Татарстанда, җиләк җыярга киткән 70 яшьлек карт урманда адашкан. Коткаручылардан киңәшләр

70 яшьлек картны Татарстан коткаручылары тәүлек буе урманда эзләгән.

Казаннан ерак түгел Югары Ослан районында урманга китеп адашкан 70 яшьлек картны тәүлек буе эзләгәннәр. Ул туганнары белән урманга машина белән килгән. Бергәләп алар җиләк җыеп йөргәннәр, ләкин бераздан карт юкка чыккан. Картның туганнары тиз арада полициягә мөрәҗәгать итәләр – ир-атның хәтер югалту очраклары булгалый икән. Ә үзе белән аның документлары да, телефоны да булмаган.

Картны эзләүгә шунда ук полиция хезмәте һәм коткаручылар тотынган. Эзләүләргә махсус этләр белән өч кинолог та кушылган. Шулай ук Лесные Моркваши җирлегенең администрация хезмәткәрләре дә җирле халык белән урманда картны эзләүгә керешкән. Ләкин шул ук көнне урманның 3 километр киңлеген, юл буенча 12 километр полосаны карап чыгу нәтиҗә бирмәгән. Бу хакта Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Коткаручылар картка бары тик тәүлек узганнан соң гына урманда тап булалар. Алар әйтүенчә, урман эчендә адашкан ир-ат үзен ярыйсы хис иткән һәм медицина хезмәткәрләре ярдәменнән баш тарткан.

Шул уңайдан Татарстан Республикасы буенча Россия  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе кисәтә:

Урманга барыр алдыннан һичшиксез маршрутны төптән уйлагыз.

Туганнарыгызга кая юнәлгәнегезне һәм кайчан кайтачагыгызны әйтегез.

Урманга барыр алдыннан һичшиксез кесә телефон аккумуляторын корыгыз.

Урманга киткәндә, туры килгән кием-салымнан бушка, ашамлык һәм эчемлек запаслары турында уйларга кирәк, картада тирә-юньне карап чыгарга һәм һава торышын белергә яхшы булыр. Үзегезнең физик мөмкинлекләрегезне һәм сәламәтлек хәлегезне дөрес билгеләгез.

Якты кием киегез һәм балаларны якты киемгә киендерегез.

Үзегез белән пычак, су, шырпы алыгыз.

Әгәр урманда адашсагыз, “112” бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерын җыегыз.

Адашсагыз, нишләргә:

Урыныгызда бер сәгать калып торыгыз.

Соңгы тапкыр туктау урынына кире кайтырга һәм анда кунып калуга хәзерләнергә яисә иптәшләрегез артыгыздан килгәнче көтеп торыгыз.

Иптәшләрегезне көтеп алмасагыз, зиһенне туплагыз, бер метр бер метрга җирне чистартып, урнашу районының карта-схемасын мөмкин булганча төгәл сызыгыз.

Урманнан ялгыз чыкканда иң мөһиме үз-үзеңне тота алу һәм түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

— караңгы булганда йөрмәскә. Төн хәл кайтару өчен күбрәк килешә;

— хайван юллары буенча йөрмәскә;

— урманның сазлы, бигрәк тә бака тәңкәсе белән капланган урыннарына кермәскә.

Автомобиль, локомотив гудоклары кебек һәм башка табигый булмаган чыгышлы сигналларны ишетсәгез, аларның тавышына бару яхшырак булыр.

Интертат

Бәйле