ТНВ алып баручысы Зөлфәт Зиннуровка операция ясала

12 февраль төнлә Казан хастаханәләренең берсендә «Яңа гасыр» телеканалында «Башваткыч» тапшыруы алып баручысы, шоумен Зөлфәт Зиннуровка операция ясыйлар.

Безгә килгән хәбәр буенча, хәзер хәле яхшы, шәфкать туташлары аңа зур игътибар бирә. Тормыш иптәше Гөлназ да аның янәшәсендә. Алып баручыга операцияне сукыр эчәгенә ясыйлар. Зөлфәт Зиннуровка Аллаһ тәгалә шифа бирсен, тизрәк терелсен дип телик!

Бәйле