Узган елның 10 декабрендә без, Русиядә яшәүчеләр, 2015 елның иң шәп әдәби әсәре белән таныштык – тумышы белән казанлы, исем-фамилиясе белән татар Гүзәл Яхина иҗат иткән «Зулейха открывает глаза» романы илдәге иң мәртәбәле әдәби вакыйгалардан саналган «Большая книга» бәйгесендә беренче премиягә лаек булды.

Урыс бәйгесендә татар исем-фамилияле авторның җиңү яулавы татар дөньясын кинәт сискәндереп җибәрде: татарларның бер өлеше бу вакыйганы дәррәү алкышлады – менә бит, янәсе, татар авторын урыслар да югары бәяләде! Димәк, чыннан да шәп! Китте мәдхияләр, мактаулар, бүләкләр, «Ел хатын-кызы» премиясен бирүләр… Кыскасы, Гүзәл Яхина белән мәш килеп, аны әллә-нинди югарылыкларга чөйделәр. Берочтан татар язучыларына да эләкте – ничә ел җир йөзендә яшәп тә, Гүзәл Яхина дәрәҗәсендә бер китап та яза алмаганнар, янәсе.

Әсәр тирәсендә PR күбәепме-күбәя бара, китап бүген котычкыч тиражлар белән ил буйлап тарала. Әлегә ул урыс телендә генә басылган, ә тиздән тагын 16 телгә тәрҗемә ителеп, 24 илдә сатуга куелачак. Бу да күпчелек татарлар тарафыннан зур җиңү итеп кабул ителә – кайсы татар китабының шундый уңыш казанганы бар әле!

Мин бу активлыкка шаккатам. Соклануларын яшерә алмаган милләттәшләр, сезгә соравым бар – сез бу китапны укыдыгызмы соң, әллә «Большая книга» бәйгесен оештыручыларга, китапны мактаучы башка халык вәкилләренә ияреп кенә фикер йөртәсезме? Бу әсәр бит аз гына булса да милли үзаңы, милли горурлыгы булган кешегә берничек тә ошарга тиеш түгел кебек!

Шәхсән миндә әсәрне укып чыгуга ук: «Моны кеше укымаса ярар иде», дигән уй туды, чөнки әсәрдә сурәтләнгән күренешләр, вакыйгалар, кайбер геройлар татарларны үтә дә кыргый итеп таныта. Бу хакта рецензияләрдә дә әйтелде, мин хәзер кабатланып тормыйм. Кызыксынучылар галим Миләүшә Хабетдинова, журналист Руслан Айсин, язучы Рабит Батулланың рецензияләрен табып укый ала. Мин алардагы фикерләр белән күп очракта килештем.

Роман тирәсендәге күпсанлы бәхәсләрнең иң куәтлесе әсәрдә татар халкын, аның традицияләрен, аерым вәкилләрен сурәтләү хакында бара. Гүзәл Яхинаның моңа үз җавабы бар. Дөресрәге, аның җаваплары берничә, ягъни җыелган аудиториягә карап үзгәрә торган.

Казанда үткән очрашуларның берсендә ул: «Минем роман башта милли кебек күренә. Ләкин мин романны милли яссылыктан милли булмаган яссылыкка күчерергә теләдем. Яшәү белән үлем көрәшкәндә милләт ул кадәрле мөһим түгел икәнен күрсәтәсем килде», диде. Роман милләт турында түгел, аерым бер кеше турында, имеш.

Мәскәүдә «Культура» каналына биргән интервьюсында исә Яхина болай дип сөйли: «Мин Зөләйханы аңлауларын һәм кабул итүләрен теләдем. Шуңа да мин татар хатыны турында нәрсә беләм – барысын да героема салырга тырыштым. Татар авылындагы тормыш бит йөз ел элек булган тормыштан әле күптән түгел генә аерыла башлады, шуңа да авыл турында язганда мин аны бик яхшы күз алдына китердем. Мин күп вакытымны Казан янәшәсендә, әби-бабай йортында үткәрдем бит. Ул авыл йорты иде, көнкүреш тә авылча булды. Без анда бөтен татар гореф-гадәтләрен үтәп яшәдек. Нәкъ менә шунда мин романда сурәтләнгән бөтен әйберләрне өйрәндем дә инде».

Шуннан соң Гүзәл, татарларны мәҗүсилеккә күмеп, йорт һәм мунча ияләре турында тәфсилләп-тәмләп сөйләп ала, әйтерсең, алар бүген дә һәр татар йорты саен бар: «Татар ияләре алар бик явыз түгел. Аларны юмаларга, ашатырга кирәк. Бөтенләй зыянсызлары да бар, мәсәлән, Бичура. Аңа ботка калдыкларын бирсәң, бәхет өчен шул җитә үзенә. Мунчада да Бичура бар, ул ләүкә астында яши, чикләвек ашый».

Интервью алучы журналист исә, кызыксыну тулы күзләрен Гүзәлгә төбәп, бу гаҗәеп хикәяне тыңлый. Культура каналын караучыларга да бу мавыктыргыч хикәя нык ошагандыр дип уйлыйм – бигрәк экзотика икән бит татар тормышы.

Шулай итеп, Гүзәл Яхина ил халкы алдында татар тормышы эксперты буларак чыгыш ясый – федераль каналда әкиятләр сөйләп, барысын да таң калдыра. Һәм берочтан уңыш казана, китабын популярлаштыра.

Әсәрнең “Большая книга” бәйгесенә нинди аннотация белән килеп керүен дә күрегез: “Гузель Яхина. Зулейха открывает глаза. Издательство Елены Шубиной. 2015. Не совсем обычная для современной словесности героиня – Зулейха – появляется и в дебютном романе Гузель Яхиной. Хотя неуклюжее название книги и напоминает заголовки советских газет, типа Африка сбрасывает колониальные цепи, но в целом оно точно отражает сюжет романа: забитая татарская крестьянка обретает свободу, причем в самом неподходящем для этого месте – в сталинском лагере.

Зөләйханың татарлыгын җуя-җуя азатлыкка ​ирешүен исә әсәрне укучылар белә булыр.

Ә хәзер әйдәгез фаразлап карыйк. Бу әсәр 24 ил буйлап таралганнан соң дөнья халкында безнең милләт турында ниндирәк фикер туар икән?

Фаразларлык җирлек бар инде. Яхина романы рус телендә киң таралып өлгерде, укучылар бик теләп аның турында интернет-форумнарда фикер алыша. Мәсәлән, китап сөючеләр гапләшә торган иң зур форумнарының берсе — LiveLibта фикерләрнең шактый өлеше татар тозагында яшәгән мескен хатынны җәлләү белән сугарылган.

«Тәмуг. Хатын-кыз һәм кеше — тоташ, туктамый торган җәһәннәмдә. Табалы җеннәр түгел бу, ә татар хатынының гап-гади тормышы». (Lizchen. 21 май 2015)

«Татар хатыны бай, тырыш крестьянда кияүдә булганда, изелеп, сүз әйтергә куркып яши. Үзен булдыксызга тиңли. Кайнанасы аннан бертуктаусыз гаеп эзли, ире күрмәмешкә салыша, күрсә дә рәхәттә яшәтми. Балаларын саклый алмаган. Хатын-кызмы инде бу? Әллә-нәрсә шунда! Совет власте булмаса, кулакларның малын таратмасалар, Зөләйха үзенең сандыгы өстендә, кайнанасының үкчәсе астында яшәр иде. Ә бәлки авыр тормыштан җан да бирер иде. Бер михнәтнең бер рәхәте диләр бит». (littelworm, 29 июнь 2015).

«Гүзәл Яхина булдырды! 30-нчы еллар турында дөреслекне яза алды — кулаклар турында, татар гаиләсендәге тәртипләр турында, кызыл урдачылар турында, явызлык, хөсетлек, репрессияләр, авыр шартлар турында. Берәүләрнең дөньясының җимерелүе, ә берәүләрнең шикләренең таралуы турында». (grebenka, 18 ноябрь 2015). Һәм башкалар.

Гүзәл Яхинаны татар язучысы дип күтәреп алучылар, сез нәрсәгә куанасыз соң – аңламыйм! Роман төрле телләрдә таралачак – бу инде хәл ителгән. Тик без моңа куанырга тиешме? Мин безнең милләт вәкилләренең бик актив рәвештә «Зулейха открывает глаза» әсәрен (минем аның атамасын хәтта татарча да язасым килми) күкләргә чөюләренә аптырыйм. Чын татар китабына, милләтен сөйгән авторларыбызга, аларның әсәрләренә күрсәтәсе кадер-хөрмәтне чынында һич моңа лаек булмаган әсәргә бүләк итеп, татар халкы үзенә нинди файда табар – белмим.

Дөнья әдәбиятыннан бер мисал китерәсем килә. «Зулейха открывает глаза» романын укыганда АКШта иҗат итүче әфганлы Халед Хосейниның «Тысяча сияющих солнц» (“A Thousand Splendid Suns”) әсәре, дөресрәге, аның таралу тарихы искә төште. Бу әсәр дә искитмәле осталык белән язылган, образлар, лексика – гаҗәеп.

Сюжетта әфган сугышы чоры һәм мөселман гаиләсенең тормышы –кыргый дөнья, кыргый ир һәм ике бәхетсез хатын рәвешендә тасвирлана. Бу роман инглиз телендә язылган һәм чыгуга ук яшен тизлеге белән дөнья буйлап таралган. 2007 елдан бирле ул Европа илләрендә бестселлер санала. Нәтиҗәдә укучылар интернет тутырып бу роман турында төрле телләрдә фикер алыша. Фикерләрнең нинди икәнен фаразлап карыйсызмы? Дөрес – бөтен фикерләр дә диярлек мөселманнарның гореф-гадәтләрен каралтып күрүгә корылган. Бер сурәт аркасында тулы бер дин пычрана. Соң, китапта шулай язылгач, тагын ничек аңласын инде укучы? Ә бүген Европада мөселманнарга булган мөнәсәбәткә карагыз сез! Китаплар да куәтләп торгач, аларга мөнәсәбәт нинди булсын инде тагын?

«Зулейха открывает глаза» китабындагы татарлар тормышын да автор ничек язган, укучы шулай аңлаячак. Убырлы явыз кайнана, бабай яшенә җитеп тә, ана итәгеннән төшә алмаган, хатынын даими кыйнап торучы ир Мостафа һәм бар нәрсәгә яраклаша белүче Зөләйха. Ярый ла Зөләйха күзләрен ачарга өлгерде, татар булып туган баласына Иосиф исеме кушып, фамилиясен урысныкына алыштырып, аны бәхетле тормышка чыгарып җибәрде. Юкса, бала да татар булып каласы иде бит… Юзуф булып калса, ул бала уңышларга ирешә алмас иде – бу бит әсәрдә ассызыкланган факт! Кемнәргәдер үрнәк булып та куюы бар, шулай бит?

Тәрҗемәләр тәмамланып, китаплар 16 телдә басылып чыккач һәм дөнья буйлап таралгач, бәхетсез татар хатыны Зөләйха тарихы тулы бер милләт турында фикер таратуга зур сәбәпче булачак. Милләтебез турында төрле телләрдә фикерләр ишетеп, «куанасыларыбыз» алда әле.

Бәйле