Укучылар, укытучыларны «куркыныч» яулыкны салдыртырга хөкүмәтнең хакы бармы? [җан авазы]

Беренче февральдә Халыкара хиҗап көне билгеләп үтелде. Русиядә дә үтте ул. Башка елларда «яулыкны ничек матур итеп бәйләргә» форматындагы мастер-класслар рәвешендә уза торган чара быел башка төсмер алды. Җан авазы төсмерен. //Безнең гәҗит//

Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбендә хиҗапка игълан ителгән сугыш һаман тынмый. Киресенчә, җәелә генә бара. Гыйнвар ахырында, Ульян өлкәсе мәктәпләрендә дә мөслимә укытучыларга яулыкларын салырга кушылган, дигән хәбәр таралды. Өлкәнең мәгариф министрлыгы 2014нче елда ук «укучы кызлар мәктәпкә яулыктан йөрмәскә тиеш» дигән карар чыгарган булган инде, ә хәзер бу кагыйдәгә укытучыларны да буйсындырмакчылар. Тагын кайсы төбәк Мордовия үрнәгенә иярер, дип, көн дә шомланып көтәбез хәзер.

Беренче февраль көнне, инде әйтелгәнчә, кызлар җан авазларын ишеттерергә теләде. Казандагы Русия Ислам институтында укучы мөслимәләр «Без хиҗапны яратабыз» дигән акция уздырды. Аларга башка уку йортларында укучы студент кызлар да теләктәшлек белдерде. Хәтта көндәлек тормышта яулыктан йөрмәүче кызлар да бу көнне урамга чәчләрен каплап чыкты. Интернетта яулык бәйләп төшкән фотолар флешмобы оештырылды. «Куркыныч» яулыкка игълан ителгән «сугыш»та бу чаралар ярдәмендә генә җиңеп булмый, әлбәттә. Тик аларның да файдасы юк түгел: кызлар үзләренең хокукларын яклап көрәшергә әзер булуларын күрсәтте.

БЕРЕНЧЕ КӨРӘШ

«Хиҗап» дигән сүз яңарак кына кулланылышка керде бит әле. Бездә, татарларда, яулык инде ул. Чәчне, колакларны, муенны капларлык итеп бәйләнә торган гап-гади яулык. Менә шул бичара яулыкка каршы көрәш бара инде.

Яңа гасыр тарихында яулыкка бәйле көрәш 2001нче елларда ук башланган иде. Нәкъ менә шул елны бер төркем мөслимә Русия паспортына яулык япкан килеш фотога төшәргә рөхсәт бирүләрен даулап йөри башлады. Бу хәрәкәтнең башында Казаннан Әлмирә Әдиятуллина һәм Түбән Камадан Гөлнур Нуриева (хәзер вафат инде) торды. «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе булган Әлмирә ханым белән очрашып, унбиш ел элек булган вакыйгаларны тагын бер тапкыр хәтердә яңарттык.

Очрашуга бер кап кәгазь тотып килде ул. Әлеге көрәшне матбугат чараларында яктырткан журналистларның визиткалары, мәкаләләре икән. «Америка – язды, Германия – язды, Англия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Япония, Польша – яздылар», – дип санап китте Әлмирә ханым. Барысы да диярлек татар мөслимәләренең көрәшкә күтәрелүен аңлап, хуплап язып чыккан. Кәгазьләре арасында кадерләп саклый торган тагын бер документы бар Әлмирә Әдиятуллинаның. «Мин ул вакытта Татарстан Диния нәзарәте беренче мөфтиенең пресс-атташесы идем. Шуның таныклыгы бу, 1997нче елда бирелгән», – дип аңлатты. Таныклыкка Әлмирә ханымның яулыклы фотосы ябыштырылган. Тик яулыгы муенын капламый, шуңа күрә муенлы кофта кияргә мәҗбүр булган. «Ул вакытта документка фотога төшәргә баргач, яулык муенны капларга тиеш түгел, диләр, күп җирдә бөтенләй яулык белән төшермиләр иде», – дип ачыклык кертә Әлмирә ханым.

2001нче ел. Күпчелек мөслимәнең паспортын алыштырыр вакыты җиткән. Коръән кушканча («Нур» сүрәсенең 31нче аятендә мөслимәләргә ничек киенергә кирәклеге тәфсилләп язылган. – Авт.), башларына яулык бәйләп төшәргә телиләр – төшермиләр, паспорт өстәлендә кабул итмиләр. Шуннан соң 30 хатын-кыз җыелышып, Казанның Вахитов районы судына гариза язалар. РФ Конституциясенең 28нче маддәсе һәр кешегә дин иреге вәгъдә итә – монысы бер. БМО документлары арасында «хәтта бер ил икенче илне басып алган очракта да, басып алучы басып алынган илдәге хатын-кызларның яулыгын салдырырга хокуклы түгел» диелгәне бар – монысы ике. Шушыларны дәлил итеп яза алар гаризаларында. «Тик гаризаларыбызны кире кайтардылар. Нишлисез сез, Русия Федерациясенә каршы барасыз бит, диделәр», – дип искә ала Әлмирә ханым.

Казан хатын-кызларының – өч, Түбән Камалыларның өч суды үтә әлеге мәсьәлә буенча. Барысы да мөслимәләрнең мөрәҗәгатен кире кага. Татарстан Югары суды – шулай ук. Аннары Русия Федерациясе Югары судына мөрәҗәгать итәләр, ул да мөслимәләрне якламый. Соңгы этап кала – Конституция суды. Анысында да уңай җавап ишетмәсәләр, мөслимәләр Европаның кеше хокуклары буенча судына мөрәҗәгать итәргә әзер була. «Аллаһының рәхмәте белән, монда мәсьәлә безнең файдага хәл ителде бит! Ул вакытта РФ Эчке эшләр министры булган Борис Грызлов 2003нче елның 31нче маенда приказ чыгарды: моңарчы булган судларның карарларын юкка чыгарырга, паспортка яулыктан фотога төшәргә рөхсәт бирергә. Бу вакытта байтак мөслимәләр паспорт алган иде инде, 50 сумнарын түләп, яңадан паспортларын алыштырдылар», – дип сөйли Әлмирә ханым. Шулай итеп, бөтен Русия мөслимәләренә юл ачкан татар хатын-кызлары.

Әлмирә ханым Мордовия мөслимәләрен тынычлыкта калдыруны сорап та бик күп җиргә язган. «Ул хатыннарның яулыгын салдыру – кулга шырпы алу дигән сүз ул. Диннәр һәм милләтләр арасындагы дуслыкка ут төртү дигән сүз», – дип уйлый Әлмирә Әдиятуллина.

ИКЕНЧЕ КӨРӘШ

Мөслимәләрдән соң, Ерак Көнчыгыштагы Биробиджан шәһәрендә яшәүче христиан дине вәкиле Валентина Иванова да судларга йөри башлады. Миңа да яулыктан фотога төшәргә рөхсәт бирегез, дип! Шәһәр хакимияте: «Яулык ябып төшү мөслимәләргә генә рөхсәт ителә», – дип әйтеп караган иде, Валентина Иванова аларны тиз җиңде: «Грызлов приказында «дин таләп иткән очракта яулык ябып фотога төшү рөхсәт ителә» диелгән. Минем динемдә дә «хатын-кызның башы каплаулы» булырга тиеш диелгән. Тик мин, комсомолкалар кебек, яулыкны артка бәйләп түгел, тиешенчә – колакларым, муенымны каплый торган итеп – бәйләп төшәргә телим», – диде ул. Рөхсәт бирделәр!

Яулыклы кызларга карата тискәре мөнәсәбәт чаткылары булып торды, әлбәттә. Тик чираттагы шундый чаткы, дөртләп китеп, ялкынга ук әйләнде: 2012нче елда Ставрополь краенда укучы кызларның мәктәпкә яулыктан килмәү мәсьәләсе кузгатылды. Ул арада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы «Мәгариф турында»гы канунга үзгәреш кертеп куйды: мәктәпләрдә бердәм форма булдырырга, аның нинди буласын мәктәп җитәкчелеге үзе хәл итә. Ставрополь крае мәгариф идарәсе шуны корал итеп алды да инде: форманы үзебез сайлыйбызмы, димәк, берегездә дә яулык булмасын!

Ставропольдән эстафетаны Мордовия алды. Республикада 2014нче елдан бирле судлар тынып тормый. Яулыклы кызлар белән көрәшәләр…

Алай еракка барып йөрисе дә юк, үзебезнең Татарстанда да «куркыныч» яулыкка каршы көрәш игълан итүчеләр булды бит әле. 2012нче елда Казан медицина көллиятендә укучы кызлар: «Безгә көллияттә яулыкны салырга, озын итәк урынына чалбар кияргә куштылар», – дигән хәбәр белән чыкты. Тик көллият җитәкчелеге тиз чигенде: «Без берәүгә дә яулыгын салырга кушмадык. Кара яки чәчәкле-чуклы яулык урынына агын бәйләргә генә киңәш иттек. Больницаларга эшкә барганда санитар-гигиена таләпләре шулай куша. Җирдән өстерәлә торган озын итәк урынына бераз кыскарагын яки чалбар кияргә киңәш иттек – шул гына. Студентлар безне дөрес аңламаган, күрәсең», – дип җавап тотты ул вакытта көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Хәтимә Шәрәфуллина матбугат вәкилләре каршында.

Хәзер көллияттә хәлләр ничек икән – шуны белергә теләп, уку йортына шалтыраттык. Хәтимә Шәрәфуллина эшеннән киткән икән, аның урынына директор урынбасары вазифасына алынган Гөлнара Гыйләҗева белән сөйләштек. «Мин әле монда озак эшләмим, тик эшләү дәверемдә укучыларның яулык ябу-япмау мәсьәләсе кузгатылганы булмады. Ак төстәге яулык ябу рөхсәт ителә. Озын итәк тә кияләр, больницаларга барганда гына чалбар кияргә кушабыз», – диде ул.

ӨЧЕНЧЕ КӨРӘШ

Бүген яулык белән көрәш Мордовиядә, татарлар аз яшәгән башка төбәкләрдә бара. Тик көннәрдән бер көнне Татарстан мәктәпләрендә дә әлеге мәсьәлә күтәрелмәс дип ышанып әйтеп булмый – безнең сүзләр түгел бу, Татарстан мөслимәләренең сүзләре…

Динне дә, тарихны да, гореф-гадәтләрне дә читкә куеп торып, «белем бирү йортларында хиҗап кияргә ярамый» диючеләрне гади мантыйк ярдәмендә генә аңларга тырышып карыйсы килә. Аларның иң беренче һәм иң төп аргументы – «без бит дөньяви дәүләттә яшибез». Әйе, үзең теләгән динне тотарга рөхсәт итә торган дөньяви дәүләттә. Шул ук вакытта мәктәпләребездә дин нигезләре дәресләре укытыла, кайбер төбәкләрдә бу фәнне укыту өчен чиркәүдән руханилар чакыралар. Яулык япканга карап, кыз бала мәктәптә бары шул ук математика, инглиз теле, физкультура, җәмгыять белеме дәресен укый бит инде, парта астында дисбе дә тартып утырмый, дәрес сөйлисе урынга Коръән аятьләрен дә сөйләми.

Мордовия Иҗтимагый палатасы рәистәше Валерий Юрченковның Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка юллаган хатында: «Республика мәктәпләрендә дөньяви һәм эшлекле дресс-код кертү – төбәктә радикал идеология агымы таралмасын өчен башкарыла торган гамәлләрнең бер өлеше генә», – диелгән. Укучы баланың яулыгын йолкып алып көрәшәләр микәнни радикал агымнар белән?

Яулык Русиянең бөтенлегенә һәм куркынычсызлыгына зыян китерә, диләр. Гади бер тукыма кисәге түгел, башка нәрсәләр – илдәге кайбер акылсыз законнар, халыкара дәрәҗәдәге кайбер вакыйгаларга кирәксә-кирәкмәсә «борыныбызны тыгу», кибеттәге бәяләр, түрәләрнең башбаштаклыгы, хокук саклау системасындагы гаделсезлекләр, спиртлы эчемлекләр, наркомания какшата ул илнең бөтенлеген, диясе килә кайбер әфәнделәргә. Әйтүдән мәгънә булмас – бары ишетмәсләр. Үгезнең күзләре кызыл чүпрәк күргәндә кызарган шикелле, «куркыныч» яулык күргән мәлләре бит әле.

Мәктәпләрдә бердәм форма булырга тиеш, диләр. Мәктәп формасы малайларга – ак күлмәк белән кара чалбар, ә кызларга ак күлмәк белән кара итәк (яисә көрән күлмәк белән ак алъяпкыч) киюне күздә тотарга тиештер. Ак төстәге яулык шушы бердәм форманы бозамыни? Инде бөтенләй дә бердәм булсын дисәң… балаларның чәчләрен дә бер үк төсле итеп кыркырга кирәк! Малаеныкын да, кызыныкын да – ничу монда аерылып торырга! Аннары уку бинасы тышында эленеп торган «мәктәп» дигән сүзне «армия» дигәненә алыштырасы гына кала инде.

Инде килеп, мәктәптә яулык ябып йөрү уку процессына комачаулый, диләр. Аларча фикер йөртсәң, кайбер белем бирү йортларына килеп кергәч, карале, монда уку процессы әлегәчә ничек җимерелми түзә икән соң, дип уйларга кирәк инде алайса. Бер укучы бала джинсыдан йөри – тез турылары тишкәләнеп беткән, әзрәк бөгелсә, гафу итегез, арт саны күренә торган «модный» джинсыдан. Икенчесе борынына алка таккан. Өченчесе лач-лоч сагыз чәйни һәм шатыр-шотыр сүгенә. Дүртенчесе чәчен зәңгәр төскә буятып килгән, җитмәсә, колагына цирк артистлары әйләндерә торган кыршау хәтле алка таккан… Боларына күз йөгертеп кенә узабыз да, яулык япкан берничә кызны күрәбез. Әлбәттә, иң куркынычы яулыклылары бит!

Мордовия мәктәпләрендә дә, укучы балаларга яулыкны тыйганда: «Бернәрсә дә баланың игътибарын укудан читкә юнәлтмәскә тиеш», – дип аңлатканнар иде. Бала фәкать уку турында гына уйласын дисәң, республикада интернетны өзеп куярга, өйләрдә бала барында телевизор карамаска, радио кабызмаска, балага телефон бирмәскә, дигән карарлар кабул итәргә, малайлар белән кызларны аерым мәктәпләргә бүләргә, бу карарларның үтәлешен тикшереп тору өчен сакчылар билгеләргә кирәк иде. Ә боларныкы каш ясыйм дип күз чыгару килеп чыкты. Бала укудан башка нәрсә турында уйламасын дигәннәр иде, тик яулык япкан укытучыларын мәктәптән куганда, үзләренә дә, яулыкны салыгыз, дип гел тукып торганда, әти-әниләре судларга кадәр барып җиткәндә баланың укуда гаме була аламы соң?..

Фәнзилә МОСТАФИНА

Бәйле