Танылган җырчы Салават Фәтхетдинов Әби патша — Екатерина IIгә бәйле фикерен дистә еллар элек үк «Катерина» җыры аша белдергән була.
«Без бөтен халыкны, бөтен кешене хөрмәт итәбез, башта кешене — аннан үзебезне! Без шундый халык…», дип башлый ул сүзен «Катерина» җырын тәкъдим иткәндә.
«Насыйп булса без кайтырбыз, без кайтырбыз әйләнеп, Әби патша юлларынннан богауларга бәйләнеп», дип җырлый Екатерина турында Салават Фәтхединов.
Үткән атнада Азатлык радиосы Казан мэриясенең Әби патшага һәйкәл куярга җыенуын хәбәр итте. Ә бу вакытта күренекле татар рәссамы, Казан метросының «Тукай» станциясен бизәүче Рифкать Вахитов үзе ясаган Олугъ-Мөхәммәдкә атлы һәйкәл куйдыра алмыйча йөри. Ул Татарстан башкаласы өчен тарихи, изге, кирәкле һәйкәл булыр иде, ди ул. Дәүләт куя алмаса, 20 миллионлап акча бирә алган алган татар байлары табылмасмы дип өметләнә Рифкать абый.
Безнең бай тарихыбыз бар. Кызганыч, шәһәрнең милли йөзе күренми. Безгә туристлар су урынына агыла, ә тарихны күрсәтер һәйкәлләр юк. Шул нияттән, мин Олугъ-Мөхәммәдкә атлы һәйкәл кую тәкъдиме белән президентка да чыктым. Аның эскизын ясадым. Мин Европада күп сәяхәт иттем. Барлык шәһәрләрдә диярлек биш-алты атлы һәйкәл очрады, ә безнең Казанда берәү дә юк. Олугъ-Мөхәммәд проекты чынга ашса, ул Кол Шәриф һәм Сөембикә манарасыннан соң, татарның өченче символы булып торыр. Ул Казанның сакчысы, шәһәрнең татар каласы икәнен күрсәтер иде», диде Азатлыкка Вахитов.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Олугъ-Мөхәммәдкә һәйкәл ясалса, ул Казан Кирмәненә куелырга тиеш, дип белдерде.
Миңтимер Шәймиев Татарстан президенты булганда Олугъ-Мөхәммәд һәйкәленең макеты эшләнә, урын да эзләп карыйлар. Бу эшләр инде тормышка ашар дип торганда, тукталып кала. «Аннары мин һәйкәл куюны бик куертмаска кушылган дип аңладым», ди Хәкимов. Аның фикеренчә, җитәкчелектә Мәскәү-Казан арасындагы мөнәсәбәтләр бозылмасын дип шөбһәләнүчеләр булган.
Татарның күренекле композиторы Сара Садыйковга һәйкәленә дә 10 елдан артык урын таба алмыйлар. Казан мэриясе аны башта Юныс мәйданында булачак дип әйтте, әмма бу фикердән кире кайтты. Күрәсең, үзләренең башка бер максаты бар күрәсең. Композитор һәйкәленә Әхтәмов белән Тукай урамнары киселешендә дә урын булыр дип вәгъдә ителде, әмма әлегәчә барысы да сүз дә генә калды.
Татар дәүләт академия театры җитәкчелеге озак еллар дәвамында татар әдәбияты классигы Галиәсгар Камалны зурлап, аңа һәйкәл кую мәсьәләсен күтәрә, әмма аларны да ишетүче юк.