Корбан гаете уңаеннан ничә көн ял итәбез?

-- Чулпан

Татарстан халкы Корбан бәйрәме нисбәтле өстәмә ике көн ял итә алачак, — дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. //Татар — Ислам//

Ял көннәре булып 30 август һәм 1 сентябрь саналачак. 2 һәм 3 сентябрь шимбә һәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял көннәре 3 көн дәвам итәчәк.

Бәйрәм алдыннан килә торган 29 һәм 31 август көннәрендә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.Бу РФнең хезмәткә кагылышлы законнары буенча эшләнә.

Бәйле