2 яшьлек бала автобуста барганда пешкән

22 июньдә 11:45 сәгатьтә 2 яшьлек бала автобуста барган вакытта 1-2 дәрәҗәдә пешү җәрәһәтләре ала.  

Казан шәһәренең Техника урамы буйлап Кулагин урамына таба җилдерүче НЕФАЗ автобусының суыту системасы шлангы өзелә. Шуның аркасында янәшәдә генә булган баланың сул балтыры пешә.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатырга мөмкиннәр.

 

Мәгълүмат Бизнес-онлайн сайтыннан алынды

 

Бәйле