Җәйге ялларда Төркиягә барырга яраткан халык хәзер ничек ял итә?

Җәйге ялларның иң кызган чоры. Татарстан белән Башкортстанда матур эссе көннәр тора. Шулай да бакчадан тыш тагын кайда ял итеп була икән дип Coral travel сәяхәт ширкәтенә кереп чыктык. //Азатлык радиосы//

 “Төркиядә әлбәттә бөтен яктан әйбәтрәк булачак, нәрсәгә кирәк сезгә Кырым?” дигән сүзләр ишеткәнгә бер генә ел вакыт узып китте, әмма дөньялар үзгәрде.

2015 елның ноябрендә Төркия чиген бозган өчен дип СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч, Мәскәү Төркияне дошман итү сәясәтен башлады. Төркиягә юлламалар сату тыелса да, Татарстаннан Төркиягә Onur Air һәм Төркия һава юллары ширкәтләре очышларын туктатмады.

Coral travel сәяхәт бюросында эшләүче Марина исемле яшь хатын Төркия турында авыз ачкач “Юк-юк, Төркия белән эшләмибез, Мисыр белән дә аралар өзелгән”, дип тиз генә теманы ябарга теләде, шулай да “Төркиягә очкычларга билетларны сатып алуны, кунакханә аеруны да интернет аша үзегез дә башкарып чыга аласыз”, дип өстәде. Бераз уйлагач, “анда тыныч түгел бит инде, ничек сез анда бала белән бармакчы буласыз?» дип сорап куйды.

Төркия урынына туризм ширкәте вәкиле Туниска яки Кыпрыска (10 көнгә бер кешегә 35 меңнән башлап) барырга тәкъдим итте . Иң күп юлламалар шушы илләргә сатыла, диде ул. Болгарстанга да баручылар күп. Кайсыбер илләргә туры Казаннан да очып була.

Гарәп Әмирлекләренә диңгезгә барырга була, анда хәзер бәяләр дә очсызрак. Әмма анда хәзер түзеп булмаслык эссе, анда көз айларында барырга яхшы, дип киңәш итте.

Кырым, Сочида ял итү шартлары ничек соң, дип кызыксындык. “Анда барырга була, әмма андагы ял итү урыннары совет заманнарында төзелгән шифаханәләр, шартлар чит илләрдәге кебек түгел инде”, диде менеджер Марина.

Бәяләре бәлкем Европадан арзанрактыр дип сорадык. 10 көн шифахандә ял итү 20 мең сум тирәсе чыкты. Әле монда очышларны яки поезд кушарга кирәк. Кырымга субсидияләнгән билетлар бер кешәгә бер якка 4 мең сум чамасы. Анапага поезд бәясе дә очсыз түгел — арзанлы билетлар җәй ахырына кадәр беткән, купе 6 мең сумнан башлана.

Социаль челтәрләрдә 50ләп кешедән ялга кая барасыз дип сорадык. Халыкның чит илгә түгел, якын һәм арзан саналган Кырымга барырга акчасы юклыгы ачыкланды. Эшләп торган, 1-2 баласы булган гаиләләрнең күбесе быел авылда һәм бакчада гына ял итә. Элекке елларда аларның барысы да диярлек Төркиядә ял иткән булган.

Бәйле