Түбән Камада ир-ат 5 ел дәвамында үги улын көчләп яшәгән

Түбән Кама шәһәрендә 32 яшьлек ир-атны кулга алганнар. Ул үги улын 5 ел дәвамында көчләп яшәүдә гаепләнә.

Ир-ат малайга 9 яшь булганда бәйләнә башлый. 5 ел дәвамында малай моның турында бер кешегә дә әйтми, әнисе белән дә бүлешми. Ана кеше тормыш иптәшенең кырын эшләрен очраклы рәвештә күптән түгел генә белә. Барлыгы 65 көчләү очрагы булган.

Ир гаепләүләрдән баш тартмаган. Аңа карата җинаять эше кузгалтылган, ул 20 елга ирегеннән мәхрүм булырга мөмкин.

Бәйле