Болгариядә узган халыкара бәйгедә Татарстан чибәре җиңү яулаган [фото]

Болгариядә чибәр һәм талантлы хатын-кызлар арасында Mrs. Planet 2016 – халыкара конкурс узды.

 Әлеге чибәрләр бәйгесендә Россия данын ике кыз яклады. Шуларның берсе, Татарстан гүзәле – Рада Кузьмина конкурсның җиңүчесе булып танылды. Шунысы игътибарга лаек: Раданың җиңүче таҗына ия булуы, киләсе бәйгене Татарстанда уздыру хокукы да бирә. Шулай итеп, Татарстан киләсе елга Mrs. Planet 2017 бәйгесен кабул итеп алырга мөмкин.

 Сүз уңаеннан, узган ел Украина кызы җиңү яуласа да, илдәге вәзгыятьнең тотрыксызлыгы аркасында конкурсны икенче ел рәттән Болгариядә үткәрделәр.

Финалда Татарстан кызы Украина, Македония, Сербия, Эстония, Көньяк Африка республикасы, Һиндстан, Австралия, Малайзия, Болгария һәм Сингапур вәкилләре белән көч сынашты.

 

Интертат

Бәйле