Илназ Гарипов концертларында Айсылу Габдинованы халык алкышларга күмә

Күпчелек артистлар җәйне ял итеп үткәргәндә, бик күп кызларны үзенә гашыйк иткән җырчы Илназ Гарипов җиң сызганып эшли.

Хәзерге вакытта Илназ Татарстан, Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөри. «Ял эләкми, туры килгәндә төшкә кадәр йоклыйм. Каядыр ял итәргә бару турында уйлаган да юк», – ди ул.

– «Алабута» җыры белән шау-шу тудырган Айсылу Габдинова концертларымда чыгыш ясый. Тамашачы яратты үзен, кая барсак та, алкышларга күмәләр. Бәкердә Айсылуның тәүге сольный концерты узачак. Мин исә көздән башланачак яңа программага әзерләнәм. Казандагы концерт 28 ноябрьгә билгеләнде. Яңа җырлар, яңа фикерләр булачак. Өченче ел рәттән концерт куячакмын, Алла теләсә, – дип сөйләде Илназ Гарипов.

«Мәхәббәт өлкәсендә яңалыклар юк, бар да элеккечә», — дип җавап бирде җырчы.

Интертат

 

Бәйле