Баллы соуста маринадланган тавык канатлары рецепты

8 тавык канатына: 2 аш кашыгы бал, 5 аш кашыгы соя соусы,  сарымсак, тоз, тавык өчен тәмләткечләр. 

Соя соусына бал, кечкенә угыч аша чыгарылган сарымсакны кушып, яхшылап болгатырга. Кирәгенчә тоз, борыч, тәмләткечләр салырга. Тавык канатларын маринадка салып 20 минутка калдырырга. Ит тигез маринадлансын өчен, вакыт – вакыт болгатып тору кирәк.

Тавык канатларын 180-200 градус кызулыкта духовкада кызарганчы пешерергә.

Гарнирга дөге, бәрәңге яисә яшелчәләр биреп була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий