Кремль яры буендагы урам китапханәсендә нинди китаплар укып була? [видео]

Казан яры буенда урам китапханәсе ачылган. Әлеге китапханәне  булдыру эшендә гади шәһәр халкы катнашкан иде. 

Оештыручылар социаль челтәрләрдә: «Әгәр дә сезнең башкалар белән бүлешердәй китабыгыз бар икән, без аны үзбезнең булачак китапханәгә бик шатланып кабул итәбез.  Сезнең һәр китап үз укучысын табачак, ә үзегез күңелегезгә хуш килгән китап белән таныша алачаксыз», – дип хәбәр  иткән иде. Нәтиҗәдә, 100гә якын китап җыелган. Теләгән кеше хәзер дә әлеге акциядә катнаша ала.

Китапханә киштәләрендә төрле китапларны табып була: мәктәп программасына кергән классик әсәрләрне дә, бүенге көндә язылган детекив та бар.

«Казан яры буена килеп күп кешеләрнең китап укып утыруларын яисә имтиханнарга әзерләнүен күргәч, без урам китапханәсен булдырырга уйладык. Монда төрле китаплар табып була, классик әсәрләр шактый күп. Шуңа да, мәктәп укучылары монда килеп укырга мөмкин.  Үзенчәлекле китаплар арасыннан Толстойның «Воскресение» романын әйтеп була. Ул 1959 чыккан, битләре шактый таушалган. Әлеге китапны күп укыганнары сизелә. Шулай ук яңа китаплар да бар, фәнни китаплар да табып була. Безнең китапханәдә  теләгән китапны  укырга алып торырга яисә монда да укырга мөмкин. Үз китапларын да алып килсәләр шат булыр идек» — ди оештыручыларның берсе Алиса Лисовая.

(видео Бизнес-онлайн сайтыннан алынды)

Бәйле