Дөгеле вак бәлеш рецепты

Кирәк булачак (бер бәлешкә): 70 г. ит, 15 г. дөге, 20 г. башлы суга, сары май, тоз, борыч, шупа.

 Иң элек ачы камыр басыла. Моның өчен җылы сөткә чүпрә,шикәр комы, тоз, май салалар. Йомырка сытып яхшылап тулгыйлар һәм он өстәп камыр басалар. Җылы, караңгы урынга калдырып торалар. Камыр 25-30 минуттан әзер була.

Симез итне юып, вак итеп турыйлар. Дөгене  кайнап торган тозлы суга салып бүрттерәләр. Ит, дөгегә вак итеп туралган суган,тоз,борыч, бераз май кушып яхшылап болгаталар. Әзер камырны 90г чамасына бүлеп, чынаяк тәлинкәсе кадәр җәяләр. Уртасына 100г чамасы эчлек салып чыгалар. Камырның читләрен күтәртеп бөгеп чыгалар. Камырны тулаем ябып бетермичә, бераз ачык килеш калдыралар.

Ясалган бәлешләрне майлаган табага төзәләр. 10-15 минут кабарткач мичкә тыгалар. Тагын 10-15 минуттан йомырка сарысы белән майлап, шулпа эстиләр дә янә мичкә куялар.

шулпалы

Ашларыгыз тәмле булсын!

Бәйле