Казан мэры Илсур Метшин улын кайда өйләндерә ?

Татар тудей үз чыганаклары аша шушы көннәрдә Казанның «Ярдәм» мәчетендә башкала мэры Илсур Метшинның өлкән улы Тимурның никахы үтүен белде. Илсур әфәнде дүрт бала әтисе, ул хатыны Гөлнара ханым белән өч ул бер кыз үстерәләр. 

Тимур Метшин

Тимур Метши

Әлеге VIP гаилә бәйрәме матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә телгә алынмады, шау-шуларсыз узды. Никахка алып баручы эзләгәндә дә тыйнак, итәгатьле, татарча-русча белгән, татар-мөселман никахының тәртибен, гореф-гадәтләрне сөйләп аңлата алган тамада эзлиләр. Мәҗлесне өлкән Метшиннар үзләре әйдәп бара, алып баручы өстәмә ярдәм буларак кына бара. Алай да VIP никахтан берничә фото таба алдык.
Яңа туган Тимур Метшиннар гаиләсенә Аллаһ тәгалә хәерле, бәхетле гомер бирсен!

Илсур Метшинның әтисе Рәис Метшин
Илсур Метшин улының никахында "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов белән
Тимур Метшин

 

Тимур кайчандыр «Мураками» төркеме белән клипта да төшкән иде.

 

Бәйле