Казанда зур күңел ачу паркы ачылачак

Казанда зур күңел ачу паркы ачылырга мөмкин. Хәзерге вакытта берничә эре инвестор белән сөйләшүләр алып барыла. Бу хакта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Спикер искәрткәнчә, күптән түгел Көньяк Кореягә сәфәре барышында  Рөстәм Миңнеханов Сеулдагы Lotte World күңел ачу паркы белән танышты. Мәйданы 128 мең кв м тәшкил иткән күңел ачу паркы дөньядагы иң зур түбә астындагы тематик парк буларак Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Ел саен анда 8 млн кеше була, ул алар өчен елга 365 көн ачык. Ул чакта Татарстан  Президенты Казанда да шундый ук күңел ачу паркын төзү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

«Көньяк Кореягә сәфәр барышында иң кызыклысы 60 компанияне берләштергән Lotte Group вәкилләре белән  очрашу булды. Алар хәзерге вакытта дөньяда 16нчы урынны алып торган күңел ачу паркына ия.  Без Сеулда анда булдык, — диде спикер. Безнең максат — Татарстанда шундый күңел ачу паркы ачарга омтылу, моны Казанда яки республика башкаласы янында эшләргә кирәк дип уйлыйбыз».

Югары Ослан районында француз күңел ачу паркын төзү буенча проект турындагы сорауга җавап биреп, Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы: «Без, чыннан да, французлар белән Югары Ослан районында күңел ачу паркы ачу турында фикер алыштык. Алар Татарстанга даими килә, безнең делегация дә Франциягә бара. Бик катлаулы сөйләшү процессы бара. Әмма санкцияләр гамәлдә булганлыктан, әлегә бу проект барып чыкмады. Франция инвесторлары катнашырмы — бу мәсьәлә әлегә ачык кала».

Талия Миңнуллина сүзләренчә, «көтеп торганчы, Татарстан аны актив позициягә алмаштыруны хуп күрде». «Башка инвесторлар белән сөйләшүне башларга кирәк. Lotte белән берни дә килеп чыкмаса, без башкалары белән сөйләшүне башлаячакбыз. Бу французларның карар кабул итү тизлегенә ничек тә булса йогынты ясарга мөмкин. Чөнки без Татарстанда 10 күңел ачу паркы төзергә җыенмыйбыз, — диде спикер. — Бер генә парк булачак. Югыйсә проектлар үзләрен акламаячак. Французлар белән сөйләшүләр дәвам итә. Әмма безнең икътисадка акча салу белән чагылган бернинди нәтиҗә дә күрмәгәнлектән, без башка парклар белән сөйләшүләрне башладык. Әмма Lotte Group та әлегә бик актив түгел. Без теләгәнчә үк түгел. Алар белән бу юнәлеш буенча аерым эш үткәреләчәк».

Татар-информ

Бәйле