Челәбедә ата кеше ялгыш кызларына кайнап торган су коя, нәтиҗәдә бер кыз җан бирә [булган хәл]

Әлеге коточкыч хәл гыйнвар аенда булса да, хәзерге вакытка кадәр күп кешеләрне шаккатыра. Баласы булган кешеләр, гомумән, әлеге хәбәрне тыныч кына кабул итә алмыйдыр //Tatar Today//.

 Telefakt.ru хәбәр иткәнчә, фаҗига 28 гыйнвар көнне Челәбедә була.  2 һәм 5 яшьлек ике кыз бала әниләре белән яшәсәләр дә, бу көнне әтиләрендә кунакта була. Бәлкем шуңадыр да, уйнап арыгач балалар идәндә үк йоклап китә. Күрәсең ата кеше дә аларны күчереп яткырырга уйламый. Шулай, йоклаган сабыйлар яныннан үткәндә, ир-атның кулыннан кайнар су салынган кәстрүл төшеп китә. 

Сабыйлар көчле тән җәрәхатләре ала, икесе дә ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла. Кызганыч, бер кызчык җан бирә. Ир-атка каршы ике җинаять эше ачылган, хәзерге вакытка кадәр тикшерү эшләре алып барыла.

 

Бәйле