без яшь чакта киноны алай карамый идек, кулдан тотышып, арткы рәттә үбешеп утыра идек.

Бәләкәй чакта бөтен гаиләбез белән эшләдек, өстәлдә – каймак, бәрәңге, сөт һәм ипи – сәламәт ризыклар тора иде. Акчага интеккән, хәтта ашарга беткән чакларым күп булды. Кулым бераз эшкә өйрәнгәч, шабашкаларга йөрдем. Эштән кайтам да ремонт ясарга китә идем.

Кайбер ирләр, эш эзлисе урынга, урамда хөкүмәтне сүгеп утыра. Бу күренеш шулхәтле ачуымны китерә. Элеккеге сыман, профсоюз килеп, хәлеңне белми шул. Безнең заманда эштән китәм, дип куркыта идек… Китаплар чыгара башлагач та, өч ел шабашкага йөрдем.

— Министр вазыйфасын тәкъдим итсәләр, кайсы министрлыкны сайлар идегез?

— Китаплар тарату белән шөгыльләнер идем, ләкин министр буласым килми. Себер якларына чыгасым, Мәскәүне яулыйсым килә. Тотынсам, башкарып та чыга алыр идем. Тик Татарстан белән Башкортостанны да тәэмин итеп өлгерә алмыйм әле. Белмәгән эшкә тотынып булмый, ә мин китап тарату өлкәсен күпмедер дәрәҗәдә аңлый башладым. Бөтен нәрсәне техника түгел, кеше уйлап тапкан, шуңа күрә, башыңны эшләтсәң, әллә ниләр уйлап табарга була.

Дөнья көтүче ирләр сирәк

— Нинди ирләрне һәм хатын-кызларны җенегез сөйми?

— Мескенләнеп, елап утырганнарны. Хәзер хатын-кызлар ирләрдән көчлерәк. Алар ирне дә, баланы да, гаилә эшләрен дә тартып бара. Хатын-кызлар рульгә утырып бетте. Дилбегә кем кулында, шул идарә итә дә инде. Дөнья көтүче ирләр сирәгәйгәннән-сирәгәя.

Төптән уйлаганда, хатын-кыз ирен күтәрергә тиеш. Хатын-кыз тәрбияләгән бала чын ир була аламы? Әти тәрбиясендә үскән бала икенче төрле була бит. Хатын-кыз кызгана, шул ук вакытта идарә дә итә, ир бала хатын-кызның шул командасына буйсынып үсә.

Көчле ир-атны нинди генә хатын-кыз яратмас икән? Көчсезләр белән яшәү кызык түгел. Икенче яктан караганда, ирләрне үзебез көчсезләндереп бетерәбез дә соңыннан алар белән горурланмыйбыз да, сокланмыйбыз да.

Марсель балаларыбызны бик яратты. 30 яшькә җитеп килгән малайны кочаклап, сөеп, битеннән үбә иде. Ачуы килсә, тиргәп тә алырга мөмкин. Марсельне соңгы көненә чаклы үземә тиң итеп йөртергә тырыштым. Син – өстен, мин – түбән, дип кимсенеп яшәмәде. Әсәрнең бер өлешен язсам, «әтисе, укып, фикереңне әйт әле» дия идем. Иҗат мәсьәләсендә гаиләң сине аңламаса, икеңнең бере куәтләп тормаса, кеше үсә алмый. Ә ирем: «Карале, шаккатам сиңа! Каян аласың син моны», – дип гел куәтләп торды мине.

— Зифа ханым, ничек уйлыйсыз, хатын-кыз чалбар киеп йөрергә тиешме, юкмы?

— Классик чалбар ярый әле, аларны мин дә киям. Әмма хәзер кайбер хатын-кызлар концертларда сәхнәгә чәчәк чыгарырга сыланып торган трикодан менә, һәр буыны күренеп тора. Оялудан сискәнеп, карашымны читкә алам. Матур гәүдәле яшьләр кисә бер хәл, ә монда – иллегә җиткән хатыннар… Гайрәт чигә.

Концерт-спектакльләр – кешенең үз матурлыгын күрсәтә торган урын. Андый җәмәгать урыннарына бару бәйрәм булырга тиеш. Тамашачының гына түгел, артистларның да зәвыгы юк, сәхнәгә футболка киеп чыгудан да тартынып тормыйлар.

Урманчы хатыны булырга хыялландым

— Беркайчан да беркайчан, димә, диләр. Сезнең бу гыйбарәне кулланганыгыз бармы?

— Яшь чакта кызулык белән, бәлки, әйтелгәндер дә. Олыгая төшкәч, өздереп әйтергә ярамаганын аңлыйсың. Мин һәрвакыт аңлашу, диалог кору ягында. Сабыр кешемен. Берәрсен, ул тегеләй иткән, болай иткән, дип сөйлибез, чәйнибез. Әмма, мин шул кеше урынында булсам, нишләр идем, дип үзеңә сорау бирсәң, дөрес җавапны таба да алмыйсың. Үземә һәрвакыт шул сорауны бирәм. Бу инануга кырык яшькә җиткәнче килдем.

— Җиде кат үлчә, бер кат кис, диләр. Ә сез ничә тапкыр үлчәп кисәсез?

— Бер әйберне алырга кибеткә биш тапкыр да бара алам. Ләкин киемне киеп карап, минеке түгеллеге ачыклангач, юкка хыяллангамын икән, дим. Уйламыйча киселгән чаклар яшьлектә булгандыр, беребез дә хатадан хали түгел. Синең дөрес карар кабул итүең Ходай Тәгаләдән торамы икән…

Ирем башта кисә, аннары гына уйлый иде. Шуның аракасында кайвакыт, ник башта үлмәчәдең, дип пыр тузыша идек. Ике таш бер-берсенә ышкылгач кына туры килгән сыман, гаиләдәге ике кеше дә яши-яши яраклаша.

— Филологик белем алып, язучылар арасына яшьли килеп эләккән булсагыз, нинди иҗатчы булыр идегез?

— Кешенең мөмкинлекләре чиксез, яза-яза шуны аңладым. Фикер тупланып бетмичә, язарга тотынмыйм. Хәзер минем чор, тик артымнан тагын кемдер килә, үкчәңә басып килгәннәренә һәрвакыт әзер булырга кирәк. Шулай булмаса, бу дөнья алга бармас иде.

Яшь чакта ук яза башласам, рәтле әйбер иҗат итмәс идем. Ул вакытта тәҗрибә булмаган, ә хәзер әйтер сүзем җыелган. Язучыларның кайсысы тарих, кайсы башка өлкә белән шөгыльләнә, ә мин менә гаилә темасына язам, шуңа гына көчем җитә. Яхшы кешеләр, зирәк җитәкчеләр кайда тәрбия ала? Әлбәттә, гаиләдә. Гаилә кодексының бер камил үрнәге дә юк. Берәр хәл килеп чыкса, син аны бер төрле, мин икенче төрле кабул итәм, кемнең хаклырак икәнен алдан белеп булмый.

— Кечкенә Зифа балачакта нәрсә турында хыялланды икән?

— Бәләкәй чагымны әйбәт хәтерлим. Ап-ак башлы, бөдрә чәчле идем. Кофта, кара сарафан кидереп, әнием мине яшь ярымлык чагымда балалар бакчасына алып барган. Ә мин капка астыннан чыкканмын да кайтып киткәнмен. Юлны белмим. Телем иртә ачылган иде. Фәхрислам бабайны очратып, аны танып алганмын.

«Сәхрислам бабай, безнең өй кайсы якта?» – дип сораганмын. «Әстәгъфирулла, син кем баласы?» – дип гаҗәпләнгән ул. Балалар кечкенә чакта «р» хәрефен әйтә белми, ә мин «ф»ны әйтә алмаганмын. Исемең ничек, дип сорасалар, «Зиа» дигәнмен. Әни сөйләве буенча, алар төшке ашка өйгә кайткач, мин фундамент өстенә җәелгән кулъяулыкта йоклап утырганмын.

Урманчы хатыны булырга хыяллана идем. Җиләккә йөрергә бик яратам, кайда нәрсә үсә – бөтен нәрсәгә сокланам, ничек миннән ботаник чыкмагандыр. Нишләп миңа берәр урманчы өйләнмәде икән, дия торган идем. Күңелемдә шул вакыттан бирле нидер кайный иде. Язучылык үз вакытын көткән булган, күрәсең…

Фотолар: Зифа Кадыйрова архивыннан.

http://protatarstan.ru/

Запись Зифа Кадыйрова: “Никадәр авыр булса да, Марсельнең үлеменнән соң очрашуларны туктатмадым” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..