Әлдермеш авылында Казан егетенең 18 яшь тулган көне фаҗига белән тәмамлана

23 июньдә Әлдермеш авылының күленә япь — яшь егет үзенең дуслары белән коенырга, 18 нче туган көнен уздырырга юл тота, әмма шушы егетнең әти-әнисенә, туган йортына кире әйләнеп кайтмавы беркемнең уена да килми. 

Үзенең барлык имтиханнарын яхшы балларга биреп, күтәренке кәефтә чыгарылыш кичәсенә әзерләнеп, бөтен укучылар кебек киләчәк турында уйланып, егет, кызганычка каршы, мәктәпнең бусагасын соңгы тапкыр атлап, дусларын, укытучыларын соңгы мәртәбә күргән булып чыга.
Егетнең үзенең туган көнендә батып үлүе якыннары, дуслары өчен көтелмәгән, шаккаттыргыч хәбәр була.

Эссе көндә өч тапкыр дуслары белән коенып, кояшта кызынып, алар соңгы мәртәбә суга керәләр( егет йөзә белмәгәнлектән тирәнгә керми, яр янында гына йөзә) һәм чума. Дусты кирегә йөзгәндә, егетне күрми һәм сизенеп, МЧС, ашыгыч ярдәмгә шылтырата. Ашыгыч ярдәм машинасы тиз килеп җитә, ләкин егетне су астыннан таба алмыйча мавыгалар, ярдагы битараф булмаган ирләр дә эзләшә, әмма таба алмый. 1,5 сәгать узгачтын, МЧС килеп җитә, водолазлар су астын тикшерә һәм үлек гәүдәне чыгара, берәр нәрсә эшләргә инде бик соң була… Яшь йөрәк температура уйнауларына түзмәгән булып чыга. Экспертиза үлем йөрәк туктаудан дигән йомгакка килә, чөнки күлнең астында бик салкын чишмә сулары ага торган була. Туган көненә карамастан, егет һәм аның дуслары аек була.

Беркемне дә гаепләп булмый, чөнки әти-әнигә баласын беркем дә кире кайтармыячак… Аның барлык туганнарына, дусларына, якыннарына бу күтәрә алмаслык кайгы, аларга бары тик сабырлык, көч телисе кала. Кемгә нинди тормыш юлын үлчәгән бит Ходай … Барлык якыннары өчен ул мөләем, киң күңелле, гел шаярып-шаяртып, барлык кешеләрнең кәефен күтәреп, дөньяның ямен күрә белүче кап-кара чәчле юмарт егет булып калачак. Һәр кайгылы хәбәрләрдән дәрес алып, тормышыбызны аларга кире әйләнеп кайтмаслык итеп булса иде! Үзебезнең һәм якыннарыбызның гомерен саклап, дус , бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә насыйп булсынчы!

Адәм гомере — гөрләвек гомере,
Ул охшаган кыска юлга.
Исемнәре күктә теркәлсә дә,
Җирдә языла тик комга.

Бәйле